РУСИЯНЕҢ САНАГАТЬ МӨӘССӘСӘЛӘРЕ НИК ИДЕЛ-УРАЛГА КҮЧЕРЕЛӘ?

Иске Русиянең икътисади сәясәтенең нигезе: киң мәмләкәт­нең бөтен байлыгын великорус вилаятьләренә туплау, санагать­ мөәссәсәләре руслыкның уртасы булган Мәскәү Ивано-Возне­сенск, Петербург әтрафына җыю вә моннан торып мәмләкәтнең бөтен икътисади тормышының дилбегәсен рус кулында саклау иде. Шул фикердән чыгып, Петербург тирәсенә пароход ясау, туп кою, машина эшләү фабриклары корылган. Мәскәү, Ивано-Вознесенск тирәсенә кызыл мал фабриклары җыештырылган иде. Нәтиҗәдә сугыштан элек бөтен мәмләкәтнең аршин мал эшләнүе-сатылуның 82 проценты Мәскәү тирәсенең кулына кереп беткән иде.

Күмер, тимер, нефть кеби җир байлыклары великорус җир­ләрендә булмаганга, аларны гына Мәскәү мәҗбүрән күмерне – ­Донбасста, корыч, тимерне Украинада тупларга мәҗбүр булган иде. Уралның мәгъдән байлыгы алтын, көмеш чыгаруга гына хәсыр ителеп, соңгы елларда гына Уралның тимеренә бераз дикъкать ителсә дә, монда да тимернең иң очсызы булган чуен эшләү фабриклары гына корылган, япон-рус сугышыннан соң гына чу­ен кирәкләренең 73 проценты Уралдан тәэмин ителергә ясалган иде. Нефть тәмамы берлә Азәрбайҗан берлә Шимали Кавказга (Баку, Грозный) калдырылган. Уралда, Идел буенда, Себердә, Төркестанда мондый мәгъдәннәрнең барлыгы мәгълүм булса да, боларның һичберсе эшләтергә тотынылмаган иде.

Шул ук капиталны рус кулында калдыру нияте берлә XVIII га­сырда Русиянең иң санагатьле саналган аршин малы, постау, күн, сабын эшенең мәркәзе булган Казан тирәсе XIX гасырның соңгы яртысындагы икътисади сәясәт берлә, татарлар кулында капитал тупланудан куркып, сонгый рәвештә бөлдерелгән – банкрот иттерелгән иде. Чи малга бай, мамыклы юлны төрек өлкәләре Төркестан, Кавказ*, Себердә аршин мал фабриклары ачу бик каты манигъ ителгән иде.

Шулай итеп, киң Русия санагатенең дүрттән өчесе мәркәзи Великорусиягә тупланып беткән иде. Русиянең чит вилаятьләре, аерым өлкәләре дә бөтен кирәк-яракларын да Мәскәүгә мохтаҗ рәвешкә куелып җиткән иде. Төрле илләрнең байлыгын мәркәзгә туплап, мәмләкәтнең кырыендагы рус булмаган халыкларның сонгый рәвештә икътисадан Мәскәүгә кол ителүе Русия хөкү­мәтенә зур дәүләт байлыгы берлә үзе теләгәнчә кыланырга, үзе теләгәнчә бу халыкларга кирәкле юлларны эшләмәүдә, мәга­рифләрен, мәктәпләрен салу-салмауда киң имкян биргән вә моннан рус хөкүмәте тулы көенчә файдаланып, фабрикларны, белем йортларын гына түгел, юлларны да рус вилаятьләренә генә хәсыр иткән иде**.

Бу капиталның бер җирдә, бер рус халкында гына туплануы, санагатьнең дә рус вилаятьләрендә генә җыелган булуы большевикларга да, башбаштак табигатьле мондагы рус эшчесенә таянып, мәркәздә идарәне кулга алуга җиңеллек итте. Бөтен санагатьнең рус өлкәсендә генә тупланган булуы шул больше­викларга ялангач калган мәмләкәт кырыендагы өлкәләрдә дә ­кызыл малга, чәй-шикәргә кызыктырып, фәкыйрь халыкны үз ягына аударырга уңайлык итте. Корал фабрикларыннан мәхрүм ителгән бу өлкәләрне үзенең аз-маз кораллы гаскәре берлә дә яңадан кулга төшерүенә зур ярдәм итте. Шуңарга күрә Совет Русиясе күптән инде сүздә «халыклар иттифакы» дип йөртелсә дә, санагать мөәссәсләре һаман мәркәздә сакланып килде.

