Бер тарихи көнгә хәзерләнү

(«Тәрҗеман»ның чыга башлавына 50 ел тулу уңгае берлә)

Төреклек өчен үзенең барлыгын корбан иткән матур Кырымда моннан илле ел элек бер Кырым егете төрек дөньясының иске шәүкәтле көннәрен кайтару өмиде берлә яши иде. Ул җәгърафи яктан таралган, фикер ягыннан чуалган төрек дөньясының барысына да шуны ишеттерер өчен бер юл эзли иде. Аның туган иле булган Кырым бер яктан госманлы төреклегенең, икенче яктан Идел-Урал, Кавказ һәм Төркестан төрек-татар йортларының уртасында булганга, ул төрек милләтенең тарихи шәһәре булган Бакчасарайда мөнбәргә чыгып, «Уян, төрек-татар дөньясы!» дип, төрек азанын башларга тели иде. Ул, шул азанны әйтә башлар өчен, вакыт җитте, төрек таңы атты, дип ышанганга, соңга калмас өчен, тырыша-тырмаша иде.

Ләкин мең елдан бирле бер төрек-татарның иле генә булып килгән матур Кырым бүген Исмәгыйль бәкнең ата-аналары кулында гына түгел иде. Аны инде йөз елдан артык төрек-татар дөньясының әбәди дошманы булган кара рус килеп баскан иде. Төрек дөньясының аерылуы-бүленүе аркасында үзенең дәүләтен һәм шәүкәтен корган рус патшалыгы Исмәгыйль бәк уйлаган «төрек берлегенә» җан һәм кан дошманы иде. Төрек милләтенең уянуында рус үзенең инкыйразын күргәнгә, ул Исмәгыйль бәкнең мөнбәр корырга теләвенә бөтен көче-куәте берлә каршы тора иде. Исмәгыйль бәктә дә бабаларымыздан мирас булып калган үзсүзлелек һәм үзе теләгән юлга барып җитәргә омтылу бик көчле булганга, бу төрек-татар даһисы да үзенең алдындагы киртәләрне җимерер өчен көнен-төнен белми тырыша иде.

Мең төрле авырлыклар берлә булса да, ул «Тәрҗеман» исемендә русча һәм төрекчә бер мөнбәр корырга рөхсәт ала алды. Ләкин бу бөтен төрек дөньясына кычкырылырга тиеш булган төрек азаны, басылудан элек Петербурга җибәрелеп, анда рус цензуры аркылы үтеп, үзенең төрек дошманлыгы берлә мәшһүр булган Смирнов1 рөхсәт биргәч кенә басылырга тиеш булды. Исмәгыйль бәкнең язган мәкаләләре, русчага тәрҗемә ителеп, Кырым берлә Петербург арасында сәяхәт итәргә тотынды. «Тәрҗеман»ның чыгып-чыкмавы Смирновның кәефенә баглы калды. Исмәгыйль бәк шундый авырлык берлә булса да: «Телдә, фикердә һәм эштә берлек!» – дип, 1883 елда, апрельнең 23 ендә беренче азанын укыды. Аның бу азанны бик кычкырып, көр тавыш берлә әйтеп, бөтен төрек дөньясына ишеттерерлек көче булса да, ул, йокыдагы милләттәшләр ишетүдән элек аны дошманнар ишетеп өрекмәсен дип, бик күп сүзләрен авыз эченнән генә әйтте; кайбер сүзләрне бөтенләй әйтмичә, үзенең күз каравы бер[лә] генә аңлатты.

