Көчләнелгән милләтләр конгрәсе

Җәмгыяте әкъвамның бу көзге тулы җыелышы вакытында руслар тарафыннан җәберләнгән халыкларның комитеты үзенең Манифестын таратты («Хәбәрләр» бүлемендә)1. Бу Манифестта Җәмгыяте әкъвамның алга сөргәне «милләтләрнең тигезлеге» принциплары тирәсендә Көчләнелгән халыклар комитеты үзенең бергә эшләячәген белдерә. Моны мәйданга чыгарыр өчен, якын заманда шул көчләнелгән халыкларның вәкилләренең конгрәсен җыйнаячагын игълан итә. СССРда таланган, җәберләнгән милләтләрнең хәлләрен бергә-бергә тикшерүне вә аларның үз эшләренә үзләре хуҗа булуларының юлларын эзләшүне күздә тотканын сөйли. Бу комитетның Манифестында элек Идел-Урал вәкиленең дә кулы булганга, бу эш безнең дә милли үз эшемез димәктер. Бу эш безнең якын киләчәктә үтәлүе тиеш булган милли бурычларымызның иң кирәклеседер. Безнең руслар берлә тартышуыбызның озын бер тарихы булса да, Аурупаның бәйнәлмиләл сәясәтенә чыгуы күптән түгелге бер эштер. Иске дәверләрдә Казанның яшерен вәкилләре Төркия дәүләтенә ярдәм сорап барып торсалар да, үз халыкларыннан Аурупа дәүләтләренә зарланганнары булмаган. Чөнки алар үзләренә килгән бу хәбәр вә золымны христиан руслар ягыннан эшләнгәнен белгәнгә, христиан Аурупадан бу хәлдә ярдәм табылыр дип уйланмаганнардырмы, әллә Аурупа берлә турыдан-туры элемтәләре булмагангамы, төрек-татар мәсьәләсен әрмәни, гөрҗи, яһүди мәсьәләсе кебек бәйләнмиләл итеп куя алмаганнар.

XIX йөз елның соңында вә XX йөзнең башларында берәм-сәрәм кешеләр* Аурупа дәүләтләренең кайберләренә меморандумнар биреп карасалар да, болар, бер системга куелмаганга, берсеннән соң икенчесе килмәгәнгә, җәберләнгән төрек-татарның бер аһы кебек кенә булып, киң мәйданда югалып киткәндә, соңыннан күренерлек бер эз калдыра алмаганнар. Берәм-сәрәм кешеләр ягыннан ислам дөньясына булган баш орулар да зур ырым ясый алмаенча онытылып калганнар. Төркиядә 1908 елда яшь төрекләрнең кузгалышыннан соң Идел-Урал, Кырым, Азәри, Төркестан төрекләре чит илләрдә берләшеп кыймылдашыр өчен бер комитет төзеп, Аурупада пропаганда ясарга ниятләнсәләр дә, бу башлангычлар да зур нәтиҗә бирә алмаган. Зур сугыш2 башланганга чикле, мондый кыймылдашулар аерым кешеләрнең, аерым агымнарның эшләре генә булып калган. Шуның өчен Аурупа мәйданында эшләвемез, милли мәсьәләләремезне Аурупага таныттыруымыз бары Дөнья сугышы вакытында гына башлана. Рус гаскәреннән качкан, әсир төшкән аңлы егетләремез Маҗарстанда, Австрия вә Алманиядә үз эшләренең руслар берлә бергә түгеллеген сөйлиләр, үзләренең милли гаяләрен уртага аталар. Ләкин бу вакытка кадәр Аурупада ясалган бер тәшкиләтнең булмавы аларның хәлләрен авырайта. Төркиягә чыгып калган нурлыларымызга бер тәшкиләт ясап боларга ярдәмгә итешү бурычы төшә. Алар, шул тәшкиләтне ясый алсалар да, шул әсирләрне бер йиргә туплата белсәләр дә, бу көчне кая борып җибәрүдә бер уйга килә алмыйлар. Бу хәзерләнгән көчне үз эшемездән бигрәк Төркиянең хәлен яхшырту ягына бирәләр. Алар, егетләремезне җыйнап, Төркиягә ярдәмгә китерәләр. Алар бу милли көчне Төркиянең гаскәри эше өчен бер амбар итәргә тырышалар. Шулай итеп, үз милли көчемезне гаясеннән ераклаштырып, Идел-Уралның милли мәсьәләләрен дүртенче, бишенче дәрәҗәдәге бер эш кебек куялар вә бу көчкә Төркиягә ярдәм итәр өчен генә чыгарылган бер төс бирәләр вә бирдертәләр.

