АУРУПАДА СӘЯСИ ВАЗГЫЯТЬ

Соңгы вакытларда дөньяның тынычлыгына тәэсирсез калмаячак зур-зур сәяси вакыйгалар булып үтте. Боларның төрлесе-төрле Аурупа дәүләтләренең моңынча алып барган тышкы сәясәтләренә кагылып, моңынча дуст булган дәүләтләр арасында дидаи куди куәте ачты вә кайбер дәүләтләрнең бер-берсенә каршы шөбһәләрен, вәсвәсәләрен зур итте, боларның барысы бергә җыелып, дөньяның тынычлыгын саклауны вазифасы дип алган Җәмгыяте әкъвамның хәлен авыр итте, дөнья әфкяре гомумиясендә Җәмгыяте әкъвамга бик аз калган ышанычны тагын да киметте. Нәтиҗәдә Аурупаның бөтен халыклары алдына «киләчәк көн ничек булачак» дигән бер тынычсыз сөаль килеп басты. Бу хәл үзенең хариҗи сәясәтен, дөнья тынычлыгын бетерү вә дәүләтләр арасындагы дустлыкны чуалтуны төп максат иткән Советларның Җәмгыяте әкъвамга, күп Аурупа эшенә тирәннән катышуларыннан башланды.

Совет хөкүмәте дәвамлы пропаганда вә төрле нечкә интригалар берлә «Совет-Франсә гаскәри ярдәмләшү иттифакы»н вөҗүдкә чыгара алды1. Бик уңайсыз вакытта Франсәдән аны тасдыйк та иттерде, үзенең күрше дәүләтләренә каршы (хосусән Алмания, Ләһстан) җимерүче планында Франсә берлә булачак дигән фикерне дөнья әфкяре гомумиясенә йирләштереп, үзенең сәяси урынын ныгытырга, бу иттифакны вәсилә итәргә кереште. Нәтиҗәдә бу Советларның күрше милләтләрендә тирән шөбһә уяндырды. Алмания, моныңчага кадәр үзенең Франсәгә каршы чикләрен ныгытуның ляземен кирәкле тапмаган булса да, үзенә каршы ачыктан-ачык дошманлык сәясәтен йөртүче Советлар берлә Франсә гаскәри иттифак ясагач, Рейн елгасы буен бу хәлдә калдыруны ватанының сәламәтлеге өчен хәтерле тапты вә Версаль могаһәдәсе буенча гаскәр тотылмый торган йир дип куелган2 үзенең бу чигенә гаскәр кертте. Франсә моңарга каршы үзе дә Рейнның икенче тарафына гаскәр тоттыру берлә генә калмады, Җәмгыяте әкъвамда үзенең элекке иттифакчыларына таянып, Алманиягә каршы уртак бер җәза кабул иттерергә һәм дә Рейн буеннан алман гаскәрен тагын алдыртырга теләде. Ингелтерә хөкүмәте Франсәнең бу таләбен тулы көенчә кабул итмәде вә бу эшне озын-озын тикшерү, сөйләшү, аңлашу юлына төшерде. Ингелтерә әфкяре гомумиясе Италиягә каршы Җәмгыяте әкъвам тарафыннан кабул ителгән җәзаларның (санкцион) тәэсир итәрлек катгый юл алып китә алмавына сәбәпче итеп, Франсәне гаепләп килгәнгә, Франсәнең Алманиягә каршы бу таләбенә Ингелтерәнең тулы көенчә катышмавы бик табигый булды. Франсәнең бу эштә ялгыз калуын үзенең Хәбәшстан-Италия мәсьәләсендәге сәясәтенең нәтиҗәсе итеп кенә карады. Бу караш озын еллар тышкы сәясәтләренең ана хатларын аңлашып алып барган Ингелтерә берлә Франсә арасында бер-берсенә каршы суыклык тугдырды. Франсә матбугаты Ингелтерәгә каршы гасабый бер төстә каләм кулланды. Большевик интригачылары бу суыклыкны тагы тирәнләндерер өчен кулыннан килгәнне кызганмадылар. Нәтиҗәдә Рейн мәсьәләсендә Алманиянең вазгыяте тагы ныгыды. Дөнья әфкяре гомумиясеннән Алманиянең тарафдары күбәйде. Шул мәсьәләләр йә ул, йә бу рәвештә хәл ителергә өлгермәде, Хәбәшстан падишаһсы – нигус – бөтен гаиләсе берлә мәмләкәтен ташлап чыкты3 вә, бер, ике, өч көн үтмәде (2 май), Италия гаскәре Хәбәшстанның пайтәхете Аддис-Абебаны алды4. Хәбәшстанның Италиягә каршы гаскәри көч берлә каршы торуы тәмамән җимерелде. Боларга кирәк ки, Италия хөкүмәтенең рәисе синьор Муссолини5: «Хәбәшстандагы сугыш безнең гаскәребезнең тулы җиңүе берлә нәтиҗәләнде», – дип, рәсмән игълан итте.