Мәмләкәтнең кырыендагы төрек өлкәләрендә фабрик, завод­ кеби нәрсәләр корылса да, боларның барысы да җирле хам малны, ярым чи рәвешкә китереп, руслык мәркәзенә Мәскәүгә күндерергә яисә руслык мәркәзен туендырыр өчен кирәкле булган ит, май хәзерләү, консервалар ясау фабриклары гына мөнхәсыйр калды. Боларның һичберсендә дә җирле халыкның ихтыяҗы әзгә дә күзгә алынмый, вә бу маллар җирле базарларда сатылмый иде. Хәтта Бакуның үзендә миллион тонналар чыга торган керосинны Бакуда табу Мәскәүдән табуга караганда әллә ничә мәртәбә авыр булып, керосинның бәһасе Бакуда Петербургныкыннан тагы бәһалерәк иде. Төркестанда, Мәскәү фабрикларына мамык табу Сахраи кәбирдә су табудан җиңел түгел иде. Киресенчә, мондагы өйләрдәге юрганнар, җәймәләр, күрпәләре сүтелеп, аларның да мамыклары, алып, Мәскәүгә күндерелгән иде.

Мал-туарга бай булган төрек өлкәләре Себердә, казакъ-кыр­гыз сахрасында, Урал буйларында май, сөт, ит, йомырка, тире, йон, мыскалына кадәр үлчәнеп, шул ук руслыкның мәркәзен ­туйдырырга җибәрелә. Өлкә хуҗаларының зурларына гына ­ашарга түгел, балалары хасталарына дару иттереп эчерергә дә сөт-май калдырылмый иде. Мәскәүнең убыр карынын туйдырыр өчен бөтен хайваннар суйдырылып, соңгы елларда бу илләр тәмамән ач-ялангач калдырылган иде.

Идел буе, Украина кеби ашлык амбарлары булган өлкәләрдә­ге ашлык та, шулай ук руслык мәркәзенең карынын туйдырырга­ тупланып, Мәскәүгә җибәрелә. Украинаның оны Мәскәүдә Киев­тан ике-өч мәртәбә очсызга сатыла. Казанның үз оныннан пе­шерелгән ак икмәкне, үзе ашарга теләсә дә, Мәскәүгә барып алып килә. Нәтиҗәдә Мәскәү берлә Казан, Киев, Самара арасында капчыкчы икмәк сатучылык зур бер сәүдә хәленә әверелгән иде.

Бөтен байлыкны руслык мәркәзенә туплап, аны Мәскәүнең «Теләсәм, сиңа бирәм, теләмәсәм, сине ач үтерәм» дигән ихтыярына тапшыру үзеннән-үзе Мәскәүнең башка өлкәләрендәге сәяси ролен бик көчләндергән вә мәмләкәтнең кырыендагы бө­тен өлкәләрне икътисадан гына түгел, мәгънән Мәскәү капри­зының (үзсүзлегенең) колы хәленә китерелгән иде.

Мәскәү […]*** яндырырлык керосины булмаган бу өлкәләрдә дә электриклаштыру хакында язалар, сөйлиләр, карарлар ясыйлар, Мәскәүгә рәхмәтләр укыйлар иде. Мәскәү «дөнья империалистлары» дип, инглизләрне сүгә башласа, Ингелтерәнең кайда икәнлегеннән халыкның 99 ярым процентының хәбәре булмаса да, өлкәләрдә саламнан Чемберленизмны3 ясап мәйданда яндыралар, Мәскәү Троцкийны4 «кяфер» дип игълан итсә, болар да аңарга «җәһәннәм» газапларын телиләр иде. Мәскәү Кагановичны5 мактарга, Петровка6 салават әйтә башласа, болар да шуны тәкрарлап киләләр, бергәләп Сталинны мактыйлар, аны күкләргә күтәрәләр иде. Чөнки бу илләр, үзләре никадәр бай булсалар да, бөтен байлыклары Мәскәү кулында гына булганга, болар Мәскәүнең кыңгыр каравы берлә бердән ач-ялангач калачак хәлгә китерелгәнгә, ачлыктан, мохтаҗлыктан котлары очкан иде.