Шул вакытларда Аурупада тәшкиләтләре булган, Австрия вә Төркиядән аерылырга теләгән милләтләрнең, чехлар, әрмәниләр вә румнарның иҗтиһады берлә, французларның канаты астында, сугышка кермәгән Исвичирәдә бер конгрә ясалырга була3. Бу конгрәдән Австрия, Төркия вә Алманиянең милли сәясәтләрен каты тәнкыйть итү вә дөнья әфкяре гомумиясенә аларны начар күрсәтү көтелә. Ләкин конгрәнең җыелышына Русиядә җәберләнгән гөрҗи, украиналылар килгән кебек, Истанбулда ясалган төрек-татар халыкларының комитеты да Идел-Урал, Кырым, Төркестан вә Кавказдан вәкилләр күндәрә. Анда Идел-Уралдан вәкил булып Акчура углы Йосыф бара4. Шулай итеп, башка милләтләрнеке берлә бергә безнең милли мәсьәләмез дә 1916 елда Лозаннадагы милләтләр конгрәсендә рәсми уларак бәйнәлмиләл сәхнәгә куела. Шул чакларда Русиядә сугыштан йончыган безнең халыкка Лозаннадан килгән бу тәмле хәбәрнең ничек бер ырым ясаганын әле һәммәмез дә хәтерлимез. «Новое время» бик каты мәкаләләр яза5, рус хөкүмәт тирәләре ачулы йодрыклар селки, ләкин төрек-татар халкы безне онытмаган, безнең хәлемезне дөньяга белдергән бу батырлар кемнәр икән дип исемнәрен эзли. Чөнки рус гәзитәләре исемнәрен юри язмаганнар иде. Соңында Финляндия гәзитәләреннән алып, Лозаннада бездән кемнәр булганны белдертәмез6. Халкымыз беравыздан шул төшенчәне туры табып, эшләгән эшләре өчен аларга рәхмәт яудыра. Революция була… Читтә калган Идел-Урал нурлылары берлә катнашка керергә ашыгамыз. Ләкин тагы безнең көчләремезне Төркиягә өмәгә йөретүне кыйбла иткәнлекләре хәбәрен аламыз. Катнашымызны тагы юлга куя алмыймыз.

1917 елда Өфедә җыйналган Милләт Мәҗлесе 1918 елның гыйнварында эшләрен бетерә. Ул үзенең эшләгән эшләре арасында Идел-Урал җөмһүрияте ясауны вә шул мәсьәләне бәйнәлмиләл сәхнәгә куюны кирәкле дип тапкан бер карарны кабул итә. Идел-Урал төрек-татарының милли мәсьәләләрене бәйнәлмиләл сәхнәдә яклар өчен Фатих Кәрими, Әхмәд Салихов, Гаяз Исхакый бәкләрдән торган бер һәйәт сайлый7. Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди8 бәккә дә, теләсә, шул һәйәткә кушылырга хак вә ирек бирә.

