АРТИСТ ГАБДУЛЛА КАРИ

Милли театрыбызның тугуында, үсүендә мәгълүм бер юлдан баручы театр уйнаучыларыбызның җитешеп, «Сәйяр» труппа булып өлгереп2, сәхнәбезнең милли төстә гәүдәләнүендә Габдулла Кариның уйнаган роле Габдулла шигырь сахәсендә уйнаганыннан ким түгелдер.

Габдулла Кари – таркау театр һәвәскәрләребездән үзенең караучы, төзүче көче берлә үзләре дә белмәгән теләкләрен вөҗүдкә чыгаручы, тормышыбызга яңа милли барлык тугдыручы кадерле милли хезмәтчебездер. Үлгәненә уналты ел гына үткән бу бөек артистыбызның туганына да илле генә ел. Ул үзенең кыска тормышында безнең мәдәни үсү тарихыбызда һичбер онытылмаячак эзләр калдырды. Безнең яшь театрыбызның үсүен, алга китүен һичбер аерылмый торган итеп үзенең исеме берлә баглады һәм аны мәдәни тормышыбызда мәңгеләштерде. Соң Габдулла Кари кем иде? Бу зур көчне ул кайдан алды? Бу сөальләргә җавап бирү бүген минем максатым түгелдер. Бу хакта киләчәктә мөтәхассыйслары язарлар. Мин Габдулла Кари берлә үземнең театр китаплары язучы сыйфаты берлә багланышымны вә шул арадагы тәэсирләремне генә бераз сөйләп үтмәкче булам.

Габдулла Кариның чын исеме – Миңлебай, гаилә исеме – Хәйрулла. Атасы-анасы фәкыйрь авыл кешеләре генә булсалар да, угылларын авылның галим имамы Фәссах хаҗи (Фуад Туктарның атасы) мәдрәсәсендә укытканнар. Аннан соң Җаек шәһәренә барып, анда бер мәдрәсәгә кергән3 вә шунда Коръән хафиз булып Кари исемен алгандыр. Габдуллага үзенең исеме Миңлебай мәдрәсәдә үк бик ямьсез кеби сизелгән, ул шуңардан качарга иҗтиһад иткән. Гаилә исеме Хәйрулла да мужик исеме төсле күренгәнгә, ул аны бердән сакларга теләмәгән. Хәтта үзенә шундый тупас исемне биргән өчен авылның имамы Фәссах хәзрәткә үпкәли иде. Шул үпкәсен аның углы Фуад Туктарга каршы да саклап килә иде. Артистлыкка кереп китәргә имкян булгач та, ул, иң элек җаны сөймәгән исемен үзгәртеп, Габдулла Кари (Кариев) булып киткәндер*. Ул, шул исемдә бөтен төрек дөньясында танылып, шул исемдә милли театрыбыз берлә баглангандыр.

