БӘЙНӘЛМИЛӘЛ СӘЯСӘТ АДЫМЫБЫЗНЫҢ 20 ЕЛЛЫГЫ

Милли җәбһәбез бик озаеп китеп, бер-берсенә мәгънән бик якын булган эшләребезнең мәсафә ягыннан бик озакта булуы, һәрбер аерым җәбһәбездә бездә үзенә махсус калдырылмый торган көндәлек мәсьәләләрнең бик күпчелеге, дошманыбыз кызыл русларның безнең милли истикъляль хәрәкәтебезгә каршы корган мең бертөрле интригаларыннан чыккан төрле-төрле кирәкмәгән комачаулыкларыбыз истикъляль хәрәкәтебезнең мөһим бер тарихи вакыйгасы күзебезнең уңыннан качарга сәбәп була язып калды.

Ул да Русиядәге әсир төрек илләре вәкилләренең беренче мәртәбә бәйнәлмиләл сәясәт сахәсенә чыгып, безнең милли мәсьәләләребезне дөньяның киң сәяси сәхнәсенә куюлары вакыйгасы, 1916 елда Исвичерәнең Лозанна шәһәрендә җыелган Милләтләр конгрәсендәге безнең төрек илләре вәкилләренең кылган эшләре.

Мәгълүмдер ки, Дөнья сугышы вакытында бер-берсенә каршы сугыша торган дәүләтләр икесе дә сугышу максатларыннан берсе итеп каршы группа дәүләтләр кул астындагы милләтләрне коткаруны алга сөрделәр. Французлар, инглизләр, руслар Алмания, Австрия кул астындагы поляклар, чехлар, хорватларны, Төркия кул астындагы гарәпләр, әрмәниләрне аерып алуны, алманнар, австриялеләр, төрекләр, Русия кул астындагы поляклар, украинлылар, гөрҗиләр, төрек-татарлар, финнар, эстоннарны, Франсә кул астындагы гарәпләрне, Ингелтерә кул астындагы һиндстанлыларны коткаруны алга сөрделәр вә, бу хакта сүздә генә калмаенча, зур-зур хәрәкәтләргә дә күтәрделәр. Вә шул милләтләрнең милли хәрәкәтләренә ике тарафта да ярдәмнәрдә булындылар. Алмания, Австрия, Төркиядә яшәүче чит милләтләрнең аерылу эшләрен бәйләнмиләл бер мәсьәлә итеп куяр өчен вә дөнья әфкяре гомумиясенә Алмания, Австрия, Төркиягә каршы чит милләтләрне җәберли дигән тамга суктырыр өчен французларның мәҗлесе әгъяни әгъзасының берсе риясәтендә битараф Исвичерәдә гүя битараф бер милләтләр конгрәсе тупларга карар кылып, 1916 елның көзенә конгрәнең тупланышын1 тәгъйин иттеләр.Үзләре тарафыннан хәрәкәт итә торган гарәп, әрмәни, чех, хорват  халыкларының истикъляльче агымнарына ярдәм итеп, аларны конгрәгә китереп, үзләре табигъ булган мәмләкәтләргә каршы сүз сөйләтеп, дөнья әфкяре гомумиясенә үзләрен азат иттерү өчен мөрәҗәгатьләр ясатмакчы булдылар вә шуның белән дошман группага каршы үзләрен әхлакан югарырак инсани бер максатны тәгъкыйб итүчеләр булып күренергә теләделәр.

Конгрә битараф Исвичерәдә булганга вә битарафлык нигезендә кортылачак булганга, моңардан Русия кулында золым күрүче гөрҗи, поляк, фин, эстон, төрек-татар милләтчеләре дә истифадә итәргә карар иттеләр. Вә Лозанна могаһәдәсенә бу милләт-ләрнең барысы да катыштылар.

Безнең ул вакытта мөһаҗәрәтебезнең зур бер өлеше Төркиядә яшәгәнгә, Русия әсарәтлегендәге төрек кабиләләренең уртак вәкилләре тупланып, мөзакарә итеп, һәйәт күндерергә карар иттеләр вә әсир төрек илләренең һәйәтен сайладылар. Һәйәт безнең илдәшебез идел-ураллы мәрхүм Йосыф Акчура бәкнең рәислеге астында Лозанна конгрәсенә хәрәкәт итте.

Әсир төрек илләренең һәйәте һәрбер төрек кабиләсенең вәкилләреннән мөрәккәб иттереп, биш-алты әгъзадан тупланган иде. Лозаннада, кавказлылар, кырымлылар, төркестанлылар, идел- ураллылар булган кебек, казакъ, кыргызлар аерым бер кабилә төсендә катышканнар иде. Вә шулай тулы хәлендә эшне дә алып бардылар.

