Ислам мәмләкәтләрендә

30 ноябрьнең иртәсендә, минем юлга чыгуымның сигезенче көнендә, Яффа шәһәре күренде1. Матур гына, зур гына бер мөселман гарәп шәһәре. Пароход лиманга янәшә алмады, диңгез эчендә тимер салды. Ул да булмады – бөтен тарафтан акча алыштыручы, әфлисун сатучы христианнарның тәреләрен, яһүдиләрнең арзи мөкаддәс ташын, мөселманнарның тәсбихен сата торган төрле милләтнең төрле телендә дүрт-биш сүз мыгырдый торган сатучылар пароходымызны чолгап алды. Төрле телдә кычкырыш, бакырыш китте. Пароход өсте берничә минутка чегән табуры төсен алды. Без, Яффада чыгучылар, полиәсәләрне көтәргә тотындык. Бер-ике сәгать вакыт кичкәч кенә, полиәсәләр керде. Болар барысы да инглизләр; араларында бер генә дә гарәп юк иде. Алар берлә бергә бик күп иттереп төрле яһүди җәмгыятьләренең каршы алучылары, әллә никадәр хаммаллар пароходны тутырды. Яһүдиләр үз кешеләренә әйберләрен бирделәр. Безне каршы алучылар күренми иде.

Мин, бер хаммалга әйберләремне тапшырып, паспорт каранырга киттем. Ләкин анда сыйныфлап караганга, миңа бик озак көтәргә тугры килде. Мең бәла берлә паспортымны эшләтеп бетергәч, каек берлә гүмрүккә киттем. Анда чанталарның исән-сау икәнен күреп сөенергә өлгермәдем, «карантинга!» диделәр вә бик күп кеше көтә торган бер йиргә тыктылар. Мин, безнең берлә бергә килгән юлчыларның һичбер көтмичә, карантинга китүләрен күрү берлә, шул хәлдән файдаланырга теләп, гүмрүктәге кечкенә политсәләр берлә орыша-талаша доктор ишегенә кадәр килдем. Андагы сакчы мине җибәрми, төрле сүзләр берлә алдаштыра, башкаларны берсе артыннан берсен җибәрә генә иде. Мин, тагын талашып, докторның алдына килеп бастым. Монда ни өчендер юлчыларны доктордан каратып үткәрү дигән бер юл тотылган һәм бу да докторның исем, фамилияне, паспортны язып алу рәвешенә сугылган. Доктор нә исәнлекне сорый, нә карый. Бу политсәнең яшерен тикшерүчеме, әллә башка берәр кирәге бармы – белмәдем. Ләкин моның исәнлек-саулык берлә һичбер мөнәсәбәте юк иде.

Доктор миңа күзен акайтып карады, читтән килеп торган яһүдиләрне каравын да дәвам итте, алар да бер-бер артлы кереп, эшләрен бетереп чыгалар иде. Мин дә, докторның алдына паспортымны төртеп: «Минем кизүем», – дидем. Паспортымны алды. Караштырырга, маташтырырга тотынды. Миннән элек үткәннәргә моны эшләмәгән иде. Мин: «Полистсә карады, зәхмәт итмәңез», – дидем. Нәрсәдер инглизчә мыгырдады. «Французча сөйлим», – дидем. Авырсынып кына әллә ниләр язарга тотынды, әллә нинди мәгънәсез сораулар бирде. Аның мөгамәләне авырайту юлын тотканы күренеп тора иде. Шул ара да булмады, бер чалмалы, бер фәсле ике мөселман килеп керделәр дә: «Монда Гаяз Исхакый бәк юкмы?» – дип, төрекчә сорадылар. Мин дә үземне таныттым. Күрештек. «Без мөфти тарафыннан сезне каршы алырга чыктык. Бер сәгатьтән бирле эзлимез, таба алмыймыз», – диделәр. Доктор да язганнарын онытты. Бик тиз генә паспортны бирде. «Боерың, боерың! – дип, төрекчәгә күчте. – Юлыңыз мөбарәк булсын, фәлән!» – диде. Минем берлә бергә килгән юлчылар да бердән минем корылтайга килүче икәнемне аңлап алдылар. Мин, пароходта килгәндә, ни булыр, ни булмас дип, үземне Мисырга баручы мөхәррир дип кенә таныткан идем. Һәм алар берлә сионизм, Коддес мәсьәләләре2 турында бик күп сөйләшкән, дөресрәге, аларны сөйләткән идем. Шуның өчен минем бердән мөхәррирлектән вәкил булып чыгуым алар өчен көтелмичәрәк килеп чыкты, аптыратты. Ләкин минем үземнең моны уйлап торырга вакытым да, теләгем дә юк иде. Мине гүмрүктән, җил кебек, чанталарымны да ачтырмыйча алып чыгып, безне көтеп торган автомобильгә утыртып, шәһәргә алып киттеләр.

Мин каршы алучыларга: «Мин, Яффада берәр көн калып, Коддескә барам. Мине бер отельгә иңдереңез», – дисәм дә, тыңлаучы булмады. Бер мөселманның өенә китерделәр. Анда бик күп көтүчеләр мине «әһлән вә сәһлән» дип каршы алдылар. Бу Яффаның мәшһүр бер ишаннарының балаларының балаларыннан әл-Лаҗаниның өе икән. Анда пароходның беренче сыйныфында күргән бер азәрине дә таптым. Ул Зыяэддин Табатабаи3 исемендә, Иранның иске назирәләреннән һәм Каҗар фамилиясе4 берлә тартышучылардан, соңыннан Ризахан Пәһләви шаһ булгач, мәмләкәтеннән куылган бер Иран олугларыннан икән. Сөйләштек, таныштык. Чәйдән соң: «Боерың!» – диделәр. «Кая барамыз, миңа бер үтәлгә төшәргә кирәк. Мин монда бер көн калам», – дидем. Мөфти хаҗи Әмин әл-Хөсәйнинең5 хәзергә хезмәт иптәшләреннән булган, элеккеге Әрдүн хөкүмәтенең назире, Төркия гаскәрендә орду мөфтисе булган әш-шәйх Мозаффар: «Хәзер Коддескә барыйк, автомобильләр хәзер. Аннан соң монда килеп булыр, ара якын», – диде. Мин дә, бәлки, шулай дөрестер дип разый булдым. Автомобильләр берлә Коддескә юнәлдек.

Яффа – алтмыш меңле мөселман шәһәре. Сәүдәле, бай шәһәр. Аның күршесендә яһүдләр үзләренә Тел-Абиб исемендә бер шәһәр салганнар һәм аны ун ел эчендә кырык меңле бер шәһәргә җиткезгәннәр. Безнең юлымыз бу ике шәһәрнең арасыннан китә иде. Гарәп шәһәре искедән салынган – иске ысул биналар, яһүди шәһәре соңгы ысулда салынган Аурупа шәһәрләре төсен бирә иде. Юлымыз ялт иткән асфальт. Тирә-юньне әфлисун бакчалары тоткан. Бер-ике атнадан әфлисун өлгерә торган чак булганга, бөтен агачлар яшелле-сарылы әфлисуннар берлә бизәнгәннәр. Һава бездәге август ахыры һавалары. Табигать таулы, ташлы. Бу таулык, ташлык арасындагы бакчалар адәм баласының бик күп тырышуы аркасында гына үсә алганнар. Юлның яхшылыгын күреп: «Моны инглизләр эшләдеме?» – дидем. «Юк, төрекләрдән калма. Электә бар иде. Сугыш вакытында төрекләр шул хәлгә куйдылар», – диделәр. Юлда автомобильләр, өсләренә капчыклар йөкләнгән ишәкләр, төяләрне, арбаларга җигелгән үгезләрне очратырга, куып җитеп үтеп китәргә тугры килә иде. Боларны алып баручы юлчыларның күбесе башларына безнең кәләпүш күк бер нәрсә йә бер иске фәс кигән, өсләренә тубыкларына кадәр төшереп кигән бер ситсы күлмәк кигән яланаяклы гарәпләр иде. Хатыннарның күпчелеге һичбер нәрсә берлә йөзләрен капламаган, башларын, сачләрен яулык берлә бәйләп, өсләренә бер кара капут кигәннәр иде. Аларның муеннарына бик күп зиннәтләр тагылган кебек, яланаякларына да, тубыктан аз гына югары, беләзекләр киелгән иде. Йөзләре-битләре матурлыктан шактый озак, өс-башлары шактый керле иде.

Без сәгать ярымнар чамасы юлда калып, тауларны бер менеп, бер төшеп, алтмыш километрлык араны үтеп, Коддес Шәрифкә килеп җиттек. Монда мине бер отельгә төшерделәр. Фәлистыйн мөселманнарның баш мөфтисе корылтайны җыюда иң зур хезмәт күрсәткән хаҗи әл-Хөсәйни үтәлгә килеп зиярәт итте. Мин дә, җыенып, киенеп, мондагы мөселманнарның милли идарәләре булган җәмгыятел-исламда мөфтине зиярәт иттем. Анда корылтайны хәзерләү һәйәтенең бик күп әгъзалары берлә таныштым. Аларның бик күбесе төрекчә сөйләшә һәм төрек вакытында зур-зур мәэмүриятләрдә булган кешеләр иде. Шунда ук Нәкышбәнди6 ханәкасенең шәехе Ягъкуб әфәнде берлә дә таныштым. Ул гарәпләшкән бер төркестанлы булса да, симасын һәм телен югалтмаган, мосафирчылыгын да саклаган иде. Аның берлә бергәләп Мәсҗеде Аксаны, Хәраме Шәрифне карарга киттек. Хәраме Шәриф – мөселманнар өчен бер мөкаддәс йир. Ул дүртпочмаклы бер биек бер таш койма берлә әйләндереп алынган. Аның эче – мөселманнар өчен мөкаддәс булган унҗиде дисәтинә зурлыгында бер мәйдан. Мәйдан уртасында сигез почмаклы иттереп салынган «Җамигъ әс-сахра» исемендә бер җамигъ бар. Бу җамигъ бу көндә дә Мәлик бине Мәрван7 тарафыннан салынган рәвешендә саклана. Җамигъның исеме, аның эчендәге зур кыя* (гарәпчәсе: әс-сахра) ташыннан килә икән. Ул таш Ибраһим галәйһиссәлам заманында өстендә корбан чала торган бер таш булган. Вакыт үтә-үтә ул таш, тарихилашып, бик күп дин әһеленә мөкаддәсләшкән. Исламның беренче вакытларында мөселманнарның кыйблалары да менә шул Хәраме Шәрифкә – шул ташка таба булган. Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәлам, Мәсҗед әл-Хәрамнән Мәсҗед әл-Аксага килеп, намаз укып, мигъраҗга ашканда да, шул таш өстеннән ашкан. Менә шуңа күрә бу таш ислам дөньясында зур мөкаддәс ташлардан санала.

Христианнарда бу тарихи таш өстендә хәзрәти Гайсә утырганмы, хәзрәти Мәрьям ятканмы дигән бер хикәя сөйлиләр. Алар өчен дә бу йир мөкаддәс. Яһүдиләр өчен дә ул – бер изге таш. Әһле салиб Коддесне алган чакта, алар бу ташны бер тимер рәшәткә берлә әйләндереп алганнар да аның өстен бер пәрдә берлә каплаганнар. Солтан Сәлахеддин, әһле салибне куып чыгарып8, Коддес шәһәрен мөселманнар кулына кайтаргач та, бу рәшәткәне сүттермәгән. Ул хәзер дә шул хәлендә тора. Бүген олуг бәйрәмнәрдә аның эчендә хатыннар намаз укыйлар. Мәсҗед бик матур иттереп эшләтелгән. Аның бизәкләре бик күп. Тәрәзәләре искиткеч матур. Зиннәтләрнең соңгырак дәвердәгеләре төрек солтаннары тарафыннан ясалган. Диварларга бик күп аять-хәдисләр язылган. Боларны солтан Габделхәмид9 алтынлаткан. Монда төрекләрнең бу мөкаддәс йирләргә иткән хезмәтләрен адым саен очратып торасың. Җамигъның төрле төстәге пыялалардан эшләнгән бик матур тәрәзләренең бик тарихилары Мәлик бине Мәрван һәм солтан Сәлахеддиннән калган булса да, аларның да күбесе төрек солтаннары тарафыннан төзәттерелгәннәр. Бу җамигъ Истанбулдагы Айа-Суфия һәм Солтан Әхмәд кебек зур җамигълардан түгел. Ләкин ул – тарихи, мөкаддәс һәм бик иске бина булганга, бик кыйммәтле бер җамигъ. Соңгы елларда мөфти Әмин әл-Хөсәйни, мөселманнардан, бигрәк тә Һиндстаннан бик күп акча җыеп, аның соңгы йир тетрәүләрдә какшаган баганаларын алыштырган. Җимерелергә торган йирләрен төзәттергән. Бозылган зиннәтләрен тутырган. Бу эштә Коддес мөселманнарына төрек мигъмарларыннан Кәмал бәкнең зур хезмәте тигән. Кутаһия һәм Бурсадан китерелгән төрек осталары бу эшләрне эшләү берлә калмаганнар, алар шундый ташларны ясарга, шуларны эшләргә Коддес мөселманнарын да өйрәтеп киткәннәр.

Коддестагы икенче изге җамигъ – Мәсҗед әл-Акса дип атала торган зур бер җамигъ. Ул Хәрамнең бер почмагында тора. Аны хәзрәти Гомәр килеп салган. Ул җамигъ кечерәк булганга, хәзер аның янына кушып бик зур мәсҗед салганнар; хәзрәти Гомәрнең мәсҗеде анда бер кечкенә бүлмә генә булып калган. Монда зур бәйрәм намазлары укыла. Анда ун-унбишләп мең кеше сыярлык урын бар. Бу җамигъны да хәзер төзәтеп яталар. Бу мәсҗедләрне карап йөргәндә, аны күрсәтеп йөрүчеләр: Бу йирдә Ибраһим галәйһиссәлам намаз укыган, бу йирдә Исмәгыйль, бу йирдә Муса, бу йирдә фәлән пәйгамбәр намаз укыган», – дип, аерым-аерым урыннарны күрсәтәләр. Бу сүзләр караучыларда «әллә бервакытларны бу пәйгамбәрләр шунда җыелып, бер корылтай ясаганнармы икән?» дигән бер фикер калдыра.

Хәраме Шәрифнең бер борылышында, ике дивар арасында, яһүдиләрнең дә бер мөкаддәс йирләре бар. Аңа мөселманнар «Боракел-шәриф» диләр. Аурупада ул «Егълау дивары» дип мәгъруф. Диварларының берсендә яһүди язуы берлә язылган берничә ташлар бар. Бу ташлар Сөләйман сараеның, яһүди дәүләтенең иң куәтле чагыннан калган ташлар, имеш. Ул дивар мөселман вәкыфлары уртасында. Ләкин бик иске дәверләрдән бирле монда яһүдиләрнең килеп гыйбадәт итүләренә, бигрәк тә аларның иске тарихларын сагынып, Тәүрат укып егълауларына мөселман падишаһлары һәрвакыт рөхсәт итә торган булганнар. Дөнья сугышыннан соң инглизләр Фәлистыйнда яһүдиләргә бер «Милли йорт» ясарга сүз биреп, монда меңнәрчә сионистлар күчеп килеп, бу йирләрне яһүдиләштерергә башлагач та, бу хәл шул рәвештә барган. Ләкин яһүдиләр акрын-акрын аны үз кулларына кертергә, башта пәрдәләр берлә, бара-бара такта коймалар берлә аерырга, ахырдан аңа бер синагог төсе бирергә тели башлаганнар. Ләкин моңа каршы бер Коддес мөселманнары гына түгел, бөтендөнья мөселманнары каршы төшкәннәр. 1930 елда бу мәсьәлә бик зур тавышлардан соң мөселманнар файдасына хәл ителде. Андагы пәрдәләр, коймалар сүтелде. Бу йирләрнең мөселманнарныкы булуы мәхкәмә тарафыннан тасдыйк ителде. Ләкин моннан соң да мөселманнар яһүдиләрнең бу йиргә килеп гыйбадәт итүләренә каршылык кылмаганнар. Без карап йөргәндә дә, берничә яһүди Тәүрат укып торалар һәм берничә яһүди хатыны, йөзләрен ташка сөртеп, үкереп-үкереп егълыйлар иде. Бу йирдән ерак түгел ике инглиз политсә ул-бу чыкмасын өчен карап торалар.

Моннан башка мөкаддәс йирләрнең иң зурысы – христиан дөньясының изге саналган Кыямәт (Воскресение) чиркәве. Ул – бер тарихи бина. Ул Бизанс падишаһларыннан Константин дәверендә Елена тарафыннан салынган, эчендә бик күп баганалы, бераз Айа-Суфия җамигына охшаган бер чиркәү. Монда, христианнарның ышануынча, Гайсә галәйһиссәлам күмелгән. Шундагы бер йирне аның кабере дип күрсәтәләр. Ул йир чиркәү эчендә, ләкин бер төрбә рәвешендә. Өстенә бик күп кандильләр асылган. Анда һәрбер мәзһәбнең аеры-аеры кандильләре бар икән. Бу кандильләр мәзһәб берлә генә түгел, милләт аермасы берлә дә аерылганга охшый. Бу төрбәне саклау эше христиан гарәпләр кулында икән. Чиркәүнең эче берничәгә бүленгән. Бер зур гына йире – католикларныкы, берсе – румнарныкы, бер почмагы – әрмәннәрнеке, берсе – гарәпләрнеке һ. б.; аерым-аерым гыйбадәт кылалар, бу йирләрне аерым-аерым саклыйлар. Аның кыңгыраулары да бүленгән. Монда бер нәрсә күзгә ташлана: саннары ул чаклы күп булмаган румнар берлә әрмәннәрнең чиркәүдәге урыннары башкаларныкына караганда бик күп зур. Моның сәбәбе шул икән: элек заманнарда мондагы урын өчен бик зур низаглар, канлы сугышлар булган. Шул эшләрдә хаким булып төрек хөкүмәте эшкә катыша торган булган. Румнар, әрмәннәр һәм христиан гарәпләр Төркия тәбәгасе булганга, ул аларны яклый төшә торган булган икән. Шуңар күрә аларның урыннары да зуррак икән. Чиркәү бик искергән. Дивар ташлары купкалаган. Бер йир тетрәүдә аның бер зур гөмбәзе җимерелеп тә төшкән. Тагын бер шундый тетрәү булса, аның бөтенләй җимерелүе дә бик якын. Без шундагы папаслардан аның ни өчен төзәтелмәвен сорадык. Алар: «Төзәтү өчен бөтен мәзһәбләр бер фикергә килергә кирәк. Ә һәрбер мәзһәб үзенә зур эшне алырга тели. Шуңар күрә шулай кала бирә. Төрекләр заманында яхшырак иде. Алар, мөселман булганга, безнең арадагы низагларны битараф хәл итә алалар иде. Төзәтергә кирәк булганда, солтаннар безнең бер фикергә килүемезне көтмичә үк төзәттерә иделәр. Бүгенге хаким булырга тиешле инглизләр үзләре дә христиан булганга, аларны бер мәзһәб тә кабул итми», – диделәр. Ләкин озын моназарәләрдән соң инглизләр дә төрек солтаннарының юлын тотканнар. Йир тетрәүдән соң җимерелгән гөмбәзне төзәттерергә керешкәннәр. Бу чиркәүдә христианнар өчен бик күп мөкатдәс булган тәреләр бар. Ләкин минем исемне җибәргән нәрсә мәрмәрдән ясалган хәзрәти Мәрьямнең бер һәйкәле булды. Христиан падишаһлары аңа шулчаклы күп энҗе, гәүһәр һәм алтын зиннәтләр бүләк иткәннәр, аларны тагарга түгел, янына куярга да урын калмаган.

Бу чиркәү янында «Гомәр җамигы» дигән бер кечкенә мәсҗед бар. Бу бик тирән мәгънәле бер тарихи мәсҗед икән. Ислам гаскәре Коддесне алгач, Гомәр10 шәһәрне зиярәткә килгән. Ул Кыямәт чиркәвен караган һәм аны христианнар малы булып калырга тиеш дип кулыннан кәгазь биргән. Папаслар берлә сөйләшкәндә, намаз вакыты җиткән. Гомәр намаз укырга теләгәч, папаслар, бер палас китереп: «Йә, мөселманнарның хәлифәсе, шунда намаз укы. Бу Алла йорты!» – дигәннәр. Гомәр: «Мин монда намаз укысам, киләчәктә мөселманнар, монда хәлифә намаз укыды дип, чиркәүне сезнең кулыңыздан алу ихтималлары бар. Андый, минем сүземне боза торган бер эш киләчәктә булмасын өчен, монда намаз укуым муафикъ түгел», – дип, чиркәү янындагы бер буш йиргә чыгып намаз укыган. Соңра мөселманнар бу йиргә бер мәсҗед салганнар. Ул хәзрәти Гомәрнең акыллылыгын һәм тугрылыгын күрсәтә торган һаман бер җанлы дәлил булып тора. Кыямәт чиркәвенең ачкычы әле дә Гомәр тапшырган бер мөселман гаиләсендә тора икән. Бүгенге көндә дә шул гаилә чиркәүне ачып яба икән. Инглизләр Коддесне алгач, бу ачкыч мәсьәләсе тагы күтәрелгән. Христиан дөньясының бер мөкатдәс чиркәвенең ачкычы бер мөселман кулында тору мөнасиб түгел, дигәннәр. Алырга теләгәннәр. Ләкин ачкычның кем кулында булуы турында тагын бик зур низаг чыккан, һәр мәзһәб ачкычны үзенә алырга теләгән. Шуңар күрә ул мәсьәлә тагын искечә калдырылган. Чиркәү эчендә, чиркәүнең вәкыфларына тимәү турында Гомәрнең кулы берлә язылган кәгазь дә саклана икән.

