Гомуми Ислам конгрессына Русиядә яшәүче мөселманнарның хәле турында мөһим хәбәр

Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим!

Мөселман кардәшләр!

Русия – ислам мәмләкәтләре белән канкойгыч сугышлар алып барып үскән һәм ныгыган дәүләт, аларга үзенең хокукларын һәм тәртипләрен көчләп таккан ил. Гасырлар дәвамында барган шушы сугышлардан соң, 1552 елда ул Казан белән идарә итү дилбегәсен үз кулына алды, аның җирләре Русия дәүләте чикләре эчендә калды. Озак та үтми, Себер һәм Әстерхан кенәзлекләре җимерелде. Бу дәүләтләрнең төп халкы Борынгы Болгардан булып, алар 922 елдан бирле ислам динен тоталар иде. Русия белән бөтен каршылыклар һәм сугышлар, асылда, мөселманнар белән христианнар арасындагы дини сугышлар рәвешен алды. Рус патшаларының берсе – үзенең вәхшилеге һәм залимлеге белән дан тоткан Иван IV тәхеткә гади юл белән генә утырмады, ә мөселман дәүләтләрен яулап алып, бик күп халкын суеп, гыйбадәтханәләрен җимереп, дин әһелләрен юк итеп, калганнарын гражданлык хокукларыннан мәхрүм итеп патша булды. Ул кайбер мәҗүсиләргә генә хәерхаһлык күрсәтте, мөселман өммәтеннән булганнарны хәерчелеккә дучар итте, йөзләрчә мең мөселманнарны көчләп чукындырды, башкалалары Казанда һәм аңа кырык чакрым якын арада яшәргә рөхсәт бирмәде. Кырым һәм госманлы төрекләренең хакимнәре күрше Русия дәүләтендә мондый кысрыклаулар турында хәбәрдар булып торды. Алар Идел-Урал төбәгендә яшәүче мөселманнарны якларга тырышып та карады, әмма аларның омтылышлары җитәрлек булмыйча, уңышсызлык белән тәмамланды. Ул арада мөселманнар кача-поса мәсжедләр төзеде, үзләренә чит исемнәр алырга мәҗбүр булды һәм, күңелләрендә иманнарын саклап, үз диннәрен тотуны дәвам иттерделәр. Мөселманнарны күпләп юк итүгә, мәктәп, китапханә, мәсжедләрен яндыруга карамастан, Русия дәүләте хөкүмәтенең руханилар белән туктаусыз көрәше шартларында алар исламның изге принципларын саклап кала алды. 1742 елда Казанда гына 418 мәсжед җимерелгән.

XVIII гасырда тәхеткә утырган Әби патша икътисади сәясәте белән Шәрекъ илләрен үз ягына карата. Кырым кенәзлекләрен Русиягә кушу турында карар кабул ителә. Шуңа бәйле рәвештә Идел-Урал мөселманнарына да кайбер ташламалар ясала. Мәсәлән, патшабикә Казан мөселманнарына мәсжедләр һәм мәдрәсәләр төзергә рөхсәт бирә. 1788 елда ул «Мөхәммәдия Шәригать мәхкәмәсе» (Оренбург Диния нәзарәте) дигән оешма оештыра, аның башлыгы итеп мөфти билгеләп куя; бу оешмага әгъзалар дин галимнәре арасыннан сайлап алына. Күп кенә өлкә һәм төбәкләрдә яшәүче мөселманнарга хокуклар кайтарыла, исламга кайту мөмкинлекләре булдырыла, алар, янә мәсжедләр төзеп, аларга мөәзиннәр куя алалар. Русия дәүләтеннән читтәге мөселманнарга да шулай ук кайбер ирекләр бирелә. Екатерина Казан алынганнан соң Идел-Урал мөселманнарына карата сәясәтне үзгәртмәс тә иде, әмма ул вакытка аның җитәрлек дәрәҗәдә куәте булмый, һәм бу хәл Мөхәммәдия Шәригать мәхкәмәсен элекке хәлендә калдырырга мәҗбүр итә.

