Вакыйгалар алдында

 «Яңа милли юл»ның 5 нче санында Ерак Шәрекъ хакында язылган мәкалә укучыга барып җитәргә өлгермәде, анда тагын да мөһим вакыйгалар булып алды. Аларның иң зурысы – һәм, шөбһәсез, киләчәктә совет-япон мөнәсәбәтенә иң каты тәэсир итәчәге – 29 апрельдә Япония императорының туган көне уңгае берлә Шанхайда ясалган гаскәри бәйрәмдә ташлатылган бомба булды1. Бу бомба япон-кытай арасындагы аңлашмауны бетерер өчен ясалган һәйәт әгъзалары, Кытайдагы япон сәфире, Кытайдагы япон баш команданы, Кытай суларындагы япон сугыш көймәләренең баш адмиралы, Шанхайдагы япон консулы һәм алар янындагы бик күп түрәләр утырган бер йиргә ыргытылды. Аннан Япониянең бик күп гаскәри идарә кешеләре яраланды һәм берничә япон олуглары үлделәр.

Бу бомбаның атылуы кытай-япон арасындагы бозылышу һәм килешүдә зур урын тоткан түрәләргә Каршы булуы һәм аның япон императоры туган көндә, зур бер рәсми япон бәйрәменә тугры килүе Япониягә бик зур тәэсир итте. Ул Япониянең бәйрәм көнен бер матәм көненә әверде.

Өстән караганда, бу эш Кытай берлә Японның килешүен теләмәгән Кытай шовинистлары тарафыннан эшләтелгән кебек күренсә дә, аның хакыйкатьтә болай түгеллеге бик тиз ачылды. Бомба атучы шунда ук кулга алынды һәм аның кореяле бер яшь икәнлеге һәм Коминтерн берлә мөнәсәбәттә булган бер коммунист булганлыгы мәйданга чыкты. Бу фаҗигале хәбәрне ишетер-ишетмәс, бөтен Япония, бер кеше кебек, бердән аякка калыкты. Зур шәһәрләрдә урамга меңләп халык түгелде. Һичбер кеше тарафыннан идарә ителмәстән, бу халык үзеннән-үзе «бу бомба атучы кем булса булсын, аны аттыручы – Коминтерн» дип ышанганга, үч алыр өчен туп-туры Совет илчеханәсен җимерергә китте. Япония хөкүмәте, полистсә-жандарма көчләре генә Совет илчелегене саклый алмаячагына күзе җиткәнгә, гаскәри куәт берлә Совет илчелеген сакларга мәҗбүр булды. Ләкин әфкяре гомумия, матбугат моның берлә канәгатьләнмәде. Ул зур куәт берлә, сүздә дуст булган булып, почмак артыннан аның каһарманнарына һәм олугларына ук аттыручылар берлә мөнәсәбәтне кисүне таләп итте. Манҗуриядәге японнар моның берлә генә калмадылар. Алар, үзләре көч ясап, андагы Совет оешмаларында тентүләр ясадылар. Совет хезмәтендә булган бик күп коммунистны тоттылар. Аларның Ерак Шәрекъны бутар өчен корган бик күп оешмаларын тараттылар.

Аурупа әфкяре гомумиясе дә бу зур җинаять алдында калтырап калды. Бик авырлык берлә төзелеп килә торган Кытай-япон мөнәсәбәте тагын хатирәле юлга керде дигән шөбһәгә төште. Ләкин Япония хөкүмәте: «Бу бомба ату эшендә кытайларның һичбер гөнаһы юк. Бу вакыйга Кытай-япон мөзакәрәләренә һичбер төрле зарар итмәячәк. Без, искесе күк, Кытай дустлык юлларын эзләүдә дәвам итәчәкбез», – дип игълан таратты. Бу игъланда Аурупада бу бомба эшендә өченче бер куәтне гаепләү кебек аңлашылды.

