«Кызыл Татарстан»га җавап

1929, 14/15 нче сан. «Татарстан» гәзитәсенең 22, 23, 24 майда чыккан номерларында М. әфәнде Сәгыйдуллин дигән бер татар большевигы «Милли юл» мәҗмугасын тәнкыйть итеп бик озын мәкаләләр нәшер итте. Ләкин ни өчендер максат итеп алган «Милли юл»ны күп вакытта читкә калдырып, минем шәхесемә бәйләнде. Минем искедәге, хәзерге «гөнаһлар»ымны эзләп, минем әдәби китапларымда да озын-озын сәяхәтләр ясады вә, мине «буржуй» итеп чыгарыр өчен вә оятка калдырыр өчен, әллә никадәр кирәкмәгән зәхмәтне чикте: тирләде, пеште. Болар ни өчен кирәк булгандыр, мин, әлбәттә, белмим, ләкин үземә багышланылган сүзләргә дә, «Милли юл»га таба атылган укларга да бик рәхәтләнеп каршылык итә беләм вә итәм. Ләкин шулкадәр аерма берлә: безнең мәҗмугамыз кечкенә булганга1, аның урыны тар булганга, тагы бездә язучыларымызга гонорар түләү гадәте булмаганга, М. Сәгыйдуллин әфәнденең бер мең дә җиде йөз юллы мәкаләсенә2 каршы, әлбәттә, мең дә сигез йөз юл яза алмыйм. Шулай да кайбер нокталарны аңлатырга, ачарга тырышачакмын. Шуны әйтеп китим: М. Сәгыйдуллин әфәнденең мәкаләсе гаять чуалчык язылган, анда ачык бер күз карашы, ачык бер юлдан барган тәнкыйтьне табып алу бик авыр. Бервакыт ул минем әдәби әсәрләремә кереп китә, бервакыт ак эмигрантларны сүгә, бервакыт, бу көн бөтен коммунист фракциясе алдына тезләнеп: «Йә, шәйхем, мәдәд!” – дип ялварган, егълаган төсле инглизләрне сүгә, бер милләтче була; бер интернационалчы, бер рус булып күренә, бер татар төсенә буялып чыга, бер гайбәтче хатын ролен ала. Кыскасы гына, гаять күз буучы кебек иттереп, сүзләр берлә уйный. Бу, бәлки, СССРда бер ырым калдыра торгандыр. Монда безгә, Аурупаның ачык мантыйклы төшенчәсенә өйрәнгәннәргә, кызгану хисе генә бирә. Безнең ап-ачык программамыз бар3, шул ап-ачык иттереп татарча язылган. Шуны тотарга да тәнкыйть итәргә кирәк иде, ә ул егет әллә кайлардан килеп, бик тирәннән каерып ыргытмакчы була, кайбер вакытлар үзе егылган төсле булып, баш асты җибәрмәкче була. Боларның һәммәсеннән бушка тыбырчыну гына килеп чыга да, көләргә дә белмәенчә кызганып, егъларга да белмәенчә аптырап каласың. Менә хәзер мин, укучыларымызга шул мең җиде йөз юллык мәкаләдә «Милли юл»ны нидә, мине шәхсән нәрсәдә гаепләгәнен оештырып бирергә телим, ләкин мәкаләне бик тырышып-тырышып укысам да, шуның суын сыгып, эремчеген, каймагын гына сезгә тоттыра алмыйм. Минем шәхесемә килгәндә, мине буржуй, милләтче, динче, ияле милек яклы, ак эмигрант, иске социалист, фәлән дип үзенчә бик бетергән. Ләкин бит болар Совет Русиясенең рәсми сүгенү сүзләре булса да, бөтен ССРның аңлы халкы алдында, хосусән безнең төрек-татар укучылары алдында мактау гына. Шуның өчен ул әфәнденең мине мактаганмы, яманлаганмы икәнен дә белеп булмый. Мин ул әфәнденең биргән кушымта исемнәрен үзем бик һаваланып кабул итеп алдым. «Милли юл» мәҗмугасы да һичбер вакыт большевикка матур күреним дип битенә кершән, бармагына кына ягарга теләмәгәнгә, ул да: «Ай, безне большевик түгел диләр икән, ай, безне меньшевиклар берлә бер рәткә тезәләр икән, ай, безне милләтче, динче, милек яклы диләр икән», – дип егъламый, кайгырмый. Бу ысулы моназарә – иске замана муллаларының христиан миссионерлары берлә моназарә кыйлышканда, «алай булгач, син кяфер инде» сүзе берлә бетерүләре кебек нәрсәләр генә. Ләкин никадәр авыр булса да, мәкаләнең холасәсен бирергә тырышырга кирәк. Аның бөтен яшерелгән гаепләүләрен, бәлки, тулылата биреп бетерә алмасам, монда гаеп миндә түгел, язучының язу ысулының чуалчыклыгында, бик күп урында фикерен ачык әйтергә куркуындадыр. Менә, әфәндемчә, безнең гаепләнгән маддәләремез:

  1. Без милек яклы икәнмез вә аны милек ияләренә яраныр өчен эшлимез икән.
  2. Без дин тарафдарлары икәнмез, динне бетерүгә каршы икәнмез.
  3. Без төрек-татар халкын – баен да, ярлысын да – барысын бер милләт дип таныймыз икән.
  4. Большевикның киң иреге була торып та, без «ирек» эзлимез икән, моны кабйотлар, байлар, муллалар, мөәзиннәр өчен эшлимез икән.
  5. Без, элгәреге истикъляльче булмаган хәлдә, хәзер истикъляльче булып чыгамыз икән (бусы Рәсүлзадәгә каршы әйтелә)4.
  6. Без Болак җөмһүрияте күләменнән5 үтә алмыймыз икән, шул күләмдә уй, эш йөретәмез икән.
  7. Бу эшләргә безнең мандатымыз кайдан алынган икән?
  8. Без чит халыклар берлә эш итәмез икән6.
  9. Без Польшаны милли дәүләткә үрнәк итеп аламыз икән7.
  10. Без, империалистлар СССР га каршы сугыш хәзерләгәндә, илемезне коткарыр өчен гаскәри көч берлә катышырга телимез икән8.

Менә безгә каршы большевик прокурорының гаепләү маддәләре. Бәлки, моңарга башка вак-төякләре дә бардыр, ләкин нигезләре шуларга кереп бетә. Без, шуларга аерым-аерым үз карашымызны аңлатудан элгәре, «Милли юл» мәҗмугасы янында тупланган гөруһның программасындагы төп маддәләрне бер сөйләп чыгыйм:

  1. Без бөтен дөньяда яши торган милләтләрнең бертигез хокукта булуы яклымыз. Безнеңчә, һичбер дин, миллият аерымлыгы бер халык өчен дә кимчелек тә, артыклык та ясарга тиеш түгел, шуның өчен без, иске Русия заманасында төрек-татар халкының руслашырга, христианлашырга гына яратылган бер халык дип каралып, икенче-өченче дәрәҗәдә йөретелүенә каршы тартышкан булсак, интернационализм исеменнән шул ук халкымызны руслаштыруга өстерәүгә, аның милли калканнарын кулыннан алырга тырышуга һәм сәясәтән, икътисадән өченче-дүртенче дәрәҗәдә йөретүче большевиклар берлә дә бу көн тартышамыз. Һәрбер вөҗданлы халыкчыга да шулай тартышырга тиеш дип ышанамыз вә милләтемезнең милли иманы бетмәгән бөтен баласын шул тартышка чакырамыз. Коммунист программасын кабул иткән вөҗданлы яшьләремезнең (булсалар) вазифасы бу эштә безнекенә караганда тагы да зуррак дип уйлыймыз. Бу эштә татар большевикларының күбесенең үзе көчләнелгән халыктан була торып, көчләүчеләр ягына күчүен Шаһгалинең милләтемезгә иткән хыянәте берлә бер дәрәҗәдә дип беләмез вә аларга каршы һичбер төрле хөрмәт итмимез.
  2. Бу көнге көндә Ингелтерә, Германия, Америка кебек һөнәр, санагать юлында иң югары баскычка менеп җитү янында торган мәмләкәтләрдә миллион-миллион социалистлар, адәм баласының рәхәте, сәгадәте өчен гомерләрен корбан иткән иҗтимагчы, икътисадчы гамилләр бу көнге көндә әле бу мәмләкәтләрдә социализмга күчәргә вакыт җитмәгән дип торганда, 90 % халкы игенчелек берлә яши торган ярлы, надан, тиле Русиядә социализм кордым дигән сүзне без яисә донкихотлык, яисә шарлатанлык, яисә икесенең бергә җыелуыннан килеп чыккан ахмаклык дип карыймыз.

Хыялчы рус халкы эчендә әллә нинди юк эшләргә ышанучылар, Николай Чудотворец социализм да ясап бирә ала9 торган диючеләр булачагына күземез җитсә дә, икмәкнең ничә тиен икәнлеген бик күптән өйрәнгән төрки-татар халкының мондый әкиятләрдән бик күп югары торганын беләмез. Шуның өчен хәзер бер кыйсем төрек-татар яшьләренең үзләрен коммунист дип йөрүләренә бер мораилык кына дип карыймыз. Сезнең барыңызның да: «Хатын, төлке тоттым, малахайны утка як!» –дигәнгә, милли мәдәниятемезне, милли тормышымызны җимереп, социализм төзимез дигән булып русларга койрык булып йөрүеңезгә, халыкны талавыгызга милли вә инсани җинаять дип карыймыз. Яһүди, әрмәни вә рус коммунистларының үз халыкларын талату, җәберләтүдән саклаганын күрә торып, алар эшләгәннең уннан берсен генә дә сезнең үз халкыңызга каршы эшләмәңегезне, Русиянең милли мәдәниятемезне бетерүендә һичбер уйламаенча, оялмаенча, аның балтасына сап булуыңызны һичбер вакытта да гафу ителәчәк гаепләрдән түгел дип хисап итәмез.

