Моннан нәкъ 25 ел элек, 1906 елның 18 маенда, беренче гәзитәмез «Таң»ның беренче номеры чыкты1. 1905 елгы кузгалышның көчләве аркасында, Русиядә, тар гына булса да, матбугатка ирек бирелгән вә шуннан файдаланып Казанда инде «Казан мөхбире», «Йолдыз» һәм «Бәянелхак» гәзитәләре чыккан иде2. Халык та гәзитә укырга өйрәнә башлаган иде.
«Таң»ның чыгуы татар матбугатында зур бер вакыйга кебек каршы алынды вә шактый зур шау-шуга сәбәп булды. Чөнки аның язучылары, чыгаручылары ул вакытта халык арасында социалист булып танылган яшьләр иде. «Таң» гәзитәсе, мәсләк ягыннан башка гәзитәләрдән аерым булган күк, хаттел-хәрәкә ягыннан да бөтенләй башка юлны тотучы иде. Ул, Русиянең сәяси хәле вә шуның берлә бергә Идел буеның вазгыяте, Русиянең шул көнге сәясәте җимерелмичә, юлга салына алмаячак, дигән фикерне ташучы иде. Шуны җимерү эшенә татар көчләрен дә катыштыруны алга сөрә иде. Ул вакытның тәгъбире берлә әйтсәк, тартышучы иде. Гәзитәнең шигаре дә «Тартышуда гына табарсың үзеңнең хакыңны» иде. Аның язучылары да шул шигарьгә бил баглап, шул тартыш юлыннан баралар иде. Безнең фикер тарихымызда зур роль уйнаган «таңчылык» шул юл берлә татар тормышында үзенең урынын алды.
«Таң» чыкканчы ук безнең инде үземезнең яшерен оешмамыз бар иде. Шәкерт, хезмәтче һәм эшчеләр арасында түгәрәкләр бар; үземезнең яшерен матбагамыз күптән эшләп ята иде. Төп маякларымыз Фуад Туктар3, Шакир Мөхәммәдъяр4, Гаяз Исхакый, Сәгыйть Рәми һәм Хөсәен Әбүзәрләр5 булса, икенче-өченче дәрәҗәдәге иптәшләремез дистәләп хисаплана иде. Артымыздан баручы юлдашлар күбәйгән саен, безне тикшерүче политсәанең да саны арта иде. Мин 17 үктәбер Манифестын Чистай өязендәге авылларда аңлатып йөрүем өчен аннан качарга мәҗбүр булган идем. Яңа бистә мәдрәсәсендә ясаган бер җыелыш өчен тотарга дип өемә килгән политсәдән качарга кирәк булганга, Казанда яшерен тора идем. Шуның өчен «Таң» гәзитәсе чыгарырга уйлагач та, мин үземне гәзитәнең мөхәррире дә, нашире дә итеп күрсәтә алмый идем. Ул вакытларда гәзитә чыгарырга рөхсәт бирү губернатор кулында булып, ул ике ай эчендә йә рөхсәт бирергә, йә, бер дәлил күрсәтеп, кәгазьне кире кайтарырга мәҗбүр иде. Безнең гәзитәнең нашир вә мөхәррирлегенә беренче мәртәбә мәрхүм Закир әфәнде Таһири дигән дустымыз күрсәтелгән иде. Ике айдан соң аңа «бирмимез» дигән җавап килгәч, без икенче кеше эзләргә мәҗбүр булдык. Иптәшләремездән Габдрахман Дәүләтшин6, «Китап» нәшриятының мөэәссисе, үзенең җизнәсе Гали Путиляковның ризалыгын алды вә аның исеменә «Таң йолдызы» (беренче исеменнән аерылмас өчен шулай атаган идек) гәзитәсен чыгарырга рөхсәт сорап гариза бирдек. Нәкъ ике ай көттереп рөхсәт бирелгәч тә, бастырыр өчен матбага табу да бик җиңел булмады. Чөнки элегрәк чыга башлаган өч гәзитә Казанның зур матбагаларына кереп утырып өлгергәннәр иде. Аерым бер идарә тотарга, ачыктан-ачык эш итәргә дә имкян юк иде. Мин үзем баш мөхәррир булсам да, ялган паспорт берлә торучы, качып йөрүче бер кеше булганга, һәркем кереп-чыгып йөри торган бер йирдә күренә алмый идем. Яшерен идарәмез Кабан күле буенда, Фуад Туктар бүлмәсендә иде. Без һәр көн шунда җыелып, мәкаләләрне хәзерли, шуларны мөзакәрә итә идек. Бүлмә ике урамга чыга торган бер йортта булганга, кирәк вакытта качу өчен бик уңгайлы иде. Һәм моннан бик күп файдаланырга туры килә иде.
Менә шул әхвальдә безнең беренче гәзитәмез «Таң йолдызы» чыга башлады вә берничә айда бик күп укыла торган бер гәзитә булып өлгерде. Мәкаләләр үткен вә ачы телле булганга, ул дустның да, дошманның да калдырмый укый торган бер гәзитә хәлен алды. Шуның берлә бергә ул цензураның да иң тырышып җентекли торган гәзитәсе булды. Дәвам иткән биш-алты ай эчендә «Таң йолдызы» 63 сан чыкты вә шуның 9 саны политсә тарафыннан кулга алынды һәм мәсьүл мөхәррир Сәгыйть Рәми мәхкәмәгә бирелде.
Мәкәрҗәдә җыелган Икенче мөселман съезды вакытында (мин һаман качып йөрүче булсам да, мәкәрҗәгә киттем) без анда идарәмезне ачып, «Таң»ны сата вә әбүнә җыя башладык. Икенче съездга катышып, андагы мәгълүм суллар канатының башында булдык. Каралган мәсьәләләр турында «Таң»да каты тәнкыйть вә «Мөселман иттифакы» дигән мөселман кадетлар фиркасенә каршы фикер тартышы ачтык. Без дә ул чакта шундый бер оешманың мәйданга килүен кирәкле таба идек. Тик без аны ялгыз гыйльми-мәдәни, милләтнең бөтен бүлемен берләштерә торган итеп калдырып, сәяси, төрле иҗтимагый бүлекләргә бүлә торган програмны кабул итмәү ягында һәм бу турыда күпчелеккә каршы тартыша, кычкырыша идек. Күпчелек кадет програмы кабул итте. Без, үз фикеремездә калып, «Таң»да тартышуны дәвам иттердек.
Мәкәрҗәдән кайткач та, әле ялган паспорт берлә торыр өчен бер муафикъ юл табылмаганга, мин әле анда, әле монда кунып йөри идем. Бер көнне Сәгыйть Рәми бүлмәсендә кунарга туры килде. Төн уртасында, һич көтелмәгәндә, политсә килеп тентү ясады. Мине дә шунда күреп, күптән эзләп йөри торган кешесе икәнлегемне белеп, тотып политсәгә алып китте. Сәгыйть Рәмигә «Таң»ның ябылуы турындагы кәгазьне кулына тоттырып чыгарып җибәрделәр; мине исә дүрт-биш көн ябып тоткач, авылга сөрделәр. Бу вакытлар Икенче Думага сайлау вакытлары иде. Безнең тирә-юньнең мине сайларга теләвен күргән һәм өч сайлауда да (волость, өяз, губерна сайлаулары) үтү ихтималымны белгән, тик шуны булдырмаска теләгән политсә, килеп, өемне тентеде, үземне төрмәгә илтеп япты. Анда керер-кермәс миңа, һичбер уйламаган бер сәяси эшкә баглап, 129 нчы маддә буенча гаепләнүемне белдергән бер кәгазь бирделәр. Бу маддә берлә гаепләнүчеләр канун буенча сайлауга катыша алмыйлар иде. Мин волостьта сайланган булсам да, «гаепле» булуым аркасында башка сайлаулардан төшеп калдым. Фуад исә волость һәм өяз сайлауларында үтте. Тик бер сәбәп табып, аны да губерна сайлауларына кертмәделәр.
Мин төрмәдә чакта безнең иптәшләр Хөсәен Әбүзәров исеменә алынган рөхсәт берлә «Таң мәҗмугасы»н чыгара башлыйлар. Тик хөкүмәт аны беренче санында ук кулга ала һәм чыгуын туктата. Сайлаулар беткәч, ике айдан мин төрмәдән чыгам да тагын Казанга китәм. «Тавыш» дигән гәзитәгә рөхсәт аламыз. Безнең гәзитәләрнең бик еш ябылуы, өйләрдә һаман тентүләр булып, төрмәләргә ябылып торганга, безнең гәзитәгә мәсьүл мөхәррир булырга теләүче күп булмый. Үземезгә рөхсәт бирмиләр. Ахырдан рәсми мөхәррир итеп, Казан зыярәт сакчысының углы Гариф Биккинин дигән кешене күрсәтеп гариза бирәмез вә Кәримов матбәгасында бастырырга рөхсәт аламыз.
1907 ел, 23 апрельдә «Тавыш» чыга башлый. Бу вакытларда Казан губернаторы бөтен матбугатлардан үзләрендә басыла торган нәрсәләрнең элек цензура тарафыннан каралган булуы турында имза алганга, «Тавыш» цензорга керә. Шуның өчен язылган мәкаләләрнең басылуы авырая. Бик күбе бөтенләй төшерелеп калдырыла. Күбесенең яртысы гына басылырлык табыла. Гәзитәнең бик күп саннары ак калдырылып басыла башлый. Бу бигрәк тә минем өчен авыр тоела. Мин, кечкенә фельетоннар төсендә, сәяси тәнкыйть язарга керештем. «Бикмулла кода хатлары» астында һәрбер сәяси вакыйгалар тәнкыйть астыннан узалар.
Гәзитәмез шулай дәвам итеп килгәндә, башымызга көтелмәгән бер бәла чыга. Безнең мәсьүл мөхәрриремез Гариф әфәнде вафат була. Аның гәзитәгә катышы да исеменең язылып куелуы гына булганга, ул идарәгә бик сирәк килә иде. Шуңар күрә без аның вафат булуын белми дә каламыз. «Тавыш» һаман аның мөхәррирлеге астында чыгуында дәвам итә. Беркөнне «Йолдыз» гәзитәсе, «Казан хәбәрләре» арасында, «Тавыш» гәзитәсенең мәсьүл мөхәррире Гариф әфәнде үзенең вафатының җиденче көнендә «Тавыш» гәзитенең фәләненче санын чыгарды, дигән бер хәбәр басып чыгара. Цензор килә. Мәсьүл мөхәррирне чакыралар. Юк. Ахырдан чынлап та аның вафат булуы билгеле була. «Тавыш» идарәсен политсә баса. Анда унөч яшьләрендәге Габдулла Сәгыйть берлә тагын бер кечкенә баладан башка кеше булмый. Аларны алып китеп ябып куйсалар да, авызларыннан бер сүз дә ала алмыйлар. «Тавыш» эше мәхкәмәгә китә.
