ДӨНЬЯ ХӘЛЛӘРЕ

Мюнхен киңәш мәҗлесенең1 Ләһстан, Маҗарстанның таләп­ләренә каршы җавапны ачык итеп куймавы Чехословакия тирә­сендә туган мәсьәләләрнең шактый озаюына һәм дә көтелмәгән чуалчыклар тудыруына сәбәп булды. Ләһстан мәсьәләне Чехо­словакия берлә тугрыдан-тугры аңлашу төсендә хәл итсә дә, Маҗарстан таләбе Алмания берлә Италиянең хакимлегенә тапшырылды. Мюнхен киңәшмәсе мондый мәсьәләләрнең хәлене тагы шул ук дүрт дәүләтнең карамагына тапшырылачак дигән карарны кабул иткән булса да, ни дә алдатылган Чехословакия үзенең элекке иттифакчыларыны ни дә Маҗарстан боларны эшкә катыштыруның тарафында булынды. Шуңарга Франсә берлә Ингелтерә бу мәсьәләдән читтә калдылар. Алмания, Италиянең вәкилләре берлә Чехословакия, Маҗарстанның вәкилләре генә Венада киңәшләшеп2, Словакия вә Карпат русның* кай җирләре Маҗарстанга бирелгәнлеген, кай җирләре Чехословакиядә калу кирәклеген тәсәббәт иттеләр. Карпат рус мәсьәләсендә Ләһстан берлә Маҗарстанның уртак таләпләре бөтен Карпат русны Маҗарстанга кушу Ләһстан берлә Маҗарстанның тарихи чиктәш булулары төсендә булса да, бу таләп әүвәлрәк Италия тарафыннан хөсне кабул күрелүе сөйләнсә дә, киңәштә бу теләк үтәлмәде. Карпат русның мөһим шәһәрләре, юллары Маҗарстанга кушылса да, Маҗарстан берлә Ләһстан арасындагы кырык-илле чакрымлык бер коридор Чехословакия кулында калдырылды. Моңарчы Карпат рус дип йөртелгән бу җиргә «Карпат Украинасы» дип исем бирелде. Бу җирдә Карпат-Украина дәүләте төзелеп, ул Чехословакия эченә кертелде, вә бу кечкенә җиргә гүя киләчәк Украинаның башлангычы төсе бирелергә теләнде.

Бу эш Маҗарстанда, хосусән Ләһстанда наразыйлык хисе уятты. Алмания берлә Ләһстан арасында суыклык тудырды. Советларга каршы моңарчы бер җәбһә берлә бара торган Алмания, Ләһстан арасындагы бу кечкенә ярыкны Советлар үзләренең ин­тригаларын кертергә уңай бер юл булдылар. Бер тарафтан дөнья матбугатында Украина һәм Галицияне бергә катыштырып, Алмания бөек Украина тугдырырга телидер, бу хәрәкәте СССРга гына түгел, Ләһстанның да сәламәте мөлкиясенә каршыдыр, дип, киң рәвештә пропагандага керештеләр. Дөнья әфкяре гому­миясен һәйҗанга төшерделәр. Икенче яктан, Чехословакия – Ләһстан низагы вакытында большевик хөкүмәтенең Ләһстанга биргән нотасында: «Сез Чехословакиягә катышачак булсагыз, без моны «Мәскәү берлә Ләһстан арасындагы гадәме тәҗавез» могаһәдәсенең хакиме калмавы3 дип таныячакбыз!» – дигәннәр иде. Вә шуннан бирле бу могаһәдә бармы-юкмылыгы мәгълүм булмаган бер хәлгә кергән иде. Үзләренең интригалары өчен Алмания берлә Ләһстан арасында туган суыклыктан Советлар­ тагы бер мәртәбә файдаландылар. Ләһләргә моннан әллә ничә ел элек ясалган һәм дә Чехословакия мәсьәләсе вакытында бетерелүе-бетерелмәве шөбһәле бер төстә калган гадәме тәҗавез могаһәдәсенең бозылмаган икәнен уртак рәвештә игълан итүне тәклиф иттеләр. Ләһләр дә моны кабул иттеләр. Сәясәтнең таби­гый вакытында гаять гади бер эш ителеп хисап ителәчәк бу эш хәзерге һәйҗанлы көндә дөнья матбугатына зур тәэсир ясады. Милләтче групның бергә хәрәкәтеннән курыккан сул матбугат бу эшне тагы Алмания берлә Ләһстан арасындагы аңлашмауны зурайтырга бер сылтау итте, бу гади эшкә Ләһстан берлә Совет­ларның берләшеп, Алманиянең Украина сәясәтенә каршы бер адым кеби күрсәтергә тырышты. Советлар үзләренең Аурупада сатып алган матбугатлары аркылы да, үзләренең дөнья сәясәт галәмендә төшкән кыйммәтләрен аз-маз күтәрер өчен, моны гүя бер җәбһә берлеге могаһәдәсе төсенә сугарга теләделәр. Советларның сәламәте мөлкиясене саклавыны көннең вазифасы дип алган сул матбугат бу эшне бик күперттеләр. Вә моның берлә Советларның дөнья сәясәтенә яңадан кайтуына тар гына булса да бер юл ачтылар. Мюнхен киңәшмәсенең нәтиҗәсеннән чыккан вакыйганың эченең Совет Русиясенә тугрыдан-тугры төзеләчәкнең укының юлын чуалта алды.

