Милләтләрнең хокукы вә рус шовинизмы

СССРның эчке вә тышкы эшләре зәгыйфьләнә барган саен, Русиядән аерылачак милләтләрнең эшләре көчәя бара. Аларның араларындагы икеләнүчеләр азая баралар. Аларның милли оешмалары вакыйгаларның кушуы буенча төпле, нык юллар ала бара. Аларның көчләрен, бәяләрен азсынган чит халыклар инде аларга кирәкле бәяне бирә башлыйлар. Аларны «буржуазиянең ак гвардиясе» дип кенә кыска кисә торган большевиклар, аларның халыкка ырымнарын киметер өчен, озын-озын бәхәсләргә керешергә вә әллә ниләр ялганнарга мәҗбүр булалар. Русияне белмәүне үзләренә егетлек санаган чит дәүләтләрнең сәясиләре дә аз-маз Русиянең җәгърафиясен өйрәнергә, анда рус булмаган халыкларның руслардан күбрәк булганын1 күреп белергә мәҗбүр булалар. Иске дәвердә Русияне колония итеп килгән вә киләчәктә дә аны колония итеп барыр өчен иң уңай идарә – бүленми торган Русия (неделимое единение) ясап кую. Вә идарәне белми торган руслар кулында калдыру төшенчәсендә булган бәйнәлмиләл эксплуататорлар группасы да хәзер милли сепаратизмнар берлә хисаплашырга тиешле булганлыкларын сизә башлыйлар. Аурупа халкы карашында вә гәзитә дөньясында, һичбер кем тарафыннан идарә итмәенчә, үзеннән-үзе Русия иске хәлендә кала аламы-юкмы дигән сорау куела. Бу сорауга зур бер күпчелек, бер-берсе берлә сөйләшмәенчә-нитмәенчә: «Юк!.. Русия элгәреге кебек бүленмәгән бер дәүләт булып вә, ни теләсә, шуны эшли ала торган бер мәмләкәт булып руслар кулында кала алмый!..» – дигән җавапны бирә килә. Бу җавапта аурупалылар, зур җентекләүләр ясап: «Алай булгач, иске Русия ни булачак?» – дигән сорауга җавап бирүдә бер фикергә килеп җитмәгән булсалар да, русларның шул киң өлкәне идарә итә алмавында һәммәсе дә берләшкәннәр. Партия вә төшенчә үзгәлеге дә бу берлеккә киртә булмый. Милли файдаларның бер-берсенә каршы килүе вә бәрелешүе дә бу җавапны төрлеләндерә алмый. Аурупа халкы карашынча, кайзер Вильһелмнең2 яисә солтан Габделмәҗитнең3 Америкага барып кайзерлык вә солтанлык итүе ни хәтле мөмкинсез булса, киләчәк Русиядә дә русларның, теләсә Сталины, теләсә Распутины, теләсә Калинины булсын, патшалык сөрүе шул дәрәҗәдә мөхальдер. Шуның шулай булачагын, Русиядә калган русларны вә анда көндә булып торган вакыйгаларны күреп, өйрәнеп киләләр. Русия тышындагы рус мөһаҗирләренең күпчелеге дә шуңарга Русиядәге хәлләрнең китешеннән килеп чыгачак ихтыярсыз бер нәтиҗә дип үзләнеп киләләр. Бу эшкә каршы монархистларның кычкырулары, социалистларның өндәүләре, димләүләре дә һичбер файда бирмәгәнне күреп, мөһаҗирлектәге рус халкының төшенчәсе дә Украинаның, Кавказиянең, Төркестанның, Кырым вә Идел-Уралның аерылулары эшенә акрын гына үзләшеп килә. Вакыт узган саен, фикер үзгәрешләре тирәнәя бара. Вә бик күп иске Русиянең гражданнары алдында Русиянең милләтләргә бүленгән матур вә чын харитәсе гәүдәләнә бара. Шулай булуның кирәклеген вә чынлыгын элекке Русиянең җәбер вә золымы астында яшәгән милләтләрдән поляклар, финнар, эстоннар вә латышлар бик яхшы беләләр. Шул төшенчәләрне үзләреннән- үзләре һичбер пропагандасыз, өндәүсез, димләүсез кабул итәләр. Алар Русия кул астында калган халыкларның никадәр авыр хәлдә икәнлекләрен үзләренең тәҗрибәләре берлә белгәнгә, аларның шул җәберләрдән котылу юлларының да үзләре баскан истикъляль юлы гына дип ышанганга, болар безнең үз хакларымызны алыр өчен тартышуымызда безгә мәгънәви иттифакчы булып киләләр. Русиядән аерылачак милләтләрнең пропагандасыннан башка да, болар Аурупада безнең төшенчәмезне таратучы вә иске Русиянең яңадан кайтуы ихтималы булмаганны исбат итүче вә иң көчле дәлилләрне китерүчеләр булып баралар. Конкрет уйларга өйрәнгән Аурупа халкы өчен дә боларның барлыгы вә яшәве, бу кечкенә милләтләрнең дә көннән-көн Аурупаның зур милләтләренә якын бер мәдәнияткә якынлашулары сепаратистларның урыннарын ныгайта бара. Бер миллион барлы-юклы Латвия вә Эстония кебек мөстәкыйль милләтләрнең рәхәт-рәхәт үз эше берлә мәшгуль булып яши алганы бер вакытта зур бер Русиянең ачка үлүе, Харьков вә Киев кебек богдай амбарларының Рига вә Варшаудан килгән сәдака туенчыклары берлә генә үләр-үлмәс яшәүләре рус идарәсенең чыннан да бетерүче, җимерүче генә икәнен күрсәтә торган җанлы дәлилләр түгелмени? Русиядән аерылган милләтләр, сугыштан никадәр зарарланган булсалар да, аз бер заманда бөтен тормышларын юлга куя алулары украиналыларны, кавказлыларны вә бөтен төрек-татарларны шуларның хәленә кызыктыра торган фактлар түгелмени? Шуның өчен бу ике чагыштырудан чыгачак нәтиҗә һәрвакыт Русиядә калган милләтләр өчен бердер: ул да – русның җимерүче, ягучы вә егучы идарәсеннән котылу вә аерылу…

