66. Сәгадәт Чагатайга

1947, 3 май

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне һәм дә 280 лира акчаңны алуыма шактый вакыт кичде. Җавап яза алмадым. Өй эзләү улкадәр мәшгуль итде ки, башымны кашырга вакытым булмады. Ниһаять, Бәйуглында1 тар гына бер тыкрыкда кечкенә генә бер даирә тапдым. Исемдә ике бүлмәле, әмма хакыйкатән бер бүлмәне икегә бүлгән бернәрсә. Ләкин мөстәкыйль бер даирә. Бәһасе дә искиткеч кыйбат. Бик йөдәгәнгә, шуны тотдым. Сайфиягә чыгудан ваз кичдем. Инде контратын имзаладым. Тиешенчә пара да бирдем. Хәзер шул өйгә кирәкле мебель алу берлә мәшгульмен. Карават, ике өстәл, дүрт-биш урындык алып, һәфтә соңында үз өемә, иншаллаһ, ташыначагым. Ятагымдан башка бернәрсәм дә булмаганга, шактый күп нәрсә алырга мәҗбүр булачагым. Өйгә кергәч, кирәкле нәрсәләрне акрынлап алырмын, иншаллаһ. Хәзергә әле акча сыкынтысы чикмим, җомга көн, иншаллаһ, үз өемдә булырмын. Үз өемә ташынгач, икенче мәктүбне язармын. Син гаҗәлә бер эшең булмаса, миндән икенче мәктүб алмаенча язмыйча тор. Әле адресын ачык язарлык мәгълүматым юк. Безнең нинди постаханәгә баглылыгымызны белмим. Бәйуглында Ливан мәгазәсе каршысында Чәчәк сок. исемендәге тыкрыкда 40 нумиралы өйнең анчы даирәсе. Мәктүбең пәршәмбә монда килеп җитәрлек булса, әле шул иске адрес берлә яз. Ләбиб бәйне күрдем. Ай башында Касыйм бәй мәгаш алгач, тагы бер кыйсемен алырга тырыш, дидем. Ул: «Мәрьям үзе һичбер бу эшкә галяка күрсәтми. Мин дә каты-каты сөйли алмыйм, оршышып китәрмен дип куркам. Сәгадәт Мәрьям ханымга мәктүб язып, мәгълүм көндә вә мәгълүм мөддәтдә Ләбиб бәйгә биреңез дип язсын», – ди. Үзе дә, бәлки, язгандыр. Хәзер бәнем фатир тотуым берлә сылтавы да бар. Мәрьям ханым вак-төяк тәнҗәрә-фәлән биреп торырмын, диде һәм дә бер шилтә дә бирергә булды. Әмма шилтәсенә бөтен балаларына башка үзе дә сиеп, сасытып бетергәндер дип куркып торам. Сиңа урын эзләү мәсьәләсе дә үзенә күрә хәл кылындыга охшый. Ул хакта өйгә ташынгач язармын. Әлегә хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
3 май, 1947. Әрәнкөй.

Һиндстандан Бомбайдан мәктүб алдым. Муса әфәнде2 бик картайган, хәлдән тайган, дип язалар. Бәлки, мескин, шунда үлеп дә калыр инде. Монда керергә үзенә мөсагадә итмиләр. Хәерле булсын.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Бәйуглы – Истанбулның иң борынгы районнарыннан берсе.

2 Муса әфәнде – Муса Ярулла улы Бигиев (1875–1949); дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Ростов-на-Донуда яки Чембар (хәзерге Белинский) шәһәрендә туган дигән фикерләр бар. Әүвәл Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укый, аннары ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Истанбул уку йортларында белем ала. 1904 елны Россиягә кайта. Петербургта яши. Петербург университетының юридик факультетында ирекле тыңлаучы булып укып йөри. 1909–1910 елларда Оренбургта яши, «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, аннары яңадан Петербургка кайта, шунда төпләнеп кала. Татар вакытлы матбугаты туган көннән башлап дини, әхлакый, иҗтимагый мәсьәләләргә кагылышлы полемик мәкаләләре белән исеме таныла. Октябрь инкыйлабын кабул итми. Шактый вакыт урыныннан кузгалмый, хакимият алга сөргән интернационализм шартларында милли-дини кысрыклаулар булмас, сүз, иҗат иреге бирелер дип өметләнә. Әмма аның өметләре акланмый. 1930 елда яшерен рәвештә Финляндиягә чыгып китә, аннан Һиндстанга, Төркиягә һәм Мисырга юнәлә. Чит илдә дә ул иҗтимагый, гыйльми эшләрен дәвам иттерә. Г. Исхакый белән һәрвакыт элемтәдә торалар, аралашып яшиләр.

 

Сыкынтысы – кыенлыгы.

  Гаҗәлә – ашыгыч, тиз.

  Анчы – вакытлыча.

  Пәршәмбә – пәнҗешәмбе.

  Галяка күрсәтми – игътибар итми.

  Тәнҗәрә – кәстрүл.

  Шилтә – түшәк.

  Бомбайдан – Бомбейдан.

  Мөсагадә итмиләр – рөхсәт итмиләр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 88-89.

Җавап калдыру