  1. Хәзерге адәм баласының үткәрә торган дәвере – миллият дәвере. Француз революциясеннән башланган шәхси хөррият бик тиздән милли хөррияткә әверелеп китеп, XIX йөз елның бөтенләе милләтләрнең азатлыгы тартышы берлә үтте. XIX йөз милли Италия яңадан туган кебек, Балкан милли дәүләтләре вөҗүдкә чыкты. XX йөз елда Ләһстан, Чехословак, Финляндия дә яңадан туды. Инде хәзер милли азатлык элгәреге Русия сахәсенә күчте. Хәзер кизүдә – СССР да көчләнеп, җәберләнеп тора торган халыкларның азатлыгы. Бу СССРда җәберләнгән бөтен халыклар үз милләтләренең хөррияте, ирке өчен тартышалар вә шул юлда бик күп муаффәкыятьләр күрсәтәләр. Без – төрек-татарның самими балалары, үз халкын сөйгән угыллары – шул милләтләр эше каралган һәрбер йирдә, һәрбер базар вә ярминкәдә «рус углын сөйләгәндә, марҗа кызын тага» дигәнчә, үз халкымызны хәтерләтеп торамыз. Аның хәленең начарлыгын сөйлимез. Аның иркен хөррияткә омтылуын, аның үзенә үзе хуҗа булырга хакы барлыгын исбат итеп киләмез. Бу эшне без һичбер кемнең рәхмәте өчен, һичбер аерым кешенең, аерым зөмрәнең файдасы өчен түгел, бөтен төрек-татар халкының (хәтта эченә сез татар большевикларын да кертеп) мәнфәгате өчен эшлимез. Шул эштә, сез әйткәнчә, украиналылар, гөрҗи меньшевиклары берлә генә кулга-кул тотышып бармыймыз, без бөтен җәберләнгән милләтләр – Украина, Дон, Кубань, Гөрҗи, Төньяк Кавказ, Азәрбайҗан, Төркестан, Кырым, Идел-Урал, Себер – һәммәмез бергә эшлимез. Бергә барамыз. Дошманга каршы бер саф корып, үземезнең хакымызны үземез алмакчы буламыз. Бу эштә безгә кем ярдәмгә килсә, аның иманын тикшереп, аның мәзһәбен аерып, аның төсен карап тормыймыз. Чөнки милли тартышу дәверендә якын кардәш милләтләрнең, фикердәш гөруһларның бер-берсенә ярдәмләшүе хәләл генә түгел, бик матур эшләрдән, яхшы вә изге мөстәхәбләрдән санала. Русларның ярдәмнәре берлә серблар, болгарлар дөньяга чыкты10. Инглизләрнең ярдәмнәре берлә Юнанстан туды11. Франциянең ярдәме берлә Ләһстанның биле турайды12. Без Аурупада, Азиядә, Америкада үземезнең халкымызга дуслар тапсак, аларның ярдәме берлә халкымызның хокукын, барлыгын, мәдәниятен саклый алсак, аңарга үз илен үзенә биреп, аны илле, ирекле вә үзлекле (мөстәкыйль) ясый алсак, киләчәк буынның балалары безгә ләгънәт укырлар дип уйлыймызмы? Рус өмәсендә йөрүчеләрнең кайберләре, бәлки, өмә өйрәсеннән коры калуларына эчләре пошар. Ләкин бит халыкның меңгә тугыз йөз дә туксан тугыз ярымы моны зур бер бәйрәм итеп каршы алачак вә мәңгегә кадәр рус чабатасы астыннан котылырга тырышачак. Шушы изге ният вә максатымызга ирешер өчен кайсы гына яктан вә нинди генә ярдәмне ала алсак, һәммәсен дә сөенеп кабул итәмез. Әгәр бу ярдәмләшү сездә хәрам булса, ник соң үзеңез рус ЧКасының ярдәме берлә дошманнарыңызны яптырасыз, үтертәсез? Ник соң рус сөңгесе берлә үзеңезнең көчеңезне саклыйсыз? Ник соң рус сөңгесен читкә төртеп, ЧКаны мәйданга чыгармаенча, бөтен Татарстанда түгел, хәтта аның татар күп булган бер шәһәрендә вә бер өлешендә генә дә түгел, бер авылында гына тәҗрибә өчен генә бер мәртәбә яшерен тавыш берлә сайланып вә сайлатып карамыйсыз? Ярдәмләшү бер гөнаһ эш булган булса, ничек иттереп сезнең пәйгамбәреңез Ленин, мәмләкәте берлә сугыша торган дәүләтнең Әркяне хәрбеннән акча алып, пичәтләнгән вагонда Русиягә кайтты13? Ник сезнең иптәшләреңез, бөтен Аурупада Мәскәүдән алган акча берлә пропаганда ясап, фетнә чыгарып, акча берлә яллап, халыкны сугыштырып яталар? Әллә сезгә яраган эш башкаларга ярамыймы? Тот капчыгыңны!..
  2. Адәм баласының тарихын өстән генә карасак та, кешенең, җәмгыятьнең хакы танылмаган заманнарда, кирәк ул Мисырның мөстәбид фиргавеннәре булсын, кирәк христианлыкка садыйк калу идеясендә саташкан инквизицион дәверендә булсын, кирәк бөтен Русияне бертөрле, бер динле итү хыялы артыннан йөрегән Иван Грозный, Беренче Николай дәверләрендә булсын, бу кысулар халыкның күпчелегенә, шул халыкның мәдәниятенә зарарлы гына булып чыкканнар. Истибдад, золым йир тоткан мондый мәмләкәтләр эчләреннән череп беткәннәр. Моңарга мисал Иске Мисыр, хәзерге Испания, XX йөз елдагы Русия. Киресенчә, нинди генә мәмләкәттә аерым кешеләрнең хакы, җәмгыятьнең хокукы хөрмәт ителгән булса, ул мәмләкәттә тынычлык булган. Халыкның күпчелеге рәхәт яшәгән, мәмләкәт мәдәният юлында зур муаффәкыятьләр казанган; ул халык үзенең милләтенә дә, адәм баласына да зур-зур хезмәтләр итә алган вә иткән. Моның мисаллары – зур революциядән соңгы Франсә, Ингелтерә, Швейцария, бу көнге көндә Финляндия, Ләһстан, Эстония. Менә шул тарихи хакыйкатьләрдән аз гына башында мие эшли торган бөтен кешеләр кебек, без дә кыска гына бер нәтиҗә чыгара аламыз. Димәк, халыкның ирекле булып яшәве – халыкның үзе өчен дә, дәүләте өчен дә, бөтен адәм баласы өчен дә файдалы нәрсә. Адәм баласын алга илтә торган эш прогресстыр. Киресенчә, бер мәмләкәттә, теләсә ни максат өчен булсын, кешеләрне шәхси иркеннән, халыкны җәмгыять хөрриятеннән мәхрүм итү шул мәмләкәт вә аның барча халкы өчен дә мөҗтәсезлектер. Дәүләт өчен бөлгенлектер. Болар – бөтен адәм баласы өчен зарарлы, аны артка итә торган, мәдәниятсезләндерә торган эшләр. Менә шул нәрсәне Аурупада, Америкада андый-мондый гына бала-чагасы да белеп алганга, залим патшалар төшерелеп, инквизицион поплары куылып, Аурупаның тормышы кеше вә җәмгыять ирке нигезендә, парламентаризм, демократизм юлында корылган. Бу мәмләкәтләр һичбер кем, никадәр зур дәрәҗәле түрә булса да, никадәр бай бер кабйот булса да, иң ярлы, иң көчсез бер кешене җәбер алмый вә аны үзе теләгәнчә бер эшне эшләргә көчли алмый. Монда хөкүмәт тә, аерым түрәләр дә кешеләрнең фикерен, уен контроль итә алмый. Һәркем теләгәнчә уйлый, теләгәнчә төшенә, теләгән динендә тора, һәр мәсьәлә хакында теләгәнчә сөйли, яза белә. Үзе кебек фикердәшләрне табып, теләгәнчә партия, җәмгыять кора белә. Хөкүмәтне, аның системасын, аның эшләрен, зур түрәләрнең хәрәкәтләрен язып, сөйләп, туйганча тәнкыйть итә ала. Шул эштә үзенә фикердәшләр җыя алса, ышанычсызлык бәян итеп, хөкүмәтне урыныннан төшерә ала. Мондый йирләрдә мәмләкәт кору эшләре һәммәсе халыкның бөтенесенең кулында. Монда Русиядәге иске вә хәзерге, һәр теләгәнен эшли ала торган морзалар юк. Мәмләкәтне алып барыр өчен, боларның корган корылтайларына сайлау, сайлану хакы мәгълүм яшькә җиткән һәрбер ир-хатын өчен тигез вә бердер. Бу сайлау эшләрендә берәүне генә дә көчләп йә алдап үзе теләмәгән кешегә яисә бер фирканең файдасына тавыш бирдерү зур бер гөнаһ вә зур җәза берлә җәзаландыра торган җинаять санала. Менә шул корылтай сайлауларына Германиядә иң азы 32–35 миллион халык һәм дә укый-яза, сәясәтне аңлый торган халык вә Ингелтерәдә дә 20–22 миллион халык катыша. Болар, үзләренең фикерләре буенча берничә төрле фиркаләргә бүленеп, бик каты кычкырышып, ызгышып, һичбер полисә-ЧК катнашмаенча, айлар буе урамнарда, бакчаларда, өйләрдә митинглар ясап йөрегәннең соңында үзләренең тавышлары берлә корылтай әгъзаларын сайлыйлар. Һәр партиянең кешеләре, тавышларын яшерен көенчә биреп, үз партияләрен өсткә чыгарырга тырышалар. Җөмһүриятле Германия, Франсәдә монархистлардан башлап коммунистларга кадәр һәрбер партия (корольле Ингелтерә, Бельгиядә һәртөрле җөмһүриятче фиркаләр) тигез, ирекле булып тартышалар вә, тавышны күп алган партия җиңеп чыккач, аңарга халыкның күпчелеге шул якта дип хөкүмәт идарәсен бирәләр. Каршы фиркаләр дә шул хөкүмәткә буйсына вә хөрмәт итәләр. Бу көнге хөкүмәт башындагы Германия социал-демократлары14, инглизнең лабур партиясе15, Франциянең радикаль җөмһүриятчеләре16, чынлап та, үз халыкларыннан күпчелек алган партияләрдер. Монда һичбер төрле көчләү вә алдау булмаган. Бу мәмләкәтләрдә халыкның күпчелеген яисә аз бер кыйсемен бер фирканең яисә берничә түрәнең кәефе өчен кысу, талау һич мөмкин түгел. Монда һәрбер хөкүмәтнең йә һәрбер фирканең эше төрле, агымның матбугаты әфкәре гомумиясенең тәнкыйте, тикшерүе астында булганга, кирәк хөкүмәтнең, кирәк аерым түрәләрнең зур-зур яңлышулары йә җәберләүләре мөмкин түгелдер. Һәрбер хөкүмәт кешесе, һәрбер түрә киләчәктә халыкның хөрмәтен казаныр өчен туры йөрергә, халыкка файдалы булырга тиешле, һәрбер фирка киләчәктәге сайлауларда игътибарын югалтмас өчен вәгъдә биргәннәрен тутырырга тырышырга, шарлатанлыкка чыкмас өчен булдыра алмаганнарын вәгъдә бирмәскә мәҗбүр. Менә Аурупаның зур дәүләтләре шул нигезгә корылган. Яңа ясалган дәүләтләр, шулардан үрнәк алып, шул юлдан баралар. Үзләренең идеаллары шуларның иң яхшысына якынлашу дип хисап итәләр. Инде без шул дәүләтләрне күземез берлә күреп торганда, һәр көнне кебек шул хөрриятнең нигъмәтләреннән рәхәтләнеп торганда, без үземезнең халкымыз өчен русның тиле байларыннан, юньсез патшаларыннан үрнәк алыйк димени? Бу аңсыз русның ахмаклыгыннан килеп чыккан вә бер кулга караткан Распутин идарәсен яисә бер фирканең башында тора торган, берничә кешенең гакыллыгы-гакылсызлыгы белән йөри торган большевик диктатура идарәсен идеал итеп алыйк диме? Мондагы кебек ирек вә канунчылык йиренә патшаның жандармасын, миссионерын, зинданын, большевикның ЧКасын, дар агачын үземезнең милли дәүләтемезгә символ итеп алыйк диме? Безнең башымызга тай типмәгән бит!