Без тагын яңа бер гәзитә чыгарырга йөримез. Искәндәр Котлыбаев исеменә рөхсәт алына. Шул эшләр артыннан йөргәндә, 1907 елда, Столыпин Икенче Думаны куа вә, сайлау кануннарын үзгәртеп, манифест игълан итә. Һәр йирдә каты кул берлә хәрәкәт итәргә әмер бирелә. Шул ук көнне кич берлә минем өйгә политсә килеп тентү ясый һәм үземне тотып алып китә. Политсәдән төрмәгә озаталар.
Яңа гәзитәгә рөхсәт бирмиләр. Хөсәен Әбүзәрне, «Тавыш»ның нашире булганга, мәхкәмәгә бирәләр. Казандагы яшерен матбагамызны басып алалар. Муса һәм Морад исемле ике егетемезне төрмәгә ябалар. Мин Казан төрмәсендә алты ай утырам. Мәхкәмәгә бирер өчен кулларында һичбер кәгазь булмаганга, 1907 елның ахырларында өч елга Архангель губернасына сөргенгә җибәрәләр. Архангельдән икенче бер кечкенә шәһәргә озаталар. 1908 елның җәендә качып китеп, ялган паспорт берлә Петербурда яши башлыйм. Ул елларны безнең Оренбург, Әстерхан, Уфа һәм Төркестандагы бик күп иптәшләр кулга алынып, берничә яшерен басмаханәмез политсә кулына төшкәнгә, ачыктан-ачык чыгып эшләргә һичбер имкян табылмый. Шуңар күрә тагы бер гәзитә йә мәҗмуга чыгару планы барып чыкмый. Мин әдәби эшләр берлә мәшгуль булып дөньяны үткәрәм. Үзем күбрәк Петербурда торсам да, Финляндия, Төркия күк йирләргә бер ике-өч мәртәбә барып килергә мөмкин булды. Ләкин Идел буенда йөземне күрсәтә алмый идем.
1911 ел ахырларында Истанбулдан Петербурга кайттым. Андагы иптәшләр-дустлар берлә сөйләшеп, мәҗмуга чыгарырга план корамыз. Ләкин хәзер Русиядә каты бер реакция барганга, элгәреге күк «Таң» вә «Тавыш» төсле гәзитәләр алып бару мөмкин булмаганга, фәнни-әдәби мәҗмуга чыгарырга карар итәмез.
Шул эшкә акча эзләп йөргәндә, Петербурга Хаҗи Теләши*7 дигән бер кеше килеп чыга. Үзен дагыстанлы дип йөртә һәм мөселманнар арасына керергә бик тырыша, ләкин үзе мөселман халыклары сөйләшә торган һичбер телдә сөйли белми иде. Ул, үзенең янына берничә кавказлыларны җыеп, Петербурда русча «Ислам дөньясында» дигән бер гәзитә чыгара башлый. Бу гәзитәдә атаклы большевик Шәриф Манатов та эшли иде. Беркөнне Өченче Дума вәкиле Ибраһимбәк Хәйдәрев8 үзенә Петербурдагы мөселман депутатларын һәм башка җәмәгать эшчеләрен чакырды. Шул җыелышта кавказлылардан берсе Хаҗи Теләши хакында бер мәгърузә укыды. Җыелган мәгълүматка караганда, ул провокатор иде. Мәсьәлә өстендә миңа Хаҗи Теләши гәзитәсендә сәркатиб булып эшли торган бер таулы берлә бәрелешергә туры килде. Сүз озынга китмәсә дә, бу минем күк качып йөрүче бер кеше өчен кирәкле эш түгел иде. Өйгә кайттым. Минем кайда һәм нинди исемдә торуымны белүче бер-ике кеше генә иде. Болар барысы да үземнең ышанычлы дустларым иде. Икенче көнне иртә берлә, мине эзләп, Шәриф Манатов килеп керде. Ул бу вакытларда шөбһәле саналганга, минем бик кәефем китте. Бүлмәне үзгәртеп булса да, паспортны үзгәртү авыр иде. Тиз генә Казанга хат язып, икенче бер паспорт җибәрүләрен сорадым. Үзем яңа паспорт берлә күчәр өчен бүлмә эзләргә тотындым. Паспорт килеп җитмәс борын, мине беркөн Петербурның урамында тотып алдылар. Төрмәдә бер ай тотып, сөрген вакытын тутырыр өчен тагын Архангельгә җибәрделәр. Анда бер ел торгач, Романовларның 300 еллык бәйрәме булды. Бөтен сәяси тоткыннарга мөддәтләренең өчтән берен киметтеләр. Минем дә өч елым ике елга калдырылды. 1913 ел, 4 апрельдә мөддәтемне тутырып кайтып киттем.
Казанга кайтуым мәгълүм булганга, андагы яшьләр мине каршы алыр өчен бер хәзерлек күрергә керешкәннәр вә шуның өчен бер мәҗлес ясаганнар икән. Шул мәҗлестә Хәнәфи Кайбышев* та булган. Ул моны кирәкле йиренә хәбәр биргән, күрәсең. Казан губернаторы мине, кайтмас борын ук, Казаннан сөрү турында карар чыгарган вә шуны миңа каршы Архангельгә күндергән булган. Мин ул кәгазьне ала алмыйча кайтып киттем. Илемне, гаиләмне күрмәгәнгә җиде ел вакыт үткәнгә сагынган идем. Кардәш-кабилә берлә күрешеп, кунакка барышып йөри-йөри, шактый вакыт үтте. Үз исемемә паспорт алып, берәр айдан соң Казанга киттем, ачыктан-ачык бер зур отельгә төштем. Килүем мөнәсәбәте берлә мәҗлес-фәләннәр булды. Качаклык мөддәтендә язылган пьесаларым театрларда бик еш куела торган булсалар да, үзем бик күптән бирле татар театрын күргәнем юк иде. Беркөн театр куелачак булды. Шунда киттем. Икенче пәрдәне уйный барганда, дустлардан Гафур Коләхмәтов, колагыма килеп, политсә театрны чорнап алды, сине тотарга килгәннәр, дип әйтәләр, диде вә миңа чыгарга ишарә итте. Мин залдан чыктым. Мине, очырмалардан күрше йорт аркылы, әллә нинди йирләрдән үткәреп чыгарып җибәрделәр. Мин, яңа гына сөргеннән кайткан кеше булганга, төрмәгә керергә бик ашыгып тормый идем. Арча кырындагы Фатих дачасына9 барып кундым. Тагын бер-ике көн шулай йөргәч, торган номерымда политса саклап торганны белсәм дә, ни булыр-ни булмас дип кайттым. Мине көтеп торучы шунда ук политсмейстерга алып китте. Һичбер көттермичә, ул мине кабул итте. Әллә нинди йомшак сүзләр сөйләп, үзенең һичбер гөнаһы булмаганны әллә ничә мәртәбә кабатлап, миңа губернаторның Казаннан сөрелүем хакындагы кәгазен укыды. Миңа шул карарны ишетүем һәм үз ризалыгым берлә Казаннан чыгып китүем хакында кул куярга кушты. Мин, губернаторның бу карары мин Архангельдә сөргендә вакытта булган булуын алга сөреп, моны канунсыз таптым, кул куймадым. «Кайчан китәсез, кая китәсез» хакында да, “Эшләрем беткәч китәм, Казанда торырга ниятем юк”, – дидем. Политсмейстерның минем берлә каты мөгамәлә итәсе килми төсле күренә иде. Мин, шуннан файдаланып: «Казанда җиде ел булганым юк, минем әллә никадәр китап эшләрем бар. Сезнең кешенең икътисади эшенә катышырга хакыңыз юк. Мин хәзер Думага телеграмм бирәм», – дип шапырындым. Ахырдан политсмейстер берлә өч көн эчендә Казаннан чыгарга килештек.
Без шул көннәрдә яңа гәзитә чыгару хакында сөйләшеп ятканга, мин Казаннан китә алмый идем. Иптәшләр Услонга чыгып бүлмә алдылар, мин шунда күчтем. «Ил» гәзитәсен чыгару турында карар ясадык. Җәйне илемездә хәл җыеп үткәрер өчен мин Уфага киттем. Ләкин мин барып җиткәнче, инде анда жандармнар мине килдеме-юкмы дип сораша башлаганнар иде. Уфадан Мәкәрҗәгә чыгып, көзен «Ил»не чыгарыр өчен Петербурга барып йирләштем. Петербур пайтәхет булганга, анда политса законга ригая итә вә бераз матбугатка иркенлек бар иде. Аннан үзем дә Казанда, Уфада бик куркынычлы революцияче саналсам да, Петербурда минем кебекләрнең меңнән берсе генә идем. Шуңар күрә Петербур сайланган иде. Баш мөхәррире – мин, бергә эшләүче иптәшләрем – Фуад Туктар, Шакир Мөхәммәдъяр, Хөсәен Әбүзәр, Нәҗип Гасрый 10 вә Ләбиб Сәлимнәр булачак иде. Илдән язып торыр өчен бик күп кешедән сүз алган иде. 1913 ел, 22 үктәбердә «Ил»нең беренче саны чыкты. Ләкин басыла торган матбага бик ярлы иде. Иркенләп китә алмый идек. Атнага өчтән үтә алмый идек. Шулай да һәр номер саен «Ил»нең урыны ныгып килә, таралуы күбәя, матбугатымызда хөрмәтле бер урынны ала килә иде. «Ил»дә язышуны бик күп кеше бер шәрәфле эш итеп саный иде. Илемезнең бөтен почмагыннан мәкалә, шигырь берлә күмәләр иде. Алган юлымыз һаман шул радикал милләтчелек булса да, тартышучылыгымыз батыраюсыз, тавыш-туышсыз бер юлга төшкән иде. Ләкин хөкүмәт монда да бер нәрсә тапты. Тагын безгә дикъкатен җәлеп итәргә башлады. 14 нче сандагы «Әй, татар» дигән бер шигырь өчен гәзитәнең шул номерын басты һәм 350 сум штраф түләргә йә өч ай ятарга ясады. Финляндия татарлары штрафны түләп, мине төрмәдән коткардылар11.
Шул юлда дәвам итеп килгәндә, Дөнья сугышы башланды. Бөтен гәзитәләр цензурага табигъ тотылды. «Ил» мәшһүр төрек-татар дошманы булган профессор Смирнов карамагына бирелде. Аның татар матбугатына дошманлыгының һичбер иге-чиге юк иде. Мине шәхсән ни өчендер Русиягә фәүкылгадә зарарлы бер кеше дип таный иде. Төрекләр хакында һичбер яхшырак хәбәрнең керүен теләми, Әнвәр пашаның12 исемен зикер итүне мәнгы итә иде. Гәзитәне җыелып беткәч кенә укырга китерергә куша иде. Цензор астындагы беренче санның яртыдан артыгын кызыл кара берлә сызды. Рус гәзитәләрендәге рәсми хәбәрләрне дә җибәртмәде. Шуңар күрә гәзитә вакытында чыга алмады, икенче мәртәбә җыйдык. Аның да яртысын сызды. Мең бәла берлә өченче мәртәбә җыеп чыгардык. Ләкин «Ил» үзлеген бөтенләй югалткан иде. Гәзитәнең болай дәвам итә алмаячагын уйлап, аны Мәскәүгә күчерергә карар иттек. Петербурда Исмәгыйль бәкнең вафатына13 багышлап, сәясәттән, сугыштан һичбер бәхәс итмәгән 40 нчы санны чыгарып, Мәскәүгә күчүемезне игълан иттек.
