Ерак Шәрекътагы руслар Аурупадагы мөһаҗир русларга бик күп яктан охшамыйлар. Иң элек Ерак Шәрекъта, хосусән Манҗуриядә Русиянең Манҗур тимер юлы ясаган вакытта ук килеп калган вә Манҗуриядә шактый йирләшкән бер рус сәүдәгәр сыйныфы бар. Тимер юлда эшкә килеп, шунда еллар буе хезмәт итеп, үзенең тормышын корып өлгергән, йортлы-йирле булган иске тимер юл хезмәтчеләре, мөһәндисләре, осталары бар. Боларга башка рус хөкүмәте хисабына Ерак Шәрекъта русларның икътисади сәясәтләрен алып барыр өчен корылган төрле исемдәге банклары, төрле зур тиҗарәт ширкәтләре, төрле сигорта компанияләренең калдыклары бар вә бу гөруһ халыкның милли-дини эшләрен алып бару өчен рус хөкүмәте тарафыннан салынган вә рус хөкүмәтеннән бик күп мали ярдәм алып торган рухани мөәссәсәләре, яшьләргә укыр өчен салынган мәктәпләр вә боларның биналары, аларның еллар буе зур мәгаш алып торып ныгып калган дин вә мәгариф хезмәтчеләре бар. Бу сыйныфлар барысы да үзләренең тормышларын рус хөкүмәте вакытында бик нык төзеп өлгергән булганга, Русиядәге большевик инкыйлабы боларның килерләрен киметкән булса да, бөтенләй үк тормышларының нигезен җимерә алмаган вә болар үз тормышлары берлә яши ала торган Манҗуриядә яшәүче руслар булып кала алганнар. Русиядә идарәнең алышынуы, Русиядән ага торган бал-май чишмәсенең туктавы вә Манҗуриядә идарәнең руслардан күчүе, боларның сәяси бәһаләрен төшерсә дә, болар һаман үзләрен-үзләре алып бара торган икътисади нык сыйныф булып, урта буржуа булып кала алганнар. Икенче рус гөруһы – чын мөһаҗирләр. Болар Аурупада булган кеби инкыйлабтан соң бу тарафларга күчеп килүчеләр булса да, бу якта, бу рус мөһаҗирләренең күпчелеге Югославиядәге кеби гаскәриләр, Сибирия хөкүмәтенең калдык-постыкларыдыр. Боларның әфисәрләре арасында иске заманда хәрби мәктәпләр күргән забитлар булгаласа да, күпчелеге – большевиклар берлә Себер хөкүмәте сугышы вакытында дәрәҗә-бидәрәҗә менгезелеп килгән, элгәреге тормышта гаскәрлек берлә мөнәсәбәте булмаган Себердә хезмәт итүче вак-төяк түрәләрдер. Монда бик күп очрый торган генераллар, «адмираллар» 1914 елга кадәр Себернең бер кечкенә стансәсендә стансә башлыгының урынбасары булып торган, яисә бер кечкенә шәһәрдә почтаханәдә тәгаһһедле хатларны алып биреп торган, яисә хөкүмәтнең аракы кибетләре эшендә хисап эшләрен тудырган бер конторщиктыр. Гаскәри тәрбияләре, кулларында гаскәри мәктәпләр тәмам итүдән шәһадәтнамәләре булмаса да, боларның йә полковник, йә генерал формасына тектерелгән киемнәре вә Русиядә булынган бөтен медальләрнең коллекционнары, тасмалары бер үк, һәммәсендә бардыр. Берәр төрле гаскәри бәйрәм-фәлән булганда, мондагы төрле дәрәҗәдәге рус генераллары, полков-никларының саны, бүгенге Финляндия гаскәрендәге генераллар, полковниклардан күп булмаса, аз түгелдер. Өченче сыйныф – бу генераллар берлә килгән солдатлар, гаскәриләр, казачилардыр.