Ул вакыттагы сәяси кысынкылыкларга тагын бик күп матди юклыклар да кушыла иде. Исмәгыйль бәк, иманга бик бай булса да, акчага ярлы иде. Төрек дөньясы киң булса да, мондый мәдәни эшләр өчен ул әле бик тар иде. Шуның өчен аның беренче азаны, төрек-татар дөньясын уятудан бигрәк, «Йокыбызны качырасың! Тик тор!» дигән бик күп шелтәләргә очрады. Ул үзенең тавышына каршы киң төрек дөньясыннан кардәш тавышлы җавап ала алмады; озын көннәр, айлар һәм еллар буе ул җавапсыз калды. Кырымның яңа Чура батырының2 бу тавышына беркөнне Идел буеның бер почмагыннан бер җавап тавышы ишетелде. Бу Идел буеның милли кайгысы берлә яна торган бер яшь күңелдән чыккан яшь бер кыз тавышы иде. Бу Зөһрә ханым Акчура3 тавышы иде. Исмәгыйль бәк моннан көч алды; ике яшь көч, берләшеп, эшне дәвам иттерделәр һәм шул авыр йөкне еллар буена бергә өстерәделәр.

«Тәрҗеман» акрын-акрын гына киң төрек иленең төрле почмакларында укыла башлады. Аның фикере Идел буенда тамыр җәйде. Исмәгыйль бәк, моны күреп, тавышын зурайта төште. Аның программына гамәли эшләр керде. Исмәгыйль бәк, бик тырышып-тырмашып йөри торгач, «Тәрҗеман»ның цензурын Петербургтан Акмәсҗедкә күчертергә һәм аны Акмәсҗед мәктәпләрендә мөдир булып торган бер кариэмның кулына бирдерергә муаффәкъ булды. «Тәрҗеман»ның юлы бераз җиңеләйде. Аның тавышына каршы Идел буеннан, Себердән, Төркестаннан, Кавказдан һәм Төркиядән кардәшчә җаваплар килә башлады. Аның «мәктәпләр исляхы» шигаре «ысуле җәдидчелек» исеме берлә яңа бер дәвер ачты. Мәктәп һәм мәдрәсә мәсьәләсе милләтнең бик югары катлавыннан алып иң түбән катлауларына кадәр сөйләнә һәм тикшерелә торган бер көндәлек мәсьәлә төсен алды. Аның шәкертләре киң төрек дөньясында мәктәп исляхына керештеләр. Идел-Урал төрек-татары моны бик кызу канлылык берлә каршы алып, Исмәгыйль бәк сәхабәләр төсендә үзеннән-үзе Һади Максуди, Шакирҗан Таһири, Галимҗан Баруди4 һ. б. кебек хезмәтчеләр тудырды. Мәрхүм Әхмәд бай, Гани бай, Шәфигулла угыллары5 кебек малы берлә ярдәмгә хәзер торган бик күп милләтче байлар мәйданга чыгарды. Мөгаллим һәм мөгаллимәләр болар артыннан китте. Матди ярдәмчеләрнең саны меңнәргә җитте. Идел-Урал буендагы бу зур хәрәкәт казакъ-кыргыз илләренә,Төркестанга кадәр җәелде; Кавказ һәм Кырымда зур агымнар ачылды.

