ГОМӘР ТӘҢРЕКОЛЫЙ1 ВАФАТ

Истанбулдан Гази пашаның вафаты хакында2 тәфсилле хат­лар алып торган көннәремдә дустлардан килгән бер мәктүбнең ахырында: «Гомәр бәк югалып торадыр. Бурсадан чыгуы мәгъ­лүм булса да, Истанбулда эзе югала. Шуны эзләп йөрибез», – дип язганнар иде. Бу хатның хәбәрен нинди генә дустка сөйлә­сәм дә: «Йөрер-йөрер дә кайтыр, билетын югалткандыр, яңасын алырга акчасы булмагандыр да, кечкенә бер стационда төшереп калдырганнардыр-фәлән», – дип тәфсир иттеләр, һичберсе бу хәбәргә җитди бер сүз кеби карамады. Гомәр бәкнең болай берничәшәр көн югалып торып та мәйданга чыгу бик күп мәртәбә булып, үткән вакыйгалар булганга, мин бу хәбәрнең астында куркулы бер каза-фәлән яшеренгәндер дигән хөкемне чыгара алмадым. Ләкин күңелдә бер шөбһә уятканга, Истанбулга, Анкарага мәктүбләр язып, шул эшне тикшерүне үтендем. Мәктүбләр йөреп торганда, Фуад бәкнең вафат хәбәре килде3. Гомәр мәсьәләсе тагы күләгәдә калды. Гомәр хакында килгән мәктүбләр шөбһәне зурайтсалар да, өмидсезлек бирер дәрәҗәдә түгелләр иде. Ахырдан Баттал бәкнең4 30 гыйнвар, 1939 елда язган соңгы мәктүбе вакыйганы тәмамән ачып бирде. Гомәрбәк Тәңреколыйның вафатында шөбһә калмады: ул Истанбул әтрафында Бакыркөй хастаханәсендә 1938 елның 29 августында ук вафат иткән икән.

Учительская школаның5 беренче елыннан (1899) башлап сыйныф аркадашым булып, бик күп төрле вакыйгаларга бик бай бул­ган шул озын дәвердә күп чакларда бер сафта булган иптәшеңне гарибтә югалту никадәр авыр бер эш икәнлеге мәгълүмдер. Минем өчен шул бер-ике ай эчендә бусы икенчесе булуы бу авыр тәэ­сиратны тагы куәтләндерәдер. Кардәшләрнең берсе артыннан берсе теге дөньяга китүе, мәсләк, тартыш, иптәшләрнең, арып егылып, көрәш сафын буш калдырулары үзеңә дә шул көннең якынлыгыннан хәбәр биргән кеби буладыр. Саулыкта калынганнарына нисбәтән саннары бик күп дәрәҗәдә артып киткән вафат иптәшләрне берсе артыннан берене алга тезеп күз алдына куядыр.

Ләкин моннан кырык ел элек башланган милли эш һаман тәмамланмаганга, шуның тирәсендә көн дә туган яңа вакыйгалар яңадан-яңа милли вазифалар йөкләп, тирәннән тирәнгә, милли эшнең эченә чумдыра барганга, эшкә, мәшәкатькә батып, шул авыр хисләрне тәхлил итәргә дә вакыт таба алмыйсың. Тагы егыла-тора эшкә башлыйсың, тагы уйларга, төшенергә, кайгырырга вакыт таба алмаенча, аякларны, кулларны киңрәк итеп ачып, буш калган тишекне тутыру өчен, саф башына басасың; кичә дә, бүген дә, иртәгә дә, аннан ары да шулай. Ярый әле иптәшләр үлеп киткәндә, алар арып, ватылып сафтан чыкканда, саулыкта калган без берничә кеше шуларны истә тотабыз. Дөньяның төрле почмакларына таралган аларның кардәшләре, дустлары, иптәшләренә шул ачы хәбәрне биреп, берничә күз яшьләрен тамыздырсак та, үлгәннәрне онытылып китүдән саклап калабыз. Исмәгыйль бәгенә6, Йосыф Акчурасына7, Тукаена8, Риза казыйсына9, Галиәсгар Камалына10, Фатих Әмирханына11, Габдулла ­Карисенә12, Фуадына, Гомәренә вә бик күп икенче, өченче дәрә­җә милләтче җәмәгать хадимнәренә истәлекләр язып киләбез, боларны киләчәк буынга аз булса да танытып калдыруны үзенең вазифасы дип ышанган берничә безнең кеби милли җүләрләр үзләре дә иптәшләре арасына кушылсалар, бу вазифаны кем үтәячәк? Халкының хәзерге тормышының тамырларын, аның үткән көннәрендә үк икәнлеген күрә алмаган яисә күрүне кирәк дип тә белмәгән яшьлек кенә мәйданда калса, ул шул милли ганганәне дәвам иттерә алачакмы? Халкының мәдәнияте тормышының бу көнен кичәгә баглый алмаган, «үзенеке» берлә «читнеке»н ачык аера алмаганнар халкының киләчәгендәге юлның кыйбласын күрә беләчәкләрме? Аны тугры тәгъйин итә беләчәкләрме? Аурупаның искелек базарыннан, руслыкның талчугыннан алган аршыны, метрәсе берлә генә коралланып, халкының милли байлыгы, мәдәниятенә бәһа печәм дигән бу кешеләрне, ят үлчәүләр адаштырып, сәргәрдан итеп кенә калдырачак түгелме?

