МӘРХҮМ ЙОСЫФ АКЧУРА БӘК

Март аеның ахыр көннәрендә Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарларының милли мәркәзе корылган Мукден шәһәренең дә иң җилле, давыллы, буранлы, туфраклы чагы. Корылтай бик күп эшләр калдырып киткәнгә, милли эшкә баткан көннәрем. Менә шундый авыр көннәрнең берендә, Ерак Шәрекътагы милли тар- тышчыларыбызның уңышларыннан мәгънәви көч алып килгән көннәрендә, еракта-еракта яшәсә дә, рухан бик якын булган милли тартыш иптәше, төреклек куәтенең бер җәбһәдәге башчысы Йосыф бәк Акчураның вафаты1 хәбәре килә. Бу кара хәбәр шул-кадәр көтелмәгән чакта, шулкадәр Йосыфның кирәкле чагында килеп чыга… Мин хәбәрне укыр-укымас катып калдым. Йосыф вафат икән, Йосыф милли тормыш җәбһәсеннән алынган! Шул кара хәбәр алдында салкын канлыгымны саклый алмавымны сизенәм. Ләкин милли мәҗбүрият милләттәшләр берлә милли кайгы-хәсрәтне бүлешергә куша. Фәлән көнне мәкалә китәргә, фәлән көнне җитәргә дигән мәҗбүрият мине көчләп язу өстәленә утырта… Утырам… каләм йөрми, язу язылмый, башымнан чыгачак фикер-уй урынына күздән яшь түгелә, кайнар тозлы яшь түгелә –күз уңы караңгылана… Аерым яза алмыйм… Иртәгә, иртәгә…

Иртәнге кояш. Халык йоклый. Японнарның Мукденны алган вакытындагы шәһидләренең кабере генә иртәнге кояшта ялтырап, берләшкән милләтнең нинди могҗизалар эшләвенә җанлы шаһид булып юл күрсәтә кеби басып тора. Мин, шуңарга карап, безнең төрек берлеге коручыларыбызны берсе артыннан берсен күз уңымнан үткәрәм: Исмәгыйль бәк2, Зыя Күк Алып3, Әхмәд Хикмәт бәк4, Йосыф Акчура…

Йосыфның исеме берлә үк аның хәзерге төреклек дөньясындагы урыны, аның эшләре, аның мәгънәви мирасы күзне каплый. Шәхси кайгыга икенче милли кайгы катыша. Аның урынын кем тотачак?

Бу мөһим ноктада каравылыны алыштырырга милли көч бармы? Дошман шуннан акын япмаячакмы төшенчәсе кайгыны тагы куерта. Кайгылы фикерләр берсе артыннан берсе килә генә тора.

Йосыф Акчура кем соң? Ни эшләде? Ник аның урынын тотарлык кеше булмасын? Боларга мин гыйльми тәхлил бирүдән хәзер гаҗизмен. Арыган башым, сәгатьләр буе корымый торган күз яшем моңа киртә булалар. Мин ялгыз йөрәгемнән чыккан кайбер сызлануларны, кайбер өзек-өзек фикерләрне күз яшенә манчып кына бирә алам. Аны да тулы түгел, тәмам түгел, тәмамларга имкянем юк, шуңарга, укучы, мине ертык-ертык фикерләрем өчен гафу ит, син дә, Йосыф, кичер!

Йосыф Акчураның төрек милләтчелеге ягыннан кыйммәте нидә?

Бу сөальгә җавап бирү кечкенә бер мәсьәлә түгел. Моның хакында киләчәктә зур китаплар язылачак. Йосыфның бөтен эшләре, әсәрләре, тормышы тәхлил ителәчәк. Ләкин болар әле – киләчәк эше. Бүген бик кыска гына аның кыйммәтен эзләүнең юлларын тикшерергә материал булачак берничә фикер генә әйтеп китәргә уйлыйм.

Йосыфның тормышын, аның биргән җимешләрен, калдырган мәгънәви мирасларын тикшергәндә башлап китәчәк нокта аның тууы, үсүе, тәрбияләнү мохите булачак. Бу яктан караганда, Йосыфның балалык, яшүсмерлек, егетлек тормышы бик төрле-төрле вә бик кызыклы.

Ул Сембер губернасы фабрикантларыннан уңган бер фабрикант гаиләсендә туа. Аның анасы Казанның бик искедән килгән мәшһүр гаиләләреннән, Юныслардан5. Атасы ягыннан Сембер тирәсендәге татар фабрикантлары Акчуралар, Дибердиләр берлә катнашып6, чолганып беткән, анасы ягыннан Казанның зур сәүдәгәр гаиләләре Юныслар, Апанайлар, Казаклар берлә7 кырык яктан бәйләнеп беткән. Менә шул чуар мохиттә Йосыфка, теле ачылганда ук, рус губернанткалары аша русча өйрәтәләр. Русчаны яхшы сөйләсен, руслардан оят булмасын дип, русча гына сөйләтәләр. Аз-маз йөри-күрә башлаган дәверендә аның мохите – руслар берлә бик катыша торган киң куллы, егет табигатьле Сембер мишәр фабрикантларының йорты, икенче яктан – вакчыл табигатьле, дини күренергә теләүче, риякяр, саран, гатырша майлы Казандагы әбиләре, туталары, абыйлары, агайларның Казандагы тормышы. Шул ике бер-берсенә охшамаган тормыш Йосыфны бер якка да борып, ватып өлгерә алмый. Аның әтисе фаҗигале рәвештә вафат итә8. Анасы җиде яшьлек улы Йосыф берлә Төркиягә күчеп китә9, тугрысы, качып китә. Атасы үлгәннән соң калган мирастан файдаланыр өчен, бурычлар мәсьәләсен сылтау итеп, якын кардәшләре яшь бала, бер яшь тол хатынның тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, аларны бик аз акча берлә Истанбулга китәргә мәҗбүр итәләр.

Төркиядә өченче төрле мохит: зур төрек шәһәренең чыгырдаган төрек мәхәлләсендә – Ак сарайда10. Үсү дәверендә менә Йосыф өченче төрле шул мохит эченә төшә. Бусы менә әүвәлгеләргә караганда байлык ягыннан зәгыйфьрәк булганы кебек тирә-юне ягыннан кардәшсез, кабиләсез, горбәтле бер тормыш. Ул гына түгел, монда аның анасын, бай хатыны дип белеп, куркытып, бер чиркәскә кияүгә бирәләр11. Йосыфның күңеле кырыла, өй эчендәге гайре табигыйлек балага авыр тәэсир калдыра… Йосыфны монда мәктәпкә дә бирәләр. Төркиянең камчылы, чыбыркылы, хуҗалы мәктәп тормышы, аның артыннан ятып, кунып укый торган хәрбия мәктәбе12. Пәнҗешәмбе көннәре, бәйрәмнәрне әнисе янына барып кунулар. Төрек, арнауд, гарәп, грек мәктәп аркадашлары. Икенче яктан – төрле сәбәптән Идел буеннан качып чык-кан татар гаиләләре эчендә казанча мәҗлесләр, бәйрәм ашлары, пәрәмәчләре, пилмәннәре, бәлешләре, гармунда уйналган «Тәфтиләү», «Сакмар» көйләре. Мөһаҗир абыстайларның бер-берсе берлә елгълап-егълап туган илне, Иделне, ягъни Казанны сагынып сөйләгән сүзләре, хикәяләре! Кара йөрәк руска күз яшьле бәддогалар. Сизгер күңелле, үткен зиһенле Йосыфның кечкенәдән кайгыны белгән, кечкенәдән кырылган күңеленә болар зур тәэсир калдыра. Ул вакыттагы Истанбулның гыйзамәтле Солтан Габделхәмид дәверенең13 бай, мул тормышы, сәяси бик кысынкылыклы тормышы Йосыфның рухын кысып алып килә… Яшүсмерле Йосыф матураеп җитеп, мәктәбендә яхшы укучы, иптәшләре арасында хөрмәт ителүче Йосыф булып өлгерә алмый, тагы бер каза! 1895 елны Истанбулдагы зур зилзиләдә Йосыфның анасы өйләренең матчасы астында калып вафат итә. Йосыфның үскән йорты да, анасының фаҗигале үлемен хәтерләтеп, үзенә ят була. Ул инде үз йортына үзе керә алмый. Анда бәйрәмнәр итә алмый. Ул гариб, ятим булып кала. Мәктәбе хәрбия аның һәрбер нәрсәсе – өе, йорты, гаиләсе була.

Төрек гәнчелегенең дәрде, кайгысы, омтылышы аның дәрде, кайгысы була. Ул хәрбияне тәмам итеп забит була. Әркяне хәрбия мәктәбенә керә, ләкин Йосыф элек йөз башы, ун елдан мең башы, тагын ун елдан паша булып, ун елдан тәкагыдкә чыгып, бугаз эчендә картлыгын кичерә торган камырдан ясалмаган. Ул эзләнә, арана-тарана. Яшьләр арасындагы солтан Габделхәмид дәверенең кысынкылыгыннан милләт вә дәүләтне коткарыр өчен корылган яшерен җәмгыятькә керә. Шунда эшли һәм дә алынган эшен эш итеп тутырып эшли. Аларны төрмәгә ябалар. Үлем җәзасына хөкем итәләр. Аннары солтан Габделхәмид, гафу итеп, гомерлеккә Траблусел-гарб вилаятенең иң ерак бер йиренә сөргенгә күндерә. Бу вакыттагы Траблусел-гарбнең вәлисе, баш команданы мәрхүм Рәҗәп пашаның14 боларны Сахраи кәбир янындагы Физан шәһәренә җибәрергә15 гаскәре дә юк, теләге дә юк. Пашаның фикеренчә, Траблусел-гарбне итальяннар алырга хәзерлек күреп яталар16. Боларга бирмәслек итәр өчен бу өлкәнең гаскәри хәленен төзәтергә кирәк, менә шул яшь ватанпәрвәр забитлар бик күп эшкә яраячаклар, ул Мабәянга (сарайга) яза, сыза, Йосыфларны ант иттереп, эшләмәгән гөнаһларыннан тәүбә иттереп, забит иттереп эшкә кушалар. Анда алар ватанның бер кисәге Траблусны саклар өчен бик тырышып эшлиләр. Йосыф бәк зур яраклылык күрсәтә. Йирле әсирләр арасында, гаскәр эчендә хөрмәт казана.

