ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЕРАК ШӘРЕКЪ КОРЫЛТАЕНА КИЛГӘН ВӘКИЛЛӘР ХӨРМӘТЕНӘ ЗЫЯФӘТТӘ ЯСАГАН ЧЫГЫШЫ

Ханымнар вә әфәнделәр! Сез менә бу көннәрдә дә тарихи бер вакыт кичерәсез. Безнең халык үзенең ике мең еллык тарихында гаҗәеп сызыклар сызган. Без бу озын еллар дәвам итеп килгән тарихында бертөрле, һәрвакытта үзгәрми торган бер нәрсәгә очрыйбыз, безнең халык берләшкән чакта зур мәмләкәтләр һәм мәдәниятләр төзи, дөнья мәдәниятенә хезмәт итә. Безнең төрек халкы – берләшкән вакытта бик зур коручы, үстерүче, дәүләтче бер көч. Безнең халык берләшкән хәлендә Алтын Урда кеби зур дәүләтләр яшәткән.Таркалган хәлдә без тәмам милли барлыгыбызны юар дәрәҗәгә җитәбез, әсирләнәбез, хөрмәтле кешеләребезне күмәрлек йиребез дә калмый. Безнең бу хосусиятебезне белгән конкурентларыбыз – рус – безне бүлештерергә тырышканнар, кайбер вакыт муаффәкъ та булганнар. Моңа муаффәкъ була алмасалар, җиңелгәннәр, кире чиккәннәр.

Руслар берлә кара-каршы көрәштә тарихта ике нәрсәгә очрыйбыз. Без милләтче, дәүләтче көчләребезне берләштерергә тырышабыз, безнең хаиннәр – Шаһгали вә аның балалары – берлегебезне, барлыгыбызны җимерергә тырышалар. Хәзер дә Ерак Шә-рекъта эшләребез берләштерү юлында бара. Монда руслар, үзләренә вак-төяк имансызларны балта сабы ясап, безне бүлештерергә тырышалар. Ләкин безнең берләшүне бер куәт тә тота алмый. Безнең халык эреми торган металлдан ясалганга, аңа берләшү дәверендә бернәрсә дә каршы тора алмаган вә алмый. Моннан бер генә ел әүвәл 11 февральдә алты-җиде рус, биш-алты русчы: «Милләтчеләрне куркытабыз, бетерәбез, таратабыз», – дип ышанып, безне кыйнап чыгып киттеләр. Ләкин нәтиҗәдә безнең берләшү тагын да куәтләнде. Без былтыр Япония күләмендә корылтай ясарга муаффәкъ булдык, бүген Ерак Шәрекъ корылтае берлә бөтен Ерак Шәрекъка сибелгән халкыбызны берләштерә алдык.

Безне симент кеби бергә баглый торган көчнең берсе милләтчеләребез булса, икенчесе – динебез. Үткәндә бабаларыбызга таулар, сулар каршы килә алмаганы кеби, безгә дә моннан шулай ук аеруча көч була алмаячак. Без Ерак Шәрекъта милли-дини эшләребезне мәркәзләштерү юлларында эшләп ятсак, бу хәл илебездә дә хөкем сөрә, анда да халкыбыз көч туплый, берләшә. Бу туплануга каршы монда да, тегендә дә бик күп тавышлар, лыгырдамалар булса да, без аңа әһәмият бирмибез, без аңа кәрван йөргәндә эт өрү кеби генә карыйбыз. Безнең кәрван моннан соң да үз юлында йөриячәктер. Эт өрүләре генә аны туктата алмаячаклар. Без коручы, дәүләтче көч булганга, бер вакытлар Пекиннан Кырымга кадәр сузылган илнең хуҗалары булган җимерүче, яндыручы көчкә каршы булдык. Хәзер дә каршы чыгачакбыз. Без солых теләүче, тынычлык өчен көрәшүче халыкбыз, без хәзер милләтебезне җимерүче тәэсирләрдән сакларга тырышабыз. Шул хөрмәтебездә үзебезгә куәтләр эзлибез. Шуларны табу берлә Аурупада да, Асиядәдә алар берлә бер сафка басабыз. Солых мәдәнияте юлында хәрәкәт итәбез. Без шул юлда бөтен төрек оешмалары берлә бер-ләштек. Без шул юлда «Прометә» халыклары берлә сафта аякка-аяк барабыз. Без асияле халык булганга, мәдәниятебезне саклау өчен, Асия мәдәни куәтләре берлә бер юлга барабыз. Без Манҗу-Тигоның корылышын алкышлап каршы алдык. Шулай ук могол кардәшләребезнең дә коммунистлардан кортылуын сөенечлек берлә каршы алачакбыз.