Менә шулай итеп, Мәскәү тирәсендә, руслыкның мәркәзенә җыйналган кырык миллионга якын рус халкы, башларындагы яһүди спекулянтларның планнарын тутыруда үзләренең уртак мәнфәгатьләрен күреп, мәмләкәтнең кырыендагы бай өлкәләрнең байлыгын мәркәзгә ташып ашап киләләр. Һәрбер елны төрле исемнәрдә яңа планнар корган булып, мәмләкәтнең рус булмаган халыкларның (күбрәк төрек халыклары, украиналылар) хисабына яшәп, шуны СССРны идарә итү, шуны социализм ясау вә дөньяны «оҗмах» итәргә хәзерлек күрү дип атап киләләр. Мәскәү тирәсендәге руслык мәркәзе моны үзенең эшенә бик файдалы итеп күргәнгә, рус булмаган халыкларның илләрендә Советларга каршы, режимга каршы күтәрелүләр, гыйсъяннар туктамаенча дәвам итеп килсә дә, руслык мәркәзендә ләм-мим дигән нара­зыйлык хәрәкәте юк. Руслык большевиклыктан разый, большевиклар руслыктан мәмнүннәр. Фәкать шул «җәннәт» дәвам гына итсен!..

Ләкин большевизмның шул корылмасын эшләп ятканда, дөнья да тик тормады. Аның күрше дәүләтләре дә хәзерләнделәр. Алар да үзләренчә икътисади, сәяси тормышларын юлга салды­лар. Алар да үзләренең киләчәкләрен кайгыртырга тотындылар.­ Нәтиҗәдә Мәскәү руслыгының үзенең тирә-юнендәге бай өлкә­ләрдән туплап, бот күтәреп, бушка ашап ятуын, дөньяның икътисади барышына зарарлы таптылар. Мәскәү руслыгы байлык­ны ашап ята торган өлкәләрнең икътисадиятен үз мәмләкәтләре икътисадияте берлә багларга төшенә башладылар. Руслык мәр­кәзе ашап яткан бу халыкларның эчендәге руслыкка – больше­виклыкка каршы дошманлыктан файдаланып, рус большевигы­ның икътисади, сәяси багланышыны кисү планнарын кордылар. Бу бай өлкәләренең: Украина, Кырым, Кавказ, Төркестан, Идел-Урал, Себернең үз икътисадиятенә үзе хуҗа булуы сәясәтен үзе теләгәнчә теләсә, руслык берлә бергә, теләсә, руслыкка каршы алып баруы дөнья икътисадияте өчен файдалы булганга, бөтен дөнья әфкяре гомумиясендә Русияне бүлү мәҗлескә килгән карбызны кисү кеби сөйләнергә, язылырга тотынылды. Фәкать мәҗлескә утырганнарның барысы да үзләренә зур кисәк өлеш ­чыгарыр өчен төрле-төрле уеннар берлә, хаклык берлә кисүгә разый булмаганга, бу көнгә карар – Русияне бүлү мәсьәләсе – вөҗүдкә чыгарылмый калды.

Менә шуны төрле халыкларның җилеген суырып ятучы Мәскәү дә күрде. Бу көн булмаса, иртәгә шул көннең килеп басаячагына ышанды. Шуны уйлап, мәмләкәтнең кырыйлары киселергә дигәндә каршы торыр өчен, киселгәннәреннән калганын саклар өчен кирәкле булган мәмләкәт саклау санагатьнең урынын алыштыруны лязем тапты.

