Ислам дөньясы

Дөнья сугышы ислам дөньясы өстендә бик зур үзгәрешләр ясады. Сәяси яктан бер булган мөселманлык хәлифәлеген аерым-аерым берничә ярым мөстәкыйль мәмләкәтләргә бүлде. Мең елдан артык ислам байрагына хезмәт иткән, ислам йөген бергә өстерәгән ике зур мөселман милләтен – гарәп берлә төрекне – бер-берсеннән аерды. Аларның каннарына, җаннарына сеңгән берлек фикерен, тутыккан сугыш балтасы берлә кисеп, ике якка атты. Һичкемнән сорамыйча, гарәп дөньясын кечкенә-кечкенә мәмләкәтләргә турады, идарәләрен вак-вак хөкүмәтләргә өләште. Бу бүлү-бүлешү эшендә иң зур куәт гарәп милләтенә дә, төрек милләтенә дә чит-ят бер көч булса да, бу эштә бу ике милләтнең дә балалары аз-маз катышканга, ул бер мәгънәви үзләшүгә дә сәбәп булды. Ике тараф та күзен ачып караган чакта үзенең алдына мең ел бергә барган юлдашын күреп чыраен сытты, аннан йөзен чәверде. Нәтиҗәдә ике яктан да иске берлектән калган җепләрне тизрәк кисү-өзү башланды. Гарәп дөньясында әле бу киселү бик өстән генә булганга, төркиләргә каршы дошманлык тойгысын йирләштерергә һәм аны бу хәрәкәттә һичбер катнашы булмаган халык арасына таратырга кереште. Моңа җавап кебек Дөнья сугышында зур өметләр берлә күтәрелгән хәляфәт байрагының тормышта кыйммәте калмаганын күргән Төркия аны үз өстеннән атты. Гарәп әлифбасы урынына латин әлифбасын алды. Боларның барысы да ачулану-үпкәләү юлында эшләнгән кебек күренгәнгә, ислам дөньясында – Төркия берлә гарәп дөньясын һаман ислам җебе берлә баглы күрергә теләгән ислам дөньясында – тагын аңлашылмаулар күбәйде, үпкәләү-сыкранулар ишетелде. Бигрәк тә үпкәләшүләр Аурупада, Америкада илләреннән узак яшәгән мөселман гонсырлар арасында тирәнәйде. Элек бер булып йөргән бу халык бүленде, аерылды. Хәтта бәйрәм намазларын да аерым-аерым кылырга тотынды.

Без, Русия мөселманнары, динемез ислам булса да, канымыз, җанымыз төрек булганга, табигый, Төркия ягында калдык. Механик сурәттә ислам дөньясыннан без дә аерылдык. Үземезнең җирле эшләремезне дә, илләремезнең кайгысын-дәртен бүлешүне дә Төркиядә эшләүне тиешле дип таптык һәм Төркиядә эшкә башладык. Бу эшемезнең биргән нәтиҗәсенә карамастан, аны дәвам иттердек. Ләкин монда да бер яктагы узаклашу икенче яктан якынлашуны китереп чыгармады. Төрек дөньясының тарихи дошманы – большевик хөкүмәте – анда төрек милләтләре арасына койма булып килеп басты. Ул бу бер милләт балалары арасында бер-берсенә ышанмау зәһәрен чәчәргә кереште һәм моңа бераз ирешә дә алды. Бу аңлаша алмауның юклыгыннан файдаланып, төрек милләтенә ганганәви дошманлык сәясәтен йөретте. Безнең тавышымызны кардәш төрекләргә ишеттермәс өчен, бөтен шәйтанлыкларны кылды.