Бу көн әле без элекке юлыбыздан барабыз, хезмәте тигән милләтчеләребезнең тугры йөзен күрсәтүне элекке кеби милли вазифа дип эшлибез. Вә бу юлдан иманлы яшьлегебезне саташтырмаска тырышабыз. Шуңарга ике дә, бер дә милли хезмәт иткәннәребезнең хезмәтен тәкъдир итеп, үлгәннәребезнең изге исемен зикер итеп хатирәләр язабыз.

 

* * *

Гомәр Хәбибрахман углы Тәңреколый (Терегулов) Уфа ви­лаяте Мирзалар Каргалысында тугандыр. Атасы мирзалар арасында бик сирәк очрый торган сәүдәгәрдер һәм дә авыл үлчә­вендә шактый зур байдыр. Анасы да Еникеевләр13 гаиләсеннән Каргалының бер мирза кызыдыр.

Ләкин мондагы мирзалар, Беренче Пётрның указы буенча христианлык кабул итмәүләре өчен14, мирзалыктан, үзләренең җирләре, суларыннан мәхрүм ителгәч, Пенза вилаятеннән Уфа тирәсенә күчеп килеп, җир сатып алып, аксөяклекне онытып, авыл эше берлә мәшгуль булучылардандыр. Мирзалыктан боларда калган нәрсә булса, милли ганганәнең саклануы һәм дә элекке «йомышчы мирзалардан» кереп калган русча укуның кирәклеге­не хис итүләре генәдер.

Шул даирәнең чын баласы Гомәр, школага кереп, аз-маз күзе ачыла башлагач, без мәдрәсә шәкертләре тарафыннан идарә ителә торган түгәрәккә керәдер вә бик тиздән шуның мөһим әгъзасы булып, милләтче мирза булып җитешәдер. Шул милләтче мирзалыкка садыйк калып, мәмләкәттә чакта милли сахәдә эшләп киләдер вә безнең 1905 елда мәйданга ташланган инкыйлабчы милләтчеләребезнең беренче сафында булып барадыр. Школада булсын, тормышта булсын, Гомәр безнең арабызда ул вакытта бердәнбер милләтче мирза баласы иде. Аның шул мирзалыгы, үзенең мирзачылыкка садыйк калган мохитендә безнең кеби «затсызлар» арасында йөрүе өчен, аны бик уңайсыз хәлләргә дә төшерә иде. Ул үз мирзалары мохитендә әүвәлге елларда «азрак гакылга тулы түгел, азрак җиңеләйгән» кеби каралып та килә иде. Вә һәрбер уңай тугры килгәндә, үрдәк астында чыккан тавык чебеше кеби, читкә төртелә иде. Гомәрнең үзенең табигате дә моңарга бераз ярдәм итә иде. Ул бер мәсьәлә өстендә бөтенләй бирелеп китә торган, ышанган нәрсәсенә бик тирән ышана торган, шуны яклауда бик кайнап сүз сөйләүчән, үзенчә әйткәндә, «яна торган кеше» иде.

Гомәрнең школадагы әүвәлге еллары милли тәрбиядә, татарча китаплар укуда, төрекчә аңларга тырышуда кичсә, соңгы сыйныфлары рус әдәбияты берлә таныш булуга үтте. Ул вакытта бик зур модада булган Толстойның әдәби әсәрләре «Анна Каренина», «Война и мир»ларын гына укып калмаенча15, Толстойның үзен фәлсәфәче дип төшенеп, матур телдә язган төрле әбиләр фәлсәфәсенең рисаләләрен дә бик күп укыды. Бу китапларның төп мәгънәсе «яхшы булу яхшыдыр» гына булса да, Толстой үзенең әдәбилеге берлә бу иске әбиләр фәлсәфәсен бик матур иттереп язганга, эзләүче табигатьле яшь Гомәргә бик зур тәэсир ясадылар. Ул бик күп уйларга тотынды, бик күп төшенде. «Адәм баласын бәхетле итәр өчен ни кирәк?» Шуны эзләргә кереште.