Мин шәхсән Габдулла Карины беренче мәртәбә сөргеннән кайткач, 1913 елның көзендә Мәкәрҗәдә очраттым. Аның оештырган «Сәйяр» труппасы** берлә дә шунда гына таныштым. 1907 елда мин Казанда кулга алынып, Архангель губернасына өч елга сөргенгә күндерелгән идем. Шул сөргеннән качып кайтып, Петербургта, Истанбулда, Финляндиядә яшәсәм дә, Казанга килә алмаган идем. Габдулла Кариның милли театр ясаудагы уңышларын вә минем бик күп әсәремне куюларын гәзитәләрдә укып, ишетеп белсәм дә, ни театрны күргән идем, ни Габдулланың үзе берлә, ни труппасы берлә танышырга форсат булган идем. Габдулла Кари, бүлмәгә күрешергә килгәндә, оялчан гына, тәрбияле генә бер яшь егет хиссиятен калдырды. Озын сөйләшеп утыра алмадык, әллә кемдер килде. Берәр көннән соң ул үзенең труппасының икенче дәрәҗәдә рольләрдә булына торган артисты Вәлиулла Мортаза4 берлә килде вә мине театрга чакырды. Минем хөрмәтемә дип, минем бер әсәремне куярга теләүләрен сөйләде. Бераздан соң минем «Алдым-бирдем»не куеп, минем хөрмәтемә бер зыяфәт тә ясадылар, труппа исеменнән бүләк бирделәр. Мин беренче мәртәбә үземнең әсәремнең милли труппа тарафыннан уйналуын шунда күрдем. Бу күрешүдән соң без киләчәктә милли репертуар ясау хакында күп сөйләштек. Мин моңарча кадәр «Сәйяр» труппаның уйнауларыннан үземнең әсәрем өчен һонарар*** алмаганым кеби, моннан соң да алмаячагымны сөйләдем. Габдулла Кари минем яңа әсәрләремнең басылмас борын ук үзенә бирелүен риҗа да булынды. Мин дә берничә әсәремне бирдем. Үз тарафымнан «Сәйяр» труппа хөрмәтенә мин дә бер зыяфәт бирдем. Бу вакытларны «Сәйяр» труппа инде Казанда йирләшеп уйный башлаган вә сәйярлыгы җәйге айларга гына калган иде. Мәкәрҗәдә «самокат» дигән бер йирдә бер иске театрны тотканнар иде. Беркөнне әллә ниндидер эшем чыгып, Габдулла Карины театрда очратырмын уе берлә көндез театр бинасына киттем. Ишекне ачып эчкә керсәм, көтелмәгән бер моназарә алдында калдым. «Сәйяр» труппаның зур артистларыннан Гөлсем Болгар5, Мәрфуга Мортаза6, Сара Байки7 кулларын сызганганнар да театрның идәннәрен юалар. Кәрим Тинчура8, Вәлиулла Мортаза, тагын берничә артист чиләк-чиләк су ташыйлар. Габдулла Кари да урындыкларны күчерә. Бүгенге булачак театрга бина пакьләү, арулау өчен кирәк булганда кеше яллап эшләтүгә акчалары юк, күрәсең дә, үзләре шуны эшләп яталар. Минем шундый хәлдә үзләрен очратуыма труппа әгъзалары, хосусән хатын артистлар оялдылар. Ләкин мин үзем боларның ничек труппа булып яши белүчеләрнең төп мәгънәсен аңлап, боларның һичбер эштән «бу кара» дип, тартынмауларын күреп, киләчәктә дә үсәчәкләренә сөендем. Вә аларның күңелләрен күтәрә торган сүзләр сөйләдем.

