Рус империализмының Ерак Шәрекъка кул сузуы, анда шактый зур муаффәкыятьләр кулда итеп, 19 нчы гасырның ахырында Тыныч диңгезгә баруы, чыгуы вә анда туңмый торган Артур портына хуҗа булуы1 һәркемгә мәгълүмдер. Рус империализмының бу омтылуы күптән башланган булса да, руслар мондагы күзгә ташланачак муаффәкыятьне кытай-япон сугышыннан соң кулда иттеләр. Җиңелгән Кытай хөкүмәте Кореянең истикълялен танып, Ляодун ярым атәсен2 японнарга бирергә разый булып солых ясасалар да, руслар, бу солыхка катышып, Ляодунны үзләренә алдылар, Япониянең Манҗуриягә аяк басуына киртә куйдылар. Ул чакларда әле Япония Аурупа материал мәдәнияте вә Аурупа коралы берлә яңа коралланып кына килгәнгә, японнар рус көче алдында баш ияргә мәҗбүр булдылар. Артур портын русларга бирделәр. Русия ул вакытларда французлар акчасына Себер юлын салып ята3 иде, көчсезләнгән кытайлардан Манҗурия аша тимер юл салырга имтияз алды вә Себер тимер юлын Манҗуриягә кертеп җибәрде, бу юлны Манҗуриянең уртасы Харбинга барып җиткәч, икегә аерып, бер ботагын Владивостокка таба борды вә, бик күп акчалар сарыф итеп, шул ике юлны да 1902 елларда тәмам итте. Япониянең шималь ягындагы Владивостокка, җәнүб ягындагы ачык диңгезгә чыга торган Порт-Артурга корыдан да кулын җиткезеп, ике портны да гаскәри кальга иттереп ныгытырга кереште. Кытайның зәгыйфьлегеннән файдаланып, Манҗуриянең тимер юл буйларын гаскәри кышлалар берлә тутырды. Манҗурияне тәмам үзенеке кеби итеп карарга кереште, Порт-Артурга Япониянекеннән куәтле сугыш көймәләре дә йирләштереп, Тыныч диңгездә зур роль уйнарга хәзерләнде. Тимер юл кыскыч төсле эшләнгәнгә, кирәк вакытында бөтен Манҗурияне генә түгел, Кореяне дә кысып алырлык итеп куелган иде. Русиянең кулына төшергән Манҗуриясе, Моголстаны үзе дә бик зур бер дөнья булса да, бик бай өлкә булса да, рус империализмы моның берлә генә канәгатьләнмәде, ул Кореяне дә кулына эләктерергә кереште. Акрынлап Манҗурия Корея чигенә таба кулын сузды вә, Ялу суы буенда4 урман эшләтү сылтавы берлә көчләп, үзенә бер имтияз алырга кереште. Кытай-япон сугышыннан соң Корея мөстәкыйль бер мәмләкәт итеп5 игълан ителгән булса да, моның җәнүбендә японнарның тәэсире бик зур иде, вә бу юл Кореядән Япониягә чыга алачак күпер ролен уйнаганга, японнар өчен Кореянең Русия кулына төшүе Русиянең иртә-кич Япониягә керүе дигән сүз булачак иде. Япония өчен Кореяне рус тәэсиренә кертмәү Япониянең мөстәкыйль яшәве өчен беренче шарт иде. Шуңарга күрә Манҗуриядә русларның теләгәнчә кылануларына каршы японнар тик калсалар да, Кореягә таба һөҗүмнәренә сәерче булып кала алмадылар. Ике арада Корея өстендә бик озын дипломатик тартыш дәвам итте. Актыктан, 1904 елда, япон-рус сугышының башлануына сәбәп булды. Руслар бу сугышны бик зур сөенеч, бик зур һавалык берлә