Күптән түгел генә Мәскәү идарәнең большевикларга күчүнең 14 ел тулу бәйрәмен итте. Большевикларның зурлары һәммәсе дә үзләре хезмәт иткән юлда эшнең бик яхшы барганын сөйләделәр, мактандылар. Боларның сүзләренә караганда, дөньяның иң бәхетле халкы хәзерге көндә СССРда яшәүчеләр икән: анда эшсезлек тә юк, анда икътисади торгынлык та юк, анда сәяси аңлашылмаулар да юк икән, анда санагать көннән-көн алга китә, анда игенчелек Канада һәм Австралияне үтеп китә; анда бишьеллык план тәмам була икән дә ул бөтен яктан Американы һәм Аурупаны үтеп китә икән…
Мәскәүдән бирелгән бу «Шатланыгыз!!!» әмере төрле милли җөмһүриятләрдә үтәлгән кебек, безнең Казанда да бөтен сөннәтләре, мөстәхәбләре берлә үткәрелде. Анда да эшнең бик яхшы баруы турында нотыклар сөйләнде, мактанылды, шатланылды. Татарстан Совет җөмһүриятенең «уңышлары» хакында бик күп сифрлар китерелде.
Мәскәүдән язылып бирелгән бу нотыкларның һәм уңышларның комга язылган сифрларга корылган ялганнардан гыйбарәт икәнен белеп торганга, аларны эштән санап, аларны сөйләүчеләр берлә сүз көрәштереп тормыймыз. Ләкин шул бәйрәмнәр эшләнеп ятканда вә шул рәсми «шатлану»лар барып торганда, Татарстанда ниләр булып үткәнен «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татарстан» гәзитәләреннән алып, үземезнең укучымызга «рәсми күренеш» берлә «хакыйкый күренеш» арасында аерма барлыгын гына күрсәтеп үтәмез.
Көз керү берлә, бөтен СССР өчен иң зур һәм иң кирәкле «эш»нең халыктан ашлык җыю икәнлеге совет тормышын таныганнарга бик мәгълүм. Безнең Татарстанда иген игүче дәүләтләрдән булганга, Мәскәүгә иген җыеп бирү – аның да зур советчылык бурычларыннан берсе. Берсе, бәлки, иң беренчесе. Көз башланыр-башланмас, төрле юллар белән көчләп иген җыю бөтен СССР өстендә бер бәла булса, бу безнең Идел буенда башка җөмһүриятләргә караганда тагын берничә мәртәбә артык. Андагы салым башка җөмһүриятләргә караганда тагын күбрәк булганга, монда кан түгү, күз яшен агызу тагын зуррак була. Быел СССРның иген күп уңа торган Украина, Кубаньда ашлык аз булганга, андагы халык төрле хәйләләр берлә Мәскәү алырга теләгән микъдарның яртысын, хәтта чиреген генә бирергә барып җиткәнгә, Идел буена бу «бурыч» тагын да авыррак йөкләтелде, күбрәк салынды. Аны җыяр өчен Казаннан әллә никадәр «ударник» җибәрелде һәм, аларга һичбер төрле шәфкать, мәрхәмәт күрсәтелмичә, халыкның соңгы икмәген тартып алырга әмер бирелде. Бу эш инде берничә айлар буе дәвам итеп килгәнгә, андагы Совет бәйрәме бер зур кайгы көне хәлен алды. Бөтен төрек-татар халкы матәм тойгысына чумды. Моның никадәр авыр икәнен белдерер өчен, без Татарстанның кызыл генерал-губернаторы Разумовның1 өлкә комитетында сөйләгән нотыгының кайбер урыннарын аламыз (Красная Татария, 22 октябрь).
