Ислам корылтаенда минем большевикларның Русиядәге мөселманнарга каршы йөреткән сәясәтләрен һәм аларның илемездәге мөселманнарга каршы эшләгән, дөньяда ише булмаган золымнарын ачык күрсәтүем, кирәк ислам дөньясында, кирәк Аурупада булсын, зур бер тәэсир ясады. Бу турыда бөтен ислам матбугатында тулы мәгълүматлы бик күп мәкаләләр нәшер ителгән кебек, Аурупа матбугаты да бу күренеш алдында сәярче генә булып кала алмады. Француз һәм инглиз матбугаты ислам дөньясы берлә күбрәк багланышта булганга күрә, алар моңа күбрәк дикъкать иттеләр һәм бу турыда күбрәк яздылар.
Һәрбер нәрсәдән үзенә файда чыгарырга ярата торган аурупалы безнең илемездәге утыз миллион мөселманның фаҗигасеннән үзенчә файдалану юлына кереште. Ул «Русиядә хәлләр менә нинди начар икән, безнең идарәмездәге илләрдәге хөррияткә сез мәмнүн булырга тиешсез» кебек бер дәрес чыгармакчы булды. Французларның католик фикерен ташучы «I’ Есһо de Paris» гәзитәсенең 29 нчы санында Коддес корылтаенда хазир булган француз мөхәррире Rene Vanlande баш мәкалә язып, минем Корылтайга биргән рапурымны тәхлил итте. Русиядәге мөселманнарның хәле бик фаҗигале булганын бик ачык күрсәткәннән соң, ул мөселман гарәп җәмәгать эшчеләренә бер шелтә атты: «Ник Русия мөселманнарына ярдәмгә килмисез? Ник большевиклыкка каршы бер саф кормыйсыз? Моның сәбәбе нәрсә?» – диде һәм моның сәбәбе большевикчылыкта һәм большевик пропагандасының ислам дөньясында тоткан урынында булуына ишарә итте.
Бу мәкалә гарәп дөньясында шактый шау-шуга сәбәп булды. Гарәп олугларына атылган бу ук, табигый, җавапсыз калмады. «Әл-җәмгыяте әл-гарәбитә» гәзитәсенең 7 март санында гарәп мөһаҗиде әмир Шәкиб Арыслан бәк үзенең Женевадан язган мәктүбендә бу мәкаләгә озын һәм тәфсилле җавап бирде. Арыслан бәк ислам дөньясында большевикчылык агымының барлыгын икърар иткәннән соң, моның сәбәбе ислам хадимнәренең бу эшкә бармак арасыннан гына караулары булмыйча, Аурупаның ислам дөньясын кысуы булуында дип тәфсир итә; большевикларга каршы яза башлавын һәм большевиклыкның ислам дөньясы өчен кабул ителмәслек бер фикер булганын ачык белүен сөйли. Ул элегрәк, бәлки, әле төзәлмәсләрме дип уйлаганга, үзенең аларга каршы каты һөҗүмнәреннән саклануын, үзе Советларның унъеллыгы мөнәсәбәте берлә Мәскәүгә кунак булып барганда, Мәскәүдәге ике мәсҗеднең дә ачык булуын һәм имамнары Вәдүд әфәнде берлә Габдулла әфәнделәрнең урыннарында булуларын, андагы мөселманнарның да башка халыклардан артык кысылмауларын, болай күргән кайбер мөселманнарның большевик идарәсенең чар идарәсеннән артык күргәннәрен һәм чар заманында көчләп чукындырылган татарларының кире мөселманлыкка кайтуларына большевик хөкүмәтенең каршы килмәвен дә өсти. Шуның берлә бергә ул үзенең хәзер большевикларны бик яхшы тануын һәм большевиклыкның дошманы булуын да әйтеп үтә.
Илемездәге сәяси һәм мәдәни үзгәрешләрне җентекләп барган кешеләргә югарыдагы сүзләрнең большевикларның шәрекъка карата чыгарган пропаганда рисаләләреннән чыккан булуы һәм чын фактларның саташтырылган икәнлеге бик ачык билгеле. Моны башка ислам кардәшләремезгә дә танытырга тиеш булганга без түбәндәге тасхихләрне әйтеп узарга тиешмез.
- Большевикларның Русиядәге мөселманнарга каршы йөрткән дошман сәясәте бу соңгы елларның гына җимеше түгел. Ул, әмир Шәкиб Арыслан бәк үзе дә игътикад иткән кебек, бу бер-берсенә һичбер оешмаган ике игътикад һәм ике фикернең көрәшүеннән туган нәрсә.