Көннәрнең берсендә унсигез-унтугыз яшьлек Гомәр безгә үзенең тормышының иң мөһим булган бер ноктасын «кәшиф» итүен игълан итте. Аныңча, бөтен начарлыклар, золымнар, фә­кыйрьлекләрнең сәбәбе адәм баласының үз-үзен, тирә-юнен аңламавы гына икән. Ул «аңлау» кирәк, «аңлау» дип башлады. Гомәрнең тормышының караңгы ноктасында күзе ачылуы, иске заманнарда пәйгамбәрләрдә булган кеби, бердән булды. Бу «кәшиф» аңарга яңа куәт, көч бирде һәм дә яңа бер вазифа йөкләде. Ул дәресен ташлады. Пәйгамбәр төсле итеп, иптәшләренә «дөньяны бәхетле итәр өчен» тапкан яңа юлын аңлатырга тотынды. Көннәр буе ул кызып-кызып «аңлау» кирәклеген сөйли, шуңарга яңадан-яңа дәлилләр эзли иде. Аныңча, байның фәкыйрьне көчләве, хуҗаның хезмәтчесенә җитәрлек акча түләмәве, рус полициясенең гөнаһсызларны кыйнавы, хәтта министрлар, падишаһларның халыкка зарарлы кануннар чыгаруларының һәммәсенең сәбәбе аңламаудан гына, шул «аңлау»га әһәмият бирмәүдән генә иде.

Мин, мәрхүм Гомәрдән алты-җиде яшь зур булганга һәм дә мәдрәсәдә вакытта ук ул шашкын дәверемне кичергәнгә, аның ­ялкынлы «аңлату»ларына кабынып китә алмый идем вә шуны яшерә дә белми идем. Шуңарга Гомәр мескен: «Син дә аңламый­сың», – дип, мине кызгана да, үпкәли дә иде. Мәрхүм Хөсәен Ямаш16, Гомәр берлә кардәш тә булганга, табигый дә, бик кырт кисүне сөймәгәнгә, Гомәрне бик ихлас берлә тыңлый, аны «аңлый» иде. Шуңарга Гомәр ул вакытларда аның берлә аерылмаячак мәңгелек ахирәт иде.

Гомәр үзенең пәйгамбәрлеген иптәшләре арасында гына калдырмады. Мөгаллимнәргә дә үзенең «кәшиф»ен сөйләде. Аларны да сәхабәлеккә чакырды. Көн саен бу фикердә кыза барып, школаның мөдиренә дә керде. Аңарга «кәшиф»ен аңлатканның соңында, аңардан бөтен вилаять мәктәпләренең мөдире берлә күрештереп, аның ашасыннан мәгариф назыйры берлә, аннан соң бөтен назыйрлар берлә күрештерүне сорады вә шуларга һәммәсенә дә «аңлатмакчы» булды.

Мәктәпнең мөдире Пинегин17 исемендә чукынган бер вотяк татар мәсьәләләрен бик белүче миссионер иде һәм дә бик хыялый кеше иде. Ул, Гомәрнең сүзләрен тыңлап, аңарга каршы сөйләмәенчә, вилаять мөдиренә дә сөйләячәген, министрга да язачагын вәгъдә иткән иде. Гомәр шуларга җаваплар көтеп, Петербургка барып «аңлату» көннәрен Ләйләнең Мәҗнүнгә кавышу көнен көткән кеби көтә иде. Ләкин көн үтә бара иде, Гомәрнең «кәшиф»е дә суына бара иде. Петербургта да «аңлау» һаман юк иде. Шулай итеп, язга кадәр Гомәрне чакырып, яңа «кәшиф»не сораучы да булмады. Ул шул фикере берлә Каргалыга китте. Анда кымыз эчә-эчә, аның «аңлавы» да онытылды. Аның шул мәстиклек хасталыгыннан котылуы да, авыруы кеби, бердән булды. Ул тарихи материализмның дөньяга карашы фәлсәфәсен кабул итте.