Исмәгыйль бәк мәктәп эшен тәмам юлга куйганын хис итеп, халыкның көчен оештырыр өчен: «Берләшеңез! Оешмалар ясаңыз!» – дип кычкырды. Ләкин рус хөкүмәтенең иң күп курыкканы төрек-татарның берләшүе булганга, рус милләтенең иң сөймәгән нәрсәсе төрек-татарның бер көч булып аның каршына чыгуы булганга, моңа каршы бик зур киртәләр куелды. Русиядә хәзерге заманда халыкның сәяси-милли нигезләрдә берләшүе мөмкин булмаган кебек, ул чакта да сәяси, мәдәни һәм милли әсасләрдә берләшү манигъ ителгән иде. Рус кануннары буенча төрек-татарның бердәнбер берләшә ала торган юлы ялгыз дин берлеге генә калган иде. Бу дин берлеген рус хөкүмәте рәсмән кабул иткән кебек булса да, бу дин әтрафында берләшү өчен дә кырык төрле киртә куелган һәм шуның берлә гамәлдә берләшү бөтенләй манигъ ителгән иде. Исмәгыйль бәк хәйри эшләрдә көчне берләштерер өчен җәмгыяте хәйрияләр ясарга киңәш бирде һәм халыкны шулар янында берләшергә чакырды. Бу тавыш та бик тиз җәелде, һәм төрек-татар илләренең бөтен шәһәрләрендә бу оешмалар туды. Аның тирәсенә бөтен аңлы милли көчләр җыелды. Алар хисабына мәктәпләр һәм һөнәрханәләр ачылды, аларда фәкыйрь-ятим балалар укый башладылар. Бөтен төрек иле саннары берничә йөзләр берлә хисапланган, бер програмлы җәмгыяте хәйрияләр берлә капланды. Бу җәмгыятьләрне бер үзәккә баглау һәм бер үзәктән идарә итү эше көннең мәсьәләсе генә булып калды. Ләкин рус хөкүмәте төрек-татар көченең ничек кенә булса да берләшүен теләмәгәнгә, ул моңа ирек бирмәде. Киресенчә, ул бик күп йирләрдә ачылган җәмгыятьләрне төрле хәйләләр берлә ябарга тотынды. Ләкин Исмәгыйль бәк алган юлыннан язмады. 1905 елдагы инкыйлабтан соң аз-маз сәяси ирек бирелгәч тә, ул Русия төрек-татарларын сәяси һәм мәдәни берлек нигезендә берләштерергә тырышты. Дошман куәтле булганга, ул бу юлда да тәмамән муаффәкъ була алмады. Озын еллар буе дәвам иткән бу милли тартыш Төркия, Иран, Әфган һәм Кытай төрекләре арасында да нәтиҗәсез калмады. Солтан Габделхәмид баштарак бу хәрәкәткә яхшы карады. Бу вакытларда «Тәрҗеман» гәзитәсе Төркиядә иң күп укыла торган гәзитә булды. Төркиядә басыла алмаган кайбер китаплар да ул вакытта Бакчасарайда басылды. Соңга табарак «Тәрҗеман»ның таралуыннан Габделхәмид тә шөбһәгә төште. Ул Төркиягә кертүдән тыелды.

Бу вакытларда инде Исмәгыйль бәк Гаспринский Русия төрекләре арасында иң кадерле һәм иң хөрмәтле бер урынны алган иде. Ул бөтен милләт исеменнән сүз сөйли алырлык кеше булып танылган иде. Ул чын мәгънәсе берлә милләт җитәкчесе һәм милләт рәһбәре булды. Исмәгыйль бәк шул алган юлында бөтен гомере буе дәвам итте. Аның корган гәзитәсе «Тәрҗеман» (Исмәгыйль бәк үлгәч тә туктамыйча) утыз бер ел милли кыйбланамә булып килде. 1905 ел инкыйлабыннан соң төрек илләрендә бик күп гәзитә һәм мәҗмугалар чыга башласалар да, «Тәрҗеман», һаман төреклекнең байракчысы булып, һәр йирдә укылуда дәвам итте. 1914 елның 24 сентябрендә Исмәгыйль бәк үлде. Аннан соң аның шәкертләре – Кырым милләтчеләре бу гәзитәне тагын дүрт-биш ел дәвам иттерделәр. Төреклекнең кан дошманы булган большевиклар Кырымга килгәч кенә, «Тәрҗеман» туктады6. Төркиядә Исмәгыйль бәкнең хезмәтләре «Иттихаде тәрәкъкый» инкыйлабыннан7 соң аңлашылды. Аның Төркиядәге шөһрәте көннән-көн артты. «Төрек учаклары» Исмәгыйль бәкне төреклек пәйгамбәре итеп игълан итте. «Төрек учагына» мәнсүб кырык-илле мең төрек яшьләре аны үзләренең мәгънәви бабалары кебек таныды.