 

* * *

1929, 16/17 нче сан.

Аурупаның икътисади ысулында яши торган вә сугыштан зарарланган мәмләкәтләрдә бу көнге статистик (*) буенча, 1913 елга караганда хәзергечә материал хәзерләү 39 %, ашамак-эчмәк әйбере 16 %, сату-алу 20 % үскәнен күреп торганда, большевик ысулында яши торган СССРда 1913 елга караганда һөнәр, санагатьнең иң аз дигәндә 30–40 % кимегәнен, ашамак-эчмәк хәзерләүнең 55–60 % кимегәнен, сату-алуның 80–85 % азайганын күрәбез. 1913 елда хәзерге Русиядә чәчү мәйданы 119 миллион һиктар иде. 1928 дә 110 миллионга калды (Калининның 16 нчы конференциядәге докладыннан вә шунда ук Рыков мәгърузәсеннән). СССР да 26–27 нче елларда иген 78 миллион тонн чыкты. 27–28 дә 73,6 миллион тонн, 28–29 да 73,3 миллион тонн гына. Сугышка кадәр 81,6 миллион тонн чыга торган булган. Димәк, 9–10 % ка ким (25 май, Известия). Кржановскийның шул ук конгресстагы мәгърузәсеннән: 1913 тә Русиядә иген мал булып базарга чыккан 20 миллион тонн. 27–28 нче дә 8 миллион тонн гына. Димәк, 13 нче елның бары 40 % ы гына (май 31 «Известия»). Металлургиядә СССР да хәзерге көндә чыгарылган бакыр СССРның кирәгенең 65 % ны, кургаш кирәгенең 15 % ны, төрле эшләнгән тимерләр кирәгенең 80 % ны гына каплый алалар (Конгресста Медников мәгърузәсеннән), (18 май, «Известия»). СССР да малның бәһасен 35 % очсызландырмак өчен фабрикаларда, заводларда эшнең чыгуын, бәрәкәтен 110 % ка арттырырга тиештер (Куюшин мәгърузәсе), (28 май, «Известия»). Моның кебек большевик статистигыннан алынган, большевизиянең һөнәр, санагатенең вә игенчелегенең ни дәрәҗәдә төшкәнен күрсәтә торган бик күп цифрлар күрсәтеп була. СССРда сугыштан элгәрегә караганда тәрәкъкый иткән бер генә промышленность бар – ул да аракы эшләнүе. Аракы хәзер 1913 елга караганда 100 % ка үскән. Большевиктагы хәлләр шулай булып торганда, үз халкымызның икътисади тормышын шул черек нигезгә корырга чакырыйк диме? Без шыр тиле димени? Моны эшләргә без вөҗдансыз шарлатан димени? Моны нинди ахмаклар эшләр иде дә, моның артыннан нинди җүләр халык китәр иде. Без дә тиле түгел, халкымыз да җүләр түгел икәнен белгәнгә, без киләчәк дәүләтемезнең икътисади тормышын нык нигезләргә, ияле милеккә үз теләге берлә эшкә керешүгә, икътисади хөррияткә корырга тырышамыз вә корачакмыз. Сәяси тормышымызны киң рәвештә корылган шәхси җәмгыять хөрриятләренә йирләштерәчәкмез; мәмләкәтнең бөтен идарәсен яшерен тавыш берлә бөтен халыкның ирекле, иркенле көенчә сайлаган Корылтаена тапшырачакмыз; монда бөтен агымнарга, бөтен фиркаләргә, бу көнге көнне безнең иптәшләремез кебек татар милләтенә шактый күп хезмәтләре үткән җәмгыять кешеләренә илләрендә торырга ирек бирмәгән, илдә калганнарымызга берсен мулла баласы, берсен кулак баласы дип зинданнарда черетүне мәсләк иткән сезгә, татар коммунистларына да, киң хөррият бирәчәкмез вә сезнең дә программаңызны аерачак сөйләргә, язарга, фикердәшләреңезне тупларга, сайларга ирек бирәчәкмез. Менә шул идеалдагы дәүләтне корыр өчен вә шуны яшәтергә юллар хәзерләр өчен, без кулдан килгән кадәр тырышып ятабыз. Шул фикерне үз халкымыз арасында тарату өчен шул кештәктәй мәҗмугамызны чыгарып киләмез. Шушы эшләрне бер байдан рәхмәт сүзе алыр өчен эшләп киләмез. Көчемез күбәя төшсә, тагы да зурая төшәчәкмез, тагы да күбрәк эшләр эшләячәкмез.