Тормышның безгә үзлегеннән керткән бу төшенчәләренә каршы һичбер матур сүз, матур шигырь вә нотык-ырым ясый алмаячак. Бу эш шул үзенең табигый юлыннан барачак. Вакыты, форсаты килгәннең соңында мөстәкыйль Латвия, мөстәкыйль Эстония, мөстәкыйль Финляндия вә мөстәкыйль Ләһстан кебек мөстәкыйль Украина, мөстәкыйль Төркестан, мөстәкыйль Идел-Уралның ясалуы берлә тәмам булачактыр. Ана карынына орлыгы төшкән бер баланың билгеле бер вакыттан соң дөньяга тууы ничек табигый булса, бу аерым дәүләтләрнең дә дөньяга килүе шулкадәр табигыйдер. Шуның өчен моңарга каршы килү, шул хәрәкәтнең баруының бераз авыраюына, төрле кәкре-бөкре юлларга сабуына сәбәп була алса да, аңарга киртә салып, аны тыеп кала алмаячактыр!.. Ул, шөбһәсез, туачактыр!.. Бәлки, шулкадәр аерма булыр: бу дәүләтләрнең пешеп китүләренә кирәк булган мөддәт һәр йирдә бертигез булмас. Берсенең дөньяга килүенә тугыз ай да ун көн булганда, икенчесенә әле генә җан иңгән, өченчесе әле яңа гына орлык булып иңгән бер хәлдә булыр. Ләкин вакыты җитү берлә боларның һәммәсенең дә иртәме-кичме туачагында һич шөбһә юктыр. Чөнки боларның һәммәсе дә хәзер инде. Бөтен аурупалы вә азияле әби доктор (акушер)ларның фикерләренә күрә, һәммәсе дә табигый үсү юлына кергәннәр.