* * *

1915 елның башлары иде. Г.Кариның авырып китүе һәм бугаз чахоткасын алуы хәбәре йөри иде9. Габдулла берлә язышкан мәктүбләребездә аның дәвалануына ихтыяҗ зурлыгы, Кырымга китәргә кирәк булуы, ләкин акча юклыгы тотып торуы мәгълүм булып кала иде. Мин дә Кырымга китәргә димлим, акча табуда берәр төрле ярдәм итешүнең чараларын эзләүне белдерә идем. Көннең берендә идарәбезгә Габдулла Кари килеп керде. Ябыккан, рухы төшенке бер хәлдә, авыруының начарлыгыннан зарлана, «тузан эчендә урамнан җыйнаган егет-кызларны уйнарга үгрәтә-үгрәтә, аларга кычкыра-кычкыра менә шулай булдым, менә инде тавышым бетте, артистлыгым сүнде» кеби өмидсез сөйләнә иде. «Ил» идарәсендә ул вакытта кятиб булып Нәҗип Гасрый эшли иде10. Ул әдәбият, театрны бик сөюче, нәфасәтне аңлаучы, Истанбул дарелфөнүненең әдәбият шөгъбәсен тәмам иткән бер егет иде. Габдулла Карины бик таный, аңар бик зур хөрмәт итә иде. Сөйләшүләребездә ул да бергә иде. Без, Нәҗип берлә күзгә-күз карашып, Габдулланың рухын күтәрү кирәклеген аңладык. Нәҗип әдәбияттан, театрдан әллә нинди көлкеләр сөйләргә тотынды. Мин шуны форсат булып, телефонга чыгып, мәрхүм Габдулла Бурнашка («Ил» гәзитәсенең нашире) телефон берлә Габдулланың хәлен аңлаттым вә аны бүген кичкә ашка чакырырга, үзара утырышырга, дәгъвәт итәргә үтендем. Яшьләрнең шул ара бер мәҗлесләре булачак иде, Шәйхулла Алкинга11 телефон итеп, алардан да ча-кырырга вә тиз үк рәсмән килеп күрешергә әйттем. Тагын кемгәдер, театр сөйгән яшьләрдән берсенә Мәскәүнең зур театрларыннан берәрсенә билет тәкъдим итүне риҗада булындым. Үзем, берни булмаган кеби бүлмәгә кереп, сүзгә кушылдым. Сөйләшү дәвам итеп, берничә минут вакыт кичмәде, телефон килде. Идарәдәге эшләүче аны минем бүлмә берлә берләштерде (телефон ике җәпле иде). Телефонда Габдулла әфәнде Бурнаш Габдулла Карины сорый иде. Электән таныш булганга, шактый озын сөйләштеләр, хәл-әхвәл соранды. Кайвакыт вакыты барлыгын белеште. Аның артыннан берничә минут үтмәде, Мөршидә ханым Бурнаш, телефон итеп, Габдулла Кари берлә сөйләшеп, безне кичке ашка дәгъвәт итте. Ул бетмәгән иде, Шәйхулла берлә бер студент килеп, Г.Карины үзләренең яшьләр мәҗлесенә чакырды. Берничә минуттан берсе килеп Мәскәүнең «Сәнаигы нәфисә театры»на12 берничә көнгә билет китерә килде. Өйлә ашына чакырабыз дип торганда гына, Гали Кормай килеп керде. Безне Мәскәүнең зур ресторанына алырга килүен белдерде (аңар Нәҗип телефон итеп өлгергән икән). Чыга башлаганда инде Габдулла бәк күп үзгәргән, йөзенә көләч чыккан, күзләре нурланган иде. Ишек төбенә җиткәндә, Габдулла күзе берлә бернәрсә эзләргә тотынды. Әллә берәр киемен-фәләнен эзлиме дип сорадым: «Юк, ул түгел, монда бер серле нәрсә булырга кирәк, шуны эзлим», – диде. Күзе безнең телефон чоланына очрап: «Таптым, бүгенге бу эшләрне барысын да шул эшләде, бик шәп нәрсә икән, савыгып кайткач, мин дә телефон куйдырам», – диде.

