ТУКАЙ МӘХӘББӘТЕ

«Сөембикә» журналының иске бер номерында Тукай мәрхүмгә багышланып язылган «Яшерен мәхәббәт» дигән бер мәкалә басылган иде. Мәкаләнең басылганына, укылганына шактый күп вакыт үтсә дә, мәкаләнең калдырган начар тәэсире онытыла төшсә дә, кирәк, мәрхүм шагыйремезгә ихтирамнан вә кирәк, хакыйкатьне ачар өчен, соң булса да, бу хакта язарга мәҗбүр булдым. Мин укыган чакта бик кызулап сугыш башланганга, вакытында яза алмау, әлбәттә, гафу кылынмаслык вак җинаять түгелдер. Шулай теләр-теләмәс соңга калдырылган мәсьәлә калып та китә язганда, Петроградның мөселман хатын-кыз галәмендә туган бер бәхетсезлек хакында бер туташымыздан алынган мәктүб шул мәсьәләгә кайтырга мәҗбүрият хис иттерде. Шуның өчен, йоклаган мәсьәләне уятуда гаепне үз өстемә алып, Тукайның «яшерен мәхәббәте» хакындагы бәгъзе белгәннәремне вә фикеремне матбугатка куярга тиеш таптым.

«Сөембикә»дә мәкалә язучы Җамалетдин әфәнде Юмаев җәнабләре, Тукай мәрхүм берлән шул вакытта бик якын дуст булган тарызда итеп, Тукайның әхвале рухиясене тасвир иткәннең соңында, Тукайның сөйгән туташына килеп җитә. Бу туташның кем икәнлеге телдән телгә сөйләнеп йөрелсә дә, «Мәктәп»нең Тукай номерында бик мәгънәле, тулы бер мәкаләдә кирәкмәсчәрәк иттереп, баш хәрефе берлән йөртүдән узылган юк иде. Шул баш хәрефтә Тукай мәрхүмнең үзе ачмаган бер серне ачу булганга, матбугатны гайбәттән аер-ган кешеләрнең эчләрене пошырган вә «Мәктәп» идарәсенә хосусый мәктүбләр язарга мәҗбүр иткән иде. Шуның өстенә «Вакыт» гәзитәсендә Кәбир Бәкер әфәнденең Тукайның сәламәтлеге хакында шөбһә уята торган мәкаләсе дә кушылып, Петроградның мөселман хатын-кыз даирәсендә зур шау-шуга сәбәп булган вә Тукайның хәяты хосусиясене былчы-ратуга каршы протест хәрәкәте дә башланган иде. Шул вакытларда мин, авырып китүем сәбәпле, матбугат галәменнән читкә китеп торганга, нинди нәтиҗәләр чыкканлыгын белми калдым. Бәлки, протест булгандыр, бәлки, Кәбир Бәкер әфәнденең икенче номердагы тасхихы берлән рәнҗегән күңелләр азрак басылып калгандыр. Ләкин Җамалетдин әфәнденең мәкаләсе һичбер төрле җавапсыз калдырырлык дәрәҗәдә булмаса да, мәгаттәәссеф, моңганчы матбугатта һичбер нәрсә язылганы күрелмәде. Иң әүвәл шуны утыртып куярга кирәк: Тукай безгә кем иде, вә аны хәзер үсәчәк буынга кем иттереп күрсәтергә кирәк? Бу сөальләрнең һәммәсенә дә татар матбугаты әфкаре гомумиясе бик ачык җавапны бирде. Тукай безнең олуг милли шагыйремез иде. Тукай безнең иске тормышның черегән чүбе өстенә үскән матур чәчәгемез иде. Тукай — безнең мәктәп балаларымыз өчен, яшь буынымыз өчен милли бер каһарманымыз. Тукай — безнең киләчәктә татар әдәбияты салына торган таза бер ниге-земез.

Бу фикер гомум фикере иде. Бу фикергә каршы килүче юк иде вә шул фикерене матурландыру, мәрхүм Тукайның, бәхетсез Тукайның ач, мохтаҗ тормышын бизәп, матур итеп күрсәтү, Тукай хакында милли бер шагыйрь исемене һәм каһарман, һәм пакь, һәм матур иттерү матбугатымыз, әдөбиятымызның бурычы, киләчәк буын алдында вазифасы иде. Бу вазифаны үтәү, моны үти белү матбугатның куәтене, көчен, ирлегене, балалыгыны, пакьлегене, пычраклыгыны күрсәтә торган үлчәү иде. Мәгаттәәссеф, матбугат әле шул вазифасын үтәүдә үзенә муафикъ урынны тота алмады. Үлгән зур бер кешемезнең нинди чирләрен ачарга ярау, нинди табигатьләрен каплап торырга кирәклелекне белеп бетергәнен күрсәтә алмады.

