Мөхәрриргә

(Кыйтга)

(Габдулла Тукайның Исхакыйга багышланган шигыре)

 

И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа!
И мосаувир! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа!

 

Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!
Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!

 

Алты елда үзгәреп китте лөгать һәм истилях,
Сәүдәгәрлектер зыялылык вә сәүдәдер зыя.

 

Җанлырак тормышта бетте, шанлырак бер эш тә юк,
Бер-берен чәйни Бишенче елдагы күп әүлия.

 

Алты ел торды чупансыз, айрылышты яшь көтү;
Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя.

 

«Ул Гомәрдән курка шәйтаннар» дигән төсле рәсүл,
Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…

 

Мөхәррир — язучы.

Кибриа — олылык, дан.

Мосаувир — сурәт ясаучы, суз остасы, художник.

Лөгать, истилях — сүзләр, атамалар.

Зыялылык — интеллигентлык.

Зыя — яктылык, аң-белем.

Чупан (чабан) — көтүче, җитәкче.

 

(«Мөхәрриргә». — «Мәктәп»нең 1913 елгы 3 нче (24 март) санында басылган. «Гъ.Т. 1913 сәнә, 10 март» дип куелган. Текст шуннан алынган.

 

Бишенче елдагы күп әүлия. — 1905-1907 еллардагы инкыйлаб чорында демократик идеаллар белән янган кайбер кешеләрнең соңыннан үзара талашулары, шул идеаллардан читләшүләренә ишарә ителә.

 

Гомәр — Мөхәммәд пәйгамбәрнең фикердәшләреннән, көрәштәшләреннән берсе, ярым легендар хәлифә.

 

Бу — Тукайның үлеменә 23 көн кала язган соңгы шигырьләреннән берсе. Ул сөргеннән кайтучы Гаяз Исхакыйны лаеклы каршылау өчен барган кампания уңае белән язылган. Язучы, татар милләте мәнфәгатьләре өчен көрәшүче Г.Исхакый 6 ел сөрген, төрмә һәм качудан Казан шәһәренә керә алмаган. Милләтебезне уяткан, күтәргән, инкыйразның, бетүнең нәрсә икәнен

аңлаткан Г.Исхакыйны Тукай бик хөрмәт итә, данлый, «кайт әле моңлы Ватанга, кайт әле, саргайтмәле!» ди.

 

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

Җавап калдыру