1905 елны ихтилялга ул инде Хөсәен Ямаш берлә «татар социал-демократ фиркасе»н тудыручыларның берсе булып катышты. Шул фирканең фикерен таратучы беренче вә ахыргынчы социал-демократ гәзитәсе «Урал»ның* нашире, язучысы булып эшләде18. Халыкка якын катлаудан чыккан күпчелегебез шәкерт­ләр булган безләр «халыкчылык» нигезендә киттек. Сыйнфый тартышны кабул итмәенчә, эшләребездә «мәркәзе сәкләт» радикаль милләтчелеккә кордык. Идеоложедә булган бу фирак безне берничә елга бер-беребездән аерып торды. Хәтта Гомәр мәрхүм, безнең халыкчылыгыбызны «аңлап» бетмәүдән килә торган «шәкертчелек»тер нигезендә каләм йөртеп, бер театр китабы да язды19. Тукайның шигырьләренә каршы Хөсәен Ямаш берлә бергә авыр тәнкыйтьле мәкаләләр дә нәшер итте20. Үзе дарелфөнүнгә керер өчен хәзерләнергә тотынды. Ләкин шул елларда әтисе Хәбибрахман абзый үлеп киткәнгә, Гомәрнең икътисади хәле авырлашты. Ул үзенең дарелфөнүнгә керү өчен кирәкле имтиханнарыннан ваз кичәргә мәҗбүр булды.

Гомәр Уфа земствосының «гайре русларны агарту шөгъбәсе»­нә элек могавин булып керде, ахырдан шул эшнең мөдире булып китте. Уфа вилаятендә ул чакта ике миллионга якын төрек-татар яшәгәнгә, мондагы либераль земствоның гайре русларны агарту эше дә бик киң куелган иде. Вилаятьтә йөздән артык татарча китапханәләр төзелә, берничә уку өйләре (кыйраәтханәләр) ачыла, берничә дистә халыкны агартучылар, авылдан авылга йөреп, халыкны икътисади уята торган фәннәрдән дәресләр укыйлар иде. Гомәр үзебезнең халыкның үзлеген саклар өчен кирәкле бик күп эшләргә нигез салган иде. Ул үзенең кул астындагы агартучылары аша халык җырларын җыйдырта, иске тарихи хикәяләрне туплата, хәтта, халык җырларының музыкасын югалудан саклар өчен, земство хисабы Сарытау консерваториясенең (музыка һәм җыр мәктәбе) профессоры, Уфа мирзасы Солтанов** идарәсендә21 зур бер гыйльми һәйәт тә башкорт эченә күндергән иде.

Халыкка якын тору Гомәрне марксизмнан да бик тиз айнытты***. Ул йөзгә-йөз милләтче булып китте, вә безнең ике груп арасындагы аерма тәмамән югалды. 1917 елгы Февраль ихтилялына Гомәр тәмаман милләтче булып керәдер. Инкыйлабның беренче көннәреннән үк ул Уфа Милли Шурасының башы итеп сайланадыр23. Мәскәү һәм Казан корылтайларына24 ачык милләтчеләрнең иң мөһим шәхсиятләре булып катнашадыр вә Казан корылтаенда Мохтарият һәйәтенә әгъза булып сайланадыр. Аннан Милләт Мәҗлесенә әгъза булып кереп, төрекче фракциясенең мөһим юлбашчыларыннан булып барадыр, милләтчеләр листәсеннән, Уфа вилаятеннән Учредительное собраниегә дә үтәдер. Милләт Мәҗлесе тарафынннан мәгариф һәйәтенә әгъза итеп интихаб итәдер.

Гомәр элекке заманда социал-демократ булганга, аның милләтчелеге татар большевикларына бик авыр тәэсир итәдер вә Гомәргә каршы аларны бик каты аякландырадыр. Мөхәррир Галимҗан Ибраһимов25 идарәсендәге бу большевик группасы­ Учредительное собраниегә сайлану көннәрендә Гомәргә тәһли­кәле көннәр кичерергә тугры китерәдер. Ләкин Гомәрне үзе ышанганнан мәнфәгать өчен, йә куркыту берлә генә алыштыру-алышынуны һичбер кабул итмәгәнгә, Гомәр милләтчелек юлында тораташ кеби катып каладыр.