Мәрхүм Тукайның милли кыйммәте аның шагыйрь, милли шагыйрь булуындадыр. Аның төсенең матурлыгы, ямь-сезлеге, табигатенең килеш-йөрешендәге хосусияте аның милли шагыйрьлеге өчен кыл кадәр дә кадерен, хөрмәтен арттырмый вә киметмидер. Аның үзенең хосусый тормышында ничек гомер кичергән булуы, нинди даирәдә яшәве киләчәктәге тәнкыйтьчеләр, Тукайның тәрҗемәи хәлчеләре өчен кирәк булса да, бу көнге көндә аларның һичберсенең кирәге — лөзүме юктыр. Ул гына түгел, Тукай хакында аз гына булса да шөбһә уята торган сүзләр сөйләү, төрле уйларга сәбәп була торган мәкаләләр язу — милли тәрбия җәһәтеннән бер җинаятьтер. Балаларга, укый торган яшүсмерләргә Тукайның кыйммәте бик зур, бик олугдыр. Ул шул көенчә пакь, ак булып калырга тиештер.

Тукайның мәхәббәтенә килсәк, Тукай шагыйрь булганга, шул мәхәббәт Тукайны берничә шигырь язарга, шигырь тудырырга сәбәп булганга, әлбәттә, тәрҗемәи хәлчеләрнең җентекләүләреннән бу тарафының котылу ихтималы юктыр. Шуның фәнни иттереп куелуы, Тукайның катлы-катлы рухын аңларга гына сәбәп булганга, Тукай хакында ихтирам хисенә зарар ит-мәенчә язылуында һичбер төрле манигъ юктыр. Ләкин шул вакытта бик нечкә мәсьәлә тотылганлыгын, кешенең гомерендә иң кадерле, иң кыйммәтле хисенә тиелгәнлеген исәпкә алып, бик сакланып каләм йөртергә мәҗбүрият бардыр. Бу төсле мәкаләләрдә каләмнең аз гына булса да эчкәрәк кереп китүе мәкаләне бөтенләй икенче төрлегә әйләндереп җибәргәнгә, теләсә кешегә бу төсле мәкаләләр язарга вә шуларны басарга милли рөхсәт юктыр.

Хосусән, Тукайны бик олуглаган булып, Тукайның бик олуг күргән бер кешесен, Тукайга беркадәр шигырь язарга илһам биргән бер туташын аяк астына таптау — Тукайның кыйммәтле хисе белән уйнау вә Тукай мәрхүмне ваксытудыр.

Ул туташ кем генә булса да булсын, ул туташның хәзер безнең гади тормышымызда кыйммәте нинди генә булса да булсын, мадәм ки, ул Тукайга шул шигырьләрне сөйләргә сәбәпче була алды, аңарга без ихтирам белән карарга мәҗбүрмез. Тукайның күңелендә туган шул мәхәббәт янгынында ул туташның хәрәкәте ихтыярлы булса да, ихтыярсыз булса да, Тукай шул мәхәббәттән шатлык күрсә дә, кайгы күрсә дә, туташның шагыйрьнең шигыренә тәэсире өчен без баш ими хәлемез юктыр. Бәлки, шагыйрь шул хисеннән һичбер төрле рәхәт ала алмагандыр, бәлки, шагыйрьгә шул сөю көю-януга, кайгыдан хәсрәткә күчүгә генә сәбәп булгандыр. Ләкин шул көю-яну, ул гади кешенең көю-януы гына түгел, ул — шагыйрь күңеленең асты өсткә килүе, шагыйрьнең шигъриятенең нечкәләнүе, пакьләнүе, чарлануына сәбәп була торган көю-янудыр. Шагыйрьне нечкә шигырьләр сөйләргә мәҗбүр иткән яну-көюдер. Дөрест, Габдулланың Габдулла булып, үзенең шул саф мәхәббәтеннән бер җимеш тә ала алмавы безнең кызгануымызны уята, Габдулланы шул мәхәббәт диңгезендә йөздереп, пакьләндереп, тагы шул саф мәхәббот, чын гыйшыкның биргән тәэсире белән язган шигырьләрен күрсәң иде, дигән уйга китертә. Ләкин шул соңгы шигырьләре була алмаган өчен, гөнаһсыз бер бикәмезне — Габдуллага шулкадәр матур тәэсир биргән, Габдулланың үлгәнчегә кадәр мөкатдәс санаган бер туташын гаепли аламызмы? Юк, гаепли алмыймыз, гаепләргә хакымыз юк. Бер ир бе-лән бер хатын арасында мәхәббәт багланса, бер тарафтан мәхәббәт никадәр куәтле булса да, икенче тарафны, мотлакан, шул мәхәббәткә каршы мәхәббәт белән җавап бирергә мәҗбүр итә торган дөньяда һичбертөрле көч юктыр. Сөйгән бер туташның үзенең сөймәве, сөя алмавы һичбертөрле җинаять түгелдер. Сөю кадәр киң хаклы, сөю кадәр үлчәүләргә сыймый торган бер хис булмаганга, аңарга каршы «шулай булсын, болай булсын» дип закон, канун чыгару мөмкин түгелдер вә шул чыгарып куйган канунны тутырмау өчен берәүне хурлау, гаепләү әхвале рухия аңламаудан килгән наданлык кынадыр.

