Большевик мәхкәмәләре

Соңгы көннәрдә Мәскәүдә тагы бер күрсәтеш мәхкәмәсе булып үтте. Бу юлы гаепле сыйфаты берлә иске заманда социал-демократик фиркасенең әгъзасы булып, соңыннан большевиклар берлә берләшкән берничә әфәнде мәхкәмәгә тартылды. СССРның гадлиясе боларны искедәге фирка аркадашлары, чит илләрдә яшәүче социал-демократлар берлә элемтә тотуда вә алар ашасыннан бөтен дөнья социалистларын берләштерә торган Икенче Интернационалга катнашуда гаеплидер. Гүя бу әфәнделәр, Икенче Интернационалның башында торучы нимес социал-демократы Каутский, Бельгия социал-демократы Вандервельде вә француз социалисты Леон Блюмнар1 берлә Русиядә большевикларны бетерер өчен бер план корып, СССР эчендә «зыянчылык» сәясәтен алып барганнар вә күрше дәүләтләрнең Русиянең эчке эшләренә катышуына юл хәзерләшкәннәр, имеш. Шул эшкә Германия социал-демократ партиясеннән акчалата ярдәм дә алып торганнар, имеш. Менә шул юл берлә Мәскәү борынгы меньшевиклар аша Аурупаның зур социалист фиркаләрене вә Икенче Интернационалны мәхкәмәгә тарту уенын уйнады.

Моннан элгәреге Рамзиннар2 күрсәтеш мәхкәмәсендә гаеплеләрне мөһаҗәрәттәге санагать фиркасе аша гүя французларның Әркяне хәребләре, борынгы хөкүмәт башлыгы Пуанкаре3 берлә берләшеп, большевикларга каршы хәрәкәт алып баруда гөнаһлы иттереп күрсәткән иде. Гүя Франсәдән алынган акча берлә аларны мәмләкәт эчендә «зыянчы»лык ясауда гаепләп, гөнаһлыларны Аурупа бөтен буржуаз дөньясы итеп күрсәткән вә шулай барысын бергә хөкем итеп уйнаган иде. Бусында да мәхкәмәдән читтә калган социалист мөһаҗирләрне, бу дөньяның социалистларын Советларга каршы «зыянчы» арасына тезеп маташа, вә шул гаепләрне мәхкәмәгә тарту кешеләрнең үзләренең «икърар»лары берлә исбат итүенедер.

Әүвәлге мәхкәмәдә профессор Рамзин вә аның иптәш мөһәндисләре үзләренең «Промышленный партия» берлә мөнәсәбәтләрене, Франсәнең Әркяне хәреб кешеләре вә Пуанкаре берлә күрешеп, большевикларны бетерер өчен план корып            йөргәннәренә «икърар» иткәннәр иде. Бу юлы ундүрт гаепләнүче, берсеннән-берсе уздырып, Каутский, Вандервельде берлә мөһаҗәрәттәге яһүд социалистлары Абрамович – Даннар4 берлә күрешеп, «зыянчы»лык планнарын коруларын бик тәмләп сөйлиләр, «икърар» итәләр. СССРның прокуроры боларның бу сүзләрен ныгыта торган һичбер кәгазь-фәлән эзләп тормыйча, шул «икърар»лар берлә канәгатьләнә вә шулар буенча гаепләү алып бара. Аурупада вә Азиядәге мәхкәмәләрдә мондый эшләр өчен мөхәкъкакь кәгазьләр,           вәсыйкаләр кирәк булса да, СССРда эшләр башкача йөри. Гаепләнүче үз-үзене аклап маташмый, киресенчә, үз өстенә чүп кенә өя бара. Гаепләүче дә аларга каршы дәлилләр эзләп тормый.    Андагы хакимнәр дә гаепләнүчегә иптәшчә карап, аларга каршы ышанмаучылык күрсәтмиләр. Гаепләнүчеләрне саклар өчен куелган кораллы гаскәрләрне алып ташлаганда, бөтен мәхкәмәдә идиллия хөкем сөрә. Гаепләнүчеләр генә түгел, алар ягыннан чакырылган шаһидлар да мөмкин кадәр күбрәк иттереп алар өстенә гаепне йөкли генә бирәләр. Шулар өстенә бу мәхкәмәләрдә гаепләнүчеләрнең бөтен җавапларының микрофон алдында бирелүе, аларның бөтен сүзләре радио буенча бөтен Русиягә таралуы да кушылса, бөтен күренеш үзгәрәдер. Шул вакытларда урамнарга, базарларга бик күп сүз яңгыраткычлар куелып, бөтен Русия халкын тыңларга чакырулар игътибарга алынса, бу мәхкәмәләр пропаганданың бер башка формасы гына булып кала вә дөньяда кабул ителгән мәхкәмәләрдән бөтенләй аерыладыр.