«Татарстанның СССР алдындагы иң зур бурычы – ашлык хәзерләү. Бу – безнең Мәскәү алдында зур сәяси имтиханымыз. Татарстанда бер генә хуҗалык та кирәге кадәр ашлык бирмәсә, без үземезнең Мәскәү алдындагы бурычымызны тутырдык дип әйтә алмыймыз. Дөрест, Татарстан хайван азыгын вакытыннан алда һәм теләгеннән арттырып тутырды. Дөрест, без аны Мәскәү теләгәннән ике ярым мәртәбә артык итеп җыйдык. Дөрест, без әле ашлык җыю тәмам булмаса да, Мәскәү кушканның 105 % ын җыйдык. Ләкин болар берлә генә әле татарларның социалист Ватан алдындагы бурычлары бетми. Дөрест, без Донбасска күмер казыр өчен өмәче җыеп җибәрүдә бөтен милли җөмһүриятләрдән алда торамыз. Без ун мең татарны Донбасска җибәрдек. Без өч меңнән артык татар эшчесен Уралга тимер чыгарыр өчен бирдек. Тагын шулай җибәрер өчен зур хәзерлек күрдек. Ләкин СССРда игенгә ихтыяҗ бик зур булганга, совет санагатендә бушлай эшләүче бик кирәк булганга, без әле алар берлә генә канәгатьләнә алмыймыз».
Разумов бөтен коммунистларны иген җыюда, «лашманчы» хәзерләүдә һичбер йомшаклык күрсәтмичә эшләргә чакыра. Шуның берлә бергә, ул бу эшләргә каршы «милләтчелек» һәм «солтангалиевчелек»нең астан эшләп ятканын һәм эшкә аяк чалганын да әйтеп уза. Аның сүзенә караганда, менә нәрсәләр булган: карт коммунистлардан «солтангалиевчелек»кә бик каршы булган һәм Татарстанны руслаштыру юлында алып барырга тырышкан Тарпищев2 дигән бер татар, үзе Татарстанда хезмәт итмәсә дә, быел яз Казан тирәсенә кайткан булган. Ул торган авылның күршесендәге колхозга барып, сорашып, тикшереп чыккан. Ул бу татар колхозына билгеләнгән ашлык салымының һичбер тутырырлык булмаганын, моның ачыктан-ачык халыкны талау икәнен күргән. Ул моны, Казанга килгәч, үзенең партияле иптәшләренә дә сөйләгән. Аларны татар халкын талаудан ваз кичәргә чакырган. Менә бу эшләр турында Бикашев дигән икенче бер татар коммунисты «Красная Татария»нең 14 октябрь санында идарәгә язган хатында шул сүзләрне яза: «Партиясезләр булган, бигрәк тә хатын-кызлардан булган бер мәҗлестә Тарпищев һәм партиядән куылган Гасыйм Мансуровның сеңлесенә өйләнгән Рәхманкулов татар эшчеләреннән ун мең кешенең Донбасска өмәгә җибәрелүләрен тәнкыйть итәргә тотындылар һәм мине дә үз фикерләренә кушарга тырыштылар. Ахырдан: «Син үзең дә татар, ничек итеп син татарларны Донбасска өмәгә җибәрергә разый буласың, ничек син аларны һәлакәткә җибәрергә кызганмыйсың?» – диделәр. Алар болай итеп тә мине үз якларына күчерә алмагач, куркытып: «Мондый эшләрдә сак булырга кирәк. Мондый эшләрне җентекләп торучылар бар икәнен онытма!» – дип әйттеләр дип, алар өстеннән партиягә шикаять итә.
Шул ук гәзитәдә, шул ук санда Ибраһим Бурнашев дигән бер коммунист Мәскәүдән икенче бер коммунист өстеннән «донос» ясый: «Мәскәүнең кызыл профессорлар хәзерли торган институтында укучы Гали Галиев, Татарстан хәбәрләре дип, миңа Татарстанга йөкләнгән ашлык хәзерләү йөгенең бик авыр булуы, аның татар халкы күтәрерлек булмавы турында сөйләде. Шулай ук Мари өлкәсендә чирмешләргә Татарстанга караганда бик күп аз ашлык салымы билгеләнгәнен аңлатты. Аннан соң Гали Галиев, Мамадыш өязендәге татарларны Сахалинга сөрәләр икән, диде һәм Донбасска һәм башка йирләргә өмәгә җибәрелгән татар «лашманчылар»ны санап, эшләр болай барса, Татарстанда татарлар 25 % кына калачак, диде». Бурнашев үзенең хатын Гали Галиевне мәхкәмәгә тартырга кирәклеген әйтеп тәмамлый.
