Добруҗа мөселманнары

Румыния* мөселманнарының зур бер күпчелеге Добруҗада яшиләр. Башка вилаятьләрдә дә кайбер мөселман мәхәлләләре булгаласа да, аларның саннары бик аз булганга, әһәмиятләре зур түгел. Ләкин Добруҗа мөселманнары кирәк саннары, кирәк сәяси вә икътисади рольләре берлә, хисапка алынырлык бер милли көч булып күренәләр. Алар, иске заманнарда Добруҗада уйнаган беренчелек рольләрен югалтканнар булсалар да, бу көндә румыннардан, болгарлардан соң зурлык, көчлелек ягыннан янә дә өченчелекне саклап киләләр. Румыния хөкүмәте Добруҗада, сугыштан элгәреге Румыниядә булган өязләрендә булган мөселманнарга каршы дуста, хәерлечә бер сәясәт тотып килгән. Монда боларның дини, милли тормышларына киң бер мохтарият багышланган кебек, боларның мәдәни үсүләре өчен мәктәп, мәдрәсә ачып, ярдәмләшеп тә килгән. Шул дустлык сәясәте аркасында Румыния хөкүмәте үзенең элекке Добруҗасында үзенә дуст бер мөселман җәмәгатьчелеге җитештергән. Монда сугышка хәтле хөкүмәт берлә мөселманнар арасында һичбер зур аңлашылмаулар булмаган. Сугыш соңында Добруҗаның болгарлар кулындагы кисәге дә Румыниягә катышкач, мәсьәлә бераз үзгәрә төшкән. Иң элек Добруҗадагы мөселман халкы сан ягыннан ике мәртәбә үскән. Аның саны 200 меңгә чыккан. Бу үсү аркасында аларның дини, милли көчләре дә зурайганы кебек, аларның мәдәни тормышка таба йөрү-омтылулары да берләшкән. Чөнки болгарлар үзләренең кул астындагы мөселманнарга «оештырып йоклату» сәясәте тотып килгән. Аның өчен, аларга мәктәпләр ачмау гына түгел, мөселманнарның күзләре ачылачак бөтен хәрәкәтләргә дә каршы торганнар. Голяманың мөтәгассыйб ягын яклаган булып, аларның иске мәдрәсәләрен тотып килгәннәр. Киресенчә, күзе ачык зыялыларына вә тәрәкъкый сөйгән голямасына каршы дошман сәясәт алып барганнар. Шуның өчен Румыния идарәсендә бөтен Добруҗа берләшкән чакта, Добруҗаның ике кыйсемендәге мөселман халкы мәдәният, тәшкиләт ягыннан бер-берсеннән бик ерак калган булганнар. Искедән Румыния Добруҗасында яшәгән мөселманнар Румыния мәдәниятен үзләштергән, румыннардан үзләренә хөрмәт иттерә торган вә йирле мөәссәсәләргә катнашкан булганнар. Болгариядәге өязләрдә яшәгән мөселманнар, кирәк йирле идарәләрдән вә кирәк хөкүмәт мөәссәсәләреннән озакта тотылганга, үзләренең дини вә милли тәшкиләтләренә дә рөхсәт вә ирек бирелмәгәнгә, йөрәкләрендә хаким милләткә каршы ышанычсызлык тойгысы тулы бер хәлдә булган. Боларның шушы карашлары вә тәшкиләткә өйрәнмәгән булулары Румыния идарәсенә килгәч тә шактый уңгайсызлыклар тууына сәбәп булган. Румыния хөкүмәте Болгариядән кушылган мөселманнарга каршы болгарларның кылганы төсле «караңгыда тоту» сәясәте ясый алмаган. Аларга да электән үз кул астында булган мөселманнарга караган төсле дустча карый башлаган. Алар арасында мәктәп, мәдрәсәләрнең ачылуына ярдәм итәргә керешкән. Аларның алга китүләре юлын ачып җибәрергә башлаган. Ләкин ул яңа