Ләкин ул яшь, әле аның укыйсы, тәхсилен тәмамлыйсы килә. Ул үзенең мәктәп, төрмә, сөрген аркадашларыннан Фәрид бәк берлә17, үзләренең яшендә бик күп кызлы мир алаеның ярдәме берлә француз пароходына утырып, качып18, Франсәгә китә. Анда укырга тотына, Сәяси-политик мәктәбенә керә19. Франсәдәге төрек сәяси качакларының әгъзасы булып, шуның кайгысына, дәрденә катыша. Гәнч төрекләрнең башы Әхмәд Риза бәкнең «Мөшавәрәт» гәзитәсенә язулар языша20. Үзенең Русиядә калган кардәш кабиләләрен табып алып, андагы анасының мирасын алып баруны ерак кардәше Йосыф Апанайга тапшыра. Ул да, һәрбер айны вакытында акча җибәреп торып, Йосыфның укуына тоткарлык ясамаска тырыша. Мәктәп тәмам була. Йосыф Төркиягә кайта алмый. 1903 елларда Русиягә кайта. Ул Сембер губернасында якын кар- дәше Йосыф Дибердиләрдә яши21, яшь Акчура булып китә. Казанга йирләшә. Япон сугышыннан соң чыккан бөтен милли хәрәкәткә катыша. Казанның беренче татарча гәзитәсе «Казан мөхбире»ндә мәсьүл кятиб була22. «Мөселман иттифакы»н ясаучылардан берсе була. «Мөселман иттифакы» русларның кадет партияләре берлә23 бергә барганда, рус сәяси тормышы эченә дә керә. Казан төрмәсендә дә утыра. Думадагы мөселман фракциясендә дә эшли. Кырымга барып, Исмәгыйль бәк янында «Тәрҗеман» гәзитәсендә дә эш күрә.

1908 елда 23 июльдә Төркиядә гәнч төрекләр инкыйлабы була. Солтан Габделхәмид мәшрутиять игълан итәргә, бөтен сәяси сөрелгәннәргә иленә кайтырга рөхсәт бирергә мәҗбүр иттерелә. Йосыф Төркиягә ашыга. Анда инде аның сөрген иптәшләре, Париж аркадашлары һәммәсе эш башында. Әхмәд Риза бәк – милләтнең иң хөрмәтле бер кешесе, Мәҗлесе мәбгусанның рәисе, Йосыфка бөтен ишекләр ачык. Боер, эшлә! Ләкин Йосыф хәзер Траблуста, Парижда аерылышкан иптәшләренең таныган Йосыфы түгел. Ул инде аннан бирле бик күп үскән. Буйга түгел, иңгә үскән. Аның өчен «мәшрутиятьле, госманлы солтанлы», «мәшрутиятьле ислам хәлифәте» хәзер идеал түгел. Ул инде Русиядәге Беренче рус инкыйлабын, аның егылуын күргән, ул инде «Русия мөселманнары иттифакы» исемендә ясалган сәяси оешманың, Йо-сыфның бик күп куәтен, гайрәтен алып эшләгән эшенең «үлек бала» булып чыкканлыгын күзе берлә күргән, инде ул Русиядә яшәүче төрек-татарның алган юлы «үзлеген эзләү», «үзлеген табу», «үзлеген үз итү», ягъни милләтчелек, төрекчелек икәнлеген аңларлык бик күп дәлилләр күргән. Аның күз уңында татар әдәбияты, татар театры, татар матбугаты, татар китапчылыгы туып, үсеп, гөрләп киткәне басып тора. Ул инде Бакчасарайда 25 ел яшәгән, үскән «Тәрҗеман»ның туганыннан алып үсеп җиткәненә кадәр барган бөтен тормышын тикшергән, бөтен юлларын күздән кичергән. Инде ул Кырымның, Кавказның милли хәрәкәтен, Төркестанның уянуын бик якыннан күргән. Киң төрек галәменең шаулап күтәрелүе, уянуы, милли уянуы инде аның күз уңыннан үткән. Аңарга инде «Иттихады тәрәкъкый»ның программы тарчылык итә24. «Иттихады тәрәкъкый»ның «госманлы ватанчылык» шигаре аны канәгатьләндерми.

Аның бөтен дуст-ише «иттихады тәрәкъкый»да зур урын тотучылар булып, үзен эш өчен бик кирәксенсәләр дә, бик чакырсалар да, Йосыф фиркагә керми. «Иттихады тәрәкъкый»га мохалиф икән дип уйлап, аны «Әхрар» фиркасе25 үзенә алырга бик тырышса да, аңарга да керми. Эш эшләр өчен хөкүмәт фиркасе булган «Иттихады тәрәкъкый»га якын булуның файдалыгын белеп, мәрхүм Тәлгать пашаның димләве вә исрары берлә керергә разый булып, бер мәртәбә мәркәзгә барса да, фирканең антында «Фирканең бөтен боерыкларына буйсынырмын, бөтен теләкләрен мөкатдәс санармын» дигән маддәсенә «Вөҗданыма мохалиф булмаса» дигән җөмләне катыштыруны сорый вә, шуны «Иттихады тәрәкъкый» мәркәзе кабул итмәгәч, ул: «Мин вөҗданыма хилаф хәрәкәт итә алмыйм, уңайсызлык туадыр», – дип, фиркагә язылмый, госманлы дәүләтчелеге сахәсендә түгел, милләтчелек сахәсендә эш эшләргә тели. Ул төреклек, төрекчелек, киң төреклек фикерен таратырга, аңлатырга тели, мәшрутиятьле, госманлы дәүләтен төрекчелек фикерен таратыр өчен бер мәйдан итеп кенә карый, ул төрекчелек байрагын күтәрергә хәзерләнә. Ләкин мәшрутиятьле, госманлы дәүләтендә хаким милләт төрекләр булса да, Йосыф бәкнең ватаны алдында иткән хезмәтләре инде тәкъдир ителерлек булса да, хөкүмәт даирәләрендә бик күп аркадашлары булса да, аңарга төреклек фикерен аңлату бик авыр була. Күпчелек аны аңламыйлар, кайберләре аңарга дошманча «мәмләкәтне бүләргә тели» дип карыйлар, иң якын дустлары Йосыфның бу үзенчә «кылынгычлыгы» дип көлеп карыйлар. Йосыф ул вакытның куәтле Төркиясендә үзенең фикерен тарата торган бер мәҗмуга чыгарырга җитәрлек матди көч таба алмый, ул «Төрек дәрнәге» исемендә бер оешма корып карый26, аны эшләтеп китә алмый. Төреклек өчен бер мәҗмуга чыгарырга тели, уйлый, акчасызлыктан вөҗүдкә чыгара алмый. Йосыф идел-ураллы булмаган булса иде, Йосыф 1903 тән алып 1908 гә кадәр Идел буенда бик күп эшләмәгән вә шуның аркасында зур хөрмәт казанмаган булса иде, бәлки, Йосыфка үлгәнчә бу мәҗмуганы чыгарырга имкян тумаган булыр иде. Бәлки, Йосыф Акчура да, бүгенге без күргән төрекчелек остазы Йосыф Акчура да булып өлгермәгән булыр иде. Иттифакый бер вакыйга әхвәлне үзгәртә, Оренбург миллионеры Мәхмүд бай Хөсәен27 вафат итә. Аның хаҗга дигән бәдәл акчасын алып Каргалының тәрәкъкыйпәрвәр имамы Хәйрулла хәзрәт Госман дигән кеше Истанбулга килә28 вә мәрхүмнең рухына саваплары барып торсын өчен берничә мең сумлык садака калдырырга теләүне Йосыфка сөйли, киңәш итә. Йосыф «Төрек йорды» мәҗмугасы29 фикерен аңлата. Вә акчаны шуңарга бирүне файдалылыгына ышандыра. Хәйрулла хәзрәт берничә мең тәңкә акча бирә. «Төрек йорды» чыга башлый. Йосыф үзенең гаясе – төреклекне таныту эшенә бил баглап, сызганып эшкә керешә («Төрек йорды» 1910 елның ноябрендә чыга башлаган булырга кирәк). Бу мәҗмуга Йосыфның үзе, дусты, дошманы уйламаган төстә мәгърүф булып китә. Һичбер көтелмәгән рәвештә төрек яшьлегенә тәэсир итә. «Төрек йорды» бик тиз көндә Төркия яшьлегенең юлбашчысы булып өлгерә, аның тәэсире берлә төрек яшьле-ге милли бер гәүдәләнүгә омтыла вә «Төрек учаклары»30 мәйданга килә. Таркау төрек дөньясын мәгънән берләштерү, төрле-төрле өлкәләрдә вә төрле сәяси, иҗтимагый хәлләрдә яшәгән төрек халкы харси берлеге аша милли берлегенә ирештерүнең идеологиясе эшләнә башлый. «Төрек йорды»ның тудыручысы, яшәтүчесе, шул харси төрек берлегенең эшчесе, мөгаллиме, байракдары булып таныла. «Төрек йорды»ның фикере Төркиядән читтә яшәгән төрек дөньясына да бик зур тәэсир итә, вә бу илләрдәге милләтчелек агымының зур бер өлеше «Төрек йорды»н үзенең идеоложе, юлбашчысы итеп кабул итә.