Милләт Мәҗлесе шул һәйәтнең юл чыгышларын үзенең будәҗәсенә кертә вә, большевиклар алман вә төрекләр берлә татулык гәпләренә башлагач та, һәйәтемезгә юлга чыгарга боера. Ләкин большевиклар төрле рәвештә киртә салып торганга, безнең вәкилләремез Брест-Литовск гәпләренә9 катыша алмыйлар. Большевикның җәберләре артып, милли оешмамыз, милли казнамыз талангач, милли оешма Себергә күчә. Татулык һәйәте әгъзалары таралып китә, ялгыз Гаяз Исхакый гына кала. Ул халкымызга баш орып, татулык һәйәтенең большевикларча таланган юл акчасын җыйнап бирергә өнди вә бер өндәү язып чыгара. Себернең тирә-ягында акча җыйнау китә. Милли оешма татулык һәйәте әгъзаларын иске санына тутыруны тиеш табып, андагы халык оешмаларыннан бер конгрә туплый вә шулардан тагы ике әгъза сайлата. Фуад Туктар берлә Солтанбәк Мамли сайланалар. Ләкин Солтанбәк Мамли бәкне большевиклар үтергән сәбәпле, Ерак Көнчыгышка калган ике әгъза гына килеп чыгалар. Япониягә вә Америкага берничә баш орудан соң, 1919 да Аурупага таба кузгалалар. Бу һәйәт Франсәгә баргач, Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди бәк тә Финляндия аркылы Франсәгә барып чыкканга, безнең татулык хәятымыз Франсәдә җыйнала. Болар Милләт Мәҗлесенең үзләренә йөкләткән бурычларын үтәр өчен Аурупа татулык конгрәсенә меморандумнар берлә баш оралар. Татулык конгрәсе әгъзалары, һәйәтемезне кабул итеп, аларның йомышларын тыңлый. Ике ел сөргән бу чакта бу һәйәт, һәрбер форсаттан файдаланып, язып, сөйләп, төрле рәвештә бәйнәлмиләл конгрәгә баш орып тора. Француз матбугатында мәкаләләр яздырта. Төрле конфрансләргә кушыла. Җәмгыяте әкъвамга дә баш ора, бәйнәлмиләл сәхнәдә барлык күрсәтә. Идел-Урал төрек татарының милли эшләрене чын-чыннан бәйнәлмиләл дөньяга куя. Ләкин ул вакытларда Аурупаның үзара эшләре бетеп җитмәгәнгә, бәйнәлмиләл бу конгрәләрдән, Җәмгыяте әкъвамнан, аерым дәүләтләрнең хөкүмәт тирәләреннән алынган җаваплар бертөслерәк, «әле Русия мәсьәләсе мәйданга куелмаган. Ул куелу берлә бергә сезнең хаклы хокукыңызны яклашырмыз» мәгънәсендә була да кала. Шулай итеп, вакыт үтә. Аурупа дәүләтләре арасында большевикка дуст агымнар да мәйданга килә. Сезгә анда аерым Татарстан, аерым Төркестан вә Кырым ясалган икән, тагы ни телисез, диючеләр дә уртага чыга. Бигрәк тә, Төркиядә шул рәвештә большевик пропагандасы тарала, вә бик күп тирәләрдә шул төшенчә урынлашып җитә. Көн үтә, вакыт кичә. Ялганчының шәме ястүгәчә яна дигәннәре төсле, большевикның шәме янып бетә. Аның милли сәясәтенең эч-йөзе ачыла. Аның башка милләтләр өчен патшалар заманасыннан тагы да усалрак, тагы да ерткычрак икәнлеге күрелә. Аурупа әфкяре гомумиясендә аның сәясәтән, икътисадән булганлыгы ап-ачык күренә. Большевик идарәсенең яши алмаячагы һәркем алдында ике төштә ике дүрт хәлен ала. Русиянең киләчәге ни булачак мәсьәләсе тагы бәйнәлмиләл сәхнәгә атыла. Хәзер шул мәсьәлә берлә аерым-аерым дәүләтләр шөгыльләнгән кебек, аларның уртак оешмалары булган Җәмгыяте әкъвам да шөгыльләнә башлый. Бик якын бер киләчәктә бу мәсьәлә дөньяның иң зур вә әһәмиятле бер мәсьәләсе булачак. Алаймы, болаймы, Русиянең эше хәл ителәчәктер.