каршы алдылар. Кореяне генә түгел, Япониянең үзен дә алырга имкян тугды дип, сугышка керештеләр. Кореядән, диңгездән бик күп гаскәр җибәрделәр. Ул вакытлар Русия дөньяның иң зур мәмләкәте, гаскәрчә иң куәтле дәүләте дип хисап ителгәнгә, бөтен дөнья «руслар җиңеп чыга, Япония Русия боендырыгы астына төшә» дип уйлыйлар иде. Ләкин Шәрекъның бу баласы – японнар – бик нык хәзерләнгән булып чыктылар вә бик зур каһарманлык берлә Русиянең диңгез көчен җимерделәр, Порт-Артурны алдылар, корыдагы гаскәрен җиңделәр. Берсе артыннан берсе зур-зур сугышлар ясап, русның гаскәрен Харбинга кадәр чигенергә мәҗбүр иттеләр. Руслар җиңелеп солых сораганда инде, Корея кайда, Манҗуриянең Җәнүбе дә агызга алынмады. Бик зур акча тотылып ясалган Җәнүби Манҗурия тимер юлы һәм дә Порт-Артур тәмамән японнарга бирелде. Руслар салган тимер юллар кыскычының җәнүбкә чыга торган җәбе Русиядән киселде вә Япониянең кулына керде. Нәтиҗәдә бик зур мәшәкать берлә Тыныч диңгезгә ачкан Русия капкасы ябылды. Һәм дә бик каты итеп ябылды. Ләкин Русиянең кулында әле Манҗуриянең яртысыннан артыгы, Могол-станның зур бер өлеше калды. Шул илләрне кулында тотарга Кытайдан алган имтиязы берлә 1720 километрлык тимер юлы да калды. Бу тимер юл, Русиянең малын тугрыдан-туры Тыныч диңгезгә чыгара алмаса да, Владивостокка кадәр китерә алды. Бу порт, туңа торган вә тугры ачык диңгезгә чыкмый торган булса да, Ерак Шәрекъта бер капканы алып калды вә Дөнья сугышы вакытында шул порт аркылы Америкадан бик күп корал, кирәк-яраклар да ташый алды. Япония Җәнүби Манҗурия, Кореядә йирләште. Ерак Шәрекъта үзенә күрә бер мовазәнә мәйданга килде.
Сугыштан соң Русиянең идарәсе большевикларга күчте. Әүвәлге елларында болар «Без чит халыкларга тимибез, билгакес, аларның азат булуына ярдәм итәбез» дип эшкә керешсәләр дә, Русиянең бөтен вилаятьләрен кулга төшереп бетергәч, болар да рус империализмын дәвам иттерә башладылар. Аурупага таба хәрәкәтләре һәммәсе үзләренә зарарлы чыкканга, Шәрекъка ташландылар, Ерак Шәрекъта Моголстан, Кытайны кулга төшерергә, Манҗуриядә биләштирмә ясарга тотындылар. Кытай Шәрекъ тимер юллары кулларында булудан файдаланып, бер тарафтан кытайлар, манҗурлар, кореялеләр арасында коммунизм фикере таратырга, икенче тарафтан, шул халыкларны үзенең нәфүзенә каратып, Кытайның тагын эченнәнрәк Тыныч диңгезгә чыгарга план кордылар. Бик күп кытай генералларына акча, корал берлә ярдәм итеп, аларны бер-бере берлә сугыштырдылар, зәгыйфьләндерделәр, үзләренең тәэсирен көннән-көн куәтләндерделәр. Манҗуриядә кытай түрәләрен сатып алып, үз илләре кеби хәрәкәткә башладылар. Бөтен Ерак Шәрекъны советлаштыру вә бөтен Ерак Шә-рекъны Мәскәүгә карату уе берлә хыяллана башладылар. Николай заманасындагы империализм планнары бу юлы кызыл буяуга буялып