Моңарга яңа бер уңайсызлык та катышадыр. Гомәр Тәңре­колыйның матди, мәгънәви химаясе астында борынлаган, кеше күзенә күренерлек хәлгә килгән Зәки Вәлиди26 провокатор Шәриф Манатов27 берлә, Мәскәү корылтаенда үзен мәркәзгә сайламауларына үпкәләп, башкорт мәсьәләсен мәйданга атадыр. Башкортларны татарларга дошман итеп тәрбия итәр өчен, милли берлекне­ генә түгел, хәтта дини берлекне дә җимертер өчен, аерым […]**** руслардан ярдәм алыр өчен, казачий атаман Дутов28 берлә могаһәдә ясашып, бергә хәрәкәт итәдер. Гомәр бу мәсьәләдә дә, милли берлекне саклау нигезендә дә бик каты торадыр. Вә бик ачы иттереп, Зәки Вәлиди, Манатовлар берлә ачыктан тартышып, аларның да ачуларын бик кабартадыр; бу җүләрләрдән дә үтерелү, тәһдидле бик күп хатлар алса да, Гомәр фикерендә нык торадыр. Уфа земствосында бергә хезмәт иткән рус иптәшләре Брюханов29, Эльсин30 кеби большевикларның зур әгъзалары, большевик хөкүмәтенең мөһим шәхсыятьләре, Гомәргә бик зур хөрмәт итеп, аны нинди фикердә булса да химая итәчәкләрен, мәдәни юлда эшләргә имкян бирәчәкләрен вәгъдә итсәләр дә, Гомәр: «Ышанмаган эшнең янында да буласым килми», – дип, аларның димләвенә карамаенча, большевикларның мөселман коммунистларына да әгъза булмый. Большевиклар берлә һәр һанги бер эшне алып баруны да кабул итмәенчә, Уфага большевиклар килә башлагач та, Милли Идарә берлә Себергә мөһаҗәрәт итәдер. Учредительное собрание әгъзаларының Екатеринбург җыелышларында Фуад берлә бергә безнең Милли Идарәнең порт-поруле вазифасын үти31. «Маяк» гәзитәсен32 коручылардан берсе буладыр.

Солых могаһәдәләре башлангач, Милләт Мәҗлесенең «төрек­че фракциясе»нең Себердәге мәбгусләре аны, үзләренең вәкиле итеп, солых һәйәтенә әгъза итеп кушадыр. Ул шул юлда Япониягә кадәр солых һәйәте әгъзалары берлә бара, бергә хәрәкәт итә, ләкин Аурупага чыгышта соңга каладыр. Аурупадагы солых һәйәтенең эшләренә катыша алмыйдыр.

Гомәр Ерак Шәрекъта Харбинда калып, Харбин Милли Идарә­сенең мәҗлесләрендә бик күп лекцияләр укый, милли эшне алып барыша, руслар берлә моназарәгә чыга, милләт мәсьәләсе вә безнең мөһаҗәрәтнең вазифалары хакында зур гына бер рисалә дә литографта бастырып тарата.

1924 елда Гомәр Берлинга килеп чыгадыр. Ул монда да, «Туран» җәмгыятенә катышып, мәгърузәләр ясый. Төрек берлеге фикеренең тормышка ашуының мәгънәви юлларын тикшерә. Ләкин инде атасыннан мирас итеп килгән, русларның безнең халыкны эчертер өчен зәһәрле авыруы бик көчләнеп киткәнгә, Гомәр дәвамлы рәвештә бер эшне дә алып бара алмый. Бер-ике ел Берлинда, бер-ике ел Прагада, бер-ике ел Варшавада яшәп, ахырда Төркиядә йирләшәдер. Анкарада урын алып, тәрҗемәләр берлә мәшгуль булып гомер кичерәдер.

Гомәр, бөтен безнең төрек өлкәләренең мөһаҗәрәтенең бе­ренче вә соңгынчы вазифабыз төрек берлегене хәятка ашдыру­ дип ышанганга, аерым Кырым, аерым Идел-Урал, аерым Төрке­стан, аерым Азәрбайҗан тәшкиләтләрен яшәтүне кирәксез дип уйлыйдыр вә шуларны берлек нигезендә төзүне алга сөрәдер. Ләкин мәгълүм авыруы бу фикернең тарафдары булып, дәвамлы сурәттә бер фикри мөҗадәлә алып барырга аңарга имкян бирмидер, ул, шул эшкә җирлек булсын дип, төрек берлеге хакында русча бер китап яза вә аны соңыннан ләһчәгә, төрекчәгә тәрҗемә иттерергә уйлый, ләкин әсәрне тәмамлап чыга алмый, тагы шул авыруы ук манигъ буладыр.

