Әле кичә генә кебек «Милли байрак»ның идарәсендә мәкаләләр тикшерә, шуларны укый, аларга урыннар билгели идек. Нинди рәсемнәр куюны уйлана, төшенә идек. Берничә көн генә элек кебек мәркәзнең мәҗлесләрендә киләчәктә алачак хаттел-хәрәкәбезне җентекли идек. Алдыбызга киләчәк уңайсызлыкларга каршы тәдбирләр эзләшә идек. Бу соңгы утырышлар, сөйләшүләргә әле күп вакыт үтмәде, арага зур-зур вакыйгалар керде. Корбан бәйрәме шаулап, дөбердәп үтеп китте. Мин үзем, озын җыенган юлыма чыгып, шул атна-ун көн эчендә берничә мәмләкәтне үтеп, мәркәзе-бездән берничә мең чакрым ераклаштым. Мукдендагы соңгы айларда кичергән хасталыгымнан, авыруымнан акрынлап булса датозагаеп, ераклашып киләм. Мукден суыкларында, айлар буе дәвам иткән тузанлы, җилле суыкларында тәнгә ябышып каткан кебек булган туннарны күптән салып ташладым. Сөемле, язгы кояш мәр-хәмәтле җылысы белән берничә көннән бирле безне сөеп, сыйлап җылытып килә. Инде тун гына түгел, казакиларыбыз, камзулларыбыз да авырлашты. Зөмрүд кебек ямь-яшел диңгезне ярып бара торган пароходның өстендә күлмәктән язу язып ятам. Кояшның эссесе кыздырмасын, бик тирләтеп язуга манигъ булмасын өчен үземнең кресломны шәүләдән шәүләгә күчереп киләм. Ерак Шәрекъның милли мәркәзе, аның эш урыны белән мине аерган бу атна-ун көн, бу ничә мең чакрымлык мәсафә эшләребезгә мин моннан күрмәгән, сизмәгән, сизә алмаган нинди үзгәрешләр тудырды икән? Бу кадәр авырлык белән тудырган мәркәзебез, шулкадәр зур мәшәкать белән алынып бара торган «Милли байрагы»быз шул иске юлдан, иске эзеннән сау-сәламәт барамы икән? Дүрт күз белән көтеп тора торган халкыбыз шул ук сөенеч белән укый микән? Идел-Урал төрек-татарларның бәхетенә, уңышына каршы бик зур саранлык күрсәткән вә безнең халыкның башына бәла вә казаны бик мул, бик тулы күндереп торган язмыш шул кыска көннәрдә ниләр эшләде икән? Минем хәзер бөтен уем-фикерем шул сөальләргә җавап эзли. Ләкин арадагы меңләр чакрымлык мәсафә минем шул җан теләгемә сөкүт белән җавап кайтара вә минем күңелдән янып чыккан дәрдемне почмакландырмаенча калдыра. Бәлки, һичбер мәрак итәрлек нәрсәләр юктыр. Һәрбер эш үз юлыннан табигый рәвештә бара торгандыр. Вакытында матур итеп гөрләп, һәрбер мәхәлләбездә Корбан бәйрәме үткәрелгәндер. Һәрбер оешмабыз үзенең милләтче әгъзаларына бәйрәмгә кичәләр ясагандыр, театрлар куйгандыр. Милли музыка белән бәйрәм көннәребезне бизәкләгәндер. Дус-ише, кардәш кабиләсе белән котлашып, тәбрикләшеп, чупырдашып бәйрәм үткәргәндер. Вакытында «Милли байрагы» килеп, аны укыган, аның күтәрелгән мәсьәләсен мөзакәрә иткәндер. Вакытында гомум эшләр хакында фикер алышып, фикер йөртеп, гомум милли эшләребезнең маякларын ныгыткандыр. Үзенең тудырган милли мөәссәсәсен тагы куәтләндергәндер. Киләчәктә зур өмид белән тагы тырышып-тырмашып яшь көчләребез милли эшкә ябышкандыр – бу шулай булырга тиеш иде. Моның шулай баруы табигый иде. Чөнки безнең Идел-Урал төрек-татар мөһаҗиренең Ерак Шәрекъта эшләргә теләгән милли-дини эше шулкадәр эшләр, шулкадәр һәрбер халык өчен милли кирәкле эшләр иде ки, боларга киртә салу һичкемнең башына килергә тиеш түгел иде. Вә минем башыма да. Ерак Шәрекъны үтеп киткәнгәчә, шундый вәсвәсәләр туып эчне пошырмаска тиеш иде. Бу эшләребез, Ерак Шәрекъта булмаенча, Аурупаның нинди генә булса да бер ноктасында булса, шул табигый юлыннан барачак иде вә шул юлдан язмаенча үзенең матди, мәгънәви көченә мөнасиб рәвештә алга китәчәк иде. Ләкин Ерак Шәрекъта безнең милли берлегебезне тудыру, безнең милли-дини барлыгыбызны Милләт Мәҗлесе корган