Себер сугышларында Себер русы тәмамән большевиклар ягында, рус солдаты, алае-алае берлә үзенең әфисәрен үтереп, кызыллар ягына чыгып торганга, сүзен сүз итеп, большевикка каршы чынлап сугышып килгән солдатның иң зур өлеше бер татар-башкорт булгандыр. Каппель (Карреl) гаскәрендә күпчелекне төрек-татар1, барон Унгернда да (Ungzen) төрек-татар2, атаман Смирновта да3 шулай укдыр. Болар төрле-төрле дәрәҗәдә рус әфисәрләренең җаннарын, йөктә китерә торган малларын сакларга, Себердә вакытта бик кирәк булып, юлда бу төрек-татар гаскәре кадерле-хөрмәтле булса да, Манҗуриягә исән-сау килеп чыгып, мал-милкен кулга алгач та, бу татар гаскәрләренең кирәге беткән, кадере дә калмагандыр вә Себердән төяп чыккан хәзинәне бүлешкәндә, Манҗуриядә дәүләт байлыкларын пайлашканда, безнең татар-башкорт гаскәренә сынык кашык та тимәгәндер. Рус әфисәрләре татар-башкорт каравылы астында китергән миллионлап-миллионлап алтын-көмешне үзара бүлешкәндә, бу мескиннәрнең меңләп-меңләп иптәшләре безнең өчен үлеп-туңып калдылар, «ач-ялангач бу мескиннәргә берәр кат кием тәэмин иттек» дигәне сүздә генә дә булмагандыр. Бүлешелгән акчаларның күбрәген эләктергәннәре Америкага, Аурупага, Шанхайга күчеп киткәннәр. Азрак өлеш тигәннәре шул ук Манҗуриядә, төрле хөкүмәт мөәссәсәләренә кереп утырып, хәятларын корганнардыр. Ул вакытта егерме меңнән ким булмаган татар-башкорт гаскәренә ярдәм өчен, берәр төрле эш эшләр өчен һөнәрханә ачарга вә, шунда эш бирергә дип Корбангалиев иптәшләре берлә шул хәзинә суммасыннан меңнәрчә тәңкә алтын акча алган булса да, бу сумма да үзе кеби берничә хаин арасында бүлешергә киткәндер вә татар-башкорт гаскәренә һичбер тиенлек ярдәме тимәгәндер. Бүгенге көндә шул акчаларның калдыклары милләтчеләрнең мәҗлесләренә китереп җәнҗал ясатыр өчен ялланган хулиганнарга көнлек түләргә вә аларны кыздырырга кирәкле аракы алырга тотылып киләдер. Татар-башкорт солдаты меңләп-меңләбе урамда ач-ялангач, шул ук төрле гаскәри кием киенгән руслар, шул ук үзебезнең авантюристларыбыз тарафыннан сарык, кәҗә кеби башы биш сумлык алтынга каршы Советларга сатылгандыр. Ачлык-ялангачлыкка йөдәгән шул мескин милләттәшләребез төрле ялганнар берлә: «Илгә кайтсаң, атаң-анаңны күрәсең», – дип кыздырып, алдатып совет төрмәләренә тутырылган вә бик күбесе анда атылган, үтерелгәндер. Бу мескин төрек-татар балаларын химая итәрлек, аларны ашатырлык ул вакытта Манҗуриядә бер мөәссәсә дә булмаган кеби, инде акча чыкмаганга, аларның тормышлары берлә кызыксынучы да булмагандыр. Ерак Шәрекъка килеп чыккан меңнәр-меңнәр яшь егетләребез, һичбер төрле оешма ясый алмыйча вә үзләреннән һичбер эз калдырмаенча, рус-русчы авантюристлар тарафыннан һәлак ителгәндер. Бүгенге көндә боларның калдыклары анда-монда таралып беткәндер.
