* * * (ТАГЫ «СЫЙРАТЕЛ-МӨСТӘКЫЙМ» БАШ КҮТӘРДЕ…)

Тагы «Сыйрател-мөстәкыйм» баш күтәрде. Тагы милләтнең нәфрәтен казанган кара көчләр үзләренең кара уйларын татбикъ- ка вакытны мөсәгыйд таптылар. Тагы милләтнең җаны, рухы, бөтен мөкатдәс идеаллары бер хәтәрле хәлгә килде.

Бу көн, иртәгә аның ныгып бетмәгән мәдәни сафлары һөҗүмгә мәгърүз калачактыр. Бу көн, иртәгә аның берегеп бетмәгән милли көчләре читке кара көчләргә арка таянган монафикълар тарафыннан мәйдане хәребка чакырылачактыр. Бу көн, иртәгә милләтнең бөтен тамырларына агу йибәреп, аны зәһәрләү башланачактыр.

Унбиш-егерме елдан бирле бөтен милләтнең каһарман көчләре берлән тәрбияләнеп килгән, бөтен милләтнең пакьләренең аклыгы берлән сафлыгы сакланып килгән милли мәдәниятнең аклыгы, пакьлеге берлән мөнтазам тартышу башланачактыр.

Аның үзәгенә агулар . аның табигый үсүендәге эчке көчен бетерер өчен Алланың биргән һәр көнендә тамчы-тамчы агу тамызыла башланачактыр.

«Сыйрател-мөстәкыйм» тагы туа.

«Сыйрател-мөстәкыйм»дәге ходайсызлар тагы милли кяферлекләрене таратырга тотыналар. «Сыйрател-мөстәкыйм» янына җыелган бөтен ходайсызлар тагы милли хисемезне былчыратырга, милли намусымызны аяк астына таптарга тотыналар.

Хәлемез хәтәрдә!

Бөтен милли көчемез хәтәрдә!

«Сыйрател-мөстәкыйм» тагы туа…

Ул бу юлы матди мәнфәгатьләргә бөтен мазыйсы, киләчәген сата торган яшь көчләрнең, сатылып алынган фәхешнең йимеше, милли фәхеш баласы булып мәйданга килә.

Ул фәхеш баласылыгын яшерер өчен матур ат берлән «Ислам вә мәгариф» исеме берлән мәйданга чыга.

Элгәреге битен-йөзен яшерер өчен, үзенең төп атасы департаментлар, Байрашовларны оныттырыр өчен, моңганчы пычрак хезмәтләрдә булмаган кешеләрнең аркасына таянып, татар дөньясына чыга.

Элгәреге тактикасыннан зарар иткәнен күреп, бәүлис [полиция] юлы белән хәрәкәт итәргә булып чыга.

«Сыйрател-мөстәкыйм» яңадан мәйдане мөбарәзәгә чыга…

Яшь көчләр берлән ачыктан-ачык, баһадирларча сугышыр өчен түгел, итәк астыннан хәрәкәт итеп, бөтен милли эшләремезгә аяк чалырга булып чыга.

«Сыйрател-мөстәкыйм» ислам, мәгариф пәрдәсенә өретелеп, моңганчы исемнәрен былчыратмаган кешеләрнең хиссиятләренә таянып, үзенең милли мәдәниятемез берлән көрәшен авыз иттермәкче булып, милли легализация булып чыга.

«Сыйрател-мөстәкыйм» милли хулиганлыкның мәркәзе булып, акрын-акрын бөтен көчләрне эчендә эретергә ниятләнеп мәйданга чыга.

Шул хезмәтендә арка таяначак чит кара көчләрнең матди ярдәмнәренә тәмамы белән ышанып эшкә тотына.

Беренче зәһәр тамчы тамачак урынның – Петроградның яшьләре, мөселман укучылары шул милли хәтәрне сизенеп, алдан вазгыятьләрен игълан итәләр.

Алдан ук шул милли фәхеш баласына игълане нәфрәт итеп куялар.

Әлбәттә, бөтен Русиянең мөселманнары, бөтен Идел буеның аңлы зыялылары Петроград департаментларыннан чыккан шул шәйтан таягының яктысы саф мөселманны алдар өчен, юлдан яздырыр өчен дошман көчләр тарафыннан ясалган икәнен белерләр.

Әлбәттә.

Шул шәйтан таягын сабикы садыйк дип күрсәтергә тырышканнарның мазыйлары нинди булса да, хәзерге көндә шәйтанга, иблискә ялчы булмаганлыкларын хис итәрләр, итәргә тиешләр, гакыллары берлән булмаса, җаннары, иманнары берлән хис итәргә тиешләр.

Бөтен көче, гайрәте берлән шул былчырак куллардан үзенең мөкатдәс мәдәниятен, милли хәятының өмиден зәһәрләндертмәскә тиешләр.

Киләчәгенә иманы өчен – бер милләт булып яшәвенә иманы өчен шул ходайсыз кулларны этәргә, ыргытырга тиешләр һәм итәчәкләр.