Француз революциясе дәверендә үк көнбатыш милләтләренең аерым мөстәкыйль булулары фикере игелгән булса да, бу фикернең дөньяга чыгуына Балканда вә иске Австрия патшалыгында төрле-төрле мөддәтләрнең үтүе кирәк булды. 47 нче елда Маҗар истикълялен буып кала алмаган чехлар 1918 елда Австрия императорлыгының бүленүендә иң зур гамәл булдылар. 1917 революциясендә Русиядә яшәгән халыкларның хокукларында тигезлек орлыгы киң рәвештә чәчелде. Унике ел эчендә большевик идарәсендә ул фикер инде шактый үсте, зурайды. Үзенең табигый юлын тотып, истикъляль төсендә мәйданга чыкты. Большевикларның бөтен лыгырдамаларына, аларның бөтен милли барлыкларыны бетереп, бәйнәлмиләл хулиганлык берлә алыштырырга тырышуларына карамастан, ул үсәчәк вә зураячактыр, вакыты килгәч, дөньяга туачактыр! Һәм дә алай Октябрь, Октябрина булып түгел, үзенең милли төсендә, милли мәгънәсендә мәйданга киләчәк! Шуның өчен кайбер русларның, бигрәк тә Керенскийның, бертуктамыйча «Дни» журналында сепаратизмга каршы язулары4 вә бөтен милләтләрнең милли хәрәкәтләренә башкаларның коткысыннан гына чыккан кебек күрсәтергә тырышулары, безнең һичберемезне куркытмаган кебек, үзебезнең юлыбызның тугрылыгы хакында да һичбер шөбһә уяндырмый. Без рус халкының яшәргә хакы булганлыгын тасдыйк итәмез. Шулай ук Украинаның, кавказлыларның, төрек-татар халыкларының да яшәргә, тормышыны үзе теләгәнчә корырга хакы бар икәнен тасдыйк итәмез. Бу хакны боларга тереклек үзе биргәнгә, ул тормышның ничек болай корылуы хакында Керенский хәзрәтләреннән вә йә башкаларыннан рөхсәт сорарга кирәк дип уйлаучылардан түгелмез. Без үз халкымызның тереклегенең вә хакларының мәңгеләшүе өчен тартышамыз. Бу – һәрбер халыкның изге бер хакы булганы кебек, һәр халыкның яшьләренең изге бурычы да. Керенский, безнең милли хакларымызны танымаса, безне рус халкыннан җәберләтү өчен тартышкан була. Бу хаксызлыктыр, золымдыр. Хәзерге рус халкының үз-үзен идарә итә алмаган вакытында башкаларны үз тәмугына төшерергә маташу ахмаклыктыр. Шуны белә торып кылынса, кешелеккә хыянәттер. Шуңа күрә әгәр Керенскийга бу мәгънәсез мәкаләләрне язу үз руслары арасында патриотизм имтиханы тотар өчен генә кирәк булмаса, рус халкының киләчәге өчен дә, рус булмаганнар берлә рус халкының араларының уңышы өчен дә кирәк түгел. Керенскийча киләчәктәге аңлашулар өчен зарарлы гына. Рус халкыны яңлыш юлга төртү, этү булганга, рус милләтчелеге ягыннан да аюның дустына хезмәте кебек хезмәтләр генә. Рус халкының дәүләт нәрсә, хак нәрсә, мәдәният нәрсә, кешелек бурычы нәрсә икәнлеген аңламавыннан безнең бөтен илләремез хәрабә хәлене алды. Бөтен милли барлыкларымыз зур-зур зыянга очрады. Халкымыз, нәселемез миллионнар берлә үтерелде. Кырылды. Аның меңьеллык мәдәнияте, байлыгы һәрберемездә мыскыл ителде. Вәхшичә ватылды. Бөтен милли барлыгымызны бетерү, бөтен милли тереклегемезне җимерү өчен аңсыз рус халкы безнең илләремездә бөтен дөньяның бәйнәлмиләл хулиганнарыны туплады. Русның кызыл гаскәренә таянып, шул мәлгуньнәр халкымызны матди вә мәгънәви талап яталар. Безнең максадымыз – илләремезне шул талаучылардан коткару, шуларны көчсезләндерү өчен аларга балта сабы булган русның Кызыл Гаскәрен илемездән чыгарудыр. Бу изге бер эштер. Бу эштә бөтен дөньяның саф күңелле уллары вә кызлары безнең берлә бергә булуында шөбһәмез юктыр. Чех вә ләһ халыкларының Австрия вә рус золымыннан котылуы йөз еллар буенча Аурупаның вөҗдани бер эше булган булса, безнең уянган халыкларымызның да рус золымыннан котылуымыз бөтен Аурупа вә Азиянең саф кыз вә улларының вөҗдани мәсьәләсе булачак, чөнки без мәзлум, чөнки хаклык бездә.