 Бу эшләрдә сез уйлаганча бер Болак җөмһүрияте күләмендә генә бармыймыз, эшләмимез. Мине күптән бирле бит сезнең остазларыңыз, иске патша охранкасы «милләтче, иттихаде исламчы, таңчы, пантюркист» дип зур колачлы эшләрдә гаепләп килде. Сез дә мәкаләләреңездә безне кырымлы Җәгъфәр сәед Әхмәт, азәри Рәсулзадә, төркестанлы Мостафа Чокай угыллары берлә бергә итеп киң программага баглап бер максатка хезмәт итүчеләр дип уйлыйсыз. Монысында кәкре атып, тугры тидерәсез. Дөрест сөйлисез. Без барымызда бер максатка, бер гаягә, СССРда таланган, изелгән төрек-татар халкыны азат итәргә тырышамыз. Ләкин мәмләкәт кору-төзү эшләрендә аз-маз аермаларымыз юк түгел. Азәри кардәшләремез үзләренең күршеләре Төньяк Кавказ вә гөрҗиләр берлә бергә берләшеп, конфедерациясе нигезендә бер мөстәкыйль Кавказ дәүләте кормакчы булалар. Без Идел елгасыннан алып Кытай чигенә кадәр Идел-Урал Төркестан конфедерациясендә бер төрек-татар җөмһүрияте кормакчы буламыз. Бу дәүләтне җәгърафи яктан баглана алмаган мөстәкыйль татар дәүләте Кырым берлә мәдәни, сәяси яктан бик нык багламакчы буламыз. Иделдән башлап Кытай вә Әфганстан чикләренә кадәр булган йирләрдә яшәгән бөтен төрек-татар кабиләләренә үзләренең эчке эшләрендә киң бер мохтарият вә безнең берлә бергә бара торган төрле фин кабиләләренә бөтен шәхси, милли хокукларына хөрмәт итү нигезендә киң бер мохтарият бирмәкче буламыз. Күрәсез, чикләремез Болак җөмһүриятеннән бераз киң баскан нигезләремез сезнең бозга корган Татарстан, Башкортстан, Казакъстан, Үзбәкстан совет җөмһүриятләреңездән тазарак, ныграк. Шулай түгелме?! Шулай бит? Шулай булса, менә киләчәк мәкаләңездә аннан бер сүз, моннан бер җөмлә эләктереп уйнамаенча, менә шул 20–22 миллион төрек-татар халкының истикъляль алырга ник хакы юк икәнен, аның мәдәни, сәяси, икътисади хокукларын 200 мең килмешәк яки рус мирзасы, рус, яһүди, әрмәни коммунистының боярларча яшәү өчен фида итәргә кирәклекне исбат итеп караңыз. Шуңарга Маркстан, минем «Кыямәт»емнән, «Күк капусы»ннан, «Әләф Ләйлә вә Ләйлә»дән дәлилләр китереп караңыз. XVIII йөз елдагы Америкада караларга ителгән җәберне, аларны кол итеп тотуны, сез татар коммунистлары бу көнге көндә яңа рус мирзалары тарафыннан төрек-татар халкына да татбикъ итәргә яраклы дип уйлыйсызмы? Әллә бу халыкның да үз өчен тартышырга хакы бар дип уйлыйсызмы? Ачык сөйләшеңез! Инде сезнең төрле гаепләү маддәләреңезгә килик. Безнең ияле милек принцибын кабул итүемез әллә нинди кабйот байлар өчен капитализмга хезмәт итәр өчен, имеш. Бу дәгьваны кайдан алганыңызны белмәсәк тә, моны хәзер СССР күләмендә алып тәхлил итеп карыйк. Хәзерге көндә авыл халкының акчага алмаштырырга мөмкин булмаган ватык-җимерек салам башлы өйләре, ватык сукасы, тырмасы, мөгезләре сынган кәҗәсе, мужикның сәләмә киеменә башка СССРда күз кунарлык милек кемдә калды? Моңарга һәрбер объектив СССРны танучы, хәзерге Русиянең хуҗасы, мөмтаз хокуклы яңа мирзалары, коммунист фиркасенең әгъзаларында гына диячәк түгелме? Бәлки сез анда унбиш-егерме ел элек пешкән шалкан берлә сату итүче картны, урамда ун лимон күтәреп йөрүче татар малаен, атасының, бабасының кибете булган бер кешене авыз күтәреп «капиталист» дип йөри торгансыздыр. Ләкин чынында алар хәзер пролетариатлар гына. «Капитал» чын мәгънәсендә хәзер коммунист фиркаләренең зур түрәләрендә генә, аларның якыннарында гына. Бәлки, анда, Русиядә, маялык һәммәңезне бер-береңездән качарга, малыңызны качырырга мәҗбүр иткәнгә, бу «милек, капитал» күзгә бик үк бәрелми торгандыр. Ләкин читкә чыгып күрсәңез, Берлин, Вена шәһәрләренең аристократлар тора торган мәхәлләләрен гизсәңез, шундагы бәһале виллалар, йортларның хуҗаларын тикшерсәңез, бу «буржуазный» мәмләкәтләрдә «милек» сахибы булу да бик артта түгел икәнен күрер идеңез. Американың, Аурупаның төрле-төрле банкларында «кара көн өчен» ничә-ничә миллион доллар коммунистларның «шәхси милекләре» ятканын күзеңез берлә күрер, колагыңыз берлә ишетер идеңез. Ләкин шунысы уңайсыз, шул сез, төрек-татар коммунистлары, XVIII йөз елдагы Американың карасы кебек өченче, дүртенче дәрәҗә гражданнар гына саналганга, читкә чыгып күзләреңез уйнамасын өчен заграничный билет алудан мәхрүм ителгәнсез. Сез читтә чыга торган мәҗмугаларны укудан тыелгансыз. Шуларны әллә нигә бер генә укысаңыз да, Красинның берничә миллион «үзенә хас милек» акча калдырганын, Луначарскийның бикәсе мондагы миллионер хатыннарының күзләрен камаштырганын, бөтен сәфәрәтләреңездәге яһүди хатыннарының энҗеләре, алмазлары, гәүһәрләре, Париж, Лондон, Берлин, Вена кебек иң бай шәһәрләрнең исемнәрен китергәнне белер, күрер идеңез. СССРда «ияле милек юктыр» дигән сүзнең хокуксыз халыкның малын талар өчен генә, тилеләрне тигәнәк буе сикертер өчен генә чыгарылган бер ялган икәнен вә СССРдагы кадәр «ияле милек»нең бу көн куәтле булган һичбер буржуазный дәүләтләрдә урыны юк икәнен күзеңез берлә күрер идеңез. Ай, язык! Сезне шул читкә чыгармыйлар. Мәскәүдән тәгаен ителгән господин Разумов, Юревич, Зеленский хәзрәтләренә денщик иттереп кенә тоталар. Әгәр безнең «ияле милек» принцибын кабул итүемез кабйотлар мәнфәгате өчен булса иде, без хәзер чит илдә йөрмәс идек. Сездәге төрле-төрле бәйнәлмиләл жуликтан бәйнәлмиләл коммунистка әверелгән кабйотларның хезмәтенә керер идек. Әгәр сез дә чын коммунист булса идеңез, һич шөбһәсез, шул кабйотлар файдасына, аларның үз якыннарының Аурупаның бөтен притоннарында гыйшык-гыйшрәт ясаулары өчен, ач-ялангач авыл халкын талаганда, «здравье желаю, Ваше благородие» дип тормас идеңез. «Ияле милек» принцибын тану капитализмга хезмәт итү буладыр, ди. Капитализмга хезмәт итү капиталистка хезмәт итү була, ди. Капиталистка хезмәт итү пролетариатның хакын сату була, ди дигән. Кыскартылган, очызлы фәлсәфәләр, бәлки, СССРда йөзгә туксан укый-яза белмәгән кара халык арасында алдаштыргаларга эшкә ярый торгандыр. Монда бит ул көлке генә. Менә шул «ияле милек»не Русиянең хәзерге вакыты өчен рус социал-демократының бабасы саналган «чукынчык татар Плеханов бит кабул иткән». Менә шуны Аурупаның эшче хәрәкәте иң куәтле булган бөтен мәмләкәтләренең социалистлары кабул итеп киләләр. Икенче Интернационал янына тупланган, иң аз дигәндә, 15 миллион әгъзалы социал-демократлар Русиядәге кебек имтихан тота алмаган семинаристан, спекулянт яһүдидән булган социал-демократлар түгел, чын эшчедән чыккан социал-демократлар кабул итеп киләләр. Германия социал-демократлары, Ингелтерә, Франция, Финляндия, Швед социалистлары хөкүмәт башына килгән вакытларында да, артларында миллион-миллион оешкан эшче халкы торганда да «ияле милек»не бетерергә бик ашыкмыйлар. Сезнең аларга каршы капитализмга хезмәт итәләр диюеңездән курыкмыйлар. Шундагы чын эшчеләр, яһүди миллионерларының балаларыннан тупланган эшчеләр түгел, шул фиркане ташлап «ияле милек»не бүген бетерәмез дигән коммунист фиркасенә күчмиләр. Ингелтерәдә бу ел, белә торгансыздыр, «ияле милек»не бетермәүче социалистлардан 260 кеше сайланганда, «ияле милек»не бетерүче коммунистан бер генә дә сайланмады. Бөтен башка мәмләкәтләрдә «ияле милек»не бетереп, дөньяны җәннәт ясаучы коммунистларның тавышлары, ике элекке елга гына караганда, әллә ничә дәрәҗә кимеде. Аурупадагы 15 миллион эшче социалистлар үзләренең файдаларын саклауда, Кострома губернасының укый-яза белмәгән, санавы да йөзгә кадәр генә булган сары мужигы кадәр дә аңламыйлар дипмени уйлыйсыз? Бөтен дөньяда мәшһүр социалист икътисадчылары булган Бронштейн, Каутский, Вандервельделар, Дощинскийлар – һәммәсе ахмак иде дә, сезнең Моратхузин, Газыйм Касыймов, Шәриф Манатовларыңыз гына бик гакыллы дип уйлыйсызмыни?..