Идел-Урал төркиләренең Русия берлә алып барган милли тартышулары өч йөз ел буйлап бер дини төскә бөркәнеп килгәнгә, анда исламият зур бер көч булып өлгергән һәм милли мәүҗәдәләрдә дин берлә милләт кулга-кул тотышып килгән иде. Дини исляхатта Идел-Урал голямасы, бөтен ислам голямасының башында [торып] һәм тәрәкъкый пәрвәрлек юлын тәмам аңлап, аны үзенең юлы өстенә куйган иде. Шуның нәтиҗәсендә Милләт Мәҗлесенең карарларында милли һәм дини оешмалар берләштерелгән, һәм алар бер-берсенә ярдәм итүче кардәш кувәтләр хәлен алган иде. Русларга каршы тартышта милләтнең бөтен углы-кызы берлә бергә имамы, мөәзине һәм мөдәррисе дә милли барлыкны саклау өчен бик зур тартыш алып барган һәм бу берлек нәтиҗәсендә шактый озын дәверләр үзенең барлыгын һәм берлеген саклап килә алган иде. Моны аңлаган большевиклар үзләренең йөреткән руслык сәясәтләренә каршы халыктагы исламиятнең зур бер киртә булып торганын күрделәр һәм бу кальганы җимерүне үзләренең программнарына керттеләр. Исламияткә каршы дәһшәтле бер һөҗүм башланды. Дини оешмаларның иң куәтле булган Идел-Уралда аларның бу һөҗүмнәре Иван Грозный заманнарын уздырып җибәрде. Алар бөтен Идел буенда бер мәсҗед, бер имам, бер мәдрәсә, бер Коръән калдырмаска, мөселманлыкны төбе-тамыры берлә утап ыргытырга тотындылар.

Без халкымызга каршы эшләнгән бу вәхшилек берлә көчемез җиткән кадәр тартышудан чигенмәдек. Без бу юлда үземезгә сафдашлар эзләүдән тартынмадык. Без аны ислам дөньясыннан эзләп карар өчен 1930 ел Корбан бәйрәмендә аңа мөрәҗәгать иттек. Быел Коддестәге ислам корылтаена чакырылгач та, шул ук ният берлә Коддескә таба ашыктык. Анда да хәлемезне аңлатырга тырыштык һәм шактый зур уңышларга ирештек. Безнең халкымызның хәленнән бернәрсә язмаган һичбер гәзитә, һичбер мәҗмуга гарәп дөньясында калмады. Безнең халкымызның бу көнге хәле берлә мәшгуль булмаган һичбер сәяси оешма калмады. Корылтайдагы Иран, Әфган, Һиндстан, Җава һәм Африка вәкилләре аркылы без халкымызның хәлен андагы мөселманнарга да аңлатырга тырыштык. Андагы бик күп матбугат әһеле берлә танышып, сөйләшеп, ислам дөньясының бездән иң ерак булган читенә кадәр үземезнең аһ-зарымызны ишеттердек. Һәр йирдә Русиядәге утыз миллион мөселманның хәлен бер бәйнәлмиләл мәсьәлә итеп куйдык.

Гарәп дөньясына килеп, мондагы эшләр берлә якыннан танышкач, күз алдымызда яңа күренешләр ачылды. Боларның берсе – ислам дөньясының, бигрәк тә гарәп дөньясының үзенең большевик империализмына бик каты мәгъруз булуы һәм бик зур бер большевик куркынычы алдында торуы иде. Большевик агентлары гарәп дөньясының һәр почмагында үзләренең аерым-аерым оешмаларын ясап өлгергәннәр иде. Алар үзләренең ялганнары берлә шактый күп гарәпне үзләренә якынлаштырганнар, кайбер хыялпәрвәр башларны үз якларына әйләндергәннәр. Бик күп акча түгеп, үзләренә дуст бер әфкяре гомумия тудырганнар. Бу йирләрдәге истилячы Аурупа дәүләтләренең мәгънәсез хәрәкәтләре аларның тегермәннәренә су булган: Мәскәүдән аккан исәпсез-хисапсыз акча һәм бүләкләр дә бу тегермәнне туктаусыз әйләндереп торганнар. Йәмәндә Кәрим Хәкимов (имам Яхъя янында большевик илчесе), Хиҗазда Нәзир Түрәкулов1, Хирада Йосыф, Фәлистыйнда, Сүриядә мең төрле яһүди мәктәпләре киләчәк большевик гаскәрен хәзерләгәннәр. Шуңар күрә без, Русия мөселманнарының хәлләрен җиңеләйтер өчен ярдәм сорарга дип килгән кешеләр, үземез гарәп дөньясының бу баласына ярдәм итү мәҗбүрияте астында калдык. Бу эш безнең алдымызга бер инсани бурыч булып басты.

