АУРУПАНЫҢ СОҢГЫ АЙЛАРДАГЫ ВАЗГЫЯТЕ

Аурупаның соңгы айлардагы вазгыяте бик чуалчык дәвам итеп килүе һәркемгә мәгълүм. Җәмгыяте әкъвамның әгъзасы Италия Җәмгыяте әкъвамның икенче әгъзасы Хәбәшстан белән сугыш хәлендә. Җәмгыяте әкъвамның ике арага кереп солых ясау теләге бу вакытка кадәр нәтиҗәсез калды вә Җәмгыяте әкъвамның Италиягә каршы икътисади кысынкылыклар ясавы Италияне арытып, алган юлыннан кайтара алмады. Инглизләр, Италиягә каршы тагы көчлерәк кысынкылыклар ясап, Италиянең үзендә булмаган нефть, керосин сатуны бетерергә теләүләре Җәмгыяте әкъвамда күпчелек тудыра алмады. Франсә хөкүмәте моңарга разый булмады. Франсәнең әфкяре гомумиясенең уң канаты Италиягә дустлык күрсәтүдә көннән-көн алга китте. Шул авыр вазгыять өстенә Алмания Версаль могаһәдәсе буенча коралсызландыруы карар ителгән Рейн елгасының тирәсен1 гаскәри көч белән забыт итте. Франсә Совет Русиясе белән гаскәри ярдәмләшү могаһәдәсенә имза атканның соңында2, Рейн буен ныгыту, коралландыруны Германиянең чикләренең сәламәтлеге өчен мәҗбүри бер эш дип таныганын белдерде. Франсә хөкүмәте Рейн елгасының Франсә ягындагы якасына гаскәри куәт китерде. Шулай итеп, Версаль могаһәдәсе буенча Франсә белән Германия арасында көтелмәгәндә гаскәри бәрелүләр булмасын өчен, ике мәмләкәт арасында чик булган Рейн елгасының ике ягын да ныгытмаенча, гаскәрсез тотылыр дигән карары бозылды. Франсә хөкүмәте Германияне бу эшкә гаепле санап, аны җәзаландырыр өчен Җәмгыяте әкъвамга һәм дә үзенең элеккеге мөтәфәккәренә мөрәҗәгать итсә дә, Ингелтерә хөкүмәте Германияне җәзаландыруны кабул итмәде. Франсәнең Италиягә каршы каты тәдбир алудан баш тартуы бу юлы үзенә каршы дәлил кебек күрсәтелде. Шулар гына җитмәгән кебек, Австрия дәүләте солых могаһәдәсе буенча үзенең гаскәри куәтенең чикләндергән маддәсен танымаенча гына, үзенең дәүләтен саклар өчен, үзе кирәк тапкан кадәр гаскәр җыеп корал хәзерләячәген белдерде вә эшкә кереште. Австриянең куәтләнүеннән курыккан Румания, Чехословакия Австрияне коралсызлыкта дәвам иттерүне таләп итсәләр дә, бу фикер дә Җәмгыяте әкъвам даирәсендә күпчелекне җыярлык күренмәде. Зур дәүләтләр бу мәсьәләләрнең барысына каршы катгый карар кабул итүне төрле сәбәпләр белән кичектерделәр. Тиз көндә булачак Франсәдәге Милләт Мәҗлесенә сайлаулар да3 болар арасында зур роль уйнаган сәбәпләрдән берсе иде. Яңа сайлаулар Франсәнең тышкы сәясәтенең кайсы якка таба барырга тиешлеген ачык күрсәтәчәк булганга, бер-ике ай гомере калган Франсә хөкүмәте сайлауларга кадәр һәртөрле мәсьүлиятле адымнар атлаудан тартына иде, вә мәсьәләләр шулай итеп хәл ителмәячә, йир белән күк арасында асылынып кала вә, Аурупаның бәйнәлмиләл мөнәсәбәте вакытында ачыклык бирелмәенчә, яңа чуалчыклар тудыруга зәмин булып килә иде. Шуңарга күрә Франсә Милләт Мәҗлесенә сайлауның нәтиҗәләрен Аурупаның киң әфкяре гомумиясе сабырсызлык белән көтә иде.

