«ЙОЛДЫЗ»ГА СОҢГЫ ҖАВАП

«Йолдыз» гәзитәсенең унъеллык юбилейсына каратып язган фельетоныма1 «Йолдыз» тарафыннан контр һөҗүмнәр ачылды. Һади әфәнде Максуди, үзенең бөтен көчен бер йиргә җыеп, минем өстемә ташланды2. Бөтен әтрафтан урыным, халкым алдында тоткан вазгыятем «Йолдыз»ның бөтен коралларыннан һөҗүменә мәгъруз калды.

«Йолдыз» үзенең атлый, җәяүли, ачыктан һөҗүм итә, гизле көенчә удар ясый торган бөтен гаскәрен сәфәрбәрлеккә китерде.Тугрыдан мәкалә язды. Кечкенә фельетон белән астан керде3. Фәнни тәхлилат ясап, шул мәсьәләнең төп ягыннан сәбәпләрен тикшерде. Минем икътисади хәлләремне иҗекләде.

Укучыларга «Әһә, Һади әфәнде нинди һөҗүм башлады, ядрәләр берлән күмде бит, менә тик тору кирәк иде» дигән тойгыны калдырырга тырышты. Шуның саясендә минем «Йолдыз» милли хулиганнар тудыручы, вак донослар ясаучы, очсыз тарифа берлән файдалана белер дәрәҗәдә әминият казанган» дигән тамгаларымны оныттырырга маташты, тырышты, шау-шу күтәрде, тузан очырды.

Минем әдәби әсәрләремнең элгәре китапчылар тарафыннан бастырылып, соңгы елларда нәшерләрен үз өстемә алуым4, минем унсигез елдан бирле каләм берлән эшләп килсәм дә, Һади әфәнде кебек, үземнең ишәгем, үземнең фәйтуным булып устроиться итә алмавым, тагы, белмим, ниләр-ниләр минем йөземә гаеп итеп бәрелде, ыргытылды.

Тузан куптарып, «Йолдыз»ның йөзендәге ачылган караны каплар өчен ясалган шул маневрларга пәкъ эчтән көеп, вөҗданән чыдый алмау төсен бирер өчен, үзенең «кычкырыш осталары» – ике йөз егерме «Йолдыз» мөхәррирен ярдәмгә чакырды5. Шул ике йөз егерме кешенең намусларын мөхафәзә байрагын күтәрде.

«Сүз»нең «Йолдыз»га суккан кара тамгасын «бу безгә генә түгел, «Йолдыз»га гына түгел, бу безгә, барымызга да . «Вакыт»ка, «Тормыш»ка, «Кояш»ка, «Тәрҗеман»га, «Казан мөхбире»нә – һәммәмезгә дә дип күрсәтмәкче булды. Ягъни һәммә милли органнарга, космополитларның дошманлыклары дип, милли гәзитәләремезнең ак күләгәсе астында кара йөзен яшермәкче булды.

Ләкин шул һөҗүмнәр, шул маневралар тагы мескин «Йолдыз»ның бөтен вазгыятен ачып кына бирде.

Ике йөз унтугыз мөхәррирнең намусын сакларга чыккан «Йолдыз»ның баһадиры саламнан ясаган кылычы берлән селкенеп торганда, артында җиңеләйтелгән тарифа берлән почтага җибәрер өчен, «Йолдыз» номерлары төялгән «Йолдыз» ишәгеннән башка матбугатта үзенә бер иптәшне күрә алмады (билгакес, ике йөз унтугыз «Йолдыз» мөхәрриренең сигезенчесе, тугызынчы иттерелеп күрсәтелгән мөәррих Зәки Вәлиди берлән мөнәкъкыйд Нәҗип Гасрыйның6 минем ноктаи нәзарым берлән тәмамән бер фикердә икәнлекләрен күрсәтә торган мәкалә вә мәктүбләре идарәмездә сакланадыр).

