100. Сәгадәт Чагатайга.

1948, 17 март

Сөекле кызым!

Синең мәэзүниять алган мәктүбеңне алдым. Бу эшең уңышлы чыгуына сөендем. Инде дөвиз мәсьәләсендә шундый муаффәкыять әлдә ителсә, мәсьәлә хәл ителде, димәк. Соңгысы хакында тиздән тәшәббесдә булыну лязем.

 Монда бездә яңалык юк. Бу арада һавалар бик ягъмурлы, бик сыйсыз булды да, керләремне юдыра алмый тора идем. Кичә шуны юдырдым. Бүген дә әле өйдә киптереп маташам. Мигъдәм искесе кебек бер яхшы, бер начар. Алай да азып китде кебек күренми. Авыр ашлар ашамасам, зур авыртулар булмый. Садри бәй бу арада шактый хаста. Кара җигәрендә тәнбәллек бар, ахрысы. Докторлар, берни юк, дип алдый бирәләр. Ул да уны гасабилашдыра. Фазла майланган булырга охшый. Шуны киметергә кирәк, дигәнләр. Уны киметер өчен йөрергә кирәк. Ул, хәлем юк дип, рәтләп йөри алмый. Йокыга мәеле дә бераз артыграк. Шуңарга үзе Фәйзи бәй кебек булдымы әллә дип курка. Без, берәр хастаханәгә кереп, гомум бер могаянәгә табигъ бул дип киңәш бирдек. Бәлки дә, шул арада Америка хастаханәсенә кереп дә ятар. Һичбер йирдән мәктүб-фәлән юк. Узак Шәрекъдән бер-ике кеше килеп чыкды. Әле үзләрен аяк өсте генә күрдем. Озын сөйләшә алмадык.  Әлегә шулкадәр. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

17 март, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

Мәэзүниять – тулы хокук.

  Муаффәкыять әлдә ителсә – уңыш казанылса.

  Тәшәббесдә – эшкә керешүдә, инициативада.

  Кара җигәрендә – бавырында.

  Тәнбәллек – сүлпәнлек.

  Гасабилашдыра – нервландыра.

  Мәеле – тартымы.

  Могаянәгә табигъ бул – тикшерен.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 120-121.

Җавап калдыру