Русларның мөһаҗир кыйсеменең укымышлысы, эшкә яраклысы, Манҗуриягә элек йирләшкән руслар эченә кереп, йә сәүдә, йә гыйлем юлында, йә һөнәри санагатьтә үзенә бер эш табып, бер дә булмаса, игенчелек, бакчачылык, хайван асрау кеби эшләргә кереп, үз тормышын үзе кора алгандыр. Бу сыйныфның җилкә-сендә Манҗуриядәге рус мәктәпләре, аз-маз рус һөнәр санагате, рус сәүдәсе яшәп килгән вә бу сыйныф меңнәр-меңнәр рус халкына эш, көч, икмәк биреп килгәндер. Ләкин рус мөһаҗирлегенең күпчелеге баягы ялган генераллар, адмираллар, князьләр, графлардан гыйбарәт булганга вә бу саламторханнар вак-төяк эш берлә кулларын пылчыратасылары килмәгәнгә, үзләре теләгәнчә итеп аларны генерал, адмирал, министр итеп чакыручылар булмаганга, дөнья көтәр өчен төрле-төрле авантюра юлларына сабышканнар. Болар Кытайдагы үзләре кеби һавадан ирешкән генералларга солдат җыеп бирүче подрятчик булганнар. Киң Кытайның нинди вилаятендә генә бер сугыш, талаш чыкса, болар ике якка да үзләренең гаскәрләрен тәкъдим иткәннәр. Мәгълүм суммага каршы ике якка да солдат сатып, ике Кытай җүләрлегенең җүләрлегенә татар канын да түктергәннәр. Жан Золин вакытында да болар хөкүмәтнең кирәгенә юл сакчысы, каравыл итеп рус солдатларын сатып торган кеби, төрле-төрле хунхуз башлыкларына да шул ук рус солдатларын коралы-ние берлә сатып килгәннәр. Боларга башка шул ук авантюристлар Кытай эчендә бик мәгъруф булган әфьюн качаклыгын эшләгәннәр. Төрле хунхуз башлыкларына корал, ядрә китергәннәр. Ерак Шәрекъта бик муллыкта булынган рус хатын-кызы Кытай вә Америкага «җанлы товар» итеп сату эшенә дә бик нык катышканнар. Шул ук рус авантюристлары Ерак Шәрекъның үзе кәшефе булган яңа бер кәсеп тә табып алганнар. Ул да баерак кешеләрне качырып, аңарга каршы дань алу кәсебе. Соңгы елларда руслар бу яңа кәсепне бик киң рәвештә татбикъ итеп, баерак руслар, кытайлар, хосусән баерак яһүди сатучыларын урлап китеп, дань алуны үзләренең килерләренең иң төплесе итеп куйганнар. Соңгы елларда Харбинда булып үткән берничә яһүди байларын урлап, йөзәр, икешәр йөз мең дань сорап, кайберсеннән алып коткарулар, кайберсеннән акча ала алмыйча һичбер гөнаһсыз кешеләрне үтерүләр бик күбәйгәндер. 1932 елда Харбинның иң бай яһүдиләреннән Каспе дигән бер кешенең4, Париж музыка мәктәбен тәмам итеп, ата-анасы берлә күрешергә кайткан егерме бер яшьлек углы – бер яшь музыкантны урлап, ике йөз мең сум дань сорап та ала алмагач, шул яшьне үтерү мәхкәмәләре бүгенгә кадәр Харбинда дәвам итәдер. Шул эшнең карамауында Хар-бинда полисәдә зур дәрәҗәдә хезмәт итүче Мартынов дигән бер русның шул урлауның башында5 торуын, үзен генерал дип йөрүче әллә никадәр рус авантюристларының катышкан булуын мәйданга чыгарып киләдәр. Үзе эше, көче берлә торырга теләмичә, төрле караңгы юллардан киченеп китәргә теләүче шул рус авантюрачылары Манҗуриядә, хосусән Харбинда һәрвакыт күпчелек булып килгәндер вә Харбинның бөтен мөһаҗәрәт тормышының татын, тәмен качырып торганнар. Русларның әүвәлге сөйләгән хуҗалыклы сыйныфлары, үз көче, эше берлә торучы безнең төрек-татарлар, сәүдә берлә яшәүче яһүдиләр, кавказиялеләр, украинлылар болардан тәмам аерым яшәп, бу авантюристлардан