«СҮЗ» ГӘЗИТӘСЕ КОНТОРАСЫННАН

«Сүз» гәзитәсенең хөкүмәт әмере белән ябылуы агентларымыз белән мөгаләмәнең табигый юлында баруын туктатты. Бик күп агентларымыз берлән хисабымыз, алыш-бирешемез бетмәенчә калды. Шуның өчен агентларымызның иске хисапларын тәмамлауларын үтенәмез.

Перевод өчен һәм дә мәктүп өчен адрес:

Гәзитәмезнең конторасы:

Москва, Мещеринское подв., 84.

«Сүз»нең мөштәриләрен яңгы гәзитә белән тәэмин итү

мәсьәләсе тиз вакытта хәл ителәчәктер.

«Сүз» гәзитәсенең вәкиле Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

«Сүз» гәзитәсе конторасыннан. «Безнең ил» газетасының 1916 елгы 4 декабрь (4 нче) санында «Сүз» газетасының вәкиле «Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Бу газетаның соңгы саны 1916 елның 22 сентябрендә басыла, ә шул ук елның 10 ноябрендә чыга башлаган «Безнең ил» газетасы аның дәвамы булып тора.

«Вакыт» газетасы (1916 ел, 4 октябрь) аның туктатылуы турындагы хәбәрдә газетаның «зарарлы мәсләге өчен хөкүмәт тарафыннан сугыш беткәнгә кадәр дип ябылу»ы, редактор Габдулла Сәгыйтовның «Земский союз тарафыннан лашманчыларга меңбаш итеп тәгаен кылынуы, капитан дәрәҗәсе бирелеп тиешле урынына җибәреләчәге» әйтелгән.

«Дин вә мәгыйшәт» журналы (1916 ел, 39 нчы сан, 343 б.) «Сүз» газетасы» дигән хәбәрдә: «Мәскәүдә Г.Исхакый тарафыннан чыгарыла торган «Сүз» гәзитәсе начар мәсләк тәгъкыйб иткәне өчен хөкүмәт тарафыннан туктатылды. Шундыйрак татар галәмене төһмәткә сәбәп була торган икенче бер гәзитә чыгарырга рөхсәт алынган, соңгы гәзитәгә мәсьүл мөхәррирлеккә икенче бер кешене «яллаганнар», – дип язган. «Безнең ил» газетасы Шакир Мостаев һәм Гаяз Исхакый редакторлыгында чыккан.

* «Сүз» газетасының 1916 елгы 22 сентябрь (87 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!..» исемле язманың тексты белән танышу мөмкин булмады.

Фәгалән – эш белән.

Мөәллифәтел-колүб – күңелләрне берләштерүче.

Мәкъбүл улыр – кабул булыр.

Төһмәткә – гаепләүгә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 299-300.

Җавап калдыру