* * *

1917 ел ихтиляле булу берлә Габдулла Кари, үзенең портфеленнән минем күптән биргән «Зөләйха»мны чыгарып, ихтиляльнең беренче атнасында ук цензор тарафыннан мәнгы беткәч тә, Казанда «Зөләйха»ны куйды13. Мин ул вакытта Мәскәүдә җәмәгать эшләре берлә бик мәшгуль идем. Ләкин гәзитәләрнең язуыннан һәм дә ике атна эчендә «Зөләйха»ның тулы театрда дүрт мәртәбә куелуыннан «Зөләйха»ның зур уңышын аңлап алган идем. Тизрәк Казанга барып, шуны күрәсем дә килә иде. Сөргеннән 13 нче елны кайтсам да, Казан губернаторы мәнгы иткәнгә, мин моңарча рәсмән Казанга керә алмый идем. Берничә мәртәбә берәр көнгә кереп үткән булсам да, болар да качу-посу төсендә генә иделәр. Тагын сөйләнәчәк сүзләр, төзеләчәк планнар да Казанда бик күп иде. Габдулла Кари да «Зөләйха»ны күрергә вә шулай уйнарга ярау-ярамау хакында фәтва алырга чакыра иде. Апрель башында Мәскәүдән Казанга киттем. «Зөләйха»-ның куелуы игълан ителде. Ләкин «Сәйяр» труппасы бу вакытка кадәр соңгы фәрештәле пәрдәсен куя алмаган иде. Мин аның ку-елуына исрар иттем. «Зөләйха»ның уйналуы зур бер бәйрәм төсен алды. Фәүкылгадә муаффәкыятле чыкты. Мин «Сәйяр» труппасын Мәскәүдә 1 майда башланачак Бөтенрусия мөселманнары корылтае14 вакытына чакырдым. Габдулла Кари бөтен труппасы берлә бергә килеп, корылтай вакытында Мәскәүнең иң зур театры «Корш»та «Зөләйха»ны дүрт мең халык алдында куйды15. «Зөләйха»да уйнаучылар бик күп булганга, Габдулла корылтайга килгән вәкилләр арасыннан әллә никадәресен сәхнәгә чыгарган вә туй сәхнәсен бик матур җырчылар, биючеләр берлә баеткән иде. «Зөләйха»ның Мәскәүдәге уңышы һәм дә Мәскәүдә, русның үзәгендә, «Зөләйха»ны куя алу аның рухын бик күтәргән, цензорның бетерелүе аңар киң имкян ачкан иде. Ул «Зөләйха» берлә Кавказ, Төркестан, Кырымда турнә ясарга хәзерләнә вә миннән берничә әсәр таләп итә иде. «Сөембикә»не тизрәк язарга кызулый иде. Ләкин ихтиляль һаман тирәнәеп китеп, җәмәгать хадимнәрен биниһая күп эшләр берлә томалап килгәнгә, мин дә ул әсәрләрне яза алмадым. Юллар бозылып, дөнья большевиклашып киткәнгә, Габдулла Кари да турнәсенә чыга алмады. Без инде аның берлә 18 нче елның көзендә Уфада очраштык. Казанда большевиклар берлә чехлар сугышы көннәрендә Г.Кари кемнән курыкканын белмәенчә, кемнән качканын да уйламыйча, вапурга утырып, Казаннан Сембергә киткән, аннан акрынлып Самара аша Уфага килеп чыккан иде. Ләкин бөтен труппасы, ун елдан артык җыелган репертуары, «Сәйяр» труппаның баеп өлгергән театр өчен кирәкле кием-салымы, театр әсбабы – бары да Казанда калганга, күңеле бер дә тыныч түгел иде. Һәм дә мөмкин кадәр тиз Казанга омтыла иде. Үзе табигатеннән батыр булмаганга, большевикларга кайтырга курка да иде. Карарсыз көенчә Уфада яшәп тора иде. Шул вакытта Уфадагы күңеллеләрне оештырып, «Зөләйха»ны бер мәртәбә уйнады. Без – милли идарә әгъзалары – Себергә күчеп китә башлагач, Уфада калырга булды. Большевикларның керүе көне-көне берлә көтелгәнгә, беренче көннәрдә үтерелеп ташланмасын өчен, Г.Кари әллә нинди начар киемнәр киеп йөрергә башлады. Урынын да шәһәрдән күчереп, Уфаның Идел буендагы, Иделдән ага торган салларны угырлый торган караклар мәхәлләсенә күченде. Агач, утын угырлап кына көнен кичерә торган, һичбер «буржуй» булмаган бер рус әбисендә кечкенә бер бүлмәгә йирләште. «Мин инде монда большевиклар кергәнен көтеп калам да Казанга китәм», – диде.