Большевикларның бу дипломат уеннарына ГПУ да ярдәмгә килде. Ноябрь башында Парисдагы Алмания сәфирәтенең бер кятибе бер яһүди малае тарафыннан үтертелде. Үтерүче яһүди малае үзенең бу җинаятен: «Яһүдиләргә каршы сәясәтләре өчен Алмания милләтеннән үч алыр өчен эшләдем», – дисә дә, бу җинаятьне эшләттерүчеләрнең төп максатлары, Алманиядә бу эшкә каршы реакция тугдыру өчен ясалган бер провокацион булуы күзгә ташланадыр. Хакыйкатән, бу үтерүдән Алманиядә яһүдиләргә каршы уянган дошманлык хисләренең тәзаһүрәтенә Аурупаның бәйнәлмиләл матбугатының бик зур шаулануы, төрле совет дустлары, җәмгыятьләре, масон ложаларының Ингелтерә[дә], Америкада әфкяре гомумияне Алманиянең зарарына чәверер өчен бик киң рәвештә, шул сылтау берлә пропаганда йөртүләре хисапка алынса, безнең тәхминләребез тугры икәнлеге ачык күренәдер. Нәтиҗәдә Ингелтерә-Американың әфкяре гомумиясенең мөһим бер кыйсеменең Алмания галәйһенә чәверелүе Мюнхен аңлаш­масы буенча дүрт дәүләтнең киң рәвештә аңлашмасына зәмин хәзерләүче Ингелтерә хөкүмәтен авыр вазгыятькә куйды. Дәү­ләтләр күрешүен кичектерергә мәҗбүрият тугды.

«Дүртләр» күрешүендә, шөбһәсез, Советларның вазгыяте­ мәйданга куелып, Русияне тәкъсим көндәлек мәсьәлә итеп мө­закәрә итәчәк иде. Алманиянең күптән таләп итдеге – Шәрекъка таба хәрәкәтенә хөррият бирү дә, бәлки, катгый бер карарга баг­ланачак иде. Русиянең төрле өлкәләргә, милли дәүләтләргә бүлүне дә бәйнәлмиләл мәсьәлә ителеп мөзакәрә ителәчәк, кай­бер милләтләрнең милли таләпләре (мәсәлән, Украинаның) кат­гый буларак карар астына алынып, калган милли өлкәләрнең дә милли таләпләре «дүртләр»нең, даһа тугрысы Ләһстан да ка­тыштырылып, «бишләр»нең мөрәккәбәсе астына алыначак иде. Советлар, бер тарафтан – дипломат, икенче тарафтан ГПУ ажан­нарының уеннары берлә Аурупа дәүләтләренең картларын чуалттылар. Русиянең бүленү мәсьәләсен бәйнәлмиләл өстәл өстенә куелуын кичектерделәр. Русиядән аерылачак милләтләр мәсьәләсендә дә бәйнәлмиләл берлекнең таләбе төсендә мәйданга чыгуын читкә төрттереп, Украинаны Алманиянең ялгыз үзенең генә теләге төсенә суктылар. Гайре рус милләтләренең уртак таләпләрен бәйнәлмиләл мәгънәви куәткә таянудан читкә үтә алдылар. Моның берлә, әлбәттә, Русиянең милли мөстәкыйль дәүләтләргә бүленүе тәмамән мәйданнан чыгарылды түгел, ләкин большевик хөкүмәте мәсьәләне киләчәккә үтте, форсат казанды. Большевиклар өчен «балта чапканчы, кистән ял итә» дигән сүз дә хәзер зур казану булганга, аларның интригалары, шөбһәсез, уңып чыкты, ләкин бу уңышлар муафикъ эшләрдер, асыл Русиянең бүленү мәсьәләсе уртадан алынмагандыр.