Соңгы айларында Гомәр, һичбер тәшкиләт бергә баглануын сакламаенча, үз хәлендә Анкарада яши, монзәви бер хәят кичерә иде. Ләкин аның әлсерәгән вөҗүде үзен тәхәммел итә алмыйдыр. 1938 елның язында аның ашказаны бозылып, ул хастаханәгә төшә. Анкараның хөкүмәт хастаханәсендә бер-ике ай каты режимда яткан чагында, икенче бер хасталык пәйда була, аның тәнен тимрәү каплый. Шуңардан дәваланыр өчен, докторлар аны Бурсаның күкертле суларыннан коенырга озаталар. Ул Бурсада бер-ике атна дәваланганнан соң, бу күкертле суларның аның өшәнгән вөҗүденә зарарлы чыгуы мәгълүм була. Гомәрдә онытылу башлана. Аны Истанбул хастаханәләренә күндерәләр. Аннан ул ничектер Бакыркөйдәге гакыл хасталыгы хастаханәсенә эләгәдер. Дустлары аның эзен югалтканга, кайдалыгы да мәҗһүл каладыр. 29 августында (1938) шул хастаханәдә вафат итәдер вә Бакыркөйдә күмеләдер.

Без Гомәр Тәңреколый берлә бергә безнең 1905 елгы уяну дәверебезнең безгә биргән ташкын бер милләтчесене, хаклыкка­ җанын фида итүче идеалистыны, төрек берлегеннән башка таркау төрек кабиләләре өчен милли барлык юктыр, дигән бер төрекчесене; Идел-Уралның киң төреклек юлында тартышучы­ бер милли гаскәрине, руслыкның безгә биргән зәһәрле хасталык­ларының зур бер корбанын арабыздан югалтабыз. Төркиянең мәҗһүл бер каберенә уяну дәверебезнең бик танылган, мәгълүм характерлы бер шәхесне күмәбез. Урыны җәннәттә булсын!

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Гарибтә – туган җирдән читтә.

Мәсләк – дөньяга караш.

Тәхлил итәргә – чишәргә.

Ганганәне – традицияне.

Тәгъйин итә – билгели.

Метрәсе – метры.

Сәргәрдан итеп – башын әйләндереп.

Садыйк калып – тугры калып.

Сахәдә – мәйданда.

«Кәшиф» итүен – ачуын, мәйданга чыгаруын.

* «Урал гәзитәсе Оренбургта 1906 елда чыгадыр. – Г. Исхакый искәр.

Мәстиклек – исереклек.

Ихтилялга – фетнәгә, чуалышка.

«Мәркәзе сәкләт» – «авырлык үзәге».

Фирак – аерылу.

** Бу кешенең исемен оныттым. Мәшһүр артист Фатыйма Мохтарины урам чүплегеннән Русиянең иң зур артисты дәрәҗәсенә китергән милләттәшнең эше дә, исеме онытылырга тиеш түгелдер. Солтановның исемен белүчеләр булса, хәбәр бирсеннәр. – Г. Исхакый искәр.

*** Тескт үткән саннан дәвам итә.

Шөгъбәсенә – бүлегенә.

Могавин – ярдәмче.

Мохтарият һәйәтенә – бәйсезлек комитетына.

Листәсеннән – исемлегеннән.

**** Күчермәдән алынган текстта бу урында җиде-сигез сүз киселгән.

Интихаб итәдер – сайланадыр.

Тәһликәле – куркыныч.

Химаясе – саклавы, яклавы.

Тәһдидле – куркытулы, янаулы.

Һәр һанги – һәркайсы.

Порт-поруле – рупоры.

Мәбгусләре – депутатлары.

Моназарәгә – бәхәскә, дискуссиягә.

Рисалә – брошюра.

Мәгърузәләр – докладлар.

Мөҗадәлә – бәхәсләшү.

Монзәви – ялгыз тормыш.

Вөҗүде – гәүдәсе.

Тәхәммел итә – күтәрә.

Мәҗһүл – билгесез.

 

Гомәр Тәңреколый вафат. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 3 – 4 нче (март – апрель) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Гомәр Тәңреколый – Гомәр Хәбибрахман улы Терегулов (1883 –1938), әдип, педагог, җәмәгать эшлеклесе.

2 …Гази пашаның вафаты хакында… – Г. Исхакый бу урында Төркия рес­публикасының беренче президенты Ататөрекнең (Мостафа Кәмал) (1880 –1938) 1938 елның 10 ноябрендә вафат булуын искә ала.

3 …Фуад бәкнең вафат хәбәре килде. – Фуад Туктаров 1938 елның 19 де­кабрендә Анкарада үпкә авыруыннан вафат була.