мәйданга атылды. Русларның бу хәрәкәтләре японнарның хәяти мәнфәгатенә килеп кагылды. Япония тагын үзен-үзе саклау өчен Манҗуриядәге большевикларның хуҗа кеби кылануларына сәерче булып кала алмады. Манҗуриянең истикъляль агымнарына дустча карап, Манҗу-Го* дәүләте тугды6, вә большевиклар берлә Манҗуриядә тартыш башланды. Большевиклар сүзгә бик бай булсалар да, гаскәри көчкә бик зәгыйфь булганга, бик зур шау-шу күтәрсәләр дә, Япон-Манҗу-Го дәүләтенең уртак сәясәтенә каршы бер эш эшли алмадылар. Берсе артыннан берсе үзләренең алган сәяси-икътисади урыннарын югалттылар, Кытайны куркытып алган бик күп имтиязларыннан ваз кичәргә мәҗбүр булдылар. Кулларында ялгыз Кытай Шәрекъ тимер юллары калды. Шуңарга таянып, коммунистлар Манҗуриянең яңа дәүләтенә каршы бик күп зыянлы эшләр ясадылар, хунхарларны коралландырдылар, мәмләкәтнең тынычлыгын бетерер өчен төрле-төрле бандалар кордылар. Трәннәргә һөҗүмнәр бик шәпләнде. Нәтиҗәдә Япония хөкүмәте берлә Советларның арасы бик ачылды. Бик күп гәзитәчеләр тагы 1904 ел кеби булды, тагы япон-рус тартышын сугыш кына хәл итәчәк дип сөйләделәр, яздылар. Большевиклар үзләре дә шул төстә бик күп барабан кактылар. Ләкин ахырдан, Япония берлә сугышка керүдән куркып, үзләренең иң соңгы кораллары булган тимер юлны сатып китәргә разыйлык күрсәттеләр вә шуны сатар өчен Манҗуриянең элек биргән бәһасенә бик якын кыйммәт тәгъйин иттеләр. Хәзерге көндә инде 140 миллион кәгазь йенга каршы 1720 километр юлны вә шуның юлында эшләнгән бик күп биналарны, завод-фабрикаларны биреп калдырырга килештеләр7, хәзер инде шул килешүнең тәфсыйлатын сөйләшеп, киңәшләшеп яталар. Берничә айдан тимер юл бөтенләй Манҗу-Го хөкүмәтенә калачак, диләр. Моның берлә рус империализмының Ерак Шә- рекъка сузган кулының икенчесе дә төбеннән киселеп ыргытылган буладыр, Русиянең Ерак Шәрекъны биләү (истиля) сәясәте банкрот булган буладыр. Русиянең Тыныч диңгезгә чыгу юлы тагы бик каты итеп, нык итеп каплатылган буладыр. Бу вакыйга ерактан караганда кечкенә төсле күренсә дә, моның мәгънәсе бик зур. Бу – рус империализмының Ерак Шәрекъка сузылуына чик куелу дигән сүздер. Бу – рус империализмының һөҗүменнән мөдафәгага, үзен-үзе сакларга күчүе, рус көченең алга баруыннан туктап чигенүгә башлау дигән сүздер. Бу – рус империализмының бетүенең башлангычыдыр. Дөрес, әле Русиянең ихтыярында бик киң Сибирия, бик бай Идел-Урал, бик кадерле Төркестан, Кавказ, Кырым, Украина бар. Ләкин бу сүтелү башлангач, бу илләр дә вакыты җитү берлә Русиядән кортылып чыгып, үзләренә аерым тормыш корачаклардыр. Ерак Шәрекъта бер канаты Балтыйк буенда, икенче канаты корылган Русия империализмының симболы кара кошның тырнаклары арасында башка илләр дә озак калмаячаклардыр. Бу безнең өчен ике җирдә ике дүрт кеби бәдиһидер.