Франсә Милләт Мәҗлесенә сайлау көне игълан ителгән 26 апрель Аурупаның үзарадагы мөнәсәбәтләрнең йә солых-тынычлык ягына, яисә шул аңлашылмауларның дәвам иттереп китүе ягына бер башлангыч булачак вә Франсәнең сайлау нәтиҗәләреннән Аурупаның күп мәсьәләләрендә бер ачыклык керәчәк дигән өмид ителә иде. Франсәнең үзенең әфкяре гомумиясе Милләт Мәҗле-сенең күпчелеге йә суллар, йә уңнар булып ачык юл алуын дүрт күз белән көтә иде. Сайлауларга Франсәдә бик күп исемнәрдә йөри торган партияләр катнашсалар да4, асыл тартыш милләтче җөмһүриятчеләр җәбһәсе белән (уңнар) коммунистлар, социа-листлар, радикал-социалистлардан (суллар) мөрәккәб җәбһәсе арасында иде. Бу ике агымның берсе, зур күпчелек алып, хөкүмәтне үз юлыннан йөртерлек хәлгә килүе мәтлуб иде. Уңнар, Франсәнең сәламәтлеген Италия белән дуст булып, Германия белән аңлашу юлында дип төшенәләр, суллар, Совет Русиясе белән аңлашуны куәтләндереп, Италия, Германиянең буржуа диктатурасына каршы Советлар белән бергә хәрәкәт итүдә Франсәнең мәнфәгате дип уйлыйлар. Бу гөруһларның икесенең дә төп ноктаи назарлары Франсәнең хәзерге бәйнәлмиләл зур ролен саклау вә Франсәнең хәзерге байлыгын, бөеклеген мөхафәзә итүдер, французларның коммунистлары да монда Франсә ватанчысы булып мәйданга чыгалар вә, сайлауларга бирелгән Мәскәүнең бик күп миллионнар акчасын ашасалар да, француз булып хәрәкәт итәргә мәҗбүр булалар. Сайлау көне көтелгән өмиден бирмәде, Франсәнең парламентына 616 депутат сайланырга тиеш булса да, 183 депутат кына кирәк күпчелекне алып сайланган хисаплана алды, калган 433 е, җитәрлек тавыш җыя алмаганга, икенче мәртәбә тавышка куярга мәҗбүр булды. Моның белән Франсәнең сайлаучысының бик чуалчык әхвәле рухиядә икәнлеге вә каты итеп йә болары, йә тегеләре дип сүз әйтергә курку күренде. Киләчәктә дә ике тарафның берсенең дә зур күпчелек ала алмаячаклары күзгә ташланды. 3 майда булачак икенче мәртәбә тавыш бирү, бәлки, Франсә Милләт Мәҗлесенең төсен ачыграк бер рәвешкә куя алыр. Яки уңнар, яки суллар, бәлки, зуррак күпчелек казанырлар. Ләкин Франсәнең хариҗи сәясәтен каты иттереп бер юлдан алып барырлык бер күпчелекнең булу ихтималы юктыр. Нәтиҗәдә Франсә Милләт Мәҗлесе катгый иттереп сүзен әйтә алмый торган Франсә хөкүмәте арка таянган парламентның котсызлыгы белән чит сәясәттә ачык юлдан эшен йөртә алмый торган хәлдә калачактыр. Аурупаның үзара бик күп мәсьәләләре чуалчык хәлдә дәвам итәчәктер. Йә Франсәне читкә калдырып, үз юлын алып китәчәктер. Бу ике ихтималның икесе дә Франсә өчен зарарлы булганга, француз әфкяре гомумиясе һәйҗанда, Франсәнең төпле ирләре зур бер төшенчә эчендәдер. Франсәнең чыгалмас урамнан тотылуын эзләү – хәзерге көннең французларның иң зур баш ваткан мәсьәләләреннән берседер.

Аурупа мовазәнәсен Франсәдән башка кору авыр булганга, бу мәсьәлә Аурупа солыхы өчен дә мөһимдер. Эшләр кайсы юлга китәр, киләчәк күрсәтер. Ләкин сайлауларда социалистларның, радикал-социалистларның коммунистлар белән бергә тавыш бирүләре, Франсәдә коммунистлык фикеренең алга китүе бу ике партиянең дә коммунистлык принципларын кабул итәргә хәзер булулары дип уйлау хатадыр. Бу фәкать сайлау өчен франсә коммунистларының иҗтимагый программаларыннан ваз кичүләре нигезендә корылган бер хаттел-хәрәкә генәдер. Парламентка килеп иҗтимагый мәсьәләләр мөзакәрәгә куелу белән, бу өч ел партияләр арасында берләшү мөмкин булмаган бик күп мәсьәләләр мәйданга чыгачак. Җаннан, тәннән буржуа фикерендә булган радикал-социалистлар уңга таба күчәчәктер. Шуңарга, сайлауның нәтиҗәсендә сул җәбһә җиңеп чыкса да, Франсәдә коммунистлык куркусы юктыр. Франсә большевиклык тәһликәсенә мәгъруз түгелдер вә большевиклыкның гомум Аурупада модасы күптән кимегәндер.