Коддестә болардан башка да бик күп изге йирләр бар. Тик болары шуларның иң зурлары гына. Монда русларның чиркәүләре, үтәлләре һәм вәкыфлары да бар. Ялгыз вәкыфларының гына бүгенге килере ике йөз мең алтын сум икән. Монда хәзерге көндә дүрт йөзләп монах һәм кайта алмыйча калган бераз рус шуны ашап яталар. Элек монда һәр ел егерме мең рус зиярәтчесе килә торган булган. Алар монда миллионнарча акча калдыра торган булганнар. Русия мөселманнарыннан монда югарыда сөйләнгән Нәкышбәнди завиясе генә бар. Аның да вәкыфы күп түгел. Ул Русиядән килгән мөселманнарга мосафирханәлек хезмәтен итә килә. Анда унбиш-егермегә якын хаҗга килеп кайта алмыйча калган һәм Русиядән качып чыккан төркестанлылар яшәп торалар. Аларның кечкенә кәсепләре дә бар. Аларның күбесе пычак кайраучылыкны үзләренә һөнәр итеп алганнар. Алар мине туганнары кебек каршы алдылар. Корылтайдагы эшемезне зур дикъкать берлә тәгъкыйб иттеләр.

Корылтай ябылуның икенче көнендә без мондагы мөстәкыйль бер мәмләкәт саналган Шәркый Әрдүнгә барырга йөримез. Анда берничә мең мөһаҗирләр яшиләр. Аларның кайберләрен без корылтайда күрдек. Кайберләре үзләре килеп күрештеләр. Бу мәмләкәт христиан тарихында бик мәшһүр Әрдүн (Иордан) елгасының көнчыгышында кечкенә бер йир. Ул төрекләр вакытында бер мөтәсаррифлык кенә булган. Хәзер ярым мөстәкыйль бер мәмләкәт булып, Мәккәи Мөкәррәмә шәрифе, әмир Хөсәеннең зур баласы әмир Габдуллага бирелгән. Дүрт йөз мең чамасы халкы булып, күпчелеге гарәп. Аның ярты миллион инглиз лирасы килере бар. Зур шәһәре – Гамман. Бу мәмләкәтнең иң зур байлыгы – Лут күле (Җансыз диңгез). Бу күлдә бик күп төрле һөнәр-санагатьтә кирәкле булган тозлар, мәгъдәннәр чыга. Төрекләр заманында бу күл шулай буш яткан. Хәзер бер инглиз компаниясе аны эшләтә башлаган. Күл буена кечкенә-кечкенә фабриклар, лабораторияләр салдырган. Мәгъдәннәрне, тозларны чыгарырга тотынган. Шундук коену йирләре эшләнгән. Без барган чакта декабрьнең яртылары булса да, әле читтән килгән бик күп кешеләр коену киемнәрендә су буенда чабышып, уйнап йөриләр иде. Суы да җылы иде. Ләкин суның гаҗәп бер төсе һәм һичбер су тавышына охшамаган бер тавышы бар. Яр буена дулкынның бәрелүеннән бик күп ак күбекләр җыелган. Күлнең өстендә һичбер кош-корт юк. Эчендә дә балык-бака кебек һичбер җан иясе дә яшәми. Ләкин үзенең суы коену өчен бик файдалы, имеш. Коену киемнәремез булмаганга, без коена алмадык. Йөземезне-кулымызны юдык. Авызымызны чайкадык. Ләкин тәмсез тәме авыздан сәгатьләр буе китмәде. Күл бик бай булса да, әле инглизләр дә аның бөтен байлыгыннан файдалана башламаганнар икән.

Вакытында автомобильчемез килмәгәнгә, вакыт та тар булганга, без Гамманга кадәр бара алмадык. Көнемезне Коддес тирәсендәге тарихи һәм изге саналган йирләрне карарга сарыф иттек. Беренче иттереп Хәлил әр-Рахман дигән бер шәһәргә киттек. Ул – Коддестән утыз чакрымнар ераклыкта бер авыл. Халкы – мөселман. Бу шәһәрне Ибраһим галәйһиссәлам хатыны Сараны күмәр өчен сатып алган һәм соңыннан Ибраһим пәйгамбәрнең якын нәселенең зияраты булган урын янына корылган. Тарихта да, Коръәндә дә Ибраһим галәйһиссәламнең кушымта аты Хәлил әл-Рахман булганга, бу шәһәргә дә шул исем бирелгән. Бу зияратлыкта Ибраһим гам үзе, хатыны Сара, углы Исхак, аның углы Ягъкуб, аның углы Йосыф күмелгән. Бу зияратлар, Шәрекъта була торган кебек бер торган кебек, бер хикәя-легенда гына түгел, чынлап та зияратлар. Аларның өстенә бер зур мәсҗед салынган, зияратлар, тимер бармаклар берлә әйләндерелгән көенчә, мәсҗед эчендә калганнар. Зияратлар зур бер таш өстенә эшләнгән булганнар. Ташларның астын тарих эзләүче җәмгыятьләр казып яталар икән. Безне аларның эченә кертмәделәр. Мәсҗед зур. Төрле йирдә кариэлар Коръән укып утыралар. Мәсҗедне күрсәтеп йөртүчеләр аның тарихи якларын сөйләп аңлаталар. Ләкин бу мәсҗеднең янында әллә никадәр теләнчеләр җыелган. Һичбер ирек бирмичә теләнәләр. Күрсәтеп йөрүче дә тарихи яклардан күбрәк әкият тарафынарак сүзне бора, янындагы кешенең кем булганын тикшермәстән, үзе белгән бөтен пәйгамбәрләрне, әүлияларны шунда җыелган итеп күрсәтергә тырыша. Тарихны белгән кешегә бу бик начар тәэсир калдыра. Мәсҗед эчендәге төрле хәерчеләр: «Укыган вирдемне синең хисапка, хәзрәти Ибраһимга багышлыйм. Аның кебек бала-чагаң күп булсын. Укыган ясин шәрифне хәзрәти Йосыфка багышлыйм. Бала-чагаң аның кебек матур булсын, падишаһ булсын», – кебек вак сату-алулар бик эчне пошыра, һичбер төрле иттереп дикъкатьне теләгән нәрсәгә борырга ирек бирмиләр. Бигрәк тә Муса әфәнде11 берлә безнең икемезнең башларымыздагы бүрекләр бөтен хәерченең күз алдында сугыштан элек сирәк кенә килеп зиярәт итә торган татар байларын хәтерләтте һәм безне Әхмәд бай12 берлә Хәсән Акчурин13 дип хисапланды булырга кирәк. Алар безнең бөтен ягымызны сырып алып, әллә ниләр сөйләнүдән туктамадылар. Шуның өчен мәсҗед һәм зияратларны туйганчы карап булмады. Тизрәк чыгып качтык. Бу урын мөселманнарга изге бер йир булган кебек, ул яһүдиләр өчен дә мөкаддәс һәм зиярәт итә торган урыннары. Ләкин алар, үзләренең олугларына хөрмәтсезлек булмасын өчен, мәсҗедкә чыга торган баскычларның берничәсеннән югары үтмиләр, пәйгамбәрләрнең туфрагы яткан йиргә аяклары берлә басудан сакланалар икән. Шуңарга баскычка менә торган йирләр яһүдиләрнең йөзләрен сөрүдән ялтырап беткәннәр. Соңгы гарәп-яһүди кычкырышы вакытында мондагы яһүдиләргә ярдәм килмәгәнгә, бик күп яһүди өйләре җимерелгән, үзләре качканнар. Синагоглары буш калган. Бүген анда бер яһүди дә утырмый икән.

Хәлил әл-Рахманнан соң без Бәйтүләхемгә киттек. Бу йир – хәзрәти Гайсәнең туган урыны. Хәзрәти Мәрьям корсаклы булгач, аны монастырьдан куганнар. Аны хөрмәтсез итәргә теләгәннәр. Шул яшь хатынны саклау өчен, Йосыф исемендә бер яхшы кеше хәзрәти Мәрьямгә өйләнгән. Үзе хөрмәтле карт булганга, үзенең исеме берлә хәзрәти Мәрьямне саклаган. Бала туар вакыт җиткәч, андый-мондый тавыш чыкмасын дип, Мәрьямне ишәккә атландырып, аулак бер йир эзләргә дип чыгып киткән. Уйлаган йиргә барып җитә алмаган. Юлда юлаучы туктый торган бер йирдә хәзрәти Гайсә дөньяга килгән. Менә бу йир – шул урын. Ул йирдә Константинның хатыны Елена тарафыннан зур бер чиркәү салынган. Ул бик матур иттереп эшләнгән һәм мозаик берлә бизәлгән. Моңа инде мең ярым ел вакыт үткән булса да, әле мозаик эшләренең бик күбесе сакланган. Боларны күргәндә, Бизаж мәдәниятенең никадәр тирән булганын күз алдына китерәсең. Хәзрәти Гайсә туганның соңында аны юганнар. Ул йир – бер чокырлы таш. Ул да чиркәү эчендә калдырылган. Аннан соң бала йоклатырга бишек булмаганга, аны печән-салам ашый торган тагаракка салганнар. Ул йир дә хәзер изгеләнгән һәм аерым итеп тотып алынган. Гайсә туган вакытта күк йөзендә бик зур галәмәтләр булган. Йолдызлар аңа сәҗдә иткәннәр һәм йиргә иңгәннәр, имеш. Йолдыз төшкән йир дип тагын бер йирне аерып куйганнар. Анда алтыннан бер йолдыз сурәте дә ясаганнар. Уртасындагы тишектән йолдыз йиргә сеңеп киткән, имеш. Әлбәттә, боларның бик күбесе арттырылган. Ләкин Гайсәнең шунда тууы мәгълүм бер нәрсә14. Шуңар күрә бу йир – христиан дөньясы өчен бик зур хөрмәтле урын. Аның бөтен тирәсенә бик күп монастырьлар салынган. Чиркәүнең эче, Коддестәге күк, төрле мәзһәбләргә бүлеп бирелгән, бу мәзһәбләр дә бер-берсенә каршы дошман бер вазгыять алганнар.

Безгә чиркәүне бер әрмән побы күрсәтеп йөр[де]. Русиядән килүче киселгәч сөйли. Тарихны да яхшы белә. Ул безгә әллә нинди кирәкмәгән тәреләрне күрсәтеп, башымызны әйләндермәде. Тарихи якларына дикъкать итте. Шуңарга без бу поптан бик разый калдык. Чиркәүнең тирә-юнен карап йөргәндә, монастырьларның беренең ишегенә язылган бер кәгазь безне гаҗәпкә калдырды. Анда «Хатыннарга керергә мәмнүгъ” дип язылган иде. Моның сәбәбен белер өчен, ишекне кагып сорашмакчы булдык. Ләкин ишектән берәү дә чыкмады. Әрмән побы сәясәт ясады булырга кирәк, моның мәгънәсен безгә аңлатмады. Аннан чиркәүнең башына чыгарга булдык. Безгә кечкенәрәк монахлар юлбашчылык иттеләр. Уңайсыз гына баскычтан үрли башладык. Бераз менгәч тә, бер зур чиркәү кыңгыравы юлымызны каплады. Ни күземез берлә күрик: кыңгырауга русчалап, фәлән-фәлән тарафыннан фәлән елда Тула шәһәрендә эшләнгән, дип язылган. Юл күрсәтүче: «Бу баш үзе дә руслар тарафыннан эшләтелгән. Мондагы рум монастыре бөтенләй рус акчасына яши иде. Хәзер Русиядән килүче киселгәч, акча да бетте. Румнар бик ярлыланды», – диде. Юлда очраган кыңгырауларның барысының да Русиядә эшләнгән булганы күренә иде. Башына менеп җитеп, шәһәрне карадык. Рус акчасына эшләнгән зур-зур биналарны югарыдан сәер иттек. Аларда безнең халкымызның да маңгай тирләре берлә эшләнгән миллионнарның әрәм булып ятуына ачындык.

Акрын гына төшә башладык. Кыңгырау янына килгәч, Муса әфәнде: «Кагып карыйкмы әллә? Бу бит безнең халыкның акчасына эшләнгән», –диде. Мин дә шул әрәм акчаның җылаганын ишетәсем килеп китте. Монахка сөйләдек. Ул: «Юк, ярамый. Аны зур бәйрәмнәрдә генә кагалар», – диде. Карыйсы йирләрен карап бетердек. Чиркәү бик искергән, сәләмәләнгән булганга: «Ник төзәтмисез?» – дип, тагын сорадык. Чиркәү төрле мәзһәб арасында бүленгән. Төзәтү өчен бер фикергә килергә кирәк. Шуны булдыра алмыймыз, диделәр. Без ислам дөньясына каршы эшләрдә берләшә белгән христиан дөньясының үзенең бик зур изге урыннарын саклауда берләшә алмавына гаҗәпкә калып, чиркәүдән чыктык та бу шәһәрдәге мәсҗедне карарга киттек. Мөселманнар аз булганга булырга кирәк, монда мәсҗедләре зур да, бай да түгел, тарихи кыйммәте дә юк иде.

Урамга чыксак, бер төркестан түбәтәйле әфәнденең бер кибеттә сату-алу иткәнен күрдек. Чыннан да, бу кеше фирганәле Габделкәрим исемендә бер үзбәк булып чыкты. Большевиклардан качып чыгып, элек Әфганстанга, аннан акрын-акрын Коддескә кадәр килеп чыккан. Хәзер Бәйтүләхемдә кечкенә генә бер кибет ачып, христианнарның шәмнәрен, вак-төяк изге китапларын, хәтта тәреләрен сатып сәүдә итә икән. Безне туганнарын күргән кебек каршы алды. Хәзер кибетне ябып, өенә чәй эчәргә алып керде. Бу әфәнде инде монда бер гарәп хатынына өйләнеп, үзенең гаилә нигезен дә корган һәм ике баласы да булган икән. Ике-өч яшьлек зур кызы үзбәкнең бөтен төсләрен алып чыккан. Ләкин теле, «баба»дан башкасы, гарәпчә. Үзе иленнән хат-хәбәр булмауга бик зарланды. Без дә белгән мәгълүматны биреп аерылдык.

Коддескә кайтып, анда күрергә өлгермәгән йирләрне караштырдык. Монда безнең өчен иң кызыгы Коддес каласын урап алган койма иде. Бу койма шулкадәр нык, шулкадәр биек итеп салынган, инде дүрт йөз ел үткән булса да, әле бер кирпече дә төшмәгән иде. Койманы Сөләйман Кануни15 эшләткән. Бу йирләр аның атасы Явыз Сәлим вакытында Төркиягә кушылган булган. Сөләйман Кануни, Коддесне зиярәт иткәннең соңында, халыктан: «Сезгә бер-бер бүләк бирергә телим. Сез нәрсәгә мохтаҗсыз?» – дип сораган. Ул вакытларда шәһәрне бәдәвиләр килеп басып, талап торганга, халык шулардан котылыр өчен: «Безгә бер койма кор. Бәдәвиләр үтәрлек булмасын», – дигәннәр. Сөләйман Кануни да шул койманы кордырган. Шуннан соң Коддес халкы тынычланган. Без койманы әйләнеп чыгарга теләдек. Ләкин моның өчен иң аздан дүрт сәгать вакыт кирәк икән. Без койманың төрле капкаларын карап, каравыл ясалган йирләренә чыгып, тирә-юнен күздән кичердек, койманың тарихы, максаты һәм шуңа сарыф ителгән көч хакында төшендек. Аның салынуына, көн исәбе берлә, миллионнарча эшче көне киткән. Аның өчен, шөбһәсез, миллионнар-миллионнар акча түгелгән. Аны еллар буе ун-егермешәр мең кеше эшләгән. Хәзерге көндәге биш Анкараны корырлык материал киткән. Төрекнең ул вакыттагы иң зур мөһәндисләре моның өчен баш ваткан. Ни өчен төрекнең иң зур падишаһы – мөселманлыкның көчле хәлифәсе моны эшләткән? Ул вакытта бу көчне, бу материалны, бу акчаны төрек халкының үз файдасына куя алачак бер урын юк идеме? Төрекнең бу кадәр буш сәдакага сарыф итә торган матди-мәгънәви көчен куярга тиешле бер урын юк идеме?

Бар иде. Ул төреклек өчен дә, мөселманлык өчен дә Коддестән кырык мәртәбә әһәмиятле бер урын – Идел буенда руска каршы төрек-татар милләтенең корган Казан каласы, мөселман өммәтенең христианлыкка каршы корган Казан ханлыгы иде. Ул шул көннәрдә Иван Грозный берлә үзенең барлыгын, иреген саклар өчен канлы сугышта иде. Ул шул илнең ислам мәдәнияте астында яшәве өчен мең төрле корбан берлә үзен сакларга тырыша иде. Ул үзенең көче берлә генә рус агымын, христианлык ташкынын туктата алмаганын күргәч, үзенең мәсҗедләрендә исеменә хөтбә укыла торган хәлифәсенә – Сөләйман Канунига дин исеменнән ислам байрагын сакларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул руслыкка каршы гасырлар буе чик саклаучы булып килгән, төрек илләренең сакчысы булган Казанны бергәләп саклашырга үзенең олуг агасы итеп аңа ялварган иде, ялынган иде. Аз гына көч бирә күр, русларга каршы ике генә сүз сөйли күр, дип күз яшен түккән иде. Сөләйман: «Мин, бөтен мөселманнарның хәлифәсе, җир йөзенең солтаны, диңгезләрнең падишасы, әмирләрнең әмире. Мин андый вак, Казан кебек эшләр берлә вакланыйммы? Минем алдымда зур эшләр тора: Коддесне зур койма берлә әйләндерәсе, Крит атасын камасы, Венаны мөхасарә итәсе бар. Китеңез, башны әйләндереп йөрмәңез, мине ваксытмаңыз», – дип, Казанның күз яше эчендә буылган илчеләрен кире борып җибәргән иде.

Аңа инде дүрт йөз елга якын вакыт үтте. Сөләйман Кануниның меңнәрчә-меңнәрчә төрекнең канын түгеп, еллар буе сугыштан соң алган Крит атасы бүген Юнанстанның яхшы зәйтүн үстерә торган бер губернасы булды. Коддеснең әйләнәсенә миллионнарга төшереп эшләткән кальга арыган каргаларның кунып каркылдый торган йиргә әйләнде. Вена сәфәре… бар да билгеле. Казан нишләде?.. Ул рус агымына үзе генә каршы тора алмады. Төрек илләренең сакчысы үтерелде. Рус ташкыны Казанны гына түгел, бөтен Идел буен басты. Себерне алды, Кырымны таптады, Төркияне Кара диңгезнең бу ягыннан куды. Төркестанны басты. Балканны аякландырып, Төркиянең берлеген парчаландырды. Төркиянең бөтен барлыгын бер сорау тамгасы астына алды…

Сөләйман Кануни, Иван Грозный кадәр булмыйча, аның бер командиры чаклы гына бер милләтче булган булса иде һәм Казанга кечкенә генә бер ярдәм кулын сузган булса иде, Төркия башына бәла булган бу рус империясе кайдан чыгар, кайдан куәт алыр иде дә Сөләйман Кануни корган Госманлы империясен кем җимерер иде, нинди юл берлә ул төрек мәдәниятенең бишеге булган Төркестанны таптар иде? Бу сорауларның җаваплары төрек дөньясы өчен бигүк ямьле хатирәләрне ачмаганга һәм төрек кабиләләре арасындагы мөнәсәбәтнең табигый булмаганын күрсәткәнгә күрә, алар турында сүзне бу урында озайтмыйча, Коддес сәфәрен тәмамлыйк.

 

* * *

1932, № 5. Фәлистыйн дөньяның иң зур диннәреннән булган исламият, христианлык һәм яһүдилекнең өчесенә дә мөкаддәс йир саналганга, анда булганнарны, анда күргәннәрне, анда ишеткәннәрне язып бетерергә һәм аларны мәҗмуга мәкаләсенә сыйдырырга һичбер төрле имкян юк. Аларны, вакыты килгәндә, үземнең көн дә язып килгән хатирә дәфтәремне бастыруга кадәр калдырып торып, укучыны Мисырга таба алып китәргә мәҗбүрмен. Фәлистыйннан Мисырга иң кыска булган юл – тимер юл. Кантара дигән йирдә Суэш каналы аша чыгып, Мисыр туфрагына керелә. Бу канал Кызыл диңгез берлә Ак диңгезне берләштереп, Африка берлә Азияне бер–берсеннән аера. Бу канал буенда Дөнья сугышында төрек гаскәре берлә инглиз гаскәре Мисыр өчен бик каты сугышканга һәм төрек гаскәре җиңелеп чигү аркасында, Мисырны гына түгел, Фәлистыйн, Сүрияне дә ташлап чыгарга мәҗбүр булганга, бу йирләр – яңа төрек тарихы өчен дә мөһим урыннар.