Без Манҗуриянең, Моголстанның кызыл, ак, кара русның истилясыннан кортылуын сөенеп каршы алдык вә русларның бөтен калдык-постык көчләренең моннан чыгуларына тагы да сөенәбез. Безнең илебез дә кайчанга шуны күрер, кайчанга безгә дә үз илебездән шул килмешәкләрне куарга насыйп булыр дип кызыгып карыйбыз вә бу илләрдә асияле манҗур, моголларның идарәләре йирләшүдән һичбер уңайсызлык хис итмибез. Билгеле, безгә алар берлә бергәләп яшәргә тагы уңайрак булыр дип, киләчәккә зур өмид берлә карыйбыз. Ләкин мондагы әхвәл эчендә бу эшне аңламыйча, халкыбызның кайбер бүлегенә аз-маз зарар булу ихтималы да юк түгел. Ерак Шәрекъта безнең унбиш меңләп милләттәшләребез – идел-ураллар яшиләр. Боларның бер өлеше – сугыштан элек үк монда сәүдә берлә йирләшкән милләттәшләребез. Бер өлеше – большевик сугышы вакытында җиңелгән рус гаскәре берлә монда килеп чыккан гаскәри вә сивил мөһаҗирләр. Әүвәлгеләренең күпчелеге пензалы булса, соңгылары арасында киң илебезнең һәр вилаятенең угыллары, кызлары катышкан. Болар мөһаҗәрәттә унбиш ел бергә үткәргән милли тормышлары вә милли хисләре берлә үзләрен-үзләре русларга кушмыйча йөртергә тырышканнар вә йөртәләр.
Ләкин кайберләре, бик азчылык булса да, тимер юл буйларында руслар арасына төшеп калганнар, рус марҗалары берлә уртак тормыш корганнар. Рус аракысына үгрәнеп китеп, милли тормыштан читкә сугылганнар. Марҗалары, кода-кодагыйлары аркылы бу тарафтагы бик шау-шулы русларның русчылыгы, кара русчылыгы тозагына да эләккәннәр. Русларның монархист фиркаләренә, фашист агымнарына кушылганнар. Шуларның көчләреннән файдаланып, алар исеменнән сүз сөйләргә яратучы Корбангалиевнең монда булуы, аларның бу мескин тормышларына сәяси буяу да буялган. Корбангалиев: «Без мөселман руслар, без Русия бүленмәвен телибез, падишаһлар заманасындагы кебек булуын телибез», – дип, боларга үзенә күрә бер агым төсе биреп, аларны рус байрагы астына кушкан. Аларны рус монархист фиркаләренең садыйк бәндәләре итеп, русларга кушып, алар арасында үзенә урын тәэмин иткән. Идел-Урал хәрәкәте менә шул мескин, юлдан язганнар арасында русларның вә русчыларның бик тырышып эшләвенә сәбәп булды. Корбангалиев руслар булган һәрбер шәһәрдә шундыйлардан дүрт-биш кешелек булса да группалар ясап русларга катыштырды. Милли хәрәкәткә каршы чыгаруда бик ямьсез рәвештә башчылык итә алды. Боларның саны мондагы милләттәшләр арасында бер йә ике проценттан артмаса да, рус гәзитәләре аркылы, Манҗу-Года полисәдә хезмәт итә торган рус түрәләре аркылы боларны бер агым итеп күрсәтергә тырышты, әһәмият бирдерергә иҗтиһад итте. Манҗурлар, японнар безнең эчке тормышны яхшылап белмәгәнгә, кайбер вак-төяк түрәләр арасында аз-чук муаффәкъта булдылар. Хосусән безнекеләрнең паспортлары русча «ов»ка бетүе аларга зур бер дәлил булып күрсәтелде. Нәтиҗәдә Ерак Шәрекътагы мөселманнар арасында (алар, милли исем – төрек-татарларны кулланмаенча, үзләрен мөселман дип кенә йөртәләр; японнар, манҗурларга: «Без милләт җәһәтеннән – рус, дин ягыннан – мөселман», – дип таныталар) русчылык, руслар берлә багланган булу шактый нык дигән тәэсир калдырдылар вә безнең халыкка Ерак Шәрекъта һичбер хөрмәте булмаган рус исемен тактырдылар.