Менә шундый вак-төяк киртәләргә сыеп бетмәгәнгә, шундый искедән ясаган әхлак кагыйдәләренә муафикъ булмаганга, шул сөю адәм баласының тормышында дөньяның астын өсткә китерә торган хәрәкәтләргә сәбәп булган. Шул сөю үзенең башбаштаклыгы хакында меңнәр, миллионнар адәм балаларының күз яшьләренә, фаҗигаләренә сәбәп булган вә сәбәп булачак. Сөюнең сөючегә биргән бер генә хакы, сөелүчегә йөкләгән бер генә вазифасы бардыр — ул да сөйгән берлән сөелгән арасында гади тормышта нинди генә аерма булса да, сөелгән кеше сөйгәннән дәрәҗәдә, гыйлемдә тормышта бик өстә булса да, сөйгән тарафның кайгысына, хәсрәтенә инсанча мөгамәлә итеп, аны тәхкыйрь итмәү — мыскыл итмәүдер. Сөйгән кеше сөелгәннән шуны теләргә, шуны тутырырга хакы булса да, шуннан озакка китәргә хакы юктыр. Шулай булса да, Габдулла никадәр сөйсә дә, теге мәгълүм туташ аңарга сөю берлән җавап бирмәде дип гаепләп буламы? Каттыян юк! Икенчедән, мәгълүм туташтан, үзе сөймәсә дә, Тукайга ихтирамән сөйгән булып кылануны теләргә, шундый каһарманлыкны көтәргә хакымыз бармы? Ул да юк. Тагы иң әһәмиятлесе: мәгълүм туташ Габдулла сөйгән вакытта 15—16 яшьлек бер кыз булганга, Габдулланы аңламавы табигыйдер. Аның Габдулланың үзен сөюен белмәве дә бик ышанычлыдыр. Мин үзем бик дөрест мәнбәгъдан шул туташның Габдулла үлгәнчегә кадәр үзен сөйгәнен белмәвен тасдыйк итә алам. Ул гына да түгел, әгәр белгән булса иде, Габдулланы сөймәсә дә Габдулланың тормышын матурлатыр өчен генә үзен-үзе фида кылырлык дәрәҗәдә галиҗәнаблеген беләм. Шулай булса да, Габдулланың шулкадәр ихтирам иткән бер туташны, бу көн хөрмәтле бер гаиләнең эчендә хөрмәтле бер бикә булган бер ханымызны еланнан зәһәрле, юлбарыстан ерткыч иттереп күрсәтү Тукай мәрхүмгә каршы да ихтирамсызлык түгелме? Тукайның бөтен хасталыгында, үлүендә шул бәхетсез бикәмезне генә гаепле итеп, аның шул Габдулланы «хасталатуын», «үтерүен» «байлыкка», «солидный кавалерга» исе киткәннән генә, дип күрсәтү бикәмезгә каршы золым булган кебек, хакыйкатькә каршы ялгандыр вә Габдулланың рухын мыскыл итәдер.

Шуның өчен Габдулланың мәхәббәте хакында язучылар шул нечкә мәсьәләне язганда сакланып хәрәкәт итүләре вә, юк гайбәтләргә ышанып, гөнаһсыз кешеләргә былчырак ыргытмаулары һәм тугрылык өчен, һәм дә милли шагыйремезнең рухының тынычлыгы өчен беренче шарттыр.

1914 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 



 

Җавап калдыру