Гаяз Исхакый музее

1993 елда Яуширмә авылы Мәдәният йортында Г. Исхакыйның тууына 115 ел тулу уңае белән музей ачылды. Бу музей Татарстан фәннәр Академиясенең Г. Ибрагимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Лена Гайнанова инициативасы белән һәм, башлыча, галимәнең шәхси архивындагы материалларга нигезләнеп төзелде. Г. Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия кызы – Ташкентта гомер итүче Сөембикә Шәрипова якын туганнарының фотолары һәм аларның шәхси әйберләре белән катнашты. Чистай районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рафик Әхмәтов экспонатларны урнаштыру өчен җиһазлар ясатты. Китапханәче Ясирә Вәлиева экспонатларны барлап, музейга килүчеләрне кабул итеп, аларны Г. Исхакый һәм аның эшчәнлеге белән таныштырып торды. Бу бит әле күпчелек милләттәшләребезнең Гаяз Исхакыйны белмәгән, аны портретыннан да танымаган чор! 

2-3 энтузиаст тырышлыгы белән генә оешкан бу музей дәүләт музее статусына ия булды һәм Татарстан берләштерелгән дәүләт музее составына керде. Музей, елдан ел байый барып, 6 ел дәвамында Казаннан, республика шәһәр һәм районнарыннан, башка төбәкләрдән язучыларны, галимнәрне, укытучыларны, укучыларны, студентларны һ.б. үзенә җәлеп итеп кабул итеп торды. Г. Исхакыйның 120 ел юбилеена (1998) музейдагы экспонатлар күләме экспозиция авторының архивлардан, әдипнең туганнарыннан, чит илләрдән юллап тапкан материаллары исәбенә икеләтә арткан иде инде. Бу музей экспонатлары 1999 елның 30 июлендә ачылган Г. Исхакый мезей комплексының фото һәм документлар экспозициясенә нигез булды. 

Чынлыкта исә авыл Мәдәният йортында эшләгән музей махсус музей комплексы төзүгә зур этәргеч ясады. 1997 елның 27 маенда Татарстан республикасы министлар кабинетының Г. Исхакыйның туган авылында музей комплексын төзү турында карары чыкты. 

Авыл уртасында Г. Исхакыйның бертуган сеңлесе Фәридәбануның ире Сәйфетдиннең ике катлы таш йорты реставрацияләнде. Кызганычка каршы, әдипнең туган йорты сакланмаган. Сөембикә Шәрипова ул йортның якынча эскизын төзеп җибәрә. Шул эскизлар буенча Сәйфетдин йортына ялгап Исхакый туган өй һәм йорттагы хуҗалык каралтылары – мал абзарлары, лапас, баз, амбар һәм мунча төзелә. 

Агач йорттагы экспозициядә Гаяз Исхакыйның бала чагы, гаилә мөхите чагыла. Чигелгән яулыклар, бизәнү әйберләре һәм Гаяз Исхакый сеңлесенең күлмәге, калфагы һ.б. әйберләр аша әдипнең әнисе Кәмәриянең үз дөньясы күрсәтелә. Әдипнең әтисе Гыйләҗетдин образы үзеннән калган дисбе, Коръән һ.б. аша бирелә. 

Экспозиция Г. Исхакыйның Чистай мәдрәсәсендә (1890-1893), аннан соң Казанда Күл буе (Касымия) мәдрәсәсендә (1893-1898), Казан татар укытучылары мәктәбендә (1898-1902) укуы, рус, Ауропа әдәбияты белән танышуы, беренче әдәби әсәрләрен, тормыш программасы булган “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрен язуы турында сөйли. 

Музейда Г. Исхакыйның иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлегенә бәйле, аның төрмә, сөрген елларын, “Таң йолдызы”, “Ил”, “Сүз” һ.б. газеталарының редакторы һәм нашире булуын, Беренче һәм Икенче мөселман съездларында катнашуын һ.б. күрсәткән бүлек тә бар. 

Таш йортның икенче катындагы экспозиция Гаяз Исхакыйның мохаҗирлектәге тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган. Биредә әдипнең төрле илләрдә милләттәшләрен берләштереп, Идел-Урал комитетларын төзеп йөрүләре дә яктыртыла. Шунда ук әдип чыгарган “Милли юл” мәҗмугасы, “Милли байрак” газетасы да, басылып чыккан китаплары да күрсәтелгән. Шулай ук Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләре дә куелган: кулон, фотолар куяр өчен алтын медальон, шикәр ваткыч, өч төрле пасталы ручка, пенсне. 

Шул ук таш йортның беренче катында сәүдәгәр Сәйфетдиннең лавкасы “торгызылган”. 

Музей экспозициясе бик бай. Яңа табылган экспонатлар белән аны яңартасы бар. Музейның күрке булган Гаяз Исхакый шәҗәрәсен дә Лена Гайнанова үзе ачыклаган тагын 400 туганын да өстәп, рәссамнан яңадан эшләтергә хыяллана.

Экспозициянең авторлары – Татарстан милли музей хезмәткәрләре: фәнни җитәкче А. Д. Хайруллина, тарих фәннәре кандидаты; Татарстан республикасы дәүләт музее хезмәткәрләре – Л. Г. Краева, кандидат исторических наук; А. Р. Аскарова, Г. Р. Җиһангирова, Л. Е. Енькова; реставраторлар: О. Р. Гасимов, Л. В. Галлямова.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе С. И. Матвеев җитәкчелендәге рәссамнар бригадасы.

Консультант – Л. Р. Гайнанова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 

Гаяз Исхакый музеена зур ремонт таләп ителә. Моннан ике ел элек янып көл булган каралты-кураларны да торгызырга, музейга илтә торган юлларны да төзекләндерергә кирәк. Музейны экскурсияләр маршрутына кертү – бөек Исхакыйга да, ул өзелеп яраткан милләтебезгә дә шөһрәт булыр иде. Милләтнең бөеклеге бөек шәхесләре белән билгеләнә. Ә ул шәхесләрне күрсәтә дә белергә кирәк бит.

 


Эш вакыты: һәркөнне 08.00-16.00 сәгатькә кадәр.

Адресы: Татарстан Республикасы, Яуширмә авылы, Клубная урамы, 10нчы йорт.

Керү хакы: зурлар өчен – 100 сум, балалар өчен – 70 сум.

Телефон: +7 (84342) 3-41-00