4 Баттал бәк – Габделбари Габдулла улы Баттал (Таймас) (1880 –1969), тарихчы, филолог, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе.

5 Учительская школа – Татар укытучылар мәктәбе 1876 елда Казанда ачыла. Бу мәктәптә Г. Терегулов (Тәңреколый) Г. Исхакый белән бер сыйныфта укый. Алар монда 1898 –1902 елларда белем алалар.

6 Исмәгыйль бәк – Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский (1851–1914), җә­мәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог, нашир.

7 Йосыф Акчура – Йосыф Хәсән улы Акчурин (1876 –1935), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист, милли идеологларның берсе.

8 Тукай – Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (1886 –1913), күренекле татар халык шагыйре һәм публицисты.

9 Риза казый – Ризаэтдин Фәхретдин улы Фәхретдинов (1859 –1936), мәгъ­рифәтче, галим, тарихчы, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе. Ул 1891 елдан Уфа шәһәрендә Оренбург мөселман Диния нәзарәтендә казый вазифасын башкара. Шуннан аңа казый исеме тагыла.

10 Галиәсгар Камал – Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал (Камалетдинов) (1879 – 1933), күренекле драматург, театр сәнгате һәм җәмәгать эшлеклесе.

11 Фатих Әмирхан – Фатих (Мөхәммәтфатих) Зариф улы Әмирхан (1886 – 1926), татар әдәбияты классигы.

12 Габдулла Кари – Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) (1886 –1920), актёр һәм режиссёр, татар профессиональ театрына нигез салу­чыларның берсе.

13 Еникеевләр – бүгенге Пенза өлкәсе һәм Мордовия республикасы җир­ләренә караган территориядә 1343 –1365 елларда Темников кенәзлеге яшәгән. Башкаласы булып Сарыкылыч (бүгенге Серов шәһәре яисә Арзамас–16) кре­посте исәпләнгән. Еникеевләрнең нәсел тамырлары Темников кенәзлегеннән башлана. 1539 елда Темников кенәзе Тениш Күгүшев вафатыннан соң аның улы Еникей Тенишов кенәз булып кала. ХVI гасыр ахыры – ХVII гасыр башында Еникеевләрнең икенче тармагы барлыка килә. Еникеевләр нәселеннән булган морза Күлдәш улы Еникийнең Алкай, Идәй, Терегул, Иртуган, Ербулат исемле балалары булуы мәгълүм. ХVIII гасырның икенче яртысында Темников өязенең Курманай, Байгилде, Идәй, Пишләй, Терегулов авылларыннан морза Бадамша Еникеев җитәкчелегендә морза нәселләре Уфа губернасының Бәләбәй өязенә килеп урнаша. 1713 елның 3 ноябрендә Пётр Беренченең указы нигезендә чукынырга теләмәгән Еникеев һәм Терегулов морза нәселләре исә, ихтыяри-мәҗбүри буыннардан буыннарга килгән җир биләмәләрен ташлап, Уфа губернасында урнашып калалар.

14 …Беренче Пётрның указы буенча христианлык кабул итмәүләре өчен… – Г. Исхакый бу урында 1715 елның 12 июлендә чыгарылган Пётр Беренченең ­указын күз уңында тота. Указның исеме түбәндәгечә: «Указ царя Пётра Алексеевича об описи и взятии в казну крестьян православной веры у помещиков магометанского закона, за невосприятие оными христианской веры».

 15 …Толстойның әдәби әсәрләре «Анна Каренина», «Война и мир»ларын гына укып калмаенча… – рус язучысы һәм фикер иясе Лев Николаевич Толстойның (1828 –1910) «Анна Каренина» романы 1873 –1877 елларда языла. Г. Исхакый ­язганча, «Война и мир» роман-эпопеясен әдип 1863 –1869 елларда язып төгәлли. Татар морзалары нәселеннән булган Г. Тәңреколый рус һәм Европа әдәбиятын укып барган һәм сабакташлары арасында фикер киңлеге ягыннан аерылып ­торган.

16 Хөсәен Ямаш – Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (1882 –1912), революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист.

17 Пинегин – Михаил Николаевич Пинегин (1865 –1935), тарихчы, этнограф, җәмәгать эшлеклесе, педагог. Татар укытучылар мәктәбендә Г. Исхакый һәм Г. Терегулов укыган еллардан башлап, ягъни 1900 елдан – бу мәктәпнең, 1907–1911 елларда исә Казан губернасы халык училищелары директоры була.