Мондый Ленин «милли» юлыннан читкә чыгучылар болар гына түгел икән. Без шул ук Разумовның нотыгында мондый тагын берничә коммунистына очрыймыз. Боларның берсе – Татарстан комитеты әгъзасы Бурнаев. Партия бу татар коммунистын иген җыярга, лашманчы сайларга татар авылларына чыгарган булган. Ул бер татар авылына килеп, җыен җыеп нотык сөйләгәч тә, авыл кешеләреннән беразы чыгып: Безнең менә нинди матур авылыбыз бар. Менә суы, менә яланы. Син ник безне Донбасска Себергә, лашманга җибәрмәкче буласың?» – дигәннәр. Шуннан соң Бурнаев кулаклар ягына «ауган» да киткән. Кайтып, Татарстан иген салымын күтәрерлек түгел, дип сөйләргә ябышкан*. Эш моның берлә генә бетмәгән. Красный Бор районы язучысы Әхмәдуллин дигән коммунист, партиягә хат язып: «Бу салымны татар халкыннан җыеп булмый, бу күтәрерлек түгел, аны киметегез», – дип үтенеч җибәргән. Кукмара районының прокуроры Биктимеров дигән коммунист: «Бу салым халык күтәрерлек түгел», – дип, иген җыючыларга ярдәм итмичә игенне бирмәүчеләрне яклаган. Мамадыш районы прокуроры Ершов, керәшен булса да, татарлардан бу кадәр күтәрә алмаслык салымны җыюга каршы килгән. Аның берлә дә калмаган, Казанның Югары мәхкәмәсе, «урядниклар»ның «кулак» дип малын талаган бик күп кешеләрне урта хәлле дип табып, «урядниклар»ның хөкемен бозган.
Ит хәзерләү эше дә шулай күңелсез рәвештә бара икән. Авыл халкы эре, таза хайванны үзендә калдырып, ябык, чирләш хайваннарны гына Мәскәүгә бирә икән. Шулай итеп һәм шулай ук ашлыкны базлар казып яшереп, йир астына күмеп куеп, Татарстанны Мәскәү алдында «оятлы» итәргә телиләр икән. Разумов менә боларга каршы бик каты җикеренә. Карт русчы коммунист Тарпищевны, кызыл профессорлыкка хәзерләнә торган коммунист Гали Галиевны партия мәхкәмәсенә бирәчәген игълан итә. Бурнаевны өлкә комитеты әгъзалыгыннан чыгара. Ике прокурорны урыннарыннан ала. Унике колхоз мөдирен урыныннан куа. Боларның барысын да Ленин милли юлын бозуда, кулакларга иярүдә гаепли. Аларны һәм аларга иярүчеләрне урынсыз һәм «паёксыз» калдыру берлә куркыта. Кулакларга һәм безгә, милләтчеләргә, шул рус Тарпищевны милләтче ясаганымыз өчен, керәшен коммунисты Ершовны «инсафлы» ясаганымыз өчен, колхозларга баз казытып, ашлыкларын яшерергә өйрәткәнемез өчен, ниһаять, «татарларны бетерәләр» дигән тавышны куптаруымыз өчен ләгънәтләр яудыра.