Без элгәреге заманда истикъляльче булып мәйданга чыкмаган икәнмез. Азәри истикъляльчеләреннән Мөхәммәдәмин дә Азәрбайҗанны элгәре Русиянең мохтар бер өлкәсе кебек кенә төшенгән, имеш. Инде барымыз да большевик килгәч тә большевикка, пролетариатка дошманлыктан, аклыкны сөйгәннән истикъляльче булган икәнмез. Сезгә истикъляльчелекне пролетариатка дошманлык дип кем әйтте?! Бу ялганны кайдан таптыңыз? Бу тугрыда марксист булганыңыз хәлдә ник Марксны ташлап, Иловайскийдан дәрес аласыз? Ник көчәнеп, рус имперализмын пакьлисез? Русларның Украина, Кавказ, Төркестан, Идел-Урал, Кырымны көчләп тотуын нинди пролетариат өчен файдалы табасыз? Бу бит сезнең файдаңыз буенча гына булса, бер пролетариатка дошманлыктан килгән булып чыгадыр түгелме? Үз милләтенең хакын алырга тырышу милләтнең һәрбер баласының вазифасыдыр. Изге эштер. Истикъляльгә омтылу, милли истикъляльне йирләштерү – буржуадан битәр эшче, авыл халкының файдасыдыр. Менә Русиядән аерылуны үзенең программасына керткән поляк социалистлары, Финляндия социалистлары, чех социалистлары сезнең кебек кып-кызыл коммунистлар өстәл астында дүрт аяклап йөргәндә үк сөйләп, язып бетергәннәр. Әллә кайчан инде аларның шул юлларының тугрылыгын фактлар берлә исбат итеп өлгергәннәр. Бу көнге көндә мөстәкыйль Финляндия, мөстәкыйль Ләһстан эшчеләре берлә татар, үзбәк, кыргыз эшчесен тиңләштереп* буламы? Боларның Русиядән аерылганнары тәмам ирекле, икътисадән таза, мәдәниятән югары, үз мәмләкәтенең бөтен эшенә катыша торган хуҗалар. Ә безнекеләр мескеннәр, Мәскәү большевигының командасына карап йөри торган ач, сәләмә, етык-пыртык, үз фикерен сөйли алмый торган җанлы курчаклар. Шулай булса, Азәрбайҗан пролетариаты, Идел-Урал, Төркестан пролетариаты өчен бу өлкәләрнең истикъляле ник зарарлы булып чыгачак дип уйлыйсыз? Киресенчә, тормыш көтә белми торган хыялчы рустан аерылу, үзенең бөтен тормыш фәлсәфәсен исереклеккә корган великорустан киселү, моңарчы икътисадән, сәясәтән бөтен аерылучыларга файдалы булган кебек безгә төрек-татарларга да файдалы булып чыгачактыр. Бу хакта хәзер Аурупаның бер тарафында да шик булмаган кебек, дәүләтчелектә банкрот булуларында русларның үзләренең дә шөһбәләре юктыр. Шулай булса, рус империализмын якларга сез, татар углы татарлар, бераз соңга калган булып чыгасыз. Истикъляльчелек фикеренең элек булмавы, хәзер генә мәйданга чыгуы турысында сүз сөйләнүнең мәгънәсе юк. Димәк, ул вакытта халкымызның әхвале бу агымны тудырмаган булган яисә тудырган булса да, аның мәйданга атылуына кайбер төрле киртәләр булган. Һәр кеше бит анадан сакал берлә тумаган кебек, һәр хәрәкәт тә тәмамән эшләнеп беткән көенчә мәйданга чыкмый. Ул үсә-үсә үзенең колак вә төсен ала. Үзенең табигый юлын табып, үзенең гаясен билгели. Бу бер бездә генә булган эш түгел, бөтен фикер алымнары шулай булып килгәннәр. Чит илләр берлә эш итәбез, имеш, без СССРга каршы сугыш көче берлә, һөҗүм итәчәк дәүләтләр берлә бергә барамыз, имеш… Без читтә торганга, әлбәттә, чит илләр берлә эш итәмез. Үземезнең халкымызның аһын, зарын аларның матбугатларында язамыз, аларның хөрмәтләреннән файдаланып, мәҗлесләрендә вә аларның хәбәрләнгән халыклар яклый торган агымнары алдында сөйлимез. Монда нинди гөнаһлы эш бар ди? Җәберләнгән халыкның хакы өчен тартышу гаеп димени? Шәхсән мин үзем Аурупага Идел-Урал төрек-татар милләтенең илчесе булып күндәрелгәнмен вә башка иптәшләремдә милләтләре тарафыннан шундый милли йомышлар берлә күндәрелгәннәр. Тагы күндәрелмәгән булсам, мин, һичкемнән изен сорамаенча патшага каршы бу кадәр тартышкан Гаяз Исхакый, халкыма патшадан мең мәртәбә залим чыккан большевикка каршы авыз йомып йөрим диме? Юлы булганда халыкның файдасын сакларга тырышмасам, мин ничек халкымның күзенә карый алырмын? Мин ничек киләчәк буынга җавап бирә белермен? Бу тартышулар минем өчен дә, минем иптәшләрем өчен дә вөҗдани вазифалардыр. Бу авыр йөк безгә төшкәнгә, без барымыз да мәгърурмыз. Сезнең, авыз күтәреп: «Моны эшләргә мандат кайдан алдыгыз?» – дигән солдатча сөаль көлке генә. Яхшы эш эшләр өчен һичбер кемнән рөхсәт, мандат алырга кирәкми. Сезнең большевикта гына ул бер кадак икмәк, бер пар кәвеш алыр өчен, бер бүлмәдә ятар өчен мандатлар кирәк, Милли тормыш өчен мандатны бервакытта да көчләүчеләрдән сорап тормаганнар бит. Профессор Масарик чех халкы өчен тартышырга император Франс Йозефтан, Пильсудский Ләһстан өчен тартышырга Икенче Николайдан, Мостафа Кәмал паша Төркиянең истикълялен саклап калыр өчен солтан Вәхидеддин[нан] мандатлар алганнар идемени? Без дә, сезнең ЧКаңыздай, палачларыңызның имзасы берлә мандат көтеп торырга кирәк идемени? Ай, бик зур гөнаһлы булган икәнмез. Сез инде, зинһар, татар большевиклары, арага кереп, безнең гөнаһны багышлата күреңез, мандатсыз эшләвемезне гафу иттерә күреңез! Үзеңез дә гафу итеңез! Хәзер менә ике йөз сиксән биш сөальле анкета тутырып, бабамның бабасы Сөбханкол хәзрәтне «байрак» иттереп язып, бик түбәнчелек берлә мандат сорап кәгазь җибәрәм. Миңа сезнең берлә тартышырга рөхсәт итсәңез лә? Мин бит искедән бирле тартышучы кеше. Минем сезнең патшаңыз берлә дә тартышканымны сезнең партиянең хәзерге кадерле әгъзалары, ул вакытта минем артымнан йөрүче, патшаның тентүчеләре Шәриф Манатов, Һади Килдебәки, Каюм Кулаткы әфәнделәр вә башкалар да расларлар дип бик түбәнчелек берлә үтенәчәкмен. Иптәшләргә дә шулай язып, шундый ук зур шаһитлар күрсәтеп, мандат сорарга киңәш бирәчәкмен. Инде шуңарга разыйсыз бит? Зинһар, инде шуңа разый була күреңез?

 

* * *

1929, 18/19 нчы сан.

Безнең гаепләремездән берсе – Польшаны милли дәүләткә үрнәк итеп аламыз, имеш… Без милли дәүләт төзергә тырышучылар булганга, бу юлда бездән элек хәрәкәттә булган милләтләрдән дәрес, гыйбрәт алуымыз, әлбәттә, табигый бер эш. Үз халкының хокукы, истикъляле өчен тырышучы милләтләрдән тартышу тарихы иң гыйбрәтлесе, иң кыйммәтлесе, шөбһәсез, Ләһстандыр. Тап-таза милли бер барлыкны өч залим мәмләкәт пычак берлә кискән кебек өзгәләгән. Бүленгән Ләһстанның йөз кырык ел бербуйдан дөньяның бу өч зур дәүләтенең золымына каршы башын игәенчә һаман «мин бар, мин булырга тиеш» дип армый-талмый тартышуы, көрәшүе, ахырдан үзенең идеалы булган милли максатына ирешүе бу бит кечкенә мәсьәлә түгел. Монда бит безнең кебек тартышу юлына баскан милләтләргә әллә никадәр үрнәкләр алырга, гакыллар өйрәнергә, планнар табарга мөмкиндер. Йөз кырык ел аерылып торганның соңында, өч мәдәнияткә караган бу өч кисәкнең һаман «берлеген» саклап килүе, форсат табу белән берләшеп, зур бер көчле милли организм булып китә белүе дә безгә гыйбрәтсез бер нәрсә түгел. Бит безнең халкымыз берлә дә, Аурупаның өч залим мәмләкәте Польшага уйнаган рольне элгәреге патшалар Русиясе эшләп килгән булса, бу көнге көндә шуны тагы нечкәрәк, тагы иблисчәрәк большевиклар эшләп киләләр. Мең еллык тарихы, мәдәнияте бер булган татар-башкорт халкын аерым-аерым милләтләргә бүлүдә, мең елдан бирле төрек халкының бишеге булган Төркестанның төреклеген оныттырып, төрле кабиләләргә, төрле мөстәкыйль дәүләтләргә бүлүдә большевиклар император Беренче Николай, Икенче Вильһельм, Франс Йозефтан илһам алган булсалар, без шул өч императорның иблислеген юкка чыгарган, шул кисәкләрдән бер тән, бер җан җыйнаган милли каһарманнар – Пильсудскийлар, Дошчинскийлардан гыйбрәт алсак, аларның тәҗрибәле юлларын өйрәнсәк, халкымызга каршы гөнаһ эшләгән булабызмы? Русия, Австрия, Германия сугышының үзәге булып торган Ләһстанда, милләтче бер дәүләтнең оешуы аркасында, ун еллык кына бер мөддәттә сугышның бөтен яраларын ямап бетерүләрен, көчләп җимерелгән милли икътисадларын ун ел эчендә төзәтеп бетерүләрендә безгә дәрес, гыйбрәт алырлык йирләре юктыр дип уйлыйсызмы? Җимерү никадәр җиңел булса да, төзәтү авыррак шул. Менә сез унике ел бөтен көчеңез, куәтеңез берлә тырышып-тырмашып та әле мәмләкәтне бөтенләй җимереп бетерә алмаганда, шулкадәр авыр булган төзү, кору эшен ун ел эчендә булдырып бетерү, үрнәк алырлык, гыйбрәт күзе берлә карарлык эшләр түгелмени? Ләкин без, сез әйткәнчә, Ләһстанны гына үрнәк иттереп алмыймыз. Без Финляндия, Эстониянең хөррият алу тарихын, төзелү, корылу эшләрен көчемездән килгән кадәр тикшерәмез, алардан да гыйбрәтле дәресләр эзлимез. Безнең чехча белгән иптәшләремез чехсловак милләтенең төзелү-корылу эшләрендә тикшереп бергә файдалы нәтиҗәләрне эзләштереп яталар. Безнең Германия, Франциядәге иптәшләремез халыкчы (демократ) Аурупаның үзенең иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрен чишәр өчен ничек тырышканын вә нинди муаффәкыятьләр казанганын күзләп, гыйбрәт дәресләрен җыйнап яталар. Безнең Америкадагы, Япониядәге, Кытайдагы иптәшләремез бу ерак дәүләтләрнең корылышларындагы, тайпылышларындагы кызык вә гыйбрәтле моментларны туплап киләләр. Безнең СССРда калган, сездә әсирлектә ята торган иптәшләремез дә сезнең тәҗрибәләреңездән милли дәүләт төзегәндә ничек эшләмәскә кирәклекләрен җыеп, туплап, язып-сызып яталар. Шуларның барысын да җыеп, вакыт-форсат килгәч милләтнең михрабына түкмәкче буламыз. Шул белем вә тәҗрибәләрдән, үрнәкләр вә планнардан үземез өчен иң якынын алып, халкымызның идеалы булган милли тормышын ясауда файдаланмакчы буламыз вә киләчәк мөстәкыйль дәүләтнең чит сәясәте өчен кирәк булган нигезне хәзерлимез. Халкымызны Аурупага танытамыз вә киләчәктә Аурупада эш күрә белерлек, Аурупа мәдәниятен аңлаган, телен, горефен-гадәтен өйрәнгән милли яшьләр җиткереп ятамыз. Бу эшләрнең кайсысы үзбәк пролетариатының мамыгының файдасы үзенә булуына зарарлы булып чыга; кайсысы Азәрбәйҗан пролетариатының җир маеннан алган файдасының үзенә генә калуына уңайсызлык итә; кайсылары Кырымның бакчачылыгы, Казакъстанның хайванчылыгы, Идел-Уралның игенчелеге, сәүдәгәрлеге алга китүгә киртә була? Мәскәү мужигы Бердичев яһүдисенең кәефенә ошамаса ошамасын, ләкин бит аларның файдаларын саклау, аларның империализм планнарын алып бару татар коммунист фиркасенең вазифасы түгел. Татар коммунистларының аерым шәхесләренең дә бурычы түгел. Ул русларны, ул яһүдиләрне яклаучы, саклаучы вә рус империализмын тәтиләп күрсәтүче монда, мөһаҗирәттә, үзенең Керенскийлары, Милюковлары, Абрамович, Даннары булган кебек, СССРда Калинин, Рыков, Эпельбаум, Зиновьев, Дузинкин вә Каменевлары бик күп. Шуңа күрә бу эшләрдә чакырмаган рус өмәсенә үзлегеңездән бармаенча, төрек-татарның мохтаҗ якларына үзеңезнең көчеңезне борсаңыз, әйдә сезнеңчә булсын, шуның мулла баласы булмаган, кулактан, сәүдәгәрдән чыкмаган ярлы халкына гына ярдәмләшсәңез булмас идеме?.. Менә бит иптәш Рәхмәтуллин, иптәш Исмаевларның сүзләре дөрест булса, Татарстанда уку эшләре дә, иген эшләре дә, санагать-һөнәр эшләре дә СССРның бик күп почмакларына караганда түбәндә. Татарстан һаман әле «пролетариат җөмһүриятендә татар эшчесе», «гололобый татарин»лыктан чыгып, үзенең үги балалыгын югалтмаган. Шул Совет Татарстанда ник татар пролетариаты руска хезмәтчелектән әле дә чыкмаган? Иптәш Нургалиев дигән әфәнденең Татарстан профсоюзларындагы мәгърузәсеннән күренә ки, хәзерге көндә коммунист профсоюзларында татар пролетариатын рус пролетариаты көчләп, җәберләп килә. Аңарга урын бирми. Аңар үзенең көченә, күплегенә мөнасиб, икътисади, сәяси хокук бирми. Сез, татар большевиклары, шул үзеңезнең шундый вазифаларыңыз берлә күбрәк мәшгуль булсаңыз ярамас идеме? Сез, шәхсән М. Сәгыйдуллин әфәнде, безнең кебек тартышуда чыныккан иске милләтчеләрне, әдипләрне өйрәтергә кыйммәтле вакытыңызны әрәм итмәенчә, борын төбеңездәге милли эш димичә, татар пролетариаты берлә генә шөгыльләнсәңез булмас идеме? Без бит сезнең патша хәзрәтеңезне дә күргән, аның түрәләрен дә белгән, зинданын-Себерен дә таныган. Сезнең хөритләреңезне дә, тигезлекләреңезне дә, дөньяны оҗмах ясауыңызны да аңлаган кешеләргә бит «җитәкче»ләр кирәк түгел. Җитәкче бит сукырларга, күзе аз-маз шәйләсә дә, укый алмый торганнарга, үз аягына үзе баса алмый торганнарга кирәк була. Күрәсез, безнең күземез дә күрә, аягымыз да баса, башымыз да эшли…

