67. Сәгадәт Чагатайга

1947, 12 май

Сөекле кызым!.

Мәктүбеңне кичә кич алдым. Мин өемне кору берлә мәшгулем. Ләкин һавалар бик ягъмурлы булганга, тәмизлекне саклау авыр һәм дә өемнең баданасы да кибеп бетми тора. Болар, әлбәттә, кичәчәк. Сиңа ятарга бер портатив карйола хәзерләдем. Чын карйола куярлык урын юк. Ләкин карйола өстенә куячак шилтәсе юк әле. Әгәр синдә берәр көрпә булынса, алып килсәң, фәна булмас. Булмаса, инде мондан да бер йирдән алып торырбыз. Баш очыңа куярга кечкенә мендәреңне дә алып кил, мендәрем дә юк. Булмаса, аны да мондан Мәрьям ханымдан-фәләндән алып торырмыз. Башка нәрсәләрем җитәрлек. Җитмәгәне җитмәгән йирдә калыр. Әле газ кертергә алмадым. Ул бәлки бик тиз дә булмас, спиртолампам бар. Чәйгә шул җитеп тора. Ашны ашарга монда локанта бик күп. Хәсән бер патрикханәдә эшләгәнгә, каршы чыга алмас. Галиулла яисә Ибраһим чыгар. Икесе дә хәзер мондалар. Бәһемәһал чыгу көне телеграм бирүең мөнасиб булыр. Яңа хәбәрләр юк. Бүгенгә шул кадәр. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
12 май, 1947. Иске чәчәкче сокагы. Бәйуглы

Пычакларым, чаталларым җитәрлек. Шорба кашыгым бер генә, әгәр синдә артыгы булса, бер-ике данә алып кил.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

      Баданасы – акшары.

  Портатив карйола – җыелма карават.

  Локанта – ашханә.

  Патрикхандә – патриархиядә.

  Бәһемәһаль – һичшиксез.

  Чаталларым – чәнечкеләрем.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 90.

Җавап калдыру