уттан качкан кеби качканнар вә алар берлә һичбер мөгамәләдә булмаганнар. Шундый рухта килгән Совет Русиясенең типлары һәрвакыт Манҗуриягә качып чыгып торган кеби, Совет Русиясенең ГПУсы да махсус буларак Манҗуриядәге төпле, йирле мөһаҗирлекнең тынычлыгын качырыр өчен үзенең шундый агентларын күндереп торган. Аларга һәртөрле начарлыклар эшләргә акча бер-лә, корал берлә ярдәм итеп килгән вә киләләр. Менә шул рус авантюрачылары үзләрен-үзләре үз исемнәре берлә йөртергә яратмыйлар. Үзләренә, үзләренең иярченнәренә зур-зур ялтыравыклы исемнәр тагалар. Үзләрен сәяси бер агым кеби күрсәтергә маташалар. Аңламаганнарга үзләрен Русияне коткарырга йөрүче каһар-маннар кеби танытырга тырышалар. СССРда берәр караклык, кеше үтерү кебек гади хыянәт өчен төрмәдә утырган булсалар, «ватан вә милләт корбаны» дип күкрәкләренә бәреп-бәреп сөйлиләр. Үзләренең хыянәтләрен яшерер өчен хәзерге заманда руслар арасында таралган модадагы берәр агымның исемен күтәрәләр, берсе Кирилл тарафдары, берсе Николай Николаевич, берсе әрхәрәй Афанасий тарафдары, берсе фашистлык тарафдары, берсе казачийлык тарафдары6, имеш. Бу бушбугазлар әзергә хәзерләр, Манҗурия тимер юллары Советлар кулында булганда, рус халкының Манҗуриядәге яртысы кадәресе шул тимер юлдан эш табып туенып торганда, үзләренең кәсепләре файда китермәгәндә, шул тараф русларга таянып тамакын туйдырып вә шул тимер юлы буйлап большевиклардан ага торган төрле пропаганда акчаларыннан өлеш алып килделәр. Тимер юллар, Манҗу-Гога сатылып, тимер юлда эшләүче вә аларның гаиләләре егерме биш-утыз меңләп рус халкы Совет Русиясенә кайтып киткәч, боларның икътисади хәлләре авырлашты. Манҗу-Го хөкүмәте төзелеп җитеп, хунхузчылык, кеше урлаучылыклар авырлашты. Боларга кәсеп кимеде, килер азайды. Болар тагын бер кат йөзне, битне алыштырып, яңа модалы тамгалар тагарга мәҗбүр булдылар. Болар үзләренең шул авантюристлыкларына Ерак Шәрекъта модадагы сәяси агым төсен бик нык биреп, гәзитәләр чыгарып, сәяси клубларын ясап, японнар Манҗу-Голарны алдарга керештеләр. Шул гәзитәләр, клубларга бирелгән шатырдавыклы исемнәр аркылы рус, яһүди халкының баерак кыйсемен куркытып, шантаж ясап акча алуны уйлап чыгардылар. Һәрбер имкяндә шантаж юлы берлә акча алып, сәяси клубларын яшерен карта уйный торган йирләрдә ясап, яшәп киләләр. Үзләренә акча биргәннәрне кем булса да, мактап, күккә күтәреп, акча бирмәгән һәрбер намуслы сәүдәгәрне, сәяси хезмәтчене, нинди милләттән булса булсын, гәзитәләрендә әллә нинди ифтиралар, ялганнар язып, хөкүмәт даирәләренә ялган мәгълүматлар биреп зарар итүне корал итеп алдылар, русларның мәшһүр галимнәреннән булган, Америкада академик дәрәҗәсен алган Рерихны7 шулай иттеләр. Америкада үзенең акчасына рус фашист партиясе коручы Вонанскийны8 шулай мәсхәрә иттеләр. Ерак Шәрекъта рус идарәсенә зур хезмәт иткән, бик озын еллар При- морьедагы генерал-губернатор булган9 берсен дә шулай мәсхәрә иттеләр. Шул ук юл берлә Колчак хөкүмәтенең малия назыйры могавине булган вә Харбинда француз капиталы берлә русларга ярдәм өчен зур бер банка кора алган Буяновскийны да10 шул шантажлар берлә үзен-үзе үтерергә мәҗбүр иттеләр.