Гарәпнең матбугат һәм гыйлеменең мәркәзе булган Мисырга килдек. Монда коммунизм турындагы мәгълүматымызны, тәҗрибәмезне сөйләргә тотындык. Бик күп йирләрдә конфрәнсләр бирдек. Бик күп гәзитәләрдә һәм мәҗмугаларда мәкаләләр яздык. Бик күп сәясәт һәм гыйлем ияләре берлә сөйләштек. Нәтиҗәдә монда большевикларны белмәгән, танымаган бер кеше калмады. Инде ул, үзеннән-үзе һәяҗанга килеп, СССРдагы изелгән, җәберләнгән мөселманнар турында уйларга кереште. Алар, бу бәланең иртәгә үз өстләренә дә киләчәген төшенеп, аңа каршы мөҗадәлә итүнең бер мөкаддәс бурыч икәнен белеп эшкә башлады. Рамазан гаете мөнәсәбәте берлә Мисырның шәйхелисламы бөтен ислам дөньясын большевикларга каршы тартышка чакырып мөрәҗәгать итте. Ул большевикларның мөселманнарга күрсәткән золымнарга каршы протест итте. Бу безнең мондагы хәрәкәтләремезнең җимеше иде. Без үземезнең бу кыска вакыт эчендәге эшләремез берлә большевикның ялган пәрдәсен алып ыргыттык. Аның империализм сәясәтен аңлаттык. Аның миллионнарга акча түгеп корган үрмәкүч ояларын себереп түктек. Бүген монда большевикларга дуст бер фикер юк. Гарәп дөньясында бүген большевик яклы булып язучы бер гәзитә мөхәррире калмады. Бүген большевикны дини-милли дошман күрмәгән бер укучы калмады. Без, бу агымны оештырып, бер нык көч хәленә китереп, ислам дөньясын коммунизм зәһәреннән саклап кала алачакмыз.

Монда мәйданга чыккан икенче бер нәрсә дә иҗаби. Без корылтайга Русия төрек-татарының мөселманы булып килдек һәм моны һәрвакыт сөйләдек. Гарәп дөньясы безнең төркияле булмаганымызны белсә дә, безнең төрек икәнлегемезне бик яхшы таныганга, безгә төрек милләтенең вәкиле кебек карарга тырышты. Без төркияле түгел, без русияле, без төрек-татар, фәлән дисәк тә, моңа һичкем колак асмады. «Әфәндем, төрек бердер. Сүрияле гарәп берлә Хиҗаз гарәбе арасындагы аерма юк түгел. Ләкин барыбер гарәп. Сез дә шулай», – диделәр. Һәрвакыт шул яктан карап, без ике төрек-татарның корылтайда хазир булуын төрек милләтенең катышуы кебек күрергә теләделәр һәм моны төрекләрнең, әйләнеп-әйләнеп, Урал тавы аша булса да яңадан ислам дөньясына таба борылуы кебек аңладылар. Аны гарәп-төрек аңлашмауларының бетә башлавының бисмилласы кебек тәфсир иттеләр. Безгә мәҗлестә җамигъта һаман аерым бер хөрмәт күрсәттеләр һәм төрекләрне хөрмәт итүләрен туры килгән саен сөйләп тордылар, төрекләрне сагынуларын аңлаттылар. Безне күзләре берлә күргәч, “төрекләр динне ташлаган” дигән сүзләрнең ялган икәнен белеп сөенделәр. Бу хәлләр, билгеле, безнең милли горурымызны кабартты. Ул безнең корылтайга катышуымызның милли яктан да тугры булганын күрсәтте.

Шулай итеп без, үзебезнең бурычымызны үтәү берлә бергә, милләттәшләремез төрекләр өчен дә, диндәшләремез гарәпләр өчен дә бераз хезмәт иткән булып чыктык. Озын юлдан килгән, мәшәкатьле сәфәрләремез күңелле нәтиҗә берлә тәмам булды. Без хәзер бу хәрәкәтләремезнең Һиндстан, Әфган, Иран, Җава һ. б. мөселман өлкәләрендә тудырган тәэсирләрен көтәмез. Озак үтмәс, андагы хәбәрле нәтиҗәләрне дә ишетермез. Сугышта таралган ислам дөньясының ислам харисы янында яңадан җыелып, мәгънәви бер көч яши башлавын күземез берлә күрермез.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ислам дөньясы. «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 3 нче (март) санында «Мисыр. Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мәкаләдән соң гарәп телендә һәм татар теленә тәрҗемәдә «Совет хөкүмәтенең Русиядәге мөселманнарга эшләгән золымына каршы Шәйх әл-Әзһәрнең протесты» басылган:

«Без Русия мөселманнарының хәлләрен чындан белергә омтыла идек. Русия советлашканнан соң, андагы мөселманнарның дини тормышлары турында һәм Совет хөкүмәтенең аларга нинди дини кысынкылыклар китергәнен бик беләсебез килә иде. Кавказ һәм Идел-Урал хадимләреннән берничә кеше, Мисырга килеп, Русиядәге мөселманарының ни рәвештә җәберләнүләрен һәм изелүләрен безгә аңлаттылар. Алар безгә Русия мөселманнарының хәлләре турында язып та бирделәр. Бу язуда аларның диннәренә каршы кылынган бик күп фаҗигаләр саналган һәм бу золымнарның Совет хөкүмәте тарафыннан эшләнүен күрсәткән бик күп вәсикаләре дә бирелгән иде.

Русия мөселманнарына каршы кылынган бу фаҗигале золымнар һәм динебезгә каршы күрсәтелгән бу әдәпсезлекләр безне бик тирән бер кайгыга төшерде. Без алардан Совет хөкүмәте тарафыннан исламияткә каршы бик каты рәвештә дини кысулар дәвам иттерелеп торганын ачык күрдек. Без Совет хөкүмәтенең мөселманнарга һәм исламияткә каршы иткән бу золымнарына каршы бөтен көчебез берлә протест итәбез. Һәм бөтен җир йөзендәге мөселманнарны үзләренең намазларыннан соң Русия мөселманнарының өстенә төшкән бу авыр золымның югалуы турында дәгъвада булырга өндибез. Мин дә, Русия мөселманнарының өстенә албасты булып яткан бу золым бетсен иде, дип, мәрхәмәтле Тәңрегә ялварам.

Аллаһы Тәгалә исламны һәм җир йөзендәге бөтен мөселманнарны яманлыктан сакласын. Аллаһы ул – теләкләрне ишетүче һәм догаларны кабул итүче.

Шәйх әл-Җәмигы әл-Әзһәр Мөхәммәд әл-Хәмиди әл-Зуаһири». Бу сандагы имзасыз «Русия мөселманнары турында ислам дөньясы» исемле язма эчендә Ислам корылтаена катнашучылардан өч кешенең – Муса Ярулла (Бигиев), Сәгыйд Шамил һәм Гаяз Исхакыйларның – фоторәсеме китерелгән. Язма ахырында «Шәйх әл-Әзһәр янында корылган мәҗлес, Гаяз Исхакыйның биргән документларында бик күп мәгълүмат барлыгын искә алып, большевик золымын тикшерү эшен дәвам иттерергә булды. Бу һәйәткә Русия мөселманнарыннан берничә әгъза чакырылачак. Бу һәйәт Румада (Римда) папа янында Совет Русиясендәге христиан динен саклау һәйәте кебек, даими рәвештә Русия мөселманнарының дини эшләре берлә мәшгуль булачак һәм аларны химая итү юлларын эзләячәк» диелә (13 б.).

1 Нәзир Түрәкулов – 1893–1937 елларда яшәгән совет һәм партия эшлеклесе, дипломат, 1928–1936 елларда дипломатик агент һәм генераль консул. Репрессия корбаны.

 

Чәверде – чөерде.

Хәляфәт – хәлифәлек.

Узак – ерак.

Гонсырлар – элементлар.

Узаклашу – ераклашу.

Ганганәви – традицион.

Мәүҗәдәләрдә – кузгалышларда.

Исляхатта – үзгәртүдә, реформада.

Кальганы– крепостьны.

Бәйнәлмиләл – халыкара.

Мәгъруз – каршы.

Истилячы – яулап алучан (агрессив).

Һәяҗанга килеп – аптырап калып.

Мөҗадәлә итүнең – бәхәсләшүнең, сүз көрәштерүнең.

Иҗаби – уңайлы, уңышлы.

Җамигъта – мәчеттә.

Харисы – сагы.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 343-347.

Җавап калдыру