рәвештә1 генә булса да гәүдәләндерүебез русларның безнең һәр эшебезне ялган төскә буярга тырышуларыннан шулкадәр гайре табигый каршылыкларга очрады, шулкадәр мәгънәсез киртәләргә бәрелде ки, төзелү-корылу эшләребез кирәгеннән тыш озын вакытка сузылды. Ике ел вакыт үтеп, безгә каршы кылынган һәрбер төрле ифтиралар, ялган доносларның тәмамән ялганлыгы, ике тиен бер акчалык кыйммәте юклыгы күзгә бәрелерлек дәрәҗәдә булса да, русларның безгә каршы корылган киртәләре аркасында безнең белән яңа гына танышып килүче ниппон вә манҗурларга әллә никадәр хезмәт бирде. Безнең Аурупадагы мөһаҗәрәтебезнең зурраграк, күбрәк булган Финляндия төрек-татарларыбыз Ерак Шәрекъта корырга теләгән милли-дини берлекне моннан тәмам унбер ел элек корып өлгергәннәр2 иде вә унбер ел бербуйдан шул нигездә мәктәпләрен, мәхәлләләрен алып килүдә дәвам иттеләр. Болар да – мондагы Ерак Шәрекътагы төрек-татарлар кебек, идел-ураллылардыр; болар да – Ерак Шәрекътагы кебек, милли берлек-үзлекне сакларга тырышучыдырлар; болар – Ерак Шәрекътагы кебек, большевик золымына разый булмаенча, үзләренең милли-дини үзәкләрен саклар өчен чит илләргә сыгылган мөһаҗирләрдер; болар да – Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татары кебек, яшәгән мәмләкәтләренәһичбер вакыт зарар китермәенчә, үз көче белән үзен, баласын- чагасын тәрбия итүче вә яшәгән мәмләкәтләренең эчке, тышкы эшенә һичбер зарар китермәүче лояль кешеләрдер. Алар арасында Ерак Шәрекътагы кебек большевикларга хезмәт итүчеләр юк дәрәҗәсендәдер. Шулай булгач, бу ике гөруһ халкыбызның арасындагы аерма нидә? Аурупада, кирәк Финляндия, Эстония, Ләһстан, Алмания, Франсәдә булсын, безнең төрек-татар халкын зарарлы итеп күрсәтүче, безнең берләшүебездән куркучы руслар анда күпчелек хасил итми. Анда төрек-татар белән рус арасында һичбер милли мөнәсәбәт юклыгы күптән аңлашылгандыр. Бу мәсьәлә Аурупада, Африканың кара негры белән Кытай арасындагы фәрекъ кебек ачыктыр. Ерак Шәрекъта милли хәрәкәтебез башланганга төрек-татарны рустан аермый йөртеп килү – безнең милли провокаторыбызның хезмәтләренең җимешедер. Безнең тарихи омтылышыбыз безнең соңгы хәрәкәткә кадәр тәмамән мәҗһүл калгандыр. Шуңарга Ерак Шәрекътагы руслыкның бөтен пылчыраклыгы, бөтен начарлыгы безнең халыкка да язылып килгәндер вә безнең төрек-татар, үзенең дошманы русларның кылган начарлыклары өчен мәсьүл кебек тоелып, авырлыклар күреп килгәндер. Икенче, Аурупадагы милләттәшләребез арасында һичбер провокатор йирләшә алмаган вә һичбер кем ялган донос, ифтира белән үзенә-үзе урын ясый алмагандыр. Ерак Шәрекъта, мәгаттәәссеф, берничә нәселдән нәселгә провокатор булганнар йирләшеп өлгергәндер вә шул илебездә өйрәнгән начар кәсебләрен монда да дәвам иткәндер. Вә гөнаһсыз халкыбызны ниппоннарга төрле ямьсез төслеләрдә күрсәтер өчен кылмаган ризаләтне калдырмагандыр. Нәтиҗәдә безне белми, безнең хәрәкәтебезне танымый торган ниппоннар белән мөнәсәбәтне алып барырга мәҗбүр халкыбыз шулай авыр хәлгә төшеп калгандыр. Вә шул кирәксез мәшәкатьләр лөзүмсез комачаулар, беркемгә дә файда бирми торган уңайсызлыклар, миңа да ике ел буе җелегемә кадәр сеңеп, тынычлыгымны югалткандыр. Вә бүген берничә мең чакрымлык мәсафәдә дә үзенең тәэсирен бетерә алмыйдыр. Бу вәсвәсәле ышанычсызлык, әхвәле рухияне тудыру вә шуны яшәтү кем өчен кирәк иде, кем өчен файдалы иде? Ерак Шәрекъта зур роль уйнаучы вә киләчәктә дә зур роль уйнаячак ниппоннар өчен Шәрекъның икенче дәрәҗәдә зур бер милләте вә бик зур роль уйнаган вә киләчәктә зур роль уйнаячак төрек-татарлар