Мин бу каналны беренче мәртәбә 1919 елның декабрендә Владивостоктан Триестка килешли үткән идем. Ул вакытта канал буенда ныгытылган йирләр дә күренеп торганга, Исмәгыйлия дигән шәһәр янында төрек әсирләренең дә лагерьлары күзгә ташланып торганга, шул хакта хатирә дәфтәремә озын гына язган идем. Хәзер дә шуңа арттырылачак нәрсә күп юк. Ләкин ул вакытта миңа төрек гаскәре лагере дип күрсәтелгән йирдә берничә татар гаиләсе дә әсир булып яткан икән. Алар бервакытны, «ислам динен саклыйбыз» дип, мөкаддәс Мәккә һәм Мәдинәгә Идел буеннан күчеп килгән мөһаҗирләр булганнар икән. Дөнья сугышы вакытында гарәпләр инглизләр яклы булып, төрекләргә каршы сугыш ачкач, безнекеләр дә төрек саналып, йортлары, йирләре таланып, маллары алынып, бик күбесе үтерелеп, калганнары шул лагерьга ябылган булган икән. Аларның кайберләре лагерьдан лагерьга күчерелеп йөрткәндә үлеп беткәннәр. Кайберләре Фәлистыйн, Сүрия һәм Төркия эченә таралып киткәннәр. Мин аларның кайберләрен соңгы озын сәфәремдә эзләп таптым. Аларның туктамастан аккан күз яше эчендә башларыннан үткәннәрен сөйләгәннәрен сәгатьләр буе тыңлап тордым. Инглиз хәтере өчен гарәби – төрек дип, рус хәтере өчен төреге – татар дип, һәрбер уңгае килгәндә һәрьяктан кыйнала торган бу милләттәшләремнең кара бәхетенә мин дә эчемнән егълап утырдым һәм шул кара язмышның сәбәпләрен эзләдем. Бу эшкә инде шактый күп вакыт үткәнгә, шул мәсьәләләрнең эчендә булган гарәпләрдән дә аның сәбәбен сорадым. Алар: «Бу диннәрен сакларга дип, Хиҗазга күчеп килгән сезнең татарларга каршы һичбер дошманлыгымыз юк. Сугыш вакытында да эшләр шулай китәчәк иде. Ләкин алар гарәп гыйсъянын һичбер төрле аңламадылар. Хәлифәгә каршы баш күтәрәсез, мөселманлыкның мөкаддәс йирләрен кяферләр кулына бирергә телисез, без шуны күрер өчен кяфер йиреннән ислам туфрагына күчеп килдекмени? Кайтыңыз бу яңлыш фикердән. Юкса кяфер буласыз, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, – дип сөйләделәр дә тордылар һәм безнең гади халыкка да тәэсир иттеләр. – Мәккә шәһәрендә боларның башлыклары булган, татар шәкертләренә дә бик күп ярдәмдә булынган бай татар сәүдәгәре – Гомәр карт бар иде. Ул гарәпләр арасында хөрмәтле бер мөселман иде. Шәриф Хөсәен, аны үзенә чакырып: «Син – татарларның хөрмәтле агасы. Без сине татарларның консулы ясыйк. Син бөтен татарлар исеменнән миңа бәйгать бир», – дигән. Гомәр карт та, кып-кызыл чөгендер кебек булып: «Бу йир – Мәккәи Мөкәррәмә, дине исламның туган урыны. Син – пәйгамбәрнең балаларыннан бер кеше. Мин дә – динне саклар өчен кяфер йортыннан килгән мөһаҗир, син ничек оялмыйча шул изге йирдә минем хәлифәгә* биргән антымны бозып, кяферләр эше артыннан йөрүчеләргә ант итәргә кушасың? Син ничек пәйгамбәрдән оялмыйсың? Син мине консуллык берлә кыздырмакчы буласыңмы? Бөтен гарәп туфрагын гына түгел, бөтен Госманлы падишаһлыгын бирсәләр дә, мин иманымны сындырмыйм һәм антымны бозмыйм. Мин, ялганчылык эшләргә теләсәм, аны рус йортында да эшләгән булыр идем. Алладан курык, син эш моның берлә генә кала дип уйлыйсыңмы? Бөтен ислам дөньясы сиңа ләгънәт укыячак», – дип, әмир Хөсәенне нәсыйхәтләргә тотынган. Табигый, Гомәр картның бу сүзләре инглизләргә дә ишетелгән. Үзе, балалары һәм аның милләттәшләре дә төрекче хисап ителеп, маллары алынып, үзләре төрмәгә һәм лагерьларга ябылган”, – диделәр.

XVII–XVIII гасырларда кырым татарларының фидакярлеге берлә генә бөек дәүләтлекләрен саклаган госманлы төрекләренең боларны «пис татар, хунхор татар, монгол» дип, кызыл һәм кара русларның хәтере өчен боларга һәртөрле авырлыклар ясауларының сәбәпләрен дә бик күп эзләдем. Бер төрек дипломаты:

– Әфәндем, без, русларлә, хосусән большевикларлә дуст яшәмәк мәҗбүриятендәез. Бу бер дәүләт мәсьәләседер. Буның өчен руслари, хосусән большевиклари көчәндермәмез ляземдер. Шимди әхвалә бакыңыз: сезең татарлар бурая килдеме: «Әфәндем, руслар безә бу фәналыкы япты, ул фәналыкы япты. Мәктәбемези капады, иразымызы алды», – дия багырмая башладылар. Шикаять, һәб шикаять. Валлаһи, руслардан разыез диян бер хәрифә тәсадеф итмәдем. Бунлар безем садәдилләрә тәэсир идиюрләр. Бурәдә төрек җилек-мөрекҗилек кеби җәрәянна уяндырдылар. Дугрысыны сөйләмәк лязем кәлсә, бу җәрәяннар безем мәгъдәмезе булгандыриюрлар. Бунлары – япанлар һәп сезең татарлар. Бурая килүп, күзенҗә язы язмая үгрәнмәмеш, «төрекҗилек, төрекҗилек» дия багриюр. Шул көнләрдә рус әхбабларымдан бересе-бер китап күстәрде. Бер әрмәни тарафыннан русҗа язылы бу китап сезең татарларың урада кәнди мәмләкәтеңездә төрекҗилек япмаңыздан, төрекҗилек наменә большевикләрә дошманлык итмәңездән бәхәс идиюрмеш. Коммунист фиркасенә язылыюрләрмеш да, хәрифләр һәп төрекҗилек япмак истиюрләрмеш. «Сез безә дустлыктан бәхәс идиюрсеңез, иштә сезең урадакы кардәшләреңез ни япиюрләр», – диде. Французҗа тәрҗемә идәрәк беркач сәтер укыды. Үтенмәмдән ни япаҗагымны билмәдем. «Имди безем эшләремезе әхлаль идән хәрифләре бән бездән дияләмме? Табигый, димәм. Мин бунларың мәмләкәтемдә «төрк, төрк» дия багырмаҗагырмаларына мөсәгадә идәремме? Табигый, итмәм. Тыңлатмасам, һәйди, чикел, кит, атарым, – диде.

Мин моның да фикерен һәм аның фикерен йөрткән эгоизмын аңладым. Ләкин изге урыннарны мөселманнар кулында сакларга теләгән Гомәр картның, гарәплек ноктасыннан, мөселманлыкка никадәр гөнаһ булганын һәм коммунист фиркасенә язылса да, төрекчелек сәясәтен йөртергә теләгән татар коммунистының рус һәвәсенә китмәвенең төрекчелек ягыннан нинди зур гөнаһ булганын аңламадым. Вазгыятьләремез, Гомәр карт берлә Шәриф Хөсәен вазгыяте кебек булганга, сүзне кыска кисәргә мәҗбүр булдым. Бу татсыз вакыйгалардан татар укучысының үзенең дә төрле тәмсез мәгънәләр чыгару ихтималы юк түгел. Ләкин бу мәгънәләр таякны икенче якка бору төсен алмасыннар иде, һәм без дә диндәш һәм кардәшләремезнең бу хәрәкәтләренә шулай җүләрләрчә җавап бирмәсәк иде. Чөнки болар бар да – вакытлы һәм кичәчәк эшләр.

 

* * *

1932, № 6. Тимер юл Фәлистыйнда һәм Мисырда да шактый былчырак. Вагоннар уңайсыз. Гүмрүк мөгамәләсе дә Аврупадагы кебек түгел. Мисырның паспортлар карый торган политсә: “Каһирәдә кайсы отельгә төшәсең?” дип җанымны алды. Мин, Каһирәгә беренче баруым булганга, һичбер отельнең исемен һәм адресын белми идем. Шуңа ачык җавап бирә алмагач, паспортымны алып калды да, аны отельгә урнашкач, политсә мәркәзеннән барып алырга кушты.

Мисырга төнлә берлә сәгать унберләрдә генә барып кергәнгә, табигый, шәһәрне һичбер төрле күрә алмадым. Андагы отельләрне дә белмәгәнгә, юлда туры килгән берсенә иңдем. Ул пакь мәхәлләләренең берсендәге бер яхшы француз отеле булып чыкты.

Мисырда минем мөэтәмәрдән бик күп гарәп танышларым булса да, элек үземезнең татарларны эзләргә киттем. Сугыштан элек Русия берлә мөселман дөньясы арасында табигый мөнәсәбәт булганда, монда безнең Идел буеннан килгән укучыларымызның саны бик күп була иде. Алар Мисырның милли-мәдәни агымнарында катышалар, илемездәге тәҗрибәләрен Мисырга китерәләр һәм Мисырда алган мәгълүматларын Идел буена алып кайтып тараталар иде. Соңгы гасыр башларындагы милли хәрәкәтләремездә зур урын алган галимнәремездән Муса Биги, Петербур имамы мәрхүм Лотфулла Исхакый, «Галия» мөдәррисе Зыяэддин әл-Камали, мөхәррирләремездән Закир әл-Кадыйри, Габделбарый Баттал әфәнделәр Мисырда елларча укып һәм укытып, өйрәнеп һәм өйрәтеп, илемезгә кайтып хезмәт иткән кешеләр иде. Болардан башка да әллә никадәр мөдәррис, мөхәррир, галим һәм имамнар хәзерләнеп кайткан һәм шулар аркылы Мисырның сәяси агымнары берлә бергә аның гыйльми тормышы да безнең Идел буена китерелеп мал ителгән иде. Гарәпчәдән бик күп китаплар безнең телемезгә тәрҗемә ителгән иде. Безнең кичергән дәверемез табигый булса иде, гыйлемгә сусавын калдырыр өчен бөтендөнья дарелфөнүннәренә тарала торган татар яшьләре бүген Мисыр дарелфөнүннәрендә дә йөзләп саналган булыр иде. Ләкин СССРдан чыгу кяферләргә тәмугтан котылу дәрәҗәсенә китерелгәнгә, Мисырга соңгы унөч ел эчендә бер генә дә татар яше килә алмаган иде. Анда булганнары да сугыштан элек чыгып, дөнья өстеннән үткән туфаннан монда сакланып кала алган кешеләр генә иде. Мондыйлардан уфалы бер яшь галимемезнең монда икәнлеген мин ара-сыра идарәгә язган хатларыннан белә идем һәм шуның аркылы башкаларны да таба алырмын дип уйлый идем. Шуңар күрә беренче иттереп аны эзләргә киттем.

Автомобиль берлә озын юллар үтеп, тар һәм киң урамнар кичеп, Әзһәр* янында булган бер бинаның алдына килеп туктадык. Бу минем якташ Хәмзә Таһир бәк16 хезмәт итә торган көтепханә иде. Эш вакыты булганга, ул үзе дә монда иде. Ул, минем Коддестән язган хатымны ала алмаган булса да, Мисыр гәзитәләрендә минем хакта язылган мәкаләләрне укып, минем Мисырга да килеп чыгуымны көтеп тора икән. Килгән-киткән бөтен татарның Мисырда бердәнбер өзелеп калган милләттәшен эзләп табучыларны бик күп мәртәбәләр күргәнгә, минем дә эзләп киләчәгемне белеп тора икән. Унҗиде яшендә Дим буен ташлап китеп, унсигез ел гарәп дөньясында укыган, яшәгән һәм кайнаган бу татар егете, кичә генә Уфадан чыккан кебек, саф татарча сүзләр берлә мине каршы алды. Әйләнә-тирәдәге кешеләрне, алдагы эшләрне онытып, ил-йорт хатирәләренә чумдык. Көтепханәнең ябылганын көтмичә үк чыгып киттек.

Без Мисырның ислам тарихында зур роль уйнаган Әзһәре җамигы янында идек. Минем танышларымнан бик күп кеше бу җәмигъда укыган булганга, мин аны мөмкин кадәр тизрәк күрергә тели идем. Кечкенә генә мәйданны чыгып, җамигька якынлаштык. Ул, тыштан караганда, гарәп ысулында салынган җамигъларның берсе иде. Аяк капларын салып, эченә керәмез. Тирәсенә җәелгән камыш намазлыкларда шәкертләр дәрес хәзерләп утыралар. Кайберләре намаз укый. Җамигъның үз ишегенә килеп җиттек. Анда безне капучы туктатты: «Хәзер дәрес вакыты. Керергә рөхсәт юк», – диде. Хәмзә Таһир бәк, мине ислам корылтаена килгән мосафир дип танытып, аерым рөхсәт алды.

Мәсҗед кояш батышыннан кояш чыгышына каршы иттереп, озайтылып салынган*. Буена караганда, ике-өч мәртәбә киң, түшәме бик күп баганалар берлә тоттырылган. Аларның саны өч-дүрт йөз кадәр бар икән. Аларның кайберләре янында мөдәррисләр, тәбәнәк кенә бер көрсигә аякларын бөкләп утырып, тирә-юньнәрендә идәнгә утырган шәкертләргә дәрес әйтәләр. Берсенең янында кырык-илле, икенчесенең янында – унбиш-егерме. Шәкертләрнең барысы да – уку яшендәге яшьләр. Дәресләр иртән сәгать сигездән кичке алтыга кадәр дәвам итә, өйлә намазы вакытында ике сәгать туктап торыла икән. Мондагы мөдәррисләр төрек җамигъларында кебек бугаз ярылганчы кычкырырга мәҗбүр булмаганга, мәсҗед эче сүз ишетелмәслек бер тавыш берлә тулмаган. Мөдәрриснең сүзен шәкерт бик җиңеллек берлә ишетә. Аларның берсенең сүзе икенчесен борчымый. Ун-егерме мең шәкерте бар дип сөйләнгән Әзһәренең эчендә бары дүрт йөз-дүрт йөз илле шәкертнең генә болай дәрес тыңлап утыруы минем һушыма китмәде.

– Башка шәкертләр кайда? – дип сорадым.

– Хәзер монда яңа тәртипләр куелды. Җамигъда хәзер илаһия берлә фикъһе шөгъбәсе[1]генә калды. Башка фәннәр яңа биналарга күчтеләр, – диделәр.

Аннан чыгып, Әзһәр күршесендәге анда укучы төрек шәкертләренең тора торган йирләренә киттек. Ул берничә катлы зур бер өй икән. Эчендә алтмышлап аерым бүлмәләр бар. Моннан башка тагы Әзһәр йортының эчендә төрек шәкертләре өчен егермеләп бүлмә бар. Моны «Рәвакыл-әтрак» дип атыйлар. Монда бөтен төрек илләреннән килгән укучыларга буш бүлмәләр бирәләр. Элекке заманнарда аның вәкыфы аерым йөртелә торган һәм елда йөз мең мисыр лирасы кадәр килере булган. Бу акчадан шәкертләргә һәм мөдәррисләргә мәгашләр бирелгән. Соңгы кризислар аның да килерен азайткан. Соңыннан Әзһәр вакыфларының рәвакларга бүленүе бетерелеп, бөтен мали эшләре үзәкләштерелгән. Бөтен шәкертләргә бертөрле ярдәм бирелә башлаган. Элек һәрбер шәкерткә аена 5 лира биргән булганнар; хәзер 7 лира бирәләр икән. Әзһәр янында бу төрек бүлегеннән башка, Һиндстан, Җава, Хиҗаз, Әфган һ. б. кебек мөселман халыкларының аерым-аерым бүлекләре һәм аерым-аерым оешмалары, вәкыфлары бар. Аларның үзләренең башлыклары (шәйхләре) бар. Төрек бүлеменең башлыгы – шәйх Габделхәмид Таһир исемендә бер чиркәс. Аның ярдәмчесе Шәмседдин әфәнде – Анатолий төрекләреннән. Бу рәвакларның идарәләре бер мәркәзгә табигъ. Әзһәрдә барысы өч йөзгә якын мөдәррис бар. Аларның мәгашләре аена 12 мисыр лирасыннан алып 50 лирага кадәр икән. Бөтен Әзһәрнең вәкыфының еллык килере бер миллион мисыр лирасына якын. Әзһәрнең бөтен укыту эшләренең идарәсе башында торучы шәйхел-әзһәр исемендә йөртелеп, ул шул ук вакытта Мисырның шәйхел-исламы урынын ала һәм Мисыр голямасының иң бөекләреннән сайланып куела. Бу урында бүген шәйх Әхмәд Мөхәммәд әз-Заваһири хәзрәтләре17 тора. Бөтен зур дини фәтвалар, фәрманнар аның имзасы берлә чыга. Узган Рамазан бәйрәмендә большевикларның ислам диненә каршы иткән золымнарына каршы игълан ителгән протест та шул бөек затның имзасы берлә чыкты.

Шәкертләрнең тора торган йирләрен карап бетергәч, Әзһәрнең көтепханәсенә кердек. Аның укыла торган бүлеме булган кебек, музә хәлендә иске кыйммәтле әсәрләр саклана торган бүлеме дә бар икән. Анда барлыгы сиксән мең җилд иске китап саклана. Алар эчендә бик иске заманнардан калган, бик матур иттереп мәгълүм хәттатлар тарафыннан язылган бик күп фәрманнар да бар икән. Шул ук көтепханәнең бер бүлмәсенә Мисырның XIX гасырдагы зур галимнәреннән Мөхәммәд Габдөһнең көтепханәсе китереп урнаштырылган.

Бүгенге көндә Әзһәрнең төрле факультетларында төрле яктан җыелган йөзгә якын төрек шәкертләре укып яталар. Алар арасында берничә төркестанлы булса да, безнең Идел буеннан һәм Кырымнан берәү дә юк. Күпчелек – кавказлылар. Әгәр укырга ихласи һәм дөньяның ачысын-төчесен татырга теләгән яшьләремез булып, Әзһәргә барып чыксалар, Әзһәрнең ишекләре һәм вәкыфлары алар өчен һәрвакыт ачык. Тик элгәреге күк, анда кереп укымыйча, ашап яту гына бетерелгән, һәр шәкерт имтихан тотарга тиеш. Бирә алмаган шәкертләр мәдрәсәдән куылалар.

Әзһәрне карап бетергәч, ашап-эчеп, Мисырдан килгән корылтай әгъзаларын күрер өчен, Җәмгыяте шөббанел-мөслимингә киттек. Бу җәмгыять – мөселман яшьләрен бер тәрбиядә һәм рухта үстерер өчен соң елларда гына оештырылган һәм бик күп мөселман мәмләкәтләрендә үзенең шөгъбәләрен ачып өлгергән бер мөселман җәмгыяте. Ул – бөтен дөньядан килгән мөселманнарның бер-берсе берлә күрешә, таныша торган һәм бер-берсенең дәрдләрен аңлаша торган бер мөселман мөәссәсәсе. Анда мине күптәнге таныш һәм туган-кардәш кебек каршы алдылар һәм Русия мөселманнарының хәле хакында биреләчәк беренче конферансның үзләрендә бирелүен сорадылар.

 

* * *

1932, № 7. Мисырда сәясәттә, мәдәният һәм фикер таратуда киң бер иркенчелек бар. Бу хөррияттән файдаланып, аның сәясиләре төрле-төрле фиркаләр ясаганнар. Алар шул фиркаләр янында халыкны туплап, үзләренең сәяси һәм мәдәни фикерләрен тормышка татбикъ итәргә тырышалар.

Төрле фиркаләрнең максатка барып җитәр өчен иң кыска юл дип ышанган юллары бер-берсенекеннән башка-башка булганга, табигый, алар бер-берсе берлә кычкырышалар, талашалар. Бөтен дөньядагы хөрриятле мәмләкәтләрдә булган кебек, монда да кайбер вакытларны кызышып китеп, бер-берсен гаепләшәләр, талашалар. Алар, үзләренең матбугатларында Мисырның мәсьәләләрен төрле төстә күрсәтеп, укучыларны да үзара талаштыралар.

Мисыр халкы, һәрбер эссе мәмләкәт халкы кебек бик тиз күперенеп, кызып китә торган халык булганга, бу кычкырышлар күп вакытларда канлы вакыйгалар да тудыралар, зур-зур мәхкәмәләргә сәбәп булалар. Ләкин боларның берсен дә безнең Русиядә күрергә өйрәнгән меңләп-меңләп тотулар, йөзәрләп-йөзәрләп сөргенгә җибәрүләр һәм атуларның һичберсе булмый. Тавыш-тувыш бераз дәвам итә дә, тормыш тагын үзенең табигый юлына төшә…

Без Мисырга барганда да мондый фирка кычкырышларының бик кызу барып яткан чагы иде. Ләкин без монда, Мисыр – зур бер мөселман мәмләкәте дип, үзебезнең кайгы-хәсрәтләремезне сөйләргә һәм белдерергә килгәнгә, үземезнең эшемезне фиркачелектән читтә тора торган Җәмгыяте шөббанел-мөслиминнән башладык. Бу җәмгыять – Мисырда гына түгел, бөтен гарәп дөньясында, хәтта ислам дөньясында ислам мәдәниятен саклау нигезенә корылган һәм мөселман яшьләрен бертөрле тәрбиягә алыштырыр өчен корылган бер оешма. Аның шөгъбәләре Гыйрак, Фәлистыйн һәм Сүриядә булган кебек, аның Һиндстан һәм Җавада да шактый көчле тармаклары бар. Ислам дөньясында Мисыр бүген мәдәният ягыннан да һәм байлык ягыннан да беренче урында торганга, Каһирәдәге «Җәмгыять…» мәркәзлек урынын тота. Ул шул исемдә төрле йирләрдә клублар ача, оешмалар кора һәм шул ук исемдә зур бер мәҗмуга чыгара. Бу мәркәзнең идарәсе танылган кешеләр кулында. Аның башында Мисыр Милләт Мәҗлесе әгъзасы, Мостафа Кәмал паша оештырган фирканең лидеры Габделхәмид Сәгыйд бәк тора. Ул – үзенең яшьлегеннән алып бу көнгә кадәр ислам дөньясының һәр почмагындагы милли-дини тартышларга катнашып килгән кеше. Ул Тараблус сугышларында18 мәрхүм Әнвәр паша һәм Гази Мостафа Кәмал пашалар берлә бергә Тараблусны коткарыр өчен сугышка катышкан; Балкан сугышлары башлангач та, ул, бердәнбер мөстәкыйль мөселман падишаһлыгына – Госманлы императорлыгына каршы христиан дөньясының берләшеп һөҗүм иткәнен күреп, үзенең мөселманлык вазифасын үтәргә, мөселман гаскәре берлә бер сафта булырга ашыккан кеше. Ул Балкан сугышында безнең илдән күңелле булып килгән Гариф Кәримиләр19 берлә бергә сугышка кереп яраланган.