Әгәр Балкан сугышлары, аның артыннан килгән Дөнья сугышлары башланмаган булса иде яисә берәр ун ел соңрак калган булса иде, төрек харси берлеге бөтен төрек дөньясында – Русиядә, Иранда, Төркестанда, Чинда гәүдәләнеп өлгереп, бәйнелдаввәл бер милли оешма хәлен алып җитәчәк иде, дөнья сәясәтендә зур роль уйный торган бер куәт булып өлгерәчәк иде вә Дөнья сугышыннан төрек илләре хәзерге ягланлачак төстә чыкмаячаклар иде. Дөнья сугышы «Төрек йорды»ның укучысының зур күпчелеген сонгый рәвештә үзеннән аерып алса да, «Төрек йорды» бөтен сугыш вакытында яшәде. Ләкин иттифакчылар Истанбулга керер-кермәс «Төрек йорды» вә «Төрек учаклары»н яптылар. Йосыф бәкне тәүкыйф иттеләр, «учак»лар рәисе Хәмдулла бәк Анатолига качты31. Ләкин бу агымның тудырган милләтчелек, төркичелек фикере Мостафа Кәмал пашаның32 Төркияне бүлүдән саклап калыр өчен ачкан истикъляль сугышларында бик зур роль уйнады вә яңа Төркияне сәламәт истикъляль юлына алып чыгуда, яңа Төркияне төзүдә исәпсез-хисапсыз хезмәт итте.

Истикъляль сугышы елларында Анатолига Йосыф бәк тә, бик тиз качып барып, «Төрек йорды»н яңадан чыгара башлады33 вә яңа Төрек җөмһүриятенең корылышында зур мәгънәви көч булып катышты. Ләкин алга куелган гаясенең Төркиядәге кыйсеме тәмам булынганга, киң төрек дөньясы өчен, аны дәвам иттерергә яшь Төркиядә сәяси әхвәл мөсагадә итмәгәнгә «Төрек йорды» вә аның баласы «Төрек учаклары» яши алмады34. Йосыф бәк үзенең милли вазифасының зур бер өлешен үткән икәнлеген хис итеп, төрекчелекнең икенче сафында ачылган Мостафа Кәмал пашаның үзенең юлдашчылыгында дәвам итә торган төрек харсын төрекләштерү, госманлы телен төрекләштерү, дөньяга карашны төрекләштерү сафларында бил баглап эшкә кереште, ул тарих әнҗеманында әгъза вә рәис булды35. Ул «Тел саклау»да әгъза булды36, ул бу ике җәмгыятьнең дә гыйльми эшләрен алып баруда һичбер армый-талмый торган эшче булды. Шул милли вазифаларының башында булганы хәлдә вафат та итте. Йосыф бәккә үзенең төреклек омтылышын зур күләмдә күрергә насыйп булмаса да, ул аның үрнәген күреп үлде. Үзенең утыз-утыз биш ел эшләгән эшенең юкка китмәгәнен күреп, вөҗданы тынычлык эчендә вафат итте. Төрек хәрәкәтенең зур-зур ташларын салы-шып вафат итте. Төрек милләтенең харси берләшүенең һәрбер адымына үзенең исемен язып китте. Истанбулда 11 мартта вафат итеп, 13 мартта күмелгән Йосыф Акчура бәк, үзеннән элек яшәгән төреклекнең төзүчеләре, коручылары, мәгънәви берлекне туды-ручылары арасына кереп, Исмәгыйль бәкнең янында урын алып, эшне дәвам иттерүне фикердәшләренә васыять итеп, арабыздан китте. Шөбһә юк, аның исеме киң төрек дөньясында Исмәгыйль бәк исеме берлә бергә барачак вә бөтен төрек илләренең яңадан тууларында Тимер Казык йолдызы ролен үтәп китәчәк. Йосыф Акчура бәк бөтен төрек илләрендә уртак бер юлбашчы булып, төреклекнең уртак бер остазы булып хисап ителәчәк.

Сембер губернасының бер фабрикасында туган бер баланың бу кадәр киң төрек дөньясында бу дәрәҗәдә зур роль уйнавының сәбәбе нәрсә?

Киң төрек дөньясында чыккан бик күп милли хезмәтчеләр, шагыйрьләр, әдипләр, сәясиләр, зур пашалардан Йосыфның аермасы кайда? Ул ничек бу дәрәҗәгә иреште? Иң беренчесе, Йосыфның алган төрекчелек кыйбласы тугры иде. Ул, шул юлдан язмаяча, гомер буе бер максатка хезмәт итте, юлыннан сапмады. Икенче, ул бу юлга хәзерләнеп, тәҗрибәләр үтеп кереште. Беренче рус ихтиляле аңарга зур бер мәктәп булды. Ул Русиядә төрек-татарларның уяну дәверләренә вә бик кызу төзелешү, алышыну чакларына очрады вә үзенең фикерләренең бик киң рәвештә тормышта сыналуга куелуына шаһид булды. Аның Аурупа мәгънәсендәге либерализм фикере, русларның либераллары берлә бергә эшләп була дигән игътикады 1905 –1906 еллардагы Русия ихтилялендә бик тиз һавага очты һәм дә рус либералларының бик ахмак рәвештә төрек-татар милләтенең һичбер хакын танымауларына бәрелеп очты. Реакция буларак Йосыфта милләтчелекне – төрек-татар милләтчелеген көчәйтте. Йосыфның зур катышы берлә эшләнеп, зур сәяси өмид берлә алып барырга тырышылган «Мөселман иттифакы», аның баласы «Мөселман фракциясе»37, ягъни халыкны берләштерүдә ябыштыручы куәт итеп, симент итеп исламият кенә алынып та эшләнгән сәяси оешмасы көтелгән өмидне тутыра алмады. «Мөселман иттифакы» ни дә фикри юлбашчылык итә алды, ни дә тормышта бер роль уйный алды. Аның арка таянырга теләгән гыйльми сыйныфы, байрак сыйныфы үзенең милли вазифасын аңлаудан түбән булды. Билгакес, эшлекле сәүдәгәр, ярты зыялы тәрәкъкыйпәрвәр көчләребезне рәнҗетүгә генә сәбәп булды. Милли көчне парчалады. Вә аның эчендә мөтәгассыйб байларга таянып шәхси мәнфәгатьләрне генә күздә тоткан типларның хөкем сөргәнен вә шул сәбәптән Исмәгыйль бәкнең үзен-үзе шул хәрәкәттән читкә алуын Йосыф күзе берлә күрде. Вә бу фикернең дә төрек илләренең уянуында роле бик азлыгын сизеп, 1908 елны Төркия инкыйлабына кадәр боларга бәһа тәгъйин итеп куя алды. Нәтиҗәдә мәшрутиятьле Төркия туфрагына аяк басканда, Йосыф инде француз ихтиляленең матур либерализм фикереннән айныган, исламият нигезендә мөселманлык халифәсе ясауның вакыты кичеккәнен ачык күргән, дәүләтне алып бара беләчәк куәт – ялгыз милләтчелек дигән фикергә бик нык иман итеп өлгергән иде. Төрек милләте Истанбулда гына түгел, Анатолида гына түгел, Кавказ, Төркестан, Идел-Урал, Кырым, Себер, Иран, Шәркый Төркестанда… икәнлекне күреп, милләтчелекне фәнни рәвештә киң төрекчелек төсенә куеп өлгерткән иде вә гаясен шул таркау төрекләрне берләштерү дип сызып куеп өлгергән иде. Менә аның шул төрекчелеге, киң рәвештә төрекчелеге, Йосыфка киң төрек дөньясында хөрмәт казандырды вә аңарга ап-ачык бер төс бирде.

Йосыфның болай зур урын тотуында, хөрмәтле бер йир казануында икенче бер гамәл дә зур роль уйнады, ул да – Йосыфның эшлеклеге. Йосыф фикер сөйләп, матур сүз таратып йөрүче бер кеше түгел иде. Ул үзенең ышанган фикеренә кулы берлә, теле берлә, каләме берлә эшләүче иде. Ул эшнең вагыннан, эресеннән тартынмый торган милли эшче иде. Ул көненә биш-алты сәгать мәктәптә дәрес бирә, аннан соң биш-алты сәгать язу өстәлендә язу яза. Аннары берничә сәгать кирәкле китаплар актарып комис-сионнар, әнҗеманнар өчен материал хәзерли иде. Көнен эшли, төнен эшли торган фәүкылгадә вазифаишинас эшче иде, ул бөтен гомере буенча йә хәрбиядә, йә дарелфөнүндә мөдәррис иде. Һичбер вакыт дәресен калдырмый, ул мәбгус көенчә Мәҗлескә килми калмый38, башкаларны көттерми, эшләнәчәк эшне башкалардан көтеп тормый, башкаларның ярым-йорты эшләгән эшләрен эш төсенә, башкаларның ачылып бетмәгән фикерләрен ачып бирә, ярдәм итә, юлбашчы була иде. Шуңарга күрә һәрвакыт эшкә чумган, баткан хәлдә иде. Аның эшлеклеген белеп, эш эшләүне сөймәенчә генә исем алуны сөючеләр аның бу хосусиятен бик оста иттереп сүи истигъмаль дә итәләр иде. Берсе, аркадаш дип, икенчесе, хуҗам дип, өченчесе, остаз дип, «бер шәй яздым, сезнең күздән кичермәңезне чок рәҗаи идәюрем» дип, язылачак нәрсәнең исеме вә берничә юлы язылган буш кәгазьләрне биреп йөдәтәләр иде. Йосыф аларга үзләре яза алмаган мәкаләләрне, мәгърузәләрне язып бирергә вә аңарга шул әфәнденең исемен куярга тиеш иде. Ул шуны берне түгел, унны, йөзне чыраена сытмаенча эшли иде. Фәүкылгадә вазифаишинас – гадәттән тыш вазифаны белүче (үтәүче).