Хәбәшстан сугышы өчен Италиягә каршы (санкционнар) икътисади (санкционнар) кысынкылыклар ясаучы Җәмгыяте әкъвам вә бигрәк тә аның бу эшендә иң фигаль әгъзасы булган Ингелтерә хөкүмәте авыр вазгыятькә төште. Сугышны тиздән туктатып, үзенең әгъзасы Хәбәшстанны саклап калдыру өчен ясалган бу икътисади кысынкылыклар Хәбәшстанга һичбер файда китермәде. Аның мөстәкыйль бер дәүләт булып яшәвен саклап кала алмады; Италиягә, бәлки, аз-маз комачаулык тугдырган булса да, аның да чын теләге булган Хәбәшстанны забыт итүенә каршы киртә була алмады. Шул әмре вакыйг алдында Җәмгыяте әкъвам даирәсе, хосусән шул кысынкылыкларны дәвам иттерү тарафында булган Ингелтерә аптырауда калды. Хәзер Җәмгыяте әкъвам үзенең химаясенә алган әгъзасы Хәбәшстанның Җәмгыяте әкъвамның низамнамәсен бозучы дип тамга куелган үзенең икенче әгъзасы Италия тарафыннан йотылып китүен кабул итәчәкме, әллә, һаман Италияне гөнаһлы санап, аңарга каршы шул икътисади кысынкылыкларны дәвам иттерәчәкме? Әллә Италиягә каршы тагы катгый тәдбирләр алуны тәклиф итәчәкме? Бу сөальләргә җавапны ачык итеп бирүне үз мәсьүлиятенә генә алырга теләмәгән Ингелтерә хөкүмәте, Франсә дә үз мәсьүлиятен тулы көенчә күтәрсен дип, май аенда тәмам булачак Франсә Милләт Мәҗлесенә сайлаулар- дан соңга кичектергән, 11 майда җыелачак Җәмгыяте әкъвам шурасының мәҗлесенә калдырткан иде. Җәмгыяте әкъвамның әгъзалары бу карарны кабул иткәндә, ул вакытларга кадәр Хәбәшстан гаскәренең урынында булачагына, Хәбәшстанның истикъляле элекке кеби булачагына ышанып эшләгәннәр иде. Бүгенге Хәбәшстан падишаһысының мәмләкәттән чыгып китәргә мәҗбүр булуы вә Хәбәшстан пайтәхетенең Италиянең кулында булуы бу сөальләргә җавапны бик авырайтачак хәлләрдәндер. Моңарга башка да, Франсәнең сайлауларының нәтиҗәсе дә вазгыятьне ачарга ярдәм итәчәк түгелләрдер. 3 май сайлауларында Франсәдә Италиягә дустлык күрсәтүче, Италиягә каршы куелган икътисади кысынкылыкларны тормышка татбикъны комачаулаучы уң фиркаләр җиңелеп чыктылар. Франсәнең киләчәк хөкүмәте, киләчәк тышкы сәясәте фашист Италиягә дошман суллар кулында булачак, Франсәнең тышкы сәясәтенең ана хаты моннан соң Мәскәүгә якынлашу, Аурупаның милли дәүләтләреннән Италия, Алмания вә Ингелтерәдән озаклашу төсенә керәчәктер.