Без Себергә киттек. Кызылъярда урнашып, Милли идарәне корып «Маяк» гәзитәсен тәэсис итеп16, милли эшкә керештек. Көннәрнең берендә, Кызылъяр шәһәрендә өемдә утырганда, янындагы бер иптәш артисты берлә Габдулла килеп керде. Мин дә гаҗәпкә калдым. «Нишләп йөрисең, ник Казанга китмәдең?» – дидем. «Уфада адәм гакыллы кеше калмады, большевиклар шәһәрне алалар дип көтеп тордым-тордым да торуда. Сал караклары берлә торырга бик шәптән түгел икән. Тагын большевиклар Чишмә янындагы сугышта җиңелеп-җиңелеп киттеләр. Мин фронтны ярып кайтырга курыктым. Монда килдем, минем мондалыкны беркемгә белдермик әле», – диде. Шул арада Иркутскиның бер сәүдәгәре: «Мин китеп барам. Күрешергә генә кердем», – диде. Мин дә аның артыннан Иркутскига хатлар биреп, сәламнәр әйттем, тагын кайчан киләсең, дип сорашып, аңар Иркутскидан чин чәе китерергә куштым. Габдулла, безнең бу сөйләшүләрдә бер сүз дәшмәенчә, үзенең исемен дә яшереп, тик кенә утырды. Теге чыгып киткәч: «Йә, сөйлә, планың ничек?» – дидем. Габдулла: «Мин әле синең Иркутскига чәйләр асмарлавыңнан монда андый-мондый курку юклыкны күрдем, тынычланып киттем, алай булса, монда әле бүген-иртәгә үзара сугыш булмый дип уйлыйсыз», – диде. Мин: «Юк, юк», – дип, килгән-килгән мондагы бик күп яшьләрне оештырып, бер труппа ясап, театрлар куярга киңәш бирдем. Үземнең яңа бер әсәр язып ятуымны аңлаттым. Икенче көнне инде Г.Кари, йирле һәвәскәрләр берлә сөйләшеп, «Таһир берлә Зөһрә»нең хәзерлекләренә баш-лады17. Аны бик зур муаффәкыять берлә үткәрде. Минем яңа язылып бетергән «Юлсызлар»ымны үгрәтергә18 тотынды. Игълан чыгарды, билет сата башлады, театр алды. Бер-ике көннән, уйналырга хәзерләнеп җиткәндә генә, театрның бинасын гаскә-риләр үз кирәкләренә алдылар вә әллә нинди гаскәр кирәк-ярагын тутырдылар. Башка бина Кызылъярда табылмады. Габдулла Кари «Юлсызлар»ны уйный алмый калды. Мин дә үземнең соңгы әсәремне сәхнәдә күрми калдым. Ләкин вакыты, форсаты булганда уйнарга дип, «Юлсызлар»ны Габдулла Карида калдырдым. Үзем Солых һәйәте әгъзасы сыйфаты берлә19 Япония аша 19 нчы елның башларында Аурупага киттем.

Габдулла Омск, Томск, Иркутскиларда театрлар куеп йөрергә булып Кызылъярда калды. Бу минем Габдулла Кари берлә соңгы вә актыккы күрешүем булды. Ул бик озак төрле йирләрдә әллә кемнән куркып, әллә кемнән качып йөргәннең, большевиклар йирләшеп беткәннең соңында Казанга кайткан. Анда тиф берлә авырган. Большевиклар аны терелер-терелмәс, Себердә акларга уйнап йөрдең бит, монда пролетариатка уйнарга теләмисең, дип куркытып, ачыклы-тишекле салкын театрда сәхнәгә чыгаралар. Шунда ул бик каты суык тидереп, өзлегеп китә вә, савыга алмыйча, 1920 ел, 28 гыйнварда вафат итә. Минем дә аның берлә танышлыгым шунда өзелә.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

* Казанда 1926 елда «Татар театры» исеме берлә чыккан китапта хәлфәсе Зариф мелла үз мәдрәсәсендә үк аның исемен Габдулла исеме берлә алыштыра. «Миңлебай» дип өндәүчеләргә җавап кайтармаска кушкан дип язылган. – Г.Исхакый искәр.

** Бу исем «Тәрҗеман»да Исмәгыйль бәк тарафыннан бирелгән. – Г.Исхакый искәр.

*** Театрлар уйнаган әсәрләрнең мөхәррирләренә каләм хакы түләп киләләр. – Г.Исхакый искәр.

Хиссиятен – сизгерлеген, тоемлавын.

Зыяфәт – кунак (мәҗлесе).

Һонорар – гонорар.

Нәфасәтне – гүзәллекне.

Дарелфөнүненең – университетының.

Фәтва алырга – фикеремне, теләгемне белергә.

Исрар иттем – сүземдә нык тордым.

