Илемездә истикъляльчелек

Безнең Идел буе төрек-татары, рус буендырыгы астына төшүдә беренче булган кебек, үзенең хокук дәгъвасында да әүвәл беренче булып килә барды. 1552 елдан башлап бу көнгә хәтле бу халык һичбер вакыт үз хакының талануы берлә, үзенең көчләнүе берлә килешмәде, килешә алмады. Ул, вакытына, җаена карап, йә корал күтәреп сугышты, йә тынган кебек булып киләчәк өчен көч җыйнады, форсат көтте. Ләкин бер генә вакытта да үз иленең, үз йире-суының рус кулына күчүенә, үз иркенең рус ихтыярына керүенә разый булып калмады. Көчкә каршы тын чыгармаска тырышкаласа да, әүвәл теш арасыннан үзенекен кабатлады: «Бу йирләр бары да безнеке, бу сулар бары да безнеке, болар бары да тагы үзебезгә кайтачак, үз иркемезгә үземез хуҗа булачакбыз!» – дип күңелен бастырды. Шул үзенә үзе хуҗа булу көнен көтте. Һичбер вакыт шул көннең булачагына иманын югалтмаенча, өметен бетермәенчә көтте. Бу иман вә бу өмет, кала халкында, укыганнар арасында аз-маз үзенең төсен уңдырса да, көчен югалткаласа да, авыл халкында һичбер вакыт кимемәде. Киресенчә, ул үзенең формасы берлә төрлеләнде генә. Кайвакыт халык шул котылуны җитмеш меңле төрек гаскәреннән көтте. Кайвакытта унике патшаның бергәләп руска саф тотып, аны үз йортына – урманлык-сазлык арасына куылуыннан көтте. Ләкин үз йортына үзенең хуҗа* көтте. 1917 ел революциясеннән соң безнең халыкның искиткеч бер тизлек берлә оешып алуы, Казанда тупланган Хәрби Шурага шулхәтле әһәмият бирүе, Сөембикә манарасыннан каракошлы рус тәресен төшерүгә моңынча һичбер күрелмәгән рәвештә милли бәйрәм ясавы менә шул иманның нәтиҗәләре иде. Керенский идарәсенең булдыксызлыгы аркасында чыккан большевик хәрәкәтенең каны-җаны вә тәрбиясе берлә большевиклыктан бик ерак булган безнең халкымыз арасына килеп керә алуы да шул иман аркасында булды. Большевикның алдап «Бөтен милләтләргә иреклек, иркенлек, Русиядән аерылырга чаклы ирек» дигән пропагандасы ярдәм итте. Хәзерге көнге чеп-чи русчы Атнагуловлар, Газыйм Касыймовлар1, ул вакытларда большевикның талау, җимерү якларын һичбер күрсәтмәенчә: «Менә, әгәр элгәреге бабайларыңызның иленә, йиренә, суына хуҗа булырга, үз идарәңезне үз кулыңызга алырга теләсәңез, большевик яклы булыңыз», – дип, Ленинның Көнчыгыш халыкларына карата сөйләнгән «ялганнамә»се берлә кызыктырып йөределәр вә бик күп аңлап җитмәгән, ярты укымышлы, беркатлы халыкны шул кармакка эләктерә алдылар. Чын милләтчеләр берлә тартышканда, алар тагы, халыкның шул руска дошманлыгыннан файдаланып, татар-башкорт халкы үз йиренә-суына, үз диненә, милләтенә үзе хуҗа булса, сез милләтчеләр сөенергә генә кирәк; шуның өчен сезнең большевикка каршы булуыңыз* юлда бик күп иманлы саф мөселманнарны – рустан котылуны көтүче агай-энене милләтчеләр сафыннан чыгарып ала алдылар [диделәр]. Аларны шул юлда җигеп йөртер өчен Татарстан, Башкортстан совет җөмһүриятләре коруга вә шуңа рус берлә милли, дини тартышу төсен бирергә маташтылар. Башкортстан җөмһүрияте игълан ителгән көнне үк Мәскәү үз мәрхәмәтеннән