Габделхәмид Сәгыйдбәк Дөнья сугышы вакытында Төркиянең тагын бөтен яктан көчле дошманнар берлә чолганып алынганын күргәч тә, аның ислам мәхәббәте кузгалып, өченче мәртәбә күңелле булып сугышка катышкан һәм Мисырны кулында тоткан инглизгә каршы корал берлә көрәшкән һәм таралырга торган гарәп әфкяре гомумиясен хәлифәт тирәсендә берләштерергә хезмәт иткән*: Сийур могаһәдәсе берлә Төркия бетереләчәк булгач башланган Гази Мостафа Кәмал пашаның истикъляль сугышлары20 вакытында Италиядә торып, Төркия файдасына бик күп матди-мәгьнәви хезмәт иткән. Ул үзе, бик зур бер бай кешенең баласы булганга, бу эшләрнең барысын да үзе өчен һичбер файда күзәтми эшләгән. Исламият юлында бик күп көч һәм бик күп мал сарыф иткән бу кеше бүгенге көндә дә һәрбер мөселман өлкәсе өчен дөньяның бер читеннән икенче читенә китәргә хәзер тора. Шуның өчен дә «Шөббанел-мөслимин» җәмгыяте – Мисырның иң җанлы бер мөселман оешмасы.

«Шөббанел-мөслимин» җәмгыяте хәзерге көндә Төркия төрек учаклары21 ролен уйный. Аның рәисе дә Төркиядә соңгы унбиш ел эчендә Хәмдалла Сөбхи бәк22 торган урында тора.

Бу җәмгыятьнең бинасы һәрвакыт төрле йирләрдән килгән мөселман мосафирлары берлә тулы. Мин анда корылтайда очрашкан Гыйрак һәм Югославия вәкилләрен тагын бер тапкыр күрдем. Шунда ук Америкада ислам динен таратучы һәм шул юлда гомерен фида иткән һәм егерме мең кадәр Америка караларын мөселман иткән Америка мөфтисе – кара гарәп, сәйд сани Мәҗид Мөхәммәд әфәндене очраттым. Мин анда ислам мәдәниятенә сусап килгән Кытай мөселманнарын да күрдем. Бик күп гарәп өлкәләренең җәмәгать эшчеләре, Һиндстан мөселманнарының олугларыннан Шәүкәт Гали һәм аның иптәшләрен һ. б. таптым.

Анда безнең эшемезне тәмам кардәшчә каршы алдылар. Минем конферансым шимбә көнгә билгеләнде. Чакыру кәгазьләре таратылды, гәзитәләрдә игълан ителде.

Җомга килеп җитте. Мин Мисырның зур җамигъларыннан берсендә намаз кылырга уйладым. Хәмзә Таһирбәк миңа тагын ярдәмгә килде. Мисырда җамигьлар бик күп. Аларның мәшһүрләре: Сәйдна Хөсәйн, Сәйдәи Зәйнәб, Имам Шафи, Рәфагый, Гомәр бине Гас, Җәмигыл-Әзһәр җамигълары һ. б. Сәйдна Хөсәйн җамигында хәзрәти Хөсәйннең зияраты бар. Анда аның башы күмелгән. Сәйдәи Зәйнәб – Рәсүлнең Зәйнәб исемле кызы хөрмәтенә салынган һәм Мисырның зур, мөбарәк җамигъларыннан. Гомәр бине Гас җамигы – Мисырда беренче салынган мөселман мәсҗеде. Рәфагый җамигы иң зур һәм бүгенге көндә Мисырның иң могтәбәр җамигъларыннан.

Халык бик күп була торган җамигь булганга, мин Рәфагыйга барырга булдым. Бик артта калмыйм дип, сәгать унберләрдә үк җамигъның эченә кереп утырдым. Мин килгәндә, мәсҗеднең эчендә берничә йирендә Коръән укып утыручы берничә кешедән башка берәү дә юк иде. Мәсҗед бик зур, ишекләре төрле урамнарга ачыла. Шуңар күрә урам тавышы ишетелеп тора иде. Сәгать уникенче ярты булды. Зур ишекләр янына барып, мөәзиннәре, кариэлары бик сузып, урамга таба кычкырып, төрле догалар укырга тотындылар. Бу догалар, халыкны чакыру, гыйбадәт кылырга өндәү булсалар да, азан түгел иде. Төрле тавышлар берлә унбиш минут сузылган бу чакырудан соң халык мәсҗедкә җыела башлады. Бер йирдә бер хафиз бик матур тавыш берлә Коръән укырга кереште. Ул бик сузып-сузып, төрле тоннарга күчеп укый иде. Аны гарәпләр бик ихлас берлә, бик зур күңел рәхәтлеге берлә тыңлыйлар иде. Кайбер вакытларда катышып бер сүз дә әйтәләр һәм салаватлар да кушалар иде.

Менә мөәзин дә кычкыра башлады. Ул бер озын мәкам берлә без белгән азанны укыды. Ләкин ул аны шундый озын иттереп, тавышларын төрләндереп, уйнатып, бер төшереп, бер күтәреп укый иде, безнең кебек читтән килгәннәргә аның сүзләре артыннан барып җитүе дә һәм аңлавы да бик авыр иде. Карый азан әйткәндә дә үзенең укуыннан туктамады. Азан тәмам булды. Мәсҗед тулды. Арттан берәү «ас-салават» дип кычкырды. Халык, гөрләп калкып, намазга кереште.

Монда төрле мәзһәб кешеләре булганга, намаз уку бертөрле генә түгел иде. Кайберләре кыямда кулларын җибәреп торалар; кайберләре рөкүгька киткәндә, тагын бер тапкыр колак кагалар; кайберләре безнең кебек укыйлар иде. Ләкин барысы да ике рәкәгать кенә укыдылар. Намаз бетте. Хатиб мөнбәргә чыкты. Мөәзин азан укыды, арттагы мөәзиннәр аны кабатладылар. Хотбә безнең хотбә китапларындагы гади бер хотбә иде.

Суык кына, тонык кына укыды. Хотбәдә ләкин холәфаи рашидин*, хәлифә һәм үзләренең падишаһларына һичтөрле дога юк иде. Безнең муллаларның рус хөкүмәте бик каты тыя торып хәлифәләргә дога кылулары һәм кайбер фетнәле мәхәлләләрдә имамнарның бу доганы яшерен генә укулары күз алдыма килде дә бу мөселман илендә тулы хөррият эчендә моның эшләнмәве кызык тоелды.

Намаз бетте. Халык гөр итеп купты. Бер өлеше – ишекләргә, икенче өлеше мәсҗед уртасына утырган вагыйз янына җыелды; өченче бер өлеше михраб янына җыелып, яңа бер имамга оеп, өйлә намазы укый башладылар. Болар Мисыр шәһәренең җомга намазы өчен шартлары тулмаган дип өйлә намазы укучы суган суфилар икән.

Мин, бер вагыйз янына барып утырып, аның вәгазен тыңларга хәзерләндем. Вагыйз: «Әр-риҗалу кавамун галяин-ниса», – дип башлады (ир – хатыннарга баш!) һәм шул фикерне балландырып, татландырып сөйләргә кереште. Ул ирләрнең хатыннарга баш булуы өчен кирәк булган бик күп дәлилләр китерде. Хатыннарның хыянәтләреннән, хәйләләреннән бәхәс итте. Кечкенә вакытта мин үземнең әбием Мәхфузә остазбикәнең һәм әнинең авыл хатыннарына сөйләгән бу дәлилләрне, мисальләрне бик күп тыңлаган идем һәм аларның ул хатыннарга ничек тәэсир иткәнен дә күргән идем. Ул вакытта алар миндә бер дә начар тәэсир калдырмаганнар һәм минем һичбер хисемне мыскыл итмәгәннәр иде. Ләкин бер мисыр вагыйзенең моны җентекләп-җентекләп сөйләве миндә бик ямьсез тәэсир калдырды. Ул мәрхүм әби-әниләрнең хатирәләре мыскыл ителә кебек тоелды.

Җамигътан чыгып, аннан бик ерак булмаган Мөхәммәд Гали паша23 җамигын карарга киттем. Мисырның бүгенге сөляләсенең башы тарафыннан бина ителгән бу җәмигъ Мисырның иске кальгасында һәм Мисырның иң биек йирендә тәмам төрек стилендә салынган. Тыштан караганда, Истанбулдагы Валидә җамигына охшаган кебек күренә. Ләкин эченнән бик зур һәм бик бай бер җамигъ. Бик күп акча сарыф итеп эшләтелгәне һәрбер йиреннән күренеп тора. Намаз беткәнгә монда да вагыйзләр сүзләрендә дәвам итәләр иде. Мин дә берсе янына килеп чүктем. Вәгазь кәүсәр суының тәмлелеге, татлылыгы һәм файдалыгы хакында иде. Бераз тыңладым. Ләкин монда да дәрдемә дәрман булачак бер сүз ишетә алмадым.

Минем җамигълардагы вәгазьләрне бик күп ишеткәнем бар. Алар, шөбһәсез, халык өчен бик кирәкле нәрсәләр һәм халыкка бик зур тәэсир дә ясый алалар. Төркия вагыйзләре, үзләренең вәгазьләре берлә төрек гаскәрен кыздырып, утка-суга кертә алалар. Бик күп шәһәрләрне алдыралар. Бик көчле дошманнарны тар-мар иттерә алалар һәм җамигътагы халыкны электрикланган хәлгә китерә алалар, көннең актуаль мәсьәләләренең хәлендә файдалы йә зарарлы роль уйный алалар. Ләкин мондагы вагыйзләр бик вак мәсьәләләр берлә шөгыльләнәләр һәм халыкка да бик аз тәэсир итә беләләр.

Кич берлә бер театрга барырга ният иттем. Мисырның Милли театрында «Ләйлә вә Мәҗнүн» уйналганга, шунда киттем. Театр бинасы бик бай һәм матур. Бөтенләй гарәп ысулында салынган бер бина. Каралуы, саклануы да яхшы. Мондый театр бездә дә һәм Төркиядә дә юк. Мин яхшы ишетер һәм күрер өчен урынны алдагы сафлардан алдым. Алданрак барып, килүче халыкны сәйр иттем. Килүчеләр пакь киенгән һәм үз-үзләрен тота белә торган кешеләр иде. Хатыннар ложаларда гына күренә. Түбәндә юк дәрәҗәсендә аз иде. Пәрдә күтәрелде… Декорационнар яхшы эшләнгән, киемнәр гарәп ысулында. Ләкин уйнаучыларның күбесе үзләрен сәхнәдә тота белмиләр иде. Алар йә утырып торалар, йә кулларын салындырып, кая барырга белмичә, үзләренең монда ни өчен кергәннәрен аңламыйча аптырап, сәхнә буе йөриләр иде. Драматик моментлар хәрәкәт һәм уен берлә җанландыра алмыйлар иде. Аларның осталыгы декламационда, сүздә генә иде. Җанландырып күрсәтеләчәк күренешләр озын монолог төсенә керә, бик нечкә минутлар сүз берлә буылалар иде. Әсәрдә музыка бер дә катыштырылмаган иде. Ул шуның өчен әллә нинди корыган, коргаксыган хис калдыра иде. Уйнаучылардан Мәҗнүн ролен уйнаучы Хөсәйн Рийаз берлә Ләйлә ролен уйнаучы Фатма Рөшди ханымнар чын мәгънәсе берлә артистлар иде. Аларның икесе дә Аурупаның һәр театрында уйнарлык көчкә һәм осталыкка малик кешеләр иде. Ләкин режиссёр бик зәгыйфь булганга, аларның тырышуы гына кирәкле нәтиҗәне бирә алмый иде. Хөсәйн Рийаз куәт ягыннан бик зур бер артист булса да, аның гәүдәсе Мәҗнүн роленә туры килми иде. Ашый да, эчә дә һәм йоклый да алмый торган мәңгелек гашыйк, үзенең яндырган гыйшкын сөйләгәндә, көйдергән дәрден җырлаганда, бераз ябыграк, зәгыйфьрәк күренергә кирәк иде. Ләкин Хөсәйн Рийаз фил кадәр зур, җуан һәм тупас гәүдәле бер кеше иде.

Мин моннан соң да Мисырның шактый зур театрларында булдым. Боларның барысында да бер кимчелек бар: ул да – күрсәтелә торган тормышның авыр минутларын уйнап, җанландырып күрсәтү урынына сөйләп аңлату ысулы. Гарәп теленең бик эшләнгән һәм бик бай булуы бу монолог-декламацион юлына керергә зур ярдәм итсә дә һәм гарәп караучысы моннан бер ләззәт тапса да, бу юл театрның ибтидаилыгын күрсәтә. Бу сәгать берләргә кадәр сузылган монотон уеннары мине ялыктырсалар да, гарәпләр үзләре аны рәхәтләнеп тыңладылар. Мин, Мисырның театрлары әле безнең татар театрыннан бик күп түбән икән дигән фикер берлә театрдан чыктым һәм, безнең милли труппалар безнең киләчәктә Мисырда нинди зур уңышлар ясый алачакларын уйлап, өйгә таба борылдым.

 

* * *

1932, № 8. 26 декабрь кичәсендә «Шөббанел-мөслимин» җәмгыяте залында минем беренче конферансым булды. Мин төрекчә сөйләдем. Җәмгыятьнең идарә әгъзаларыннан Мөхеддин әл-Хатиб бәк аны гарәпчәгә тәрҗемә итте. Ләкин тыңлаучыларның өчтән бере төрекчәне аңлыйлар иде. Мәсьәләгә кереп китеп, фикернең нинди юлда барганын аңлап алган үткенрәк кешеләр минем гарәпчәне махсус күбрәк катыштырып сөйләгән төрекчәмнән да күп фикерне аңлап киләләр иде. Сүз башлану берлә, бөтен зал тып-тын булып калды, һәрбер кеше җанлы бер дикъкатькә әверелде.

Мин элек Русиядә яшәгән мөселманнарның утырган урыннарын санап, аерым-аерым төрек өлкәләренең кайсы елларда рус кул астына үрүләрен аңлаттым. Патша дәверендәге сәяси-мәдәни хәлләрен күздән кичереп, большевик дәверенә кердем. Русиядәге утыз миллион мөселманның большевик дәверендә өч яктан – мөселманлык, төрекчелек һәм истикъляльчелек ягыннан – башка СССР тәбәгаләреннән өч мәртәбә артык золымга мәгьруз калуларын сөйләп, мисаллар китердем. Исламият Русия мөселманнары арасына моннан мең сәнә элек кергән бер дини тәгълимат булганга һәм алар исламиятне саклар өчен һәрвакыт христиан руслар берлә сугышып килгәнгә, ул монда халыкның канына һәм җанына сеңгән бер милли дин төсен алган. Шуның өчен мөселманнар һичбер төрле итеп алласызлык һәм динсезлеккә корылган коммунизм әсасен кабул итә алмадылар, русларның рухларындагы башбаштаклык (анархия) бу коммунизм әсасләрен кабул итәргә никадәр киң мәйдан ачса, исламиятнең әхлак-мораль дисциплине мөселманнарга ул фикерне кабул итәргә шулкадәр манигъ булды. Шуның өчен һәрбер динне үзенә дошман итеп игълан иткән большевиклык исламиятне ике кат дошман итеп таныды. Ул аның берлә христианлык һәм яһүдилеккә караганда әллә ничә өлеш артык көч берлә тартышырга кереште.

Русия мөселманнарының йөздән сиксән бише – төрекләр. Калган кыйсеме төрек мәдәниятенә мәгъруз калган чиркәсләр. (Шәрекъта бөтен Кавказ таулары «Чиркәс» исемендә йөриләр.) Русия милләт уларак һәрвакыт төрек милләте берлә тартышып килде. Элек ул 300 ел кадәр төрекләрнең кул астында яшәде (Алтын Урда һәм Казан дәверләре). Соңыннан алар төрекләрне җиңеп, үз кул астына алдылар һәм төрек милләтен бер милләт уларак бетерергә керештеләр. Усларның бу хәрәкәте бер каршы хәрәкәт уятты. Төрек милләтендә бер милли уяну туды. XX гасыр төрек милләтенең милли уянуының иң көчле бер дәвере иде. Милләтсез бер коммунизм җәмгыятен яратам дип мәйданга чыккан большевик үзенең бу эшендә иң элек төрек милләтчелегенә бәрелде. Ул аны һичбер төрле эретә алмаганга, ул аңа каршы иң каты дошманлык вазгыятен алды. Шуңа күрә төрек милләтчелеге коммунизмның иң зур дошманы булып танылды.

Большевикларның максатлары – бөтен дөнья күләмендә бер иҗтимагый революцион ясап, бер Совет дәүләте дөньяга китерү. Аларның бөтен пропагандалары, тышкы сәясәтләре менә шушы максатны күздә тота. Алар чит илләрдә дә менә шул фикерне кабул итәчәк һәм итә алачак гонсырлар эзлиләр. СССРның эчендә яшәүче милләтләр һәм шулар эчендә төрекләр дә, большевик дәүләтеннән аерылып чыгып, үзбашларына ирекле бер дәүләт корырга тырышалар. Алар Русиядәге хәзерге большевизм патшалыгын, рус милләтенең идарә итү ягыннан банкрот булуы дип карап, аның кулыннан котылырга тырышалар. Төрек милләтенең аерым өлкәләре булган Төркестан, Кавказ, Кырым һәм Идел-Урал мөстәкыйль булырга тиеш. Большевик идарәсе, бу милли истикъляль дәгъвасын күреп, бу яктан да төрекләрне үзенең биәман дошманы итеп карый һәм аларга каршы җәбер-золымны арттыра. Большевизм хосусый милекне танымаганга, ул, бөтен Русия халкының милкен дәүләтләштергән кебек, мөселманнарның да милкен талый. Ул, бөтен русиялеләрнең гаиләсен бозган кебек, мөселманнарның гаиләсен дә бозарга тырыша. Шуңа күрә бүген Русиядә яши торган утыз миллионлы мөселманлык үзенең хәятын саклар өчен бик авыр тартыш алып килә. Үзеңнән бик күп мәртәбә көчле булган дошман берлә хәят-мәмат дәгъвасын алып бара.

Ул үзенең истикъляль җәбһәсендә аның кебек Русиядән аерылып мөстәкыйль булырга тырышучы украина, гөрҗи, белорус һәм фин кавемнәре берлә берләшеп, бер «Прометә» җәбһәсе берлә тартыш алып бара. Төрек җәбһәсенә килгәндә, Русиядә яшәүче төрек милләте, төрле кабилә исемнәре берлә йөрсә дә, үзенең мәдәнияте һәм тарихы бер булганын һәм шулай ук дошманның уртак бер дошман булганын бик тирән хис итә. Ул бергә бара һәм бер-берсенә ярдәм итә. Русия читендә булган әфган, иран, кытай һәм анатол төрекләренең бүген бу авыр хәлгә сәйирчәнә булып торуларын күреп бик кайгырса да, вакыты килгәндә, кардәш кардәшне таныр фикере берлә ул үзенең өмитен югалтмый һәм киләчәгенә зур бер ышану берлә карый. Исламият җәбһәсенә килгәндә, безнең эшләремез бик фаҗигале. Ислам дөньясында бүгенге көндә һичбер уртак мөәссәсә юк. Бүген һичбер ислам дәүләте, кечкенә генә рәвештә булса да, ислам сәясәтен йөртә алмый, алар чит илдәге дин кардәшләрен химая итә алмыйлар һәм итмиләр. Большевикларның христиан диненә каршы золымнарына каршы, папа хәзрәтләре башта булган хәлдә, бөтен христиан дөньясы аякка калыкты. Яһүди динен кысуга каршы бөтен Аурупа һәм Америка яһүдилеге тавыш куптарды. Ләкин утыз миллион мөселман аларга караганда өч-дүрт мәртәбә артыграк золымга мәгъруз калса да, һичбер мөселман мөәссәсәсе, һичбер мөселман патшасы, һичбер мөселман дәүләте аларны химая итү турында бер авыз сүз сөйләмәде. Шуның өчен мин үземнең дин кардәшләремә шул утыз миллион мөселманның аһ-зарын ишеттерергә, ислам мәдәниятенең бүгенге мәркәзе булган Мисыр мөселман дәүләтеннән мәгънәви ярдәм сорарга килдем. Утыз миллионлы мөселманның тарихта охшашы күрелмәгән авыр хәлен сезнең мөселманлык вөҗданыңызга әманәт иттем.

Мин шул сүзләр берлә конферансымны бетердем. Менә бердән кыямәт купты. Сүз сораучыларның исәбе-хисабы булмады. Бөтен зал беравыздан әйткән кебек: «Безнең илемездә әллә никадәр качак руслар, әрмәннәр ярдәм күрәләр дә, без ни өчен Русия мөселманнарына ярдәм итмимез? Ник аларга каршы эшләнгән бу җәбер-золымны бетерергә тырышмыймыз?!» – ди иде. Бик күп кеше, мине әйләндереп алып, башка йирләрдә дә конферансы бирүемне сорадылар. Гәзитәчеләр дә туктамастан бу турыда мәгълүматны киңәйтергә тырышалар иде. Икенче көнне Мисырның бик күп гәзитәләрендә бу конферанс басылып чыкты.

Икенче көнне мин гарәп хариси музәханәсенә киттем. Гарәп мәдәниятенең бер күргәзмәсе урынын тотачак бу музәханә бик күп кыйммәтле әсәрләрне җыйган икән. Ләкин гарәпләр үзләренең милләтчелекләрендә без төрекләргә охшамыйлар. Алар бик куе милләтчеләр, шовинистлар. Шуның өчен булырга кирәк, музәханәдә шактый күп фарсы, һинд һәм төрек әйберләре гарәп эше кебек күрсәтелгән һәм гарәп музәханәсенә ислам мәдәнияте музәханәсе төсе бирелгән иде. Ләкин ничек булса да, бу әсәрләрнең җыелып саклануы, югалмавы яхшы.