Русиядә яшәүче төрле җәберләнгән халыклар, менә шул эшкә катышырга безнең дә хакымыз бар дип, Җәмгыяте әкъвамга уртак бер мөрәҗәгать ясадылар. Бу җәберләнгән халыкларның комитеты, үзенең иттифакына кергән Украина, Кырым, Идел-Урал, Төркестан, Кавказ, Кубань, Дон халыкларының теләк вә төшенчәләрен туплап бәян итәргә дип, Җәмгыяте әкъвам янында бер конгрә тупларга карар бирде. Якын көннәрдә бу халыкларның соң теләкләре булган истикъляльләре Җәмгыяте әкъвам аркылы бөтен дөнья әфкяре гомумиясенә куелачактыр. Бөтен кешелек дөньясының мәгънәви яклавы үтенеләчәктер. Бу иттифакта без Идел-Уралда булганга, бу милләтләр җыенында үз эшемезне үземезнең зурлыгымызга, көчемезгә күрә итеп күрсәтү безнең өстемезгә төшә. Бу эш берлә Идел-Урал комитеты тырышса да, бу эш бик зур вә бик авыр булганга, комитетымызның эшен җиңеләйтү, кирәк эчтә калган вә кирәк тышта яшәгән бөтен төшенчә иптәшләремезнең бурычыдыр. Моны уртаклашу бөтен нурлыларымызның милли бурычыдыр. Бу конгрә без Идел-Урал төрек-татарының Аурупа мәгънәсендә бер милләт булып мәйданга чыгарлык дәрәҗәдә җитлегеп-җитлекмәгәнен күрсәтә торган зур бер имтихан булганга, милли барлыгымызны, исемемезне керләттермәс өчен вә күтәрелгән милли байрагымызның кыйммәтен төшермәс өчен, истикъляль комитетының читендә калган милли көчемезнең дә дәррәү бер хәлгә килүе тиештер. Бу бер форсаттыр. Моны вакыт әрәм итмәенчә эшләргә кирәк. Шуның өчен без бөтен милли оешмаларымызны, аерым-аерым милли көчләремезне безнең шул авыр милли йөгемезне бүлешергә чакырамыз. Бөтен милли иманлы милләттәшләремезне шул хөрмәтле тарихи эштә бергә-бергә бүлешергә өндимез. Бу эш милли бер эш булганга, мәйданга куела торган нәрсәдә милләтемезнең кадере, хөрмәте, исеме булганга, милләтемезнең бөтен аңлы балалары безнең берлә бергә булырлар дип ышанып, безнең матди вә мәгънәви авырлыкларымызны һәрбер милли вөҗданлы егетемез бүлешер дип инанып эшкә башлыймыз. Һәммәңезне дә бергә-бергә булырга эшкә чакырамыз…

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Көчләнелгән милләтләр конгрәсе. «Милли юл» журналының 1929 елгы 20/21 нче (1 ноябрь) санында («Сәяси язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 («Хәбәрләр» бүлемендә) – журналның «Хат, хәбәрләр» бүлегендә шул ук исем белән түбәндәге текст китерелә:

«Азәрбайҗан, Төньяк Кавказ, Кырым, Дон, Гөрҗестан, Идел-Урал, Кубан, Төркестан вә Украиналыларның милли-сәяси оешмаларының вәкилләре сентябрь аенда тупланып бер сөйләшү вә аңлашу соңында Җәмгыяте әкъвамга түбәндәгечә уртак бер «Искәртү» биргәннәр:

«Җәмгыяте әкъвамның олуг вә мөкатдәс принциплары ялгыз анда гына булган милләтләр өчен генә түгел, бәлки әгъза була алмасалар да, Җәмгыяте әкъвамга мәгънәви ярдәм итә алачак башка халыклар өчен дә кадерледер. Шундый халыкларның беренче сафында ят милләтләр кул астында тоткын булулары сәбәпле рәсмән Җәмгыяте әкъвамга вәкил җибәрә алмаган милләтләр тора. Җәмгыяте әкъвам мисакының бөек принципларына бөтен барлыклары белән баглы булган бу милләтләрнең Җәмгыяте әкъвамның үз зур принципларыны тормышка чыгарып куйган читтән генә карап торулары табигый бер эш түгел. Бу халыклар кулларыннан килгән кадәр үзләренең көчләренә күрә бөтен дөнья татулыгының үсешенә халыкка һәм бөтен милләтләрнең катышы берлә эшләнәчәк мәдәни хезмәтләргә ярдәм итәргә телиләр, чөнки бөтен халыкларның рәхәт тормышка чыгу вә котылулары Җәмгыяте әкъвам принциплары бөтен хаксызлыкларны вә башкаларыны көчләүләрене җиңүе берлә генә мөмкин булачак».