Аурупада хаким зиһният милләтчелектер.

Бу бер мәмләкәттә сул төстә, берсендә уң төстә күренсә дә, нигез игътибары белән генә дә бердер, милләтчелектер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Забыт итте – басып алды.

Мөтәфәккәренә – фикердәшенә.

Тәдбир алудан – чара күрүдән.

Зәмин – җирле.

Мөрәккәб – кушылган, катнашкан.

Җәбһәсе – ягы, фронты.

Мәтлуб – соралган, таләп ителгән.

Ноктаи назарлары – фикерләре, карашлары.

Мөхафәзә – саклау, яклау.

Хариҗи – тышкы.

Һәйҗанда – ярсуда.

Мовазәнәсен – тигезлеген саклау.

Хаттел-хәрәкә – тоткан юл.

Тәһликәсенә – һәлакәтенә.

Мәгъруз – каршы.

          «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 22 май санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны һәм вакыты итеп «Париж, апрель» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.

            1 …Алмания Версаль могаһәдәсе буенча коралсызландыруы карар ителгән Рейн елгасының тирәсен… – Версаль килешүе (1919) буенча Германия Рейн елгасының уң һәм сул як ярлары тирәсендә 50 чакрым киңлектә бернинди корылма алып барырга һәм гаскәр тотарга тиеш булмый. Бу җирләр демилитаризация зонасы буларак игълан ителә. Гомумсәяси һәм икътисади кризис чорында властька килгән Гитлер берьяклы (бу килешү Германиягә каршы төзелә) килешүне танымый һәм Рейн зонасындагы чикләүләргә каршы көрәшен башлый. Шулай итеп, Германия гаскәре 1936 елның 7 мартында Рейн демилитаризация зонасын басып ала.

            2 Франсә Совет Русиясе белән гаскәри ярдәмләшү могаһәдәсенә имза атканның соңында… – 30 нчы еллар башында Франциядә «Халык фронты» җитәкчелегендә халык хәрәкәте күтәрелешләре еш кабатлана, икенче яктан, Германия һәм Италия агрессиясе куркыныч янаган көннәрдә Франциянең П.Фланден хөкүмәте 1935 елның 2 маенда Франция һәм Советларның үзара ярдәмләшүе турындагы килешүгә кул куя.

            3 Тиз көндә булачак Франсәдәге Милләт Мәҗлесенә сайлаулар да… – 1936 елның 26 апреле һәм 3 маенда Франциядә парламент сайлаулары нәтиҗәсендә «Халык фронты» фиркасе властька килә. Парламентта «Халык фронты» 378 депутат үз мандатларын ала (барлыгы – 618). 1936 елның 4 июнендә Л.Блюм хөкүмәтне төзи. Тарихта билгеле булганча, Л.Блюм хөкүмәте үзенең сәяси карашлары белән СССР алып барган сәясәткә якын торган.

            4 Сайлауларга Франсәдә бик күп исемнәрдә йөри торган партияләр катнашсалар да… – 1934–1936 елларда хөкүмәтне формалаштыруда, Г.Исхакый язганча, бик күп исемдәге партияләр һәм хәрәкәтләр катнаша. Мәсәлән, сайлауларда сул республиканецлар, радикал-социалистлар, Республика һәм социаль группа, Республика-демократлар союзы, сул демократлар, сул радикаллар фракциясе, Үзәк Республика бәйсез партиясе катнаша. Шуның белән бергә хөкүмәт җитәкчеләре дә еш алышына. Бу хәл һәр сайлауда күзәтелә. Сәяси фиркаләрнең күплеге һәм хөкүмәтнең еш алмашынуы 20–30 нчы елларда Франциягә икътисади кризис белән бергә сәяси торгынлык та алып килгән.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 165-168.

Җавап калдыру