Шул ак рус авантюристлары безнең халыктан шантаж акча чыгара алмагач, безнең милли-дини җәбһәбезне японнарга, манҗурларга әллә нинди бүкәй төсле күрсәтеп, пылчыратып, Харбинның бөтен милли эшен бәрбад иттеләр. Рамазанда имамны тәүкыйф иттеләр. Кыш уртасына кадәр мәктәбен ачтырмадылар. Әллә никадәр хөрмәтле милләтчеләрне кыйнаттылар. Хөрмәтле ханымнарыбызны мыскыл иттерделәр. Бик күп милләтчене полисәдән полисәгә йөрттерделәр. Безнең милли, дини эшебезнең табигый юлына керүенә, мәхәлләбез, мәсҗедебез, уку-укытуыбызга киртә булдылар.
Бу рус авантюристлары соңгы айларда тагын бернәрсә уйлап чыгардылар. Ул да – Манҗуриядә яшәүче русларның агын, кызылын, карасын үз идарәләренә җыю, шулар исеменнән сүз сөйләү, шул фикерне төрле япон даирәләренә матур иттереп сөйләп ышандыру өчен оешма кордылар. Куркытып төрле рус оешмаларын үз эшләренә җыя башладылар. Шуннан батырчылык алып, шул ук рус оешмасына «Русия мөһаҗире бюросы» исеме биреп, Манҗуриядә яшәүче украинлы, гөрҗи, әрмәни вә төрек-татарларны үзләренең идарәсенә кертмәкче вә аларның бөтен дини-милли эшләрен, сәяси карашларын үз тәфтишләре астына вә бигрәк тә бу халыкларның килерен алмакчы булдылар. Корбангалиевнең, Харбинга килеп: «Без ислам динендәге рус милләтчесе», – дип игълан итүе аларга батырлык бирде. Безнең милли эшләребезгә катышырга ишек ачты. Халкыбызның 99 проценты бу русларның мондагы пылчыраклыгыннан туеп беткәнгә вә боларның бүгенге японнар, манҗурларны алдар өчен корылган уйдырмалары бик тиз ачылып, оятка калачагын белгәнгә, безнең халык үзенең Ерак Шәрекътагы ак-пакь исемен боларга катышып пылчыратмас өчен үзләреннән дә, бюроларыннан да шәйтаннан качкан кеби кача, үзенең милли-дини эшләре тирәсендә үзлегенә үзе хуҗа булырга тырыша. Ләкин бу оятсыз рус авантюристлары төрле ялган донослар берлә милләтче төрек-татарның милли кыйммәте барларның әле берсен «кызыл» дип, әле берсен «башка» дип, төрмәләргә яптырып, халыкны куркытып, йөдәтеп бетерәләр. Манҗу-Года һичбер дини-милли эшебезне эшләргә имкян бирмиләр. Берсе артыннан берсе килеп чыккан бу ялганчыларның журналлары берлә халкыбызның башы әйләнә. Берни белмәгән, танымаган манҗур түрәсе дә аптырап кала. Харбиндагы милләтчеләр гөнаһсыз табылып төрмәдән чыгарылырга өлгермиләр, Хайларда шундый ифтиралы эшләр башлана. Анда басылырга өлгерми, башка шәһәрләрдә ялган журнал бирүләр китә. Украинлыларга да гайне метод татбикъ ителә. Болар, мондагы ике йөз гайре рус колонияләрен йөдәтеп, әлсерәтеп, куркытып, үзләренең ихтыярларына алырга тырышалар. Бу халыклардан җыйнаган акча берлә үзләренең рус әрәмтамакларын ашатып торырга уйлыйлар. Большевиклардан акча бәрабәренә алган заказ буенча Ерак Шәрекътагы «Прометә» җәбһәсен көчсезләндерергә, хәлсезләндерергә, Ерак Шәрекъ большевиклыгының күзендә аю булып күренә торган «Прометә» хәрәкәтен җимерергә, ватарга телиләр. Ерак Шәрекъта беренче бәла менә шул.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мөһәндисләре – белгечләре, инженерлары.
Тиҗарәт ширкәтләре – сәүдә җәмгыятьләре.
Сигорта – иминлек.
Мали – финанс.
Рухани мөәссәсәләре – рухани оешмалары.
Дәрәҗә-бидәрәҗә – дәрәҗәле-дәрәҗәсез.
