«ИСХАКЫЙНЫ УКЫЙМ» әдәби бәйгесе буенча ИГЪЛАН!

Хөрмәтле дуслар!
2020нче елның көзендә коронавирус һәм ОРВИ очраклары шактый арту сәбәпле, “Исхакыйны укыйм” әдәби бәйгесенең оештыру төркеме вәкилләре озак вакыт авырап торды. Хәзерге вакытта да кайберәүләре авырый. Шул сәбәпле бәйгегә нәтиҗәләр ясау һич мөмкин түгел иде. Бәйгедә җиңүчеләрне әлегә кадәр игълан итмәгәнебез өчен ихластан гафу үтенәбез һәм безне дә аңларсыз, дип өметләнәбез! Бераз сабыр итик. Җиңүчеләрне Татарстан байрагы көнендә – 29 ноябрьда игълан итәргә ниятлибез. Җиңүчеләргә бүләкләре декабрь башында тапшырылачак. Өстәвенә без балалар өчен дә аерым номинация булдырдык. Барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары да, истәлекле бүләкләр дә тапшырылачак. Р.S. Әлеге бәйге Гаяз Исхакыйны яраткан татар яшьләренең шәхси инициативасы. Бу эштә без дәүләттән дә, беркемнән дә ярдәм алмыйбыз. Көндәлек тормышта төрле хәлләр була, кайберәүләрнең гаиләсендә кыенлыклар. Шуңа безгә ачуланмавыгызны һәм хәлебезне аңлавыгызны сорыйбыз. Алдан ук рәхмәт!

Җавап калдыру