 

* * *

Мюнхен аңлашмасы Франсәнең сул канатын бик зур хәрәкәт­кә китерде. Коммунистлар, социалистлар Даладье хөкүмәтенә4 ­каршы бик зур дошманлык тарата башладылар, вә бу ике сул фирканең конгрәләре Милләт Мәҗлесендә Даладье хөкүмәтенә каршы чыгарга карар иттеләр. Радикал-социалистлар конгрәсендә Даладье үзенең фиркасеннән Халык җәбһәсе астында берләш­кән коммунист фиркасеннән рәсмән аерылуны таләп итте вә шуны кабул иттерде. Милләт Мәҗлесенең хөкүмәткә бирелгән фәүкылгадә саляхиятеннән файдаланып, Даладье хөкүмәте мәм­ләкәтнең икътисади, малия хәлен юлга салаячак декрет-кануннар чыгарды, вә боларның кайберләренең мәгънәсе игътибары берлә дәүләтне саклау, санагати фабрикаларында Леон Блюм хөкүмәте5 тарафыннан кабул иттерелгән һәфтәдә ике көн бәйрәмле, атнада кырык кына сәгатьлек эш вакыты билфигыль озайтылды, төрле-төрле салымнар да шактый күбәйтелде. Шуларны алга сөреп, коммунист һәм социалистлар, эшче халыкның Леон Блюм хөкүмәт башында булган чакта казанган имтиязлары бетерелә, дип, шул ­кануннарга каршы зур пропаганда эшләделәр. Бу ике сул фирка­нең пропагандасына Франсә эшчеләренең синдикатының мәркә­зе дә катышты. Ләкин Даладье хөкүмәте Франсә фабрикалары­ның мал чыгаруы элгәреге елларга караганда йөзгә илле кимеде, боларның сәбәбе эш вакыты кыскарудан, эш дисциплинасының бозылуыннан килә дип, хөкүмәтнең декрет кануннарын эшкә ашыру таләбендә бик каты торды. Нәтиҗәдә коммунистлар, социа­листлар, эшче-синдикатлары, бергәләшеп, 30 ноябрь көнендә бөтен Франсәдә протест йөзеннән бер көнлек гомуми эш ташлауны игълан иттеләр. Франсәдәге бөтен тормышны туктатыр өчен, тимер юллар, постә-телеграф, хөкүмәт мөәссәсәләрендә эшне туктатырга әмер бирделәр. Хөкүмәт боларның куркытуларына баш имәде, үзенең тәдбирләрен алды. Сул матбугат эшчеләрне һәм дә хөкүмәт түрәләрен эш ташлауга бик чакырса да, француз халкының гаклы сәлиме җиңеп чыкты; 30 ноябрь эш ташлавы вөҗүдкә чыга алмады. Франсәдә тормышның һичбер ботагы, тук­тамаенча, табигый хәлендә дәвам итте. Эш ташлауны игълан иткән коммунист, социалист фиркаләре, эшче-синдикатның мәркә­зенең әмере һичбер җирдә эшкә ашмады, вә болар бөтен Франсәдә мәсхәрә булып калдылар. Француз милләтенең ватанчылык хәмияте никадәр югары икәнен бөтен дөньяга күрсәтеп, Франсәнең Леон Блюмнарының идарәсе вакытында төшкән хиссияте миллиясен юксәләтде. Даладье хөкүмәте, бу җиңүенә таянып, сул матбугатның протестына карамаянча, күптән хәзерләнеп килгән Алмания-Франсә аңлашмасын имзаларга Алмания хари­җия назыйры фон Риббентропны Париска дәгъвәт итте6. Ике хөкүмәтнең алдан аңлашулары нигезендә хәзерләнгән аңлашма 6 декабрьдә Париста имза ителеп, Франсә хөкүмәте Алманиянең хариҗия назыйры берлә уртак мәсьәләләрен дустча мөзакәрә итешеп, киң рәвештә Аурупаның аңлашылмасының мөһим бер ­баскычы үтелде. Бу эш кирәк франсә-алман матбугатында, кирәк әҗнәби әфкяре гомумиясендә Франсә-Совет иттифакының7 гамә­ли рәвештә юкка чыгарылуы кеби каралып, Аурупаның тыныч­лануының мөһим бер мәрхаләсе үтәлде төсендә кабул ителде. Даладье хөкүмәте, Милләт Мәҗлесен туплап, парламент алдына үзенең шул уңышлары берлә чыкты. Коммунистлар, социалистлар хөкүмәтенең галәйһенә тавыш биреп, билфигыль, бозылган Халык җәбһәсен рәсмән бозсалар да, Мәҗлеснең милләтче канаты Даладье хөкүмәтенә тулы ышанычын бәян итте. Франсәнең Милләт Мәҗлесендә яңа бер күпчелек туды. Бу күпчелек, мәгъни игътибары берлә, антимарксизм күпчелегедер. Шуның берлә Франсә ике елдан бирле дәвам итеп килгән чуалчыклы, демагожеле социалистлар, коммунистларның тәгаллебеннән сырылып чыкты, дәүләтне сәламәтлек юлына бастырды. Даладье хөкүмәте эш башына килгән көннәрдә без үзебезнең мәҗмугабызда (5 нче сан, 1938): «Даладье хөкүмәте, совет-француз иттифакын бетереп, милли берлек хөкүмәтенә Франсә идарәсенең күчү күпере булачак», – дип язганыбыз тугры булып чыкты. Алмания-Франсә аңлашмасы берлә, хакыйкатән, Совет-Франсә иттифакы билфигыль әлхак ителгән булып чыкты.