Нә хәзерге милли гәзитәләремез «Йолдыз»ны каралту – безне каралту, «Йолдыз»ның җил кайдан өрә, шунда таба китүе – ул безнең «милли барышымыз» дип «Сүз»гә каршы чыкмадылар, нә иске гәзитәләрнең язучылары, мохлисләре «Йолдыз»ның бәйрәмендәге Камали бутышник юбилейсыннан алынган тәртибаты «Йолдыз»ның юбилейсында сөйләнгән мактауларның нинди милли урамнардан алынып китерелгәнлекләре хакындагы сүзләремезгә «бу да безне тәхкыйрь ителгән, безнең намусымызны таптау» дип мәйданга атылмадылыр. Чөнки һәммәсе, һәммә милли гәзитәләр, һәммә милли кешеләр, бу мәсьәләдә төрлесәбәпләрдән фикерләрен ачык әйтә алмасалар да, безнең берлән бергә иделәр. Чөнки боларның һәммәсенең дә «Йолдыз» вилласында ясалган милли хулиганлык алдында күңелләре сыкраган, милли намуслары тәхкыйрь ителгән иде.

Менә шуның өчен «Йолдыз»ның минем хосусый тормышым, минем әдәби хезмәтем, гәзитә вә журналлар төзүдә иткән мәшәкатьләрем, Себергә җибәрелүләремә7, төрле-төрле мәальдә, төрле тормыштан хикәяләр язуыма ясаган һөҗүмнәре вә минем берлән шул мәсьәләдә бер фикердә икәнлегене ап-ачык әйтеп мәйданга чыккан Мәхмүтфуад әфәнденең яшенең ничәдә булу хакындагы фал ачулары – һәммәсе дә буш куык булды да калды.

«Йолдыз»ның күтәргән тузанын беренче милли йил себереп ыргыткач та, кулын йомарлап, тешләрен шыкырдатып торучы «Йолдыз»ның бөтен сәфәрбәрлек хәленә китерелгән кораллы гаскәре башы-аягы берлән күренде. Болар Һади әфәнде Максуди, без – «Сүз» берлән моназарә кылышканда дигән гонванын күтәрү өчен, батып үзенең сөйләгән сүзләрен ачыктан язарга ышанмаган, үзенең эшләгән эшләре кулын пычратудан әмин булмаган «Йолдыз» чүпрәге астына сыгынучы «йолдызчы» әфәнделәрнең өчесеннән гыйбарәт8 булды да калды.

«Йолдыз»ның үз дәгъвасынча, мәсләгендә иштиракь иткән затларның ике йөз унҗидесе милли гәзитәнең мәгънәви хәле шулкадәр авыр чагында читтә торды да калды.

Шул шаудан соң «Йолдыз» гәзитәсенә минем куйган тамгам кырылдымы? Минем фельетоныма күрсәтелгән «Йолдыз»ның гаепләре, ичмасам, берсе генә дә юылдымы?

Вак доносчы дигән гаепләвемне Һади әфәнде үзе икърар итте түгелме? Дөрест, ул минем сүземне тәфсир итте, иҗекләде. Без алай дип әйтмәгән идек, имлясы башкача иде, диде. Үзеңез дә оныткансыз, «Тавыш» мөхәррире Габдулла түгел, Гариф Биккинин иде, диде9.

Ләкин бит гыйбарәнең бер булмавы берлән асыл мәсьәлә дә үзгәрми.

Шул доносның «Йолдыз»да булуын бит Һади әфәнде үзе икърар итте.

Шуннан соң Хөсәен Әбүзәров һәм дә Кәримов типографиясенең мөдире учитель Габделмәннан әфәнде хакында судка бирелгәнлекләрен10 тәкзиб итә алмады. Чөнки болар – фактлардыр. Судтагы кәгазьләрдә ничек иттереп «Тавыш» хакында гаепләнү башланганы ап-ачык язылган фактлардыр.

Тагы «Йолдыз»ның 1601 номерындагы «Йолдызчы» имзасы берлән язылган фельетонындагы минем сәяси фикерем хакында жирный хәреф берлән әллә кемнең дикъкатен җәлеп итәргә маташуы11 көчсез хәрифнең вак доноска тотынуы түгелме?

Тарифа12 хакындагы минем гаепләвем дә икърар ителде.

Һади әфәнде: «Юк, безнең гәзитәмез «Вакыт», «Тәрҗеман», «Кояш», «Тормыш», «Сүз» гәзитәләре кебек нормальный почтовой тарифа түли», – дия алмады.

Ул үзенең Петроградка баруында, мөхтәрәм Молчанов берлән сөйләшеп13, «Йолдыз»ны җиңел тарифага күчертә алуын икърар итте. Минем әйткәнем дә шул иде.

