Гаяз Исхакый революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классигы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, нашир, журналист, сәясәтче, милли хәрәкәт идеологы булып таныла. Бу чорда татарлар Г. Исхакый әсәрләрен ябырылып укый, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә күпләп йөри. Совет чорында 1930 елларга кадәр мәктәп программаларына әдипнең әсәрләре кертелә, спектакльләр дә күрсәтелә. 30 нчы еллардан соң аның иҗатын каралту чоры башлана, китапханәләрдәге китаплары яшерен фондларга бикләнә. Бик күп зыялылар, эзәрлекләүләрдән куркып, Исхакый китапларын юк итәргә мәҗбүр була. Ә гади халыкта Г. Исхакый китаплары сакланып кала, кара репрессия елларында аның китапларын пыяла банкаларда базга күмелеп яисә күн кисәкләренә төрелеп ком, тоз өемнәре эчендә яшәүләрен дәвам иткәннәр, бүлмә такталарына ябыштырылган кәгазь астында да яшерелеп сакланганнар.
Гаяз Исхакый мөһәҗирлектә дә язучылык эшен туктатмый, гомере буена 49 әдәби әсәр яза. Иң зур танылу алган әсәрләреннән: “Зиндан”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, “Татар кызы”, “Зөләйха”, “Өйгә таба” һ.б. әсәрләрне әйтергә була.