Без Разумовның «бәддога»сыннан курыкмаган күк, Мәскәүнең «фатиха»сын алырга да кызыкмаганга, бу «ләгънәт»кә көлеп кенә карыймыз. Ләкин бу әфәнделәрнең болай әзеннән чыгып кычкыруларыннан, бакыруларыннан Татарстанда милли сыйныфның бик авыр хәлдә булганын күрәмез. Аның гамәл дәфтәре начарлыклар берлә тулып, Тарпищевның да, Мәскәүнең татарларга каршы тоткан талау сәясәтен күтәрерлек сабыры калмаганын, андагы чеп-чи татар коммунистларының бирә-бирә бирән булганнарын күреп, илемез өстендә зур ачлык ясаган Сәедгалиев көннәренең патшалык сөргәнен хис итәмез һәм халкымызның күз яшен моннан торып сизгән күк буламыз. Шуның берлә бергә совет инкыйлабына 15 нче елга аяк баскан көннәрендә моннан элек бик күп яшьләр тарафыннан шатлык берлә каршыланган коммунист милли программасының бөтенләй банкрот булганын күреп, илемездәге бөтен аңлы катлауның – теләсә ул коммунист булсын, теләсә ул башка берәү булсын – Мәскәүгә ышанычы калмаганын күреп сөенәмез. Бөтен милләт балаларының, йөреп-йөреп, тагын үзләренең милли байрагы янына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булуларын күреп, халкымызның үзе күтәргән истикъляль байрагы янына күбрәк кеше җыюын, аның көннән-көн куәтләнүен күреп шатланамыз…
Үткән көннәрдә милләтче дип үзенең коммунист иптәшләре булган Солтангалиев, Кәшшаф Мохтаров4, Гаяз Максудов5 өстеннән донос ясаган Тарпищевның милли уена әйләнеп кайтканын күреп, бүген доносчылык берлә урын, дәрәҗә алырга теләгән Ибраһим Бурнашевларның да шул ук юл берлә үз өйләренә кайтачакларын алдан сөйли аламыз. Бу «русчылык»ның халкымыз арасында бөтенләй банкрот булганын күрсәтә.
Дөрест, аңсыз яшьләремезнең мәсьәләне аңлый башлаулары өчен бик күп вакыт кирәк булды. Аларның революция исереклегеннән айнулары өчен бик күп татар каны түгәргә, бик күп татар яше агызырга кирәк булды; татарның мең бәла берлә корган мәдәниятен җимерергә, зур фидакярлекләр кылып җыйган матди көчен югалтырга кирәк булды. Ләкин инде татар халкы үзенең күрәсен күреп бетерде. Аның бөтен баласы үз иленә, үз өенә таба юнәлде. Соңгарак калып булса да, халык үз милли байрагыннан башка бер өмет юклыгын белде.
Мәскәү үзенең ундүрт ел буена башка милләтләр өстендә хөкем сөрүенә, төрек-татарның кайбер яшьләрен җүләрләндерүенә ундүрт ел тулуының бәйрәмен иткәндә, татар яше эчендәге үч алу хисен тышка чыгармас өчен, тешен кысып, үзенең милләте янына килеп сыгынды. Үзенең туфрагын, илен кочаклады. Үзенең милли байрагы янында тез чүкте.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Илемездә ниләр бар? “Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 12 нче (декабрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән чыккан. Текст шуннан алынды.
1 Разумов – Михаил Осипович Разумов (Арханцев Арон, 1894–1937), партия эшлеклесе. Татарстан (1928–1933) өлкә комитетында беренче секретарь. Татарстанда эшләгән елларында крестьян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү чаралары уздыра.
2 Тарпищев – Хөсәен Гали улы Тарпищев (1894–1943), сәяси эшлекле. 1925–1930 елда СССР Дәүләт банкының Казан бүлеге җитәкчесе урынбасары, 1930–1932 елда ТАССРның финанс халык комиссары.
3 Гасыйм Мансуров – Гасыйм Гата улы Мансуров (1894–1955), тарихчы, сәяси эшлекле, педагог. 1931 елда репрессияләнә, 1941 елда азат ителә.
4 Кәшшаф Мохтаров – Кәшшаф Гыйльфан улы Мохтаров (1896–1937), дәүләт эшлеклесе, 1921–24 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе. Репрессияләр чоры корбаны.
5 Гаяз Максудов – Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Гыйсаметдин улы Максудов (1891–1942), җәмәгать эшлеклесе, галим, журналист. Репрессия чоры корбаны.
Сөннәтләре, мөстәхәбләре берлә – гадәтләнгән рәвештә, гүзәл күренешкә охшатып.
* Бу Разумов «тәфсире». Без бер үскән кешенең мондый бер-ике берлә генә мәсләген үзгәртүенә ышанмыймыз. – Г. Исхакый искәр.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 263-267.