Моны мин хөкүмәт тарафыннан субсидия алу дип әйтмәдем. Ләкин «Тәрҗеман», «Вакыт», «Тормыш», «Казан мөхбире», «Азат халык», «Азат», «Ил», «Сүз», «Икъбаль», «Иршад», «Хәят», «Икъдам», «Ачык сүз» гәзитәләренең һәммәсен дә почтовой тарифага керткәндә, русларның тәрәкъкыйпәрвәр гәзитәләре «Русские ведомости», «Русское слово», «Речь», «Дон» гәзитәләренә ияртеп йөртеп нормальный тарифа (елына бер сум егерме тиен) алалар да «Йолдыз»ны «Новое время» язучыларыннан хөрмәтле Молчановның чыгарган гәзитәсе «Петербург» алардан ким түгел, хөрмәтле доктор Дубровинның чыгарган «Русское Знамя»сы вә башка карагруһлар гәзитәләре14 берлән бергә тиңләштереп очсыз тарифага кертәләр.

Моның зур бер сәбәбе булырга кирәк түгелме?

Шуның сәбәпләре «Йолдыз»ның юбилейсында сөйләнелгән нотыклар, «Йолдыз» зыяфәтенә чакырылган кунакларның спискасы берлән беленә төшмиме?

Тагы шул сүзне озайтып торганчы, ник соң Һади әфәнде, «Йолдыз» менә бер әбүнәдән фәлән кадәрле тиен түли дип кырт кисми?

Онытылмасын әле, Закаспийский область төрекмәннәре арасына «Вакыт», «Тормыш», «Тәрҗеман» вә башка татар гәзитәләре кертелмәгәндә, ни өчен «Йолдыз» гәзитәсе генә тоткарсыз керә ала иде? Моның да сәбәбе бар түгелме?

«Йолдыз» баһадирларының күтәргән тузаннары минем «Йолдыз» өстенә ыргыткан бер генә гаепне дә арулап бирмәгәнгә, мин һаман әүвәлге фикердә калам.

Һаман Алладан «Йолдыз» кебек «милли органнар»ның дәвамына мәсагыйд булган мохитне пакьләргә дигән догамны кулымны төшермәенчә кылам. Татарның бөтен ак-пакь кыйсеме шул догада, минем берлән бергә дип, мәгънән, батыраеп кылам.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

«Йолдыз»га соңгы җавап. «Сүз» газетасының 1916 елгы 2 март (28 март) санында «Гаяз»имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Исхакый белән Һади Максуди арасында татар вакытлы матбугатының унъеллыгы уңае белән килеп чыккан бәхәс күп кенә татар газеталары һәм журналлары битләрендә дә чагылыш таба, мәсәлән, «Дин вә мәгыйшәт» журналының 1916 елгы 5 нче (29 гыйнвар) санындагы мәкаләдә, «Кармак» журналының 1916 елгы 7 нче (1 апрель) санындагы «Мәгъҗүнче шәкерт» вә ике «Батырлар» хикәясе («Сүз» вә «Йолдыз» кычкырышуы мөнәсәбәте белән») дигән язмада.

1 …язган фельетоныма… – «Сүз» газетасының 1916 елгы 5 февраль (18 нче) санында чыккан Гаяз Исхакыйның ««Йолдыз»ның «миллилеге» исемле үз мәкаләсе истә тотыла.