кушылган кыйсемдә Румыния мөселманнарының күпчелеге яшәсә дә, тәшкиләт ягыннан аеры бер системага бәйләнгән булуы эшне бераз чобалтып тора икән. Румыния Җәмгыяте әкъвам алдында азчылыкларның хокукына ригаять итүне кабул иткән бер өлкәдер. Шуңа күрә үзенең элгәреге сәясәтеннән разый булган мөселманнар арасына бу яңа кушымта мөселман тәбәгаләрене дә кертеп разый итәр өчен, аларга дини, милли тәшкиләт ясарга киң бер мохтарият багышлаган. Мөселман халкы үзенең дини, милли эшләрене идарә итәр өчен, үзенең вакыфларыны, мәдрәсә, мәсҗед, каберлекләрен карарга вә, халыкның дини тәрбиясен саклар өчен, аларга дини үзәк оештырырга вә бер дини тәшкиләт корырга ирек биргән. Шул эшләрнең эшләнүенә дустча карап ярдәм итәчәген белдергән. Мөселманнарның дини хокукларын саклар өчен, аларның бер вәкилләренә Сенатта* сайлаусыз бер урын ачып биргән. Мөселманнарның мәктәп, бала бакчасы, балалар йорты кебек тәрбия эшләренә, әдәбият, театр, музыка кебек милли барлыкларын сакларга, иске тарихи әсәрләрен җыйнарга ярарлык, башка азчылыктагы халыкларныкы кебек берәр үзәк милли оешма мәйданга китерүләренә дустча каравын белдергән. Добруҗа мөселманнары алдында милли-мәдәни мохтариятны тормышка кертеп җибәрү эше генә калган. Бу хакта андагы зыялы мөселманнар берничә мәртәбә җыйналып сөйләшсәләр дә, ни дини эшләрен бер дини үзәккә бәйли алганнар, ни милли эшләрен бер үзәк тирәсендә берләштерә белгәннәр. Әллә нинди йирле, вак-төяк аңлашылмаулар бу милли вә дини вазифаларны бер үзәк тирәсендә җыйнауга киртә булып килгәннәр. Үзләренә бирелгән милли-мәдәни мохтарияттан тиешенчә файдалана алмаганнар. Хәтта Сенатта мөселманнарның вәкиле булачак кешене дә сайлый алмаганнар. Хәлбуки яһүдиләр, болгарлар әллә кайчан үз вәкилләрен сайлап куйганнар. Мөселманнарның урыны әле дә буш тора икән. Мөселманнар үзләренең сәяси, мәдәни хакларын саклар, дәүләтнең низам вә идарәсенә катышыр өчен, аз дигәндә, Милләт мәҗлесенә дүрт вә Сенатка ике вәкил сайларга хаклары булса да, таркау булганлыклары өчен Милләт Мәҗлесенә бер генә вәкил кертә алганнар. Сенатка берне дә сайламаганнар. Тәрбия эшләре, мәктәпләре дә һәр йирдә аерым ысул вә аерым юллар да булып калган. Боларның программы, максаты берләштерелмәгән; матди яклары да юлга куелмаган. Милләтнең тәрбиясе, аны максатка туры алып бара торган матбугаты аеры юллардан йөреп, халыкның фикерен төрлеләндерү дә дәвам итеп киткән. Шуның өчен хөкүмәт сәясәтендә ирек була торып та, кирәк вакыфларның килереннән, кирәк хөкүмәтнең азчылыктагыларга дип биргән акчасыннан вә иркенчелегеннән һичбер файда ителмәгән. Тәшкиләт булмаганга, һичбер эш юлга салынмаган. Мәктәпләргә дәреслекләр хәзерләү, мәктәптән тышта калганнарны милли-дини рухта тәрбияләү эше бик кызганыч вә аяныч бер хәлдә калган. Болгарларның әллә никадәр гәзитәләре, журналлары, китап басма йортлары, китап сатыш йортлары булса да, боларның