Гаяз Исхакый

1878 - ∞

Кадерле кунакларыбыз! Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакый порталына хуш киләсез! Әлеге сәхифә Сезгә кызыклы вә файдалы булыр дип өметләнәбез.

Гаяз Исхакый тавышы, 1931 ел, Берлин

ХУШ КИЛӘСЕҢ, УРАЗА АЕ!
Хөрмәтле милләттәшләребез!Аллаһының рәхмәте белән тагын бер Ураза аена аяк бастык...
МИЛЛӘТ АНАСЫ МӨХЛИСӘ БУБЫЙНЫҢ ТУУЫНА 155 ЕЛ
Бүген милләт анасы, Татар халкының бөек кызы, хатын-кызлар өчен иң...

Гаяз Исхакый революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классигы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, нашир, журналист, сәясәтче, милли хәрәкәт идеологы булып таныла. Бу чорда татарлар Г. Исхакый әсәрләрен ябырылып укый, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә күпләп йөри. Совет чорында 1930 елларга кадәр мәктәп программаларына әдипнең әсәрләре кертелә, спектакльләр дә күрсәтелә. 30 нчы еллардан соң аның иҗатын каралту чоры башлана, китапханәләрдәге китаплары яшерен фондларга бикләнә. Бик күп зыялылар, эзәрлекләүләрдән куркып, Исхакый китапларын юк итәргә мәҗбүр була. Ә гади халыкта Г. Исхакый китаплары сакланып кала, кара репрессия елларында аның китапларын пыяла банкаларда базга күмелеп яисә күн кисәкләренә төрелеп ком, тоз өемнәре эчендә яшәүләрен дәвам иткәннәр, бүлмә такталарына ябыштырылган кәгазь астында да яшерелеп сакланганнар.

Гаяз Исхакый мөһәҗирлектә дә язучылык эшен туктатмый, гомере буена 49 әдәби әсәр яза. Иң зур танылу алган әсәрләреннән: “Зиндан”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, “Татар кызы”, “Зөләйха”, “Өйгә таба” һ.б. әсәрләрне әйтергә була.

"Зөләйха" китабы сатыла!

Гаяз Исхакыйның легендар «Зөләйха» әсәре кабат китап буларак дөнья күрде! «Зөләйха» әсәрен кәгазь һәм электрон китап форматларында сатып ала аласыз. Кәгазь китап – 500 сум. Электрон китап – 300 сум.

Китапка заказ бирергә теләсәгез, email адресыгызны кертегез!



    Видеоязмалар
    1
    Сөннәтче бабай. Гаяз Исхакый.
    Сөннәтче бабай. Гаяз Исхакый.
    02:40
    2
    МИЛЛӘТ АНАСЫ МӨХЛИСӘ БУБЫЙ / ҮЛЕП ЯРАТТЫ
    МИЛЛӘТ АНАСЫ МӨХЛИСӘ БУБЫЙ / ҮЛЕП ЯРАТТЫ
    01:58:47
    3
    КАЙТМАДЫЛАР. Фәнил Гыйләҗев.
    КАЙТМАДЫЛАР. Фәнил Гыйләҗев.
    01:43
    4
    сиңа багышлап....
    сиңа багышлап....
    23
    5
    Рухың сынмаган...
    Рухың сынмаган...
    43
    Фотолар Лена Гайнанова архивыннан

    Партнерлар