Ул мәбгус булганга, Мәҗлесе мәбгусыннан үтәчәк бөтен низамнамәләрне алдан укый, моталәга итә, аларга тәсхих ясый, аларны аңлатырлык нотыклар хәзерли иде. Шул эшлеклеге һәм дә шәхси мәнфәгать өчен түгел, эш өчен эшлеклеге, аны үзенең яшәгән мохитендә дә кеше буе кул сузмый югары итеп куя вә аны киң төрек дөньясында күренерлек пьедесталга утырта иде.

Болардан да мөһиме, Йосыф төрек дөньясында бик аз игътибар ителә торган, мохитендә бик аз очрый торган иҗтимагый әхлакка сахиб, садыйк кеше иде. Ул озын тормышында яшьлегенең бик авыр вакытларында, Габделхәмид дәверендә, Русиядә төрле сәяси тартышларны алып барганда да, соңгы дәверендә дә рәкыйбенә каршы, хәтта дошманына каршы да әхлаксыз бер хәрәкәт эшләмәгәндер. Ул үзенең куәтеннән файдаланып һәрвакыт золым ителгәнгә ярдәмгә килсә дә, үзенең дошманына каршы һичбер вакыт үзенең сәяси куәтен кулланмагандыр, һичбер кем хакында хөкүмәткә, фиркагә шикаятьтә булмагандыр. Ул, үзенең алып барган җәмгыятьләрендә, мәҗмугаларында, әнҗеманнарында эшнең иң авырын өстенә алырга разый булса да, имкяне булса, боларны мәгашсез эшләргә тырышкандыр, имкяне булмаса, мәгашнең иң азы берлә канәгатьләнгәндер. Фәкыйрь милләтнең милли эшчесе дә фәкыйрьлеккә канәгатьләнергә тиеш дигән фикердә булгандыр вә моны үзенә татбикъ итәргә тырыш-кандыр. Йосыф үзенең хезмәт аркадашларына, үзенең фикер иптәшләренә кайвакытларны гасабыйлыктан, фәләннән килеп чыгып трат-прат иткәләсә дә, ул һичбер вакыт вафасызлык итмәгәндер. Авырлыкка төшкән аркадашына, фикердәшенә һәрвакыт ярдәмгә килгәндер. Аның кайгы-хәсрәте өчен һәрвакыт янгандыр, көйгәндер. Үзенең дәрәҗәсе күтәрелеп, иҗтимагый баскычның югары басмакларына менгән чакларында да үзеннән түбән баскычта калган иптәшләреннән, фикердәшләреннән һичбер вакыт йөз чөермәгән, югарыдан карап, аларга күңел рәнҗетә торган мөгамәләдә булынмагандыр. Йосыф шәхси тормышында да, җәмгыять эшендә дә, дустына каршы да, дошманына каршы да һәрвакыт намусча мөгамәлә иткәндер. Аның озын тормышында бу яктан бер тап, бер кер юктыр. Пылчыраклы, керле дөньяның әрчелмәгән урамнарыннан, тазартылмаган юлларыннан авырлы-җиңелле тормышны озын еллар өстерәп барганда да, Йосыф, тирә-юньнең пылчырагыннан үзен-үзе саклый алып, үлгәндә дә тугандагы кеби ак-пакь көенчә Тәңренең каршына юнәлде. Һәм дә Тәңренең биргән көченең күләмендә бөтен милли бурычны тулы көенчә үтәп бездән аерылды. Төрек милләтенә иксез-чиксез мәгънәви мирас калдырып вә бик күп йөзләр, меңнәрчә шәкертләр җитештереп китте. Фикер иптәшләренә, шәкертләренә, аңлы милләттәшләренә, аны хөрмәт иткәннәргә аның киң мәгънәдәге төрекчелеген вөҗүдкә чыгаруын васыять итеп китте.

Без төрекчеләрнең дә хәзер бурычы – аның газиз җанын тынычландырыр өчен, шул милли вазифаны булдырырга җигелү, шуны гәүдәләндерүгә бөтен көчне сарыф итү, шуның өстен табигый юлыннан алып барып тизрәк егеткә ирештерергә тырышу.

Йосыф, тыныч бул! Уянган төрек милләте тарихына каршы, киләчәгенә каршы вазифаны үтәячәк. Синең идеалың – берләшкән төрек дөньясы – тиздән аякка басачак.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Җәбһәдәге – фронттагы.

Акын япмаячакмы – качкын ясаячакмы.

Тәхлил – анализ.

Имкянем – мөмкинлегем.

Риякяр – икейөзлелек.

Гатырша майлы – ислемайлы.

Горбәтле – ялгызлык, мосафир.

Гыйзамәтле – бөек.

Гариб – ялгыз, йортсыз-җирсез.

Гәнчелегенең – яшьлегенең.

Забит – офицер.

Әркяне хәрбия – хәрби штаб.

Тәкагыдкә – отставкага.

Траблусел-гарб – Триполи – Ливиядәге шәһәр.

Сахраи кәбир – Сахара.

Тәхсилен – укуын.

Мир алаеның – полковнигының.

Гәнч төрекләрнең – яшь төрекләрнең.

Мәсьүл кятиб – җаваплы секретарь.

Мәшрутиять – конституциялелек.

Мәҗлесе мәбгусанның – Депутатлар палатасының.

Вөҗүдкә чыгара – тормышка ашыра.

Иттифакый – очраклы.

Бәдәл акчасын – хаҗга бару өчен бирелгән акчаны.

Гаясе – төп теләге.

Мәгърүф булып – танылып.

Харси – мәдәни.

Идеоложе – идеологы.

Бәйнелдаввәл – халыкара югарылыкта.

Ягланлачак – дошманлык.

Сонгый – ясалма.

Тәүкыйф иттеләр – тоткын иттеләр, кулга алдылар.

Истикъляль – бәйсезлек.

Кыйсеме – өлеше.

Мөсагадә – мөмкинлек.

Әнҗеманында – җәмгыятендә.

Фабрикасында – дөресе: фабрикант гаиләсендә.

Ихтиляле – баш күтәрүе, революциясе.

Игътикады – инануы, ышануы.

Симент – цемент.

Билгакес – киресенчә.

Мөтәгассыйб – фанатик, кире.

Тәгъйин итеп – билгеләп, биреп.

Хәрбиядә – хәрби мәктәптә.

Дарелфөнүндә – университетта.

Мәбгус – депутат.

Хосусиятен – үзенчәлеген.

Сүн истигъмаль дә итәләр – явыз нияттә файдаланалар.

Шәй – әйбер, нәрсә.

Чок рәҗаи – күп рөхсәтләр.

Мәгърузәләрне – чыгышларны, докладларны.

Моталәга итә – укый, өйрәнә.

Тәсхих ясый – төзәтә, редакцияли.

Сахиб – ия.

Садыйк – тугры.

Рәкыйбенә – конкурентына.

Мәгашсез – бушка, акчасыз.

Татбикъ итәргә – яраклаштырырга, килештерергә.

            «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 6 нчы санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу вакыты һәм урыны итеп «Мукден, 31 март, 1935 ел» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.