Хәзер Асия халыклары юлбашчы кардәш көчләр эзли, бу көч Асиянең иң мәдәни вә коручы милләте японнарда табылырга кирәк дип ышана. Шуңар күрә үзебезнең төрек мәдәниятен иске дәверләрдә бер тамырдан алынган япон мәдәнияте берлә бер-берсен таныштырырга телибез. Шуңарга хезмәт итәбез. Үзебезнең мәдәниятебезне саклауда японнардан мәгънәви мөзаһәрәт көтәбез. Мәдәният халыкларны саклап килә торган бер көч, мәдәни милләтләр һәрвакытта башкаларны җиңеп килгәннәр. Коммунизм да мәдәни милләтләр арасында тамырын җәя алмады. Ул иң золымлы мәмләкәттә генә, иң мәдәниятсез милләт арасында гына төзелә алды. Хәзер дөнья мәдәнияте өстендә иң зур афәт – коммунизмдыр. Без, шул микробны таратмаска хезмәт итсәк, мәдәнияткә дә, милләтебезне саклауда да шулай ук зур хезмәт иткән булабыз. Хәзерге көндәге коммунизм хәрәкәте Аурупада эш чыгара алмагач, бөтен дикъкать Шәрекъка юнәлдерелде. Шәрекъта үзенең ялганын башлап җибәрмәкче була. Ләкин монда аңа каршы тора алырлык көч – Асия мәдәнияте бар. Менә без дә шул мәдәният берлә берләшеп, Асия дөньясын коммунизм ялганыннан коткару хезмәтенә керәбез. Бу җиңел хезмәт түгел, ләкин берләшкәндә авыр да түгел. Без бер ел дәвамында милли эшләребезне саглам казыкка бәйли алдык. Киләчәктә тагы алга атлаячакбыз. Милли көймәбезне алып барырлык безнең куәтебез бар. Шуның өчен киләчәк эшләребезгә көчебез җитүгә иманыбыз камил. Безнең бу берләшүебез милли барлыкның гәүдәләнүе берлә тәмам булачак. Манҗу-Тигодагы бу корылтай Төркия төрекләренең Сивастагы конгрәләре1 кеби тарихи бер корылтай булып калачак. Ул Төркияне тулы истикъляльгә чыгарган. Бу Мукден корылтае да безне илебезгә кадәр алып кайтачак.

Ханымнар, әфәнделәр! Милли-дини эшләребезне тынычлык берлә алып барырга зур мәгънәви ярдәмнәр иткән Манҗу-Тиго дәүләтенә рәхмәтләремне укыйм. Ерак Шәрекъ мәдәнияте эчендә безгә кардәшлек хисе берлә мөзаһәрәт ниппон (япон) көчләренә, ниппон мәдәни җәмгыятьләренә, ниппон матбугатына тәшәккеремне бәян итәм. Бу эшләр бар да безгә кардәшлек җәһәтеннән ителде. Милләтем исеменнән Шәрекъ дустларыбызга бик зур рәхмәт. Мәҗлесләребез озын булса да, вәкилләребез зарланмыйча, аруларны хис итми үзенең юлында дәвам итте. Халкыбыз милли омтылуында төрле комачаулыклардан курыкмый алга баруында дәвам итте вә итә. Бергә булган, алга барган аркадашларга, милләттәшләргә, ерак булсалар да, корылтай исеменнән сәлам күндерәм. Әлхәмдүлләһ, эшебез зур муаффәкыять берлә ахырына килә. Бүген зур вөҗдани рәхәтлек берлә кунак булабыз. Халкыбызның уңганлыгы алдында безгә каршы булган көчләр гаҗиз калдылар, калачаклар. Безнең юлыбыз тугры, максатыбыз изге булганга, бернәрсә дә эшли алмаячаклар. Яшәсен безнең халкыбыз, яшәсен мәдәниятебез, яшәсен Асия мәдәнияте! Бетсен Асиядә янгын ясаучы көчләр!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Муаффәкъ – уңышка ирешү.

Мөзаһәрәт – яклау.

Саглам – нык.

Тәшәккеремне – яхшылыкка каршы рәхмәтемне.

             «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 5 нче санында имзасыз басылган. Чыгышның вакыты һәм урыны итеп «1935 ел, 12 февраль, Мукден шәһәре» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.

            1 …Төркия төрекләренең Сивастагы конгрәләре… – 1919 елның 4–11 сентябрендә Сиваста «хокукларны саклау» җәмгыятенең Бөтентөрек конгрессы эшли. Эрзурум һәм Сиваста узган конгрессларда кабул ителгән декларация һәм манифестларда төрек милләтенең бәйсезлеге идеясенә нигез салына. Чынлыкта бу конгресслар яңа Төркия дәүләтенең беренче вакытлы хөкүмәте булып санала.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 52-54.

Җавап калдыру