11 май Җәмгыяте әкъвам шурасы мәҗлесендә әле Франсәнең яңа хөкүмәте төзелеп өлгермәгән булганга, аның иске хөкүмәте артында арка таяначак һичбер көч күрмәгәнгә, французлар катгый сүзләрен сөйләя алмаячаклардыр. Шуңарга башка Ингелтерәнең 11 май мәҗлесенә киләчәк вәкилләре дә, исме игътибары берлә шулар ук булсалар да, сәясәт ягыннан башка төстә булачаклардыр.

Франсәнең соңгы сайлауларының нәтиҗәсе һәм дә Хәбәшстанда булып беткән мәсьәләләр Ингелтерә әфкяре гомумиясенең Җәмгыяте әкъвам сәясәтеннән суынуына вә Италия файдасына зур бер үзгәрүенә сәбәп булды. Андагы күпчелек хәзер Италиягә каршы куелган икътисади кысынкылыкларны бетерүне таләп итәдер. Шуңарга күрә 11 май мәҗлесендә сугыш сафында җиңгән Италия сәясәт җәһәтеннән дә җиңеп чыгуы ихтимал. Сугыш мәйданында җиңелгән Хәбәшстан Җәмгыяте әкъвам мәҗлесендә тагы бер мәртәбә җиңеләчәктер. Хәбәшстанда сугыш башлавы өчен Италиягә каршы куелган икътисади кысынкылыкларның бетерелүе, бәлки, рәсмән кичектерелсә дә, билфигыль аларның хакиме калмаячактыр. Хәбәшстан падишаһсы да Әфганстан падишаһсы Әманулла хан кеби мөһаҗирлеккә төшәчәк6; хәбәш милләтчеләре Аурупадагы бик күп милләтче мөһаҗирләр кеби мөһаҗир булып калачаклардыр. Ләкин моның берлә генә шул сугышның тугдырган эшләре хәл ителеп беткән булмаячак. Мисырда күтәрелгән тулы истикъляльчелек хәрәкәте бүгенге көндә Мисыр сайлауларында бик зур күпчелек казанган истикъляльче «Вафд» фиркасенең җиңүе берлә тәмамән гәүдәләнеп7 беткән хәлдәдер. Фәлистыйнда башланган гарәпләрнең ватаннарын саклау хәрәкәтләре8, бөтен гарәп дөньясына һәм дә ислам дөньясына таянып, көннән-көн ныгымакта вә көннән-көн куәтен арттырмактадыр.

Сүриядәге милли хәрәкәт тә, Франсәнең сайлауларда күрелгән зәгыйфьлегеннән файдаланып, үзенең милли эшен куәтлән- дермәктәдер вә боларның барысының да мәйданда булынуы, Аурупа дәүләтләренең тышкы сәясәтләренә зур тәэсирне ясап, Аурупада хәл ителмәгән бик күп мәсьәләләрне тагын уятып мәйданга куячак вә яңа-яңа мөшкилят тугдырачактыр. Испаниядә, Франсәдә коммунистларның көчәюеннән файдаланып, Советлар Аурупаның эшен, көчен чуалтырга тырышачаклардыр. Аурупа дәүләтләре арасында аңлашуны авырайтырга тырышачаклардыр. Шуларның ингыйкясе берлә Аурупада милләтчелекне нигез иткән Ингелтерә, Италия, Алмания вә Ләһстан арасында үзеннән-үзе рухи бер якынлык мәйданга киләчәк. Мәскәүнең Аурупа эшләрендә актив бер рольгә керүе берлә бу рухи якынлык сәяси ихтыяҗлардан туган бер сәяси аңлашманы да тугдыра белүе ихтимал. Бу хакта әле сүз сөйләү иртәрәктер. Ләкин дөнья агымы шунда таба барганлыгын күрсәтә торган гамәлләр дә юк түгелдер. Бу никадәр тиз гәүдәләнеп бетеп, кулга тотарлык хәлне алыр – киләчәк күрсәтер. Соңгы айларда вакыйгатлардан ачык буларак мәйданга чыккан бер хакыйкать булса, ул да дөнья күләмендә актив хәрәкәтне эшләүче дәүләтләрнең сәясәте кылны кырыкка ярып китаплардан фәтва эзләүче дәүләтләрнең сәясәтенә галәбә чалуыдыр. Италиянең бүгенге муаффәкыяте шул туп-туры актив хәрәкәткә күчүенә мәдьюн булганы кеби, Алманиянең дә Рейн мәсьәләсен үзе теләгәнчә хәл иттерүе – шул активлыктан килеп чыккан бер уңыштыр. Дөньяның рухи әхвәлендәге бу чуалчык дәвам иткәндә, активлык нигезенә корылган һәрбер сәясәт муаффәкыять берлә  әмам булачак, һичбер төрле фәтва эзләү, китап карау нигезенә корылган планнар уңышсызлык берлә бетәчәктер. Милли куәтләрне бер кулга туплый алган Алмания, Италия кеби дәүләтләрнең артыклыгы менә шундадыр вә шуннан чыгып киләчәк айлар, елларда боларның дөнья сәясәтендә беренче скрипканы уйный башлау хәленә килүләре дә бер дә гаҗәпләнәчәк эш түгелдер. Көтик. Күрик.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Дидаи куди – явыз карашлар.

