Кайтмадылар…

Төрекләрнең атасы бар. Безнең

Кайталмады шул ул халкына.

Ата сатучылар аз булмады

Ватан таккан мәсләк хакына.

 

Мәсләкләре өчен аталарны

Диварларга терәп аттылар,

Гулакларга ябып череттеләр,

“Дошман” исемнәре тактылар…

 

“Ата” берәү иде һәм ул ата

Кызганмады һичбер баласын,

Милләт аталары себер китте,

Җәсәд итте себер даласын.

 

Үксез милләт балалары ул чор

Күп кимерде кыен күсәген,

Ятимләнгән саен милләтемнең

Түбәнәя торды түшәме…

 

Баш хакына милләт аталары

Котылдылар качып чит җиргә.

Өмет белән гомер сөрде алар

“Бер кайтырбыз”диеп “хөр илгә”.

 

“Хөр ватанга кайтам” диеп алар

Җан аттылар, акыл куйдылар.

Максатларның хакы кыйммәт иде,

Туганнарын, нәселен җуйдылар.

 

Кайтмадылар… Кендек каны тамган

Туфрак җәсәдләрен күммәде.

Милләт кенә түгел, ятим калды

Милләт атасының теләге.

 

…Ата сүзе кайтты чорлар аша

Бер амәнәт булып ватанга:

Милләт рухы булган аталарны

Кайтарырга вакыт татарга!

 

Фәнил Гыйләҗев

Җавап калдыру