Большевик хөкүмәте һәм аның матбугаты япон әфкяре гомумиясенең ташуына каршы протест-фәлән ясады. Ләкин аңа колак салган кеше булмады. Япон хөкүмәте, бомба мәсьәләсенең бөтен яктан яктыртылуы өчен, махсус бер һәйәт ясады һәм аны очкыч берлә Шанхайга юллады. Бу һәйәт әле бу көнгә чаклы үзенең тапкан-булганын рәсмән игълан итеп өлгермәде һәм бу караңгы эшне бөтенләй яктыртмады.

Кытай-японның мөзакәрәләре үз юлында дәвам итте. Ике арада аңлашу юлы табылып, килешү имза ителде. Бу килешү кәгазенә бомба атылганда бик авыр яраланып хастаханәдә ята торган Япониянең Кытайдагы илчесе кул куйды. Бу японнарга бөтен дикъкатьләрен Манҗуриягә борырга имкян тудырды. Манҗуриядә башы бозыклардан, хунхузлардан һәм коммунист төркемнәреннән тазарту хәрәкәте башланды. Японнар монда да Коминтернның «террор оешмасы» берлә каршылаштылар. Харбин янындагы Сунгари суыннан үтә торган тимер юл күперен һавага күтәртер өчен хәзерләнгән динамитны тутыручылар рус коммунистлары булып чыкты. Шулай ук Япониянең гаскәр поездын һавага күтәртүчеләрнең шулар ук булганлыгы мәгълүм булды. Иманьпо тирәсендә юлларны бозучылар да шул ук рус коммунистлары иде. Шуңар күрә японнар хунхузлар берлә бердән боларга каршы да тартышка керештеләр. Андагы Совет оешмаларында тентүләр ясады. Аларның әгъзаларын кулга алды. Совет хөкүмәте үзенең хөрмәтен белгән бер хөкүмәт булса иде, хурланып, арадагы мөнәсәбәтне бозарлык әллә никадәр эшләр эшләнде. Ләкин Совет хөкүмәте бу тентүләрне, бу кулга алуларны һаман күрмәмешкә-белмәмешкә салынуда дәвам итте. Ул һаман Манҗуриягә Коминтерн куәтләрен җибәрүдә булды.

Бу уенның очы ни булачак: японнар Манҗурияне алып бетерү берлә генә канәгатьләнеп калачаклармы, әллә Владивосток якларын да үз кулларына кертергә тырышачаклармы? Япониянең бу хәрәкәтенә каршы Совет хөкүмәте һаман гәзитәләрдә мәкалә язып кына җавап бирәчәкме? Бу сөальләр алдында торганда, яңа бер зур вакыйга тагы дөньяны калтыратты: 6 майда Парижда Дөнья сугышына катышкан язучыларның китап күргәзмәсенә килгән Франциянең рәисе җөмһүре Поль Думерне Горгулов исемле бер рус атып үтерде2. Шул җәмгыятьнең башлыгы, төрек дустлыгы берлә мәшһүр, атаклы француз язучысы Ф. Фарбер яраланды. Үтерүче үзен казачий һәм уң рус оешмаларының әгъзасы дип күрсәтте. Франция Русияне коткарыр өчен ярдәм итмәгәнгә, руслык өчен алдым дип, җинаятен тәфсир итте. Ул үзенең сүзләре һәм кыланмышлары берлә үзен тиле-миле кебек күрсәтергә тырышты. Ләкин тикшерү аркасында аның «аклар» берлә йөрергә теләве провокаторлык кына булуы беленде. Аның әйберләре арасында әле 1930 елда гына коммунист фиркасенең әгъзасы булганлыгын тасдыйк иткән билеты табылды. Үзенең һичбер төрле эше булмауга карамастан, бик киң рәвештә торган булуы мәгълүм булды. Шул тикшеренүләргә таянып, Франция хөкүмәте бу үтерүнең коммунистлар тарафыннан эшләтелгән булуын рәсмән игълан итте.