Чөнки аның мазыйсының мөкатдәс нокталарын мыскыл итәләр. Чөнки аның киләчәгенең иң зур өмиден, милли хәятка булган өмиден зәһәрлиләр.

Чөнки аның милли иманын урларга, караңгыда килеп, төнлә урларга, дуст дигән булып, ышандырып, әминият казанып урларга хәзерләнәләр.

Чөнки аның кайнар йөрәге, көннән-көн кызу тибә торган милли йөрәге урынына лакей, официант йөрәге куярга маташалар.

Киләчәктә аны мескин, зәгыйфь, куркак, пис итәр өчен бөтен яшь каннарын зәһәрләргә дип ау коралар.

Милли хәятымыз хәтәрдә!

Киләчәккә өмидемез хәтәрдә!

Чөнки бердәнбер байлыгымыз булган милли мәдәниятемез, чөнки бердәнбер арка таянычымыз булган милли намусымыз, чөнки караңгы төндә бердәнбер яктыртучы фонаремез булган милли өмидемез, чөнки суык көннәрдә бердәнбер елытучымыз булган милли иманымыз һөҗүмгә мәгърүз…

Хәйләле, дәссасле чит көчләрдән агу-зәһәр алган дошманның һөҗүменә мәгърүз…

Хәлемез хәтәрле…

Актык милли байлыгымызны, кечкенә мәдәниятемезне йимерергә тырышалар. Актык арка таяначак милли өмидемезне кырып-себереп түгәргә тырышалар, тырмашалар. Идел буеның авылында, шәһәрендә, кырында, басуында, болынында, яланында ялтырый торган милли нурларымызны, милли иман йолдызларымызны караңгы болыт берлән капламакчы булалар. Киләчәгемезне, нурлы таңы ачылып килә торган милли таңымызны шәйтан падишаһлыгы кебек караңгылыкка батырырга, чумдырырга уйлыйлар.

Бөтен өмидлеләр, бөтен милли иманлылар, аңлаңыз, сезнең һәммәңезнең иң мөкатдәс өмидеңез дошманның зарбәсенә мәгърүз…

Онытмаңыз! Дошман тарафыннан күтәрелгән авыр чүкеч һәммәмезнең милли йөрәгемезгә сугар өчен, милли атәшемезне читләргә чәчрәтеп, бердән сүндерер өчен эшләнә.

Шул алдакчыларның кыланышларына, фәрештә пәрдәсенә төрелергә маташа торган шул шәйтаннарның хәйләләренә алданмаңыз!

Үзеңезнең хисеңез, милли тойгыңыз кушканча, милли өмидеңез янында урын тотыңыз!

Милли иманыңызны, милли өмидеңезне киләчәктә милләт булып яшәргә дигән милли игътикадыңызны, милли җаныңызны саклаңыз.

Хәл – хәтәрдә…

Аек булыңыз!

Тәнемез, тамырымызны ашый торган хулиганлык йөрәгемезгә, милли йөрәгемезгә барып җитәдер.

Аны да ашап, аны да чүп итәргә маташадыр.

Ныкланыңыз!

Шул дошманнарга, шул милли кяферләргә бөтен мәгънәви көчеңезне каршы куеңыз.

Үземезнең мөкатдәс милли байрагымызга, үземезнең милли иманымызга каршы торган шул пычрак кулларга «җигел» дигән батыр боерыкны биреңез!

Милли кяферләр, милли хулиганнар, үзләренең мазыйларын саткан, үзләренең киләчәкләрен шәйтанга рәһенгә салган ходайсызлар, туктаңыз!

Менә безнең чигемез! Нинди генә байрак күтәрсәңез дә, моннан үтә алмыйсыз.

Менә безнең чигемез!

Монда иман бар…

Монда Аллага, монда халыкка, монда изгелеккә иман бар…

Иске милли кяферләр, яңгы милли хулиганнар, карт вә яшь ходайсызлар, җигел!

Маташма!

Монда синең хәйләң дә, синең кара көчең дә, синең хәрам акчаң да йөрми торган иман бар. Синең зарбәләреңдә ватылмый, чәчелми торган иман бар…

Җигел, мәлгунь!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

*** (Тагы «Сыйрател-мөстәкыйм» баш күтәрде…). «Сүз» газетасының 1916 елгы 9 март (31нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Игътикад итәмез – ышанабыз.

Мәсафә – ераклык, ара.

Ганганәләреннән – традицияләреннән.

Мөсәгыйд – җайлы, уңайлы.

Һөҗүмгә мәгърүз калачактыр – һөҗумгә дучар булачак.

Читке – чит, читтәге.

Монафикълар – икейөзле, эчкерлеләр.

Мәйдане хәребка – сугыш мәйданына.

Мазыйсы – үткәне.

Мәйдане мөбарәзәгә – бергә-бер чыгып сугышу мәйданына.

Зарбәсенә – һөҗүменә.

Атәшемезне – ялкыныбызны.

Игътикадыңызны – ышануыгызны.

Рәһенгә – закладка.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 177-180.

Җавап калдыру