Мин Мәскәүгә, барып гәзитәнең рәсми ягын юлга салырга керештем. Монда безне тагын бер бәхетсезлек каршы алды. Мәскәү шәһәре башлыгы: «Ил» дигән гәзитә инде Петербурда Гаяз Исхаков дигән кешенең гәзитәсе булып чыга. Шуңар күрә сезгә, Исхак Гаязовка рөхсәт бирә алмыймыз», – дип җавап кайтарды. Петербурда гәзитә чыгаручы үзем икәнлекне вә шул гәзитәне монда күчерергә теләгәнлегемне аңлатканча һәм эшләрне яңадан каратканча ике-өч ай вакыт үтеп китте. Тик 1914 елның 14 ноябрендә генә беренче санны чыгара алдык. Монда цензор бер әрмәни иде. Үзе казанчаны рәтләп аңламаса да, беләм дигән дәгъвада вә белмәвен яшерергә тырыша иде. Үзе Шәрекъны сөюче, йомшак табигатьле, яхшы кеше иде. Безнең сәркатиб Нәҗип Гасрый берлә бик килешәләр иде. Аңа ышана иде. Нәҗип тә аның курыккан йирләрен белеп алганга, мәкаләләрдәге андый кытыршылыкларны үзе төзәтә иде. Мәскәүнең Казанга якын булуы да «Ил»нең анда күп таралуына сәбәп була иде. «Ил»нең контор эшләрен йөртүче Габдулла Сәгыйть тә үз эшен бик яхшы итеп куйган иде. Шуның өчен «Ил» мәгънәви вә матди яктан да көннән-көн ныгый бара иде.
Фикер ягыннан «Ил» иске вакытта «Тәрҗеман» тоткан, бөтен төрек кабиләләренең уртак гәзитәсе урынын алып килә иде. Кавказ гәзитәләре «Ил»дән бик күп мәкалә күчерәләр, Төркестан бик күпләп укый, Кырым бик күп мәсьәләләрдә «Ил»нең авторитетына мөрәҗәгать итә, Идел буе һәм Себер «Ил»гә милли кыйбланамә күк карый иде. Гәзитә дә, үзенең вазифасы киң булганны аңлап, шуны үтәр өчен тырыша иде.
Кавказ җәбһәсендә төрекләр, Сары камышка һөҗүм итеп җиңелделәр. Алар чигенгәч, төрекләр ягыннан күтәрелгән аҗарлар (гөрҗи мөселманнары)ның йортлары, йирләре казаклар һәм әрмән күңеллеләре тарафыннан таланды. Йөзләрчә авыллар яндырылды. Меңнәрчә кешеләр, хатын-кыз, бала-чагалар кылычтан кичерелде. Сары камышта әсир төшкән төрек гаскәре кышкы суыкта, ягылмаган товар вагоннарында атналар буе азыксыз, киемсез Себергә озатыла башланды. Юлда туңып үлүчеләрнең саны меңнәргә тулды. Болар барысы да колактан-колакка хәбәр булып йөрсә дә, цензор боларны гәзитәдә язарга ирек бирми иде. Аҗар вакыйгасы турында мөселман фракциясе Думага сорау керткәч, без аны Думада сөйләнгән сүз итеп бөтен килеш «Ил»дә басып чыгардык. Бездән алып башка бөтен гәзитәләр яздылар. Төрек-татар дөньясында зур милли хис кузгалды. «Ил» таланган аҗар мөселманнарына ярдәм җыю дәфтәре ачты. Моның өчен Идел буе үзе генә ярты миллион сумнан артык акча җыйнады. Аҗар мәсьәләсенең болай бөтен Русия мөселманнарының мәсьәләсе булып китүен Кавказ әрмәниләре һәм руслар яратмадылар вә, шуның сәбәпләрен эзләп бара-бара, «Ил»гә килеп җиттеләр.
Кавказның вали гомумисе граф Воронцов-Дашков дахилия министрына «Ил» өстеннән зарланып кәгазь күндерде. Министр Мәскәү шәһәре башлыгына «Ил» хакында тәдбир алырга кушты һәм 1915 елның 27 мартында 87 номердан «Ил» гәзитәсе туктатылды.
Миңа яңа гәзитә чыгарырга рөхсәт бирмәделәр. Ул вакытларда мәрхүм полковник Равил Сыртлановның мәктәп иптәше шәһәр башлыгының могавины иде. Мәсьәлә аңа аңлатылгач, ул Равил әфәндегә: «Гаяз Исхаковка һичбер төрле гәзитә чыгарырга рөхсәт бирелү ихтималы юк; башына бәла килмәсен дисә, үзе Мәскәүдән китеп торсын», – дигән иде.
Бу вакытлар без, бөтен татар матбугатын милли мәсьәләләрдә бер эздән алып барыр өчен, матбугат әһленең яшерен съездын ясарга йөри идек. Мин шуның артыннан киттем. Казанга, ачыктан-ачык керергә хакым булмаганга, качып кердем. Анда берничә җыелыш ясап, шул фикерне мөзакәрә иттек һәм бер вакыт билгеләдек. Ләкин безнең җыелышларыбызда, мөхәррир сыйфаты берлә, Хәнәфи Кайбишев та була иде. Ул боларның барын да жандармга хәбәр итеп торган һәм минем һәр адымымны политсә тикшереп торган. Минем боларның берсеннән дә хәбәрем булмыйча, Кавказ, Кырым һәм Идел буе гәзитәләре берлә языша вә шул мәҗлесне булдыру юлында кирәкле тәдбирләрне корып ята идем. Языша торгач, шундый бер җыелышның кирәклеге хакында фикердә бер берлек туды. Хәзер шул җыелышка ярарлык бер урын һәм аны яшерен тотар өчен уңайлы бер вәсилә табу эше генә калган иде. Бу сылтау да үзеннән-үзе килеп чыкты. Безнең иптәшләрдән Шакир Мөхәммәдъяров, шул вакытларда дарелфөнүнне бетереп, өйләнергә җыена иде. Ул матбугатта эшләүче булып шактый танылган булганга, аның туена төрле җирләрдән башка мөхәррирләрнең килүе бер дә гайре табигый күреләчәк түгел. Урыны да бу өлкәләр өчен урта бер җир булган Саратау шәһәре иде. Шакир Мөхәммәдъяровның никах мәҗлесенә чакырылган дәгъвәтнамәнең безнең матбугат җыелышы өчен дә булганын аңлатып, гәзитәләрнең баш мөхәррирләренә хатлар яздым. Алынган җаваплардан җыелышның көз көне булуы муафиграк табылганга, туй да көзгә кичектерелде.
Мин, җәй көнен Уфа кымызханәләренең берендә үткәреп, вакыты җитү берлә Мәкәрҗәгә киттем. Мәкәрҗә ул вакытларда безнең Идел буеның гына түгел, Төркестан, Кавказ вә Кырымның да бик күп аңлы сәүдәгәре, җәмәгать эшчеләре җыела торган урын булганга, барыбыз өчен дә уртак булган эшләр турында сөйләшер өчен бик уңай бер җир иде. Шуның өчен мин һәр ел бер-ике атнаны Мәкәрҗәдә үткәрүне үземнең планыма керткән идем. Быел «Сәйяр» труппасы да анда «Мөгаллимә»не куярга теләгәнгә, аны да күрермен дип уйладым.
Мәкәрҗәгә килеп, берничә көн торырга өлгермәдем, берәү өстән хәбәр биргән булганга, жандарм өемә килеп тентү ясаган вә мине өйгә кайткач та кулга алу, дусларымнан берсе килеп, мине саклап торулары турында хәбәр бирде. Мин дә, өйгә кайтмыйча, танышларның берсенә барып кундым. Икенче көнне театрда минем әсәрем куелды. Бик күрәсем килсә дә, барсам мөхәкъкак политсә тотар дип уйлаганга, барырга батырчылык итә алмадым, аның бер зур труппа тарафыннан уйналуын күрүдән мәхрүм калдым. Чынлап та, театрда политсә кешеләре мине көткәннәр һәм белеш-танышларымнан сораштыргалаган булганнар икән. Мин, Мәкәрҗәдә эшләргә дип уйлаган эшләремнең берсен дә эшли алмый, күрәсе кешеләремне күрә алмый, өч-дүрт көн вакыт үткәрдем. Бөтен тырышуларга карамастан, политсәдән канәгатьләнерлек мәгълүмат ала алмаганга, дусларымның киңәше берлә Мәкәрҗәдән китәргә булдым. Идел пароходларында мине танучыларның бик күп булачагын уйлап һәм политсә каравылына очрамас өчен, мин бер кечкенә Уфа Иделе пароходы берлә Мәкәрҗәне ташладым. Бүлмәмдә бөтен әйберләрем, бөтен кәгазьләрем берлә бергә үткән ел гына алган паспортым да калганга, мин тагы паспортсыз хәлгә төштем.
Матбугат җыелышы якынлашкан һәм соңгы чакырулар җибәрелгән иде. Саратауда Шакир Мөхәммәдъяров моның өчен кирәкле булган хәзерлекләрне күреп ята иде. Мин дә Саратауга киттем. Билгеләнгән көннән берничә көнгә элек Кавказдан килә алмаулары һәм Кырымнан җыелышның бөтен карарларына разый булуларын белдергән мәктүпләр алынган иде. Шуның берлә җыелыш үзеннән-үзе бөтен Русия мөселман матбугаты җыелышы төсен югалтачак иде. Идел буе матбугатыныкы гына булса да, бер дә булмауга караганда яхшырак булачак иде. Көн җитте, килүче булмады. Никах көнне никах котлап җибәрелгән телеграмнарда дүрт-биш көн соң Самарга чакырылган идек. Шакир әфәнде никахтан соң Әстерханга таба сәяхәткә китте. Мин, иптәшләрне эзләп, Самарга юнәлдем. Анда китүемнән төрле йирләргә телеграмнар бирдем. Көз вакыты булганга, Идел өсте томанлы иде. Төн буе пароход бик акрын барырга мәҗбүр булды. Шуңар күрә вакытында Самарга барып җитә алмады. Мин инде билгеләнгән урында берәүне дә таба алмадым. «Икътисад» мәҗмугасы мөхәррире Фатих әфәндене14 дә өйдә туры китерә алмыйча, аны иртәгә эзләргә булып, бер отельгә кереп кундым. Икенче көнне мәсьәлә ачылды: «Вакыт» мөхәррире килеп, Самарада өч-дүрт сәгать торып, тагы китеп барган. Казаннан, без бара алмыймыз, үзеңез килеңез, дигән телеграм мине көтә иде. Мин, Казанга барып, бер Казан матбугаты берлә генә сөйләшүдән зур нәтиҗә булмаячагын уйлап, Казанга керергә хакым да булмаганга, Идел буе шәһәрләрендә туңып, өшеп йөреп, тагын Мәскәүгә кайтып киттем.