 

* * *

Мюнхен аңлашмасынча эшләнәчәк икенче адым: Ингелтерә берлә Италия арасындагы 16 апрель (1938) аңлашылмасын фәга­лиятькә кую иде. Ингелтерә хөкүмәте 16 ноябрьдә бу аңлашманың эшкә ашырылуын игълан итте. Румадагы сәфире дә Хәбәшстан­ның Италиягә кушылуын дәүләтенең тануын белдереп, үзенең Италия короле, Хәбәшстан императоры алдында илчелек итәчәк рәсми вәкаләтен тәкъдим итте. Моннан соң ике дәүләт арасындагы мәсьәләләре табигый юлына керде. Ингелтерәнең баш назыйры берлә хариҗия назыйры 11 гыйнвар 1939 да Румага рәсми сәяхәт итәчәкләре8 игълан ителде вә, шулай итеп, Аурупаның үзара аңлашу төсендә тынычландыруының өченче бер мөһим адымы тыңланачагы дөньяга белдерелде. Франсә дә Италиянең Хәбәшстанны илхакын кабул итеп, Италия короле Хәбәшстан ­императоры янына үзенең илчесен күндерде. Италия берлә Франсә арасында да мөнәсәбәт табигый юлга куелырга зәмин хәзерләнде, ләкин Италиянең парламенты ачылып, хариҗия назыйры Чиано9 нотыкны сөйләгәндә, фашист (хөкүмәт) фиркасенә мәнсүб бөтен мәбгусләр: «Тунис, Корсика»10, – дип кычкырдылар, шул ук көнне Руманың урамнарына чыккан яшьләр: «Тунис берлә Корсиканы Италиягә кушылуны таләп итәбез!» – дип кычкырып йөрделәр. Франсә хөкүмәте бу эшне күршелеккә мохалиф дип танып протест итте вә Франсә матбугаты әфкяре гомумиясе Италия галәйһенә шиддәтле каләм кулланды, ләкин Италиядә шул хактагы мәҗлесләр, матбугатның чыгышлары кимемәде. Ингелтерәнең илчесе11, Румада дустча итеп, Франсә туфрагы өстендә бу шау-шулар дәвам итсә, Ингелтерә назыйрларының сәяхәте кичегү ихтималы барлыгын белдерде. Италиядәге шау-шулар азалды.