Патшабикә кушуы буенча мәсжедләр христиан руханилары күзәтчелеге астында гына төзелергә тиеш була. Аның бу карарына аркаланып, дәүләт хисабына яшәүче миссионерлар җәмгыятьләре мөселманнарны астыртын мыскыллауга күчә. Алар, халык массалары арасында пропаганда эше алып бару өчен, мөселман авылларына махсус төркемнәр җибәрә башлыйлар. Бу кешеләр, авылларда халык саны арту сәбәпле, имана җирләре җитмәү турында сөйлиләр. Имеш, шуңа күрә хөкүмәт аларның җирләрен дәүләт хисабына арттырырга ниятли. Әмма авыл кешеләре җир алырга үзләре теләк белдерергә тиеш икән. Моның өчен алар, гариза язып, аны имзаларга һәм рәсми органнарда махсус мөһер белән расларга тиеш. Һәм бу «бәдбәхетләргә» дәүләт запасыннан җир бүлү турында аңлаткан булып (әйтерсең лә яңгырсыз яшен яки рәшә кебек), бармак эзләрен алалар. Шуннан соң гына халык христиан динен үз теләге белән кабул итүе турында игълан итәләр. Күпмедер вакыт үтүгә, авылларга христиан руханилары килеп, мөселманнарны яңа дин кануннарына өйрәтә башлый. Ә исламга чакырган кешеләрне диненнән ваз кичүче дип игълан итеп, төрмәләргә утырталар, аннан соң Себергә сөреләләр.

Шулай итеп, чукындыруның бу ысулын кулланып, Идел-Урал төбәгендә христиан динен кабул иткән мөселманнарның саны өч йөз меңнән артып китә. Ул гына да түгел, Русия дәүләте хакимият вәкилләрен кискен тәнкыйтьләгән мөселманнарны җәзага тарту турында закон кабул итә. Әмма алар, законда әйтелгәнчә, христиан динен кабул иткән очракта ярлыкау алачаклар, диелә. Шул рәвешле чукындырылган татарлар – керәшеннәр салымнардан азат ителәләр һәм, киресенчә, христиан динен кабул итүдән баш тарткан абруйлы мөселман вәкилләренең мал-мөлкәте тартып алына, үзләре туган җирләреннән куыла һәм барлык хокукларыннан мәхрүм ителә (Император указы текстыннан, 1681).

Ләкин, шушындый эзәрлекләүләргә карамастан, Идел-Урал мөселманнары иманнарын сатмый, күңелләрендә ислам диненә карата көчле һәм ныклы хисләрен саклап калалар. Меңнәрчә һәм йөз меңнәрчә мөселманнар иманнарына тугры калган өчен төрмәләргә ыргытыла, анда алар газаплы җәзалауларга дучар ителә. Шундый катлаулы вазгыять 1905 елга кадәр дәвам итә.

Русия Япония тарафыннан җиңелү ачысын татый, шул ук елны илдә башбаштаклык (революция турында сүз бара) башлану нәтиҗәсендә бик күп иреклекләр яулап алына һәм Идел-Урал мөселманнарына нәшрият эшен башлап җибәрергә, сәяси фиркаләр булдырырга, милли һәм дини азатлык хәрәкәтен җанландырып җибәрергә мөмкинлекләр ачыла. Бу форсаттан файдаланып, 150 меңгә якын көчләп чукындырылган мөселман кешеләре яңадан ислам дине кыйммәтләренә кайттылар. Мөселманнарның икенче өлешенә килгәндә, алар куркытулар тәэсирендә кабат исламга кайту теләкләрен белдермәде. Мөхәммәдия Шәригать мәхкәмәсен мөселманнарның үзләре тарафыннан сайлап куелган оешмага әйләндерү турында сүз чыккач, шактый кыенлыклар кичерергә туры килә, әмма Русия хөкүмәте бу мөмкинлекләрне тиз арада кире какты, һәм нәтиҗәдә Мөхәммәдия Шәригать мәхкәмәсе элекке хәлендә калды.