Нефть Кавказга (Баку, Грозный) тупланган. Бөтен мәмләкәт нефть, керосин, бензин берлә Кавказдан тәэмин ителә, вәхаләнки Кавказ бик каты истикъляль тартышы алып бара. Аңарга арка таяначак нефтькә мохтаҗ булган мәмләкәтләр дә бик күп. Шулай булгач, бу көн булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса, өченче көнгә Кавказ китәчәк. Аның берлә бергә Кавказның Эльбрус тавы гына түгел, аның нефте дә Мәскәүнең кулыннан ычкыначак. Шуның өчен икенче бер нефть чишмәсе булырга кирәк, икенче бер Баку табарга кирәк.

Дон елгасы Кара диңгезгә чыгадыр. Кара диңгезгә шулай ук Дунай елгасы да агадыр. Бу елга хәзерге көндә йөзгә җитмешесе Алманиянең кулындадыр; калган егерме бишесенең дә алман ихтыярына керүе вакыт мәсьәләсе генәдер. Дон буенда Донбасс корылгандыр. Русия күмеренең 87 процентын Донбасс тәэмин итәдер. Димәк, Донбасс китсә, аның күмере дә ычкыначактыр. Яңа бер күмер учаклары ясарга яңа Донбасс корырга кирәк.

Корыч, тимернең Русия санагатенә кирәгенең иң зур өлешен Украина тәэмин итеп киләдер. Мәскәү тирәсенә тупланган руслык мәркәзенең ашау-эчүе өчен кирәкле икмәкнең дә 60 процентын Украина тутырып киләдер. Украина Кара диңгезгә кадәр чыгадыр. Аның эчендә дә аерылу хәрәкәте бик көчледер вә аның да китүе вакыт мәсьәләсе генәдер. Ул киткәч, аның берлә бергә корыч, тимер мәгъдәннәре генә түгел, шуларның фабриклары да кулдан китәчәктер. Димәк, тимер, корыч фабриклары кора белерлек мәгъдәнгә бай яңа бер җир табарга кирәктер. Яңа Украина табу кирәктер.

Мәскәү санагатенең мамыгыны тәэмин итүче Төркестанның халкы бу режимнан наразыйдыр. Ул да Мәскәүнең әрәмтамакла­рын ашатып торудан туйгандыр. Аның да мамыгыны алыштырырга, сатарга дөньяда яңа базарлар бик күптер.

Мәскәү руслык мәркәзенә бик күп ит, май, йон, богдай бирә торган Себер дә хәзерге хәленнән һич тә разый түгелдер. Ул да үзенең байлыгына үзе хуҗа булырга телидер. Ләкин бу соңгы өлкәләрнең арка таяначак чит көчләре үзләреннән мәсафә ягыннан әле бик еракта булганга, боларны әлегә әле икенче дәрәҗәгә калдырып буладыр. Куркыныч әле боларда түгелдер. Шуңарга беренче мәртәбә Русиядән киселеп алыначак өлкәләрдәге санагатьне күчерергә кирәктер вә аның йирене тотарлык яңа сахә ­табарга кирәктер.

Ләкин великоруслыкның үз өлкәсендә ни мәгъдән бар, ни нефть бар, ни дә җитәрлек ашлык бар. Шуның өчен бу байлык­ларны, бая сөйләгән руслыктан рухан ерак булса да, мәсафә ягыннан якын булган Идел-Уралда эзләргә кирәк; анда фабрик­лар, мәгъдән учаклары корырга, анда табылып бетмәгәннәрен Себердә, Төркестанда йирләштерергә кирәктер. Мәскәү менә бу карарны дөньяның сәяси барышының мәҗбүр итүе берлә кабул итте вә шул мәҗбүрияттән менә хәзерге көндә коммунист фиркасенең унсигезенче конгрәсендә7 мөзакәрә ителә торган өченче бишьеллык килеп чыкты. Эш ягыннан күптән кабул ителеп, рәсми ягыннан гына фирканең конгрәсенә китерелгән Молотовның8 «киләчәк биш елда эшләнәчәк» дип күрсәткән планы мәгънә ягыннан СССРның санагатене эчке вилаятьләргә, дошманның һөҗүменә беренче көнне үк мәгъруз булмый торган җирләргә күчерү дигән сүздер, сәясәттән Мәскәүнең Кавказ, Кырым, Дон, Украинаны ташлап чыгарга хәзерлек күрүедер. Моның шулай икәнлеген Молотов мәгърузәсенең «Украина, Донда яңа санагать мөәссәсләре тудыру манигъ ителәдер» дигән беренче маддәсе үк күрсәтеп торадыр.