Фәүкылгадә муаффәкыятле – көтелмәгәнчә уңышлы.

Вапурга – пароходка.

Күңеллеләрне – иреклеләрне.

Тәэсис итеп – оештырып, төзеп.

Асмарлавыңнан – тапшыруыңнан.

Солых һәйәте – Тынычлык комитеты.

              «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 12 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны итеп «Варшава» күрсәтелгән. Мәкаләне Х.Миңнегулов «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» китабында һәм «Мәдәни җомга» газетасының 2006 ел 3 ноябрь санында нәшер итте. Текст «Яңа милли юл»дан алынды.

              1 Габдулла Кари – Кариев Габдулла (Хәйруллин Миңнебай Хәйрулла улы) (1886–1920), актер һәм режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе. 1908–1918 елларда «Сәйяр» труппасына җитәкчелек итә. Татар һәм башка халыкларның әсәрләрен сәхнәгә кую белән беррәттән үзе дә сатирик һәм драматик образлар тудыра. Драма әсәрләре барлыгы да мәгълүм.

              2 …«Сәйяр» труппа булып өлгереп… – татар профессиональ театр сәнгатенә нигез салган труппа. 1907 елда Оренбург шәһәрендә И.Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә оеша. 1908 елдан Г.Кариев җитәкчелек итә. 1918 елга кадәр күп кенә төрки халыклар яшәгән төбәкләрдә булып, аларга да профессиональ театр тудыруга этәргеч бирә. 1921 елда «Сәйяр» труппасы артистлары Беренче үрнәк татар театрына (1926 елдан Татар академия театры) кушылалар.

              3 …Җаек шәһәренә барып, анда бер мәдрәсәгә кергән… – Габдулла Кари 1902 елда Җаек шәһәренә килеп, 1905 елга кадәр Гайнетдин Кари мәдрәсәсендә укый.

              4 Вәлиулла Мортаза – Вәлиулла Гайназар улы Мортазин-Иманский (Мортазин) (1885–1938), актер, режиссер, БАССРның халык (1922), РСФСРның атказанган артисты (1935). 1907–1915 елларда – «Сәйяр» труппасында артист, режиссер. 1915 елда – М.Мутин белән бергә Оренбург шәһәрендә «Ширкәт театр төркеме»н төзүче. 1919 елдан башкорт профессиональ театрын оештыручылардан берсе.

              5 Гөлсем Болгар – Гөлсем (Мостафина Өммегөлсем) Болгарская Муса кызы (1891–1968), актриса. ТАССРның халык (1923), РСФСРның атказанган (1925) артисткасы. Сәхнә эшчәнлеген 1910 елда «Сәйяр» труппасында башлый. Татар театрында күркәм образлар иҗат иткән киң диапазонлы актриса. Ул беренчеләрдән булып Г.Исхакыйның «Зөләйха» драмасында Зөләйха образын тудыра.

              6 Мәрфуга Мортаза – Мәрфуга Иманская (? – 1928), артистка, Мортазин-Иманскийның хатыны. Сәхнә эшчәнлеген 1910 елда «Сәйяр»дә башлый. 1915 елдан «Ширкәт» һ.б. труппаларда уйный.

              7 Сара Байки – Байкина Сара Нәби кызы (1895–1972), актриса, РСФСРның атказанган артисткасы (1940), Җәлил Байкинның хатыны. Сәхнә эшчәнлеген Әстерхан татар театры труппасында башлый (1912), Казан, Оренбург, Уральск шәһәрләре театрларында эшли.

              8 Кәрим Тинчура – Кәрим Гали улы Тинчурин (1887–1938), драматург, театр эшлеклесе, актер, режиссер, ТАССРның атказанган артисты (1926). 1911 елдан – «Сәйяр» труппасында артист. Репрессия корбаны.