Бу мәхкәмәләрдә гаепләнүчеләрнең сүзләренә каршы килә торган һич бер сүз, документ кабул ителмидер. Рамзин мәхкәмәсендә бер гаепләнүче, үзенең Парижда 28 нче елларда Рябушинский5 дигән бер рус фабриканты берлә күрешүен сөйли. Париждан ул кешенең 26 нчы елда ук үлгән булуы мәхкәмәгә белдерелде. Бу юлы гаепләнүчеләрдән Шер дигән кеше, яһүд социалистларыннан Абрамовичның Мәскәүгә килеп, план корып йөрүен «икърар» итте. Абрамович исә үзенең һичбер Германиядән чыкканы булмавын, Шер күрсәткән вакытларда үзенең кайда булуы турында шаһидлар күрсәтеп, Русиягә аяк басмаганын сөйләде. Нотариуста ант итеп кәгазь күндерде. СССРның мәхкәмәсе бу зур дәлилләрнең берсен дә игътибарга алмады. Ул Рябушинский турында: «Буржуй үлгән булса да, большевикларга дошманлыктан ваз кичмәгән икән», – дип үтте. Абрамовичның шаһидлыгы хакында: «Аның ант итүе – үзең социалист булган кешегә ярамый торган гөнаһлы эш», – дип карап, сүзенә бәһа куймады. Гаепләнүчеләр үзләрен якларга, гөнаһсыз күрсәтергә теләгән Абрамовичка бик каты һөҗүмнәр ясадылар. Аның Мәскәүгә килүе хакында берәр кәгазь күрсәтә алмасалар да: «Килде, килде. Үзем күрдем, үзем ишеттем», – диюләрендә калдылар.

Менә шулай итеп гаепләүче, гаепләнүче, хаким, шаһид – барысы бер яклы булып, әллә кайдагы кешеләрне гаепли төсле итеп күрсәтергә маташулары бер мәхкәмә ясап уйнау гына түгелме? Мондагы гаепләнүчеләр ясалган бер трагикомедиянең артистлары гына түгелме, дигән сорау һәркемгә киләдер. СССРда мондый бер сорау үзе бер җинаять булганга, анда ачыктан-ачык ул сөальне куючы да, аңа җавап бирүче дә юктыр. Ләкин Аурупада моны объектив тәхлил итүчеләрнең барысының да шөбһәсе бердер: бу – ГПУ тарафыннан ясалган бер уендыр. Гаепләнүчеләре дә бер билгеле рольне уйнаучылар гынадыр. Моның өчен Аурупада бик күп дәлил дә бар.

Беренчедән, бу мәхкәмәдә гаепләнүчеләрнең зурларыннан Груман вә Суханов, элгәре социал-демократ булсалар да, хаттел-хәрәкәләрендә меньшевик булган кешеләр түгелдер. Алар – сугыштан элек тә, сугыш вакытында да интернационалист канатында булынган вә сугыш хакында меньшевикларга каршы яктагылардандыр. Февраль кузгалышыннан соң да болар – Мувәкъкать хөкүмәткә каршы көрәш алып баручылар вә социал-демократларның большевиклар берлә бергә барган сулларыннандыр. Болар – үзләре дә, фикердәшләре дә большевикларның хөкүмәт аппаратларында соңгы көннәргә кадәр зур мәсьүлиятьле урыннарда торып, аңа каршы һичбер көрәш алып бармаган уңнардыр.