хакында мондый әсассез, төпсез шөбһәгә төшү зарарлыдыр. Төрек-татар милләте өчен дә Асиянең мәдәни холыклы ниппоннарда шундый карашның тууы зарарлыдыр. Асиягә хаким булабыз дип уйлап куйган руслар өчен (кызылы, агы) аларның шул хәрәкәтләренә моңанча каршы чыгып килгән ниппоннарның саф берлеген аңламаенча, бер-берсенә шөбһә белән караулары руслар өчен файдалыдыр. Бүгенге кызыл руслар өчен иң кирәкле эштер. Вә безне ниппоннарга ямьсез күрсәтү, безне ниппоннардан суындыруда шөгур белән аңлап эш иткән куәт – һич шөбһәсез, большевик куәтедер. Вә бу безнең төрле төстәге провокаторларыбыз – большевик ялчыларыдыр. Ерак Шәрекъта тынычлык вә безнең милли-дини эшләребезгә иркенлек бу кара көчнең җиңелүе белән генә йирләшәчәктер. Вә большевикның ачыктан-ачык вә яшертен Ерак Шәрекъ эшләрене кая теләсә шунда барырга көче-куәте бетерелү белән генә билфигыль вөҗүдкә чыгачактыр. Бу никадәр тиз булса, шулкадәр безнең халкыбыз өчен файдалы булганы кебек, ниппоннар өчен дә файдалыдыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Тәдбирләр – чаралар.
Мәсафә – ераклык.
Сөкүт – дәшми тору, сөйләми тору.
Мәрак итәрлек – борчылырлык.
Мөзакәрә – фикер алышу, сөйләшү.
Мөнасиб – яраклы.
Гөруһ – төркем.
Фәрекъ – аерма.
Мәҗһүл – билгесез, танылмаган.
Мәгаттәәссеф – үкенеч ки, кызганыч.
Ризаләтне – хурлыкны, түбәнлекне.
Лөзүмсез – кирәксез.
Әсассез – нигезсез.
Билфигыль вөҗүдкә чыгачактыр – чынлыкта тормышка ашачактыр.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 24 апрель санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны итеп «Пароход» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.
1 …милли-дини барлыгыбызны Милләт Мәҗлесе корган рәвештә… – Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте уставы 1917 елда төзелгән Милләт Мәҗлесе уставы нигезендә языла. Бу низамнамәдә Ерак Шәрекътагы сәяси вазгыятькә караган үзенчәлекләр дә искә алына.
2 …Финляндия төрек-татарларыбыз … моннан тәмам унбер ел элек корып өлгергәннәр… – «Финляндия җәмгыяте исламия» 1925 елның 25 апрелендә төзелә. 1935 елның 26 маенда җәмгыятьнең 10 еллыгына багышлап Хельсинки шәһәрендә бәйрәм тантанасы уздырыла. «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 7 нче санындагы «Финляндия төрекләре тормышы» исемле мәкаләдә Финляндиядә яшәүче төрек-татарлар өчен бу җәмгыять нинди әһәмиятле роль уйнавы ачык чагыла: «Финляндиягә чыккан Идел-Урал төрекләре элек мәртәбә моннан 90 ел әүвәл бер мәхәллә корганнар. Бу мәхәллә Оренбург рухани мәҗлесенә баглы булган. Фәкать Финляндия Русия кул астында чагында да эчке эшләрендә бер дәрәҗәгә кадәр мохтариятле булганга вә фин хөкүмәте ислам динен рәсми сурәттә танымаганга, монда яшәүче төрек-мөселманнарның хокуклары чикләнгән булган […] 1925 елда «Финляндия җәмгыяте исламия»сенең корылуы берлә, ислам дине хөкүмәт тарафыннан рәсми сурәттә танылды вә мөселманнар аныңча мәхрүм булган бөтен инсани хокукларны казандылар, үз дини эшләрен үз теләкләренчә алып барырга юл ачылды вә милли-мәдәни эшләр өчен куәтле бер нигез салынды».
«Финляндия төрекләре бүлеге» исә 1935 елның апрель аенда гына оештырыла. Берлекнең 16 маддәдән торган уставы һәм программасы кабул ителә һәм җитәкчелек сайлана. «Финляндия төрекләре берлеге» рәисе Ибраһим Гариф; баш язучы, югары техник мәктәбе укучысы Зиннәт Габидулла; рәис урынбасары Гомәр Габдерәхим, хәзинәче Хәлимә Габдерәхим; әгъзалар: хокук факультеты укучысы Гомәр Таһир, сәүдәгәрләрдән Кайкалы Хәйрулла, Абулла Хәсәнгали.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 146-149.