Бу җирләрне саклауның имкяне беткәнлегенә Мәскәү руслыгы тәмамән ышанып җиткәнгә, монда инде яңадан капитал йирләштерүне кирәксез табадыр. Билфигыль дә монда һичбер яңа мөәссәсә кормау берлә генә калмаенча, яңа бер кечкенә генә машина да йирләштермидер. Мондагы күмер, корыч, тимер мөәссәсләрен акрынлап кечерәйтә килеп, боларны хуҗаларына җимерек, ватык көенчә генә ташлап чыгарга хәзерлек күрелеп ятадыр. Мондагы фабрикларның бетереләчәге, Молотов мәгъру­зәсенең Идел-Уралда мондагы фабрикларның эшләрен кору ляземлеге хакындагы икенче маддәсе берлә дә тәэйид ителәдер. Молотов фикеренчә, Украина, Донбасстагы күмер, тимер санагатене вә башка бик күп төрле санагать мөәссәсләрене, гомумән, Шәрекъка таба күчерелергә тиештер.

Табигать ягыннан моның уңай җире – Идел-Уралдыр. Идел сулары бу өлкәне бер очыннан икенче очына кадәр бик уңай вә очсызлы су юллары берлә баглаганга, Идел буенда җитмәгән Урал тимерене монда китерү бик җиңелдер. Бу җиңеллек, Идел-Уралга үзенә бер икътисади берлек биреп килеп, монда һәрбер санагать мөәссәсләренең йирләшүенә икътисади баз[а] була­дыр. Шуның өчен төрле машина эшләү фабрикларын Идел буена корырга тиештер. Китәчәк Украина, ычкыначак Петербург тирәсендә корал, көймә ясау мөәссәсләренең дә эшләрен монда төзергә тиештер. Моның өчен кирәкле булган тимер – Уралдадыр. Моның өчен кирәкле булган күмер Идел буеның үзендә үк җитәрлектер. Тагы мондагы Идел, Ак Идел, Чулман**** Иделе бу ­фабрикларга кирәкле электрик көче бирер өчен корылачак элект­рик мәркәзенә миллионнарча үлчәнерлек бушлай көч биреп, боларны коруны да бик җиңеләйтәчәкләрдер. Идел-Уралның бай туфрагы мондагы эшчегә ашамак-эчмәкне үз тирәсендә тәэмин итүгә сәбәп булачактыр. Су юллары фабрик малларының күчерелүенә, таратылуына бик зур уңайлык ясаячактыр. Гайни заманда шул ук электрик фабриклары өчен ясалган буалар, Идел буеның кайбер җирләрендә сугару ысулы татбикъ итүгә дә ярдәм итеп, ашлык алуны тагы куәтләндерәчәктер.

Шулай итеп, Уралның тимере Украинадан килгән тимер ихтыяҗын тәмамән тутырырлык дәрәҗәдә байдыр. Идел-Урал күмере, әле тәмам эшләнеп, Донбасс күмеренең ихтыяҗын тутырырлык түгелдер, ләкин Башкортстанда, Татарстан, җәнүби Уралда, Чиләбедә, Хәлил авылы тирәсендә булынган күмер байлык­лары бик зурдыр. Боларның барлыгы бергә Донбасс күмеренең ихтыяҗын тәмамән тутырырлыктыр. Хәзерге хисапка караганда, Идел-Уралда алты-җиде миллиард тонна күмер ятадыр. Фәкать хәзергә кадәр монда әле елга бер миллион ярым тонна гына чыгарылып киленәдер. Татарстанда Бондюг, Алабуга учакларының күмер байлыклары утыз сигез миллион тонна хисап ителәдер. Болар җирдән фәкать унбиш-егерме метр тирәнлегендә ятканга, боларны чыгару да очсызлы булачактыр. Чаллы, Минзәлә тирәсендәге «Өстке тегермән» учакларының күмере тагы куәт­лерәктер. Башкортстан кыйсемендә һәм Җәнүби Уралның Чилә­бе, Кызыл, Хәлил авылы учакларының күмере миллиард тонна берлә хисап ителәдер. Шуларга Таҗикстан, Кыргызстандагы ­тимер учаклары да кушылып, өченче бишьеллыкта, 1946 елга кадәр, бу яңа учаклардан күмер чыгаруны йөз илле миллион тоннага кү­тәрергә мөмкин дип хисап йөртеләдер. Шулай итеп, Донбассның урыны төрек илләренең генә күмере берлә тотыла беленәчәктер.