Менә шул эшләр дәвам иткәндә, Ерак Шәрекъ тимер юлы сатылды. Моның сатылуы – мондагы рус халкы өчен бердәнбер савым сыерның сатылуы кебек бер эш. Русларның мондагы яртысы (30 меңе) тугрыдан-тугры шул тимер юлда эшли. Шунда эшләр өчен мөһаҗирләре дә үзләренә совет паспорты алганнар. Балаларны совет мәктәбендә укытып, яшьләрне коммунист симпатиясенә үгрәткәннәр. Болар Ерак Шәрекъта коммунист пропагандасының коралы булганнар. Калган яртысы, шул ук рус булганга, кызыл руслар берлә багланганнар, болар арасында бик шау-шулы монархист булып йөрүчеләр бик күп төсле күренсә дә, факт буларак аклы, кызыллы рус боткасы хәленә әверелгәннәр. Манҗуриядәге төрле урлау, талау, вату, җимерү, кеше качыру, ханхузлык итәргә бик киң катышып, дәүләтнең тынычлыгын бетерә торган ышанычсыз бер гонсыр булып танылганнар.
Тимер юлны Манҗу-Го хөкүмәте сатып алганда куйган бер шарты: бөтен тимер юлдагы совет эшчеләренең юлдан чыгарылып илләренә озатылулары. Боларның саны 7 мең чамасында гына (гаиләләре берлә 30 мең) булса да, боларның берничә меңенең аклар дигәннәр арасында элемтәләре бар. Шуңарга, тимер юл сатып алуны Манҗу-Гоны тынычландырыр өчен бер васитә дип караганга, хөкүмәт мөмкин кадәр болардан яңа дәүләтне тәмизләргә тырышырга тиешледер. Украинлы, гөрҗиләре күптән үзләрен аерым милләт итеп танытып килгәнгә, тынычсыз, алалы-колалы рус гонсырыннан мәмләкәтне арулауда алар читтә калачаклар вә моннан зарар уграмаячаклардыр. Безнең төрек-татарлар асияле бер милләт булдыклары хәлдә, монда ялгыш ясалган русчылык интригасы аркасында руслар берлә бердән хисапланулары бик якындыр вә шул рус эшендә шактый зур зарарлы чыгулары бик ихтималдыр. Шуңа күрә мондагы мохиттә хәзер төрек-татарларга үзләренең милли йөзләрен ачып, үзләренең кемлекләрен японнарга, манҗурларга таныту – беренче милли бурычларыдыр вә моны эшләүдәдерләр. Ләкин матбугат монда тәмамән руслар кулында. Японнар, манҗурлар берлә безне таныштыра торган васитә рус теле генә. Манҗуриядә японча белүчеләребез бик аз. Укый белүчеләребез бер дә юк. Алардан да татарча белүчеләр юк. Шуңарга безнең исемнән теләгән кадәр кара руслар матбугатында сүз сөйли бирәләр вә безне былчырата киләләр. Русчылар боларга рус балтасына сап булып киләләр. Безнең чын, саф асияле йөзебезне әллә нинди кызыл, ак, кара рус буявына бизәп күрсәтеп килүләре, рус империализмының кырылу көнен күрү бик сөенечле эш булса да, Ерак Шәрекътагы милли хаиннәрнең интригасы аркасында мондагы милләттәшләребезнең бер өлешенә зарарлы булып чыгу ихтималы юк түгелдер. Шуларны игътибарга алып, мондагы милләтчеләр үзләрен японнар, манҗурларга Манҗурияне таларга килгән, Ерак Шәрекъның шәрекъ мәдәниятен җимерергә килгән руслар берлә һичбер мөнәсәбәтләре юклыкны исбат итәргә вә русның гөнаһлары өчен үзләре газапланырга тиеш түгеллекне аңлатырга иҗтиһад итәләр.