              9 Г.Кариның авырып китүе һәм бугаз чахоткасы алуы хәбәре йөри иде. – 1914 елның кыш-яз айларында Г.Кариевта тамак авыруы көчәя. Аңа сәхнәдән чыгыш ясауны киметергә, Башкортстанга кымызга барырга яисә Кырымда дәваланырга кушалар. Бу авыр вакыйга Г.Кариевның бенефисы алдыннан була. Артистның авыруы хакында «Кояш» газетасында хәбәрләр дә басыла: «Кояш». 28 февраль, 1914 ел. Кариевның авыруы. … Кариевның тамак авыруы көчәйгәнгә күрә, профессор кычкырып сөйләүне катгыян мәнгы кылсалар да, Кариев бенефисында үз рольләрен иҗра итәчәк». Икенче хәбәр дә «Кояш»та дөнья күрә: «Кояш». 1914 ел, 18 март. Артистыбыз Габдулла әфәнде. Артистыбыз Габдулла әфәнде Кариев берничә вакыттан бирле тавышсыз калып бугаз авыруы илә бәланәдер иде. Табиблар Габдулла әфәнденең бугазына операция ясарга тәклиф иткән иделәр. Габдулла әфәнде операция ясатырга разый булган. Бүген аңарга операция ясалачак». Г.Исхакый бу хәбәрләрне бары газеталар аша гына ала. Сөргеннән кайтканнан соң, аңа Казанга кайту тыелган була.

              10 «Ил» идарәсендә ул вакытта кятиб булып Нәҗип Гасрый эшли иде. – Нәҗип Гасрый (Мөхәммәтнәҗип Аллабирде улы Мәүләбирдиев) (1886–1937), әдәбият тәнкыйтьчесе. Хезмәтләре ХХ гасыр башы татар әдәбиятына һәм әдәби тел мәсьәләләренә карый. Репрессия корбаны.

              11 Шәйхулла Алкин – Шәйхулла Сибгатулла улы Алкин (1893–1922 дән соң), милли азатлык хәрәкәтенә катнашучы, язучы. 1913–1917 елларда, Мәскәүдә Сәүдә (коммерция) институтында укыганда, «Ил» газетасында, «Ак юл» журналында мәкаләләре һәм хикәяләре басыла.

              12 Мәскәүнең «Сәнаигы нәфисә театры»на… – Мәскәү Художество театры; 1898 елда оешкан, үткән гасырның 90 нчы еллар башында М.Горький исемендәге Мәскәү Художество академия театры турында сүз бара.

              13 …Казанда «Зөләйха»ны куйды. – Г.Исхакыйның «Зөләйха» драмасы Казан шәһәрендә 1917 елның март аенда куела. Г.Исхакый Казанга килү белән, 7 апрельдә, пьеса кабат тамашага тәкъдим ителә. Бу юлы әсәр тулы килеш куела. «Кояш» һәм «Йолдыз» газеталарында спектакльгә карата уңай рецензияләр дә басыла. Шуңа карамастан әсәрнең эшләнеп бетмәвен һәм артистларның кайбер образларны ачып бирә алмауларын күрсәткән тәнкыйть мәкаләсенең дөнья күрүе дә мәгълүм. «Ил» газетасында (1917 елның 10 июне) Рамазан Тюминев тарафыннан басылган мәкалә пьесага бәһа бирү ягыннан караганда шактый профессиональ тәнкыйтьче язуы аңлашыла.

              14 …Мәскәүдә 1 майда башланачак Бөтенрусия мөселманнары корылтае… – 1917 елның 1–11 май көннәрендә Мәскәүнең Әсәдуллаевлар йортында Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтае уза.