Мәскәүгә дә курка-курка бара идем: янымда әйберләрем калмаган, кулымда паспорт юк, Мәскәүдә кайда тору, ничек яшәү дә бер зур мәсьәлә иде. Ләкин алдагы эш шунда барырга куша иде. Мәскәүдә агай-эне арасында дуст-иш күп булганга, анда-монда кунып йөрү, әлбәттә, мөмкин иде. Ләкин мин яңа гәзитә чыгару планы берлә килгәнгә, миңа тынычлап утырып эшли ала торган бер йир кирәк иде. Килер-килмәс, былтыр торган өемә бардым. Бүлмәм буш иде. Мине кабул иттеләр. Дворник мине таныганга, паспорт сорамады. Мәсьүл мөхәррире итеп Габдулла Сәгыйдне күрсәтеп, «Сүз» гәзитәсенә гариза бирдек. Безнең әле наширымыз юк иде. Үземә бирмиләр, башкалар исә штраф-фәлән килсә, башыма бәла булыр дип куркалар иде. Шул көннәрдә кавказлы мөхәррирләрдән Әхмәд Саликай (Салихов) бер мәкаләсе өчен ике ел Мәскәү төрмәсендә утырып чыккан иде. Аның хөрмәтенә безнең яшьләр бер мәҗлес ясадылар. Мин шунда беренче мәртәбә Әхмәд берлә таныштым. Аңа мәсьәләне аңлаттым. Ул: «Мин хәзер генә төрмәдән чыктым, анда торуның юлларын беләм, тагын керермен, мин булыйм», – диде. Аны нашир иттереп, «Сүз»гә рөхсәт алдык (13 декабрь, 1915 ел). Ләкин гәзитәнең эше бөтенләй миндә иде. Габдулла Сәгыйд мәсьүл мөхәррир булса да, минем язуларыма һичбер каршылык кылмый һәм һичбер төрле куркыну күрсәтми иде. «Сүз»нең эшләре бик яхшы китте. Тиз арада гәзитә үз мәсарифын каплый торган хәлгә җитте. «Ил»нең урынын тәмамән тотты.
Бу вакытларда Төркестанның башына бер бәла купты. Рус хөкүмәте Төркестанның сугыштан зарарланмыйча исән-сау калуыннан куркып, аларны да сугыш эченә тартырга карар бирде. Төркестан шәһәрләреннән ярты миллион, казакъ-кыргызлардан ярты миллион халык сугыш хезмәтләренә җыелып алырга тиеш иде. Ул бу турыда һичбер төрле хәзерләнеп-нитеп тормыйча, Төркестан вә дала вилаятьләре губернаторларына аны башкару турында әмер бирде. Җидесу кыргызлары бу эштән баш тарттылар һәм сугыш башладылар. Төркестанның Җизак каласында15 бер ахмак рус мәэмүре, рамазанда ураза халыкны эссе кояш астында җыеп тотып, шулар арасыннан ришвәт бирмәгәннәрне ала башлаган. Шулар эчендә бер фәкыйрь карчыкның угылын да алганнар. Карчык, русның аягына егылып, ялына-ялвара башлаган. Мәэмүр аны мылтыгыннан атып үтергән. Моны күреп кызган халык түрәне өзгәләп ташлаганнар. Башка рус түрәләренә дә бераз эләккән вә берничәсе үтерелгән. Бу вакыйга мәркәзгә фетнә бар дип хәбәр ителә һәм, Җизак шәһәрен «тынычландырыр» өчен, Иванов-Ринов дигән бер вәхши күндерелә. Иванов-Ринов, килеп, Җизакны тупка тота. Качкан халыкны атлы гаскәр һәм очкычлар берлә куып, берничә мең кешене үтертә, шәһәрне талата. Бу кайгылы хәбәр бик тиз Идел буена килеп җитте. Бөтен йирдән бу эшнең тикшерелүе, андагы золымның бетерелүе турында тәдбирләр алыр өчен гәзитәләргә, Думадагы мөселман фракциясенә бик күп телеграмнар килде. Мәсьәлә бик мөһим бер юлга керде. Мин шул турыда сөйләшер өчен Петербурга киттем. Фракция хөкүмәткә мөрәҗәгать итте. Бик күп тырышулар аркасында Төркестанга мөселман вәкилләрдән бер һәйәт күндәрелергә карар бирелде. Котлыкай мирза Тәфкилев16 берлә Төркестанда туган Александр Фёдорович Керенский барырга булдылар. Төркестанлы Мостафа Чокай углы17 Тәфкилевнең сәркатибе булды. Без үз ягымыздан гәзитәмезнең даими язучысы булган хокукчы Шакир Мөххәммәдъяровны кушып җибәрдек. Үзе эше берлә Төркестанга баручы Мәхмүд Терегуловтан да андагы хәбәрләрне язып торуын үтендек. Бер яктан, Төркестан мөхбирләремез андагы хәлдән, икенче яктан, Петербур мөхбиремез Кәрим Сәгыйд хөкүмәт һәм Думада бу мәсьәләнең куелышы турында язып торганга, «Сүз» бу турыда бик күп хәбәр һәм мәкалә басарга тотынды. Русларның Төркестандагы эшләре искиткеч бер вәхшилек берлә эшләнгәнгә, безнең хәбәрләремез һәм мәкаләләремез һәрбер укучының руска каршы булган дошманлыгын кабарта һәм рус тарафдарларының йөзләрен кызарта иде. Төркестан укучысы да үзенең шул кайгысын үз итеп, кайгыртып язган «Сүз»гә дустлыгын арттыра бара иде. Һәр көн Төркестанның төрле шәһәрләреннән гәзитә сораган йөзләрчә телеграмнар килә иде. Бер Ташкент шәһәрендә генә гәзитәне ваклап сатуыбыз биш йөздән меңгә чыккан иде. Төркестанның кайбер шәһәрләрендә «Сүз»нең саны берәмләп биш тиен булдыгы хәлдә, берничә тәңкәләргә чыккан һәм бер йирдә егерме биш сумга да сатылган иде. «Сүз»нең болай Төркестан кайгысын бөтен Русия төрек-татарлары кайгысы итүе, әлбәттә, рус түрәләренең һушына китми иде. Төркестанлыларның үзләренең хакларын сорауда «Сүз» гәзитәсенең мәкаләләрен дәлил итеп күрсәтүләре бу түрәләрнең эчләрен тагын да күбрәк пошыра иде. Боларның барысы бергә җыелып, Төрекстан генерал-губернаторы Куропаткинга барып җитә, вә ул да «Сүз» гәзитәсенең Төркестандагы рус сәясәте өчен зарарлы булуы турында эчке эшләр министрына кәгазь җибәрә. Министр Мәскәү шәһәре башлыгы аркылы 1916 ел, сентябрьдә «Сүз»не яптыра. Без тагы гәзитәсез каламыз. Вакыт бик мөһим булганга, моңа күңел бер дә разый булмый. Шакир Мостаев исеменә тагы «Безнең ил» гәзитәсе өчен рөхсәт аламыз. Ләкин гәзитә чыга башламастан элек, Шакир әфәндене чакырып алып, бик куркытып куялар. Безнең гәзитәгә бер яңа цензор билгеләнә. Бу вакытлар безнең язучыларның күбе гаскәри хезмәткә алынган була һәм минем алдымда лашманга алынган төркестанлыларга ярдәм эшен оештыру мәсьәләсе тора. Бу турыда земсоюзда шул эш берлә шөгыльләнә торган бер һәйәт ясатырга муаффәкъ булдым. Шактый күп иптәшләр берлә бергә шул эшкә керешеп киттем. Гәзитә турында киңәшеп, аны байракны төшермәс өчен генә шулай саклап барырга буламыз. «Ил» берлә «Сүз» цензор каршында бераз онытыла төшкәнчә, артык зур мәсьәләләр күтәрми генә барырга карар итәмез. Шулай итеп, 1917 ел керә. Февраль җитә. Революция башлана. Без яңадан «Ил»гә кайтамыз. Бу юлы безгә ярдәмгә килүче бик күп кеше табыла. «Ил»не чыгаруны Мәскәү мөселман комитеты үз өстенә ала. Аның зур бер матбагасы корыла. Мартның 23 ендә минем баш мөхәррирлегем астында беренче саны чыга.
Беренче мәртәбә вөҗданың ни кушса, шуны язарга, халкың өчен ни файдалы дип төшенсәң, шуны ачыктан-ачык мәйданга куярга юл ачыла. Өч йөз елдан бирле бөтен милли мәсьәләләремез һәр тармагында буылып, читкә кагылып килгән булганга, аларның барысы бердән кизүгә куела. Сәяси тормышымыз бик соң башланганга, бу авыр вә мөһим вакытларда кирәкле булган, сәяси эштә чыныккан кешеләремез җитәрлек булмый. Бу бушлыктан файдаланып, милли мәсьүлиятьнең ни икәнен белмәгән, әллә никадәр авантюрачылар килеп чыга, болганчык суда балык тотар өчен, болай да революция дулкыннары берлә асты өскә килгән тормышымызны болгатучылар көннән-көн күбәя. Суллык мода булып китә. Кичә генә рус түрәсе булып хезмәт иткәннәр, кичә генә рус политсәсенең шәүләсеннән куркып, мич башында ятучылар бердән мәйданга ташланалар. Бу сугыштан соң туган батырлар, озын еллардан бирле килгән милли тартышта бергә булмаганга, халыкның мең төрле авырлыклар берлә тудыра алган милли мәдәниятенең үсүендә аларның катышлары булмаганга, алар өчен тартышу ганганәсен бозу, милли барлыкларны вату бернәрсә дә тормый. Илемезнең бөтен почмагында сулдан сул груплар төзелә, кызылдан кызыл гәзитәләр чыга башлый. Сәяси тәрбиясе җитәрлек булмаган халык арасында аларга иярүчеләр һәр йирдә табыла. Сәяси тәҗрибәле иске җәмгыятьчеләр өстенә шул чуалчык агымнардан халыкны саклау, аларның көчен таратмау бурычы төшә.
Патша заманасында милли сафның иң сул канатында барган «илчеләр»нең бердән урта юлдан китүләре сәяси китешнең төп юлын күрә алмаган халыкның башына сыймый. Ул аптырап кала. Бу хәл үзләрендә бер мәсьүлиять хисе булмаган кешеләргә суны куертырга юл ача. Русларның һәрнәрсәне вату, һәрнәрсәне җимерү чире безнең руслашкан йә рус тәэсиренә төшкән яшьләремезгә дә тәэсир итә. Шулар аркылы бу авыр төрек-татар тормышына сугыла. «Ил» бүген генә туган бер мәсләкнең баласы булмаганга, ул бүген модада булган бер яңалыкның көрәшчесе булып китә алмый. Ул, үзенең бик күп авырлыклар берлә еллар буе салган сукмагын ташлап, озын елларның тәҗрибәсе берлә билгеләнгән кыйбласын үзгәртә алмый. Аның каршында мең бәла берлә корылган милли барлыкны ватмыйча, кырмыйча гына төп теләккә бару юлы тора. Шуның өчен ул инде тәҗрибәсез яшьләр, халкының барлыгы алдында мәсьүлиять тоймаган кешеләргә уң булып кала. Патша заманында аңа уңнан һөҗүм иткәннәр, аны ул вакытта рус императорлыгы өчен зарарлы дип тапканнар, бүген аңа сулдан һөҗүм итәләр. Аның юлын революция өчен зарарлы итеп күрсәтәләр. Ләкин халкыбызның зур бер өлеше үзенең ганганәсенә садыйк кала. Ул төлке тоттым дип бүрекне утка ягучылар берлә бергә бармый. Үзенең тәҗрибәсе булмаса да, йөрәк берлә аңлап, иске җәмәгатьчеләр артына тагыла. Халык, революция исерүеннән айнып, төзү-кору юлына керүнең кирәклеген хис итә. Менә бу юлдан һичбер уңга-сулга тайпылмый бара торган матбугат бик зур урын тота.