Ә сез, Керенский җәнаблары, ни өчен безгә каршы тартышасыз? Яңадан рус халкын иске Русия эчендә бер бәйнәлмиләл жандарма ясаргамы? Яңадан 80–90 миллионлык руска башка халыкларны кол итәргә вә аларны көчләп чукындырырга, руслаштырыргамы? Яңадан аларның мәдәниятләрен җимерергә, йирләрен, суларын таларгамы? Кич калдыңыз инде. Коруне вөста һәр йирдә үтде. Коруне вөстаның идеясе дә, коралы да искерде. Юкка борчылмаңыз. Инде безгә бу кадәр күп әһәмият биреп, мәҗмугасының һәр номерында безне тиргәп, сүгеп, безгә вәгазь, нәсыйхәт бирүне бурыч белгән Керенскийга без дә бер генә киңәш бирмәкче буламыз: сезгә, сезнең иптәшләргә үзеңезнең рус эше, рус мәсьәләсе берлә генә шөгыльләнергә вакыт җитмәдеме? Рус халкы да, бик мескин булса да, бер милләт бит. Аның да бик күп кайгылары, дәртләре бар. Аларны читкә ташлап, безнең берлә маташмаенча, шул үз халкыңызга якынрак килеп, аның эшләре берлә маташсаңыз булмыймы? Тыныч булыңыз… Без, чит милләтләр, үз эшемезне үземез эшләрбез. Сез дә үз эшеңез берлә генә мәшгуль булыңыз!.. Әллә нинди дөнья хәлләреннән, булмаячак империализм авыруларыннан арынырга, ачык күз берлә хакыйкатькә карарга вакыт җитмәдеме?..

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Милләтләрнең хокукы вә рус шовинизмы. «Милли юл» журналының 1929 елгы 12 нче (15 июнь) санында («Сәяси язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1рус булмаган халыкларның руслардан күбрәк булганын… – туган теле итеп рус телен күрсәткән кешеләр Россия империясендә 1897 елгы халык исәбен алу вакытында барлык халыкның 44,3 % тәшкил иткән. СССРда 1926 елгы җан исәбен алганда, 148 миллион халыкның 78 % ы руслар булган.

2 кайзер Вильһелм – сүз 1888–1918 елларда Германия императоры булган Вильгелм II (1859–1941) турында сүз бара.

3 солтан Габделмәҗит – 1823–1861 елларда яшәгән; 1839–1861 елларда Госманлы империясе солтаны.

4 Керенскийның бертуктамыйча «Дни» журналында … язулары… – А. Ф. Керенский 1922–1932 елларда Берлин һәм Парижда социал-революцион «Дни» газетасын нәшер иткән.

 

Мөхальдер – мөмкин түгелдер.

Тасдыйк итәмез – раслыйбыз.

Коруне вөста – урта гасырлар.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 63-67.

 

Җавап калдыру