Ерак Шәрекъ берлә Аурупаның багланышы сугыштан элек Русия вә Сибирия ашасыннан иде. Вә бу бер-берсенә тәмамән башка-башка булган ике дөньяны озын Себер юлы бер-берсенә якынайта вә мөнәсәбәтне җиңеләйтә иде. Берлин, Пекин, Парис, Токио юллары унике-ундүрт көндә үтелә иде. Ике арадагы сату-алу мө-нәсәбәте дә шулкадәр тиз йөртелә, ике дөньяның бер-берсе берлә мәгънәви алыш-бирешләре дә шул нисбәттә җиңеллек күрә иде. Сибириягә большевикларның хаким булулары аркасында туган Себер тимер юлындагы башбаштаклык, Русиянең идарәсендәге шәхескә хөрмәтсезлегеннән чыккан юлчыларга каршы ителгән талаучылык гади юлчыга бу юлдан файдалануны имкянсез бер хәлгә куйды вә Сибирия аша Ерак Шәрекъ юлы шәхси, мөлки хокуклары бәйнәлмиләл кагыйдәләр берлә химая ителгән дипломатлар гына файдалана белә торган вазгыятькә сугылды. Соңгы еллардагы техникның тәрәкъкый итүе аркасында бүгенге көндә вапур берлә утыз-утыз биш көн сөрәчәк Харбин берлә Берлин арасын тугыз-ун тәүлектә үтеп булса да, тимер юл берлә Аурупага килү-китү өч кат очсыз булса да, бу юлларны файдаланучылар юк дәрәҗәсендә аздыр. Вә айда берничә дистәдән уза алмыйдыр. Сату-алу малы йөртү, Русиядә иминият булмаганга, тәмамән киселгәндер. Шуңарга бүгенге көндә Ерак Шәрекъның Аурупа берлә алыш-биреше, китү-килүе озын Һинд диңгезе яисә аннан да озын Тыныч диңгез, Америка ашасыннандыр. Бу юлның озынлыгы сату-алу малының озын йөрүенә генә, Ерак Шәрекъның матди тормышының Аурупа матди тормышыннан ерагаюына гына түгел, бу ике дөнья арасындагы мәгънәви тормышның да бер-берсенә озаклашуына да сәбәп булгандыр. Бу бер-берсен тутыра торган, берсендә булмаганны икенчесеннән алу мәҗбүриятендә булган ике дөньяның һәртөрле мөнәсәбәтләрен табигыйлектән чыгаргандыр. Бу гайре табигыйлек, озын еллар дәвам итеп, күп мәсьәләләргә карашның, аңлаешның үзгәрүен мәйданга тугдыргандыр. Нәтиҗәдә, Ерак Шәрекъ әхвәле берлә Аурупа әхвәле күренештә бер төстә, бер пичемдә кеби булсалар да, мәгънә ягыннан бик күп яктан бер-берсенә башкача булып киткәндер. Ике дөньяда аерым-аерым үлчәүләрнең, бизмәннәрнең тууына сәбәп булган вә бик күп вакыйгаларга кыйммәт бирүдә, ике дөньяда ике төрле булып, аңлашуны озайткандыр. Шуңарга Аурупа укучысына, Аурупаның урта аңлаешлысына, Ерак Шәрекъның бик күп мәсьәләләре табышмак төсенә буялгандыр. Аурупаның да үзенчә зур кыйммәт биргән бик күп эшләре Ерак Шәрекъта бөтен башка үлчәү берлә үлчәнгәндер.
Аурупаның һәммәсен «сары гәрк» дип бер җепкә тезгән Ерак Шәрекъ халыклары, милләтләре, Аурупаның ак тәнле милләтләре кеби үк, бер-берсенә башкадыр. Тарихы, теле, омтылышы, кичерә торган мәдәни дәверләре игътибары берлә бер-берсенә яттыр вә бик күп вакытлар да боларның мәнфәгатьләре бер-берсенә тискәредер. Әллә ничә халыкның җыентыгыннан мөрәккәб булып, кытай исемендә йөртелә торган халык, әхвәле рухиясе берлә, баскан мәдәни баскычы, теле, гореф-гадәте берлә берничә халыкның бергәләшүеннән гыйбарәт булып, япон исеме берлә танылган сары гәркның икенче бер халкына һәрьяктан охшамаганы кеби, боларның сәяси омтылышлары, мәдәни йөрешләре бер-берсенә капма-каршыдыр. Кытай халкы үзенең бик тыгыз утырган йирен үз кулында калдырырга, элгәреге Кытай империясенең киселмәгән кисәкләрендә үзенең хокукын сакларга, үз мәдәниятен хаким итәргә омтыладыр. Үзенең барлы-юклы көче берлә үзенең ярты-йорты истикълялен мөдафәга итәргә маташадыр. Япон милләте дә, халыкның хисаптан тыш үрчүе аркасында урыны тар күренеп, күршеләренең йирләренә киңәергә омтыладыр. Гаскәри көче оештырылмаган Кытай дәүләтенә каршы һөҗүмче бер вазгыять аладыр. Араларында һәрбер сахәдә бик каты бер тартыш дәвам итәдер.