Безнең халык үзенең бер милләт булып яшәве өчен кирәкле булган мөәссәсәләрне тудырып, корып бетерергә өлгерми, русның җимерүче көчләре җиңә, аның иң сул агымнары хуҗа булып китә. Һәм Русиянең идарәсе большевиклар кулына төшә. Идел буеның оешмалары төзелеп бетмәгәнгә, андагы безнең халык әле дилбегәләрне үз кулына кертеп бетермәгәнгә, ул, фин һәм эстоннар кебек, Русиядән аерылу юлына баса алмый. Аның әле рус демократиясенә булган ышанычы бетеп җитмәгәнгә, ул устав көче берлә большевиклардан котылырга тели һәм үзенең милли көчләрен милли байрагы ягына җыярга керешә.
Ләкин көннән-көн куәтләнә барган рус башбаштаклыгы һәм аның артыннан киткән аңсыз татар яшьләре бу эшне бик авырайта. «Ил» бик зур көч берлә большевиклыкка каршы сугыш ача. Татар-башкорт большевикларының эч-йөзен ачып биреп, аларның халык каршындагы нигезләрен җимерә. Ләкин алар, инде үз халкыннан көч таба алмауларын белеп, русларга таяналар. Рус большевик көче берлә милли оешмаларны җимерергә тотыналар. Милли гаскәрләремезне эчтән-тыштан бозалар. Милли идарәләрне талыйлар. Милли матбугатны ябалар. «Ил» аларның тәэсиреннән читтәрәк торган Мәскәүдә булганга, ул тартышуында дәвам итә. Татар большевиклары, русларга ялынып-ялварып, «Ил»не яптырырга һәм аны чыгаручыны революция трибуналына бирергә карар чыгарталар. 1918 елның 11 апрелендә «Ил»не ябу турында большевик декреты игълан ителә, аның баш мөхәррире Гаяз Исхакый мәхкәмәгә тартыла, матбагасы алына. 15 айлар чамасы дәвам итеп, 138 сан чыккач18, «Ил» рус хөкүмәте тарафыннан ябыла. Миңа матбагага аяк басарга да ихтыяр бирмиләр. Ташкент каласында политсә хезмәтендә булган, революциядән соң халыкның теләве берлә ябылган, хәзер большевик булып өлгергән бер имансыз мишәр солдаты аның комиссары булып билгеләнә. «Ил» гәзитәсе өчен хәзерләнгән кәгазьгә большевик гәзитәсе басыла башлый. Минем үз әдәби әсәрләрем өчен хәзерләнгәннәренә большевик китаплары басылырга тотына.
Озак үтми, Идел буенда чех хәрәкәте башлана. Бу бөтен Идел буеның демократиясен хәрәкәткә китерә. Безнең большевиклар тараткан Милли Идарәмез яңадан туып эшкә керешә. Большевик хөкүмәте Милләт Мәҗлесе вәкилләре сыйфаты берлә безнең берлә мөзакәрәгә керә вә Милли Идарәнең яңадан ачылуы, аның ябылган әгъзаларының кире бирелүе турында безгә сүз бирә. Ул боларның берсен дә үзе теләп түгел, хәле авырлыктан, шуңа мәҗбүр булганлыктан гына эшли иде. Без, моны бик яхшы белгәнгә, аңа ышанмый һәм үз эшемездә дәвам итә идек. Менә беркөн безнең үз большевикларымызның минем мәхкәмәне кызулатып йөрүләрен ишеттем. Алар мине үз көчләре берлә тотып алырга рус большевикларыннан рөхсәт алган булганнар. Ул вакытларда берәр кешене кулга алганда, мәхкәмәгә илткәндә, кача башлады дип, бернисез атып үтерүләр гадәт хөкеменә кереп киткән иде. Минем турымда да шул планның эшләнәчәгеннән дусларым хәбәр бирделәр. Мин ун еллар буена русның кара патшасы берлә тартышудан сау-сәламәт алып чыккан башымны әллә нинди бер большевикның ихтыярына тапшырырга разый була алмый идем: мәхкәмәгә чакырып китерелгән кәгазьне алмыйм, өемнән качам. Большевикларны бөтен Мәскәүне кубарып мине эзләүләрендә калдырып, бер ялган кәгазь ясатып алам да, Мәскәүнең зур бер вокзалыннан комиссарларга махсус беренче класс вагонга утырып, илгә таба сәфәр итәм. Бик күп авырлыклар берлә Казан – Нижний арасындагы сугыш сафын кисеп, Казанга барып керәм.
Казан большевиклардан өч-дүрт көн генә элек алынган булганга, халыкның зур бер өлеше читкә һәм авылларга таралган иде. Идел өстендәге күпер әле һаман большевиклар кулында булганга, алар бертуктамый Казан өстенә очкычлардан бомба ташлап торганга, анда тынычлык йирләшә алмый иде. Бу вакытларда Самарда Дәүләт мәҗлесе әгъзалары комитеты җыелган, алардан бер хөкүмәт төзелгән, һәм безнең иптәшләрдән дә берничә кеше алар берлә бергәләшеп эшкә тотынганнар иде. Без Фуад Туктар берлә бергә Самарга китәмез. Мин анда бару берлә Идел-Урал төрек-татарларының илчесе сыйфаты берлә бер бюро корам. Башка йирләрдән дә Самарга милләтчеләр җыела башлый. Шул арада безнең татар гаскәре команданнарыннан полковник Әкрәм Биглов19 бер татар әфисәре берлә хөкүмәт берлә сөйләшер өчен Самарага килә. Ул, Бәләбәйдә җыелган унике мең татар егетен аерым бер гаскәр бүлеге итеп, Казанны большевиклардан саклау өчен бирүне һәм аларга кирәк булган корал берлә коралландырырга ярдәм итүне сорый. Комитет озын мөзакәрәдән соң Казанны татар гаскәре кулына бирергә курка, аларны коралландырырга разый булмый. Бу мәсьәләгә без дә катышамыз. Ләкин русларга Казанны саклауның әһәмиятен аңлата алмыймыз.
Шул араларда Уфада болшевикларга каршы аякланган бөтен оешмаларның уртак хөкүмәт кору турында киңәш мәҗлесе булачагы игълан ителә. Безнең Милли Идарә дә анда булганга, без дә Уфага китәмез. Ләкин без барып җитәр-җитмәс, Казанның яңадан большевиклар кулына керүеннән хәбәр алына. Вәкилләр килеп өлгерә алмаганга, Дәүләт киңәш мәҗлесе билгеләгән вакытында ачыла алмый. Хәзерлек тәмам булганда гына, большевиклар Чиләбе – Уфа тимер юлын кисәләр. Юлны кире алыр өчен, казачийлар берлә бергә бер татар алае җибәрелә. Татарлар һөҗүм итеп, большевикларны куып киткәч, аларның бер канатын саклап барырга тиеш булган казачийлар, сафны буш калдырып качалар. Татар алае большевиклар эчендә кала һәм, бик каты сугыштан соң яңадан кисеп чыкса да, аның бер өлеше большевик кулына төшәргә мәҗбүр була. Болар арасындагы бөтен татар әфисәрләрен большевиклар кыйнап үтерәләр. Большевиклар качкач, яңадан Уфага китерелгән бу җиде-сигез әфисәрнең йөзләре, битләре эштән чыгарылып ташланган булганга, кардәшләре тарафыннан көчкә генә танып алыналар. Бөтен Уфа мөселманнарында бу вәхшәт бик зур тәэсир калдыра. Бик зур матәм эчендә бу шәһитләр бер җеназа берлә бер кабергә күмеләләр.
Шундый ук хәл башка йирләрдә дә була. Большевиклар Самарга һөҗүм башлагач, Сызрань ягыннан күперне саклау өчен, татар-башкорт алае җибәрелә. Алар зур бер каһарманлык берлә саф тоталар. Берничә көн сугышканнан соң, икенче кулдагы рус гаскәре боларга һичбер хәбәр итмичә кача. Болар үзләренең дошман ягында киселеп калганнарын күрәләр дә, икенче якка чыгар өчен, Иделгә ташланалар. Ләкин боларның бик аз өлеше генә большевик угыннан котыла ала. Бу вакыйгалар рус командасы берлә татар гаскәре арасында ышанычны киметә. Татар Гаскәри шурасы, татар-башкорт гаскәрен бер орду итеп аеру вә, ул баш команданга табигъ булса да, үзенең сугыш эшендә аерым бер җәбһәне тотып, аерым хәрәкәтләр ясарга ирекле булу нигезендә бер низамнамә ясый һәм шуны тасдыйк иттерү тәшәббесенә керешә. Ул вакытларда гаскәрнең зур бер өлеше безнең татар-башкортлардан торганга, командан моңа бик теләми генә булса да разый булырга мәҗбүрият хис итә. Ләкин ул вакытларда башкорт гаскәренең башында булучылар казачийлар генералы Дутовның баш команданлыгын тасдыйк иткән бер могаһәдә ясаган булганга, алар бу иттифакка кермиләр. Татар Гаскәри шурасы ялгыз кала. Бу ике арадагы килешә алмауны күргән рус гаскәри даирәсе низамнамәне тасдыйк итүне кичектерә, һәм безнең гаскәри тәшкиләтемез һаман эшләнеп бетмичә, берничә татар алае көенчә генә калып тора.
Киңәш мәҗлесенә Милли Идарә, Төркестан, Алаш Урда, башкорт вәкилләре киләләр. Уфа болай да качаклар берлә бик тулганга, вәкилләрнең тынычлап яшәүләрен һәм бергә торуларын тәэмин итәр өчен, Милли Идарә «Госмания» мәдрәсәсен хәзерли. Уфа ханымнар комитеты аларны ашату-эчертү эшен оештыруны үз өстенә ала. Утыздан артык вәкил шул юл берлә урнаштырыла. Дәүләт киңәш мәҗлесендә бер көч булып хәрәкәт итәр өчен, үзара киңәш мәҗлесе ясала. Без, Милли Идарә кешеләре, бер яктан йорт хуҗалары, икенче яктан шул берлекне тудырырга тырышучы булганга, арада аңлашылмауларның чыкмавына бик нык дикъкать итәбез. Уртак хөкүмәт ясау комиссиясенә казакъларның лидеры Галиҗан Бүкәйханны20 кабул итәмез. Уртак хөкүмәттә урыннар бүлешкәндә дә үземезне бер итеп күрсәтеп, хөкүмәттә ике урынны сорыймыз. Бу Дәүләт киңәш мәҗлесе бер кечкенә парламент кебек даими эшли торган бер мәҗлес булып баруы кабул ителгәч, без, бөтен вәкилләр бергә барсыннар өчен, төрек-татар фракциясе астында берләшүне кабул итәмез.