 

Кырым мөселманнары

Кырым Русиягә 1773 елда кушыла. Төркия белән Русия арасындагы килешү буенча, Русия дин мәсьәләләрендә Кырымның бәйсезлеген таный һәм анда яшәүчеләрнең байлыкларына да үзләре хуҗа булуына ризалык бирә. Дин тоту мәсьәләсендәге ирек тә Кырымда XIX гасыр башына кадәр саклана. Тора-бара монда да хәлләр үзгәрә, Кырымның иксез-чиксез байлыкка ия булуы һәм географик яктан уңай урында урнашуы Русиянең игътибарыннан читтә кала алмый. Төрле хәйләләр һәм астыртын юллар белән ул бу байлыкларны император казнасына күчерә. Байлыкның икенче өлеше, шул исәптән алтыннар да, рус хакимияте вәкилләре, хәрби командование һәм югары чиновниклар кулына төшә. Бөтен финанс эшләре белән башында эчке эшләр министры торган рус чиновниклары идарә итә. Шушы финанс чыганакларының бик аз өлеше генә мөселманнар ихтыяҗына тотыла. Мәсәлән, сугыш чыгымнары, аерым алганда хәрбиләргә жалование түләү өчен 100 мең сумга якын акча тотыла (бу 10 500 лир алтын дигән сүз), шул ук вакытта мәсжедләр, мөселман мәктәпләре төзү өчен 10 мең сум гына бүлеп бирелә. Беренче дөнья сугышы башланыр алдыннан Кырым байлыкларыннан миллион сумга якын акча Кызыл Хач җәмгыятенә хәйрия итеп күчерелә.

 

Төркестан мөселманнары

Төркестан Русиягә XIX гасырның икенче яртысында кушыла. Төркестан мөселманнарына Казан мөселманнарыныкына караганда да авырга туры килә: алар җилкәсенә төшкән кысу һәм изүләр күпкә катырак була. Рус басып алучылары мөселманнарга һәм аларның дини оешмаларына карата бөтен ерткычлыгын һәм явызлыгын күрсәтә. Төркестанны басып алганнан соң, җирләренең зур өлеше һәм шәһәрләрендәге күчемсез милеге рус хөкүмәте кулына күчә. Әмма Төркестанның казна байлыгы мәсжед һәм мәдрәсәләр өчен тотылмый, бассейннар коруга, юллар салу һәм буалар бууга, юлларны яктыртуга, каравыл постларын ныгытуга китә. Төркестанда мөселманнар саны 99 % тәшкил итеп, Шәригать мәхкәмәләре киң таралган булса да, рус хөкүмәте, ислам җәмгыятьләренең финанс исәпләрен контрольгә алу максатын күздә тотып, төрле интригалар кора. Шулай бервакыт Шәрекъ кануннарын яхшы белгән, Көнчыгыш психологиясенең асылын аңлаган бер рус чиновнигы, мөселман галимнәрен чакырып, мәҗлес оештыра һәм шундый сорау бирә: «Шәригать хосусый милеккә ничек карый?» Галимнәр исламда җирне хосусыйлаштыру турында мәсьәлә каралмавы турында әйтәләр. Бу җавапка таянып, ул мөселманнарны ислам кануннарыннан баш тартырга чакыра, аннан соң хәйрия акчаларын, шулай ук кешеләрнең милеген конфискацияләү турында игълан итәләр. Җирләре рус эмигрантларына бүлеп бирелә, ә конфискацияләнгән акчалар казнага салына. Мәктәпләргә килгәндә исә, аларга дәүләт казнасыннан акча бүленеп бирелми, һәм алар ябыла, мәсжедләр җимерелә. Төркестанның җирле халкы бер динне тотып, бер телдә сөйләшеп, үз мәдәниятләре булса да, бу ил халкына дин мәсьәләләре буенча үзәкләштерелгән бер инстанциягә мөрәҗәгать итү тыела. Төркестан җирләре аерым өлкәләргә бүленә, һәр шәһәрнең аерым дини идарәсе оештырылып, аларның эшчәнлеге бер-берсеннән бик нык аерыла. Мондый хәлләр 1917 елга кадәр дәвам итә.