Тәгаһһедле – заказлы.
Шәһадәтнамәләре – таныклыклары.
Алае-алае – полкы-полкы.
Каршы – монда: «өчен» мәгънәсендә.
Химая итәрлек – якларлык, сакларлык.
Кыйсеменең – өлешенең.
Һөнәри санагатьтә – эшче һөнәрендә, промышленность һөнәрендә.
Хунхуз – дөресе: хунхор – юлбасар, кан коючы.
Мәгъруф булган – танылган.
Кәшефе булган – уйлап тапкан.
Татбикъ итеп – яраклаштырып.
Малия назыйры могавине – финанс министры урынбасары.
Бәрбад иттеләр – пыран-заран китерделәр.
Тәүкыйф иттеләр – кулга алдылар.
Тәфтишләре – тикшерүләре.
Журналлары – донос, шикаятьләре.
Гайне – шундый ук.
«Яңа милли юл» җурналының 1936 елгы 2 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Каппель (Карреl) гаскәрендә күпчелекне төрек-татар… – Владимир Оскарович Каппель (1883–1920), патша армиясе генерал-лейтенанты. Гражданнар сугышы вакытында аклар ягында торып, Көнчыгыш фронтта командалык итә, Сембер һәм Казан өчен көрәшә. 1920 елда үтерелә. Харбин шәһәрендә күмелә (2007 елның гыйнвар аенда гәүдәсе Мәскәүдә җирләнә). Бу җирләрдә күпчелек татар-башкорт яшәгәнне исәпкә алсаң, төп гаскәри көчне алар тәшкил иткәне аңлашыла. Г.Исхакый шуңа ишарәли.
2 …барон Унгернда да (Unqrеt) төрек-татар… – Роман Федорович Унгерн фон Штернберг (1886–1921), генерал-лейтенант. Гражданнар сугышы вакытында аклар ягыннан торып Забайкалье һәм Монголия өчен хәрби бәрелешләрдә җитәкчелек итә. 1920 елда Ургуны (бүгенге Улан-Баторны) яулап ала, ван титулы (Монголиядә феодал титулы, король мәгънәсендә) алып, Монголия диктаторы була. 1921 елда Себер революцион трибуналы карары буенча атып үтерелә. Бу чорда Ерак Шәрекъта төрек-татарларның күпләп яшәве һәм ак армиядә безнең милләттәшләребез шактый булуын искә алсак, Г.Исхакый фикере белән килешми мөмкин түгел.
3 …атаман Смирновта да… – сүз Яков Яковлевич Смирнов (1890– ?) турында булса кирәк. Ул Колчак армиясе полковнигы, Харбинда гомумхәрби союзның офицерлар мәктәбе начальнигы, совет разведкасында агент, Сунгари 2 (Асано) станциясендә 1 нче аерым рус кавалерия отряды командиры. 1945 елда кулга алынып, 15 ел төрмәдә утыра.
4…Харбинның иң бай яһүдиләреннән Каспе дигән бер кешенең… – Йосыф Александорович Каспе, эшмәкәр, Харбин шәһәрендә ювелир кибете һәм кунакханәләр хуҗасы.
5 …Харбинда полисәдә зур дәрәҗәдә хезмәт итүче Мартынов дигән бер русның шул урлауның башында… – Леонид Гаврилович Мартынов (1880–1937), Оренбург казак гаскәре генерал-майоры. 1922 елдан Харбинда яши. Бу фамилиядә йөрүче икенче бер кеше дә булуы ихтимал. Чөнки Харбинда 20–30 нчы елларда Николай Андреевич Мартынов та (?–1966) яши. Ул Манҗуриядәге Рос-сия эмигрантлары бюросында эшли. Г.Исхакый әлеге очракта талантлы музыкант Семен Йосифович Каспене (?–1933) урлауда катнашкан Леонид Гаврилович Мартыновны искә ала. С.Каспене урлауда В.А.Карпов, Шандорь, Кириченко һәм Глушко да катнаша. Аны урлап кына калмыйлар, ул һөҗүм вакытында үтерелә.