Инде кала Русиянең кулыннан китәчәк Кавказ нефтен башка җирләрдән тутыру. Табигатьнең юмартлыгы берлә тагы ук бу вазифа да төрек илләренә, аның да иң зур өлеше Идел-Уралга төшәдер. Хәзерге хисап буенча, Идел-Уралның туфрагында үзендә генә дүрт йөз алтмыш тугыз миллион тонна нефть ятадыр. Төркестан-Идел-Урал чиге Эмбада үзендә генә нефть байлыгы алты йөз илле миллион тоннадыр. Урта Азиядә дә йөз илле дүрт миллион тонна нефть бардыр. Шуларга таянып, яңа нефть районы, большевиклар истыйляхынча, «Яңа Баку» Идел-Уралда корылачактыр. Казан шәһәренең ындыр төбеннән башланган нефть хәзинәсе, монда хәзерге Татарстанны кисеп чыгып, Башкортстан ашасыннан үтеп, тагы ук Урал тауларына кадәр барып тоташадыр. Тәшкиләте корылып бетсә, табигый байлыгы берлә бу җирләр Баку урынын тота беләчәктер. Мондагы нефть байлыгын чыгару өченче бишьеллык план буенча, бик зур суммалар билгеләнеп, боларны эшкә ашыруны «Востокнефть» һәм дә «Каманефть» трестларына тапшырылып, 1940 елдан калмаенча, мондагы нефть коеларын күпләп эшләтү шарт ителәдер.

Илебездә табигатьнең биргән бу зур байлыклары, тимер, күмер, нефтькә башка, тагы бик күп мәгъдән байлыклары да бардыр. Алтын, көмеш, ак алтын, бакыр, кургаш, күкерт вә башка мәгъдәннәрнең хисабы да бер Аллага гына мәгълүмдер. Менә шуларны баз[а] итеп, төрле химия фабриклары кору да планга кертелгәндер. Шул табигый байлыкларны барысын бергә баз[а] итеп алып, Совет Русиясе мәмләкәтнең авыр санагатенең иң зур өлешен Идел-Уралга күчерергә төшенәдер вә монда өченче ­бишьеллыкта әллә никадәр фабриклар корырга уйлыйдыр. Шул фабрикларны эшләтү, аларны электриклаштыру куәтен алыр өчен дә Идел өстендә ике зур гидростанция корырга план төзелеп ятадыр. Болардан алынган куәт берлә бөтен Идел-Урал өлкәсе электрик берлә тәэмин ителергә хисап тотыладыр.

Тагы шулар өстенә монда ук кызыл мал фабриклары, күн, сабын заводлары кеби киң халык катлавы ихтыяҗын тәэмин итәр өчен әллә никадәр төрле фабриклар кору да шул ук өченче бишьеллыкның програмына кертелгәндер. Боларны тутырыр өчен, яңа бер тимер юл програмы да кушыладыр. План буенча, бу яңа тимер юлларның барлык озынлыгы унбер мең чакрым булачактыр. Боларның күпчелеге шул яңа икътисади район берлә баглы булачактыр.