Бу «Искәртү» (мохатарә)нең соңында шундый сүзләр бар: “1929 ның февраль 15ендә югарыда исемнәре кичкән милләтләрнең Прагада җыйналган вәкилләре үз халыкларының Җәмгыяте әкъвам берлә мәгънән бергә эшләүләрене һәм үз милләтләренең тормыш вә яшәүләре (барлыклары) мәсьәләләрене тикшереп, аларның үзләренә үзләре теләгәнчә хуҗа була алу юлларын эзләү максаты берлә бер конгрә тупларга карар биргәннәр». Бу «Искәртү»гә кул куючылар арасында «Идел-Урал исеменнән: Гаяз Исхакый бәк» күрсәтелә. Текст ахырында: «Ишеткәнебезгә күрә, бу конгрә Исвичрәдә Җәнүрәдә тупланачак икән», – диелгән.

Җәмгыяте әкъвам – Милләтләр Лигасы, Версаль килешүенә нигезләнеп, 1920 елда оешкан халыкара оешма. Аңа 1934–1935 елларда 58 дәүләт кергән. Максаты – коралсызлану, коллектив куркынычсызлыкны тәэмин итү, хәрби хәрәкәтләрне булдырмау, дипломатик сөйләшүләр юлы белән дәүләтләр арасындагы бәхәсләрне хәл итү, планетада тормыш сыйфатын яхшырту. Оешма 1946 елда яшәүдән туктый.

2 Зур сугыш – биредә сүз Беренче бөтендөнья сугышы турында бара.

3 сугышка кермәгән Исвичрәдә бер конгрә ясалырга була. – Бу конгресс Швейцариянең Лозанна шәһәрендә үткәрелә (6 нчы искәрмәне карагыз).

4 …вәкил булып Акчура углы Йосыф бара. – 1916 елда Лозанна шәһәрендә III Изелгән (Исхакый телендә: көчләнелгән) милләтләр конгрессы үткәрелә. Аның 27–29 июньнәрдәге утырышларында Изелгән Россия мөселманнары хокукларын яклау җәмгыяте оештырып җибәргән вәкиллекле делегация катнашкан, составында Йосыф Акчура да булган.

5 «Новое время» бик каты мәкаләләр яза. – Бу газета 1868–1917 елларда Петербургта (Петроградта) чыккан, алдынгы каләм әһелләре аның белән хезмәттәшлек итмәгәннәр.

6 …Лозаннада бездән кемнәр булганны белдертәмез. – Делегация составына Казан татарларыннан – Йосыф Акчура, үзбәкләрдән – Мөкиметдин Бекҗан, комыклардан – Әхмәт Саиб Каплан, черкәсләрдән – Азиз Мекер, азәрбайҗаннардан Әхмәдбәк Агаев, Али-бәй Хөсәензадә кергән була.

7 …Фатих Кәрими, Әхмәд Салихов, Гаяз Исхакый бәкләрдән торган бер һәйәт сайлый. – Бу комиссия – солых һәйәте (Исхакыйда: татулык һәйәте) әлеге составта Милләт Мәҗлесенең 1918 елгы 8 гыйнвар утырышында сайланган һәм 9 гыйнвар утырышында әгъзалары өчен махсус күрсәтмә кабул ителгән.

8 Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди – Садри Низаметдин улы Максуди (1878–1957), татар милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән, 1917–1918 елларда эшләгән Милләт Мәҗлесен оештыручылардан берсе, Милли Идарә рәисе, 1918 елдан эмиграциядә, юрист, сәяси эшлекле, тарихчы.

9 …Брест-Литовск гәпләренә… – Германия белән яшь Совет хөкүмәте арасында 1917 елның декабрендә Брест-Литовск шәһәрендә башланган, озакка сузылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә 1918 елның 3 мартында солых килешүенә кул куелган.

 

* Мисал Габдерәшид Ибраһим кебек затлар. – Г. Исхакый искәр.

Гаяләрен – теләкләрен.

Тәшкиләтнең – оешманың.

Исвичирәдә – Швейцариядә.

Әфкяре гомумиясенә – җәмәгать фикеренә.

Гөрҗи – грузин.

Будәҗәсенә – бюджетына.

Иттифакына – союзына.

Мисак – килешү, пакт.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 94-98.

Җавап калдыру