Кәрвансарай мәсжеден башкортларга бүләк итте. Ленинградтагы хәзрәте Госман Коръәнен татарларга бүләк итте. Берзаман татар империализмнан башкортларны «коткарыр өчен» башкортларга аерым мөфтилек биреп, аның башына патша хәзрәтләренең сөекле хезмәтчесе Гыйният казыйны китерде2. Төркестанда да бу милли, дини кирәкләр берлә теләгәнчә уйнап килде. Бөтен Көнчыгышта үзен милләтләрне азат итүче бер көч кебек күрсәтергә тырышты вә күренде. Шуның аркасында эшнең төбен аңламаган берникадәр һинд, төрек милләтчеләрен үз эшенә хезмәтче итеп куллана алды. Ләкин большевикның халыкларны азат итүчелегенә ышану беренче мәртәбә Казанда башланган булса, ул ышаныч шул ук Казанда банкорт булды. Коръән берлә Марксның «Капитал»ыны бер дип ышанып, пролетариат хакиме булып русларга «Һидая» вә «Җәмигъ әр-рәмүз» берлә хөкем итүче Әхмәтҗан муллалар3 ялгышларын бик тиз аңладылар, җылап-җылап тәүбәгә керештеләр. Ярты укымышлыларга да айнырга озак вакыт кирәк булмады. Халыкның большевикка ышанычы да татар-башкортны юри бетерер өчен, киметер өчен ясалган 21 нче елгы ачлыкта үлгән ике миллион бичаралар берлә бергә үлде4. Алар берлә үк җеназасыз, кәфенсез күмелде. Большевик берлә бергә эшләп киткән, большевик булган төрек-татар яшьләрендә рухани фаҗига башланды. Боларның самимиләре үзләренең алданганлыкларын, үз халыкларын үтерер вә үз мәдәниятләрен бетерер өчен, рус балтасына кызыл сап кына икәнлекләрен сизделәр. Анда бәрелделәр, монда бәрелделәр, бер бүлеге, үзләренең гөнаһларын җуар өчен, Төркестанда большевикларга каршы сугыша торган милләтчеләргә кушылды, бер бүлеге авылларга, кыргыз сахрасына китте, үзен үзе онытты, мәдәни эшләрдә мөгаллим-фәлән кебек булып, үз-үзен мавыктыра башлады. Бер бүлеге эчүгә, кокаинга ябышты. Үзенең уянган вөҗданын шулар берлә йоклатырга кереште. Бер бүлеге: «Беткән баш беткән, барыбер безне халык үтерәчәк, әйдә, ичмасам, бер торып, яшәп калыйк!» – дип, үз хатынын аерды, марҗа алды, сөяркә тотты, тагы аерды, тагы да өйләнде. Шул тормышны үз итеп җибәрү Мәскәүнең ихтыярында булганга, аннан нинди боерык килсә шуңарга карап кына эш кылды. Ләкин халыкка якын тора торган аппаратларда эшләүчеләр теләр-теләмәс, халыкның җәберләнүен, изелүен күрергә мәҗбүр булдылар. Теләр-теләмәс, шул халыкның теләкләренең меңнән берсен генә булса да тудырырга тырыштылар. Халыкның бер эшен эшләү икенчесен китереп чыгарды. Кечкенә генә бер эш күрсәткән комиссар «үзебезнеке» исеме алды. Аңар бер-бер артлы халыкның аһы-зары ага башлады. Шулай итеп, ул, якынлашкан саен, Мәскәүдән озаклашты. Мәскәү аны: «Син вазифаңны белми икәнсең, уң булдың, сулга тайпылдың», – дип урыныннан куды. Мохтаров китте5, Шаһимәрданов килде6, ул да халыкчылашты, ул да куылды. Исмаевы килде7, ләкин килгән бере, тора-тора, халык берлә элемтә ясый-ясый, үзенең большевик эшләрен куйды да бер татар гына булып әверелде. Мәскәү йөдәде, бетте. 96 пробалы коммунистларны гына эш башында калдырды. Бер-ике ай вакыт үтмәде – аппарат тагы халыкчылашты, миллиләште.