Боларның безнең илебез өчен мөһимнәренең берсе – өч йөз кырык сигез чакрымлык Казан – Бөгелмә тимер юлыдыр. Бу юл, тәмамән төрек-татар халкы яшәгән җирләрдән кичеп, мәмләкәт­нең мөһим нокталарын бер-беренә якынлаштырачактыр, Идел ­буены Уралга тагы бер җеп берлә баглаячактыр. Икенчесе – йөз ун чакрымлык Орск юлыдыр. Өченчесе – Синарски – Чиләбе тимер юлыдыр. Дүртенчесе – Урал берлә Кавказны бер-берсенә баглый торган Әстерхан – Кызыл арасындагы өч йөз илле чак­рымлык юлдыр. Калганнарының күбесе – Себер вилаятьләрен Идел-Уралга һәм дә Төркестанга баглар өчен эшләнәчәк юллардыр…

Менә шулай итеп, Русия мәмләкәтене саклау өчен кирәкле кораллар ясау санагате һәм дә СССРның икътисади тормышын күрше мәмләкәтләргә мохтаҗлыктан чыгару санагате өчен Идел-Урал баз[а] итеп алынадыр. Русиянең киләчәктә дә шундый империалист бер дәүләт булып яшәве Идел-Уралның, кыйсмән Төркестан берлә Себернең табигый байлыкларына нигезләндерелергә тырышыладыр. Бу төрек өлкәләренең табигый байлыгына таянып, бу җирләрнең халкының эшчәнлегенә ышанып, великоруслыкның империализмасын бу халыкларның үзләре өстенә дә, рус булмаган башка халыклар өстендә дә дәвам иттерергә уйланыладыр. Шуның берлә якын киләчәктә Русияне бүлү, кисәкләү һөҗүменнән Русиянең кырыйлары кыркылып чыкса да, яңа икътисади баз[а] өстендә үзендә калганнарын сак­ларга вә «без мәмләкәттә социализм алып барабыз» дәгъвасы астында төрек халыкларының байлыгын тагы күпкәме-азгамы ашап ятарга юл хәзерләнәдер.

Ләкин большевиклар әүвәлге елларда дөнья ихтилялы планнарында хата иткәннәре кеби, Русиянең калдыгыны саклау планында да ялгышлык итәләр. СССРның бүгенге, иртәгеге бүленүе, Русиянең милли өлешләренә аерылуы, Русиянең тарихыннан килеп чыккан большевизмның камчысы берлә агымын көчләндер­гән табигый бер хәрәкәт булганга, моңарга каршы куярга теләгән Советларның сонгый планнары табигый агымны туктата алмая­чактыр. Кавказ, Кырым, Дон, Украинаның киселүе берлә башланган Русия берлегенең сүтелүе, үзенең табигый юлы берлә ба­рып, Төркестанны да, Идел-Уралны да, Себерне дә үзенең агымы астына алачактыр вә бу өлкәләрдә корылган санагать мөәссәс­ләре дә Кавказ, Украина, Дондагы кеби великоруслыкның болар өстеннән империализмасын саклауга хезмәт итү җиренә бу халыкларның үз илләренә үзләре хуҗа булу максатларына хезмәт итәчәктер. Чехиядә корылган шундый ук санагать Австрия императорлыгын сакларга ярамаган кеби, Идел-Уралда, Төркестанда корылган санагать тә Русиянең императорлыгын саклауда эшкә ярамаячактыр. Билгакес, бу илләрнең тизрәк руслыкның золымыннан котылуына сәбәп кенә булачактыр.

Большевикларның шул яңа планнары безнең илләребез өчен бу көн файдалымыдыр, зарарлымыдыр – ул икенче бер мәсьә­ләдер. Аңарга да икенче бер форсатта кагылып китәчәкбез. Лә­кин бүгенге көндә большевикларның Идел-Уралның икътисади истикълялен мәйданга атулары, безнең күптәнге дәгъвабызны исбат итү берлә бергә, безгә илебезнең сәяси истикъляленең дәгъвасыны да җиңеләйтәдер вә безнең истикъляль дәгъвабыз­ның да дөнья базарында кыйммәтен юксәлтәдер.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Санагать мөәссәсәләре – промышленнсть оешмалары.

Аршин мал – тукыма җитештерү.

* Азәрбайҗан бае мәрхүм Зәйнелгабидин Тагыевка1 кызыл мал фабригы ачарга нинди авырлыклар ясалганы мәгълүмдер. – Г. Исхакый искәр.