2 …минем өстемә ташланды. – «Йолдыз» газетасының 1916 елгы 26 гыйнвар (1597 нче) санында Һади Максудиның «Таңчы»га җавап», 31 гыйнвар (1601 нче) санында «Йолдызчы» имзасы белән «Таңчы» тагын сүгенә башлады («Сүктек», «Сүгәбез», «Сүгәчәкбез»)»; 10 февраль (1606 нчы) санында имзасыз «Таңчы»га икенче җавап» исемле мәкаләләр басыла. «Таңчы» тагын сүгенә башлады» мәкаләсе Г.Исхакыйның «Йолдыз юбилей»сы исемле мәкаләсенә җавап рәвешендә язылган. Автор 1906 елда Казанда чыккан «Таң» һәм «Тавыш» газеталарның аерым саннарында «Сүктек, сүгәбез, сүгәчәкбез» сүзләренең еш очравын, аларның хәтта газета девизына әйләнүен әйтә. «Таңчы»лар, «йолдызчы» фикеренчә, «Милли эшләрнең башында йөргән затларны мәрхәмәтсез рәвештә сүгә, тәхкыйрь итә, мөселманның һәрбер мөкатдәс нәрсәсеннән көлә, һичбер авторитетны тасдыйк итми иде. «Мөселман иттифакы»н хыял, алдакчылар корган тозак дип, гыйлем вә дингә таянып сөйләнгән сүзләрне «буш фәлсәфә» дип, имля төзәтүне «чепуха» дип атый иде». «Таңчы»ларның «Тәрҗеман»нан башлап һәммә татар гәзитәләрен сүгүләрен искәртеп, моңа дәлилләр рәвешендә «Таң йолдызы»ның 1906 елгы 27 июнь (12 нче) санында чыккан «Татар гәзитәләре» исемле редакцион мәкаләне һәм шул ук елгы 9 июнь (7 нче) санындагы «Чыңгыз» имзалы «Вакыт»ка җавап»ны китерә. Алга таба «йолдызчы» Исхакый чыгарган «Таң йолдызы», «Тавыш», «Ил», «Сүз» газеталары турында сүз алып барып, 1913 ел ахырында Петроградта нәшер ителә башлаган «Ил» газетасының мәсләге бөтенләй башка булуын искәртә: «Ул хәзер эшче халык өчен дә янмый, байлар (буржуазия), муллаларга да һөҗүм кылмый, биш-алты ел элек юан-юан «матур» сүзләр белән сүктеге татар гәзитәләре вә мөхәррирләренә дә тими, башка гәзитәләр ни язса, ул да шуны яза… Хәзер Гаяз әфәнде каршында эшче дә юк, алпавыт та, буржуй да, залим дә, мәзлум да юк. Алдаучы да, алданмыш та, «таңчы» да, тарилкәче дә юк, тик бер татар милләте генә, мөселман мәнфәгате генә бар». Гаяз Исхакыйның «Ил»че ясарга теләгән затларыннан Йосыф Акчура, Муса Бигиев, Шакир Мөхәммәдъяров, Сәгыйть Рәмиев, Зәки Вәлидиләр читләшүләренә төртеп күрсәтә. «Ил» газетасы тирәсендә бер-ике «таңчы» гына калган, имеш. «Ил» газетасы Петроградтан Мәскәүгә күчерелгәч, редакция Мәскәүгә килүче татар байлары төшә торган «Мещерское подворье»га (кунакханәгә) урнаштырылу фактына нигезләнеп, Гаяз Исхакыйның буржуазиягә «залимнәр», «кан эчүчеләр» дип кычкырмый гына үзенә «җылы оя» ясавы әйтелә, ул «эшчеләрнең җилек майларын эчүче, аларның көчләрен эксплуатировать итүче купецларның ярдәмнәре белән бер ширкәт төзеп, «Ил»не матди яктан тәэмин итә…»

«Ил» туктатылгач, «Сүз» газетасы чыга башлый. «Сүз» наширлеге Әхмәдбәк Салиховка тапшырыла. Гаяз әфәнденең янә «таңчы»лык тамырлары тибә башлап, «Сүз»дә үзенең «таңчы»лык тарихларын яза башлый. «Бу мәкаләләрнең һәммәсендә «таңчы»лык тенденциясе кызыл җеп булып сузылып бара», – диелә «Йолдызчы» язмасында.

Гаяз Исхакый мәкаләсен укучылар: «Чынлап та, әллә «Йолдыз» шулаймы икән?» – дип уйламасын өчен, «Йолдызчы» әдип-журналистның «гәзитәчелек вә публицистлык тарихын бераз тикшереп, аның сүзләренең кыйммәте ни дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтүне» тиешле таба. Аныңча, Исхакыйның хәзер «Йолдыз» өстенә пычраклар ыргытуы бер дә гаҗәп түгел: «490 юллык мәкаләдәге сүзләр катгыян бер хакыйкатьне ачу, бер явызлыкның өстеннән пәрдә күтәрү нияте белән язылган сүзләр түгел, бәлки пароходтан төртеп төшерелгәндә сүгенә-сүгенә калган «сүгешнамә»ләр чыгарып, берничә ай вовсю сүгенгән, милләтче булып карап та, муаффәкыять таба алмаган бер «таңчы»ның яңадан сүгенә башлавы гынадыр».