Мин яхшук авыр уйларга керергә мәҗбүр булган бер хасталык берлә өч-дүрт көн ятакта калырга тиеш булдым. Инде Сәгыйд Шамил24 дә килгәнгә, безгә Мисырдагы рәсми эшләремезгә керешергә вакыт бик җиткән иде. Шуның өчен Габделхәмид Сәгыйдбәк аркылы Шәйх әл-Әзһәргә телефон иттереп бер рандеву алдык. Шулай ук Мисырның иң зур фиркаләреннән булган Вафыд башлыгы Нәххас пашадан да бер көн билгеләттек. Шул ук көннәрдә «Шөббанел-мөслимин» җәмгыяте дә безнең хөрмәтемезгә бер чәй зыяфәте ясады. Мисырга килүемезгә бик аз гына вакыт үтүгә карамастан, инде аның эчке тормышына кереп бара идек. Мөселманлыкның зур хадимнәреннән Габделгазиз Сәгалби хәзрәтләре берлә Габделхәмид Сәгыйдбәкләр безне Мисырның гыйлем, әдәбият һәм сәясәт дөньясы берлә таныштыралар иде. Көндезләрен рәсми күрешүләр, төрле сәяси фиркаләрнең клубларын зиярәт итү берлә мәшгуль булсак, кичләрен әле бер галимнең, әле бер сәясинең, әле бер мөхәррирнең өенә чакырулы була идек.

Шул көннәрнең берендә Вафыд фиркасенең башлыгы һәм иске садры әгьзам Нәххас пашаны да зиярәт иттек. Бу фирка – мәрхүм Зәгълүл паша фиркасе. Ул соңгы ун ел эчендә Мисыр сәясәтендә зур роль уйнаган бер фирка булганга, аның рәисе булган Нәххас пашаны да үзләренең матбугатлары әр-рәис дип кенә йөртәләр. Алар үзләренең клубларын Бәйтел-өммә дип атыйлар. Мәрхүм Зәгълүл пашаның хатынын да Өммүл-мисрийун дип йөртәләр. Бу сүзләр халыкның күңеленнән чыгып бирелгән исемнәрме, әллә фирка матбугатының пропагандасы берлә генә туганмы – моны читтән килгәннәргә кыска вакытта гына аңлату җиңел түгел. Ләкин мисырлылар иске тарихлы бер милләт булганга һәм тарихларында да дөньяның мәшһүр әсәрләре – зур әһрамлар булганга, алар сүздә дә зурлыкны, арттыруны бик яраталар. Монда бер кешене икенче берсенә танытканда да, шагыйрь булса – «сәйдеш-шөгара», мөхәррир булса – «әмирел-әдиба», галим булса – «әфзалел-фазла», доктор булса, «хәкимел-хөкәма» дип тәкъдим итәләр. Башка эшләрдә дә шулай зур итүне, күтәрүне бер дә онытмыйлар. Бәлки, югарыдагы исемнәрдә дә шундый берәр нәрсә бардыр.

 

* * *

1932, № 10. Нәххас пашаны күрер өчен без Вафыдның клубына килдек. Бәйтел-өммә – бер зур сарай. Эченә кердек. Безне әллә никадәр андагы әгъзалар каршы алдылар. Зур бер хөрмәт берлә рәис бүлмәсенә китерделәр. Зур-зур салоннарны үттек. Аларның барысы да бик бай иттереп җиһазланганнар иде. Бу клуб Эстония рәисе җөмһүренең сараеннан зуррак та һәм баерак та иде. Монда каһвәләремезне эчкәннән соң, Нәххас пашаның үз өенә алып киттеләр. Бусы да зур бер кунак: бер сарай иде. Безне монда да каршы алып, әр-рәиснең кабинетына керттеләр. Без кергәч, анда хазыйр булганнарның барысы да аякка калыкты. Нәххас паша үзе дә урыныннан торды. Түргә утырттылар. Габделгазиз Сәгалби безне тәкъдим итте Һәм сөйләшүләр башланды. Вафыдның шигаре бу вакытка кадәр «Әл-Мисрулил – мисриййун!» булганга, ул гарәпчелек һәм мөселманчылык сәясәтеннән бераз ераграк тора. Мисыр сәясәтендә зур роль уйный торган христиан гарәпләрен куркытмас өчен, ул мөселманлык эшендә бик сак хәрәкәт итә иде. Без монда мөселманлык эше берлә килгәнгә, аларны мөселманлык сәясәтен тәгъкыйб итүчеләр кебек сөйли идек. Корылтайдагы әгъзаларның хезмәтләре өчен рәхмәтләр укыдык. Нәххас паша безне бик тиз аңлады. Үзе бик үткен кешегә охшый. Сүзгә бик оста. Ул сөйләгәндә, тыңлаучылар тәмам эреп китәләр иде. Ул Аурупаның иксез-чиксез либерализм фикерен үзенә бөтенләй сеңдергән. Ул Аурупаның империализмыннан озын-озын сөйли иде. Хәрәкәтләре берлә ул җәнүб мәмләкәтләрендә бик күп очрый торган кызу бер пропагандачы кебек иде.

Каһвәләремезне эчеп, күрешеп чыктык. Паша безне ишеккә чаклы озата килде. Ишек янында әллә никадәр фотографлар рәсемнәремезне алдылар. Зур дәфтәргә имзаларымызны куеп чыктык. Без, моннан туп-туры «Шөббанел-мөслимин» җәмгыятенә барып, Габделхәмид Сәгыйдбәк берлә бергә, «Җәмигыл-Әзһәр» шәехен зиярәт өчен, Диния мөдириятенә киттек. Мөхәммәд әл-Әхмәди әз-Заваһири хәзрәтләре безне бик зур кадер-хөрмәт берлә кабул итте. Матур йөзле, үткен күзле, алтмыш яшьләрендә бер галим. Аның симасы тамырларында төрек каны акканын күрсәтә. Сүзләре бик акыллы һәм төпле иде. Ул бик оста иттереп безгә бик күп сөальләр бирде. Шәйх әл-Әзһәр хәзрәтләренә, мөселман дәүләте булган Мисырның Диния мөдириятенең рәисе сыйфаты берлә СССРда яшәгән мөселманнарның дин ягыннан җәберләнүләре хакында сөйләп, ислам дөньясының шул зур мөәссәсәсенең ярдәм итүен сорадык. Ул безгә: «Мисыр дәүләте мөселман дәүләте, Мисырның патшасы Мәлик Фуад – ихласлы бер мөселман. Мин – кулымнан килгән кадәр исламияткә хезмәт итүче бер мөселманчы. Русиядәге мөселманнарның җәберләнүләреннән бик мөтәәссир булдым. Мин моны бөтен дәүләт адәмнәренә белдерәчәкмен. Без рәсми бер мөәссәсә булганга, Русия мөселманнарын химая итүне дә рәсми бер юлга куяр өчен сез безгә бер рәсми гариза языңыз, кулыңыздагы вәсикаларны күрсәтеңез», – диде. Без дә шулай итәргә булдык. Габделхәмид Сәгыйдбәк, бу эшне бөтенләй Аурупа ысулына куяр өчен, бер махсус комиссия ясауның мөнасиб икәнлеген сөйләде. Без дә аны муафикъ таптык. Шәйх әл-Әзһәр дә бу хакта уйлашырга булды. Моннан соң да бик озын сөйләшеп утырдык. Шәйх әл-Әзһәр миндә бик зур тәэсир калдырды. Ул – мөселман галимнәре арасында бик сирәк очрый торган акыллы, тәрәкъкыйпәрвәр бер галим, бик оста бер шәрекъ дипломаты, киң күрешле бер ислам сәясие һәм фикере берлә чын мөселманчы. Без халкымызның эше шундый төпле бер кешенең кулына эләгүенә сөенә-сөенә чыктык.

Инде безнең бурычымыз – Шәйх әл-Әзһәр сораган рәвештә бер меморандум язып бирү, большевик хөкүмәтенең исламиятне керчеләвен объектив дәлилләр берлә күрсәтү иде. Мин Коддес корылтаена барыр алдыннан мондый бик күп дәлилләрне җыйган идем: большевикларның «Алласызлар җәмгыяте» чыгарган мәҗмугалар, большевик хөкүмәтенең диннәр хакындагы декретлары, большевик гәзитәләреннән алынган мәсҗедләрне ябу, голяманы хокуксыз калдыру, имамнарны сөрү хакында большевикларның үз куллары берлә язылган мәкаләләре, әмерләре һәм хәбәрләре. Ләкин болар русча һәм татарча басылган китап, гәзитә һәм мәҗмугалардан алынган булганга, аларны гарәпчәгә тәрҗемә итү кирәк иде.

Сәгыйдбәк берлә меморандумның ана хатларын карар астына алдык. Икенче көнне мин шуның төп маддәләрен төрекчә яздым. Хәмзә Таһирбәк һәм берничә чиркәсләр берлә ясаган бер хосусый мәҗлестә аны укып чыктык. Меморандум фәнни язылган һәм маддәләр яхшы тәртип ителгән дип табылды. Ләкин мөкаддимәне гарәп ысулы өчен кыска һәм коры таптылар. Бу кыйсемне язу Сәгыйдбәк берлә чиркәсләргә тапшырылды.

Эшнең иң авыры хәзер большевикларның декрет-фәрман, мәкалә һәм хәбәрләрен гарәпчәгә тәрҗемә итү иде. Боларның рус телендә булганнарына Русиядә укыган берничә христиан гарәпне табып булса да, татарчалары өчен Хәмзә Таһир бәктән башка кешемез юк иде. Шуңар күрә бу зур йөкне аңа йөкләдек һәм бер кочак китап, мәҗмуга, гәзитә биреп, шуларда минем тарафымнан күрсәтелгән урыннарның гарәпчәгә күчерелүен үтендек. Хәмзәбәк, көн-төн утырып, шуларны хәзерли. Кафказлы аркадашларымыз да мөкаддимәне өлгерттеләр. Без меморандумны, матбагада бастырып, Шәйх әл-Әзһәргә тәкъдим иттек. Шәйх әл-Әзһәр бөтен эшне рәсми юлга куйды. Берничә голяма һәм мәэмүрдән ясалган бер һәйәт алдында ул безнең кәгазьләремезне алды. Безнең биргән вәсикаларымыз берәм-берәм номерлап язылды. Боларның Совет хөкүмәте вәсикалары булганлыгын исбат итү безнең өстемезгә йөкләтелде.

Мондагы мәэмүрләр совет системын бер дә белмиләр. Анда матбугатның коммунист фиркасенең диктатурасы астында гына булганын, һәрбер басылган китап коммунист цензурына табигъ икәнлеген, Совет илендә Аурупадагы мәгънәдә һичбер төрле матбугат, җәмгыять, сүз хөррияте юклыгын аңламыйлар. «Алласызлар»ның мәҗмугаларына килгәндә, алар: «Хәзер дөньяда мондый җәмгыятьләр бик күп. Алар Аурупаның бик күп мәмләкәтләрендә бар. Вөҗдан хөррияте булгач, әлбәттә, динсезләр җәмгыяте дә була ала. Андагы мөселманнар тотсыннар да аларга каршы динлеләр җәмгыяте ачсыннар һәм динлеләр мәҗмугасы чыгарсыннар», – диләр. Без Совет хөкүмәтенең «Дин – әфьюн!» дип башланган дин хакындагы декретын укыймыз. Динсезләр җәмгыятьләренең Совет хөкүмәтенең әмере берлә эшләнгәне хакында коммунист фиркасенең съезд карарларын күрсәтәмез. Динлеләр җәмгыяте ясарга канун буенча имкян юклыгын, бөтен матбәга һәм кәгазь хөкүмәт кулында булганга, дини бер мәҗмуга түгел, бер догалык бастырырга да мөмкин булмаганын сөйләп, бик күп фактлар китерәмез. Большевикларның үзләреннән алынган бик күп дәлилләр берлә дәгъвамызны исбат итәмез. Без, шулай итеп, беренче маддәмездә күрсәтелгән Совет хөкүмәтенең диннәргә мөсагадә итмәгәнен исбат итә алдык. Бу бетү берлә тагын икенче бер сөаль бирелә: «Сез, ислам динен башка диннәргә караганда артык кысалар, дигәнсез. Моңа дәлилләреңез кая? Безнең белүемезгә караганда, Совет илендә дин һәм милләт аермалары бетерелгән. Анда тигезлек, анда бер динне кыссалар, башкаларны да шулай ук кысалар. Кысмасалар – барысына да бертөсле мөгамәлә итәләр». Без тагы большевик мәҗмуга һәм гәзитәләреннән тәрҗемә итәргә тотынамыз. Мөселманнарның артык җәберләнүләрен күрсәткән сифрлар берлә берничә мисал китерәмез. Аларга большевикларның үзләре язып, үзләре баскан мәҗмугаларны һәм гәзитәләрне күрсәтәләр. Алар бу мәҗмуга берлә бу гәзитәләрнең наширләре һәм мөхәррирләре кем икәнлеген, аларның нинди матбагада басылганнарына кадәр тикшерәләр, язалар. Без боларның барысының да коммунист фиркасе – Совет хөкүмәте тарафыннан эшләнгәнлеген исбат итә аламыз.

Сәгатьләр буе утырып, без әле бары ике маддәгә генә дәлилләр куя алдык. Безнең меморандумда унике маддә булганга, мәҗлес дәвам итә. Сөаль өстенә сөаль бирелә. Без зур бер имтиханга тотылган кешеләр хәленә куеламыз. Кайвакыт ачуымыз да килә. Ләкин дәгъвамызны исбат итәргә кирәк булганга, без дәлил өстенә дәлил бирә торамыз, вәсика өстенә вәсика бирә барамыз. Дүрт-биш сәгать сөргән мәҗлес барымызны да арыта. Әзһәр голямасы да безнең меморандумдагы маддәләрнең тугрылыгына иманын куәтләндерә. Шуны күреп, мин большевикларның исламны кысуларын күрсәткән, төрле мәҗмугалардан алган фотограф рәсемнәрен чыгарам. Монда клубка әверелгән мәсҗеднең манарасына эленгән кызыл байрак та бар; сыраханәгә чәверелгән мәсҗед ишеге өстенә асылган Ленин һәм Троцкий рәсемнәре дә бар. Монда динсезләрнең гает көннәрендә музик берлә ясаган демонстрационнары да бар. Монда татар кызларын дуңгыз асрарга өйрәткән курста алынган рәсемнәр дә бар. Шулар янына берничә динсезләрнең җырлары кушыла. Голямаларга болар барысы да бик зур тәэсир ясый. Алар, бер-берсенең күзенә карашып: «Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, безнең андагы дин кардәшләремез Әндәлусиядәге мөселманнарның күргәннәреннән зуррак золымнарга мәгъруз калганнар икән25. Боларга ярдәм итү – дини фарыз!» – диләр. Безгә карап: «Безнең сездән бу кадәр җентекләп сорашуымызга кәефеңез китмәсен. Безнең чыгарган карарымыз объектив дәлилләргә корылган булырга тиеш. Мөселман голямасы турында таралган кайбер ифтираларга урын калмасын димез», – диләр. Алар шул хакта мәҗлес җыеп, карар биреләчәген вәгъдә иттеләр. Без бөтен вәсикаларны калдырдык. Алар бу вәсикаларның русча булганнарын үзләре тәрҗемә иттереп карамакчы булдылар. Аларның русча белә торган берничә христиан гарәпләре бар икән (боларның элек Казан семинарияләрендә укыган гарәпләр икәнлеге соңыннан мәгълүм булды). Татарчаларының тәрҗемәсе өчен без тагын Хәмзә Таһир бәкне күрсәттек. Без өстемездән бер зур йөк төшкән кебек өемезгә юнәлдек.

Без Шәйх әл-Әзһәрнең туплаячак мәҗлесенең карарын көтәргә тотындык. Ләкин көннәр үтте. Карар чыкмады. Мәсьәләнең нинди юл алганлыгы да мәгълүм булмады. Без матбугатта һәм җәмгыятьләрдә үз эшемезгә дәвам иттек. Хөкүмәт фиркаларенең клубларын һәм лидерларын зиярәт иттек. Алардан мәгънәви ярдәм сорадык. Мисырдагы бөтен гарәп гәзитәләрен зиярәт итеп, аларга мәгълүмат бирдек һәм язуларын үтендек. Шуның аркасында Русия мөселманнары хакында берәр гәзитә йә мәҗмугада берәр мәкалә чыкмаган һәм җәмгыятьләрдә бу турыда сүз сөйләнмәгән бер көн калмады. Мисырның бөтен әфкяре гомумиясендә большевизм-исламият мәсьәләсе иң актуаль бер мәсьәлә хәлен алды. Бу француз һәм инглиз гәзитәләренә дә күчте.

Без Шәйх әл-Әзһәрнең карарын көтүемездә дәвам иттек. Ләкин шул шау-шу һәм шул матбугат кампаниясе Совет хөкүмәтен дә куркытты. Совет хөкүмәте исеменнән бер кеше, килеп: «Мин сездән мамык алыр идем», – дип, Мисыр хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. Мисыр – мамык мәмләкәте. Аның иң зур байлыгы – мамык. Ләкин соңгы кризә Мисырның мамыгына бик каты тәэсир иткән. Урта хисап берлә 15–18 мисыр лирасы торган мамыкның бәһасе сугыш башлангач 40 лирага кадәр күтәрелгән. Бу эштән Мисыр һичбер күрелмәгән рәвештә баеган. Бу, табигый, мамык кырларының да көннән-көн артуына сәбәп булган. Сугыштан соң мамык бәһасе үзенең табигый бәһасенә кадәр иңгән. Соңгы ике елдагы кризәдә аның бәһасе 3 лирага кадәр төшкән. Шуңа күрә Мисырның бик күп мамыгы, сатылмыйча, амбарларда* ябылып калган. Менә шундый вакытта мамык алырга килүче кем булса да, аның Мисыр өчен бик кадерле кунак булуында шөбһә юк. Большевиклар мисырлыларның бу нечкә йирләреңнән файдаланырга уйлыйлар. Алар мамык базарлыгына керешеп, бәһа-фәләндә килешкәч: «Алуын алачакмыз. Ләкин сезнең мәмләкәттә большевикларга каршы бик каты пропаганда бара. Сез шуны туктатмасаңыз, безнең хөкүмәт сездән мамык алырга разый булмас. Сез бу Русия мөселманнары исеменнән сүз сөйләүчеләрне куыңыз!» – дип әйтәчәкләр иде. Бу большевик кешесе Мисырга килү берлә, хакыйкатән, безнең пропагандада бераз суыклык башланды кебек тоелды. Ул хөкүмәт даирәләренә килде, китте. Сатулашты.

Ләкин Мисыр хөкүмәтенең мөселманлыгы аның мәнфәгатьчелегеннән өстен чыкты. Мисыр матбугаты тагын үз юлына төште. Рамазан бәйрәмендә Шәйх әл-Әзһәрнең протесты чыкты. Шул ук бәйрәмдә Коддес мөфтисе әл-Хаҗи Әмин әл-Хөсәйни дә Мәсҗеде Аксада, Русия мөселманнарының котылуы хакында дога кылып, андагы большевик золымына каршы протест итте. Шул ук бәйрәмдә Русия мөселманнарының дини хакларын химая кылу хакында Милләтләр җәмгыятенә мөрәҗәгать күндерелде. Бөтен гарәп матбугаты тагын безнең Русия мөселманнарының эше берлә дулады. Без дә үземезнең дини бурычымызны үти алганымызга шатланып, беренче мәртәбә үз диндәшләремездән мәгьнәви ярдәм күреп, сөенеп бәйрәм иттек.

 

* * *

1932, № 12. Рамазан бәйрәмнәренә кадәр кулларына барып керерлек иттереп, без бөтен дөньяның мөселман патшаларына Русия мөселманнарының вөҗдани хөрриятләрен саклау хакында аерым мөрәҗәгатьләр күндергән идек*. СССРдагы мөселманнарның хәлләрен күрсәтә торган бик күп материаллар да боларга кушып җибәрелгән иде. Алардан мөселманлык ярдәме үтенелгән иде. Без бу эшкә киң мөселманлык ноктасыннан караганга, мәйдандагы мөселман падшаларының танылганнарының берсен дә читтә калдырмадык. Мисыр мәлиге – Фуад, Хиҗаз мәлиге – Ибне әл-Согуд, Гыйрак короле – әмир Фәйсал, Әфган әмире – Надир шаһ, Иран шаһы – Риза хан, Фас солтаны – Мәүләви Хәсән, Йәмән имамы – имам Яхъя хәзрәтләренең барысына да аерым-аерым мөрәҗәгать иттек. Патшаларга әйтелгән мөрәҗәгатьләр аерым кешеләргә язылган хатлар кебек булмаганга, боларны да ригая итәргә кирәк иде. Бу безнең кебек халык хезмәте артыннан йөреп, вакытын гарәп халкы арасында сарыф иткән кешеләргә сарайларның гадәт-горефләрен белү-өйрәнү бик җиңел түгел иде. Шуңарга без сарай мәрасимен өйрәнгән таныш-белешләрдән бу мөселман патшаларының исемнәрен, ләкабләрен өйрәндек. Мөрәҗәгатьнең ни төсле булуы хакында бер фикер ясадык.