- Русиядәге мөселманнар ялгыз бер диннең өммәтләре генә түгел. Алар шул ук вакытта бер милләт тә. Һәм дә тарихында зур-зур дәүләтләр тудырган; вакыты берлә русларның үзләре өстеннән хөкем сөргән; үзенең миллиятен бер генә минутка да онытмаган һәм дөньяның шул чуалышында үзенең истикълялен алырга теше-тырнагы берлә көрәшкән бер төрек-татар милләте.
Дөньяны миллиятсезлек нигезенә корырга теләгән һәм бер космополит коммунист дәүләте ясарга уйлаган большевиклар бу төрек-татар милләтчелеген, табигый, кабул итә алмыйлар иде. Төрек милләтчесе дә, табигый, боларның әллә кайдагы дөнья дәүләте исеменә милли-мәдәни учакларының җимерелүен «варварлык» дип атый иде. Шуңар күрә Русиядә большевиклар килер-килмәс, һәрбер мөселман өлкә, Русиянең бүленүенә уңгай бер форсат килде дип, аеры-аеры дәүләт оешмалары корырга керешкәннәр иде. Кырым, Кавказ, Төркестан һәм Идел-Уралда ул вакытларда төзелгән төрек-татар дәүләтләре бу фикернең гәүдәләнүләре иде. Бу милләтчеләрнең һичберсе – мин моны катгый сөйлим – большевик агымына кереп китмәгәннәр иде. Һичбер төрек-татар, иске чар идарәсеннән разый булмавына карамастан, большевик идарәсене аннан артыграк күрмәгән иде. Ул аны чарлыкның икенче төрле дәвам иттерелүе генә дип аңлаган иде. Һәм моның чыннан да шулай икәнлеген вакыйгалар бик тиз күрсәткәннәр иде: Мәскәүдә большевик идарәсе йирләшүнең дүртенче аенда ук ирекле Кырым татар хөкүмәте ут һәм кылыч берлә егылды. Аннан берничә атна соң Хокандтагы Төркестан хөкүмәте шул ук бәлагә очрады. 1918 елның нисанында Идел-Урал Милли Идарәсе һәм милли гаскәре шул ук рәвештә бетерелде.
Чар заманында көчләнеп чукындырылган керәшеннәрнең яңадан мөселман булуларына килгәндә, бу вакыйганың да иң зурысы 1905 елда диннәргә каршы хөррият игълан ителгәч булды. Калган өлеше 1917 елның ихтиляленнән соң, Керенский хөкүмәте заманында, ягъни большевиклар эш башына килүдән тугыз ай элек эшләнде, бу эштә большевикларның бер тиенлек тә файдалары тимәгән кебек, аларның ул вакытларда зарарлары тиярлек көчләре дә юк иде.
- Чит илләрнең хадимнәре большевик дөньясын караганда, йә большевиклык, йә чарлык кебек, ике генә фикер агымы күрәләр. Бу Русия өчен гомумән яңгылыш булган күк, бу фикер андагы мөселманнарга килгәндә бөтенләй яңгылыш була. Рус милләтчеләре арасында аз-маз чар тарафдары булганнар юк түгел. Ләкин мөселманнар эчендә, кечкенә генә булса да, чарлык агымы булган юк. Чар дәверендәге мөселман сәяси фиркаләре арасында бер генә дә чарлы фирканең булмавы моңа дәлил. Без чарның дошманы булган шикелле большевикларның да дошманы. Без халкымызның үзенә үзе хуҗа булуы тарафында. Без истикъляльче, шуңа каршы булган бөтен көч – безнең дошманымыз. Шуңа ярдәм иткән бөтен агым – безнең юлдашчымыз.
Русияне зиярәт иткән мөселман илләренең хадимнәренә килгәндә, Ленинның мәгълүм мөрәҗәгатеннән соң Мәскәүгә бик күп хадимнәр килеп киттеләр4. Һиндстан милләтчеләреннән булган Бәрәкәтулла Габдерраббе тарафыннан башланган бу зиярәт бик күп гарәп һәм төрек милләтчеләрен дә Мәскәүгә таба сәфәр иттерде. Ләкин боларга Мәскәүдә юлбашчылык иткән кешеләр мөселман җәмәгать хадимнәре түгел иде. Алар шәрекъ телләрен белүче әрмәни һәм яһүди коммунистлары иде. Шуның өстенә боларның Русиядәге мөселманнарның аһ-зарын ишетмәүләре өчен Мәскәү бөтен тәдбирләрне кылган иде. Алар Казан, Төркестан, Кырым һәм Кавказга бара алмыйлар иде. Аларның йирле мөселманнар берлә катнашулары да ЧКның җентекләп торуы аркасында гына мөмкин иде. Шуңар күрә әмир Шәкиб Арслан бәкнең 1927 елда Мәскәүдә күргәннәре дә бары да театр өчен генә ясалган декорационнардан гыйбарәт иде. Мәскәүнең ике җамигы бу көнге көндә дә читтән килгән кешеләргә күрсәтер өчен ачык. Ләкин аларның имамнары Габделвәдүд әфәнде шул бәйрәмнәрдә чит илдән килгән мөселманнарны кабул итүе өчен, бәйрәм бетәр-бетмәс, ун елга Соловкига сөрелде. Аның урынына китерелгән Габдулла Сөләймани, бөтен Русия мөселманнарының Диния нәзарәтенең әгъзасы булдыгы хәлдә, 1931 елда шул ук сөргенгә җибәрелде. Инглизчә белгән бу дин галимен ГПУ әллә ничә тапкыр Русия мөселманнары исеменнән инглизләр берлә мөнәсәбәткә керергә әмер итсә дә, ул аны кабул итмәгән һәм ялгыз гыйльми эшләр берлә генә мәшгуль булган иде.