 

* * *

Испаниядә илдәшләр сугышлары беткән булмаса да, киң сугышлар азаеп калды. Франко12 тарафдарлары очкычлардан бомба ату берлә канәгатьләнәләр. Җөмһүриятчеләр үзләренең җирләрен саклаудан башка хәрәкәт ясамыйлар. Соңгы көннәрдә генерал Франконың Испаниянең төшерелгән короле Унөченче Альфонс­ углы принц дон Жуанны падишаһ булырга чакыру хәбәре сөй­ләнә13 башланды. Бу вакыйга Испания эшенең чуалуынамы, тө­зәлүенәме сәбәп булачагы мәгълүм түгел. «Испания мәсьәләсе Рума күрешүендә хәл ителәчәк» дигән өмидләр йөреп торадыр.

 

* * *

Ерак Шәрекъта зур сугышлар тукталып калды. Чиннар[ның] басмачы хәрәкәте ясалып торалар; японнар кулларына төшкән өлкәләрдә дәүләт макинасын корып яталар һәм дә, төрле җирдә корылган мувәкъкать өлкә хөкүмәтләрен берләштереп, мәркәзи бер чин хөкүмәте тугдырырга иҗтиһад иттеләр. Бу эшләрендә муафикъ булып, чин әфкяре гомумиясендә аз-чук ышаныч ка­зана беләчәк хөкүмәт кора алсалар, шул хөкүмәт берлә Япония могаһәдә ясап, сугышларны бетереп, ике арада солых тәәссис ителәчәктер. Япон-кытай сугышлары Япония-Кытай ярдәмләшмәсе төсенә сугылырга тырышачактыр. Әлбәттә, бу мөһим эш тиз генә бетәчәк түгелдер. Фәкать барып чыгачак нәтиҗәсе тизме-түгелме – шул булачактыр.

 

* * *

Фәлистыйн мәсьәләсен мөзакәрә итәр өчен, Ингелтерә хө­күмәте күрше гарәп дәүләтләренең вәкилләрен, Фәлистыйн га­рәпләренең вә яһүдиләрнең мөмәсилләрен киңәш мәҗлесенә чакырды14. Ингелтерәнең моннан максаты – Фәлистыйн мәсьә­ләсендә Ингелтерәне чыгалмас сукакакка керткән Бальфур дек­ларационын15 төзәтеп, көннән-көн гарәпләр берлә ачыла килгән арасын яһүдиләр хисабына төзәтүдер. Бу киңәшмәдән ни туачагы мәгълүм булмаса да, мәгънәсе игътибары берлә бу Ингелтерәнең гарәп милләтчелеге алдында мәгълүб булуы димәктер. Киңәш мәҗлесе ни берлә бетәр, киләчәк күрсәтер.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

* Чыганакта шулай язылган; дөресе: Карпат руслары.

Тәсәббәт иттелләр – күрсәттеләр.

Хөсне – яхшы.

Наразыйлык – ризасызлык.

Сәламәте мөлкиясенә – тынычлыгына, иминлегенә.

Әфкяре гомумиясен – җәмәгатьчелек фикерен.

Һәйҗанга – борчуга.

Гадәме тәҗавез – бер-берсенә һөҗүм итешмәү турынгда килешү.