 

Кавказ мөселманнары

Кавказ Русия дәүләте составына тулаем кушылмый. Бары тик XIX гасырның икенче яртысында – имам Шамилнең азатлык көрәше байрагы астында барган озын-озак сугышлардан соң гына ул буйсындырыла. Бу төбәктә яшәүчеләрнең күпчелеге мөселманнар, ә аларның кайберләренә, шигыйләр өчен, дини «маяк» булып Иран тора. Сан ягыннан шигыйләрдән күпкә артык сөнниләр Төркиягә йөз тота. Бу зур гына мөселман төбәге, анда яшәүче халыкларның милли бүленеше мондый: алар егерме кабилә. Ислам җәмгыятьләре составы биредә һәр җирлекнең үзенеке. Шуның белән бергә, руслар Кавказ мөселманнарына карата да киртәләр коралар. Әмма күршедә генә төрекләрнең яшәве аларга монда тамыр җәеп, колониаль изү сәясәтен алып баруга комачаулык тудыра. Шуңа күрә көчләп чукындыруны, уңайлы шартлар килеп чыкканчы, киләчәккә кичектереп торырга туры килә. Кавказда яшәүче кабиләләренең яртысы христиан динен тота, бу рус хөкүмәтенең тырышлыгы җимеше булып тора. Мәгълүм булганча, Кавказның солтаннар идарә иткән борынгы ислам мәмләкәтләре көч-куәтләре һәм имин яшәүләре белән дан тота иде.

 

* * *

Төрле куркытулар-янаулар астында туган җирләреннән аерылган мөселманнар Русиянең төрле почмакларында яшәп ята. Бу илдә мөселман сәүдәгәрләре үтеп кермәгән, азан яңгырамаган бер генә җир кисәге дә табылмас. Идел-Урал төбәгеннән күчкән мөселманнар сәүдә белән шөгыльләнә, авыллар сала. Алар Ислам җәмгыятьләрен оештырып, Русиянең Мәскәү, Петербург кебек шәһәрләрендә мәдрәсә һәм мәктәпләрнең яхшы эшләвен тәэмин итеп тора. Илнең иң төньягында – Ак диңгез ярындагы Архангельск шәһәрендәге мәсжедне дә татарлар төзегән.

Русиядә мөселманнарның күпләп яшәгән төбәкләре элек-электән билгеле: Төркестанда – 14 миллион, Каваказда – 7 миллион, Идел-Уралда – 7 миллион, Кырымда – 0,5 миллион, Себердә – 1 миллион, Үзәк Русиядә – 800 мең. Шулай итеп, Русиядә яшәүче мөселманнарның гомуми саны бүгенге көнгә 30 миллионга якынлаша.

Беренче дөнья сугышына кадәр мөселманнарның дин эшләре буенча бердәм идарәсе булмады, чөнки Русия хөкүмәте мондый идарә итү институтларының үсешенә ярдәм күрсәтмәде. Әмма Идел-Уралда Мөхәммәдия Шәригать мәхкәмәсе эшләп килде. Русия хөкүмәте, казакъ һәм кыргызларның каршы килүенә карамастан, аларны бер байрак астына җыярга тырышты. Кырымда Фәтва үзәге оештырылды. Шәригать мәхкәмәсенең вәкаләтләренә килгәндә, ул кайбер мәсьәләләрдә чикләнгән иде. Мәсәлән, аерылышу, өйләнешү һәм мирас бүлү мәсьәләләрен дә хәл итәргә ярамый иде. Идел-Уралда хәйрия максатларына васыять итеп калдырылган мөлкәткә хокукның бетерелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. 1926 елга кадәр мөселманнар җирле чиновникларның рөхсәте белән үзләренең дини оешмаларын саклый алды, әмма 1926 елдан соң Совет хөкүмәте коммунистлар фиркасе әгъзаларына, динне «халык өчен әфьюн» дип тамгалап, аңа каршы чыгарга күрсәтмә бирде. Татарстан, Башкортстан, Идел-Урал, Кырым, Азәрбайҗан, Төньяк Кавказ, Төркестанда исламга каршы һөҗүм башланды. Хөкүмәт мөселманнарга каршы гражданлык, хәрби, суд һәм башка оешмалар ярдәмендә дошманлык кампаниясе башлап җибәрде. Нәтиҗәдә ике елдан соң мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләр түбәндәге хәлдә калды:

  1. Ислам дине руханилары сәяси һәм гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителде, дини белем алу тыелды.
  2. Бөтен ислам төбәкләрендә дини мәктәпләр бөтенләйгә ябылды, ә ул биналарда руслар өчен казармалар ачылды.
  3. Балаларга дини тәрбия бирү тыелды. Дәүләт мәктәпләрендә белем бирү дингә каршы юнәлтелде һәм дәһрилек тамыр җәйде.
  4. Мөселман голямалары куылу һәм эзәрлекләүләргә дучар булды, аларның күбесе юк ителде.
  5. Мәсжед һәм хәйрия оешмаларының биналары рус хөкүмәтенең мөлкәте дип игълан ителде, аннары бу биналар сатып җибәрелде. Мөселманнар гыйбадәт кылу өчен мәсжедләрне арендага алырга мәҗбүр булдылар. Хөкүмәт аларга чиктән тыш югары салым салды, чөнки бу биналар «җәмгыятькә зарар китерүче»ләр исемлегенә кертелде.
  6. Дәүләт сәясәтенә каршы чыккан кешеләргә дә зур салымнар салдылар. Ул салымнарны түли алмаган хәлдә, дәүләт аларның мал-мөлкәтен тартып алды, «шиклеләр»ен Себергә сөрде. Мөселман руханиларының балаларын мәктәпкә дә, эшкә дә алмадылар. Башкортстанда гына 3100 мөселман руханиның 384 е эштән куылды.
  7. Дәүләт коммунистлар фиркасе әгъзаларының мөселманнарга каршы алып барган эшчәнлегенә күз йомды. «Алласызлар җәмгыятьләре» оештырылды, алар дәһрилеккә өнди башладылар, гражданнарны үз сафларына чакырдылар. 1926 елдан 1928 елга кадәр бу «Алласызлар җәмгыятьләре»нең әгъзалары биш вакыт намаз вакытларында мәсжедләргә йөреп, аны уратып алып, тәртипсезлекләр, явыз гамәлләр кылдылар, җырлар җырлап, үзләре белән алып килгән солдатларны уен коралларында уйнатып тордылар, Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) һәм ислам динен мыскыллап, әшәке сүзләр кычкырдылар. Шушы кешеләр мөселманнарның олуг Корбан гаете алдыннан бәйрәм якынлашуы турында кәгазьгә язып, ул язуны дуңгыз койрыгына тагып, дуңгызларны мәсжед тирәли йөрттеләр. Аннан бу мескен хайваннарны суеп, студентларга корбан ите дип өләштеләр. Мондый вакыйгалар Русиянең күп шәһәрләрендә кабатланды. Рус хөкүмәтенең мондый гамәлләренә каршы чыккан кешеләрне, ир-ат булсынмы ул, хатын-кызмы, төрмәгә утырттылар.
  8. 1928 елда Татарстанда ябылган мәсжедләрнең саны гына да 1500 гә җитте.
  9. Мәскәү хөкүмәтенең 1929 елда чыккан «Идел-Уралда мәсжедләрне ябу турында» фәрманы нигезендә 7000 мәсжед ябылды; ул вакытта 100 меңнән артык кеше яшәгән Казанда – мөселманнар өчен башкала булган шәһәрдә – 22 мәсжед бар иде. Шулай да хөкүмәт Русиянең Петербург, Мәскәү, Харьков кебек эре шәһәрләрендә чит илләрдән килгән олы яшьтәге мөселманнарның һәм ислам илчеләренең «күзләренә төтен җибәрү» өчен берничә мәсжедкә тимәде.