Бу конгрәнең эшләгән эшләре Аурупа, Америка әфкяре гомумиясенә бик зур тәэсир итте вә бу хакта бик күп мәкаләләр язылуга, бик күп сүзләр сөйләнергә сәбәп булды. Безнең төрек-татар илләренең вәкилләре конгрәгә Русия кул астындагы әсир төрек илләренең вазгыятьләре хакында уртак бер меморандум тәкъдим иттеләр.

Йосыф бәк Акчураның имзасы белән язылган бу төрек илләренең тарихи, мәдәни, икътисади хәлләре, сәяси омтылышларын изах иткән озын бер аңлатма да моңарга кушылды.

Бу рисаләләр, французча язылып, риясәткә тәкъдим ителүгә, башка бөтен әгъзаларга һәм дә матбугат әһеленә таратылды, вә безнең төрек илләренең вәкилләренә ачык мәҗлестә таләпләрен бәян итәргә конгрәнең өченче утырышы тәхсыйс ителде. Ул көнне Төркестан вәкиле* чыгытай төрекләре исеменнән сүз сөйләп, Төркестанның бу углы Бохара әмирлеге, Хива ханлыгының истикъляле вә Төркестаннан рус гаскәренең чыгарылып, истикъляльнең танылуын таләп итте.

Казакъ-кыргыз вәкилләре казакъ-кыргызларның Русиягә кушылуы 1831 елны кыргыз ханы Әбүлхәер хан белән Мәскәү хөкүмәте арасында кыргыз, казакъ илләренең эчке эшләренә катышмау нигезендә ясалган могаһәдә белән булуын сөйләп, русларның бу могаһәдәне бозып, казакъ илләренә рус мөһаҗире тутыруы казакъ-кыргыз илләренең мәдәни тормышларын бозуларын, хәтта Идел-Урал төрек-татарлары белән диннәре, милләтләре бер кардәшләре белән дә дини әсастә генә дә мөнәсәбәт ясарга имкян бирмәүләреннән вә бик күп төрле золымнан зарланып, казакъ-кыргыз илләренең туфраклы мохтариятен Русиянең тануын, рус мөһаҗирен йирләштерүне туктатуын таләп итте.

Идел-Урал төрек-татарлары исеменнән сүз сөйләүче һәйәтнең рәисе Йосыф бәк Русиядә әсарәттә яшәүче бөтен төрек илләренең уртак дәрдләрен сөйләп, боларның һәммәсенең теләкләрен мәгълүм формаларга куеп, конгрәдән үзләренең таләпләренең кабул ителүен риҗада булынды.

Конгрәгә безнең вәкилләрнең сөйләгән сүзләре хосусән матбугат әһеленә бик зур тәэсир итә, вә конгрә безнең төрек илләренең хаклы таләпләрен кабул итә. Конгрәгә Русиядә әсарәттә яшәүче украиннар, гөрҗиләр, финнар, эстоннар да Русиянең золымы хакында күп материал тәкъдим иткәнгә, конгрә Русиядә яшәүче милләтләрнең милли хокуклары Русия хөкүмәте тарафыннан җәберләнгән кысылганлыгын игътибарга алып, Русия белән ясалачак солых могаһәдәсендә милли мәсьәләгә гаид аерым маддәләр белән бу милләтләрнең милли хокуклары саклануы кирәклеге хакында карар кабул ителә.

Алмания, Австрия, Төркиягә каршы карар кабул иттерер өчен тупланган конгрә Русиянең галәйһенә булып чыга. Аурупа, Американың матбугатында Русиянең милләтләргә каршы золымыннан бик күп бәхәс ителеп, Русиягә милләтләр зинданы тамгасы тагы бер мәртәбә басыла. Вә бу эштә безнең төрек илләренең һәйәтенең роле бик зур була. Бу вакытлар сугыш заманы булганга, кирәк конгрәнең булуы, кирәк аның эшләре, мәҗлесләре, карарлары Русия матбугатына чыгарылмый, вә без, сугыш вакытында Русиядә калган милләтчеләр, бу конгрәнең булуын «Новое время» (хөкүмәтнең ярты рәсми) гәзитәсенең төрек-татар милләтчеләрен сүккән мәкаләсеннән генә үгрәнеп, конгрәгә кемнәр катышкан вә ниләр сөйләнгән вә нинди карарлар кабул ителүе хакындагы мәгълүматны эзләргә тотынабыз. Вә бик зур мәшәкатьләр белән Исвичерә матбугатыннан соңга калып кына аз-маз мәгълүмат ала алабыз. Вә кемнәр иштиракь иткәнен үгрәнә алабыз. Ул вакытта безнең кулыбызда Мәскәүдә чыга торган «Сүз» гәзитәсе булса да, бу хакта язарга цензор мөсагадә итми. Думадагы шул хактагы сөальләр мөнәсәбәте белән булган мөзакәрәләрне сылтау итеп кенә бу конгрәгә кемнәр катышуын бик кыска итеп язып үтә алабыз. Ләкин безнең вәкилләрнең милли теләкләрен язарга цензура манигъ була. Шулай булса да, авыздан авызга сөйләнеп, безнең вәкилләребезнең Лозанна конгрәсенә катышуы бөтен Идел буена тарала. Вә халыкта өмид уятып бик күп сөйләнә торган мәүзуг хәлен ала.