Аннан соң, болар үзләренең гөнаһларыны «икърар»ларында промышленный һәм дә башкалары берлә бергә уртак бер оешма «бюро» ясауларыны, бөтен «зыянчылыкны» бергә алып баруларыны, киләчәктә Русиянең эчке эшләренә корал берлә чит дәүләтләрне катыштыруны «максат» итеп куйганлыкларны сөйлиләр вә, шулай итеп, һичбер йиргә катышмый торган көчләрене берләшкән кебек күрсәтмәкче булалар. Тик һәркемгә бик ачык мәгълүм ки, Икенче Интернационал үзенең ясалуыннан бүгенгә чаклы бөтен тартышны санагать буржуазиясенә каршы алып барадыр. Аның һичбер вакыт һичбер мәмләкәттә бу партия берлә берләшкәне юк. Икенче Интернационалның Советларга карашы да һәркемгә бик ачык. Ул Совет режимын кабул итмәсә дә, аңа каршы каләм берлә көрәшсә дә, корал берлә тартышырга каршыдыр. Бу көндә дә шул фикердәдер.

Крестьян фиркасе берлә дә аның уртак юлы бик кыскадыр. Бу фирка җөмһүриятчелек нигезендә булса, Икенче Интернационал аны кара монархиягә каршы яклап алып барачактыр. Фәкать иҗтимагый програмында аның берлә каты көрәш алып барадыр вә барачактыр. Шуның өчен, бу өч агымны бергә җыеп, бер көч төсле иттереп күрсәтү большевик илендә пропаганда өчен кирәк булса да, Аурупада акны карадан аерган укучы алдында күз буяп уйнаудан башка нәрсә түгелдер.

Совет идарәсенә каршы мондый зур гөнаһ эшләгән бу кешеләрнең үлем җәзасына хөкем ителсәләр дә, Рамзин мәхкәмәсендә булган шикелле, мәхкәмәдән чыгар-чыкмас гафу ителүләре вә элгәреге кебек Совет аппаратларында зур урыннарда калулары – тагы шөбһәне куәтләндерә торган дәлилләрдер. Шуның өчен, кирәк Рамзин мәхкәмәсендә булсын, кирәк ундүрт меньшевик мәхкәмәсендә булсын, гаепләнүчеләр Аурупа матбугаты каршында артистлар гына вә мәхкәмәсе үзе дә ГПУның пропаганда өчен ясаган бер уены яки бер җанлы фильмы гынадыр.

Бу вакыйганың, бу җанлы фильмның безнең өчен икенче бер кызыклы ягы бар: ул безнең тормышымыздан копия ителгән. Иранда, Кавказның шигый өлкәләрендә Гәрбәлә көннәрендә хәзрәти Хөсәеннең үтерелү күренеше җанландырыладыр. Шул фаҗигадә бөтен каһарманнар берлә бергә зур роль уйнаучы Изиддер.           Хәзрәти Хөсәенне үтерүче мәлгунь Изид дә шул мистик уенга катыштырыладыр. Ләкин Изид ролен уйнаучы мөселманнар арасыннан табылмаганга күрә, әрмәннәрдән берәр ярлы кеше ялланып, аңа Изид кыяфәте бирелә вә бер аерым урынга куеладыр. Шул канлы көрәшләрдән дин тойгысы берлә кайнаган мөселманнар шул әрмәннән: «Синме Изид, синме мәлгунь катыйль?» – дип сорыйлар. Әрмән дә: «Әвәт, мин – Изид; мин – мәлгунь үтерүче», – дип җавап бирә. Сораучы да: «Ай, мәлгунь!» – дип, Изиднең йөзенә төкерә. Йөзгә төкерү саваплы эш булып саналганга, аны эшләргә теләүче бик күп була. Мәҗлеснең ахырына таба әрмәннең йөзе танылмаслык бер хәлгә килә. Аның өчен бу эш бик авыр булса да, шуңар карап акчасы билгеләнәчәк булганга, бу авырлыкны күтәрә. Икенче көнне бик яхшылап битен җуа да, акчаны алып, бер кәсеп башлый. Әрмән, гөрҗи большевиклары Кавказда          шуны күргәннәр булырга кирәк, алар шул Изид ролен киңәйтеп, төрлеләндереп, русның укымышлысына шуны бирәләр. Аннан: «Синме Изид? Синме мәлгунь?» – дип сорыйлар. Аның битенә, йөзенә, күңел вөҗданына төкерәләр. Большевик хөкүмәте Кавказның шига мәхәлләсеннән киңрәк, баерак булганга, ул шул Изидкә ләгънәт итүне дә зуррак, тантаналы иттереп куядыр. Әллә никадәр караучы, тамашачы чакырып, килә алмаганнарга гәзитә, радио аркылы шул ялланган кешеләрнең йөзләренә төкерүне күрсәтеп эшлиләр вә шул җирәнгеч күренешне көннәр буе кабатлыйлар. Ләкин шунысы гаҗәп, шига мәхәлләсендә берничә йөз сумны алыр өчен үзен «Изид мәлгунь» иттереп йөзенә төкерткән әрмән ярлы, надан бер кеше була. Ул бу эшне, бу хурлыкны күп вакытта бала-чагасын туйдырыр өчен эшли. Вә шуны эшләгәнен үзенең белеш-танышына күрсәтмәс өчен, үзен танытмас өчен кулыннан килгән бөтен эшләрне эшли. Йөзен яшерә, сакалын, чәчен буйый. Шул эшнең хурлык икәнен аңлый. Ләкин бу мәхкәмәләрдәге «мәлгунь Изид» ролен уйнаучы рус профессорлары, рус мөһәндисләре вә язучыларның үзләренә каршы хөрмәте шул мескин әрмәннеке чаклы да юк, күрәсең: алар, берсеннән-берсе уздырып: «Мин Изид, мин!» – дип, бөтен дөньяга кычкыралар, бөтен дөньядан йөзләренә төкертергә тырышалар. Шуның гаеп икәнлеген аңламыйлар, йөзләрен яшермиләр. Шуның өчен бу мәхкәмәләрдә руслардан башка халыклар өчен бик гыйбрәтле нәрсәләр вә бик тирән мәгънәле хакыйкатьләр бик күп.