Ерак Шәрекъта ясалачак Гомум төрек-татар корылтае да, шөбһәсез, бик мөһим мәсьәлә берлә бик күп уграшачактыр. Вә, иншаллаһ, үзенең Ерак Шәрыкъка ризык эзләп килгән асияле мөһаҗир генә икәнлеген күрсәтергә муаффәкъта булачактыр. Бүген әле Ерак Шәрекътагы безнең милләтче даирәләребез тимер юлның сатылуыннан вә русларның куылуыннан сөенеп торсалар да, русларның кәсафәте үзләренә дә тимәсен дигән куркудан буш түгелләрдер.
Аллаһ ярдәмебез булсын!
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Тыныч диңгезгә – Тын океанга.
Ярым атәсен – ярымутравын.
Имтияз алды – рөхсәт алды.
Шималь – төньяк.
Җәнүб – көньяк.
Кышлалар – казармалар.
Тик калсалар – «тыныч калсалар» мәгънәсендә.
Сәерче – күзәтүче.
Боендырыгы астына – кул астына, изүенә.
Мовазәнә – тынычлык, тигезлек.
Билгакес – киресенчә.
* Чыганакта: Манҗу-Ко.
Биләштирмә – берләшү, кушылу.
Нәфүзенә – абруена, авторитетына.
Хунхарларны – дөресе: хунхорларны – кеше үтерүчеләрне, явызларны.
Трәннәргә – поездларга.
Тәгъйин иттеләр – билгеләделәр.
Тәфсыйлат – җентекләү.
Каплатылган – ябылган.
Мөдафәгага – үзен саклауга, каршылык күрсәтүгә.
Кортылып – азат ителеп, котылып.
Симболы – символы.
Бәдиһидер – ап–ачык, көн кебек ачыктыр.
Асияле – азияле.
Сивил – гади гражданнар.
Садыйк – тугры.
Гонсыр – төркем.
Васитә – ярдәмче, арадашчы.
Тәмизләргә – чистартырга, аруларга.
Уграмаячаклардыр – күрмәячәкләрдер.
Кәсафәте – зарары, зыяны.
«Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 12 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылган урыны һәм вакыты итеп «Хайлар, 1934 ел, 21 октябрь» күрсәтелгән. Татарстан Респуб-ликасы Милли архивында бу мәкаләнең рус теленә тәрҗемәләре (Р-2461 ф., 1 тасф., 15, 16 һәм 46 эш бер.) саклана. 15 эш берәмлегендә сакланган язу машинасы басмасында баштагы 2 бит юк. 46 эш берәмлегендә сакланган мәкаләдә кемнеңдер төзәтмәләре бар. Тәрҗемәләр шактый иҗади эшләнгән. Аларда да язылу вакыты 1934 елның 21 октябре күрсәтелә, «Яңа милли юл»да басылуы да искәртелә. Текст журналдан алынды.
1 …туңмый торган Артур портына хуҗа булуы… – Люйшунь (рус телендәге атамасы Порт-Артур) – Кытайның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан Ляьнин провинциясенә керүче порт һәм хәрби диңгез флоты базасы. 1898 елдан Кытайдан рус хөкүмәте арендага ала. 1905–1945 елларда Япония кул астында, 1955 елда Кытайга кайтарыла.
2 …Ляодун ярым атәсен… – Ляодун ярымутравы Сары диңгезнең Ляодун һәм Көнбатыш Корея култыгында урнашкан ярымутрау.
3 Русия … французлар акчасына Себер юлын салып ята… – XIX гасырның 90 нчы елларында (1891–1893) Россия-Франция союзы нәтиҗәсендә Россия чикләрен Манҗуриягә таба киңәйтергә мөмкинлек ачыла. Россия шул максаттан чыгып Франциядән зур күләмдә яңадан-яңа займнар ала һәм акрынлап финанс ягыннан Франциягә бәйле булып кала. Г.Исхакый язганча, Себер, шул исәптән Көнчыгыш Кытай тимер юлы (2500 км) 1897–1903 елларда салына, Россиягә 375 млн. сум алтынга төшә.