Менә шул төрек дөньясына «Телдә, фикердә һәм эштә берлек!» азанының Исмәгыйль бәк тарафыннан әйтелүенә җиде айдан – 1933 елның 23 апрелендә – 50 ел тула. Бөтен төрек дөньясы өчен булган шул берлек хәрәкәте үзенең 50 яшенә баса. 1883 елның 23 апрель көне – безнең якын тарихымызда кадерле һәм хөрмәтле бер көн. Шул көнне искә алу, шул көнне тудырган Исмәгыйль бәкне искә төшерү, шул 50 елда узган юлны җентекләп карау һәм шуңа билгеле тамга салу – бүген төреклек дөньясының уртак бурычы. Исмәгыйль бәкнең моннан илле ел элек күтәргән «Телдә, фикердә һәм эштә берлек!» шигаре әлегә чаклы бөтен төрек илләрендә дә йирләшеп беткән бернәрсә түгел. Исмәгыйль бәкнең азаны берлә уянган төрек дөньясы бик күп мәдәни адымнар ясаган булса да, әле ул үзенең мәдәни һәм гыйльми берлеген дә корып бетерә алмады. Бу көнге көндә дә төрек дөньясын бүлә-кисә торган бик күп куәтләр мәйданда булганга күрә, төрек берлеге, гәүдәләнеп җитеп, бер көч хәленә килә алмады. Киң төрек илләрендә бу фикер бик таралган булса да, бу барымыз өчен дә уртак булган төреклекнең бер мәркәзе, бер учагы, бер оясы һәм бер адресы юк. Шуның төсле барымыз өчен дә хөрмәтле булган көннәрне бәйрәм итә торган бер уртак оешмамыз да, кызганычка каршы, юк. Шулай ук төреклек вөҗданының тәмсиле була алырлык яңа бер Исмәгыйль бәк тә уртада юк. Шуның өчен мин бу мөһим мәсьәлә хакында да төреклек вөҗданына һәм төреклек шөгуренә гына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен.

Шул юклар арасында без күптән түгел генә булып үткән төрек тарихи конгрәсендә төреклек шөгуренең җанланганын күрдек һәм анда төреклек вөҗданының һәрнәрсәгә хаким булырга тырышканын һәм шуның өчен тартышканын белеп сөендек. Шул төреклек көченең гәүдәләнергә хазирлеген озактан торып хис иттек. Тарихымызның кадерле һәм кыйммәтле дәкыйкаләрен күңелемездән кичереп, алтмыш миллионлы төрек дөньясының аңлы кыйсеме берлә бергә без дә бу тарих хезмәтчеләремезне алкышладык. Без дә төреклек горуры берлә һаваландык. Хәзер шул озын дәверләрдән казып милли байлыгымызны чыгарырга тырыша торган шөгурле төрекчеләремез кичә генә булып үткән һәм соңгы тарихымызда бик зур роль уйнаган Исмәгыйль бәкнең «Тәрҗеман» тарихына да сәерче генә булып кичмәсәләр дип өмид итәмез. Без аларның бу уртак мәдәни эштә юлбашчылык итүләрен көтәмез. Кырым бу көн кан дошманы золымы астында булганга, үзенең мәдәни Чура батырын искә алырлык бер хәлдә түгел. Идел буе, Төркестан, Кавказда да кара рус хөкем сөргәнгә, Исмәгыйль бәкнең төрек-татар берлеге фикере бу руслар тарафыннан да русчылык өчен иң зарары һәм иң куркынычлы нәрсә итеп хисап ителгәнгә, бу төрек илләрендә дә бу бәйрәмгә урын юк. Без читкә таралган төрекләр фикерен ташучылар – миллионнарның таркау көчләре – мондый зур уртак бурычны үтәрлек көчле булмаганга, бөтен бурыч үзеннән-үзе Төркия төрекчеләренә бер милли вазифа булып тагылып кала.

Иншалла, Төркия төрекчеләре бу вазифаны үтәүдән һич калмаслар һәм эшкә башларлар. Без дә кулымыздан килгән чаклы эшкә хазирмез. Ләкин бу көнгә мөнасиб итеп нәрсә эшләнәчәк һәм бу көн өчен ни кылыначак – бу сөальләрне мин әлегә җавапсыз калдырам. Бу турыда бер һәйәт ясалса, аның программын төзү, табигый, уңгай булачак. Хәзергә бу һәйәтне ясап, аның адресын игълан итеп хәзерләнә башларга вакыт җиткәнен генә искә төшереп үтәм.