Төрекчә язылган мәктүпне гарәпчәгә тәрҗемә иттереп, оста язучыдан матур иттереп яздырырга вә һичбер ноктасына кара тамызмыйча матур, пакь көенчә күндерергә кирәк иде. Чиркәс кардәшләремездән бер рәссам, күз нурын түгеп, безнең мөрәҗәгатьләремезне бик матур итеп язды. Бу зәхмәтле эш шактый күп вакыт алды. Алай да кайбер йирләрендә хаталар ясаштыргаладык. Мәсәлән, без Иран шаһы Риза хан Пәһләви хәзрәтләренә язылачак мөрәҗәгатькә «Әббәдаллаһу дәүләтәһу» дигән бер гыйбарә язганмыз. Вәхаләнки Иран сарае гадәте буенча «Хәлләдаллаһу гомрәһу» дип язарга кирәк икән. Инде боларны җибәрү ысулы калды. Падшаларга мөрәҗәгатьләрне почта берлә күндерү гадәт түгел. Үземез барырга вакытымыз-имкянемез юк. Шуңар күрә без Мисырда илчеләре булган мөселман дәүләтләренең илчеләренә барып күндерүләрен үтенергә, юкларына аерым пакетларда һава почталары берлә күндерергә карар иттек. Моны юлга чыгарыр өчен Мисырдагы Иран, Әфган, Хиҗаз һәм Гыйрак сәфирләренә кабул вакытларын сорап, мөрәҗәгать иттек. Сәфирләрнең барысы да безгә аерым-аерым көннәр билгеләделәр. Без аларны аерым-аерым барып зиярәт иттек. Аерым-аерым СССРдагы мөселманнарның хәлләрен аңлатып, дәүләтләренең, патшаларының мөселманлык бурычын үтәүләрен сорадык. Бу кабул итүләр кайберләрендә икешәр-өчәр сәгать сөрде. Озын-озын конферанс төсен алды. Сәфирләрнең иксез-чиксез сөальләренә җаваплар бирергә мәҗбүр булдык. Мондагы мөселман сәфирләре ике-өч ай Мисыр матбугатында дәвам иткән Русия мөселманнарының ачы хәлләрен укып, ишетеп торганга, боларның һәммәсендә дә безнең эшемезне белүчеләрне, безнең Русия мөселманнары берлә кызыксынучыларны күрдек. Аларның бик күбесендә үземезнең мәгънәви ярдәмчеләремезне таптык. Аларның барысы да үзләренең патшаларына безнең мөрәҗәгатемезне күндерәчәкләрен һәм үзләре тарафыннан язылуы кирәкле булган мәгълүматны бирәчәкләрен вәгъдә иттеләр. Мисыр мәлиге Фуад хәзрәтләренә үземез илтеп тапшырдык.

Бу мөрәҗәгатьләрнең күндерелүе хакында вакытында Аурупа матбугатында бик күп язылды. Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе бәйрәм көнне барып җитәчәк булганга, без аларның тәэсирләрен көтә идек. Беренче Гыйрак падишаһы әмир Фәйсалдан хәбәр килде. Әмир хәзрәтләре бик зур дикъкать берлә мөрәҗәгатемезне укыганын һәм кулыннан килгән кадәр мөселманлык бурычын үтәргә хәзер булганын белдерә иде. Аралар ерак булганга, башкаларның җаваплары бераз кичексәләр дә, шул төстә иделәр. Бәйрәм бүләкләре арасында Сүрия мөфтисенең Русия мөселманнарының котылуын теләп, җамигъда дога кылдыруы вә Сүрия мөселманнарының бу хакта Җәмгыяте әкъвамга мөрәҗәгать итүләре белдерелә иде. Мисыр гәзитәләренең бәйрәм номерларының барысы да Шәйх әл-Әзһәрнең протесты берлә тулы иде. Һәрбер гәзитәдә шул хакта мәкаләләр язылган иде. Вафыд [партиясе] гәзитәләреннән «Кәүкәбеш-Шәрекъ»та гарәпнең зур язучыларыннан Гыйас Мәхмүд әфәнде генә, шундый зур уртак мөселманлык мәсьәләсендә фиркачелектән аерыла алмыйча, Шәйх әл-Әзһәрне «Ник Тараблус мөселманнарын химая итми” дигән төстә тәнкыйтьле бер мәкалә язды. Бу мәкалә безнең кәефемезне бик бозганга, без икәүләп Вафыд гәзитәләрен зиярәткә киттек. Мин «Әл-Җиһад» берлә «Әл-Бәлаг»ка бардым; Сәгыйдбәк «Кәүкәбеш-Шәрекъ»ка китте. Икенче көнне Вафыдның бөтен гәзитәләрендә Шәйх әл-Әзһәрнең ислам галәменә мөрәҗәгате хакында озын мәкаләләр язылган һәм Мисыр халкы диндәшләре булган Русия мөселманнарына ярдәмгә чакырылган иде. Бигрәк тә «Әл-Җиһад»та язылган мәкалә бик кыйммәтле иде. Мисырда француз дуслыгы фикерен алып баручы «Әл-Әһрам» гәзитәсендә зур бер мәкалә бар иде. Башка кечерәк гәзитә һәм мәҗмугаларның һәммәсе дә аңа зур урын биргәннәр иде. Хәтта көлке журналлар да безне Шәйх әл-Әзһәр берлә бергә төшереп, үзләренчә мәсьәләгә катышканнар иде.

Гарәп матбугатының бу кадәр кайнарлык берлә мөзакәрә иткән мәсьәләнең Аурупа матбугатына да күчүе бик табигый иде. Мисырның французча, инглизчә һәм итальянча чыккан гәзитәләреннән башка, аларның Аурупа ажанслары тарафыннан таратылуы кирәк иде. Вена һәм Женева ажансларының бу хакта телеграфлар күндерүләрен белсәк тә, инглиз, француз, итальян һәм Америка матбугатының мондый эш эшләүләрен тоя алмадык. Шул юлда безгә ярдәм итәр өчен, Мисыр матбугат әһеленә дә мөрәҗәгать иттек. Ләкин ни өчендер инглиз берлә француз ажанслары безне химая итү хакында Шәйх әл-Әзһәрнең ислам дөньясына иткән мөрәҗәгатен таратмадылар. Алар бу эштә үзләренә бер зарарлы нокта күрделәрме? Әллә большевиклар берлә дустлык ясауны мөселман дөньясыннан артык күрделәрме? Аңлый алмадык. Ләкин без бөтен гарәп дөньясындагы хәрәкәтемездә инглизләр берлә французларның һәм алар артыннан бара торган христиан гарәп матбугатының ярым галякасызлыгы, ярым дошманлыгы берлә каршылаштык. Инглиз тарафдарлыгы берлә танылган «Әл-Мөкатдәм» берлә французларга бик якын торган «Әл-Әһрам» гәзитәләре бик озакка кадәр безнең дәгъвамызга сәхифәләрен ябык тоттылар. Мисырдагы әфкяре гомумия җиңеп китеп, безнең большевикларга каршы эшләремез бик зурайгач һәм безнең кем булуымыз Америкадан килгән боксёрдан һәм Италиядән килгән биючедән мәгъруф булып өлгергәч кенә, алар безнең эшләремез хакында мәкаләләр язарга керештеләр. Большевиклар тарафыннан уйдырылган «мөселман корылтаен инглизләр ясатты, аның эшләрен инглизләр йөретте» дигән сүзне һичбер тәнкыйтьсез кабул иткән төрек матбугатына монда уйларлык шактый гына материал бар. Ләкин уйлап торганча, большевик уйдырып биргәнне кабул итәргә өйрәнгән кешеләргә «Аңлаганга – сүри-сәнәк тә саз, аңламаганга – дәвал-думбра да аз» мәкаленнән башка җавап юк.

Шәйх әл-Әзһәрнең ислам дөньясына мөрәҗәгате яңа бер мәйдан ачты: гарәп матбугатында шул хакта яңа бер фикер туды. Ул да – Мисырның тарихи җамигьларының берсендә зур бер дини мәҗлес ясап, шунда Русия мөселманнарының хәлләрен тагын бер мәртәбә күздән кичереп, Русия мөселманнарына ярдәмне гамәли бер юлга кую һәм Мисырда Русия мөселманнарының эше берлә шөгыльләнә торган бер даими оешма мәйданга китерү иде. Без шул эш берлә шөгыльләнә беләчәк төрле даирәнең олуглары берлә күрешергә, сөйләшергә тотындык. Ләкин Мисырда фиркачелек бик тирән йирләшкәнгә, бик күп хөрмәтле кешеләр үзләренең бу эшкә катышулары өчен икенче бер фирканең олугларыннан фәлән-фәләннең катышмавын шарт иткәнгә, без бик авыр вазгыятькә төштек. Без бик күп вакыт һәм көчемезне сарыф итсәк тә, әле шундый бер мәҗлесне ясап булу-булмау хакында шөбһәдә калдык. Читтән генә булса да, безгә каршы кайбер интригалар барын күреп, бу эшне мисырлыларның үзләренә тапшырдык.

Минем монда торуым бик озаеп киткәнгә, илемдә-йортымда бик күп эшләрем булганга, мондагы дуст-иш һәм фикердәшләрдән шул хәрәкәтне алып баруны үтенеп, юлга хәзерләндем. Мин, Фәлистыйн аша Сүриягә кереп, Бәйрутта пароходка утырып, Италия юлы берлә Аурупага кайтачак идем. Аркадашым Сәгыйд Шамил бәк мондагы эшләрне бер изге нәтиҗәгә ирештерергә тырышачак иде. Мисырда таныган-белгәнем бик күбәйгән иде. Алар берлә күрешеп йөрсәм, бик күп вакыт кирәк булганга, гәзитәләргә мәктүб берлә генә күрешеп, юлга чыгачак булдым. Юлым, Кантарада Сүәеш каналын үтеп, Фәлистыйнга керәчәк иде. Моның өчен тагын бер инглиз визасы кирәк иде. Юлым бик озын булып, бик күп мәмләкәтләрне үтәргә тугры килгәнгә, визалар да бик мәсърафлы иде. Гәзитәчеләргә визаны буш бирү гадәт хәленә килгәнгә, берничә мәмләкәттән башкасында мин һәрвакыт визаны бушлай ала килә идем. Инглиз консулына да паспортымны сузып: «Мөхәррир, бушлай виза», – дидем. Мәэмүр, күзләрен акайтып, төрек паспортымны әйләндереп-әйләндереп карады да: «Виза биреп-бирмәвемезне белер өчен иртәгә килеңез, бушлай булу ихтималы юк!» – диде. Күпме торачагын сорадым. Җиде доллар чамасы бер сифрны әйтте. Коддес-Шәрифкә барып, безнең анда сайлап калдырган «Әл-ләҗнәтү әл-тәнфизия» (Башкарма һәйәте)нең ни хәлдә барганын күрәсем килгәнгә, Яффа күршендә яһүдиләрнең яңа салган Тель-Абиб шәһәрен һәм Хәйфада илдәшем Габдулла Тимерне зиярәт итәсем килгәнгә, икенче көнне теләр-теләмәс тау чаклы акча биреп, инглиз визасын алдым. Озатырга Мисырдагы дустларымнан, ислам галәменең Мисырдагы мәшһүр хадимнәреннән бик күп кеше чыккан иде. Самими күрешүләрдән соң мин юлыма юнәлдем.

 

* * *

1933, № 1. Мин хәзер тагын Фәлистыйнга барып, аннан Сүриягә чыгып, Бәйрутта пароходка утырып, [Тагуктан (?)] Италия юлы берлә Аурупага кайтачак идем. Искәндәрия – Яффа йә Искәндәрия – Хәйфа юлы пароход берлә бик бәһале, бик озын булганга, мин тимер юл берлә генә китәргә мәҗбүр булдым. Монда Фәлистыйн берлә Мисырны баглый торган бер генә тимер юл булганга, килгән юлымнан киттем. Сүәеш каналы аша чыгып, Кантарада Инглиз-Мисырның уртак гүмрүген үтәргә кирәк иде. Бу араларда монда инглиз лирасы төшү-очсызлану дәвере булганга, аңа багланган Фәлистыйн һәм Мисыр лиралары да төшеп килә һәм шуның аркасында алтын бәһасе күтәрелә иде. Төрле җиңелдән мал табарга өйрәнгәннәрнең кулында алтын спекуляция малы булып килә иде. Кәгазь акча төшкәнне белмәгән халыктан алтынны җыеп алып, чит илләргә сату итүчеләргә киң юл ачылган иде. Ләкин Мисыр хөкүмәте алтын алуны хәзинәнең генә хакы итеп игълан иткәнгә, Мисырдан алтын чыгаруны тыйганга, алтынны чыгарыр өчен болар качак юлларына керешкәннәр иде. Шуның өчен гүмрүктә тикшерүләр бик нык була дип, гәзитәләрдә укыганга, минем алтыным-фәләнем булмаса да, гәзитә һәм мәҗмугаларым бик күп булганга, боларның актаруларыннан шактый курка идем. Гүмрүккә керү берлә мин әйберләрне караучыга «Ислам корылтаеның башкарма әгъзасы» дип язылган картамны тоттырдым. Ул шуны укыр-укымас олыграгына китеп күрсәтте. Ул әфәнде, үзе килеп, «тәфәззуллу» дип, һичбер карамыйча, чемоданнарыма «рөхсәт» кәгазьләрен ябыштырып, паспорт мөгамәләмне дә җиңеләйтер өчен, минем берлә бер мәэмүрне күндерде. Аннан минем паспортымны күз ачып йомганчы эшләп бирделәр. Мин беренче юлчы булып вагонда урын алдым. Мөселман һәм мөселман җәмгыятьләренең әгъзасы булганым өчен бик күп вакытлар төрле мыскыллар, хөрмәтсезлекләр күрергә өйрәнгән миңа мөселманлыкның болай шәрәфле-хөрмәтле булуы бераз гаҗәбрәк тоелды. Бер Мисыр мәэмүренең миңа шәхесем өчен түгел, мөселман корылтаеның әгъзасы булуым өчен кылган хөрмәтенә чын күңелемнән сөендем. «Мөселманлык»ның әле кыйммәте югалмаган йирләр дә барлыгын, мөселман җәмәгать хадименә хөрмәт итәргә кирәк дигән игътикадның яшәгән урынының да бар икәнен күреп, мөселманлык хисемә һавалык та керде.

Китәргә әле бик күп вакыт булганга, гүмрүккә тагын бер кереп, шул кешенең йөзен танып калыйм дип бер карадым. Юлымыз моннан соң бик тыныч үтте. Тик вагоннар бик тар булганга, йокларга имкян булмады. Яффага иртүк килеп җитсәм дә, отель табу бик җиңел булмады. Җуынып, киенеп, бер автомобиль яллап, Коддескә киттем. Максадым безнең корылтайның сайлап калдырган башкарманың эшләрен һәм нинди карарларының вөҗүдкә чыгарылганын күз берлә күрү һәм ул әгъзалар берлә контактка килү иде. Башкарманың рәисе мөфти Әмин әл-Хөсәйни хәзрәтләрен мәҗлестә очраттым. Аның берлә озын-озын сөйләшкәннән соң, Ләҗнәту тәнфизиянең башкармасын карарга киттек. Сәркатиб итеп сайланган, әгъзаи сабикъ, Иран баш вәзире Зыяэддин Табатабаи бәк әле Аурупадан килеп җитмәгән булганга, Коддеснең олуг мөфтисе Әмин әл-Хөсәйни башкарманың рәисе сыйфаты берлә бюроны идарә итә иде. Корылтай беткәнгә озын бер вакыт үтмәгән булса да, бюро да инде тәмам юлга куелган бер хәлдә иде. Бик күп кизүдәге эшләр тәртипкә куелып өлгергән, карарларны эшкә ашыруга керешелгән иде. Без күргәндә, бюрода эшләр кайнап тора иде. Бер тарафта корылтайда сөйләнгән нотыклар, тәртипкә куелып, бер хисап төсендә нәшер ителергә хәзерләнә. Икенче якта кабул ителгән карарлар төрле ислам халыкларының телләренә тәрҗемә ителә. Өченче тарафта мөселман эшләре берлә галякалы Аурупа дәүләтләренә һәм Җәмгыяте әкъвамга күндерер өчен, алар, Аурупа телләренә тәрҗемә ителеп, рәсми бер вәсика хәленә сугыла иде. Шулай ук корылтайга катышкан мөселман милләтләр хакындагы материаллар җыелып, мөселман дөньясының бөтен тормышыны өйрәнәчәк үземез эшләгән яңа бер институтның нигезе корыла иде. Корылтайның эчке һәм тышкы дошманнары тарафыннан Ләҗнәту тәнфизиянең эш эшли алмаячагы хакында таратылган төрле мәгънәсез сүзләрнең ялган икәнлеген күзем берлә күреп сөендем. Шул эшне эшли алган Фәлистыйн олуг мөфтисе Әмин әл-Хөсәйнинең гайрәт һәм уңганлыгы алдында башымны идем.

Коддестә шактый күп танышларым булса да, аларның барысы берлә дә күрешергә вакытым юк иде. Шуңа «Әл-җәмәгату әл-гарәбийә» идарәсен зиярәт итеп, безгә бик зур ярдәм иткән Мөниф бәк әл-Хөсәйнигә рәхмәт укып, дуст-ишкә гәзитә аша бер тәшәккер хаты язып, юлыма китәчәк булдым. Хәйфа шәһәренә бергә дәгъвәтле шәйх Ягъкуб әфәндене зиярәт итеп, аның тәмле чәен эчәргә киттем. Анда тагы бик күп таныш–белешне очраттым. Аларның сораулары берлә бер көн Коддестә калырга мәҗбүр булдым. Кичне шәйх Ягъкуб әфәнде өендә бохара пылавы, казан чәе янында уздырып, үзара сөйләштек, дәрдләштек.

Икенче көнне, Яффага кайтыр-кайтмас, яһүдиләрнең бөтен дөньяга мактанган шәһәрләре – Тел-Абибны зиярәткә киттем. Бу шәһәр Яффаның күршесендә генә. Ике шәһәр арасында бер тар гына юл үтә. Кайбер йирләрен әфлисун бакчалары аера. Мин бу шәһәр хакында бик күп ишеткәнгә, аны мактау берлә пароходта вакытта колакларым тонганга, мин Париж, Берлин кебек булмаса да, Прага, Варшау, Дрезден йә Анкара кебек бер шәһәрне күрергә хәзерләнгән идем. Юлны яхшы белмәгәнгә, бер арбачы алдым һәм Тел-Абибның мәркәзенә илтергә куштым. Яффадан чыктык кебек булдык. Яффаныкына караганда урамнары киңрәк, бер авыл дисәң авыл түгел бер бистәгә кердек. Ул Казанның Яңа бистәсе төсле дә булып китә, Бишбалта кебек тә булгалап куя. Кайбер йирләре зур шәһәрләр тирәсендәге җәйләү йирләре төсле дә булып ала иде. Арбачыга акрын барырга кушкан булсам да, ун-унбиш минуттан соң арбачы торды: «Килдек!», – диде. Мин, ачуланыбрак: «Кая килдек? Мин сиңа шәһәрнең уртасына илт, – дидем. – Син мине шәһәр кырыендагы дачаларга туктатасың!» – дидем. Ул моны шәһәрнең уртасы булганын, әнә почтаханә, әнә кибетләр, әнә каһвәләр булганын күрсәтә башлады. Мин тирә-юньгә карадым. Чынлап та, шул нәрсәләрне күрдем. Аттан төштем. Ләкин арбачыга ышанмаганга, бер очраган яһүдидән русча шәһәрнең мәркәзен сорадым. Мондагы яһүдиләрнең 80 % ы русча белгәнгә, ул миңа русча җавап бирде. Ул, берничә урамнарның исемнәрен сөйләп, кулы берлә күрсәтте. Шәһәрнең иң зур рестораннарыннан «Казино»ны бик мактады. Мин акрын гына иң олуг урам буйлап киттем. Күзем һаман зур-зур өйләр, зур магазиннар, мәктәпләр һәм театрлар эзли иде. Ләкин күзгә бәрелгән биналарның йөз дә туксаны бер йә ике катлы, урамга өч-дүрт тәрәзәсе берлә караган өйләр генә иде. Һәрбер өйнең асткы каты бер кибет төсенә куелган, һәм аларга яһүдичә вывескалар язылып, аларда нәрсәләр сатылганы белдерелгән иде. Тик бу кибетләрнең барысы да кечкенә өяз шәһәрендәге кибетләр кебек кенә иде. Тәрәзәләргә куелган товарлар да Аурупада модасы чыгып беткән маллар иде. Ләкин аларның күбесе иске кибет иде. Зур урамны йөреп чыктым. Мин яңлыш китермәделәр микән дип шөбһәләнеп, тагы бер яһүди хатыныннан сораштым. Дөрест икән. Яһүдиләрнең Сөләйман пәйгамбәр сарае ватылганнан бирле беренче итеп корган бер шәһәрләрендә йөрим икән. Йөри торгач, Тел-Абиб өчен махсус эшләнгән вокзалга килеп чыктым. Тагын киттем. Ләкин һичбер яңа, мәһабәт, бай бер шәһәрне таба алмадым. Шәһәр читенә килеп чыктым. Анда өелгән, бина эшләр өчен китерелгән тимер-томыр, асфальт, таш, агачларны очраттым. Ләкин анда һичбер хәрәкәт күренми, нә боларны ташучы бар, нә алучы бар. Барысы да өелгән дә куелган. Берсенең янында бер каравылчыны күреп: «Болар нәрсә? – дип сораштым. – Болар Америкадан килгән, бина салыр өчен хәзерләнгән материаллар иде, хәзер менә шулай череп яталар», – диде. «Ник соң биналар салмыйлар?» – дидем. Каравылчы, шуңа мине гөнаһлы иттереп карап: «Акча кая?» – диде. Яңа биналар салынып-салынмавына дикъкать итәргә тотындым. Аурупа шәһәрләрендәге кебек зур биналарның салынуына очрамадым. Шәһәр читендә берничә ике-өч бүлмәле өйләрнең эшләнеп ятканын һәм кайбер йирләрдә үткән ел башланып та бетми калган бинаны бетерергә маташуларын күрдем.

Ике сәгать буе җәяү йөреп арыганга, ашарга керергә булдым. Иң зур ресторан дигән «Казино»ны сорап таптым. Ул диңгез өстенә салынган, Истанбул[ның] Бугаз эчендәге йөзләп-меңләп ясалган рестораннарның берсе кебек бер ресторан икән. Мин кергәндә, аш вакыты булса да, бер генә мосафир бар иде. Миннән соң ике егет берлә бер кыз керделәр. Мин, әҗнәби сәйях төсе бирер өчен, французча сөйләргә тотындым. Бик мактый торган Фәлистыйн шәрабы берлә аш сорадым. Аларның иң мактаган балыкларын бирергә куштым. Аштан соң каһвә сорап, гарсонга чәйлек бирдем дә, шәһәрнең зур, мәшһүр йирләрен сорашырга тотындым. Мин һаман әле үземне, адашып, «Тел-Абиб» дигән пайтәхетнең тирәсендәге бистәләрдә генә йөримме дигән шөбһәдә идем. Гарсон, бик рәхәтләнеп, мин кичкән урамнарны, мин күргән биналарны сөйләде. Ашап чыккач (килгән юлымнан булмасын әле), икенче яктан киттем, бәлки, анда тагы шәп йирләр бардыр дип башка юлдан киттем. Былчырак урамнар эчендәге кечкенә, фәкыйрь яһүди өйләре арасына килеп кердем. Анда борылдым, монда борылдым – ун-унбиш минут үтмәде – тагын Яффага килеп чыктым.