18 …социал-демократ гәзитәсе «Урал»ның нашире, язучысы булып эшләде. – 1907 елның 4 гыйнварыннан 27 апрельгә кадәр басылган татар телендә беренче социал-демократик юнәлештәге газета. Нашире – Т. Соловьёв, соңрак – Г. Терегулов (Тәңреколый). Оренбургта нәшер ителә.

19 …бер театр китабы да язды. – Г. Терегуловның «Шәкерт һәм яшьләр» дигән пьеса язуы мәгълүм. Бу пьеса 1908 елда Казанда «Китап» типографиясендә басыла.

20 Тукайның шигырьләренә каршы Хөсәен Ямаш берлә бергә авыр тәнкыйть­ле мәкаләләр дә нәшер итте. – Г. Тәңреколый белән Х. Ямашев тарафыннан Тукай шигырьләрен тәнкыйтьләп язылган мәкаләләр әлегә табылмады (бу мәсьәлә ачыклауны һәм өстәмә тикшерүне сорый).

21 …Сарытау консерваториясенең (музыка һәм җыр мәктәбе) профессоры, Уфа мирзасы Солтанов идарәсендә… – Мансур Ислам улы Солтанов (1875 –1918), флейтачы, педагог. 1912 елдан Саратов консерваториясендә (флейта, музыка тарихы, сольфеджио) укыта.

22 Мәшһүр артист Фатыйма Мохтарины… – Фатима Саттар кызы Мох­тарова (1893 яки 1898 –1972), рус һәм совет опера җырчысы, Грузия ССРның ­атказанган, Азәрбайҗан ССРның халык артисты. XX гасырның 10 нчы елларында татар халык көйләрен башкаруы да мәгълүм.

23 …Уфа Милли Шурасының башы итеп сайланадыр. – Г. Терегулов Уфа ­губернасы Милли Шурасы башкарма комитеты әгъзасы булып тора. Г. Исхакый бу урында шул вазифаны искә ала кебек.

24 Мәскәү һәм Казан корылтайларына… – Г. Исхакый бу урында Беренче һәм Икенче Бөтенроссия мөселманнары корылтайларын истә тота. 1917 елның 1–11 май көннәрендә Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтае Мәскәүдә узса, Икенче Бөтенроссия мөселманнары корылтае Казан шәһәрендә 1918 елның 21 июль – 2 август көннәрендә эшли.

25 Галимҗан Ибраһимов – Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов (1887–1938), язучы, галим, дәүләт эшлеклесе.

26 Зәки Вәлиди – Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди (Вәлидев) (1890 –1970), ­тарихчы, тюрколог, башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләрен­нән берсе.

27 Шәриф Манатов – Шәриф Әхмәт улы Манатов (1887 яки 1892 –1936), башкортларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе.

28 казачий атаман Дутов – Александр Ильич Дутов (1879 –1921), Оренбург казаклары атаманы, 1917 елдан – полковник, 1921 елдан генерал-лейтенант дәрәҗәсен ала.

29 Брюханов – Николай Павлович Брюханов (1878 –1938), совет дәүләт эш­леклесе. 1908 – 1918 елларда Уфа шәһәре һәм Уфа губернасының төрле оешмаларында җаваплы вазифалар башкара.

30 Эльсин – Борис Михайлович Эльсин (1875 –1937), рус революционеры. Революцион хәрәкәттә катнашканы өчен 1897 елда Уфа губернасына сөргенгә җибәрелә. Бәләбәй шәһәрендә санитар-табиб булып эшли. Октябрь инкыйлабыннан соң Башкортстан АССРда төрле җаваплы вазифалар үти. ХХ гасырның 20 нче елларында большевик сәясәтенә оппозициягә күчә.

31 Учредительное собрание әгъзаларының Екатеринбург җыелышларын­да Фуад берлә бергә безнең Милли Идарәнең порт-поруле вазифасын үти. – 1918 елның октябрь – ноябрь айларында Кызыл Гаскәр Милли Идарә һәм Учредительное собрание әгъзалары тупланган Уфа шәһәренә якынлаша башлагач, «Учредительное собрание әгъзалары конгрессы» оешмасы Екатеринбургка күчә. Г. Исхакый һәм Ф. Туктаровтан аерылып калган Г. Тәңреколый Екатеринбургта кала. Ул бу вакытта Милли Идарә белән Учредительное собрание әгъзаларын бәйләп торучы буларак хезмәт итә.

32 «Маяк» гәзитәсе – 1918 елның октябреннән 1919 елның апреленә кадәр Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә басылган газета.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 55.

 

 

 

 

Җавап калдыру