68. Сәгадәт Чагатайга

1947, 30 май

 

Сөекле кызым!

Синең сау-сәламәт кайту хәбәреңне китергән мәктүбеңне алдым. Мин дә сау-сәламәтмен. Кичә югары катка ташындым. Бүген беренче кичемне дүртенче нумирада йокладым. Бу кат әүвәлгесенә кыяс ителмәслек дәрәҗәдә алдырышлы. Теге күмерче малайның тавышын ишетмәенчә сәгать тугызга кадәр йоклаганмын. Һава газы мәсьәләсе генә бераз авыр икән. Сәгатемне өч-дүрт айсыз бирә алмыймыз, сәгатемез юк, диделәр. Илтимас булса, сәгать бар икән. Ләкин мин әле һава газы ширкәтенә тәэсир япачак кимсәне таба алмадым. Хәзер бу хатны ашыга-ашыга язам. Хатны салыр-салмаз […] җеназага китәчәкмен. Яндырмада тегермәнче (хатыны Фатыйма ханым) Сабир фөҗьәтән вафат итмеш. Син дә таный торгансыңдыр. Бер углы – Рәшид доктор, бер углы Лондонда мөһәндис булып кайтды. Монда яңа хәбәрләр юк. Әле теге докторны күрә алмадым. Һаман өй мәсьәләсе берлә уграшдым. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

30 май. 1947. Истанбул. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

Кыяс ителмәслек – чагыштырмаслык.

  Илтимас – үтенеч.

  Фөҗьәтән – кинәт.

  Мөһәндис – инженер.

  Уграшдым – азапландым, маташтым.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 90-91.

Җавап калдыру