 

* * *

1933, № 3. Әле вакытым күп булганга, Яффа шәһәрен карарга керештем. Бу шәһәр бик иске заманнан калган булганга, монда гаҗәп урамнар бар. Андый тар урамнар хәзер Мисырда да, Истанбулда да, Римда да калмаган. Шул урамнарның берсенә кереп, берсеннән чыгып йөргәндә, бер йирдән ачык госманлы шивәсендә бер нотыкмы сөйләнгәнен, конферансмы бирелгәнен ишеттем. Тирә-юньгә карадым: бу тавыш бакча эченә салынган, тәрәзәләре ачык бер бинаның эченнән чыга икән. Монда төрекләрнең бер мәктәбеме, клубымы, күрәсең, дип, капканы ачып кердем. Тавыш ишетелгән бинаның ишеген ачып, акрын гына өйгә аяк бастым. Караңгы гына өйгә урындыклар куйган бер тарафка егерме-утыз хатын утырган. Бер тарафка шулкадәрдә ирләр. Өйнең түрендә кара киенгән бер кеше көрсигә чыкканда, сандугач кебек, төрекчә сөйли. Минем керүем бераз гаҗәбрәк тоелды, күрәсең, һәркем бер-берсенә карашты. Мин бер буш урындыкка утырдым. Тыңларга тотындым. Тышта калган күзем ярты караңгылыкка өйрәнеп бетергәч, мин үземнең хаҗлы (тәреле) бер өйдә икәнемне аңладым. Сөйләүче дә: «Мин хәзрәтнең Мәтинең (Матвейның) Инҗиленең фәләненче аятен укыймыз», – диде. Иске госманлы шивәсендә берничә юллык Инҗилнең бер аятен укыды. Ул хәзрәти Гайсәнең авыруларны терелтүе хакында иде. Ул шуны аңлатырга кереште. Сөйләгән сүзләре, мөхакәмә йөртүе, хәзрәти Гайсәнең могҗизаларын фән ягыннан тәфсир итәргә тырышуы бу кешенең Аурупа тәрбиясе күргән икәнен күрсәтә иде. Озын мисаллар берлә хәзрәти Гайсәнең йирдән алган саз берлә бер сукырның күзен ачканын сөйләгәннән соң: «Монда ачучы куәт ул сазда йә аның эчендәге матдәләрдә түгел иде, авыруның үзенең әхвале рухиясендә иде. Ул, хәзрәти Гайсәне күрсәм, аңардан дога алсам, күзем ачылачак, дип, иман әйтеп куйган иде. Аның күзен саз ачмады, менә шул иман ачты», – диде.

Мин озын торырга вакытым булмаганга, акрын гына торып чыктым. Минем артымнан бер кеше дә чыкты. Ул шул чиркәү сымак өйнең сакчысы, имеш. Сораштым. Бу төрекчә Инҗил укучылар әрмәниләр, имеш. Болар, әрмәни телен белмәгәнгә, бөтен гыйбадәтләрен төрекчә кылалар икән. Үзләре христианлыкның реформатор бер мәзһәбенә ияргән булганга да вә телләре, гадәтләре берлә әрмәничә сөйли торган әрмәннәргә башка булганга, аларга катышмыйча, аерым бер тормыш берлә яшиләр икән. Мине төркияле дип уйлаганга: «Төркиядә хәлләр ничек?» – дип сорады. «Яхшы, сез ник кайтмыйсыз?» – дидем. «Анда бит хәзер әрмәннәрне яратмыйлар», – диде. Мин: «Анкараның үзендә сезнең кебек үк төрекчә сөйли торган әрмәннәр аерым бер мәхәллә булып яшиләр. Фәкать алар католик мәзһәбендә. Аларга һичкем бер сүз әйткән юк. Сезгә дә шулай булачак. Монда төрле чит халык арасында яшәгәнче, дин аерым булса да, үзеңнең ана телендә сөйләгән төрекләр берлә яшәү җиңелрәк, күңеллерәк булыр», – дидем. Ул: «Шулай инде. Ләкин бит төрекләр берлә әрмәннәр арасында бу хәлләр булып үтте… Без дә монда калдык», – диде, үзе дә аптырап куйды.

Әрмәни попларның тәлкыйне буенча, үзен әрмәни дип уйлый торган бер төрек углы төрекнең әрмәннәрнең милли эшләренә өмәче булып йөреп, иленнән адашып, халкыннан аерылып калган бу кан кардәшнең авыр хәленә чын күңелдән кайгырдым, кызгандым. Ләкин моның берлә минем арамда ялганнан оештырылган бик биек коймалар халыкның бу ике углының аңлашуына манигъ булганга, эчемнән янып: «Кемнәргә безнекеләр корал булмадылар, нинди агымнарга безнең төрекләр өмәче булмадылар!» – дип, төрек халкының үткәнен, хәзерге хәлен һәм киләчәгенә төшенә-төшенә отелемә юнәлдем.

Икенче көнне шәйх Ягъкуб әфәнде берлә Хәйфага киттем. Акрын гына йөри торган тимер юлы берлә дүрт-биш сәгать юлда калып, Хәйфа шәһәренә килеп җиттек. Вокзалда безне илдәшемез Габдулла әфәнде Тимер вә бер төркем йирле гарәп җәмәгать хезмәтчеләре каршы алды. Безне алдан хәзерләп куелган Габдессәлам әфәнде исемендәге бер яшь сәүдәгәрнең өенә мосафир иттеләр. Габдулла әфәнде хакында мин Коддес – Мисыр сәяхәтләремдә бик күп ишеткән, аның берлә инде берничә мәртәбә хатлашкан булсам да, бу вакытка кадәр күрешергә насыйп булмаган иде. Ул да мине ишеткән, минем хакымда укыган, гарәп гәзитә-журналларында рәсемнәремне күргән булса да, Русиядә вакытта очрата алмаган икән. Ул безнең тәмам якташ – күрше авылдан булып чыкты. Спас өязе Салман авылы хәзрәтенең углы булган бу зат элгәреге тәхсилне Уральск шәһәрендә кылып, сугыштан элек Мисырга килгән вә, андагы дини мәдрәсәләрдә тәхсилен дәвам иттергәндә сугыш башланып китеп, иленнән өзелеп калган икән. Ул Фәлистыйндагы югары баскыч дарелмөгаллиминне бетереп, Фәлистыйнда мөгаллим булып йирләшкән. Эзчелек өйрәнеп, Фәлистыйнда беренче эзче оешмасын тудырган26. Тәхсилен тәмамлар өчен Лондонга барып, андагы тәрбия вә эзчелек институтыннан шәһадәтнамә алган. Кыяфәте, гадәте берлә тәмамән безнең тирәнең мишәре булса да, ана теле ачык Чистай шивәсе булса да, хәзерге көндә гарәп мәдрәсәләрендә гарәп егетләренә гарәпчә әдәбият вә фәсахәт дәресләрен өйрәтә вә Фәлистыйнның зур бер өлешендәге эзчеләрнең командалыгын ясый. Үзе вакытның кадерен белә торган бер зат булганга, безнең кыска вакытымызны тулы үткәрер өчен көне-көненә бер програм да ясап куйган. Өй хуҗалары берлә танышып, аш ашар-ашамас, програм буенча йөрергә тотындык.     

Беренче иттереп, Хәйфаның өстендә хаким булып тора торган вә Хәйфаның җәйге эссе көннәрендә тын ала, хәл җыя торган җәйлеге булган Әл-Кәрмәл тавына киттек. Берничә йөз метр югарылыкта бер зур тау бөтен Хәйфага вә аның лиманына хаким бер хәлдә булганга, төрекләр заманында монда шәһәрне саклый торган кальга булган. Бу йир диңгездән бик югары булып, урман берлә капланганга, җәй көннәрне һавасы могътәдил булганга, бу йир бөтен ерак кешеләрнең җәйләүлекләре булган. Тауның өстеннән диңгезгә вә тирә-юньгә киң манзара ачыла. Монда бик күп җәйлек өйләргә башка тирә-юньнән килгән мосафир өчен отельләр, пансионнар да бик күп. Ләкин бу матур йирне соңгы елларда яһүдиләр баса башлаганнар. Бөтен әтрафны югарыдан карап йөреп, озын итеп йөреп, өйгә кич кенә кайттык. Кичке аштан соң безнең берлә күрешергә бөтен шәһәрнең олуглары килде. Боларның барысы да гарәп булса да, бик күбесе төрекчәне бик яхшы сөйли иде. Зыялыларының күпчелеге төрек мәктәпләрендә укыганнар иде. Эчләрендә һичбер төрек дошманлыгы күренми иде. Безне зиярәт итүчеләрнең арасында бик күбесе тәрәкъкыйпәрвәр сәүдәгәрләр иде. Бик күбесе үзенең дөньяга карашы, тирә-юнен аңлавы берлә безнең сугыштан элеккеге тәрәкъкыйпәрвәр сәүдәгәрләремезгә бик охшаган иде. Безнең яшь сәүдәгәрләр кебек, болар да бик җанлы, бик тырыш вә бик иманлы иде. Икенче көнге күрешүләр вә шәһәр берлә танышуларымда мин моның сәбәбен аңладым. Хәйфа сату-алу өчен бик мөһим урын булганга, монда шактый күп яһүди сатучысы килеп тулган вә гарәп эшләрендә дә алар берлә ярышу хисен уяткан. Болар яһүди сәүдәгәрләре берлә ярышыр өчен сәүдә юлына бил баглап керешкәннәр. Хосусән боларның бу эштә хәлфәләре булган зыялы сәүдәгәр Габдеррәшид Ибраһим әфәнде – искитәрлек бер кеше. Бу зат бөтен Фәлыстыйнда гарәп банкысы ачучыларның беренчеләреннән. Ул Хәйфадагы гарәп банкысының мөдире вә андагы мөселманнарның бөтен икътисади вә мәдәни оешмаларының әгъзасыдыр. Ачык фикерле, халкын сөюче бу зат үзенең икътисади төшенчәсе берлә безнең Мәскәү сәүдәгәрләрен хәтерләтә. Бик хәмиятле бер зат булганга, ватаны Фәлистыйнны яһүдиләргә каптырмас өчен, икътисади бик зур тартыш алып бара. Гарәпнең мал көчен бергә җыеп, аны гарәп файдасына кулланырга тырыша. Гарәп сәүдәгәренә, гарәп авыл халкына кирәк вакытта акча бурычка бирү берлә, гарәпне сату-алу базарында яһүдигә бирелмәслек хәлгә китерергә җан-тәннән хезмәт итә. Кич буе бик озын сүзләр сөйләшеп, вакытны кичердек. Кызыгы шул: бу Фәлистыйн гарәпләренең яшьләренең күбесе безнең Салман авылы Габдулла әфәнденең шәкертләре булган кебек, боларның картлары да миңа, Чистай мишәренә, үзләренең уртак мөселманлык йөген тартышучы бер кеше дип карыйлар; тәмамән кардәшчә мөгамәлә итәләр; һичбер яшермичә-нитмичә, кайгылары-шатлыклары берлә бүлешәләр иде. Мин дә үземне Казанда, Мәскәүдә, Истанбулда үземезнең халкымызның арасында кебек хис итә идем.

 

* * *

1933, № 5. Икенче көнне, иртүк торып, «Әл-Кәрмәл» гәзитәсенең мөхәррирен зиярәткә киттек. Бу гәзитә Фәлистыйнда чыга торган гарәп гәзитәләренең иң картыдыр. Мөхәррире христиан гарәп булса да, эше-көче берлә чын мәгънәсендә хәмиятле бер гарәп. Безне күктән төшкән кадерле кунак кебек каршы алды. Каһвә берлә сыйлап кына калмыйча, чәй дә ясатты. Ул мине гәзитәләрдә укып таныганга, бик озын сөальле мөзакәрәләргә кереште. Гәзитәсе өчен миннән бер интервью да ясады. Бу гарәп хезмәтчесе үзе христиан булса да, хәзрәти Мөхәммәд галәйһиссәламне бик зур хөрмәт итә вә Коръәнне гарәп дәһасының зур әсәре дип карый. Сөйләгәндә дәлил итеп Коръәннән бик күп аятьләр китерә. Гарәпләрнең хәзерге көндәге хәлгә төшүләренең сәбәбен хәзрәти Мөхәммәд галәйһиссәламнең тәгълиматын тотмауларыннан дип тәфсир итә. Безнең тарафтагы мөселманнарның хәлләрен бик тәфсилле иттереп сораша. Гарәп теленең никадәр таралуын белергә тырыша. Андагы мәдрәсәләрдә гарәпчә уку-укытуны сөйләгәндә, балалар кебек чын күңелдән шатлана. Бу да үзләренең Фәлистыйн өчен вә гарәп йорты өчен тартышуларында мине бер юлдаш иттереп карый иде. Күрешеп чыкканда, калтыраган, тәэсирләнгән тавыш берлә: «Карлы-бозлы Идел буйларында, меңнәр чакрымлык Урал тауларында сезнең кебек безгә якын калебле затларның җитешүе гарәпнең олуг даһисе хәзрәти Мөхәммәднең онытылмас Коръәненең йимешләредер. Бу безнең гарәп даһиемызның могҗизасы!» – диде. Күрешеп аерылыштык.

Аннан соң Габдулла Тимур әфәнденең гарәпчә укыта торган мәктәбен зиярәт иттек. Мөгаллимнәр берлә күрештек. Боларның күпчелеге төрекчә сөйли, аңлый торган затлар иде. Сыйныфларны карарга киттек. Зур сыйныфта мөдир мине балаларга зур сүзләр берлә танытты: «Халкының кяферләр тарафыннан җәберләнүен безгә аңлатырга килгән. Сез дә шундый зур гая артыннан йөрүче булырга тырышыңыз!» – диде. Габдулла әфәнде бер сыйныфта балалардан Коръән укытты. Бу Идел буе төрек-татарының пәйгамбәрләрнең туган йире булган Фәлистыйнда гарәп балаларына Коръән өйрәтүе тагын гаҗәп төсле булып китте. Безнең Идел буе егетләре кемнәргә өмәгә йөрмиләр?! Үз илең булмагач, үз халкың үз ихтыярында булмагач, шулай итеп, мәгънәви чегән булып каласың, күрәсең.

Туп-тугры «Мәҗлесе исламия»гә киттек. Бу мәҗлес – мондагы Хәйфа мөселманнарының милли-сәяси мәркәзләре. Ишек янына килеп җиткәч, тар гына баскычтан берсе арты берсе төшеп-менеп килә торган бик күп гарәп хатыннарына очрап, аларның төшкәннәрен көттек. Ул арада тагы берничә чаршаулы ханымнар килеп чыкты. Бу юлы без, бераз нәзакәтсезлек булса да, ханымнарны көтмичә, икенче катка менеп киттек. Бер киң генә салонга кердек. Анда безне «Җәмгыяте исламия»нең рәисе берлә берничә әгъза каршы алды. Монда килгән хатыннарның ник күплеген сорадым. «Бу бина – безнең үз бинамыз. Икенче тарафта бер могаянәханәмез бар: фәкыйрьләргә – бушлай, хәллеләргә – бик очыз (алтын акча берлә 12 тиен). Күбрәк мосафирлары һәрвакыт ханымнар булганга, юлда сезгә көтәргә туры килгәндер», – диделәр. Озак та үтмәде, могаянәханәнең яшь докторы Рөшди Тәмими әфәнде дә килеп, безнең берлә күреште. Бераз сөйләшкәннән соң, аны карарга чыктык. Аның көтү бүлмәсендә әллә никадәр мөселман хатыннарын очраттык. Доктор бер елда алты мең хаста килеп киткәнен вә боларның зур бер өлеше хатыннар булганын сөйләде. Шунда ук бер мөселман акушерка берлә дә таныштырды. «Мөселман хатыннары бу ханә ачылганга кадәр тыйбби ярдәмсез хәлдә иделәр. Шуны игътибарга алып, «Җәмгыяте исламия» үз хисабына моны ачты вә, хатыннарга җиңеллек булсын өчен, бер мөселман акушерка да булды. Ләкин хатын докторымыз әлегә юк. Сезнең тарафта хатын-кыз докторлар күп, диләр. Безгә килсәләр, бик зур хезмәт итәрләр иде», – диде. «Җәмгыяте исламия» рәисе: «Хәзер менә алдымызда бер хастаханә ачу мәсьәләсе тора, ләкин бинамыз җитәрлек түгел, шуның өстенә тагы бер кат үстереп, хастаханә ачачакмыз. Сез икенче килгәндә, хастаханәмез дә булачактыр. Безнең мөселман хатыннары ирләргә күренүдән тартыналар. Безгә сезнең доктор ханымнардан берәрсен җибәреңез», – диде. «Җәмгыяте исламия»дә каһвә эчеп, аның шул елларда гына салдырган мәсҗеден карарга киттек. Бу мәсҗеднең урыны элек бер әүлияның зияраты булган. Бу тарафны яһүдиләр баса башлагач, шәһәрнең уртасында калган бу зиярат йиренә «Җәмгыяте исламия» ике катлы зур бер мәсҗед салдырган. Аның асткы катына кибетләр эшләнгән. Өсте мәсҗед ясалган. Зур, кечкенә кибетләрнең саны гына – егерме алты. Урын тәмам базар уртасында булганга, бөтен кибетләр тотылган. Болар китергән меңнәрчә лиралык файдага «Җәмгыяте исламия» берничә мәктәп, могаянәханә тәрбия итә вә киләчәк биналарына да акча җыя бара. Җамигъ бик зур, бик якты, бик яхшы. Без аннан «Шөббанел-мөслимин» җәмгыятенә киттек. Бу җәмгыятьнең бөтен ислам мәмләкәтләрендә барлыгын, яшьлекне мөселман рухында тәрбия итәргә хезмәт итүче бу оешманың һәр йирдә зур рәгъбәт күргәнен үткән мәкаләләремдә язган идем. Мондагысының төзелүендә, тәрбия ителүендә безнең илдәшемез бик зур хезмәт иткәнгә, миңа бусы тагы якынрак күренде. «Шөббанел-мөслимин» дә үзенең бинасында йирләшкән. Бу да күптән түгел генә йирле хәммиятлеләрнең һиммәте берлә салынган ике катлы бер таш йорт. Бу да элгәре бер шәйхнең төрбәсе булган. Моның да асткы катында кибетләр. Өсте мәҗлеснең идарәсендәге төрле-төрле бүлмәләр, салоннар, диварлар бик күп эзчеләрнең рәсемнәре берлә бизәлгән. Салоннары хәзерге җәмгыятьнең үсүенә җитәрлек булмаганга, бинаның бер ачык тарафына бер салон ясарга хәзерләнәләр вә шуның өчен кирәкле салу материалларын китертеп яталар. Җәмгыятьнең эшләрен, көтепханәләрен карап, гарәп банкысын күрергә китәмез. Анда безне банкның мөдире Габдеррәшид Ибраһим әфәнде каршы ала. Банкының хәленнән, гарәпләргә иткән хезмәтләреннән бәхәс итә.

Көн буе шулай мөселман оешмаларын күреп йөреп, өйлә ашыны махсус хәзерләнгән Габдулла әфәнденең бер шәкертендә ашыймыз. Мәҗлестә шәһәрнең бөтен олуглары хазыйр була. Мин боларга: «Бөтен эшләреңезне икътисади нигезгә корырга сезне кем өйрәтте?» – дип, бер сөаль бирәм. Казан татарындагы бу табигатьнең монда, гарәп илендә, пәйгамбәрләр чыгара торган Фәлистыйнда кайдан килүен беләсем килеп җавап көтәм. Арадан берсе: «Яһүди мөһаҗирләре!» – дип җавап бирә. Башкалары да бу җавапны гөблиләр. Димәк, яһүдиләрнең Фәлистыйнны үз кулларына алырга теләүләре йирнең хәзерге хуҗалары – гарәпләрдә үзен үзе саклау хисен уяткан. Яһүди коралы икътисад берлә ул да коралланырга керешкән. Димәк, сионизм гарәпләр өчен файдалы бер камчы да булып чыккан.