Татар коммунистларының имансызлары, берничә бүлеккә бүленеп, үзара кода-кодагый булып, бер-берсен тотышырга «берлек»ләр ясадылар. Төрле-төрле төстә группалар мәйданга китерделәр. Ләкин аппаратның эченә кергән кечкенә татар эшчеләре вакыт үткән саен халыкка якынлаша килделәр, вакыт кичкән саен Мәскәүдән озаклаша бардылар, заман узган саен миллиләштеләр. Югарыгы урыннар өчен кычкырышучы, талашучы мәсләксез большевик куштаннары Мәскәү берлә Казан арасында салланып калдылар. Алар, Мәскәүгә каршы һәртөрле пычраклыкларны эшләргә разый булсалар да, үзләреннән көтелгән бер милли хыянәткә каршы ун милли хыянәт берлә җавап бирергә булсалар да, аппараттагы халык берлә эшләүче, халыклашкан, башы-бите уңган коммунистлар берлә хисаплашырга мәҗбүр булдылар. Үзләрен майлы, койрыклы урыннарга сайлатырга, аларның күңелләрен алырга, аларның Мәскәү карашында бик зур гөнаһ саналган милләтчелекләрен күрмәскә салынырга булдылар. Шулай итеп, сарык та исән, бүре дә тук булып, татар коммунист фиркасендә тынычлык сөрде. Ләкин халыкчы коммунистлар күбәйгәннән-күбәйде. Аларның баскан йирләре, халыкка таянып, көчәйгәннән-көчәйде. Алар арасында Мәскәүнең шовинизмы берлә көрәшүчеләр чыкты. Татарның совет платформасында гына булса да, русларга караганда көчләнүенең киметелүен сораучылар күбәйде. Аппарат башындагылар боларның эшләрен бармак арасыннан үткәрергә, белмәмешкә салынырга тиешле булганга, Татарстанның бөтен аппараты халыкчылык вә милләтчелеккә таба юл тотты. Үзен киләчәктә генерал булам дип уйламаган солдат солдат түгел дигән кебек, үзенең аз гына булса да хокуклы булуын теләгән бер милләтнең үзенең истикъляле хакында төшенмәве мөмкинме? Большевик аппаратында эшләүче коммунистларның самими булганнары, Мәскәү коммунистларыннан, кызыл руслардан күргән җәбер-золымнарыннан туеп, фикерчә яңа бер адым атладылар: «Татарстан Совет Җөмһүрияте мөстәкыйль булсын!» – диделәр. Алар бу төшенчәдә Марксча да, Ленинча да бер гөнаһ күрмәделәр. Үткән елның уку башлавыннан бирле бу төшенчә укучы студентлар арасында иң җанлы бер фикер хәлен алды. Бу төшенчә Мәскәүнең кирәкле-кирәкмәс тыгылып эшне чуалтуына җаннары ачыган аппаратчы коммунистлар арасында да яхшы каршы алынды. Алар ашасыннан партиясез укымышлыларга вә халыкка кадәр барып җитте. Татарстан яшьләре аша Төркестан, Кырым, азәри яшьләренә дә бу төшенчә барып кергән, имеш тә, алар төрек-татар берлеге җөмһүриятләре төзергә карар биргәннәр, имеш. (Моны большевик гәзитәләре яза.)