Без, төрек-татарлар, үз арамызда никадәр тиз аңлашып өлгерсәк, рус партияләре шулкадәр озак сатулашалар иде. Бигрәк тә аларның монархистлары берлә демократлары һичбер төрле фикергә килә алмыйлар, көннәр буе комиссияләрдә моназарәләрен дәвам иттерәләр иде. Ахырдан киңәш мәҗлесе Директория сайлап тәмам була. Тик монархист русларга бик зур урыннар бирелгән булганга, бездән берәү дә мәмнүн калмый. Демократлар безгә бирелгән бөтен вәгъдәләрне тутырырга сүз бирәләр. Тик инде яңа карарларга вакыт калмый. Большевиклар Бөгелмәне алалар, ике яклап Уфага таба йөри башлыйлар. Татар гаскәре Дәүләкән җәбһәсен сакларга китә. Башкорт алае Оренбурны сакларга тиеш була. Уфаның үз хәле авырая. Милли оешмаларны башка йиргә күчерергә ихтыяҗ туа.
Милли Идарә җыелышында Дини Идарәне икегә бүлеп, берсен Чиләбедә мөфти Галимҗан әл-Баруди янына ике казый кушарга, икенчесен Уфада Риза казый Фәхретдин рәислеге астында калдырырга карар итәмез. Үземез яңа мәркәз итеп Себернең мөселманы күп шәһәрләреннән Кызылҗарны сайлыймыз. Учредительный собрания әгъзалары үзләренең даими җыела торган урыннары итеп Екатеринбург шәһәрен кабул итәләр.
1918 елның көзендә без, барымыз да илемездән аерылып, Себергә күчәмез. Уфада вакытта анда чыга торган гәзитәләр безнең берлә бер мәсләктә дәвам итеп килгәнгә, анда яңа бер гәзитә коруның кирәге хис ителми иде. Ләкин Себердә (Томск шәһәрендә) бер кечкенә генә гәзитә булса да, Кызылҗарда бернәрсә дә булмаганга, анда бер гәзитә кору кирәкле табылды. Себернең үзендә хәреф һәм хәреф җыючылар да табылмаячак булганга, моның өчен Уфа яки башка берәр йирдә булган матбагаларның берсен күчерергә кирәк иде. Уфадан күчәргә теләүчеләр күренми иде. Фуад Туктар, шул эшне күздә тотып, Самарга соңгы баруында Самар Милли Идарәсенең Казаннан китерткән хәрефләрен сатып алып кайтты. Без дә, аларны үземез берлә бергә алып, Себергә юлга чыгамыз. Юл өстендә Чиләбедә берничә көн туктарга туры килде. Чиләбе Милли Идарәсе безне зур бер хөрмәт берлә каршылап, Милли Идарәне Чиләбедә калдырыр өчен бик тырышса да, бердән, Чиләбе фронтка якын булганга, икенчедән, Себер татарлары берлә мөнәсәбәтне тотар өчен дә Кызылҗар яхшырак төсле күренгәнгә, без беренче карарымызда каламыз.
Кызылҗар Милли Идарәне зур бер шатлык һәм хәзерлек берлә каршы алды. Безнең барымыз өчен дә урыннар хәзерләнгән, мөсафир булачак өйләр билгеләнгән иде. Милли Идарәнең эш урыны зур мәдрәсәләрнең берсе булган «Яшел мәдрәсә» тәгаен ителгән иде. Без гәзитәчеләр дә, үзара җыелышып, бер гәзитә чыгарыр өчен хәзерлек күрергә тотындык. Кызылҗарда бер-ике рус матбагасы булса да, алар бик кечкенә иде. Кирәк булган кәгазьне табу да бик авыр иде. Шуның өчен эшне бер юлга салып җибәрер өчен әллә никадәр вакыт һәм көч сарыф итәргә туры килде. Боларның барысын да тәмамлап, «Маяк» исемендә бер гәзитә21 чыгарырга булып, хәреф җыя башларга вакыт җитте. Безнең хәрефләр Самардан Уфага, Уфадан Кызылҗарга йөртелгәндә, хәреф капчыгы тишелеп, юлда бик күп хәрефнең акканы мәгълүм булды. Безнең телемездә бик күп куллана торган каты «х» бөтенләй югалып беткән иде. Шуңарга мәкаләләр җыела башлагач та, бик зур авырлыклар туды. «Халык» дигән сүзне «милләт» сүзе берлә алыштырырга, башка җитешмәгән хәрефләр урынына шул хәрефкә якын хәрефләр куярга туры килде. Ләкин кайбер сүзләрдә мондый алыштырулар һичбер төрле юл берлә мөмкин булмаган урыннарда бөтен җөмләләрне үзгәртергә мәҗбүр була идек.
Шулай итеп, мең мәшәкать берлә 1918 елның 7 декабрендә «Маяк»ның беренче саны чыкты. Мин баш мөхәррире идем. Язучылар Фуад Туктар, Гомәр Тәңреколый22, Бари Баттал23, Закир Кадыйри24 һәм башкалар иде. Гәзитә үзенең чыгуы берлә без көткәннән дә артыграк тәэсир ясады. Себернең җанлы сүзгә сусаган төрек-татар дөньясы аны бик зур шатлык берлә каршы алды. Ул бик тиз вакыт эчендә Себернең иң күп укыла торган, милли юлның маягы булып бара торган бер гәзитә урынын алды. Ул Себернең тормышын җанландырды.
Минем өстемдә гәзитәчелектән башка вазифалар да бар иде. Милләт мәҗлесе тарафыннан солых мәҗлесенә иштиракь итеп, үземезнең милли максатларымызны булдыру, аларны таныту өчен бер һәйәт сайланган иде. Бу һәйәткә сайланучылар Фатих Кәрими, Әхмәд Салихов һәм мин идем. Фатих әфәнде Оренбурда бүленеп калды; Әхмәд Салихов Кавказга китеп югалды. Мәйданда мин ялгыз гына калдым. 11 ноябрьдә Дөнья сугышы бетеп, мөтарәкә игълан ителде һәм солых мәҗлесенең вакыты билгеләнде. Без үземезнең теләкләремезне бәйнәлмиләл төстә хәл иттерер өчен, ничек кенә булса да шул мәҗлескә катышырга мәҗбүр идек. Солых һәйәтенә дип Милләт Мәҗлесе тарафыннан билгеләнгән 25 мең сум алтын акчамыз большевик тарафыннан Уфа банкасыннан таланган иде. Шулай итеп, солых һәйәтенең бөтен барлыгы бер куркыныч астында калган иде. Ләкин аны кору һәм тиешле йиренә күндерү бер милли вазифа иде. Мин Себер мөселманнарына мөрәҗәгать итеп, солых һәйәтенә акча җыю турында «Маяк» гәзитәсендә бер ачык хат бастым. Һәр йирдә ярдәм җыяр өчен шәһәрләрдәге милли идарәләр янында аерым комиссияләр ясауны үтендем. Мәркәзи Милли Идарә янында шуның өчен бер аерым комиссия ясап, Себердәге бөтен милли идарәләргә мөрәҗәгать иттек. Ачык хат һәркайда яхшы тәэсир ясады. Һәр йирдә акча җыела башлады. Шуны күреп, Милли Идарә, минем яныма тагын берничә иптәшләр сайлар өчен, Себернең җәмәгать хадимнәреннән, шәһәр милли идарәләреннән бер конгрә җыярга карар бирде.
Ул вакытларда Себердәге демократия әгъзалары монархистлар тарафыннан кулга алынып, Себер хөкүмәте башына адмирал Колчак менеп утырган һәм үзенең әйләнә-тирәсен рус монархистлары берлә тутырган иде. Бу яңа хөкүмәт бу турыда безнең Диния нәзаратымыз берлә һич хәбәрләшмәстән, үзеннән-үзе бер солдатны баш хәрби мулла итеп билгеләп, шуның аркылы безнең Милли Идарәгә һәм Диния нәзаратенә каршы тартыш ачкан иде. Солых һәйәтенең корылуы Колчак хөкүмәтенең ачуын тагын да ныграк китерәчәк булганга, андый-мондый аяк чалуларга очрамас өчен, миңа шул һәйәт эше берлә ерак Шәрекъка таба китү мөнасиб күрелде. Мин, Омск шәһәрендә йирләшкән Алаш Урда әгъзалары берлә шул турыда сөйләшергә дип, Омск шәһәренә кердем. Андагы татарларны җыеп, мәсьәлә турында бер мәгъруза укып, һәйәт өчен акча җыя башладым. Казакъ кардәшләремез, сөйләшеп, киңәшеп, безнең арттан хәбәр бирәчәк булып калдылар. Мин, Омскидан Томскига, аннан Ново-Николаевскига һәм Иркутскиларга кереп, һәрберсендә һәйәтнең безнең өчен булган әһәмияте хакында мәгърузалар укып, Харбинга таба юнәлдем. Һәрбер очраган шәһәремдә андагы агай-энеләр зур бер хөрмәт берлә каршы алып, һәйәт эшенә көтелгәннән артык ярдәмдә булындылар. Янымда шактый акча җыелды. Бу вакытларда юллар бик чуалчык булганга, һәр йирдә кайсы «кызыл», кайсы «ак» дигән талаучылар йөргәнгә һәм алар тимер юлларны талау дәрәҗәсендә мылтыклы, пулемётлы, хәтта туплы булганга, юллардан үтү бик хәвефле иде. Бигрәк тә акча берлә йөрү бик куркынычлы иде. Шуның өчен мин Томскидан ук акчаларны йөртү өчен бер татар егете алдым. Ул, миннән аерым йөреп, Иркутскига кадәр җыелган акчаларны туплап китерде.
Ул вакытта Себердә өч төрле акча йөри иде. Берсе – «Николай», икенчесе – «Керенский», өченчесе – «Колчак». Боларның кыйммәтләре дә өчесенеке өч төрле иде. «Колчак» акчасы араларында иң түбәне булса да, халык кулында булган акчаның иң күбе шул акча булганга, миңа бирелгән ярдәмнәрнең дә иң зурысы шул «Колчак» кәгазьләре иде. Иркутскида мәрхүм Шәйхулла Шәфигуллин өендә бу акчалар турында киңәш ясадык. Анда, алтын күп йир булганга, алтын алырга мөмкин булуын сөйләделәр. Ләкин Шәйхулла абзый, юлдагы каракларның һәм бигрәк тә Манҗур стансасында хөкүмәт булып, гаскәре берлә үткән-барганны талап торуны үзенең кәсебе иткән Семёновның бик хәвефле икәнлеген алга сөреп, алтын алуны мәслихәт итмәде. Һәм: «Мин сезгә монда төрле мехлар алып күндерермен; шуны анда йенага сатарсыз, акчаңыз югалмас», – диде. Без дә, аның сүзенә ышанып, шактый зур сумма акчаны калдырып киттек. Төрле күпер төзәтү, утын табу күк, юлда тукталгалап, ниһаять, Манҗур стансасына килеп җиттек. Андагы агай-энеләр дә башка йирләрдәге күк каршы алдылар. Анда да мәгърузалар укылды. Юл өстендә Хайларга туктап, Харбинга килеп җиттем.