Соңгы гаепләвеңезчә, империалистлар СССРга каршы сугыш хәзерләгәндә без дә, имеш, илемезне коткарыр өчен, алар берлә бергә сугышка хәзерләнәмез. Бездә аурупалыларның файдасына хезмәт итәмез. Иң элек шуны әйтеп китик: империалистларның СССРга каршы сугыш хәзерли дигән сүз бит ул сезнең большевизиядә зәгыйфь иманлы большевиклар, совет эшчеләрен куркытыр өчен уйланган «бүкәй» генә. Хәзер эшләр начарлана башладымы, халык икмәк, кием-салым сорый башладымы, юк, тавышланырга ярамый, шауларга ярамый. Әнә бүкәй килә. Бәә, әнә бүкәй!.. дип, шул сугыш сүзе берлә ун елдан бирле уйнап киләсез, ләкин әгәр Аурупада империализм өчен Русиягә каршы сугышлар ясарга теләүче дәүләтләр булса иде, инде күптән Совет Русиясенең көле күккә очкан булыр иде. Аурупада большевикның шау-шуы никадәр зур булса да, сугышка эш җиткәндә СССРның дәһшәтле Кызыл Гаскәренең Финляндия, Эстониянең уртак 200 меңле гаскәренә каршы тора алырлык көче юк икәнен белмәгән кеше бик аз. СССРда сугыш башланыр башланмас бөтен йирдә гыйсъяннар, күтәрелүләр булачагын күрмәгән кеше дә бер дә күп түгел. Шуның өчен, әгәр Аурупада сугышка кызыгып торган зур дәүләтләр түгел, берничә кечкенә дәүләт кенә булса да, инде күптән бу сугыш булган булыр иде. Тагы империализм сугышлары берлә куркытуның, бәлки, рус түрәләре өчен бераз тәэсире бардыр. Ләкин безнең кебек көчләнгән халыклар өчен моның ни дәрәҗәдә тәэсире зур икәнен без дөнья сугышлары вакытында күрдек бит. Көчләнгән, җәберләнгән халыкның идеалы, гаясе шул көчләүчене өстеннән төшерү генә. Әгәр ул шуны төшерә алмаса, аны рус җәберләде ни, инглиз җәберләде ни – барыбер түгелмени? Сезнең кебек рус өмәсенә йөрүчеләргә, руска булмаса французга, итальянга, инглизгә хезмәт итү бер түгелмени? Тәмугның бит суыгы берлә кайнары арасында аерма зур түгел, диләр. Шуның өчен бу «бүкәй»не урынсыз күрсәтәсез. Аңардан без курыкмыймыз, безнең илемездәге халык та курыкмый. Инде русның җәбер вә золымнарыннан Украина, Дон, Кубань, Кавказ, Төркестан, Идел-Урал, Кырым, Себер ханлыкларын азат итү сугышлары дисәңез, ул, әлбәттә, хәзерләнә, ул, әлбәттә, бервакыт булачак. Ләкин аны бит ясау-ясамау большевикларның үз кулында. Без бит җәберләнгән милләтләр үземезнең хокукларымызны сорыймыз. Большевик шуны хаклы табып, үзенең империализм фикереннән кире кайтып, Төркестан, Идел-Уралны, Кырым, Украина, Кавказны үз халыкларына биреп чыкса, ни дип сугыш булсын ди. Сугыш кемгә кызык ди? Ләкин инде ул үзенең империализмын төрле ялганнар берлә кайнаштырып һаман шуны дәвам иттерергә теләсә, табигый, корал күтәреләчәктер. Бу Австриядә, Госманлы императорлыгында шулай булган кебек, кызыл рус императорлыгында да шулай булачактыр. Менә шуны булдырмаска теләсәңез, сез, төрле милләтләрнең большевиклары, үзеңезнең рус-яһүди империалист иптәшләреңезне инсафка китереңез. Алар үзләренең халыкларын җәберләү-талау берлә генә канәгать итсеннәр дә башка милләтләрне үзләренә тапшырсыннар. Алай ук итә алмыйлар икән, шул милләтләрнең үз коммунистларына бирсеннәр. Ни дип Татарстанда шундый ук коммунистларны саклап торырга русның ЧКасы кирәк? Ник М. Сәгыйдуллинның, Сәлах Атнагуловның тайпылуларын җентекләп торырга? Мәскәүнең Разумовы, Юревичы, Зеленскийлары кирәк? Менә сез СССРның корылтайларында Украина коммунистлары кебек элгәреге тигезлегеңезне куеңыз, аннары чынлап төрек-татар мөстәкыйль Советлар җөмһүриятләре игълан итеңез вә, шулай итеп, мөстәкыйль юлда яши башлаңыз. Ахырдан бөтен халыктан, большевик системасыны саклап каласызмы, әллә буржуазный хәлгә кайтасызмы, дип сорарсыз. Без халыкның күпчелеге биргән җавапны кабул итәргә сүз бирәмез. Шулай итә алсаңыз, кан түгәргә юл калмас. Ләкин бер як җәберләп торырга булганда кан түгелми, сугыш булмый калуы мөмкин түгелдер. Шундый сугыш булганда безнең урыныбыз, табигый, көчләнгән, җәберләнгән үз халкымыз тарафындадыр. Ләкин бу эшне Аурупа дәүләтләренең файдасына дип түгел, халкымызның файдасына дип эшлимез. Моны эшләргә тәмам тулы хакымыз да бар дип, һәр халкын сөйгән кеше шулай эшләргә тиеш дип эшлимез. Сезгә дә, бер якта үз халкыңызның файдасы, икенче якта җәберләүче рус халкыныкы торганда, үз халкыңыз ягында булу файдалырак чыгар дип уйлыймыз.