Чит халыкларның өлкәләрен алу, милләтләрне үз максатына хезмәт иттерү, заһирдан дуст күренеп, бу халыкларның рухани кальгаларын, үзлекләрен җимерү аша йөрүче большевиклар сары гәркның бу ике милләтенә каршы да дошмандыр, һөҗүмчедер. Үзләренең эченнән җимерү, чертү коралын бик оста итеп бу халыкның икесенә каршы да татбикъ итеп килмәктә вә ике милләтне эченнән эчертү эшен дәвам иттермәктәдер. Сары гәркның бу ике кулы арасындагы бүгенге мәнфәгать башкалыгы боларның уртак дошманга каршы уртак көч куюларына киртә булып киләдер. Мәдәни баскычларның төрле-төрле булуы большевикларга бу ике халыкны үзенең максатына әле берсен, әле берсен хезмәт иттерергә, үзенең бу табигый дошманнарын берсен икенчесенең кулы берлә кыйнатырга, икесен дә хәлсезләндерергә имкян бирәдер. Аурупадан караганда, Ерак Шәрекъның һәрбер канатыннан һөҗүмгә хәзерләнүче большевикларга каршы, кытай халкы берлә японнар арасында бу уртак хатирәгә каршы берлек сафы корылган булырга тиеш иде. Ләкин хәятта тәмам тискәречәдер. Кытайлар үзләренең иркенләп сулыш алуларын большевик-япон сугышыннан көтәләр. Японнар үзләренә Кытай эчендә киңәю имкянен большевикларның кытайларга төрле комачауларыннан эзлиләр вә шуннан файдаланалар. Кытайлар Аурупа, Американың икътисади тәхәккеменнән кортылу өчен шул ук Аурупа йә шул ук Америкадан гареб технигын алырга мәҗбүриятләрен хис итеп, боларга каршы шәкертнең хәлфәсенә каршы мөгамәләне эшләргә телиләр вә мөмкин кадәр күбрәк файдалану юлларын эзлиләр. Японнар, Гареб мәдәниятенә ихтыяҗ дәверләрен шактый күптән үткәргәнгә, кытайларның бу хәрәкәтләрен үзләренә каршы бер интрига дип карыйлар вә Гареб берлә Кытайның аңлашуына төрле киртәләр куялар. Нәтиҗәдә урта аурупалының сары гонсыры дөньясы дип өстән генә карый торган Ерак Шәрекъта бик зур кайнаулар, бер-берсенә бәрелешүләр, сугылулар дәвам итүенә шаһид булабыз вә Ерак Шәрекъ милләтләре үзләренең корылуы, төзелү дәверләренә керә алмаенча, чуалануны үз итеп баруларын күрәбез. Бүгенге көндә бөтен дөньядагы тынычлык тугдыру агымнарына ерак шә-рекълылар билфигыль катышып китә алмыйлар. Ерак Шәрекъта сугышны көтү гомуми бер хәлне аладыр. Ерак Шәрекъта булачак бу зур янгында утта янмаенча ниләр сау калачак? Ниндиләре көлгә әйләнеп, тузан булып, очып китеп юк булачак? Боларны алдан әйтү шактый авырдыр. Ерак Шәрекъның зур милләтләре кытайлар, японнар, моголлар илләрен, йортларын саклый алсалар да, үзләренең милли җаннарын, үзләренең мәдәниятләреннән туган милли рухларын саклый алачаклармы – моны да киләчәк күрсәтер. Ләкин шуны әйтеп китәргә кирәктер ки, Русиядән агачак боль-шевик гаскәрләренә каршы иң каты киртә булачак матди куәт Ерак Шәрекъта япон милләте, японнарның гаскәри көче булса, Совет иленнән агып киләчәк коммунизмга каршы торучы куәттә Кытай мәдәнияте вә Кытайның озын тарихыннан алып чыккан Кытай әхвәле рухиясе булачактыр. Әллә ничә мең ел бербуйдан шәхси милектә тәрбия ителгән кытай халкы сәүдәгәр булуыны тормышның идеалы саяган. Кытайның ярлысы, эшчесе, большевизмның талау, асу-кисү кыйсемен җиңеллек берлә кабул итсә дә, шәхси милекне бетерүне һичбер кабул итмәячәктер вә коммунизмның һичбер принцибы Кытай тормышында эшкә ашмаячактыр.
Бик зур барабан берлә һәр көнне зурлыгы, көчлелеге дөньяга игълан ителә торган большевикның гаскәри, матди куәте, гаскәри көче, пәран-зәран килеп, көле күккә очачак. Ерак Шәрекъта Русиядән туктамаянча килә торган рус һөҗүм куәтеннән азат булып кала беләчәктер. Ерак Шәрекъ милләтләре арасында үзләренең көчләренә мөнәсәбәт бер мовазанә хасил булачактыр. Ерак Шәрекъта тынычлык дәвере башланачактыр. Ләкин иске тарихи хаталардан үскән чүп-чарны аруламаенча, Ерак Шәрекъта яңа тормыш кору, тынычлык йирләштерү имкяне юктыр. Бу сүз түгел, бу – хакыйкатьтер. Бу да үзенең хакыйкать икәнлеген тиздәнме, озактанмы дөньяга күрсәтәчәктер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Ашасыннан – аркылы.
Мөлки хокуклары – хөкүмәт хокуклары.
Вапур – пароход.
Пичемдә – сурәттә, формада.
Сары гәрк – сары кавем.
Мөдафәга итәргә – сакларга, якларга.
Сахәдә – урында.
Заһирдан – тыштан.
Тәхәккеменнән – хөкем сөрүеннән.
Сары гонсыры – сары төркеме.
Саяган – исәпләгән.
Мовазанә – тигезлек.
«Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 5 нче санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 173-176.