Харбин бәйнәлмиләл бер шәһәр хәлендә иде. Анда русларның хөкеме йөрсә дә, куәтләре аз иде. Шуның өчен монда бераз иркенрәк сулыш алырга мөмкин булды. Мәркәзи Милли Идарәгә шифр берлә телеграм биреп, күпме акча җыелганны белдердем. Үзем Аурупага китәр өчен юллар хәзерләргә тотындым. Харбинда Мәркәзи Милли Идарәнең малия һәйәте әгъзасы Латыйф Яушев, яшь сәүдәгәрләремездән Вәли Ибраһимов һәм Харбин Милли Идарәсе рәисе Әмрулла Агишевлар бар иде. Болар берлә һәйәт өчен җыелган акчаларны валютага алыштыру турында киңәшләштек. Алар, рус акчасының төшенке булуын һәм бераздан күтәрелүе ихтималы булуын алга сөреп, хәзер алыштырмый торуны мәгъкуль таптылар. Кирәк булганда, мех алып Америка йә Япониягә җибәрүнең мөмкин булуын сөйләделәр. Мин акча эшендә тәҗрибәсез кеше булганга, бу зур сәүдәгәрләр һәм ышанычлы милләтчеләремезнең сүзенә әминият иттем. Нишләсәләр дә, милли акчаны югалтмаска итеп, акчаны аларга тапшырдым.
Мәркәзи Милли Идарә чакырган конгрә дә, миннән килгән хатлар һәм башка яктан алынган хәбәрләргә карап, акчаның күп җыелганын күргән вә шуның өчен һәйәткә әгъза итеп бердән өч кешене сайлаган һәм миңа да «Моннан барганнарны көт!» дигән телеграмны җибәргән иде. Мин аларның кайсы булса да берсе тиз килеп чыгар дип көтәргә тотындым. Ләкин килүче булмады.
Мин шулай Мәркәзи Милли Идарәгә хатлар язып, телеграмнар биреп, җаваплар сорап торганга, Харбин почта-телеграфы мине бик яхшы танып өлгергән иде. Почта-телеграф ул вакытларда әле руслар кулында булганга, алар татарча бирелгән, кайбер русча сүзләр бозылып күндерелгән телеграммнардан шөбһәгә төшә башлап, минем турымда аннан-моннан сорашып йөри башлаганнар. Торган йиремнән белешеп киткәннәр, таныш-белешләрдән сорашканнар. Беркөнне мин юк вакытта бер рус әфисәре, килеп, мине күрергә теләгән. Икенче көнне контрразведкадан мине чакырып кәгазь күндерделәр. Дус-ишнең киңәше берлә мин отельдән бер хосусый өйгә күчтем. Ләкин мине эзләү, сорашу дәвам итте. Ул вакытлар Колчакның бик тилергән вакытлары булганга, дустлар ябып куймасыннар, паспортыңны алмасыннар дип, хәбәрләр килмәүгә карамастан, Япониягә китәргә мәслихәт иттеләр. Юл хәзерлеге күрү анда тагын да уңгаерак булыр дип, мин Япониягә китәргә булдым. Визалар алынды. Хисапка килгәч, теге «Колчак» акчаларына әле бернәрсә дә алынмаган булуы беленде. Тагын бер шул акчаны товарга күчерергә үтенеп, мин Гомәр Тәңреколый һәм Нияз Максуди25 берлә бергә Япониягә киттем. Максатымыз японнардан Аурупага чыгуымызга ярдәм алу иде. Токио һәм Йокоһамада төрле дәүләтләрдән визалар сорап, шуларның җавапларын көтеп берничә ай яттык. Ахырдан, эзләгән ярдәмне күрә алмыйча, кире Харбинга борылып кайттык.
Кызылҗарда чыгара башлаган «Маяк»ны иптәшләр миннән соң андагы яшьләр түгәрәге «Дәрнәк»кә биреп, үзләре төрлесе-төрле якка таралганнар иде. Колчак хөкүмәте Уфаны алганга, Милли Идарә әгъзалары Уфага кайтып киткәннәр. Шул вакытларда Казанның да алынуы көтелгәнгә, һәйәткә сайлаган кешеләр дә килүне кирәксенмәгәннәр. Колчак гаскәре җиңелеп, Милли Идарә яңадан Себергә килгәч кенә, солых һәйәте искә төшкән иде. Сайланган кешеләрдән ялгыз Фуад Туктар гына барырга разый булган иде. Ул да бездән тугыз айдан соң Харбинга килеп чыкты. Аның янында да һәйәткә дип җыелган акчаның бер кыйсеме бар иде. Ләкин ул да көннән-көн кыйммәт төшеп барган «Колчак» кәгазьләреннән иде. Безнең Харбин сәүдәгәрләре дә акчаның бер кыйсемен генә нәрсәгә әйләндергәннәр. Калганнарны «Колчак» кәгазендә саклаганнар. Иркутски да, андагы акчамызга бернәрсә дә алмыйча, кәгазь көенчә кире кайтарган иде. Шуның өчен безнең йөз меңнәр берлә саналган акчамыз, валютага алыштыргач, бер-ике мең сумга төшеп калды.
Без Фуад Туктар берлә шулай да, ятып калганчы атып кал дип, Аурупага чыгарга карар бирдек. Чехлар берлә бергә, чех солдаты кебек булып, Владивостоктан утырып, 1919 елның ахырында, илле биш көнлек диңгез сәфәреннән соң, Һиндстан, Гарәбстан аша Италиянең Триест портына туктап, Прагага килеп җиттек. 1920 ел башында Парижга барып, анда бер-ике ел калганнан соңында Берлинга күчтек. Анда тагы бер милли мәҗмуга чыгару юлына кердек. Агай-эне ярдәм итәргә булды. Бик җиңеллек берлә меңнәр маркалап язылдылар. Ләкин акчаның биштән бере дә җыелмады. Аның да кайберсе герман маркасында иде. Ул да көнләп кенә түгел, сәгатьләп төшеп барганга, мәҗмуга өчен алган акчалар кулымызда калса да, мәҗмуга чыгарырга имкян булмады. Бу елларда миңа күбрәк әдәби тормышым берлә генә яшәргә туры килде. 1925 елда Төркиягә чакырдылар. Анда үземезгә бер мәҗмуга тудыру юлында тырышылса да, бер нәтиҗә дә чыкмады.
Ниһаять, 1928 елда Балтыйк дәүләтләрендәге агай-эне торган бөтен йирләрне шәһәр-шәһәр йөреп акча җыйдым вә шуның берлә «Милли юл» мәҗмугасын кордым. Укырга сусаган халкымыз «Милли юл»ны зур бер сөенеч берлә каршы алды. Мөһаҗәрәттәге зыялыларымыз аның тирәсенә җыелды. Бөтен төрек-татар аңа сарылды. Ул Аурупа, Азия һәм Американың төрле шәһәрләренә таралган милләттәшләремезнең бердәнбер җитәкчесе урынын алды. Ул большевик золымында изелә торган миллионлы-миллионлы милләттәшләремезнең сәяси теләкләренең тәрҗемане әфкяре булып өлгерде. «Милли юл» Идел буе төрек-татарының киләчәге хакында уйлаучы, аның милли мокаддәратын Аурупага танытучы бер милли мәркәз булды. Ул илемезнең иреге югалганнан бирле беренче мәртәбә Идел буеның истикъляль байрагын күтәргән бер орган булып, большевикларның иң сөйми торган бер мәҗмугасы булып өлгерде. «Милли юл» берлә бергә мин дә бөтен милли дошманнарның, кара-ак-кызыл русның вә аның ярдәмчеләренең иң сөйми торган, аларның иң зур дошманлыкларына мәгъруз бер шәхес булдым. Ләкин эшнең зурлыгы, йөкнең авырлыгы мине бу юлдан яздырмаган кебек, төрле яктан булган һөҗүмнәр дә күтәрелгән байракны төшерә алмаячак. Фикер һичбер вакыт үлмәгән кебек, безнең мөһаҗәрәттә күтәрелгән бу истикъляль байрагымыз бик якын бер киләчәктә илемез өстендә җилбердәячәктер. Безнең моңа иманымыз камил.
Шул тартышуларның тәсбихләрен берәм-берәм үти барганда, көрәшнең төрле баскычларыннан үтеп, милли истикъляль байрагы башына туктаганда, инде еллар да бергә агып баралар икән. Минем үз гомеремнең зур бер өлеше артка кала килә икән. Минем гәзитә өстендә эшли башлавыма да инде егерме биш ел үткән икән. Мин төрле авырлыклар арасында милли сафта тартыш алып барганда, көннәр-айлар гына түгел, еллар да сулар кебек аккан булган икән. Көндәлек милли мәсьәләләр һаман бөтен дикъкатьне каплап килгәнгә, милли җитешсезлекләрнең күплеге чикле көчемне, чикле гайрәтемне һаман томалап килгәнгә, мин алар турында уйларга, ул еллар эчендә эшләнгән эшләрне санарга вакыт та булганым юк, аларны казынырга форсат та тапканым юк иде. Әле дә аларны уйлый, хисаплый башласам, бик тирәнгә китәчәгемне белеп, өстән-өстән генә үттем. Шул егерме биш ел буенча үткән юлларның зур маякларын гына утырттым. Ул озын юлларны, йөргән сукмакларны язар өчен калын-калын китаплар кирәк булганга, аларны киләчәккә калдырдым. Ләкин шул егерме биш еллык гәзитәчелектә минем кебек уникедән берсе юк берлә эш башлаган кешеләргә нинди читенлекләр булганын, минем кебек беренче эз салучы, беренче сукмак сугучыларга никадәр кыенлыклар кичерергә кирәк булуын күрсәтеп китүне кирәкле таптым. Шуның берлә бергә мин минем һичбер хатам, һичбер гөнаһым булмагандыр дигән дәгъвада түгелмен. Дөньяда хатасыз кеше – тикторган кеше генә. Кеше никадәр күп эшләсә, аның хатасы да шулкадәр күп була. Мин дә табигатем берлә тик торуны һичбер яратучы кеше булмаганга, әлбәттә, бик күп хаталарым булгандыр. Шулай эш өстендә барганда, бу хаталарның киләчәктә дә булуы мөмкин. Минем карашымча, эшләүче, тудыручы кешенең мең хатасы тик ята торган кысыр бер кешенең һичбер хатасызлыгыннан өстен тора. Хатасызлык ул – кысырлык. Ул юклык берлә капланган, юк берлә бетәчәк. Эшче, эшләүче – ул бар. Ул – тирә-юньне барлык берлә каплаучы, юктан бар итүче. Ул – табигатьнең үзе берлә яшәүче, табигатьнең баласы.