Өченче «ташланучы» . «Таңчы»га икенче җавап» исемле имзасыз мәкаләне язучы (авторы Һади Максуди булырга тиешле) Г.Исхакыйның «Йолдыз»ның миллилеге» дигән язмасында каршылыклы урын таба: анда автор (Исхакый) бер җирдә газетаның мәсләксезлегеннән көлүен әйтә дә язмасының ике юлын биләгән сүзләреннән соң бу көлүнең мәсләкләр аерымлыгы аркасында булуын «үзе дә сизмичә аңлатып куя». Димәк, «Йолдыз»ның мәсләге бар булып чыга. Аны мәсләксезлектә гаепләү дөрес түгел, имеш, имзасыз мәкаләдә Исхакыйның «Йолдыз»га бәйләнүен инкяр итүе дә «күзгә карап ялганлау» дип бәяләнә. Гыйффәт туташның «Сүз» газетасында «мөхтәрәмә мөхәррирә» Фәхрелбәнат Сөләйманияне тупас хурлап чыгыш ясавы да Г.Исхакыйның «Сүз»нең һичбер номерында һичбер гәзитә вә журналга бәйләнү булмады» диюе белән каршылыкка керә. Бу мәкаләдә шулай ук «Йолдыз»ны «Тавыш» һәм «Ил» газеталары өстеннән донослар ясауда гаепләү дә кире кагыла.

«Йолдыз»да басылган әлеге өч мәкалә уңае белән Мәхмүтфуад (бу имзаның иясе . Фуад Туктаров) «Сүз» газетасының үзендә өч санга (1916 елгы 10, 12, 14 февраль) сузылган «Мәҗбүри бер җавап» бастырып, бәхәстә Г.Исхакый ягына баса, «Йолдыз»дагыларны тупаслыкта гаепли, мәкаләләрендә сүгенүләр урын алуын әйтә.

 «Йолдыз» газетасы моннан соң да сүзен бирми: аның 1916 елгы 24 февраль (1612 нче) санында «Йолдызчы» имзасы белән «Йолдызчы»ның җавабы» дигән репликасын урнаштырган.

3 Кечкенә фельетон белән астан керде. – Югарыда искә алынган мәкаләләр укучыларга ул еллардагы исемләнеш белән кечкенә фельетон итеп тәкъдим ителгәннәр.

4 … соңгы елларда нәшерләрен үз өстемә алуым… – мәсәлән, Гаяз Исхакыйның «Мөгаллимә» исемле 3 пәрдәле драмасы (Петербург, 1913) һәм «Остазбикә» хикәясе (Мәскәү: М.О.Актай и К0 типографиясе, 1915) Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый наширлегендә басылган.

5 … ике йөз егерме «Йолдыз» мөхәррирен ярдәмгә чакырды. – «Йолдыз» газетасы үзенең унъеллык юбилеена багышлап чыгарган 15 гыйнвар (1591 нче) санында «Ун ел эчендә «Йолдыз»га каләмнәре белән иштиракь иткән затлар» исеме астында «Йолдыз»га язышкан 220 ләп кешенең исемен, кем булуларын һәм кайда эшләүләре турында белешмә китерә. Болар арасында Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Камал, Ф.Әмирхан кебек татар әдәбияты классиклары, шулай ук Җ.Вәлиди, Г.Газиз, Һ.Атласи, М.Бигиев, Г.Баттал, Г.Ибраһимов һ.б.ларның исемнәре атала…

6 …сигезенчесе, тугызынчысы иттерелеп күрсәтелгән мөәррих Зәки Вәлиди берлән мөнәкъкыйд Нәҗип Гасрый … – әлеге исемлектә Һади Максуди үзе беренче, Садри Максуди икенче («II һәм III Дума әгъзалары, дәгъва вәкиле, «Йолдыз»да хәзер дә яза»), Гаяз Исхакый өченче («мәгъруф әдип, мәхәррир, «Сүз» гәзитәсенең мөәссисе вә мөхәррирләреннән») итеп китерелә. Тексттагы исемлектә Әхмәдзәки Вәлиди («мөәррих»), чынлыкта, уналтынчы, Нәҗип Гасрый («сабык «Ил» мөхәррире») егерме икенче итеп бирелә.

7 Себергә җибәрелүләремә … – Казан төрмәсендә алты ай утырган Гаяз Исхакый 1907 елның октябрендә Архангельск губернасына сөргенгә җибәрелә.

8 «Йолдызчы» әфәнделәрнең өчесеннән гыйбарәт… – 2 нче искәрмәдә телгә алынган мәкаләләрнең авторларына ишарә ясала.