4 …Ялу суы буенда… – Ялу, Ялуцзян (корея телендә – Амноккан) Кытай белән Корея арасындагы елга. Биредә 1904–1905 елгы рус-япон сугышы вакытында 1904 елның 18 апреле (1 май) рус һәм япон хәрби көчләре бәрелеше була. Бу урында Г.Исхакый Россиянең Ерак Шәрекъта үз биләмәләрен арттыру йөзеннән кул сузуына ишарәли.
5 Кытай-япон сугышыннан соң Корея мөстәкыйль бер мәмләкәт итеп… – Кореядә япон хәрби көчләре катнашында 1894 елның 23 июлендә хәрби переворот була. Бу хөкүмәт Япония белән бергә Кытайга каршы союз оештыралар. Шуның нәтиҗәсендә август аенда япон-кытай сугышы башланып китә. Кытай Япония хәрби көчләре тарафыннан җиңелүгә дучар ителә һәм, Симоносеки килешүе буенча, Корея Япония контрольлеге астында «мөстәкыйльлек» ала. Ләкин 1910 –1945 елларда кабат Кореядә тулысы белән Япониянең колониаль режимы урнаштырыла. 1918 елда япон колонизаторларына каршы милли азатлык хәрәкәте башланып китә.
6 …Манҗу-Го дәүләте тугды… – Манҗурия – Кытай республикасының төньяк, төньяк-көнчыгыш өлешендә XVII гасырның беренче яртысына кадәр яшәгән дәүләт. 1931 елның 18 сентябрендә япон гаскәрләре төньяк-көнчыгыш Кытайны басып алу белән, 1932 елның 3 мартында Япония протекторатындагы Манҗу-Го дәүләте торгызыла. Аңа Кытайның соңгы императоры (1908–1912) Пу-Ины билгеләп куя. Ул бу дәүләт белән 1934–1945 еллар эчендә идарә итә. 1945 елда совет гаскәрләре Манҗу-Го дәүләтенә басып кергәч, император белән бергә дәүләт тә юкка чыга.
7 …күп биналарны, завод-фабрикаларны биреп калдырырга килештеләр… – Көнчыгыш Кытай тимер юлы 1896 елда рус-кытай килешүләре һәм конвенцияләре нигезендә 1897–1903 еллар эчендә төзелә. 1896 елның 27 августында имзаланган контрактта Көнчыгыш Кытай тимер юлы 80 елдан соң тулысы белән Кытай хөкүмәтенә күчәргә тиеш була. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Көнчыгыш Кытай тимер юлында сәяси вазгыять үзгәрә. Бу хәл элек төзелгән килешү һәм конвенцияләрне кабат карарга мәҗбүр итә. 1931 елның көзендә төньяк-көнчыгыш Кытайга Япония басып керү белән, яңа төзелгән Манҗу-Тиго хөкүмәтенә тимер юлны сатып алу мәсьәләсе күтәрелә. 1933 елның июль аенда тимер юлны сату буенча совет делегациясе Токио конференциясенә меморандум кабул итә. Меморондумда «…В соответствии с пекинским и мукденским договорами советское правительство соглашается на выкуп Манжоу-Го КВЖД со всеми принадлежащими ей имуществами, включая и то имущество дороги, которое было в разное время незаконно и насильственно захвачено мукденским властями. … Таким образом, выкупу подлежит:
а) железная дорога, имеющая главный путь в 1726 км;
б) гражданские сооружения, состоящие из путевых и пассажирских зданий, складочных помещений, жилых домов…
в) всякие другие постройки, сооружения и инвентарь дороги» дигән юллар бар.
Матбугат битләреннән күренгәнчә, Көнчыгыш Кытай тимер юлын сату җиңел бармаган. Күп кенә бәхәсләр дә тудырган. Шуңа карамастан, килешүгә 1935 елның 23 мартында Токиода кул куела. Бу килешү буенча тимер юлны Манҗу-Тиго хөкүмәте сатып ала.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 23-29.