            1 …Йосыф бәк Акчураның вафаты… – Йосыф Акчура 1935 елның 11 мартында Истанбул шәһәрендә кинәттән вафат була. Й.Акчурага багышлап чыгарылган «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 4 нче санында аның үлеме турында болай язылган: «Йосыф бәк 11 мартта сәгать 19 да Истанбулдан Анкарага китү өчен Хәйдәрпаша стационына барган. Үзен озата килгән танышлары берлә бераз сөйләшкәннән соң, алар берлә күрешеп, 19 ярымга ике дәкыйка кала трәнгә утыру өчен кычкыргач, вагонга менәргә аягын вагонның баскычына куйган. Баскычка басар-басмас җиргә егылган вә берничә дәкыйка соңра вафат иткән. Докторлар Йосыф бәкнең йөрәк тукталуыннан үлүен тәсәббәт иткәннәр вә мөхтәрәм үлекне Хәйдәрпашадагы бер хастаханәгә илткәннәр. […] Мәрхүмнең хөрмәтенә дарелфөнүн бөек бер җеназа мәрасиме эшләде. Җеназа 13 март чәршәмбегә билгеләнеп, шул көнне табутны төрек байрагы берлә каплаган хәлдә Хәйдәрпашадагы хастаханәдән сәгать 11 дә йөзләрчә талибәнең җилкәләрендә Хәйдәрпаша искәләсенә вә аннан сәргәчигә күчерелә…». Аның үлемен Төркия җөмһүрияте, барлык төрек дөньясы зур кайгы итеп кабул итә. Й.Акчура үз эшен яратып башкарган, бөтен көч-куәтен, барлыгын шуңа багышлаган. Якын дусты, азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе Әхмәд Ага оглы язмасында «Ике елда ул үзен «Төрек тарихы тәдкыйк» җәмгыятенә биргән иде. Бу җәмгыятьнең икенче рәисе төсе берлә кичә көндез тырышырга тугры килә иде. Мәрхүм җәмгыятенең муаффәкъ булуын үзе өчен бер хиссиять вә шәрәф мәсьәләсе итеп белә иде. Мин аның шундый заманнарын беләм ки, ике көн кичә көндез йокламыйча эшли-эшли дә ахырда һушсыз булып егылып кала иде», – диелә. Шушы халәт аңарда атеросклероз башлануга китерә. «Бу авыру көннән-көн көчәя барып, эшләренә зыян китерерлек дәрәҗәдәге көчле баш авыртулары Анкара Хокук мәктәбендәге дәресләрен үткәрергә комачаулык итә башлады. Врачлар аңа Анкара климатының килешмәвен әйттеләр. Шуннан соң укытучылык эшен Истанбул университетына күчереп, 1934 елның ноябрь башларында Анкара Хокук мәктәбеннән рәсми рәвештә китте», – дип яза үзенең истәлекләрендә Габделбари Баттал-Таймас. «Яңа милли юл» журналының бу санында исә мондый юллар да бар: «Докторлар Йосыф бәкнең хәлен бик авыр күрәләр. Хәл җыярга, эшләмәскә кушалар, тәмәкедән тыялар, йөрмәскә кушалар. Йосыф бәк боларны эшләмәүне үзенә кушарга вакыт тапмый. Аның вазифалары аның хосусый вә шәхси эшләренең өстендә тора. Үлеменнән бер ел элек ул анасының каберенә бара вә, аннан кайткач, дустларына: «Анамның янында үземә урын хәзерләп кайттым», – ди. Ул үзенә үлемнең якынлашуын сизенә вә аны көтә. Тагын бер җирдә аңар тәмәке бирергә телиләр, ул алмый: «Инде мин тәмәкене тартмыйм тартуын, ләкин кич калдым», – ди. Үлемнән берничә көн элек Әхмәд бәккә: «Ханым әфәнденең (Әхмәд бәкнең моннан бер ел элек үлгән хатыны) соң көннәрен яшим, шул ук хәлләр, шул ук галәмәтләрне сизәм», – ди вә үлемне адым-адым көтеп йөри торган була.

            2 Исмәгыйль бәк – Исмәгыйль Гаспринский (1851–1914), фикер иясе, педагог, журналист, 1883 елдан башлап чыгарылган «Тәрҗеман» газетасының нашире, оештыручысы һәм мөхәррире.

            3 Зыя Күк Алып – Зыя Гөкалып (1874–1924), күренекле төрек шагыйре, төрекчелек идеясен алга сөргән фикер иясе, публицист Й.Акчура мөхәррирлегендә нәшер ителгән «Төрек йорты» журналында хезмәттәшлек итә. Журналда эшләгәндә ике шәхес арасында аңлашылмаучанлык та килеп чыга. Монда төп сәбәп госманлы төрекчеләр белән Россиядән килеп урнашкан төрекчеләр арасындагы каршылыкка бәйле булса кирәк. Кайбер иптәшләре Й.Акчураны Россия төрекләрен госманлылардан өстенрәк күрүдә гаеплиләр. Балкан сугышында Төркия Салонникины югалту белән 1912 елда Истанбулга кайткан З.Гөкалып, ике ел чамасы «Төрек йорты» журналында эшләгәч, Й.Акчура белән каршылыкка керә һәм журналдан китә. Ул 1914 елда «Иҗтимагыять мәҗмугасы» һәм 1917–1918 елларда «Яңа мәҗмуга» исемле журналлар нәшер итә.

            4 Әхмәд Хикмәт бәк – Әхмәд Хикмәт (1870–1927), төрек язучысы һәм дипломаты, төрекчелек идеясе яклы.

            5 Аның анасы … Юныслардан. – Йосыф Акчураның анасы Бибикамәрбану (яки Бибифәһрибану) – Габдерәшид Юнысов кызы, танылган Казан сәүдәгәрләре, эшмәкәрләре, җәмәгать эшлеклеләре Юнысовлар нәселеннән. Юнысовлар XVIII–XIX гасырларда Казан шәһәрендә сәүдә һәм җитештерү тармаклары, төзелештә әһәмиятле урын алып торган. Й.Акчура анасы Франсуа Жоржон хезмәтендә ике исем белән күрсәтелә. Ул әлеге исемнәрне, күрәсең, бу шәхеснең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә күп көч куйган Акчураның илдәше Мөхәррәм Фәйзи Тогайның 1944 елда Истанбулда дөнья күргән «Йосыф Акчура. Хәяты вә әсәрләре» исемле китабына таянып китергәндер. Г.Баттал Й.Акчураның «Дәфтәри гамәлим» исемле язмаларында әнисенең исемен Бибифәһрибану, ә бер урында Бибикамәрбану рәвешендә язганлыгын әйтә һәм беренче вариантны алга сөрә. Наил Таиров, соңгырак чыганакларга, архив документларына таянып, Йосыф Акчура анасын Фәһрибану исеме белән телгә ала.

            6 Атасы ягыннан … Акчуралар, Дибердиләр берлә катнашып… – Акчуриннар XV йөздән мәгълүм. Нәсел башында Акчура Адаш торган. Дибердиевләр – Саратов губернасының (хәзерге Пенза өлкәсе) танылган санагатьчеләре. Акчуриннар бу нәсел белән дә туганлык җепләрен бәйләгәннәр.

            7 …анасы ягыннан … Апанайлар, Казаклар берлә… – Апанаевлар (Казан сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре) һәм Казаковлар (Казан сәүдәгәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре) XVII–XX гасыр башларында шәһәрнең иҗтимагый тормышында шактый әһәмиятле урын биләгәннәр.

            8 Аның әтисе фаҗигале рәвештә вафат итә. – Йосыф Акчураның атасы Хәсән Сөләйман улы – Сембер янындагы Зөябашы һәм Лаковка авылларында урнашкан өч тукыма фабрикасының хуҗасы. Ул, 1878 елда атка җигелгән чана белән Казаннан Сембергә кайтканда, бер каза нәтиҗәсендә үлә. Бу турыда Франсуа Жоржонның «Төрек милләтчелеге, тамырлары. Йосыф Акчура (1876–1935)» китабында әйтелә. Г.Баттал исә аның кызамыктан үлүен яза. Акчуриннар нәселен өйрәнүгә күп көч куйган Н.Таиров «Акчурины» исемле хезмәтендә Г.Баттал фаразына якынрак фикерен җиткерә: «К сожалению, его жизнь безвременно оборвалась вскоре после рождения сына. Хасан скончался в 1878 г. из-за быстро прогрессирующей болезни», – дип яза.

            9 Анасы … Йосыф берлә Төркиягә күчеп китә… – 1883 елда Истанбулга күчеп килгәч, алар монда 15 ел яшиләр. Франсуа Жоржон бу күченүнең сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата: «Госманлы дәүләтенә күченүнең сәбәбе килеп чыккан шактый күп финанс авырлыклары булырга тиеш. Гаилә башы үлгәннән соң, эшләр бик начараю сәбәпле, гаилә бурычка керергә мәҗбүр булды. Бурычка бирүчеләр Акчура гаиләсен күзәтә башладылар (аларны хәтта Төркиядә дә күзәтергә һәм табарга тырыштылар). Ләкин монда тагын гомумирәк бер сәбәпне, ягъни рус сәүдәгәрләренең Урта Азиягә үтеп керүе белән башланган һәм госманлы-рус сугышы вакытында тагын да көчәеп китеп, татар буржуазиясенә начар тәэсир иткән кризисны да күздән чыгармаска кирәктер. Нигездә, Акчура гаиләсенең бу күчеше русларның Кырымны яулап алганнан соң, дулкыннар сыман Россиядән агып чыга торган мөселман күчешләренең бер өлеше иде». Хезмәт авторы Йосыфларның Төркиягә күчеп китүе тормыш ваклыкларына бәйле булуын да ишарәли. Атасы үлгәннән соң калган мирастан файдаланыр өчен, бурычлар мәсьәләсен сылтау итеп, якын кардәшләре, балалы бер яшь хатынның тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, аларны бик аз акча белән Истанбулга китәргә мәҗбүр итә. Г.Баттал: «Бер тол хатынны кечкенә баласы белән Төркиягә чыгып китәргә мәҗбүр иткән сәбәп нәрсә булырга мөмкин? Без моны Акчура исән вакытта үзеннән сорый алмадык», – дип яза. Мөхәррәм Фәйзи Тогай китабының ахырында урнаштырылган Йосыф Акчураның автобиографик язмасыннан алынган кыска гына өзектә мәсьәләгә азрак ачыклык керә сыман. Язмада «Мирасны бүлүдән кергән акча белән әткәйнең фабрика бурычларын түләдек. Мәгълүм ки, бу буталчык бурычлар аркасында Истанбулга китәргә мәҗбүр булдык» дигән юллар бар. Н.Таиров Истанбулга китүнең сәбәпләрен тагын да төгәлләштерә. Китап авторы түбәндәгечә яза: «Лишившись настоящего хозяина, фабрика потеряла стабильность, хотя проблемы возникли еще при жизни Хасана. Несмотря на помощь родных Фахрибану не смогла управлять сложным хозяйством. Вскоре Акчурины испытали новое потрясение: в 1880 г. на названной фабрике произошел большой пожар, нанесший ущерб в размере 12 тыс. руб. Потом предприятие было продано».

            10 …төрек мәхәлләсендә Ак сарайда. – Йосыфлар Истанбулга килү белән Ну- ругосманиядә, Баязитта арендага алынган фатирларда торалар. Россиядән күчеп килгән мөһаҗир төркиләр арасында бер-берсенә ярдәмләшү көчле була, Акчуралар гаиләсе мондый мөнәсәбәттә ялгыз калмый, соңрак алар Аксарайда йорт сатып алалар.