9 «Тавыш» мөхәррире Габдулла түгел, Гариф Биккинин иде, диде. – Г.Исхакый «Сүз» газетасының 1916 елгы 20 гыйнвар (12 нче) һәм 5 февраль (18 нче) саннарында басылган «Йолдыз» юбилейсы», «Йолдыз»ның «миллилеге» исемле мәкаләләрендә Һади Максудины доносчылыкта гаепли. «Тавыш» газетасының редакторы Гариф Биккинин үлүе турында «Йолдыз»да хәбәр бастыруны («Йолдыз»ның «миллилеге» исемле мәкаләгә язылган 8 нче искәрмәне карагыз) Г.Исхакый донос дип атый. Һ.Максудины донослыкта гаепләп язган «Йолдыз»ның миллилеге» мәкаләсендә Г.Исхакый ялгыш Гариф Биккининның исемен Габдулла дип яза. Әлеге язмага җавап рәвешендә «Йолдыз»да (имзасыз)басылган «Таңчы»га икенче җавап» исемле мәкаләдә исә: «Тавыш» редакторы Габдулла Биккинин түгел, Гариф Биккинин иде. Бер гәзитәнең мөхәррире үлгән, аның вафат хәбәре фәүкылгадә бер корректность белән икенче бер гәзитәдә (ягъни «Сүз» дә. . Төзүчеләр) язылган. Безнең ул хәбәремездә нинди донос бар», – диелә.

10 Хөсәен Әбүзәров һәм дә Кәримов типографиясенең мөдире учитель Габ-делмәннан әфәнде хакында судка бирелгәнлекләрен… – «Тавыш» газетасы яптырылганнан соң, газетаның нашире Хөсәен Әбүзәров белән газета басыла торган Кәримовлар басмаханәсе мөдире, учитель Габделмәннан Әхмәтҗан улы Рәхманкуловлар судка бирелә. Әмма суд эшләре ахырына кадәр җиткерелми, чөнки Габделмәннан Рәхманкулов кинәт үлеп китә, ә Хөсәен Әбүзәров үзенең ул вакытта Казанда булмаганлыгын исбат итә ала.

11 Тагы «Йолдыз»ның 1601 номерындагы … жирный хәреф берлән әллә кемнең дикъкатен җәлеп итәргә маташуы… – чыннан да, «Йолдыз»чы мәкаләсендәге «без татарлар хөкүмәт каршында беренче ышанычлы кешеләрмез, тагын да итагатьле булырга кирәк […]. Үзенең дә башы чыкмады, безнең башымызны да черетеп бетерде […]. Нихәл, бабай, тел тикшерәмсез? Башка эшеңез юк бит, җирең, иркең мул, праваң кямил, корсак тулган, башка ни кирәк? […] татар гәзитәләре безнең мәсләккә хилаф, шуның өчен дә һәммә татар гәзитәләрен сүгәбез» дигән урыннар калын хәрефләр белән басылган.

12 Тарифа – монда сүз газеталарны мөштәриләргә (әбүнәчеләргә) җибәргәндә алына торган почта чыгымнары турында бара. «Йолдыз» газетасы өчен мондый чыгымнар кайбер рус газеталары кебек азрак билгеләнгән булса кирәк.

13 Ул … мөхтәрәм Молчанов берлән сөйләшеп… – «1901.1916 елларда

С.-Петербургта чыккан «Петербургская газета»ның нашире һәм редакторы Мол-

чанов турында сүз бара.

14 Дубровинның чыгарган «Русское Знамя»сы вә башка карагруһлар гәзитәләре… – «Рус халкы союзы» партиясенең органы булган «Русское Знамя» газетасын доктор (табиб) Александр Иванович Дубровин (1855-1921) чыгарган (1991елда кабат нәшер ителә башлый).

Мәгъруз калды – монда: дучар булды.

Гизле – яшерен.

Тәхлилат – анализ.

Саясендә – нәтиҗәсендә.

Әминият – ышаныч.

Фәйтуным – арбам (экипажым).

Мөәррих – китап язучы, тарихчы.

Мөнәкъкыйд – тәнкыйтьче.

Мохлис – дус.

Тәртибаты – оештырылу тәртипләре.

Тәхкыйрь ителгән – мыскылланган.

Гонванын – исемен.

Тәкзиб итә – ялганга чыгара.

Хәрифнең – түбән кешенең.

Тәхкыйрь итә – мыскыллый.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 169-172.

Җавап калдыру