Бу эш безнең төрек илләренең уртак язмышының бәйнәлмиләл сәясәт өстәленә уртак куелуының башлангычы булып китә. Вә безнең милли кортылышыбызның тарихи бер көненә әверелә.

Эшнең башында вә шуны алып баруда аның зур роль уйнаучы, бөтен төрек иленең хөрмәтле төрекчелек хезмәтчесе вә безнең илдәшебез Йосыф Акчура бәк торганга, безнең Идел-Урал хәрәкәтебез өчен вакыйганың кыйммәте тагы зуррак, тагы артыграктыр. Бу хакта моңанчы язылырга төрле манигълар, киртәләр булып торганга, халкыбыз арасында мәгълүмат күп түгелдер. Йосыф бәк мәрхүм үзе һәрвакыт шул хакта озын бер бәян язарга дип хәзерләнеп торганга, бөтен материаллар аның кулында сакланып килсә дә, гомере вафа итмәгәнгә, бу эш бүгенгә кадәр эшләнмәгәндер. Вә бөтен материаллар архивларда сакланудадыр. Иншаллаһ, вакыты килер, болардан истифадә ителеп, киң халык катлавыбызга бу тарихи вакыйгабыз бөтен тәфсыйлаты белән белдерелер. Шул мөһим тарихи милли эшебезгә 20 ел тулу мөнәсәбәте белән без бүген шуны хәтерләтеп кенә китәбез вә безнең Идел-Урал милли хәрәкәтенең кайвакыттан бирле дөнья сәясәте сәхнәсенә куелганын күрсәтеп кенә үтәбез. Вә шул мөнәсәбәт белән без әсир төрек илләренең шул авыр вакытта вәкиллекне кабул иткән бөтен һәйәт әгъзаларына рәхмәтләребезне укып, һәйәтнең рәисе, җаны булган Йосыф Акчура бәкнең рухына хөрмәтләребезне сонабыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Бәйнәлмиләл – халыкара.

Җәбһәбез – фронтыбыз.

Мәсафә – монда: вакыт аралыгы.

Озакта – еракта.

Мәҗлесе әгъяни – парламент.

Риясәтендә – рәислегендә.

Табигъ булган – буйсынган.

Әхлакан – әхлакый яктан.

* Конгрәдә рәсми исеме чыгытай дип йөртелгәнгә, бездә шул ислахәтне алдык. – Г.Исхакый искәр.

Тәгъкыйб итүчеләр – алда тотучылар.

Истифадә итәргә – файдаланырга.

Могаһәдәсенә – килешүенә.

Әсарәтлегендәге – әсирлегендәге.

Мөзакәрә итеп – сөйләшеп.

Изах иткән – аңлашылган, ачыкланган.

Тәхсыйс ителде – билгеләнде.

Әсастә – нигездә.

Имкян – мөмкинлек.

Мохтариятен – автономиясен.

Дәрдләрен – кайгыларын.

Галәйһенә – каршы.

Иштиракь – катнашкан.

Мөсагадә итми – мөмкинлек бирми.

Манигъ – тыю.

Мәүзуг – тема, проблема.

Кортылышыбызның – азатлыгыбызның.

Вафа – сүздә тору.

Тәфсыйлаты белән – аерым-аерым, җентекләп аңлатулар белән.

Сонабыз – багышлыйбыз.

«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 25 декабрь санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …милләтләр конгрәсе тупларга карар кылып, 1916 елның көзенә конгрәнең тупланышын… – III Милләтләр конференциясе 1916 елның 27–29 июнендә Лозанна шәһәрендә уздырыла.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 298-301.

Җавап калдыру