            11 …анасын … бер чиркәскә кияүгә бирәләр. – Йосыфның әнисе Дагстан ягыннан килгән Госман исемле төрки кешесенә кияүгә чыга. Шунлыктан Йосыфны яшь чагында «дагстанлы Йосыф» исеме белән дә йөртәләр.

            12 Төркиянең камчылы, чыбыркылы, хуҗалы мәктәп тормышы, аның артыннан ятып, кунып укый торган хәрбия мәктәбе. – Г.Исхакый Төркиядә солтан Габделхәмид II дәверендәге деспот мәктәпләрендә уку-укыту ысулына (кырыс, тупас тәртипләргә) игътибарны юнәлтә. Йосыф 1883 елда шундый мәктәптә укый башласа да, 1887 елда Коҗа Мостафапашадагы урта хәрби мәктәпкә күчә. Франсуа Жоржон Йосыфның хәрби юл сайлавын, истәлекләргә таянып, түбәндәгечә яза: «Хәрби тормыш сайлавы бабасының (бу очракта үги атасы. – Төз.) йогынтысыннан дип әйтергә була. Баязитта әтисе белән бергә торган йорт Хәрби министрлыкка якын була һәм бу хәрби парадларда хәйран калган Йосыфны (соңыннан моны үзе шулай аңлатыр) гаскәри тормышка бала чактан ук тарта иде».

            13 Солтан Габделхәмид дәвере – Габделхәмид II (1842–1918), 1876–1909 елларда төрек солтаны. XIX гасырның 70 нче елларында хакимияткә килгән Габделхәмид үзенең деспотлыгы белән аерылып тора. Көчле сәяси басым астында яшәгән төрек халкы аны «Канкойгыч солтан» кушаматы белән атый. 1908 елда, «Яшь төрекләр» инкыйлабыннан соң, Конституция кабул ителә. 1909 елда властьтан читләштерелә.

            14 …Траблусел-гарбнең вәлисе, баш команданы мәрхүм Рәҗәп пашаның… – Рәҗәп паша – Төркиядә конституцион идарәсе кайтаруда күп көч куйган шәхес. 1897–1898 елларда – дивизия командиры. Йосыф Акчура Триполида яшәгәндә «Яшь төрекләр»нең абруйлы җитәкчеләре белән бәйләнешкә керә, Рәҗәп паша һәм аның адъютанты Мәзһәрпашазадә Шәүкәт бәй белән элемтәсен ныгыта.

            15 …Сахраи кәбир янындагы Физан шәһәренә җибәрергә… – Физан (Феццан) – Көньяк Ливиянең эчке районнарын тәшкил иткән, Сахарага (Сахраи кәбиргә) якын Урнашкан тарихи өлкә. 1897 елда кулга алынып, бернинди шартлары булмаган Ташкышла төрмәсендә беркадәр утырганнан соң, Кабаташтан «Шәрәф» кораблендә 80 фикердәше белән шушы Физан өлкәсенә җибәрелә. Солтан Габделхәмид белән Аурупадан торып сәяси эшчәнлек алып барган «Яшь төрекләр» хәрә- кәте җитәкчеләре арасындагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә 1898 елда Акчураларның гаепләре гафу ителә һәм алар иреккә чыгарыла. Әмма Триполидан китә алмый. Бераз вакыт Генераль штаб структурасында төрле вазифалар башкара, укытучы булып та эшли.

            16 …Траблусел-гарбне итальяннар алырга хәзерлек күреп яталар. – XIX гасырның 80 нче елларында Италиянең Ливиягә каршы һөҗүм планы башта дипломатик характерда була. Ул 1887 елда Урта диңгездә статус-кво мәсьәләсе буенча Англия һәм Австро-Венгрия белән килешү төзи. Аның максаты XIX гасырда Төньяк Африкада шактый колониаль биләмәләр тоткан Франциянең Урта диңгездәге йогынтысын киметүдән гыйбарәт була. XIX гасырның 80 нче елларында башланган дипломатик көрәш тора-бара сәяси төскә керә һәм XX гасырның 10 нчы елларында хәл аеруча кискенләшә. 1911 елның 5–20 октябрьләрендә Италиянең гаскәри десанты Триполи Дернь, Бенгази, Хомс шәһәрләрен үзенә буйсындыра.

                    17 …мәктәп, төрмә, сөрген аркадашларыннан Фәрид бәк берлә… – Әхмәд Фәрид (1877–1971), госманлы сәясәтче, Ататөрек вакытында дипломат. Урта мәктәптә укыган елларыннан ук Йосыф Акчура белән дуслар. Парижда Сәяси белемнәр мәктәбендә дә бергә укыйлар. 1912 елда Милли конституция партиясе оештыра. 1913 елда, Мәхмүд Шәүкәт паша үтерелгәннән соң, Әхмәд Фәрид бәй Синон шәһәренә сөрелә. Дамад Фәрид паша хөкүмәтендә иҗтимагый җәмәгатьчелек эшләре белән шөгыльләнә һәм финанс министры вазифасын башкара. 1919 елда Ататөрек Милли төрек партиясен оештыра. Ататөрек идарә иткән елларда күп кенә илләрдә илче булып эшли.

                    18 …мир алаеның ярдәме берлә француз пароходына утырып, качып… – 1899 елда Йосыф Акчура белән Әхмәд Фәрид тагы берничә иптәше берләшеп, пароходта Триполидан Тунис аша Парижга качып китәләр. Качуда Рәҗәп паша һәм Мәзһәрпашазадә ярдәм итә.

            19 …Сәяси-политик мәктәбенә керә. – Й.Акчура 1900–1903 елларда Парижның Сәяси белемнәр мәктәбендә укый. Ул, «Госманлы дәүләтенең учрежденияләре (оешмалары) тарихы буенча тикшеренү» дигән темага диплом яклап, ислам нигезләре турында фикер үткәргәндә, исламның тарихи динамизмга яңадан ирешү турында кат-кат яза. Аның фикеренчә, соңгы гасырларда традицияләргә сукырларча буйсыну гадәте кешеләрнең дөньяны, фәннәрне өйрәнү дәртен сүндергән һәм, шулай итеп, ислам үз динамизмын югалткан.

            20 Гәнч төрекләрнең башы Әхмәд Риза бәкнең «Мөшавәрәт» гәзитәсенә язулар языша. – Әхмәд Риза бәй (1859–1930), төрек сәяси эшлеклесе һәм журналисты. Солтан Габделхәмид дәверендә сөргенгә җибәрелә, аннан Парижга кача. Парижда яшәгән елларында төрекчә-французча «Мөшавәрәт» газетасы чыгара. 1908 елда властька килгән «Яшь төрек»ләрнең «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенең сәяси эшчәнлегендә әһәмиятле урын алып тора. Төркиядә Габделхәмид II идарә иткән елларда «Яшь төрекләр» җәмгыятенең (Г.Исхакый язганча, гәнч, ягъни яшь төрекләр) эшчәнлеге һәм нәшер үзәге, нигездә, Парижда яши. Бу очракта бер фикер өстәү кирәктер: XIX гасырның икенче яртысында госманлы дәүләтчәнлеге тирән кризис кичерә. Шул кризистан чыгу юллары турында «Яшь төрекләр» җәмгыяте лидерлары – Төркия солтаннары нәселеннән Сәбахетдин һәм Әхмәд Риза төрле фикердә торалар. Сәбахетдин үзәктән качу тенденцияләрендә нык торган милләтләр өчен иң уңай чишелеш ул либераль үзәкләштерү дип саный. Әхмәд Риза исә, киресенчә, империянең таралуын туктатачак бер чара – авторитар бер үзәкчелек идарәсе дигән идеяне яклаган. XX гасыр башында төрек җәмгыяте тирән үзгәрешләр кичергәндә, Й.Акчура нәкъ Әхмәд Риза идеяләрен өстенрәк күрә. Бу елларда ул Парижда нәшер ителгән «Мөшавәрәт» һәм 1902 елдан Каһирәдә чыга башлаган (һәр икесе дә «Яшь төрекләр» органы) «Шураи өммәт» белән языша. Аның «Мөшавәрәт» газетасында Мидхәт паша хакында озын гына бер мәкаләсе басыла.

            21 …Йосыф Дибердиләрдә яши… – Мөхәммәд-Йосыф Мөхәммәдәмин улы Дибердиев (ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасырның беренче чиреге), санагатьче, шагыйрь, публицист. «Эшче намазы» (Казан, 1910) исемле шигъри һәм «Олугълык нәрсәдә?», «Шәрекъ хикәясе» (Казан, 1912) исемле чәчмә әсәрләр авторы. 1903 елның ахырында Сәяси белемнәр мәктәбен тәмамлаган Йосыф Акчура туган төбәге Сембер шәһәре янындагы Зөябашы авылында туганы Йосыф йортында яши башлый. «Өч төрле сәясәт» мәкаләсе шунда дөньяга килә. Мәкалә аны төрек дөньясында танытуда зур роль уйный. Бу язма, өч кисәккә бүленеп, Каһирәдә нәшер ителгән «Төрек» газетасында басыла.

            22 …«Казан мөхбире»ндә мәсьүл кятиб була. – 1905 елның 29 октябрендә басыла башлаган «Казан мөхбире» газетасын оештыручы шәхес Сәидгәрәй Алкин булса, газетаның баш мөхәррире вазифасын, нигездә, Й.Акчура алып бара. Газета 1911 елның 23 мартында ябыла.