Шуларны уйлап, үземнең хаталы-хатасыз үткән егерме биш еллык гәзитәчелегемә бер дә кайгырып карамыйм. Аның шулай тиз китүенә дә бер дә эчем пошмый. Ләкин бу беренче егерме биш еллыкның бу кадәр авырлыклар эчендә үткәнен уйлыйм да киләчәк егерме биш еллыкның шулкадәр җиңеллектә, уңайлыкта үтүен телим. Киләчәк егерме биш елны язганда, үз илемдә, үз йортымда яза алсам иде, дип, Алладан сорыйм. Инде язмышның язуы буенча мин тагын үз илемне күрмәсәм, язмыш минем алдымда һаман төрле-төрле киртәләр чыгаруында дәвам итсә, ул вакытта минем рухымдагы тартышуның кырыйлары ашалмасын, дошманнарымны сискәндерә торган каләмнең очы тупасланмасын иде дим.
Икенче егерме бишенче елымны язганчыга кадәр минем берлә күптән бергә бара торган каләм иптәшләремә, укучыларыма киләчәк егерме биш елдан соң тагы бергә-бергә очрашуымызны, күрешүемезне теләп аерылам.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Гәзитәчелек эшендә егерме биш ел. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 5, 6, 7, 8 һәм 9 нчы (май, июнь, июль, август һәм сентябрь) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган. Мәкалә, И. Нуруллин тарафыннан әзерләнеп, «Мәдәни җомга» газетасының 1992 елгы 24 апрель санында һәм «Әдәби мирас» (икенче китап; Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 97–124 б.) китабында дөнья күрде. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынды.
1 …«Таң»ның беренче номеры чыкты. – Бу «сәяси, әдәби вә фәнни» газетаның тулы исеме – «Таң йолдызы», редакторлары – Гали Путиляков һәм СәгыйтьРәмиев, нашире – Фуад Туктаров.
2 …«Казан мөхбире», «Йолдыз» һәм «Бәянелхак» гәзитәләре чыккан иде. – «Казан мөхбире»нең 1 нче саны 1905 елның 29 октябрендә (соңгы саны – 1911 елның 23 мартында), «Йолдыз»ның 1 нче саны 1906 елның 15 гыйнварында (соңгы саны – 1918 елның 21 июнендә), «Бәянелхак»ның 1 нче саны 1906 елның 31 мартында (соңгы саны – 1914 елның 6 апрелендә) чыга.
3 Фуад Туктар – Мәхмүдфуад Фәссах улы Туктаров (1880–1938), сәяси эшлекле, журналист; 1919 елда эмиграциягә китә, Төркиядә яши.
4 Шакир Мөхәммәдъяр – Шакир Зариф улы Мөхәммәдъяров (1883–1967), сәяси эшлекле, публицист, педагог; 1930 елдан Ташкентта яши.
5 Хөсәен Әбүзәр – Хөсәен Әбүзәрев (?–1917), нашир-матбагачы, журналист, Г.Исхакыйның дүрт китабы аның наширлегендә чыккан.
6 Гадрахман Дәүләтшин – Казанда «Китап» нәшрияты (1907-1908) җитәкчесе (Әхмәт бай Хөсәеневнең тәрбиягә алган улы).
7 Хаҗи Теләши – Мөхәммәт Хаҗи Теләши, (1868/1870–1929), 1910–??? елларда Парижда рус телендә чыккан айлык әдәби «Мусульманин» журналының нашире һәм мөхәррире була («ниндидер бер кара, аферист шәхес икәне мәгълүм булу белән журналны» укымаганнар. И. Рәмиев фикере).
8 Ибраһимбәк Хәйдәрев – инженер, III Дәүләт Думасы депутаты И. Хәйдәрев (Гайдаров, 1879–?).
9 Фатих дачасына – язучы Фатих Әмирхан, җәйләрен шәһәр читенәрәк чыгып (мәсәлән Кабан күле буена), хосусый йортларда яши һәм иҗат итә торган булган ( бу дачага чыгу дип аталган).
10 Нәҗип Гасрый – Мөхәммәднәҗип Аллабирде улы Мәүләмбирдиев (1886–1937), әдәби тәнкыйтьче. Репрессия корбаны.
11 14 нче сандагы «Әй, татар» дигән бер шигырь өчен … Финляндия татарлары, штрафны түләп, мине төрмәдән коткардылар. – Әлеге шигырь «Ил» газетасының 1913 елгы 7 нче санында «М. Мәннаф. Троицки» имзасы һәм «Татарга» исеме белән, яңадан «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 10 нчы санында «Троицки, бүрекчек» имзасы һәм «Әй, татар» исеме белән басылган. Шигырь беренче тапкыр басылгач, «Ил»нең 7 нче саны конфискацияләнә, Г. Исхакый исә судка бирелә. Хөкем эшләре төгәлләнеп бетми, 12 сандагы имзасыз «Ял итү мәсьәләсе» исемле мәкаләләре законга каршы табылып, газета мөхәрриренә 350 сум штраф салына, түли алмаса, тугыз атнага төрмәгә ябылырга тиеш була. Бары 16 саны чыгып өлгергән «Ил, өчен бу түләү авыр булуын исәпләп, Г. Исхакый тоткынлыкка ризалык бирә. Газетаны шул юнәлештә дәвам иттерү өчен вакытлы мөхәррир итеп Н. Гасрый билгеләнә. Штраф салу хәбәрен ишетү белән, бер төркем казанлылар 350 сум акчаны җыеп, телеграмма белән редакциягә юллыйлар. Петербург мөселманнары да читтә калмыйлар. Фин татарлары да, Петербург мөселманнары кебек, бу мәсьәлә Казанга гына түгел, ә барыбызга да кагыла дип, штраф суммасына кушарга 50 сум акча җибәрәләр. Шул рәвешчә, бердәм көч белән Г. Исхакый тоткынлыктан азат ителә.
12 Әнвәр паша – 1881–1922 елларда яшәгән төрек хәрби һәм сәяси эшлеклесе, яшь төрекләр инкыйлабының актив катнашучысы, «Иттихаде тәрәкъкый» партиясенең лидерларыннан; басмачылар ягыннан торып, большевик гаскәрләре белән бәрелеш вакытында үтерелә.
13 …Исмәгыйль бәкнең вафатына… – Исмәгыйль Гаспринский 1914 елның сентябрендә вафат була.
14 Фатих әфәнде – Фатих Шиһабетдин улы Мортазин (1875–1937), журналист, 1908–1903 елларда Самарада чыккан «Икътисад» журналының нашире һәм мөхәррире. Репрессия корбаны.
15 Иванов-Ринов –
16 Котлыкай мирза Тәфкилев – Котлымөхәммәт Батыргәрәй улы Тәфкилев (1850–1917), сәяси эшлекле, дүрт чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.
17 Мостафа Чокай углы – Мостафа Чукаев (1890–1941), казакъ сәяси эшлеклесе, журналист.
18 …138 саны чыккач… – бу сан – ялгыш. Чынлыкта аның 133 саны гына басылып өлгергән.
19 Әкрам Биглов – Әкрам Мөхәммәтҗан улы Биглов (1871–1919), сәяси һәм хәрби эшлекле, II Дәүләт Думасы депутаты.
20 Галиҗан Бүкәйхан – Галихан Нурмөхәммәд улы Бүкәйханов (1870 ?–1937 ?), сәясәтче, галим, этнограф, публицист, социолог, казакъ автономиясе Алаш-Орда башлыгы.
21 «Маяк» исемендәге бер гәзитә – сәяси-әдәби газета. 1918 елның декабреннән 1919 елның апреленә кадәр Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә татар телендә 30 саны нәшер ителә.
22 Гомәр Тәңреколый – Гомәр Хәбибрахман улы Терегулов (1883–1938), сәяси эшлекле, Милләт Мәҗлесе депутаты; 1919 елдан эмиграциядә яшәгән.
23 Бари Баттал – Габделбари Габдулла улы Баттал (Таймас, 1880–1969), тарихчы, филолог, журналист, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе.
24 Закир Кадыйри – Закир Мөхәммәтхәлим улы Кадыйри (Кадыйров, 1878–1954), җәмәгать эшлеклесе, дәреслекләр авторы, журналист; Октябрьдән соң эмиграциядә яшәгән.
25 Нияз Максуди – Троицкидагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме.
* Чыганакта: гәзитчелек, гәзит.
Хаттел-хәрәкә – тактика.
Вазгыяте – хәле.
Шигаре – лозунгы.
Мөэәссисе – нигезләүчесе.
Имкян – мөмкинлек.
Мөзакәрә итә – фикерә алыша.
Мәсьүл – җаваплы.
Мәхкәмәгә – судка.
* Хаҗи Теләши исеме берлә йөргән, үзенә мөселман төсе биреп, Парижда русча «Ислам дөньясы» гәзитәсен чыгарган бу кеше одессалы бер яһүди булып чыкты. Столыпин, аңа елына 12 мең сум акча биреп, шул гәзитәне чыгарта торган булган. Аның провокаторлыгы 12 нче елның башларында ук мәгълүм булган булса да, бу турыдагы кәгазьләр Февраль революциясеннән соң гына кулга төште. Бу кәгазьләр ышанычлы җирдә сакланалар. Ул үзе 1929 ел Стокһольм төрмәсендә үлде. – Г. Исхакый искәр.
* Хәнәфи Кайбышевның шул хәбәрне җандармга барып сөйләвен революциядән соң охранка архивын тикшергәндә күрдем. – Г. Исхакый искәр.
Мәгърузә – доклад.
Ригая итә – хөрмәт итә; игътибар итә.
Табигъ тотылды – буйсындырылды.
Фәүкылгадә – гадәттән тыш.
Мәнгы – тыю, туктату.
Җәбһәсендә – фронтында.
Гөрҗи – грузин.
Вали гомумисе – генерал-губернаторы.
Дахилия – эчке (эшләр).
Тәдбир алырга – чара күрергә.
Могавине – ярдәмчесе.
Вәсилә – чара, әмәл.
Мөхәкъкак – шөбһәсез.
Мәсарифын – чыгымнарын.
Мәэмүре – чиновнигы.
Һәйәт – комиссия.
Муаффәкъ – ирешү.
Кизүгә – чиратка.
Ганганәсен – традициясен.
Садыйк – турылыклы.
Мөәссәсәләрне – оешмаларны.
Алае – полкы.
Табигъ булса – буйсынса.
Җәбһәне – фронтны.
Тәшәббесенә – инициативасына.
Могаһәдә – договор, килешү.
Тәшкиләтемез – оешмабыз.
Мәмнүн – разый.
Мөтарәкә – вакытлы килешү.
Бәйнәлмиләл – халыкара.
Конгрә – конгресс, җыелыш.
Мәгъруза – доклад.
Йенага – япон акча берәмлеге.
Әминият иттем – ышандым.
Дәрнәк – җәмгыять, түгәрәк.
Мөһаҗәрәттәге – эмиграциядәге.
Тәрҗемане әфкяре – фикерләренең чагылышы.
Мокаддәратын – кыйммәтләрен.
Истикъляль – бәйсезлек.
Мәгъруз – монда: дучар ителгән.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 216-238.