  10. Элек Казанның дини һәм матур әдәбият китаплары чыгара торган басмаханәләрендә 200 мең данә Коръән һәм Коръәннән миллион данә кыскартылган кисәкләр – Һәфтиякләр басыла иде. Алар Русия мөселманнарына барып ирешеп торды. Большевиклар хөкүмәте бу басмаханәләрне үз кулларына алды һәм аларда дини әдәбиятны бастыруны тыйды. Аларның ундүрт ел дәвамында идарә итү вакытында бер генә данә Изге Китап та, бер генә дини басма да нәшер ителмәде. Шулай ук дини эчтәлекле китапларны чит илләрдән алып кайту да тыелды. Мөселманнарның өйләреннән җыеп алган Коръән һәм башка дини китаплар утка ягылды.
  11. Шул ук вакытта хөкүмәт, «Алласызлар җәмгыятьләре» аша исламны тәнкыйтьләгән китаплар чыгарып, аларны мәҗбүри рәвештә дин тотучыларга тараттырды. Мондый хәлләр 1930 елларга кадәр дәвам итте. Бу вакытта башында Рим Папасы торган католик чиркәве үзенең пропаганда сәясәтен алып бару өчен Русияне «мишень» итеп алды. Католик дөньясы большевикларга каршы көрәш алып барырга чакыра иде. Бу дәгъватта англикан чиркәвен җитәкләгән Кентерберийский архиепискобы үзе дә катнашты. Ул вакытта бөтен христиан дөньясы Русиягә каршы чыкты, һәм Мәскәүнең большевиклар хөкүмәте христианнарга мөнәсәбәтле сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр булды һәм аларга чагыштырмача дин иреге бирде. «Идел-Урал» азатлык комитеты, бу турыда хәбәр алуга, гарәп, фарсы, төрек, француз һәм немец телләрендә Русия мөселманнарының хәлен бәян иткән басма әзерләп чыгарды. Комитет әгъзалары бу юнәлештә шулай ук аерым мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Мәсәлән, Идел-Урал эмигрантлары аша алар Польша, Германия, Румыниягә, Мисыр, Хиҗаз, Иран, Әфганстан падишаһларына, Төркия президентына, дөньядагы төрле ислам оешмаларына бу проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап телеграммалар юллады. Шулай ук Идел-Урал төбәгеннән Аурупага киткән мөһаҗирләр ул илләр башлыкларыннан, Рим Папасыннан, Кентерберийский архиепискобыннан бу мәсьәләгә җитди игътибар итүләрен үтенделәр. Безнең Комитет та Аурупа һәм ислам илләренең матбугат битләрендә бик күп бюллетеньнәр юллады, алар бу илләрнең киңкүләм мәгълүмат чараларында, аерым алганда, Польша, Румыния, Финляндия, Италия һәм Англиянең кайбер вакытлы матбугат басмаларында шау-шу уятты. Бу вакыйгалар зур күләмле мәкаләләр булып Аурупа илләренең төп басмаларында яңгырады.