6 …берсе Кирилл тарафдары, берсе Николай Николаевич, берсе әрхәрәй Афанасий, берсе фашистлык тарафдары, берсе казачийлык тарафдары… – русларның Ерак Шәрекъка барып урнашулары Көнчыгыш Кытай тимер юлы төзелеше башлануга бәйле. Бу урында Г.Исхакый 1917 елгы инкыйлабтан һәм Гражданнар сугышыннан соң Ерак Шәрекъка киткән рус мөһаҗирләрен искә ала. Әдип-публицист мәкаләләре һәм тарихи чыганаклар раслаганча, Ерак Шәрекъта 200 дән артык рус мөһаҗирләре колониясе яшәгән. Алар үзләренең сәяси карашлары ягыннан төрле сәяси төркемнәргә бүленгәннәр. Г.Исхакый мәкаләләрендә чагылып үткән, 20–30 нчы елларда тамыр җәйгән фашистик идея корбаннары да, патша Россиясендә казак хезмәтендә булганнар да, христианлыкка табынып яшәүчеләр дә, 1924 елның 31 августыннан үзен Россия императоры дип игълан иткән князь Кирилл Владимирович (1876–1938) һәм император таҗына дәгъва кылучы Николай Николаевич (кече) Романовлар (1856–1929) төркеме дә, әдип язганча, кара руслыкны өстен күрүчеләр дә бар. Бу типлар А.Хисаметдинов төзегән биобиблиографик сүзлектә ачык күренә. Мәкаләдә шул төркемнәргә ачык ишарә бар.
7 …Америкада академик дәрәҗәсен алган Рерихны… – Николай Константинович Рерих (1874–1947), рәссам, археолог, сәяхәтче, язучы җәмәгать эшлеклесе, күпкырлы талант иясе. Төрле тармакларга караган хезмәтләр бастыра. 1918 елдан чит илдә, 20 нче еллар башында АКШта яшәп, аннан соңгы гомерен Һиндстан белән бәйли. Америкада академик дәрәҗәсе алуы турында мәгълүмат табылмады. Н.К.Рерих 1934 елның май аенда Харбин шәһәренә килә. Аның Ерак Көнчыгышка сәяхәтен, алып барган эшчәнлеген җирле православный руслар зур каршылык күрсәтеп каршылыйлар. Рус газеталарында, шул исәптән «Харбинское время»дә поплар, епархияләр тарафыннан язылган мәкаләләре урнаштырыла. Бу хәл 1938 елга кадәр дәвам итә. Г.Исхакый шул вакыйгаларны искә ала.
8 …үзенең акчасына рус фашист партиясе коручы Вонанскийны… – Вонсяцкий Анатолий Андреевич (1808–1965), җәмәгать эшлеклесе. АКШта 1936 елда Бөтенроссия фашистик партиясенә нигез сала. 1942 елда кулга алынса да, соңыннан азат ителә. Бу елларда Ерак Шәрекътагы рус мөһаҗирләре арасында да фашистик партия төзелә. Мәкаләдә искә алынган шәхес эшчәнлеге әлеге Вонсяцкийга туры килә.
9 …озын еллар Приморьедагы генерал-губернатор булган… – XX гасыр башыннан 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр Приморьедә Флуг Василий Егорович (1905–1910), Сташевский Арсений Дмитриевич (1914–1916), Толмачев Владимир Александрович (1916–1917) генерал-губернатор вазифасын башкара. Бу очракта Г.Исхакый кайсы губернаторны искә ала торгандыр, анысы билгесез. Еллар исәбеннән чыгып фикер йөрткәндә, В.Е.Флуг булуы ихтимал.
10 …Харбинда француз капиталы берлә русларга ярдәм өчен зур бер банка кора алган Буяновскийны да… – Николай Демьянович Буяновский (1880–1935), банкир. 1909 елдан Рус-азиат банкы хезмәткәре (1909–1919). Берникадәр вакыт А.В.Колчак хөкүмәтенең финанс министры. 1927–1930 елларда Франк-азиат банкы директоры, Кытай банкы киңәшчесе. 1923 елдан Биржа комитеты әгъзасы. Үзен-үзе үтерә.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 126-132.