Хәзерге көндә Мәскәү бу эшкә каршы соң тәдбирне алып тора. Ул, үзенең дөньяга килгән вакытында: «Бөтен милләтләргә Русиядән аерылырга кадәр киң ирек», – дигән вәгъдәсен күптән онытканлыгын тагы да ныграк белдерер өчен, шул татар коммунистларын төрмәләргә ябып, мәхкәмәләргә биреп ята. Татарның милли оешмаларын җимерүдә зур роль уйнаган беренче татар коммунистларыннан Мирсәед Солтангалиевне шул эшнең юлбашчысы итеп күрсәтә8. Бик күп атаклы татар коммунистларын тоттырып ябып, партиядән куып чыгарып маташа. Шуның берлә татар коммунистлары, совет түрәләре арасында бер зур паник[а] алып бара. Бу мәхкәмәнең ничек бетүе әлегә билгеле булмаса да, без, Украинада, Белоруссиядә, Гөрҗестанда, Кырымда бик күп коммунистларның милләтчелектә гаепләнеп атылганлыкларын белгәнгә, татар коммунистларының башларына да шул ук бәла килер дип уйлый аламыз. Әлбәт, һәртөрле кан түгүгә, золымга каршы булганга, коммунист булсалар да, халкы өчен тырышырга теләгән бу егетләрнең әрәмгә китүләренә кайгырамыз. Ләкин моның берлә генә Мәскәүнең татарлардагы истикълялчелек фикерен бетерә алмаячагын беләмез. Шуның өчен кирәкмәгән бу золымнан Мәскәүнең зарардан башка бернәрсә дә эшли алмавын алдан ук хәбәр бирәмез. Кешеләрне атып, асып үтереп була. Ләкин бер идеяне атып та, асып та, ягып та бетереп булмый. Аңар адәм каны тиреслек вазифасы гына күрә вә тагы да матуррак, тагы да көчлерәк булып мәйданга чыгуына, үсүенә ярдәм итә. Бу төшенчәләрнең гыйбрәт алырлык искиткеч бер ягы: татар большевиклары шул адымнарыны үзләре, үз көчләре берлә, читтән ярдәм алмаенча эшлиләр. Алар безнең чит илләрдә төрле милләтләрнең тартышу тарихларыннан чыгарып алган нәзари программаларымызны үз халкымызның тормышыннан өйрәнеп, үзләре чыгаралар. Шуны үз көчләре берлә алып барып, аның соңгы тынышы булган төрек-татар берлеге[нең] мөстәкыйль җөмһүриятләренә кадәр баргызып җиткезәләр. Бу – безнең өчен гадәттән тыш сөенечле бер эш. Бер яктан, без үз халкымыздан аерылып торсак та, аның йөрәге типкәнне аңлавымызны, аның теләгенең кая барганын белгәнемезне күрсәтеп, безне сөендерә вә безгә шул юлның турылыгын күрсәтеп, тартышырга иманымызны көчәйтә. Икенчедән, шулкадәр изү-кысу астында да халкымызның рухы исән калганын, аның шул авыр тормыш эчендә дә кыйбласын югалтмаслык дәрәҗәдә исе булганын, үз теләгенә җитәрлек көченең әле дә бик зур икәнен күрсәтә. 372 елда Мәскәүнең төрле-төрле золымы, җәбере, изүе берлә дә арта барган көченең иртә-кич тулы иркенә хуҗа булырга җитәчәген бөтен дөньяга тагы бер мәртәбә исбат итәдер. Өченчедән, татардан булган рус өмәчеләре элгәреге патша заманасында да Мәскәүгә таянып урын алгач та, аяклары корыга баскач та, халык ягына чыгулары, үз халкының файдасын күзәтүчеләргә әверелеп китүләре бик күп булганы кебек, хәзер дә кызыл рус өмәчесе татар егетләренең дә башта бик кызыл булсалар да, бара-тора аларның да коммунистлыклары сүздә генә калып, чи татар булып китүләре вә, боларны урыннарыннан алып икенчеләре китерелсә дә, аларның да шулай булулары бик гыйбрәтле эшләрдәндер. Шуның өчен бу көн уңга вә сулга тайпылуда гаепләнеп партиядән чыгарылган егетләр урынына тагы икенчеләрен китереп кенә Мәскәү үзенең эшен кора алмаячактыр. Бу көнге чи кызыл Г. Касыймовлар, Атнагуловлар да вакыты килгәч уңачаклар. Алар да милләтче булып китәчәкләр. Чөнки бу юл табигый бер юлдыр. Бу юлдан бөтен татар коммунистлары кичәчәктер. Шулай булгач, Мәскәү совет төрек-татар җөмһүриятләрендә үзен тынычландырырга теләсә, Разумов9 янындагы төрле исемдәге коммунист төрек-татарларны һәммәсен дә куып чыгарып, Казанны бер наместник берлә идарә итәргә вә коммунист партиясенә рус, яһүди, әрмәнидән башка беркемне дә кабул итмәскә яисә, шул татарларны, акмы, кызылмы, зәңгәрме, үз хәлләренә калдырып, илемезне ташлап чыгарга тиештер. Башка юл юк, Мәскәү!..