Инде М. Сәгыйдуллин әфәнденең мәкаләсендәге кечкенә техник хаталарын төзәтеп китик. Иң элек Аурупаның бәдрәфләренә язылган бөтен сүзләр мәҗмугага күчерелә-фәлән кебек, бик пакь йирдә торган кеше кебек бер сүз ыргыта. Бу Аурупа ни төсле икәнен белмәгәннән килгән нәрсә булганга, әлбәттә, гафу итәрлек. Ләкин бу нәрсә миңа яшьлек дәверемдәге көлке бер вакыйганы хәтерләтте. Без яшь язучылар булып йөргәндә, әдәбиятка гаид һәрнәрсәне бер-беремезгә сөйләшә идек. Бервакыт Галиәсгар Камал «Мәгариф» китапханәсенең иясе сыйфаты берлә әллә кайдан бер роман алган. Билгесез язучы романны шулай итеп башлый иде: «Час алтыны сугу берлә, без, аккош кебек тезелеп тора торган каекларның берсенә утырып, Черек күлдә суда йөрергә киттек». Беләсез, Тәтештә, Мамадышта бу заводлыкта час (сәгать) сукса да, Казанда сукмый. Беләсез бит, Черек күлнең исеме күл булса да, аның янында каеклар, көймәләр тормый; аның суы юк; анда көймәдә йөреп тә булмый. Ләкин ул безнең беркатлы язучы Казанны күрмәсә, белмәсә дә, укучыларга Казанның күренешен бик ихлас берлә бирергә тотынган иде. М. Сәгыйдуллин әфәнде дә Аурупаның буржуазныйлыгын килгән яһүдидән ишеткән булса да, аның тормышы хакында дәрес өйрәтмәкче була. Хәзер Русиядә иң күзгә ташланган нәрсә бәдрәф, иң борынга бәрелгән ис бәдрәф исе булганга, күрәсең, безгә Аурупаның бәдрәф әдәбиятыннан бәхәс итә, дәресләр бирә. Бәдрәф коймасы әдәбияты дигән нәрсә ул рус мәдәниятенә хас. Аурупада бәдрәфләрдә, коймаларда каләм тәҗрибәсе ясаулар да юк. Үзеннән чыккан буяу белән коймаларга, бәдрәфләргә «рәсемнәр» ясау да рус мәдәниятенә хас нәрсә. Сезнең дивар гәзитәләре дигәнеңез шуның тәрәкъкый иткән формасы гына. Сезнең хәзерге татар пролетариат әдәбияты дигәнеңез дә шул дивар, бәдрәф әдәбиятының дәвамы гына. Шуның өчен сезгә аны хәтерләү бик табигый булса да, аны Аурупага күчерү теге мескен, наив язучының Черек күлдә каек берлә йөзүе кебек нәрсә генә. Сәлимов дигән кеше өченче номерда шулай дип әйтә, дип, берникадәр җөмләләр китерәсез. Бу да дөрест булмаска охшый: чөнки безнең мәҗмугамызда «Сәлимов» дигән кеше мәкалә язганы булмаган кебек, һичбер «ов»лы кешенең имзасы булганы юктыр. Без, милләтчеләр булганга, телемезне, гадәтемезне бозып, русның безгә таккан «ов»ларын һичбер кулланмыймыз. Һичбер вакытта беремез «ов»лы имза ташымыймыз. Моннан морадыңыз Ләбиб Сәлим әфәнде булса, аның мәкаләсендә андый җөмләләр юк. Аның милли исемен руска чукындыруыңыз ни өчен кирәкле булгандыр – аңламадык. Руска фәна фи рус булыр дәрәҗәдә гашыйк булганнанмы, әллә бер милләтченең исемен ямьсезләтер, мыскыл итәр өченме? Ничек тә матур уен түгел… Минем «Кыямәт»тән инглизләргә ничек каравым хакында китергән Садыйк хәзрәт авызыннан сөйләнгән сүзләреңезне ни дип тә тәфсир итә белмим. Аларны минем сәяси карашым иттерепме күрсәтмәкче буласыз, әллә минем фикеремнең үзгәрешенә дәлил иттерепме күрсәтмәкче буласыз – аңламадым. Гомумән, әдипләрнең бер язганнарын үзләренең тормышыннан диючеләр, һәрбер аларның ясаган «типларын» үзләре диюче укучылары булмый түгел. Ләкин бит моны минем кебек утыз биш-кырык әдәби әсәр язган кешегә тадбикъ итү шактый авыр. Минем бит йөзләп типларым бар. Аларның барысы да үзем булып бетмәс. Аларның сөйләгән һәрбер сүзләрендә минем төшенчәләремнең хөласасы итеп бетерә алмассыз. Шул ук «Кыямәт»тә шул ук Садыйк хәзрәт берлә бер үк Фәйзерәхман мелла да бар бит; алар үзләренең телләре, гадәтләре берлә руска бөтенләй башка дип кычкыра. «Кыямәт» сәяси бер энциклопедия саналса, ник шуны алмадыңыз? Әллә Фәйзерәхман мелла тибында яшерелгән шәхес ул вакытның либерал имамы, патша хөкүмәтенең Себергә сөргән мөдәррисе, сезнең атып үтергән кешеңез Габдулла мелла Апанай17 икәнен белдеңез дә, шул зур хезмәтеңезне хәтерләтмәс өчен алмадыңызмы? Әллә Садыйк хәзрәтне бик сөйгәнлегеңездән аңардан риваять китердеңезме? Ул вакытта шул ук Садыйк хәзрәтнең «әэҗүҗ-мәэҗүҗ рус, ул сасык, Сәмәркандны басты, Дагстанны басты, Хиваны басты, мотлак, рус» дигәнен алу кирәк иде. Инглизләр белән русны аера алмаган Садыйк хәзрәт өчен бу бит бер кирамәт дияргә ярарлык. Чынлап та бит, рус, хәзер большевик төсенә кереп, иске китаплардагы кыямәт галәмәтләреннән саналган әэҗүҗ-мәэҗүҗ ролен уйный. Әэҗүҗ-мәэҗүҗ кебек һәрнәрсәне җимерә, кыра, һәрбер үскән нәрсәне корыта, бетерә, һәрбер алга китә торган нәрсәнең төбен, тамырын корытыр өчен йирне сары балчыгына кадәр кимерә. Шуның өчен Садыйк хәзрәтнең бу сүзләре сезгә тугры да килер иде, хакыйкатькә дә муафикъ булыр иде. Гомумән, минем кебек утыз еллык әдәби тормышы, егерме биш еллык сәяси хәяты үткән, әллә никадәр гәзитә, мәҗмуга мәкаләләре язган, шактый күп әдәби әсәрләр мәйданга китергән бер мөхәррир берлә моназарә иткәндә бераз саграк кыланырга кирәк. Аннан бер сүзне алып, моннан бер җөмләне алып, әллә нинди әфәләм төсле хөкемнәр чыгарырга яисә укучыны саташтырырга маташмаска кирәк иде. Аннан бик сезнең шәхесеңезгә дә файда юк, исбат итәргә теләгән дәгъваңызга да дәлил юк. Эшнең ачылуында хезмәт юк. Билгакес, мәсьәләнең җитдилеген киметеп, язучысының кыйммәтен генә төшерә. Мин, үземнең сәяси мәсләгемне тәнкыйтьтән курыкмаган кебек, әдәби әсәрләремне тәхлил вә тәнкыйтьтән бер дә курыкмыйм. Сезнең совет татар матбугатындагы кыйммәте юк лыгырдамаларга әһәмият бирмәсәм дә, мәсьәлә җитди куелып, тәхлилгә керешелгәндә, бик рәхәтләнеп иштиракь итәм. Үз әсәрләрем хакында гына түгел, сезнең хәзерге «пролетариат әдәбияты» дип йөрегән адәм мәсхәрәңез хакында сезгә бик күп файдалы фикерләр сөйли беләм. Ләкин бутап-җотап, аннан бер сүз, моннан бер җөмлә алып, аны сәяси бер мәкаләдә дәлил иттерүне бик ваклык саныйм. Әлегә шуның берлә җитәр. Ләкин мәсьәләнең куелуы хакында кечкенә генә бер тәкъдим бар. Мадам ки сез үз фикереңезнең дөрестлегендә, безнекенең яңлышлыгында шөбһәңез юк; мадам ки бөтен халык, аксак мөәзин, зур корсаклы байга башкасы, Советларга җаны, тәне берлә ябышып ята, безнең хаталарны шул киң халыкка күрсәтер өчен, шул мәкаләне үзеңезнең пролетариат матбугатыңызда бастырып чыгарсаңыз шәп булмас иде микән? Мин, мәкаләнең хуҗасы, шуны эшләргә сезгә киң хак бирәм вә гонорар да сорамыйм. Шунда аңлашылмаган мәсьәләләр чыкса, яңадан иҗекләп җавап бирергә сүз дә бирәм. Бу тәкъдим сезнең өчен һәр яктан файдалы булганга, җиңеллек берлә кабул итәрсез дип җавабыңызны көтеп калам.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

«Кызыл Татарстан»га җавап. «Милли юл» журналының 1929 елгы 14/15*, 16/17 һәм 18/19 нчы (1 август, 1 сентябрь һәм 1 октябрь) саннарында «Сәяси вә иҗтимагый язулар» рубрикасында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текстлар шуннан алынды.

* Бу санда мәкаләнең исеме: «Татарстан»га җавап.

Гаяз Исхакыйның бу язмасында Миңгәрәй Сәгыйдуллинның «Татарстан» газетасында басылган өч мәкаләсенә җавап бирелә (ләкин мәкаләләр газетада бер-берсенең дәвамы рәвешендә тәкъдим ителгән). Әүвәлгесе газетаның 1929 елгы 22 май (111 нче) санында «Милли байрак астында сәяси фәхеш» исеме белән, ә тексты исә өч кисәккә бүленеп, икенче кисәге – «Журналның программасы», өченче кисәге «Милли сәясәт мәсьәләләре» дип аталып басылган. Икенче мәкалә газетаның 1929 елгы 23 май (112 нче) санында «Зәңгәр әләмгә мәхәббәт эзләгәндә» дип, «Аурупада милли мәсьәләнең ачкычын эзләп ишек кагучылар» һәм «Милли мәнфәгать буржуа мәнфәгате белән очрашканда» дигән кисәкләргә бүленеп урнаштырылган. Өченчесе газетаның 24 май (113 нче) санында «Сатылган әләм астында» исеме астында бирелә; аерым кисәкләренең исемнәре: «Империалистлар йөкләткән кара эшләр», «Милли юл»ның сыйныфлар фәлсәфәсе турында», «Акларның татар илен кылычка өндәргә хакы бармы?». М. Сәгыйдуллин Г. Исхакый эшчәнлеге хакында «Милли юл» журналының (үзе танышып өлгергән) җиде номерындагы материалларга таянып фикер йөртә, аны ак эмигрант сыйфатында бәяләргә омтыла. Автор уенча, журналда гыйльми мәкаләләр күренми, чыгаручылар аңа сәяси корал итеп карыйлар, М. Сәгыйдуллин журналның программасында татарларда яңа тормыш (яңа идарә) хосусый милеккә, милләтчелеккә, дингә, иреккә һәм халыкчылыкка нигезләнеп корылырга тиешлеге алга сөрелүен әйтә, шуның өчен аны совет идеологиясеннән чыгып тәнкыйть итә.