              15 …Мәскәүнең иң зур театры «Корш»та «Зөләйха»ны дүрт мең халык алдында куйды. – «Корш» театры Мәскәүдә 1882 елда, Ф.А.Корш (1852–1923) антрепренерлыгында нигезләнеп, 1932 елга кадәр яшәгән, хәзерге МХАТ филиалы бинасында эшләгән. Драманың Мәскәүдә куелуы хакында «Ил» газетасының 1917 елгы май санында түбәндәге белдерү басылган: «Съезд шәрәфенә татарча спектакль!!! 1918 нче сәнә 4 нче майда пәнҗешәмбе көн «Корш» театры бинасында (Богословский переулок, 25 нче трамвай белән Большой Дмитровскида шул переулок янында төшәргә кирәк) Г.Кариев идарәсендә «Сәйяр» труппа артистлары тарафыннан тамашага куеладыр, Мәскәү театрында беренче мәртәбә Гаяз Исхакыйның бөек әсәреннән «Зөләйха». Драма 4 пәрдәдә, 5 монзарада. Пьесага 100 ләп кеше иштиракъ итә. Бу пьесага махсус киемнәр Казаннан китерелде. Һәм туй пәрдәсе аерым рәвештә хәзерләнде». «Ил»дә басылган хәбәрләр, рецензияләрдән күренгәнчә, «Зөләйха» драмасы Мәскәүдә шактый зур уңыш казана.

              16 …«Маяк» гәзитәсен тәэсис итеп… – «Маяк» – сәяси-әдәби газета. Бөтенроссия мөселман шурасы һәм Себердә эшен дәвам иткән Милли идарә органы. 1918 елның октябреннән 1919 елның апреленә кадәр Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә татар телендә 31 саны нәшер ителә. Рәсми мөхәррире – Р.Мустакаев, фактик мөхәррире – Ф.Туктаров; газета эшендә Г.Исхакый, Г.Терегулов, Г.Баттал, З.Кадыйри һ.б. катнаша.

              17 …«Таһир берлә Зөһрә»нең хәзерлекләренә башлады. – «Маяк» газетасында басылган хәбәрләрдән күренгәнчә, 1918 елда гына да Г.Кариев дүрт спектакль куйган. Газетаның 1918 елгы 23 декабрь санында Г.Камал тарафыннан язылган. «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясе сәхнәдә уйналачагы хакында мәгълүмат китерелә. Г.Исхакый мәкаләсендә искә алынган «Таһир һәм Зөһрә» спектакленең, беренчедән, «Маяк» газетасы басыла башлаганчы сәхнәгә куелуы ихтимал. Газетада бу турыда хәбәр очрамады. Икенчедән, мәкаләдән аңлашылганча, бу драма Кызылъяр шәһәрендә Г.Кариев тарафыннан сәхнәгә күтәрелгән беренче спектакль булуына ишарә дә сизелә.

              18 …«Юлсызлар»ымны үгрәтергә… – бүгенге көнгә кадәр Г.Исхакыйның «Юлсызлар» драмасы табылмаган. Бары тик аерым истәлекләрдә генә искә алып үтелә.

              19 …Солых һәйәте әгъзасы сыйфаты берлә… – мәгълүм ки, Г.Исхакый 1920 елда Парижда узачак тынычлык конференциясендә катнашу нияте белән Ерак Шәрекъ аша Аурупада сәфәргә чыга. Парижда Садри Максуди, Фуад Туктаров белән берлектә конференциядә Идел-Урал буе төрек-татарларының милли-мәдәни мохтариятларын төзү проблемасын хәл итү бурычы куела. Г.Исхакыйның Милли архивта сакланган көндәлекләре шуны раслый. Мәсәлән, 1920 елның 31 март язмасында мондый юллар бар: «Без бу күрешүләрдә (Франция Тышкы эшләр министрлыгындагы һәм Франция президенты Мильеран белән очрашулар турында сүз бара) Эчке Русия вә Себер төрек-татарларының милли хокукларын Русия белән ясалачак килешүдә бер маддә буларак Франция тарафыннан сөйләшүгә кертүен сорыйбыз.

              Мильеран Г.Исхакыйларны 1920 елның 6 апрелендә кабул итә. Төп сүзне С.Максуди алып бара. Югарыдагы таләп буенча, һәр як та уртак фикергә килә. Әмма 20 нче елларда дөньяда сәяси вазгыятьнең үзгәреп китүе аркасында бу план тормышка ашмыйча кала. Икенчедән, инде әдип-публицист милли мохтарият идеясеннән чигенеп, Идел-Уралның бәйсезлеге фикерен алга сөрә башлый.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 292-297.

Җавап калдыру