Боларның иң мөһиме рус зыялысының     әхләкан банкрот булуы һәм сәяси яктан бик түбән дәрәҗәгә төшүедер. Бу мәхкәмәләрнең икесендә дә, ГПУның планы буенча, бу ямьсез рольне уйнап, ялган икърарлар да булганнарның күбесе вак-төяк кешеләр генә булмыйча, Русиянең мәшһүр профессорлары, мәшһүр мөһәндисләре, атаклы җәмәгать эшчеләре вә язучыларыдыр. Шуның өчен болар гүя үзләренә каршы эшләнгән кебек күренгән «провокацион»ның угы кая таба барганын белми торган кешеләр түгелдер. Алар – моның мәгънәсен аңлап, шуннан үзләренә шәхси файда чыгарыр өчен, иптәшләренең, үзләре берлә бергә яшәгән, эшләгән юлдашларының тормышларын фида иткән оятсыз кешеләр, сатлык провокаторлардыр. Вә чын мәгънәсе берлә Изидләрдер. Шул кешеләрнең оялмыйча эшләгән шул эшләрен кабул итәрлек вә шуны тыңлаучы халыкның Русиядә булуы, табылуы – анда әхлакый моральнең бик түбән дәрәҗәдә икәнен вә рус милләтенең әхлак ягыннан тәмамән банкрот булганын күрсәтә торган җанлы дәлилләрдер. Бу – Аурупаның иң кечкенә мәмләкәтендә дә бик зур акчалар өчен дә эшләнми торган бер әхлакый фәхештер. Дөрес, бу мәхкәмәләрдә зур гаепләнүче ролен уйнаучы провокаторның күпчелеге яһүдтер. Ләкин монда чын слав каны вәкиле профессорлар, мөһәндисләр вә язучылар да аз түгел. Рус булмаганнары да – монда рус укымышлысы булып уйнаучы вә шуны русларга кабул иттергән сәяси жуликлардыр. Тик боларның бөтен карашы, бөтен табы рус укымышлысына ягылачак, аларның гөнаһы да рус милләте өстенә төшәчәктер. Бөтен большевиклыкның йирләшүендә иң зур гаеп рус милләтенә төшкән кебек, мәмләкәттәге бөтен зыялы көчне бозу, хулиганлаштыруда да гөнаһ рус милләтенә төшәчәктер. Икенче, без моны тагын бер кат сызамыз: укымышлысының әхлакы, морале шул дәрәҗәдә түбән булган халык ничек итеп шулчаклы зур дәүләтне алып бара алачак? Ничек итеп шулкадәр кырыкка бүленгән халыкларны бер байрак астына җыя алачак? Халкының каймагы булган укыганы шул дәрәҗәдә түбән булса, ул нинди җимеш берлә шул халыкларны бергә җыештыра алачак? Русия эчендә яшәгән бөтен халыклардан әхлакы берлә түбән булган рус ничек итеп аларны идарә итә беләчәк вә нинди куәт берлә Русияне бүленми торган иттереп саклап бара алачак? «Соңгы көче берлә!!!» дип җавап бирәчәкләр түгелме? Ләкин сөңге таянырга яраса да, өстенә утырырга ярамый. Бүленми торган Русия бетә, үлә. Үзеннән-үзе анда яшәгән халыкларга үз өлкәләрне үзләре идарә итәргә вә сакларга мәҗбүрият туадыр. Әхвальнең барышы берлә Русия бүленеп, төрле-төрле ирекле милләтләрнең ирекле дәүләтләре мәйданга чыгачактыр. Яшәү вә яшәтү бурычы шул милләтләрнең үзләренә, аларның зыялыларына йөкләнәдер. Бу мәхкәмәләрдән чыгарылган мәгънә будыр.