Төркия төрекчеләре арасында бу эшне алып бара беләчәк бик күп зәват бар. Без аларның, җирле әхваленең китешенә карап, үзләре мөнасиб күргән ысулда эшкә башлауларын үтенеп каламыз.       

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Бер тарихи көнгә хәзерләнү («Тәрҗеман»ның чыга башлавына 50 ел тулу уңгае берлә). «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 9 нчы (сентябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Смирнов Смирнов Василий Дмитриевич (1846–1922), Көнчыгыш телләре белгече, профессор, цензор.

2 Чура батыр – «Казан тарихы» бәетендә Чура батыр «Алла бәндәсе», ислам дине өчен көрәшүче буларак сурәтләнә. Үзенең фидакяр хезмәтләре өчен Гаспринский шул данлыклы образ белән тиңләштерелә.

3 Зөһрә ханым Акчура – Акчурина Зөһрә Әсфәндияр кызы (1862–1903), беренче татар хатын-кыз журналисты. Ире И. Гаспринский белән бергә татар телендә «Тәрҗеман» (1883–1918) газетасын оештыручылардан, газетаның беренче сәркатибе. Бакчасарайда һәм туган авылы Зөябашта (Сембер губернасы) мәктәп-мәдрәсәләр тотуга иганәчелек иткән.

4 …Исмәгыйль бәк сәхабәләре төсендә … Һади Максуди, Шакирҗан Таһири, Галимҗан Баруди… – сүз журналист, нашир Әхмәтһади Максуди Низаметдин улы (1868–1941), педагог, кулъязма һәм басма китап остасы, беренче татар рәссамы Шакирҗан Таһири Әхмәтҗан улы (1858–1918), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, «Әд-дин вә әл-әдәб» журналының нашире һәм мөхәррире Галимҗан Баруди (Галиев) Мөхәммәтҗан улы (1857–1921) турында бара.

5 Мәрхүм Әхмәд бай, Гани бай, Шәфигулла уллары… – сүз Оренбургның атаклы сәүдәгәрләре, җәмәгать эшлеклеләре бертуган Әхмәт (1837–1906) һәм Габделгани ( 1839–1902) Хөсәеневләр турында бара. Алар 1889 елда Оренбургта җәдит ысулы белән укытыла торгын «Хөсәения» мәдрәсәсен ачалар, татар балаларын укуга күп матди ярдәм итәләр. Шәфигулла уллары – бертуган Шәйхулла (?) һәм Заһидулла (1840–1919) Шәфигуллиннар, Иркутск сәүдәгәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр. 1894 елда «Бертуган Шәфигуллиннар сәүдә йорты»н нигезлиләр, 1887 елда Иркутскида мөселманнар өчен намаз йорты ачалар. 1902 елда мәчет салдыралар, анда мәдрәсә һәм кызлар өчен җәдиди ысулда укыту мәктәбе дә эшли башлый; Казан губернасы Зөя, Тәтеш, Цивильск өязләрендә мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр төзетәләр.

6 …большевиклар Кырымга килгәч кенә, «Тәрҗеман» туктады. – Газета 1918 елда чыгудан туктатыла.

7 «Иттихаде тәрәкъкый» инкыйлабы – 1908 елгы яшь төрекләр революциясе күз алдында тотыла.

 

Шәүкәтле – көчле.

Әбәди – мәңгелек.

Муаффәкъ булды – иреште.

Исляхы – реформасы.

Сәхабәләре – монда: фикердәшләре.

Рәһбәре – юлбашчысы.

Мәнсүб – караган.

Тәмсиле – гәүдәләнеше, чагылышы.

Шөгуренә – аңына.

Дәкыйкаләрен – монда: мизгелләрен.

Сәерче – күзәтүче.

Мөнасиб – яраклы.

Зәват – затлар (кешеләр).

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 370-374.

Җавап калдыру