Бүген илемездә яшәү хакы ГПУ кулында. Ул бүген безнең меңнәрчә-меңнәрчә хезмәтчеләремезне суык йирләргә сөрүен дә дәвам итә. Большевикларга беренче килгән Һиндстан милләтчеләре Бәрәкәтулла Габдерраббе һәм Сәгыйд әл-Гарәбиләр 1923 елда, большевиклар берлә инглизләр арасында сату-алу могаһәдәсе эшләнер-эшләнмәс, Совет иленнән сөрелделәр. Большевиклар, «куян итсез тотылмас» мәкален бик яхшы белгәнгә, инглиз куяны тотылыр-тотылмас, бу «газиз мосафирларны» төрле юллар берлә читкә аттылар. Төрек милләтчеләреннән Җәмал паша һәм аның иптәшләренең большевиклардан ничек китүләре дә мәгълүм. Большевиклар берлә мөнәсәбәте булган кайбер мөселман хадимнәре бу көнгә чаклы калган булсалар да, аларның роле бик кечкенә. Аларның да күбесе Русия мөселманнары өстеннән карап торучы хәфийяләр генә. Әгәр большевикларның татлы сүзләрен ишеткән мөселман хадимнәре Аурупада 1920 елдан бирле булган Русия мөселманнарының мөһаҗирләре берлә аңлашкан булсалар иде, шөбһәсез, ислам сафы бүген тагын да көчлерәк булган булыр иде. Ислам дөньясы безнең ислам корылтаена килүемездән бик күп элек Русиядәге кардәшләренең аһ-зарларын аңлаган булыр иде. Кызганыч, бу булмады һәм бу булмау ислам дөньясы өчен, шөбһәсез, бер шәрәф түгел. Бу эштә Rene Vanlandeнең ислам олугларын шелтәләргә хакы бар. Без ислам корылтаенда ислам дөньясы алдында торган бу зур тәһлекәне аңлатырга тырыштык. Безгә бу эшемездә гарәп хадимнәреннән, бигрәк тә, Рене Ванланде исемнәрен телгә алган кешеләр бик зур ярдәмдә булдылар һәм безнең вазифамызны җиңеләйттеләр һәм безгә там мәгънәсендә кардәшчә мөгамәлә иттеләр.
Бүген Рене Ванланденең «Ник большевикларга каршы бер саф ясамадыгыз?» дигән шелтәсенә урын да калмады. Ясадык. Коддестә башлаган бу эш Мисырда ислам дөньясының бу көнге мәркәзендә, гарәп дөньясының иң җанлы фикер мәйданында дәвам иттердек. Без андагы диндәшләремездән дә бик күп ярдәм күрдек. Мисырның бөтен агымы большевикларга каршы мөселманлык исеменә берләште. Бер саф булып большевикка һөҗүм итте. Бер саф булып Русиядә җәберләнгән утыз миллион мөселманның хакын яклады. Ислам дөньясының башы Шәйх әл-Әзһәр рәсмән протест итте һәм бөтен Мисыр матбугаты моны тәкрарлады. Сүрия мөфтисе протест берлә җәмгыяте әквамга мөрәҗәгать итте. Башка йирдәге мөселманнарның да шундый хәрәкәтләрдә булуын күрәмез. Әмир Шәкиб Арыслан бәкнең мәкаләсе үзе дә большевикларга каршы бер мөселман сафы эшләнгәнен күрсәтә торган бер дәлил. Без бер тәһлекәгә каршы бер җәбһә эшләдек һәм сугыш ачтык. Без бу юлда киләчәктә дә тартышачакмыз.