Тәклиф иттеләр – тәкъдим иттеләр.

Тәзаһүрәтенә – барлыкка килүенә, тууына.

Чәверер – юнәлтер.

Тәхминләребез – белүебез, чамалавыбыз.

Кыйсеменең – өлешенең.

Галәйһенә – каршы.

Зәмин – җирлек.

Тәкъсим – бүлү.

Мөзакәрә итәчәк – каралачак.

Даһа – тагы.

Мөрәккәбәсе – кушылганлыгы, оешканлыгы.

Ажаннарының – агентларының, шымчыларының.

Саляхиятеннән – вәкаләтеннән.

Малия – финанс.

Гакълы сәлиме – сәламәт акылы.

Ватанчылык хәмияте – ватанчылыкны саклау теләге.

Хиссияте милллиясен юксәләтде – милли хисләрен югары күтәрде.

Әҗнәби әфкяри гомумиясе – чит дәүләтләрнең җәмәгатьчелек фикере.

Мәрхаләсе –этабы.

Мәгъни игътибары берлә – асылда.

Тәгаллебеннән – өстенлгененнән, басымыннан.

Билфигыль әлхак ителгән – чынлыкта көчләп юк ителгән.

Фәгалиятькә кую – гамәлгә кую.

Илхакын – кушуын.

Мәнсүб – караган.

Мәбгусләр – депутатлар.

Мохалиф – каршы.

Шиддәтле – көчле, кискен.

Азалды – кимеде.

Макинасын – машинасын.

Иҗтиһад иттеләр – тырыштылар.

Тәәссис ителәчәктер – төзеләчәктер.

Мөмәсилләрен – вәкилләрен.

Сукакакка – тупикка.

Мәгълүб – җиңелгән, аста калган.

 

Дөнья хәлләре. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 1 нче санында «Чыңгыз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Мюнхен киңәш мәҗлесе – Чехословакиянең немецлар күпләп яшәгән Судет өлкәсен Германиягә кушу буенча төзелгән Мюнхен киңәшмәсенә 1938 ел­ның 30 сентябрендә кул куела.

2 Алмания, Италиянең вәкилләре берлә Чехословакия, Маҗарстанның вәкилләре генә Венада киңәшләшеп… – Г. Исхакый бу урында Вена шәһәрендә эшләгән арбитаж комиссия эшен искә ала. 1938 елның 2 ноябрендә башланган комиссия эшендә Германия тарафыннан – Риббентроп, Италия ягыннан – Чиаона, Чехословакиядән – тышкы эшләр министры Ф. Хвалковский, Словак вәкиле Тисо, Карпат Украинасыннан Волюшин катнаша. Анда Венгрия җирләренә мөнәсәбәтле мәсьәләләр турында сүз алып барыла.

3 …«Мәскәү берлә Ләһстан арасындагы гадәме тәҗавез» могаһәдәсенең хакиме калмавы… – Г. Исхакый бу урында 1932 елның 25 июлендә Мәскәүдә имзаланган бер-берсенә һөҗүм итешмәү турындагы поляк-совет килешүен күз уңында тота. 1934 елда поляк-герман килешүе төзелгәннән соң, поляк-совет ­дипломатик мөнәсәбәтләре катлаулана. 1939 елның гыйнвар аенда булган Польша һәм Германия дәүләте арасындагы сөйләшүдән соң хәл тагын да кискенләшә, нәтиҗәдә совет-поляк килешүе үзенең көчен югалта.

4 Даладье хөкүмәте – Эдуард Даладье (1884 –1970), француз дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 1933 елның гыйнвар – октябрь айларында һәм 1938 елның апреленнән 1940 елның мартына кадәр Франция хөкүмәтенең премьер-министры булып тора.

5 Леон Блюм хөкүмәте – Леон Блюм (1872 –1950), француз сәяси һәм дәү­ләт эшлеклесе. 1936 елның уртасыннан 1937 елның июненә һәм 1938 елның мартыннан 1938 елның апреленә кадәр Франция хөкүмәтендә премьер-министр вазифаларын башкара.