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Илемездә истикъляльчелек. «Милли юл» журналының 1929 елгы 22/23 нче (1 декабрь) санында баш мәкалә урынында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Атнагуловлар, Газыйм Касыймовлар – Cәлах (Сәлахетдин) Атнагулов (1893–1938), сәясәтче, публицист-журналист, язучы, татар язуын гарәп графикасыннан латин язуына күчерү тарафдары. Репрессия корбаны. Газыйм Касыйм улы Касыймов (1891–1937). Уфа губернасы Бәләбәй өязе Бикташ авылында туган. «Чулпан» газетасында язышкан. БАССР Мәгариф Халык комиссары булган. 1929–1930 елларда – Татар коммунист вузының проректоры.

2 …патша хәзрәтләренең сөекле хезмәтчесе Гыйният казыйны китерде. – Диния нәзарәтендәге казый, «Мәгълүмат» журналы мөхәррирләреннән берсе Гыйният Капкаев турында сүз бара.

3 …«Һидая» вә «Җәмигъ әр-рәмүз» берлә хөкем итүче Әхмәтҗан муллалар… – Урта Азиядә яшәгән шәех Борһанетдин Гали Маргелани (1152–1192) язган «Һидая» китабы мәдрәсәләрдә дәреслек рәвешендә өйрәнелгән. «Җәмигъ әр-рәмүз» – Гобәйдулла Шәриганең «Мохтасарел-викая» исемле китабына Шәмсетдин Хорасани (? – 1554) язган аңлатмалар китабы. Мәдрәсәләрдә дәреслек итеп кулланылган.

4 …21 нче елгы ачлыкта үлгән ике миллион бичаралар берлә бергә үлде. – 1921–1922 елгы ачлык вакытында Идел буе, Көньяк Уралда, шулай ук Дон, Төньяк Кавказ һәм Украинада 5 миллион чамасы кеше һәлак булган.

 5 Мохтаров ките… – Кәшшаф Мохтаров (1896–1937), дәүләт эшлеклесе; 1921 елдан ТАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе, 1924 елдан РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатында эшләгән. Репрессия корбаны.

6 …Шаһимәрданов килде… – Шаһигардан Шаһимәрданов (Шәймәрданов) (1890–1939), дәүләт эшлеклесе; 1927–1929 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе. Репрессия корбаны.

7 Исмаевы килде… – Кәримулла Исмаев (1898–1978), дәүләт эшлеклесе; 1972–1928 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе.

8 …Мирсәед Солтангалиевне шул эшнең юлбашчысы итеп күрсәтә. – Күренекле сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, милли дәүлет төзелеше теоретигы Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев (1892–1940) турында сүз бара.

9 Разумов – Михаил Осипович Разумов (1894–1937), партия һәм дәүләт эшлеклесе; Г. Исхакый мәкаләсе язылган чорда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре. Репрессия корбаны.

 

* Бу сүздән соң бер юл ак калган.

Бу сүздән соң бер юл ак калган.

Һидая – туры юлга кертү.

96 пробалы – алтын-көмеш сафлыгының иң югары дәрәҗәсе.

Истикъляле – бәйсезлеге, иреклелеге.

Тәдбирне алып – чараны күреп.

Мәхкәмәләргә – хөкемнәргә.

Тиреслек – кирелек (диалект. сүз).

Нәзари – теоретик.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 98-102.

Җавап калдыру