Бу нәтиҗә алдында безнең идел-ураллы милләтченең милли бурычы тагы зураядыр, артадыр. Халкын идарәгә әзерләнү бурычы һичбер кичектерелми торган бурыч булып аның алдына баса. Әнә шул милли бурыч, шул милли йөкне тартышыр өчен, бөтен милләт баласы истикъляль байрагы астына җыелырга чакырадыр. Һичбер вакыт үткәрмичә шул эшкә җигелергә боерадыр, әмер итәдер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Большевик мәхкәмәләре. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 4 нче (апрель) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Икенче Интернационалның башында торучы нимес социал-демократы Каутский, Бельгия социал-демократы Вандервельде вә француз социалисты Леон Блюмнар… – Икенче Интернационал (Социалистик Интернационал, Эшчеләр Интернационалы) 1889 елда социалистик эшчеләр партияләренең халыкара берләшмәсе буларак төзелә.

Карл Каутский (1854–1938) – немец икътисадчысы, тарихчы, публицист, классик марксизм теоретигы. Эмиль Вандервельде (1866–1938), Бельгия социалисты, социология профессоры. Леон Блюм (1872–1950), француз сәясәтчесе, төрле елларда өч мәртәбә берара Франция хөкүмәте башлыгы булып торган.

2 Рамзиннар – сүз совет инженер-теплотехнигы, профессор, Сталин премиясе лауреаты Леонид Константинович Рамзин (1887–1948) турында бара. 1930 елда «Промпартия эше» буенча гаепләнә, үз-үзе өстеннән сөйли (имеш, яшерен инженерлар оешмасы булган; аның эшчәнлеген тасвирлый). Ул атарга хөкем ителә, әмма бераздан бу карар ун елга төрмәгә ябу белән алмаштырыла.

3 Абрамович – Даннар – социал-демократ Рафаил Абрамович Абрамович (1880–1963), 1920 елдан соң эмиграциядә яши; 1921 елда Берлинда «Социалистический вестник» журналын чыгаруны оештыра. Рус сәяси эшлеклесе, меньшевик, публицист, табиб Фёдор Ильич Дан (1871–1947), 1921 елда СССРдан чыгарыла, Берлинда яши, «Социалистический вестник» журналы редакциясендә эшли.

4 Рябушинский – Павел Павлович Рябушинский (1871–1924), рус эшмәкәре, банкир. 1920 елда эмиграциягә китеп, Франциядә яши. Хөкем барышында аның 1926 елда үлеме турында белдерелә, әмма чынлыкта ул 1924 елда үлгән.

 

Мәхкәмәләре – монда: хөкем процесслары.

Гадлиясе – хокук органнары.

Әркяне хәребләре – Генераль штабы.

Тәхлил итүчеләрнең – анализлаучыларның.

Хаттел-хәрәкәләрендә – тактикаларында, тоткан юлларында.

Мувәкъкать – вакытлы.

Мәсьүлиятьле – җаваплы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 204-209.

Җавап калдыру