** 1915 елда Дума күршесендә мөселман фракциясенең рәисе Котлыкай Мирзаның2 сөйләвенә караганда, Русиянең алтын берлә ике миллиардлык будҗәсендә Идел-Урал, Себер, Кырым, Кавказ, Төркестан, эчке Русия вилаятьләренең барлык утыз миллион мөселманы, мәмләкәт халкының дүртеннән берсен тәшкил итеп, түләүнең дә дүртеннән берсен биреп килгән хәлдә, фәкать илле биш мең сум дәүләт хәзинәсеннән үз кирәләренә акча. […] – Г. Исхакый искәр.

Мәгъдән байлыгы – җир асты байлыклары.

Хәсыр ителеп – чикләнеп.

Тәмамы берлә – тулысы белән.

Сонгый – ясалма.

Манигъ ителгән – тыелган.

Хам малны – чималны.

Мөнхәсыйр калды – аерылып калды.

Сахраи кәбирдә – Сахара чүлендә.

Күрпәләре – дөя мамыгыннан эшләнгән одеяллары.

*** Күчермәдән алынган текстта бу урында җиде-сигез сүз киселгән.

Әфкяре гомумиясендә – җәмәгатьчелек фикерендә.

Вөҗүдкә – дөньяга.

Вәхаләнки – хәзерге көндә.

Истикъляль – бәйсезлек.

Наразыйдыр – канәгать түгелдер.

Мәсафә – ара.

Сахә – урын, мәйдан.

Мөзакәрә – фикер алышулар.

Мәгъруз – дучар.

Мәгърузәсенең – докладының.

**** Чыганакта: Чулпан.

Билфигыль – чынлыкта.

Тәэйид ителәдер – расланадыр.

Гайни – элекке.

Татбикъ итүгә – яраклаштыруга.

Истыйляхынча – атамасы буенча, термины буенча.

Кызыл – Кызылйорт шәһәре.

Билгакес – киресенчә.

Юксәлтәдер – күтәрәдер.

 

Русиянең санагать мөәссәсәләре ник Идел-Уралга күчерелә? «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 5 нче (май) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Азәрбайҗан бае мәрхүм Зәйнелгабидин Тагыев… – Хаҗи Зәйнелгаби­дин Тагиев (1823 –1924), азәрбайҗан миллионеры һәм меценат.

2 …мөселман фракциясенең рәисе Котлыкай мирзаның… – Котлыгмөхәммәд Батыргәрәй улы Тәфкилев (1850 –1917), җәмәгать эшлеклесе, эре җирбиләүче, өченче-дүртенче Россия Дәүләт Думаларында Мөселман фракциясе рәисе.

3 Чемберленизм – инглиз дәүләт эшлеклесе Джозеф Остин Чемберлен (1863 –1937) СССРга каршы сәясәт алып баручы шәхес буларак билгеле. ХХ гасырның 30 нчы еллар ахырында Совет хөкүмәтенең үзәк матбугатында чит илләрнең сәясмәннәре һәм сәясәтләрен сурәтләгән карикатура һәр санда басылган. Г. Исхакый язганча, Чемберленның сурәтләрен саламнан ясап яндыру очракларын да матбугат битләрендә күрергә мөмкин.

4 Троцкий – Лев Давидович Троцкий (Лейба Давидович Бронштейн) (1879 –1940), совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.

5 Каганович – Г. Исхакый бу урында совет дәүләте һәм сәяси эшлеклесе ­Лазарь Моисеевич Кагановичны (1893 –1991) күз уңында тота кебек.

6 Петров – сүз совет дәүләт һәм сәяси эшлеклесе Фёдор Николаевич Петров (1876 –1973) турында бара кебек.

7коммунист фиркасенең унсигезенче конгрәсендә… – Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясенең ХVIII съезды 1939 елның 10 – 21 март көннәрендә Мәскәүдә уза. Бу съезд СССРның өченче бишьеллык перспектив үсеш планын раслый.

8 Молотов – Вячеслав Михайлович Молотов (Скрябин) (1890 –1986), совет дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, дипломат.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 79.

 

 

 

 

Җавап калдыру