69. Сәгадәт Чагатайга

1947, 3 июнь

 

Сөекле кызым!

Сиңа яңа фатирга ташынуымдан хәбәрдар итеп, бер мәктүб язган идем. Икенче хатыңны язганчы, ул барып җитмәде, күрәсең. Өем бик һәйбәт. Әлегә ноксаны – һава газы булмау гынадыр. Һава газының сәгате юк, диделәр. Сәгате юк түгел икән. Әмма илтимас лязем икән. Әле аларга сүз үткәрәчәк кеше була алмадым. Иншаллаһ, бер юлы табылыр әле. Тышда ашыйм. Синең күндергән әйберләреңне Мәрьям ханымдан барып алдым. Бу күлмәкләр нигә, дип, допрос алды. Төзәтдерергә җибәргән, дидем. Киемлекне дә моны миңа очсызга сат, үзең кыйбат итеп, башканы алырсың дип, кырык дәрәдән сулар гәтирди. Мин дә, һәдия сатылмас дип, җавап бирдем. Сатылмас, әмма кайбер тегүчеләрдә чалбары да чыгарлык булса, алыштыру ихтималым юк түгел. Шуның өчен моның фийаты күпме икәнлеген язсаң, миңа аз алданырга ярдәм итәр иде. Мәрьям ханымга бирергә кушуың тугры булмаган. Ул, ишәк, туп-тугры миңа гына китерә алмый идеме? Минем хакым аңарга ул кадәр генәме кичкән? Өйдә гардероб булмаудан уңайсызлык чигәм. Тугры килсә, берсен алырга кирәк дип, төшенеп торам. Синең докторга һаман әле бара алмадым. Көн дә көн үтеп тора. Килүчеләр бик күп, бик йөдәтәләр.

Сиңа мәктүбнең копиясен күндергән теге татар егетенең адресын күндерәм. Ул тагы бер хат язды. Кайбер шигырьләрен күндергән. Үзе бик ач. Син әллә нинди дин, милләт юлында бер эш эшләмәгән алманнарга пакет күндергәнче, шул егеткә бер пакет күндерсәң, бик савап булыр иде. Мин Мөхәммәд әфәндегә1 вә аның хатыны Гайшәгә ике пакет күндергәнгә, өченчене җибәрә алмыйм. Ләкин адресын югалтма.

Монда Бандырмада тегермәнче Сабир исемендәге (хатыны Фатыйма) бер һәмшәһри бирдән үлеп китде. Җомга көн җеназасы булды. Садри2 бәйләргә бардым. Сәламеңне сөйләдем. Баттал3 үзенә ошаган ахмак бер китап бастырып чыгарган. Безнең милли хәрәкәтемезне вә андагы бөтен барлыгымызны ваклатып, кечкенә итеп күрсәтергә маташа. Үзе олуг башын кечек итеп, шул халыкны күтәрергә тырышкан. Әмма вакыйг була алмаган. Китапның бөтен әсасе хата фикергә корылган. Максат нидер, аңламадым. Әле укый гына башладым. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
3 июнь, 1947. Бәйуглы.

Пакет күндерү-күндермәвеңдән вә кайвакыт күндерүеңдән мине хәбәрдар ит.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Мөхәммәд әфәнде – Берлин шәһәрендә яшәүче идел-ураллы.

2 Садри – Садри Максуди.

3 Баттал – Габделбари Баттал.

 

Ноксаны – кимчелеге, җитешсезлеге.

  Була алмадым – таба алмадым.

  Кырык дәрәдән сулар гәтирди – мең төрле дәлил китерде.

  Фийаты – бәясе, хакы.

  Бирдән – кинәт.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 91-92.

Җавап калдыру