бер генә дә кулга алырлык вә йөз битлек бер китап басарлык матбәгалары юк; эшкә ярарлык вә халыкның китап кирәкләрен барлыкка китерерлек бер китап чыгару оешмасы, бер китап сатыш йорты юк. Шуңа күрә, бу ике йөз мең мөселманның Румыниягә кушылуына ун ел булганы хәлдә, үзенең милли вә дини хокукыннан тиешенчә файдалана алмый вә бик күп милли вә дини файдаларын әрәм итеп килгән. Бу күңелсез эшләр, әлбәттә, зыялы халыкның күзләреннән качмаган. Шул бушлыкларны тутырыр өчен эшкә керешүләр булмый калмаган. Ләкин тәшкиләткә өйрәнмәгәннән килгән кайбер чирләр сәбәпле, бу көнгә чаклы дини вә милли көч, Аллаһның кавем диңгезе кебек таркау калган бу хәл мөселманнарның румыннар вә күршеләре болгарлар алдында хөрмәттән төшүгә сәбәп булган. Соң заманнарда Добруҗаның иске вә яңа румынияле мөселманнары, эшләр болай йөз өсте китсә, милләтнең хокукы югалачагын аңлап, ике төрле сәяси системның җимешләре булган бу бер милләтнең, бер диннең балалары бөтен аңлашылмауларны бер якка куеп берләшергә, халыкның файдасы вә хокукы өчен бер дини вә милли оешмага багланырга карар биргәннәр. Бу карарны эшкә ашыру вә милли эшләрне нык бер казыкка бәйләү өчен чынлап ниятләнгәннәр. Иске замананың Каратау хөкүмәте1 хәтле халкы булган Добруҗа мөселманнарының тупланып бер милли, дини көч хәленә килергә тырышу хәбәрен без сөенә-сөенә каршы алдык. Шулай ук бу хәбәрне бөтен милләттәшләребез дә шатлык берлә каршы алачаклар. Ялгыз бу юлгы омтылуларның да беренчеләре кебек бушка чыкмавы өчен, бөтен аңлы милләттәшләремезнең бик чынлап, бу эшнең бик зур җаваплы булганын аңлап хәрәкәт итүләре, вак-төяк йирле аңлашылмауларны бер якка куеп, бер-берсенә каршы туганча, кардәшчә эш күрүләре тиештер. Милләте, дине, гореф вә гадәте бер булган бу ике йөз мең мөселманның бер-берсеннән аерылачак бернәрсәләре дә булмаганга, бу берләшүләренең муаффәкыять берлә тәмам булуына инанамыз. Шул берлек, туплану юлында эш күрәчәк кардәшләремезгә, заманның бик кыйммәтле булганын хәтерләтеп, вакыт әрәм итмәенчә, тизлектә эшкә керешүләрен киңәш итәмез. Хаклык сезнең якта булганга, әлбәттә, мөселманнарның күпчелеге дә сезнең дөрест ниятеңезне аңлаячактыр. Җәнабе Хак бу зур вә изге эштә сезгә ярдәмче булачактыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Добруҗа мөселманнары. «Милли юл» журналының 1929 елгы 14/15 нче (1 август) санында («Сәяси вә иҗтимагый язулар») рубрикасында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Иске замананың Каратау хөкүмәте… – бу урында Черногория дәүләте күз уңында тотыла булса кирәк.
* Чыганакта: Румания.
Мохтарият – иркенлек.
Мөтәгассыйб ягын – фанатиклыгын, искечә фикер йөртүен.
* Чыганакта: Сенатуда.
Мөәссәсәләргә – оешмаларга.
Ригаять итүне – хөрмәт белән карауны.
Тәбәгаләрене – гражданнарын.
Низам – тәртип.
Муаффәкыять – уңыш.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 91-94.

Җавап калдыру