6 …Алмания-Франсә аңлашмасын имзаларга Алмания хариҗия назыйры фон Риббентропны Париска дәгъвәт итте. – 1938 елның 6 декабрендә Париж шәһәрендә Германиянең тышкы эшләр министры Риббентроп һәм Франциянең тышкы эшләр министры Ж. Бонне катнашлыгында Германия-Франция киле­шүенә кул куела.

7Франсә-Совет иттифакының… – Франция һәм СССР арасында бер-берсенә ярдәмләшү турында 1932, 1934 һәм 1935 елларда килешүләр төзелә. 1939 елда Европа дәүләтләрендә сәяси хәлнең кискенләшүе, инде дөньяның Икенче бөтендөнья сугышы алдында торуы, һәм 1938 елдан төзелгән француз-герман килешүеннән соң Франция һәм Совет хөкүмәте арасында имзаланган әлеге килешүләр үзләренең көчләрен югалталар.

8 Ингелтерәнең баш назыйры берлә хариҗия назыйры 11 гыйнвар 1939 да Румага рәсми сәяхәт итәчәкләре… – 1939 елның гыйнвар башында Англия премьер-министры Н. Чемберлен (1869 –1940) һәм тышкы эшләр министры Галифаксның (1881–1959) Италиягә инглиз-итальян сөйләшүләренә барачагы хәбәр ителә. «Известия» газетасының 1939 елгы 3 гыйнвар санында Чемберлен һәм Галифаксның 11 гыйнварда булачак очрашу һәм сөйләшүләренең эш ­программасы да урнаштырыла.

9 Чиано – Чиано ди Кортеляццо, Галеаццо (1903 –1944), граф, дипломат. 1936 елның июнендә Италия хөкүмәтенең тышкы эшләр министры итеп раслана.

10 Корсика – Урта диңгезнең Төньяк-Көнбатыш өлешендә урнашкан утрау. Франция дәүләтенә карый. Мәйданы – 8,8 мең кв.. км. Корсикада 235 мең чамасы кеше яши. Административ үзәк – Аяччо шәһәре.

11 Ингелтерәнең илчесе, Румада… – Г. Исхакый бу урында Англия илчесе Перси Лорейнны (1880 –1961) күз уңында тота. Ул 1939 елның 4 гыйнварыннан Италиядә илчелек вазифасын үтәүгә керешә.

12 Франко – Франко Баамонде (Франси́ско Паули́но Херменги́льдо Тео́дуло) (1892–1975), испан дәүләте һәм хәрби эшлеклесе. 1939 –1973 елларда Испания­нең югары идарәчесе.

13 …Унөченче Альфонс углы принц дон Жуанны падишаһ булырга чакыру хәбәре сөйләнә… – Г. Исхакый бу урында Испания короле Альфонс XIII нең (1886 –1941) улы Хуан Карлос Тереза Сильвестре Альфонсо де Бурбон и Баттенбергне (1913 –1993) искә ала. Ул, атасы үлгәннән соң, Испания корольлегенә дәгъва кылучыларның берсе булган. Матбугатта дон Хуан Альфонсның король­легенә чакыру турында хәбәрләр күренмәде.

 14Ингелтерә хөкүмәте … Фәлистыйн гарәпләренең вә яһүдиләрнең мөмәсилләрен киңәш мәҗлесенә чакырды. – Г. Исхакый бу урында 1939 елның 7 февраленнән 1939 елның 17 мартына кадәр эшләгән Лондон конференциясен искә ала. Конференция эшендә гарәп дәүләтләреннән һәм яһүдиләрдән вәкилләр катнаша.

15Бальфур декларационын… – инглиз дәүләт эшлеклесе Артур Джеймс Бальфур (1848 –1930) 1917 елның 2 ноябрендә парламент депутаты лорд Уолтер Ротшильдка Палестина территориясендә яһүди дәүләте төзү турындагы тарихи хатын юллый. Бу документ тарихта «Бальфур декларациясе» буларак билгеле. Г. Исхакый шул декларацияне искә ала.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 12.

 

 

 

 

 

Җавап калдыру