Икенче бер большевикның дөньяның икенче очында һичбер гөнаһы булмаган бер олуг затны үтерүе – Франция кебек зур мәмләкәтнең бик зур хөрмәтле булган рәисен үтерүе – дөньяда зур бер хәрәкәт мәйданга китергән кебек, ул Франциянең дә астын өскә китерде. Бу хәбәр таралыр-таралмас, Парижда берничә йөз мең халык урамга түгелде, һәм, үтерүчене тар-мар итәр өчен, Совет сәфарәтханәсенә китте. Большевик мәэмүрләренең җаннары уч төпләренә килде. Алар, дошман тарафыннан камалган шәһәр кебек, бикләнеп яшеренделәр. Франциянең гаскәре генә аларны кызган халыкның үченнән саклап кала алды. Ләкин матбугат көннән-көн кызды; көннән-көн бу җинаятьнең сәбәпчесе – Совет хөкүмәте дип язуында дәвам итте. Коммунистларның «Юманите»сыннан* башка, Франциянең бөтен матбугаты гөнаһларны мәйданга чыгаруны таләп итә һәм бик күбе Советлар берлә сәяси мөнәсәбәтне кисүне кирәкле табалар.

Үтерүче Горгуловны Франция хөкүмәтенең рәсмән коммунист дип игъланына каршы Совет хөкүмәте протест нотасы бирде. Большевик матбугаты бу эшне ак русларның эше итеп күрсәтергә маташты. Мөһаҗәрәттәге рус гәзитәләре Горгуловны тиле дип күрсәтергә керештеләр. «Последние новости» моны үзенең вазифасы итеп алды. Ул һәр көн Горгуловның тилелеге хакында дәлилләр баса башлады. Тикшерү тәмам булмаганга күрә, әлегә бу җинаятьтән ниләр чыгачагы һәм бу канлы уеннан ниләр туачагы билгеле түгел. Совет хөкүмәтенең бу эшкә катышы хакында берәр дәлилнең кулга төшүе бик ерак эш. Чөнки Коминтернның террор эшен алып баручылар андый мәсьәләләрне бик оста йөретә беләләр. Франция дәүләте хокукка таяна торган мәдәни бер мәмләкәт булганга, шөбһә берлә генә эшне йөртү аның ысулына керми. Шуңар күрә бу эшнең Франция берлә Советлар арасындагы мөнәсәбәтнең киселүе берлә тәмамлануын көтү авыр. Ләкин Франция әфкяре гомумиясенең тикшерү нәтиҗәләрен көтмәстән, бу җинаятьтә Коминтернның катнашы булганлыгы турындагы фикере иман дәрәҗәсендә катгый һәм бу ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәткә бик зур тәэсир итәчәк. Коминтернның Ерак Шәрекътагы сәясәте ягыннан, Шанхайда атылган бомбаның бер мәгънәсе юк түгелдер. Ул, бәлки, берлә Кытай-япон сугышы башлануын көткәндер. Ул, бәлки, аның берлә Советларның Кытай милләтчеләре ягында булуын күрсәтергә теләгәндер һәм үзенең югалган авторитетын күтәрергә тырышкандыр. Ләкин Франция кебек бер мәмләкәттә халык тарафыннан сайланган һәм сәяси роле бик чикләнгән бер рәисе җөмһүрне, бигрәк тә Пуль Думер хәзрәтләре кебек җитмеш бишне үткән бер хөрмәтле бабайны үтертүдә ул нинди максат тәгъкыйб иткән? Бу канлы вакыйгадан ни казанырга өмид иткән? Бу сөальгә җавап турысында, бу гади ахмаклык кына түгелме дигән шөбһәле сөаль дә килү ихтималы юк түгел. Ләкин большевикларның хариҗи оешмалары ГПУның бер бүлеге генә икәнлеген белгәннәргә, Аурупада кабул ителгән бәйнәлмиләл гадәт һәм хокукларның алар өчен искедән калган мисалларга хисап ителгәнен аңлаганнарга мондый сөальнең килү ихтималы юк. Шуңар күрә аның җавабын да башка юлларда эзләргә кирәк.