            23 «Мөселман иттифакы» русларның кадет партияләре берлә… – «Иттифакы мөслимин» партиясенең I cъезды 1906 елның 15 августында Түбән Новгород шәһәрендә була. Аны оештыручыларның берсе – Й.Акчура, фирканең төп юнәлеше, программасы үз фикеренә якын торган «Конституцион-демократик партиясе» (кадетлар) позициясенә якын торуын яклый, фирканең II корылтаеннан соң кадетлар партиясенең Үзәк Комитетына сайлана. «Мөселман иттифакы»ның программасы руслар белән мөселманнар арасында мәдәният һәм диннәрнең тигез хокуклылыгын тәэмин итү, конституцион хөкүмәт төзелү һәм мәгариф өлкәсендә автономиягә ирешү кебек принципларны үз эченә ала. Гомумән, бу рус буржуазиясенең таләпләренә якын торган принциплар төрек-татар буржуазиясе партиясе буларак формалашкан «Мөселман иттифакы», шул исәптән аларның бер вәкиле Й.Акчураны үзенә җәлеп иткән.

            24 …«Иттихады тәрәкъкый»ның программы тарчылык итә. – XIX гасырның ахырында Йосыф Акчура, «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе башында торучылар – «Яшь төрекләр» белән якыннан аралашып яшәсә дә, алар инанган кайбер идеологик принципларны кабул итми. Төп каршылык Й.Акчураның гомумтөрекчелек идеясен алга сөрүгә бәйле. Икенче каршылык – «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенең милли сәясәте Й.Акчураны канәгатьләндерми, ул дусты Әхмәд Фәрид оештырган, «Иттихад вә тәрәкъкый»га оппозициядә булган «Милли конституцион фирка»гә катышып китә. Й.Акчура белән «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе арасындагы бу аңлашылмаучанлык 1912 елда Үзәк Комитетның Салоникидан Истанбулга күченүе вакытында башлана. Франсуа Жоржон: «Кайбер тарихчылар Й.Акчураның шул вакытта «Иттихад вә тәрәкъкый» җәмгыятенең Үзәк Комитеты әгъзасы булуы турында фикер үткәрәләр. Ләкин шуның белән бу темага бәйле җыелган бөтен мәгълүмат һәм документлар киресен күрсәтәләр: Акчура беркайчан да шушы җәмгыятьтә тормады. Бу җәмгыятьнең Тәлгат паша һәм Зыя Гөкалып кебек вәкилләренең Акчураны Үзәк Комитетның структурасында бер вазифа алырга кыстаулары безгә бик яхшы мәгълүм. Шушы турыда кызыклы гына анекдот та сөйлиләр: «Гөкалып ахыр чиктә Акчураны шушы Үзәк Комитетына керергә инандыра (ул вакытта алар болай да «Төрек йорты» («Төрек йорды») журналында эшлиләр иде. – Ф.Жоржон искәр.) һәм тәртип буенча шушы оешмага тугрылыклы булу турында ант итү вакыты килеп җитте. Ләкин Акчура, ант текстында «госманлы», «ислам» кебек төшенчәләрне күргәч, кинәт баш тартты. Башка аңлатмалар буенча Акчураны Үзәк Комитетта эшләргә инандырган кеше – ул Тәлгат пашадыр», – дип яза. «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенә кермәве аңа «Төрек йорты» журналын һәм «Төрек учагы» («Төрек очагы») оешмасын бәйсез рәвештә алып барырга ярдәм итә. Ләкин 1913 елның октябрь айларында Акчураның алар белән якынаюы да сизелеп ала. Инде «Яшь төрекләр» властька килгәч, нигездә, элекке позицияләреннән азрак чигенеш ясыйлар, «Төрек йорты» күтәргән төрекчелек идеясен өстенрәк саный башлыйлар.

            25 «Әхрар» фиркасе – Әхрар фиркасе, «Яшь төрекләр» сәяси фиркасенә оппозиция буларак, 1908 елда Истанбулда төзелә. Соңрак аның әгъзалары «Ихтилаф һәм хөррият» фиркасенә кушылып китә.

            26 …«Төрек дәрнәге» исемендә бер оешма корып карый… – Йосыф Акчура 1908 елның декабрендә Истанбулга килү белән үзенең элекке дуслары – Вәләд  Чәләби, Насыйб Гасыймнар катнашында «Төрек дәрнәге» («Төрек җәмгыяте») корып җибәрә. Җәмгыятьнең максаты төрекләрнең тарихын, әдәбиятын, телен һәм җәмгыять төзелешен өйрәнү һәм тикшеренүне җәмәгатьчелеккә күрсәтеп барудан гыйбарәт. «Төрек җәмгыяте» үзенең исеме астында бер журнал да бастырып ала. Җәмгыять моннан тыш тюркология өлкәсендә кайбер классикларны нәшер итүне максат итеп куйган «Төрек җәмгыяте» артыннан 1911 елда «Төрек йорты» журналы һәм «Төрек учагы» җәмгыяте дөньяга килә. Әмма бу оешмалар бер миссияне башкаралар: мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлекне алып баралар.

            27 Мәхмүд бай Хөсәен – Мәхмүд Хөсәенов (1839–1910), Оренбург сәүдәгәре һәм җәмәгать эшлеклесе. «Хөсәения» мәдрәсәсен ачуда һәм матди ярдәм күрсәтүдә актив катнаша, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын төзүдә акчалата булыша.

            28 …Хәйрулла хәзрәт Госман дигән кеше Истанбулга килә… – XX гасыр башы татар җәмгыятьчелегенә дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мөдәррис, педагог Хәйрулла Госманов (1848–1908) таныш. Әмма әдип-публицист бу урында Оренбург губернасыннан Россия Дәүләт Думасының II чакырылыш депутаты Госманов Хәйрулла Габдрахман улын (1866–1915) күз уңында тота кебек. Безгә билгеле чыганакларда «Төрек йорты» өчен акчаны кем һәм нинди шартларда тапшыруы хакында мәгълүмат юк. Г.Исхакый фикеренә өстәп, Ф.Жоржон: «Журналның 1909 елда планлаштырылып чыгарылмавы акча җитмәүгә бәйле. Бу финанслау проблемасы чыннан да башыннан ук гыйбрәтле бер вакыйга иде. Башлангыч капитал оренбурглы зур бер гаиләдән – Хөсәеневләрдән килә иде. Татар эре буржуазиясенең типик бер үрнәге булып торган Әхмәтгани һәм Мәхмүд бәй Хөсәенев кардәшләре эшләрен юк-бардан башлаган һәм нәкъ Америка миллионерлары кебек кыска вакыт эчендә бик зур капиталга хуҗа булалар. Акчаларының бер өлешен хәйрия эшләре өчен тотканнар. […] Мәхмүд бәй 1910 елда вафат булганда, Истанбулның хәйрия эшләрендә куллану өчен кыйммәтле байлык калдырган һәм бу ахыр чиктә Й.Акчура тирә-юнендәге кечкенә бер төркем кешеләренә күчкән. […] Шулай итеп, хәйрияне яратучы татар баеның хезмәте булып барлыкка килгән «Төрек йорты», гомумән, татар буржуазиясенең дә бер эш җимеше иде», – дип яза.

            29 «Төрек йорды» мәҗмугасы – «Төрек юрду» («Төрек йорты») фәнни-популяр журнал («Төрек юрду» журналы һәм «Төрек очагы» ширкәтләре органы), 1911–1931 елларда Истанбулда төрек телендә 233 саны нәшер ителә. Нашире һәм мөхәррирләреннән берсе – Йосыф Акчура. Журналда И.Гаспралы, Ф.Кәрими, Җ.Вәлиди һ.б. языша. «Төрек йорты» белән 1911–1917 елларда Й.Акчура идарә итә. Й.Акчура 1918 елның сентябрендә Россиядә әсирлеккә төшкән төрекләрнең проблемаларын чишү максаты белән Төркиядән китү сәбәпле, журналны Җәлал Сахир идарә иткән, һәм «Төрек учагы» Үзәк Комитеты кул астына күчә. «Төрек йорты» 1918 елдан акча җитмәүдән вакытлыча туктатыла.

            30 «Төрек учаклары» – «Төрек учагы» 1912 елда оештырыла. Бу эштә Й.Акчура да бик теләп катнаша, 1914 елда оешманың җитәкчелегенә икенче срокка сайлана. Мәдәни максаттан оештырылган «Төрек учагы» җәмгыятенә сәяси төсмер бирү очраклары да бар. Мостафа Кәмал Ататөрекнең «Путь Новой Турции» исемле китабына язган искәрмәдә бу оешманың госманлы Төркиядә пантюркизм, пантуранизмны пропагандалауда актив катнашуына басым ясала. Ягъни «Яшь төрекләр» властька килгәннән соң оешкан «Төрек учагы» җәмгыяте, кайбер чыганаклар күрсәткәнчә, дәүләт тарафыннан финансланмый, ә бәлки, Әнвәр пашаның тоткан сәяси кыйбласына якын торганга, мораль яктан бу хәрәкәтнең эшчәнлеге хупланыла. Түбәндәге өземтә дә шуны раслый кебек. «В борьбе Оттоманской империи с царской Россией «Турецкие очаги» стали центром пропаганды пантюркизма и пантуранизма, имевший целью развитие сепаратистских движений среди тюркских народов Российской империи и разложение последней. Этой тенденции в период мировой войны энергично помогла Германия, пропагандировавшая в своих империалистических целях идею создания большой «туранской империи», в которую вошли бы Грузия, Армения, Персия, Монголия и даже значительная часть Украины, Поволжья, Сибири и Китая». Төркиядә милли азатлык көрәше дәвам иткән елларда «Төрек учагы» эшчәнлеге туктый. Бу тукталуның сәбәпләре нәкъ югарыда күрсәтелгән фикергә бәйләп карала. 1924 елның 28 апрелендә җәмгыять кабат торгызыла. 1927 елның 26 апрелендә җәмгыятьнең корылтае уздырыла һәм яңартылган уставта 2 нче маддәдә төрекчелек идеясе Төркия дәүләте өчен генә актуаль булып кала. Искәрмәдә түбәндәге аңлатма бирелә: «…очаги, как организация турецкой наци, разрывают с политикой пантюркизма и работают отныне лишь в пределах государственных границ». Әлеге корылтайда «Төрек учагы»ның идарәсе дә сайлана. Аны Төркия Республикасының әйдәп баручы партиясе – «Халык республикасы» партиясе әгъзалары Хәмдулла Сөбхи (рәис), элекке эчке эшләр министры Җәлил бәй, Гыйззәт Өлви бәй, Сами бәй, Газиз бәй, Абдул Мөтами бәй, Садыйк бәй, Борһанетдин бәй, Хөсәен Әнвәр бәй һәм Анатоли телеграф агентлыгының генераль директоры Алаэтдин бәй җитәкли. 1931 елда «Төрек учагы»ның эшчәнлеге туктатыла һәм ул «Халыклар йорты» («Народный дом») итеп үзгәртелә.