Күп чит илләрнең башлыклары безнең проблемаларны хәл итәргә ярдәм итү турында вәгъдәләр бирделәр, әмма, кызганыч ки, ул дәүләтләрнең күпчелеге Русия мөселманнарына карата теләктәшлек белдермәде.

Рим Папасы, англикан чиркәве архиепискобы Кентерберийский безнең комитетның мөрәҗәгатенә җавап итеп шуны яздылар: комитетның да, мөхафазаның да (башында мөхафиз торган административ-территориаль берәмлек) тырышлыкларына карамастан, Хиҗаз патшасы Ибн Согуд Хами әл-Хәрамин1 галиҗәнаблары да, әл-Әзһәр университеты галимнәре дә, башка эре мөселман үзәкләренең дин галимнәре дә 30 миллион мөселманның хәленә кереп, аларга теләктәшлек белдерергә ашыкмадылар. Аурупа матбугаты күпмедер дәрәҗәдә большевикларны куркытуга иреште; күпмедер дәрәҗәдә аларны «Идел-Урал» азатлык комитетының ризасызлыгы өркетте.

Бу ризасызлыклар басымы йогынтысында большевиклар хөкүмәтенең мөселманнарга карата мөнәсәбәтен йомшарту максатын күздә тотып, Русия мөселманнары мөфтие Ризаэддин бине Фәхретдин, бу ризасызлык белдергән мөрәҗәгатьләрне кире кагарга ашыкмауларын сорап, Мәскәүгә мөрәҗәгать итте. Мөфти дин эшләрендә ныклык күрсәтте, мөселманнарга ирек таләп итте. Мондый таләпчәнлеккә каршы большевиклар хөкүмәте мөселманнарга күпмедер ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде һәм кайбер мәсжедләрне яңадан ачарга, шулай ук аларга кайбер имамнарны кайтарырга рөхсәт итте.

Әмма бу хәл озакка бармады, большевиклар хөкүмәте бөтендөнья ислам җәмәгатьчелегенең сүзләренә колак салмады. 1931 елда ул мөселманнарга карата көчләү сәясәтенә кире кайтты һәм Дин эшләре буенча министрлыкны бөтенләй бетерде.

1931 елга Русиядә имам, мөәзиннәр әзерли, 30 миллион мөселман баласына дини белем бирә торган бер генә мәдрәсә, дини әдәбият нәшер итә торган бер генә басмаханә, бер генә дини оешма да калмады. Ниһаять, дәһрилек, дәүләт мәктәпләрендә ислам динен бетерү тәҗрибәсен үзләштереп, укырга керергә яки заводка эшкә урнашырга теләгән яшьләрдән ислам диненнән ваз кичүе турында язмача гариза кабул итә башлады. Эш урынын саклау өчен, нинди генә эш урыны булуга карамастан, мөселманнар ислам белән һәртөрле элемтәсен өзәргә тиеш булды.

Мөселманнар арасында никах укытып өйләнешкән парларны, баласына исламча исем кушкан ата-аналарны, үлгәннәр рухына багышлап «Фатиха» сүрәсен укыган балаларны шунда ук эштән кудылар һәм башка шундый гамәлләр белән ислам динен тәмам кысрыкладылар.

Ислам конгрессы бүгенге көнгә һәртөрле хокуклардан мәхрүм калган Русия мөселманнарын яклау юлына басса, гөнаһ булмас иде. Русиядә яшәүче мөселманнарга азатлык даулау – аның миссиясе. «Идел-Урал» азатлык комитеты мине сезнең Конгресска рухи ярдәм алу өчен вәкил итеп җибәрде. Безнең Комитет, минем сезгә шулай ук кысрыклауларга һәм эзәрлекләүләргә дучар ителгән Кырым һәм Төркестанда яшәүче мөселман кардәшләребезнең дә фикер-үтенечләрен җиткерә алырмын дип, зур өметләр баглап калды. Аларның ислам дөньясына куркыныч белән янаган бу коточкыч хәлләрдән котылу өмете сездә генә.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Гомуми Ислам конгрессына Русиядә яшәүче мөселманнарның хәле турында мөһим хәбәр. Бу докладны Гаяз Исхакый 1931 елның 6–17 декабрендә Иерусалим шәһәрендә узган Конгресста гарәп телендә ясаган. Язманы гарәпчәдән Алсу Хасавнех тәрҗемә итә һәм «Идел» журналының 2011 ел 8 санында бастырып чыгара. Текст журналдан алынды.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 268-275.

Җавап калдыру