Миңлегәрәй Сәгыйдулла улы Сәгыйдуллин (1900–1938) – партия-совет хезмәткәре, сәяси эшлекле, тарихчы; репрессия корбаны (1938 елның 10 маенда атыла).

1 …безнең мәҗмугамыз кечкенә булганга… – журналның моңа кадәрге саннары 16 битле генә булган.

2 …бер мең дә җиде йөз юллы мәкаләсенә каршы … – М. Сәгыйдуллин мәкаләләренең гомуми күләме, чыннан да, 1700 юл чамасы.

3 Безнең ап-ачык программамыз бар… – журналның 1928 елгы 1 нче (23 декабрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган «Элек сүз» мәкаләсе истә тотыла булса кирәк.

4 Без … хәзер истикъляльче булып чыгамыз икән (бусы Рәсүлзадәгә каршы әйтелә). – М. Сәгыйдуллин 1917 елгы апрель башында мөсавәтчеләрнең «тупраксыз мохтарият», апрель ахырында «Русиянең өзелмәс бер өлешен тәшкил итә торган (…) автоном җөмһүрият» турында гына сүз алып баруларын әйтә. 1919 елның декабрендә генә «мөсавәтчеләр Советларга каршы куелырга тиешле булган мөстәкыйль Азәрбайҗан шигарен күтәрәләр».

Рәсүлзадә – Мөхәммәтәмин Рәсүлзадә (1884–1955), Азәрбайҗан журналисты, драматург, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, мөсавәтчеләр партиясенең лидеры.

5 Без болак җөмһүрияте күләменнән… – 1918 елның февраль-мартында Казанда Совет хакимияте белән милли шурачылар арасында каршылык көчәя. Казанның Болак арты өлешендә тупланган мөселман гаскәрләре белән большевиклар арасындагы килешү барып чыкмый, каршылык корал куллануга кадәрә җитә. 28 мартта Мәркәзи Хәрби Шура юкка чыгарыла, Болак арты җөмһүрияте бетерелә.

6 Без чит халыклар берлә эш итәмез икән. – Татар качакларының узган тарихи һәм бүгенге эшләре эчке мәсьәләләрне татар-кыпчакларның узган тарихи һәм бүгенге эшләре эчке мәсьәләләрне тышкы көчләр белән, милли мәсьәләне вә башкалар ярдәме белән чишәргә тырышудан гыйбарәт (23 май).

7 Без Польшаны милли дәүләткә үрнәк итеп аламыз икән. – Г. Исхакый мәкаләсендә моны болай аңлата: «Без милли дәүләт төзергә тырышучылар булганга, бу юлда бездән элек хәрәкәттә булган милләтләрдән дәрес, гыйбрәт алуымыз, әлбәттә, табигый эш. Үз халкының хокукы, истикъляле өчен тырышучы милләтләрдән тартышу тарихы иң гыйбрәтлесе, иң кыйммәтлесе, шөбһәсез, Ләһстандыр».

8 …гаскәри көч берлә катышырга телимез икән. – Мәкаләдә бераз соңрак моңа да җавап бирелгән.

9 Николай Чудотворец социализм ясап бирә ала… – Изге Николай (якынча 270–345 елларда яшәгән) турында сүз бара. Ул христианнарның изгесе, могҗизалар тудыручы, диңгездә йөзүчеләрне, сәүдәгәрләрне, балаларны яклаучы булып санала.

10 Русларның ярдәмнәре берлә серблар, болгарлар дөньяга чыкты. – Сербиянең, Болгариянең Госманлы дәүләтеннән аерылып, мөстәкыйль рәвештә яши башлауларында Х1Х гасыр ахыры – ХХ гасыр башларында Россия империясенең дә катнашы булганлыгы мәгълүм.

11 Инглизләрнең ярдәмнәре берлә Юнанстан туды. – 1204 елда Византия империясе таркалгач, берничә графлыкка бүленгән Греция җирләре 1460 елларда Госманлы империясе составына кертелә. 1821 елда бәйсезлек өчен көрәш башлана, һәм 1929 елда Греция корольлеге игълан ителә.

12 Франциянең ярдәме берлә Ләһстанның биле турайды. – 1917 елның августында Франциядә Поляк милли комитеты оеша. Ә 1918 елның октябрендә бәйсез Польша дәүләте яши башлый.

13 сезнең пәйгамбәреңез Ленинпичәтләнгән вагонда Русиягә кайтты. – 1917 елгы Февраль революциясе булгач та, Швейцариядә эмиграциядә яшәгән В. И. Ленин үзенең иптәшләре белән Россиягә кайтырга тели. 29 кешене пломба белән пичәтләнгән тимер юл вагонында мөмкин кадәр тукталышлар ясамыйча гына уздыруны Германия хөкүмәте вәкилләре оештырган була. Вагонны Германия Генераль штабының (Әркяне хәрбенең) ике офицеры озата барган, (Засниц станциясенә вагоннан төшкәч, алар пароходта Швециягә юнәлгәннәр.) Кайбер тарихи хезмәтләрдә Германия властьларының Ленинны кайтару Германия белән дәвам иткән сугышта Россиянең көчсезләнүенә китерер дигән уй белән эш итүләре турында языла.

14 …хөкүмәт башындагы Германия социал-демократлары… – 1928 елгы сайлаулар нәтиҗәсендә социал-демократлар Германия парламентында иң зур фракцияне тәшкил иткән.

15 инглизнең лабур партиясе… – Англиянең лейбористлар партиясе истә тотыла. 1929 елда уздырылган парламентка сайлауларда бу партия вәкилләре консерваторларга караганда күпчелекне ала һәм Джеймс Рамсей Макдональд (1866–1937) лейбористлардан торган хөкүмәт төзи.

16 Франциянең радикаль җөмһүриятчеләре… – 1928 елгы сайлаулар нәтиҗәсендә уңнар Франция парламентында күпчелекне алган.

17 Габдулла мелла Апанай – Габдулла Апанаев Габделкәрим улы (1862–1919), Россиядәге беренче мөселман сәяси партиясе «Иттифак әл-мөслимин»не оештыручыларның, аның сәяси документларын эшләүчеләрнең берсе була. Ул шулай ук «Азат» газетасын (1906) оештыруда да катнаша. Әлеге партия йогынтысында татар мөселман яшьләренең «Берлек» оешмасы туа. Болар барысы да Казан губернасында гына түгел, бөтен Россия киңлегендә татар милли сәяси хәрәкәтенең кискен көчәюенә китерә һәм хөкүмәтне куркуга сала. Бу хәрәкәтнең активистларына каршы эш кузгатыла һәм эчке эшләр министры карары белән 1908 елның 17 мартында Г. Апанаев ике елга Вологда губернасына сөрелә. Сөргеннән ул 1910 елның 31 мартында кайта һәм кабат сәяси эшчәнлеккә күмелә. Казан шәһәр думасына гласный итеп сайлана, үз кандидатурасын Дәүләт Думасына сайлауларда куя. Ул хәтта рус газеталарында әдәби рус телендә ачы ирония һәм сарказм белән Россиядә рус булмаган халыкларның изелүе, тигезсезлеге турында яза.

Г. Апанаевның гомере фаҗигале төстә өзелә. 1919 елның 25 июнендә ул заложник итеп алына һәм, бернинди нигезсез М. Вахитовны үтерүне оештыруда гаепләнеп, кызыллар тарафыннан атып үтерелә.

 

 

* Мәкалә газетаның берничә санында чыгу сәбәпле, газетаның саннары текст эчендә бирелде.

Мәдәд! – ярдәм ит!

Мантыйклы – логикалы.

Ияле милек – хосусый милек.

Ысулы моназарә – бәхәсләшү ысулы.

Холасәсен – кыскача төп эчтәлеген.

Истикъляльче – бәйсезлек, иреклелек яклы булучы.

Гөруһның – төркемнең.

Икътисадән – икътисад ягыннан.

Иҗтимагчы, икътисадчы гамилләр – биредә: җәмәгать эшлеклеләре, экономистлар.

Кыйсем – төркем.

Мораилык – күз буяучылык, икейөзлелек.

Вөҗүдкә чыкты – барлыкка килде, чынга ашты.

Сахәсенә – мәйданына.

Муаффәкыятьләр – уңышлар.

Зөмрәнең – төркем, сыйныфның.

* Чыганакта: кайберләре.

Иманын – тынычлыгын, иминлеген.

Мәзһәбен – тоткан юлын.

Мөстәхәбләрдән – матур эшләрдән.

Мөстәбид фиргавеннәре – деспот патшалары.

Садыйк – тугры.

Истибдад – чикләнмәгән идарә; деспотлык.

Мөҗтәсезлектер – мөмкин түгелдер.

Залим – җәберләүче, мәрхәмәтсез, каты күңелле кеше.

Әфкәре гомумиясенең – җәмәгатьчелек фикеренең.

* Җәмгыяте әкъвамның бөтен икътисадият, тәҗәрәт хакындагы статистикадан алдым. – Г. Исхакый искәр.

** Чыганакта: Р.С.Р.да

*** Чыганакта: металлургиядә.

Һиктар – гектар.

Мәгърузәсеннән – докладыннан.

Мөмтаз – аермалы, башкалардан өстен.

Сахибы – иясе.

Очызлы – очсыз.

* Чыганакта: тиңәштереп.

Изен – рөхсәт.

Мәгърурмыз – горурбыз.

Мөддәттә – вакытта.

Муаффәкыятьләр – уңышлар.

Заводлыкта – сәгатьнең механизмын эшләтеп җибәрүдә.

Фәна фи рус – руслар эчендә эреп беткән.

Тадбикъ итү – яраклаштыру, әйтү.

Хөласасы – нәтиҗәсе, йомгагы.

Әфәләм – күптөрле.

Билгакес – киресенчә.

Тәхлилгә – анализга.

Иштиракь итәм – тырышам.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 72-91.

Җавап калдыру