            31 …«учаклар» рәисе Хәмдулла бәк Анатолига качты. – Хәмдулла Сөбхи (1886–1966), төрек дәүләте һәм сәяси эшлеклесе, дипломат. 1920 һәм 1925–1928 елларда Төркия Республикасының мәгариф министры. Будапешт һәм Бухарестта Төркиянең илчесе булып тора. 1946–1950 елларда «Халык республика» партиясеннән Милләт Мәҗлесендә депутат. Хәмдулла Сөбхи 1920 елның 6 июлендә Истанбул хәрби суд карары белән атарга хөкем ителә. Шул вакыйгадан соң ул Анкарага качып китә. Анатоли хөкүмәте мәгариф министры Риза Нури бәй Мәскәүгә визит белән китү сәбәпле, аңа вакытлыча мәгариф министры вазифасы йөкләнә. 1921 елның ноябрендә отставкага китә.

            32 Мостафа Кәмал паша – Мостафа Кәмал Ататөрек (1881–1938), Төркия Республикасының дәүләт эшлеклесе һәм беренче президенты. Туган шәһәре – Салоники. 1893 елдан – хәрби училищеда, 1895 елдан Манистырдагы хәрби лицейда укый. 1905 елда исә Истанбулда хәрби академияне тәмамлый. Ул бу елларда сәяси оешмаларда катнашып кына калмый, үзе дә «Ватан» җәмгыяте оештыра. Бик күп чордашлары кебек төрмәдә дә утырып чыгуга карамастан, солтан аңа мәрхәмәтлелек күрсәтә, Дәмәшкъка хәрби хезмәткә җибәрә. 1909 елда властька килгән «Яшь төрекләр» алып барган сәясәтне кабул итмәсә дә, ул Беренче Бөтендөнья сугышында Төркиянең иминлеген яклау өчен көрәшкә кушыла. 1919 елның 19 маенда Анатолинең инглизләр басып алган Самсун шәһәренә килеп, III армиядә инспектор вазифасын үтәргә керешә. Төркиянең бәйсезлеге куркыныч астында калуын күргән М.Кәмал милли азатлык көрәшенә кушылып китә һәм аның лидерына әйләнә. Төркияне чит ил басып алучыларына (бигрәк тә грек гаскәрләренә) каршы көрәштә җиңү яулаган Төркияне Франция, Англия кебек илләр Анатоли милли бәйсезлек көрәше җитәкчеләрен сөйләшергә чакыралар. Лозанна шәһәрендә узган конференциядә, зур югалтулар белән булса да, Төркиянең мөстәкыйльлеге таныла. М.Кәмал 1923 елда Төркия Республикасының беренче президенты булып сайлана. Г.Исхакый бу очракта Йосыф Акчураның М. Кәмал белән фикер берлеген, сәяси карашлары туры килүенә басым ясый. М.Кәмал төрекчелек идеясен әйдәп баручы Й.Акчураны үз итә, аны ышанычлы киңәшчесе итеп күрә.

            33 …«Төрек йорды»н яңадан чыгара башлады… – 1918 елда ябылган журнал, М.Кәмал җитәкчелегендә Төркия Республикасы төзелгәч, илдә сәяси тотрыклылык урнашкач, 1924 елда үз эшчәнлеген яңарта.

            34 …«Төрек йорды» вә аның башы «Төрек учаклары» яши алмады. – «Төрек йорты» журналы һәм «Төрек учагы» оешмасының эшчәнлеге, нигездә, 1931 елда туктала. Ябылуга китергән эчке һәм тышкы факторлар да бар. Төркиянең киләчәген билгеләүдә мөһим роль уйнаган төрекчелек идеясе, шуны тормышка ашыруны үз өстенә алган «Төрек йорты» журналы һәм «Төрек учагы» оешмасының яңа Төркия өчен кирәклеге икенче планга кала. Мостафа Кәмал властька килгәч, 1925 елдан башлап сәяси кысулар, ягъни шәхси мәнфәгатьләрне ныгыту йөзеннән диктатура урнаштырыла. Яшь төрек җөмһүриятен төзүдә актив катнашкан зыялылар, сәяси һәм хәрби җитәкчеләр күпләп төрмәләргә утыртыла, илдән сөрелә, үтерелә, дәүләт идеологиясен пропагандалауда әһәмиятле чаралар уздырган газета-журналлар күзәтү астына алына. 1928 елда «Төрек учагы» оешмасы ярдәмендә басылган «Төрки ел» альманахында зур бәхәс тудырган Й.Акчураның «Төрекчелек тарихы» исемле мәкаләсендә Россия төрекләре хакында шактый урын бирелүе дә тәэсир итми калмагандыр. Ф.Жоржон бу турыда түбәндәгечә яза: «…үз эшенә шактый санда элекке пантюркистларны җыйган «Төрек учагы» бераз элегрәк үз эшчәнлеген Төркия территориясе белән генә чикләргә мәҗбүр булган, гәрчә ул элек төрки халыкларны берләштерү идеясен алга сөрә иде. Төрек милләтчелеге алдында тагын бер зур проблема килеп баса, ул да булса яңа дәүләтнең этник һәм мәдәни идентификациясе. 1925–1928 елларда «Төрек учагы»нда иң зур бәхәс тудырган мәсьәләләрнең берсе нәкъ шул була». Болар бар да «Төрек йорты» журналы һәм «Төрек учагы» җәмгыятен туктатуга китергән сәбәпләр.

            35 …ул тарих әнҗеманында әгъза вә рәис булды. – Йосыф Акчура 1925 елдансоңгы гомерен  укыту эшенә һәм тарихи тикшеренүләргә багышлый, Милләт Мәҗлесендә депутат һәм «Төрек учагы»нда эшләвен дәвам итә, милли тарих концепциясен барлыкка китерүдә мөһим роль уйный. 1931 елда ул «Төрек тарихын тикшерү» җәмгыятен (соңыннан бу оешма «Төрек тарих курумы» дип үзгәртелә) төзүдә катнаша, 1932 елдан аның рәисе итеп раслана. Төрек тарихының төп юнәлешләрен билгеләүдә актив катнаша һәм шул ук елда Анкарада үткәрелгән беренче Төрек тарихы конгрессының рәисе була.

            36 Ул «Тел саклау»да әгъза булды… – Йосыф Акчура турындагы истәлек һәм аның үлеме уңае белән «Яңа милли юл» журналында басылган язмаларда, Г.Исхакый язганча, «Тел саклау» җәмгыятендә әгъза булуы хакында мәгълүмат күзгә ташланмады. Шулай да Й.Акчураны күмүдә «Тел саклау» җәмгыятенең икенче рәисе Хөсәен Җәлил бәк катнаша.

            37 …«Мөселман иттифакы», аның баласы «Мөселман фракциясе»… – III Дәүләт Думасындагы мөселман депутатлары эшчәнлегендә «Мөселман иттифакы» партиясе алга сөргән сәясәткә якынлык ачык күренеп торган.

            38 … ул мәбгус көенчә Мәҗлескә килми калмый… – Йосыф Акчура 1923 елдан гомеренең соңына кадәр Бөек Милләт Мәҗлесендә депутат булып тора (1934 елга чаклы – Истанбулдан, үлеменә бер ел кала – Карстоннан). Төркиянең шул елларда төп сәяси фиркасе – «Җөмһүрияти халык фиркасе»нә керә, М.Кәмалнең ышанычлы дустына әйләнә. Ф.Жоржон бу ышанычлыкның нигезен менә ничек аңлата: «Мостафа Кәмал Акчураны фикер бәйсезлеге өчен югары бәяләгән һәм, аны мәдәни мәсьәләләрдә үзе янында киңәшче итеп куеп, аңардан файдаланган. Шөбһәсез ки, бу ике кеше арасында кайбер интеллектуаль уртаклыклар да булган: икесе дә хәрби йортны бетергән, тик берсе – реалист, икенчесе стратегия белгече буларак танылган, икесе дә көрәшне иҗтимагый үсешнең моторы итеп билгелиләр…»

Мөхибе – дусты.

Тәсәббәт иткәннәр – билгеләгәннәр, раслаганнар.

Искәләсенә – пристанена.

Кич калдым – хәтерем чуалып калды.

«Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе – «Бердәмлек һәм алгарыш» партиясе.

Мәбгус – депутат.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 54-65.

Җавап калдыру