Җәмгыяте әкъвамның – Милләтләр лигасының.

Әфкяре гомумиясендә – җәмәгатьчелек фикерендә.

Хариҗи – тышкы.

Иттифакын вөҗүдкә чыгара – берлеген барлыкка китерә.

Иттифакны вәсилә итәргә – монда: иттифакка таянып эш итәргә.

Ляземен – тиешлеген.

Хәтерле – куркынычлы.

Могаһәдәсе – килешүе, договоры.

Ана хатларын – тоткан юлларын.

Фигаль – эшлекле.

Әмре вакыйг – булган хәл.

Химаясенә – яклавына, саклавына.

Низамнамәсен – уставын.

Тәдбирләр – чаралар.

Тәклиф – боеру, әмер итү.

Шурасының – советының.

Истикъляле – бәйсезлеге.

Татбикъны – яраклаштыруны, килештерүне.

Озаклашу – ераклашу.

Исме игътибары – үтемле исем белән.

Билфигыль – чынлыкта.

Хакиме – өстенлеге.

Мөшкилят – мәсьәлә, проблема.

Ингыйкясе – чагылышы.

Фәтва эзләүче – дөреслек эзләүче.

Галәбә чалуыдыр – өстенлек бирүедер.

Муаффәкыяте – уңышы.

Мәдьюн – бурычлы.

          «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 6 нчы санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …«Совет-Франсә гаскәри ярдәмләшү иттифакы»н вөҗүдкә чыгара алды. – Халык күтәрелешенең көчле басымы астында һәм Германия белән Италия агрессиясе һөҗүме янаган бер вакытта П.Фланден хөкүмәте 1935 елның 2 маенда Франция-Совет үзара ярдәмләшү килешүен төзергә мәҗбүр була.

            2 …Рейн елгасы буен … Версаль могаһәдәсе буенча гаскәр тотылмый торган йир дип куелган… – Версаль тынычлык килешүе буенча Рейн елгасы яр буйларында Германиягә гаскәр тоту тыела. Локарно килешүе әлеге маддәләрне тагын да ныгыта. Килешүгә 1925 елның 1 декабрендә имза куела һәм Германия бер елдан соң Милләтләр лигасы советында даими урынын ала. Шуның белән Германиягә карата союзниклар тарафыннан хәрби контроль бетерелә. ХХ гасырның 30 нчы еллар башында сәяси һәм икътисади тотрыксызлык Аурупада кискен борылышларга китерә. Германия һәм Италиядә фашистик фирка властька килә. Икенче яктан, дөнья җәмәгатьчелеген куркуга салган большевизмның Аурупада һәм Азия дәүләтләрендә тамыр җәя баруы нәтиҗәсендә һәр дәүләт үзенә файда алып калу ягына күчә. Версаль һәм Локарно тынычлык килешүләреннән сәяси һәм икътисади яктан гына түгел, зур биләмәләрен югалткан Германия үзендә һәр яктан үсеш кичергән бер дәвердә бу килешүләрне юкка чыгара. 1936 елның 7 мартында Рейн зонасына гаскәр кертә. Милләтләр лигасы да битарафлык белән каршы алган Германиянең адымын Г.Исхакый да хуплый. Гомумән, әдип-публицист Икенче бөтендөнья сугышы башланганга кадәр Германия алып барган сәясәтне аклап чыгышлар ясый.