Ләкин безнең бу эшемездә аурупалыларның, бигрәк тә Франция, Ингелтерә, Италия һәм Һолланд кебек кулларында зур-зур ислам мөстәмләкәләре булган Аурупа дәүләтләренең дә уртак бурычлары бик зур. Ул бурыч та, әмир Шәкиб Арыслан бәк әйткән күк, большевиклыкның ислам дөньясында таралуына сәбәп булган шартларны бетерү һәм дөнья мәдәниятен яратуда бу чаклы хезмәт иткән бу ислам милләтләренең тормыш хакларын тану. Большевизм ул – иҗтимагый бер микроб. Башка микроблар күк ул да былчыраклык, наданлык һәм хокуксызлык эчендә яши. Башка микроблар күк ул да кояштан, хөррияттән һәм мөсавәттән курка. Бу кораллар бу көнге көндә аурупалылар кулында. Әгәр аурупалылар үзләренең мөстәмләкәләрендә большевик микробларын яшәтә торган шартларны бетерсәләр, большевик пропагандасына һичбер урын калмаячак. Алар моны эшләмәсәләр, ислам хадимнәренең моңа каршы ничаклы тырышуларына карамастан, большевиклык бу йирләрдә йөриячәк һәм ислам дөньясын да бу көнге Кытай хәленә китерә алачак. Шәрекътан башлаган бу хәрәкәт бөтен дөньяга һәм мәдәнияткә каршы зур бер куркыныч хәл алачак.
Без, ислам дөньясы, соң булса да моны аңлап, большевикның бу хәрәкәтендә уенчык булудан шактый озак торамыз, торырга тырышамыз. Ләкин Аурупа моны аңлый беләчәкме? Аурупа дәүләтләре арасындагы аңлашылмаулардан большевиклар теләгән чаклы файдаланмыйлармы? Бу сорауларның җавабы аурупалылар файдасына түгел. Большевизм бүген, идея ягыннан банкрот булган кебек, икътисади да банкрот. Русиянең үз эчендә аны яшәтә алачак икътисади куәте калмады. Ул, үзенә генә калдырылса, бүген-иртәгә җимереләчәк. Ләкин бу үлемгә мәхкүм идарәне Аурупа һәм Америкалы хөкүмәтләр һәм капитал ияләре соңгы рәвештә яшәтеп киләләр. Үткән елның беренче тугыз аенда Ингелтәрә – 12,7 миллион алтын лира, Алмания – 900 миллион марка һәм Италия 500 лира миллионлык бурыч бирделәр. Бу мәмләкәтләрнең каб-йот буржуалары үзләреннән тагын әллә ни чаклы бурыч биргәннәрдер. Болардан башка Америка һәм Аурупаның башка вак дәүләтләре бик күп бурыч бирделәр. Француз хөкүмәте үзе турыдан-туры бурыч бирергә тартынса да, француз капитал ияләренең бу өлкәне яшәтүдә бик зур ярдәмнәре тиде һәм тиеп тора. Ул бу көндә дә бу яктан алган матди ярдәм берлә үзенә Шәрекъта мәгънәви сахәләр хәзерли. Аурупа һаман бу ялган «табыш» артыннан йөрүендә дәвам итсә, большевикларның үз теләкләренә ирешүләре дә бик ерак булмаячак. Шуның өчен соң сүз Аурупада. Бу уртак булган дошман каршысында Аурупа ислам дөньясы берлә аңлаша беләчәкме-юкмы? Без ислам дөньясын аңлаган гареб мөхәррире месье Рене Ванланденең мәсьәләнең бу ягына да әһәмият бирүен һәм бу яктан да юллар күрсәтерлек мәкаләләр язуын үтенәмез. Без Аурупа матбугатының Аурупа әфкяре гомумиясен ачыктан-ачык тәнвир итүен инсаниятнең уртак мәдәниятен саклау исеменә сорыймыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Ислам дөньясы һәм большевиклар. «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 4 нче (апрель) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Журналның бу санында Г. Тукайның фоторәсеме, аның турында имзасыз «Искә алганда» исемле кыска гына бер язма һәм «М.» имзалы «Тукай – ил шагыйре» исемле күләмле мәкалә басылган.
Тәхлил итте – анализлады.
Чар – патша.
Тасхихләрне – төзәтүләрне, дөресләүләрне.
Нисанында – апрелендә.
Зиярәт – монда: күрешергә килү (визит).
Тәдбирләрне – ысулларны, чарларны.
Могаһәдәсе – килешүе.
Хәфийяләр генә – яшерен полиция кешеләре.
Тәһлекәне – һәлакәтне.
Там – тулы.
Җәбһә – фронт.
Мөстәмләкәләре – колонияләре.
Мөсавәттән – тигезлектән.
Мәхкүм – хөкем ителгән.
Сахәләр – ачык мәйданнар.
Тәнвир итүен – яктыртуын, чагылдыруын.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 347-352.