Большевикларның соңгы айларда чит илләрдә хөрмәтләре бик төшкән. Аурупа эшчеләре арасында «үзенең Манҗуриядәге рус коммунист эшчеләрен яклый алмаган бер хөкүмәт ничек итеп безне химая итсен!» дигән фикер гомумиләшкән. Шәрекъ дөньясында, Кытай-Һиндстан-Җа-гарәп илләрендә* аның көчлелегенә иман бик какшаган. Ул сөйләп тора торган бер граммафон гына; эшкә килгәндә, ул көчсез дигән фикер урнашкан. Шуның өчен аңа, үзенең көчен күрсәтер һәм элеккеге мәхәббәтен кайтарыр өчен, Шәрекъның күзен камаштырырлык бер эш кирәк иде: Шәрекъта иң көчле булып танылган Франция, Ингелтерә, Япония һәм Америка кебек мәмләкәтләрне сугышып җиңү яки аларның олугларыннан берничәсен үтерү һәм үтертү. Сугышта таяк ашаячаклары большевикларга мәгълүм. Шулай булгач, икенчесе генә кала. Соң, моны кайда эшләргә? Англия дә большевикларга бик шөбһә берлә карый торган хөкүмәт. Андый эшләр анда Совет өчен бик кыйбатка төшәчәк. Франция – большевикларның иске дустлары. Бер рәисе җөмһүр үтерелү өчен генә ул большевиклардан йөз чөермәячәк. Ә япон Думернең бер тимерче баласы булганын белмәгән, аның урамнарда җәяүләп йөргәнен күрмәгән, аны француз сәясәтенең зурлыгы берлә генә үлчәгән Шәрекъ өчен рәисе җөмһүрне үтерү-үтертү Коминтернның көчлелегенә бер дәлил булып күренәчәк. Бу – большевиклар өчен бу көнге хәлендә беркадәр уңыш һәм дә очсызга мал булган уңыш. Бу бомба уеннарыннан бәйнәлмиләл мөнәсәбәттә нинди нәтиҗәләр чыгачак, дөньяның болай да бик үк тигез булмаган үлчәвен болар тагы никадәр зәгыйфьләтәчәкләр – моны киләчәк күрсәтер. Ләкин бу бомбалар берлә Япония һәм Франциянең шәүкәтен киметергә мөмкин булмаганга, бу эш большевиклар өчен соң хисапта бу зарарлы чыгачак. Җинаять берлә генә эш эшләнә алмаганлыгы Шәрекъта да һәм Гаребтә дә аңлашылып, ул соң казанычыннан да мәхрүм калачак.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Вакыйгалар алдында. «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 6 нчы (июнь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …Шанхайда ясалган гаскәри бәйрәмдә ташлатылган бомба булды. – 1932 елның 29 апрелендә Кореянең бәйсезлеге өчен көрәшә торган Корея патриотик легионы әгъзасы Юн Бон Гиль засада оештыра һәм Шанхайдагы япон хәрби командованиесенә һөҗүм итә. Нәтиҗәдә япон армиясе һәм флоты командиры да һәлак була.

2 …Франциянең рәисе җөмһүре Поль Думерне Горгулов исемле бер рус атып үтерде. – Франция республикасы президенты вазифаларын башкаручы Поль Думерне (1857–1932) пистолеттан атып үтерүче эмигрант, табиб, язучы-графоман Павел Горгуловның (1895–1932) үзен 1932 елның 14 сентябрендә гильотинада җәзалыйлар. Хөкем процессында Горгуловның Совет хакимияте белән бәйләнеше юклыгы ачыклана.

 

Сәфире – илчесе.

Башы бозыклардан – монда: тәртипсез гаскәриләрдән.

Хунхузлардан – монда: Манчжуриядә хәрәкәт иткән кораллы бандитлардан.

*Чыганакта: Һуманите.

Рәисе җөмһүре – президенты.

Сәфарәтханәсенә – илчелегенә.

Мәэмүрләренең – чиновникларының.

Чыганакта: илләре.

Тәгъкыйб иткән – монда: књздә тоткан.

Химая итсен – якласын.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 356-360.

 

Җавап калдыру