            3 …Хәбәшстан падишаһсы – нигус – бөтен гаиләсе берлә мәмләкәтен ташлап чыкты… – нигус – Эфиопиянең феодал титулы. Титул император тарафыннан хәрби һәм дәүләт каршындагы казанышлары өчен кан кардәшлеге һәм туганлык җепләренә бәйле рәвештә бирелгән. Г.Исхакый мәкаләсендә урын алган Эфиопия падишаһы – нигус Хайле Селассие I турында бара. Хайле Се-лассие I (1892–1975), 1930–1974 елларда – Эфиопия императоры. Ул дәүләт идарәсен үзәкләштерә, коллык һәм коллар сатуны бетерә. Сәяси һәм икътисади реформалар да үткәрә. Италия-Эфиопия сугышы вакытында чит илгә китәргә мәҗбүр була. Шуңа карамастан Италия басып алучыларга каршы көрәшнең башында тора.

            4 …Италия гаскәре Хәбәшстанның пайтәхете Аддис-Абебаны алды. – 1935–1936 елларда Италия Эфиопиягә һөҗүм итә, 1936 елның маенда Аддис-Абебаны кулга төшерә. Шулай итеп, ХIХ гасырның ахырында бәйсезлек алган Эфиопия кабат Италия коллыгы астында кала.

            5 Муссолини – Бенито Муссолини (1883–1945), 1922–1943 елларда – Италия премьер-министры, бер вакытта фашист партиясе җитәкчесе. 1945 елда итальян партизаннары тарафыннан кулга төшерелә һәм хәрби трибунал карары белән җәзалап үтерелә.

            6 …Әфганстан падишаһсы Әманулла хан кеби мөһаҗирлеккә төшәчәк… – Әманулла хан 1928–1929 елларда булган Багай Сакао җитәкчелегендәге восстание басымы астында хан вазифасыннан читләштерелә һәм чит илгә китәргә мәҗбүр була.

            7 …Мисыр сайлауларында … истикъляльче «Вафд» фиркасенең җиңүе берлә тәмамән гәүдәләнеп… – «Вафд» (делегация мәгънәсендә) – Мисырда милли азатлык хәрәкәтен әйдәп баручы иң зур партияләрнең берсе. Бу партиягә Сәгыйть Заглул нигез сала һәм 1918–1953 еллар эчендә Мисыр сәясәтендә мөһим урын били. Хөкүмәт белән 1924, 1928, 1930, 1936–1937, 1942–1944, 1950–1952 елларда идарә итә.

            8 Фәлистыйнда башланган гарәпләрнең ватаннарын саклау хәрәкәтләре… – ХХ гасырның 20–30 нчы елларында Палестина гарәпләренең инглиз колонизаторларына һәм сионизмга каршы милли азатлык хәрәкәте башланып китә. Бу елларда хәрәкәт үзенең оешканлыгы белән түгел, бәлки сәяси төсмер алуы белән дә игътибарга лаек. Аның башында Гарәп-Палестина конгрессы тора. 1934 елга кадәр төп җитәкчелекне зур феодаль ыруларның вәкиле Мусса Казыйм әл-Хөсәйни алып бара. 30 нчы елларда Палестинада бер-бер артлы восстаниеләр, бәрелешләр була. 1935 елның ноябрендә Хайфа районында Гыйззәтдин әл-Кассаи җитәкчелегендә восстание кабынып киткәч, сәяси вазгыять аеруча кискенләшә. 1936 елда Әмин әл-Хөсәйни җитәкчелегендә Югары гарәп комитеты да төзелсә дә, халык күтәрелеше тукталмый.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 188-192.

Җавап калдыру