 

* * *

1933, № 7. Программа буенча, аштан соң Гакькә шәһәрен күрергә дип, автомобиль берлә киттек. Бу ике шәһәрнең арасы утыз-кырык чакрымнар гына икән. Гакькә шәһәре – Хәйфа кебек үк диңгез кырыена корылган бер шәһәр. Ләкин мондагы култык пароходлар туктарга тагы уңгайрак булганга, гасырлар буе бу шәһәр бу тирәнең порты булып килгән. Төрекләр дәверендә бу бер кальга булып торган. Шәһәрнең тирә-юне бик зур, биек, таш койма берлә әйләндерелгән. Кальганың эчендә зур гөнаһлы усалларны саклар өчен бер төрмәсе дә булган. Солтан Габделхәмид дәверендә салына башлап тәмам ителгән Хиҗаз тимер юлы, менә шул Гакькә шәһәреннән башланып китеп, Мәдинә шәһәренә барып кергән. Бу тимер юл солтан Габделхәмиднең планы, ислам галәменең иганәсе вә төрек мөһәндисләре, осталары һәм эшчеләренең кул көче берлә эшләнгән бердәнбер ислам вәкыфы тимер юлыдыр. Ул вакытларда хаҗиларның күпчелеге Гакькә шәһәренә пароходлар берлә килә торган булганнар да, шунда тимер юлга утырып, рәхәт-рәхәт өч көн эчендә хаҗга барып җитә торган булганнар. Сугыш вакытында бу юл шактый бозылган. Хәзерге көндә бу юл Хиҗаз, Шәркел-Әрдән, Фәлистыйн, Сүрия дәүләтләре арасында бүленгән вә бик күп йирләре харап ителеп, эшкә яраксыз ителгән вә уртак мөселман вәкыфлыгыннан чыккан. Мөэтәмер бу тимер юлыны элгәреге кебек ислам вәкыфы итеп калдырыр өчен карарлар алды. Әмир Сәгыйд әл-Җәзаиринең риясәте астында шуның берлә шөгыльләнергә махсус бер комиссия дә аерган иде. Менә хәзер без шул тимер юлының башланган Гакькә шәһәрендә. Шәһәр хәзер ташландык хәлендә, сүнгән. Сату-алу һәммәсе Хәйфага күчкән. Хаҗилар килү беткән, төрек вәлиләреннән Әхмәд паша исемендә бер зат тарафыннан салдырылган иске зур бер җамигъ та бар икән. Аның әтрафы мәдрәсәләр һәм шәкертләргә хөҗрәләр берлә әйләндерелгән. Әле дә булса шул мәдрәсәләрдә гарәп егетләре дәрес укыйлар вә мәрхүм төрек пашасының калдырган вәкыфыннан бушлай, бүлмәгә башка, айга 60 грошлар (алтын берлә 4,50 сум) ярдәм дә алып торалар икән. Гарәп шәкерте безгә ярдәмнең азлыгыннан зарланды. Мин дә моның сәбәбе сугыштан соң гарәп дөньясы берлә төрек дөньясы арасына кергән хөдүд мәсьәләләре икәнен сөйләп торуның лөзүмен тапмадым.

Бу шәһәрнең хәзерге көндә минем өчен иң кызыклы бул­ган йире монда бәһаиләрнең башы булган Бәһаулла зияраты вә аның янына салынган бәһаи мосафирханәләре иде. Шуңарга бу мәсҗед тирәсендә без озак туктамыйча, шәһәрдән бераз читтә булган бәһаиләр мәркәзенә киттек.

Мәгълүм ки, XIX гасырның соңгы яртысында ислам дөньясында яңа бер мәзһәб дөньяга туа. Бу мәзһәбкә баби мәзһәбе диләр дә, күп вакытта шул сүзне аурупалаштырып «бабизм» дип тә йөртәләр. Бу исем мәзһәбнең чын башы Сәйд Гали Мөхәммәд әш-Ширази дигән иранлы бер галимнең Баб27 дигән кушымта исеменнән алгандыр. Сәйд Гали Мөхәммәд әш-Ширазиның мәзһәбе Иранда бәдмәзһәб булып кабул ителгән вә мәзһәб башлыгы төрмәгә ябылган вә ахыр­дан аттырылып үтерелгән. Аның башлаган мәзһәбен 1260 һиҗ­ридә Тәһран шәһәрендә туган Бәһаул­ла, үзләренчә әйтсәк, хәзрәти Бәһаулла28 дәвам иттергән. Ул шуңа мәзһәб төсе биреп, аның гадәтләрен вә җолаларын эш­ләткәндер. Бу мәзһәбнең төп фикере дөньяда булган бөтен диннәрне берләштерү вә һәрбер дин әһеленә үзенчә гыйба­дәт итү юлларын тәэмин итүдер*. Хәзрәти Баб та, Бәһаулла да ислам дөньясыннан чыккан кешеләр булганга, алар үз мәзһәбләренең нигезе итеп ислами­ятне алганнар. Аларда да намаз да, руза да бар. Ләкин намаз көнгә өчкә генә вә руза да бер айдан унтугыз көнгә иңдерел­гән. Үзләренең догалары да бар. Үзләренең бер китаплары да бар. Ләкин бу китап үзе дә Коръән Шәрифнең бозынтысы гынадыр. Менә шул хәзрәти Бәһаулла Иранда үзенең мәзһәбен тарата башлагач, Иран хө­күмәте аны мәмләкәттән куган. Бәһаулла Төркиягә сыгынган. Солтан Габделмәҗид үзенә хөрмәт күрсәткән вә аның утырыр йире итеп Гакькә шәһәрен билгеләгән. Хәзрәти Бәһаулла 1309 елда үлгәнгәчә Гакькәдә калган, үзенең мәзһәбен шуннан тараткан. XIX гасырда ислам дөньясында дини нигездә исляхать ясау вә дини юлда эзләнүләр бик актуаль эшләр булганын без үземезнең илдәшләремез Габденнасыйр әл-Курсави һәм Шиһабеддин әл-Мәрҗаниләрнең хәрәкәтләре берлә танышканда ук белә идек. Бу хәрәкәтләр ул вакытларда ислам дөньясының башка йирләрендә дә булган. Җамаледдин әл-Әфгани, мисырлы Мөхәммәд Габдәләрнең эшләре берлә дә безгә мәгълүм иде. Баб, Бәһауллаларның хәрәкәтләрен дә без ислам дөньясындагы тормышның шул сөальләренә җавап төсендә эшләнгән бер хәрәкәт дип карый аламыз. Ләкин ничек кенә булма­сын, бу мәзһәб вакытында ислам дөньясына бик күп фетнәләр чыгарган, ахырдан Иран һәм Һиндстанда шактый күп таралган булып, Бәһаулла үзенә бик күп мөридләр җыя алган иде. Аның берлә генә калмыйча, бу хәрәкәт Аурупа һәм Америкага күчеп, бабизм төсендә анда да үзенә уртаклар таба белгән, имеш.

Безнең күрергә теләгәнемез – менә шул мәзһәб башлыгы хәз­рәти Бәһаулланың зыяраты. Бу зыярат – ислам дөньясында күрелмәгән рәвештә гаять бай иттереп эшләтелгән бер төрбә. Төрбә генә түгел – зур бер сарай. Идәннәре бик кыйммәтле паласлар берлә өртелгән, диварлары бик күп матур язулар берлә бизәкләнгән. Кабер тирәсенә матур шәмнәр те­зелгән. Кабернең тирә-юненә бик күп гөлләр, чәчәкләрдән зур бер чәчәк бакчасы эшләнгән. Болар һәммәсе дә Шәрекъ ысу­лында түгел, Аурупача иттереп һәм дә бик күп акча сарыф иттерелеп эшләтелгән. Шуларның әтрафы бик пөхтә иттерелеп эш­ләтелгән зур бер бакча берлә әйләндерелгән. Икенче тарафта берничә катлы зур бер таш өй. Өй генә түгел – бер сарай. Шул сарайның бер тарафында хәзрәти Бәһаулланың кызлары-кияүләре яши икән. Икенче тарафы мөридләр өчен моса­фирханәгә әверелгән. Хәзрәти Бәһаулланың утырган урыны да бу мосафирханә эчендә калдырылган. Мосафирханә бик пакь, бик пөхтә. Зур Аурупа шәһәрләренең икенче дәрәҗә отельләре төсендә. Ятак бүлмәләре аерым, язу бүлмәләре аерым, ашау бүлмәләре аерым, хаммамнары аерым, көтепханәләре аерым. Шуңарга башка, бәһаилеккә каратып язылган бөтен телдәге китаплар, гәзитәләр һәм мәҗмугаларны эченә алган картотекалы бер көтепханәсе дә бар. Монда әллә ничә йөз җилдлек төрле телдә бабизм хакында язылган китаплар саклана. Алар тарафыннан чыгарылган рисаләләр, китаплар өстәл өстендә укучыга хәзер тора. Мосафирханәдә бик күп бүлмә бар. Бу бүлмәләр һәрва­кыт бәһаи мәзһәб мөридләре өчен бушлай ачык. Анда килгән мосафирларга ашау-эчү дә бушлай икән. Безгә боларны бер Иран азәрисе күрсәтеп йөрде. Үзе азәри шивә­сендә төрекчә бик һәйбәт сөйли. Тәбризи бер бәһаи икән. Хәзрәти Бәһаулланың үзе утырган бүлмәсене дә махсус күрсәтте. Анда аякларымызны салып кердек. Аның кул язуларын, китапларын күрсәтте. Болар һәммәсе дә бик тәмиз иттерелеп, сакланып киләләр.

“Боларны кемнәр карый?” дип сорадым.

Ул:

“Бәндәңез һәм дә монда бәһаи мәзһәбле бер япун конты (гаррафы) бар!” диде.

Моны идарәгә бик күп акча кирәк булуын күздә тотып, моның вәкыфы булып-булмавын һәм мәсарифларының кайдан чыгаруларын сорадым.

“Мөридләремезнең ярдәменнән. Хәзрәти Бәһаулланың зыяратыны саклау һәрбер мөриднең бурычыдыр!” – диде [шәкерт].

Бу сарайдан чыгып килгәндә, карт кына өч ямьсез инглиз хатынына очрадык. Алар берлә япун кыяфәтле бер кеше сөйләшеп тора иде. Азәри: «Болар Америкадан килгән, хәзрәти Бәһаулланың мөридләре», – диде. Япунда чәчәк мәракълисы, имеш. Ләкин мондый елларда мондый зур бер нәрсәнең мөридләрнең ярдәме берлә генә торуына ышанып бетә алмаганга, «Акча кайдан алалар?» дигән сөалемә җавап таба алмадым. «Мөтәвәллисе кем?» – дидем.

“Хәзрәти Бәһаулладан соң аның углы Гыйас әфәнде калган иде. Хәзер Шәүкый әфәнде исемендә кызының углыдыр, Хәйфада яши”, – диде.

Минем юлдашларым:

“Гыйас әфәнде исламият берлә галякасыны кисмәгән бер зат иде. Һәр җомга көнне мәсҗедкә җомгага килә, фәкыйрь-фөкарага ярдәм итә иде. Хәзерге Шәүкый әфәнде – Аурупада укыган, исламият берлә галякасын кискән бер гәнеҗ”, – диделәр.

Шул бәһаиләр хакындагы бөтен күрәсе йирләрне күреп бетерер өчен, Әл-Кәрмәл тавының итәгенә эшләтелгән хәзрәти Бабның зияратына киттек. Бусы да бик зур бер бакча эченә салынган, бер гыйбадәтханә кебек бина. Бик күп Иран халилары берлә сөрелгән зиннәтле бер бүлмәнең уртасына Бабның ләхеде куелган. Монда да шәмнәр. Ләкин байлыкта болар беренчесеннән дә баерак. Бер бүлмәдә Бәһаулланың кием-салымнары, язулары саклана икән. Диварларда бик күп рәсемнәр бар. Болар арасында Бәһаулла һәм икенче хәлифә Гыйасның рәсемнәре бар. Диварларда фарсыча-төрекчә-гарәпчә бик матур язу берлә язылган ләүхәләр тагылган. Бу язулар Иранның XIX гасырдагы мәшһүр хәттаты Мәскү Каләм язулары икән. Моның тирәсендә дә бик зур гөлбакчасы. Күрәсең, бабилар гөлне бик сөяләр. Шәүкый әфәндене дә кереп зиярәт итәчәк булдык. Ләкин өйдә тугры китерә алмадык.

Монда күргәннәрем дә бик зур акча берлә эшләтелгән, бик күп акча берлә дәвам иттерелә торган эшләр икәне күренеп тора. Ләкин акча килә торган юллар бер дә күренми иде. Мөридләр дисәләр дә, мөрид исемендә беркемгә дә очрамый идек. Гарәпләр арасында боларның мөридләре юк. Иранда бар, имеш тә, Һиндстанда бик күп, имеш. Һиндстанда Исмәгыйлия мәзһәбенең башлыгы саелган, Лондонның иң мәгъруф бер һиндлы принцы Ага хан да боларның мәзһәбенең бер шәхсыяте, имеш. Америкада Чикаго шәһәрендә бабиларның алты ишекле, алты мәзһәбкә гыйбадәт өчен салынган бер гыйбадәтханәләре бар, имеш. Боларның кайсылары дөрестер – белеп булмады. Ләкин, акча кайдан алалар, дигән сөалемә җавапны белә алмадым.

Шәһәргә кайткач, шуларның хәлләрен сораша-сораша, сугыш вакытында боларның арасында зур инглиз хәфияләре яшәгәнлеген вә төрекләр тарафыннан тотылганны сөйләделәр. Бу минем сөалемә дәрхаль яңа сөальләр кушты. Минем хәзер генә кереп йөргән биналарым, зияратларым, аллы-гөлле бакчаларым ислам дөньясының дошманнары тарафыннан исламиятне бозарга, аерырга корылган микроб лаборатурлары түгел идеме? XIX гасырдагы ислам дөньясының уяну дәверендәге эзләнү хисене ислам дөньясы үзенә файдалыга бора белмәсә дә, ислам дөньясыны таратырга теләүчеләр аның бер көч булуына соңгы йомрыкны орырга теләүчеләр, шул хисеннән файдаланып, сонгый рәвештә шул хәрәкәтне үстермәделәрме? Баблар, Бәһауллалар вә башкалар, аңлап-аңламыйча, ислам дошманнарының кулына корал булмадылармы? Бабизм XIX гасырның а ля лявиринс бер хәрәкәте генә булмадымы? Бу сөальләр, минем башымны биләп алып, җавап эзләргә тотындылар. Сөаль артыннан сөаль китеп, шунда күрсәтеп йөргән гаҗәм тәрбияле азәринең кыяфәте алдыма килеп басты. Аны моннан элек тә бер йирдә күргән кебек булдым, эзләргә тотындым. Фикер, йөри-йөри, мине Берлиндагы бер гаҗәм ашханәсенә илтеп җиткерде. Шунда аш ашаганда, күршемездәге русча, алманча, төрекчә, әрмәнчә, фарсыча сөйләшә торган егетләр берлә уртак бер нәрсәсе бар кебек тоелды. Әйе, шуларга охшаган, ләкин бу бераз картрак. Мөгамәләләре, кыланышлары да шәрекъчарак. Тегеләр – яшьләр. Тегеләр – модерн. XIX гасырның дин исляхате фикере берлә йөрелмиләр. Болар, XX гасырда куәт алган милләтчелек фикеренең көчәюеннән файдаланып, милләтләрнең капитализмның пәнҗәсеннән коткару, алты дин әһелләренә генә түгел, бөтендөнья милләтләрен берләштерү гаясенә хезмәт итәләр. Шул тулы «шәркый азатлыгы»н дөньяга чыгарыр өчен, рус большевизмының кассасыннан файдаланып, руслыктан бизар булган милләтләрнең милләтчелек җәрәяннарын кырырга хезмәт итәләр. Ленинны фарсычага, төрекчәгә тәрҗемә итәләр. Большевизмны чәчәкләндереп, балландырып Шәрекъка кертергә, таратырга, Шәрекъта уянган милләтләрнең милләтчелекләрене рус истилясенә каршы киләчәк бер куәттән чыгарырга хезмәт итәләр. XIX гасырның бабилары берлә XX гасырның ленинчылары икесе дә бер юлга хезмәт итмиме? Бу хәрәкәтләрнең сугарыла торган чишмәләре аерым-аерым булса да, болардан чит халыклар, чит җәрәяннарның көткән нәтиҗәләре бер түгелме? Бу сөальләр мине Фәлистыйннан киткәнче борчыды. Әле дә борчый. Җавапны әле дә таба алмадым. Бәлки, киләчәк бирер.

 

* * *

1932, № 8–9. Фәлистыйн берлә Сүрия арасында иң кыска юл автомобиль юлыдыр. Ике арада тимер юл булса да, бик борылып, урап йөргәнгә, вакытны кызганган юлчылар автомобильне ихтыяр итәләр. Мин дә шул соңгысын ихтыяр иттем. Ләкин автомобильчеләргә бер генә юлчы йөртү эшләренә килмәгәнгә, алар юлдаш эзләп йөдәп беттеләр. Мисыр төрәне килеп, мин төрәнгә утырырга булгач кына, төрән бәһасенә ялгызымны гына алып китәргә булдылар. Күрешеп киттек.

Ике сәгатьтән соң Табәрия исемендәге зур күл башына утырган, шул исемдәге шәһәргә килеп җиттек. Монда минем ямчым яңа юлчы эзләргә кереште. Зур күлнең буена салынган бу шәһәрнең тирәсе Фәлистыйнның байлары, бигрәк тә әҗнәбиләренең җәйлекләре икән. Шәһәр кечкенә булса да, күл буенда матур-матур биналар бик күп. Ямчы, ике сәгать эзләсә дә, бер юлчы да таба алмады. Мин тагын ялгызым гына киттем. Озак бармадык, Фәлистыйн – Сүрия чигенә җиттек. Монда инглиз түрәсе минем паспортыма үзенең тамгасын басты. Тагын утырып киттем. Биш-ун чакрымнан бер күпердән чыктык. Бу күпернең исеме «Җәрре бәнате Ягъкуб» («Ягъкуб кызларының күпере») икән. Аның икенче ягында, бер капка янында туктадык. Ямчы, минем паспортымны алып, бер өйгә керде. Берничә минуттан соң аннан бер яшь француз чыгып, минем нинди гәзитәдә язуымны, нәрсә өйрәнер өчен Сүриягә килүемне, кайсы отельдә торачагымны сорады. Җавап бирдем. Визам йирендә булганга, җиңеллек берлә хөдүдне үтеп киттек.

Вакыт бик кич булмаса да, һава бик суынды. Бик каты суык җил исәргә тотынды. Ямчы башы гына түгел, итәкләре дә кар берлә капланган бик биек Җәбәлүш-шәйх тавын күрсәтте: “Кар яуган, суык шуннан килә!” диде.

Французларның гүмрүкләре Канитарә дигән шәһәрдә икән. Сәгать дүртләрдә шунда килеп җитеп, гүмрүк алдына туктадык. Безнең әйберләремезне карарга тотындылар. Минем чемоданнарга сыймаган бик күп гәзитә төргәкләрем дә бар иде. Гүмрүк түрәсе бер чиркәс: «Болар нәрсә?» – дип сорады. «Гәзитәләр!» – дидем. Шуларны караганда, берсендә минем рәсемемне күреп, астына язылган язудан минем мөэтәмәр әгъзасы булуымны белде һәм, караудан туктап: «Боерыңыз, боерыңыз! Мин сезне танымадым», – дип, ачарга хәзерләнгән чемоданнарымны ачтырмады. Бу Канитарә шәһәре күпләп чиркәс мөһаҗирләре тора торган шәһәр икән. Минем карап йөрергә вакытым булмады. Шамга баручы өч юлчы табылып, китеп бардык. Җәбәлүш-шәйхнең суыгы монда тагын артты. Бик туңып, кояш баеган чакларда Шамга барып кердек. Өмәвиләрнең пайтәхете булган һәм ислам тарихында бик зур роль уйнаган Шам-шәриф менә инде шул иде.

Отельгә төшеп, йирләшеп, ашарга чыктым. Аннан соң мөһаҗирләр мәхәлләсен сорап, шул тарафларда булырга тиеш булган үземезнең Идел буйлы илдәшләремезне эзләргә киттем. Мин аларның берсенең дә адресын белми һәм үзләрен дә танымый идем. Ләкин алай итеп, болай итеп табуыма-тануыма канәгатем бар иде. Мөһаҗирин мәхәлләсенә барып җитсәм дә, кич бик суык булганга, бөтен кибетләр һәм каһвәханәләр ябылган иде. Урамда һичбер йөрүче юк иде. Очраган кешеләрдән сораштыргаласам да, барысы да, суыктан качып, өйләренә ашыкканга, бертөрле дә мәгънәле җавап ала алмадым. Өйгә борылып киттем. Гарәпләрдән таныганнарым булса да, аларны эзләргә вакыт соң булганга, бүлмәмә кайтып яттым. Төн буе җил улаганга, минем бүлмәмнең тәрәзәләре дә, шалдыр-шолдыр килеп, йокы тынычлыгымны бүлделәр. Суык җил дә юрганымның астына кадәр кереп уятты. Иртүк торып, үземнең чәй машинамны тишеп, чәй эчкәч кенә кеше төсенә кереп, шәһәргә чыгып киттем. Һичбер көтелмәгәндә, урамда мөэтәмәрдә Сүрия әгъзасы булган адвокат Шәфыйк Сөләйман бәкне очраттым. Ул миңа шәһәрне күрсәтергә, барачак кешеләр һәм йирләремне өйрәтергә булды. Беренче иттереп әмир Сәгыйд әл-Җәзаирне зиярәт иттек. Ләкин әмир өендә юк иде. Без Өмәви җамигын карарга кердек. Бу – Шамның иң иске, иң тарихи бер җамигы. Ул христианлыктан элек бина ителгән бер мәҗүси гыйбадәтханәсе икән. Шамны христианнар алгач, аны – чиркәүгә, мөселманнар алгач, җамигъка әверелдергәннәр. Инде 1250 еллар чамасы мәсҗед булып тора. Өмәви хәлифәләрнең тарихы берлә бик баглы булганга вә алар заманында җамигъка әверелгәнгә, ул Өмәви җамигы дип йөртеләдер. Дүртпочмаклы итеп эшләтелгән, дүрт якта дүрт капкасы бар. Бу җамигь үзе, капкаларын япкач, шәһәр эчендә бер кала булып кала аладыр. Бик күп сугыш вакытларында, эчке баш күтәрүләрдә ул шул калалык хәлен алып килгән. Йортның тирә-юнендә шәкертләр өчен бик күп хөҗрәләр бар. Болар иске заманнан бирле үк укучыларның тора торган урыннары булып килгән. Җамигь үзе безнең мәсҗедләрнең хилафына – гаребтән шәрекъка таба озын иттереп эшләтелгән. Михрабы урта бер йирендә. Җамигь эчендә челтәр берлә тотылып алынган зур бер кабер бар. Моны Хәзрәти Яхъя кабере дип йөриләр. Бу никадәр дөрестер – анысын белә алмадым. Җамигътан Гарәп көтепханәсенә һәм Гарәп музәханәсенә кердек. Боларның икесе дә – төрекләр дәверендә эшләнгән мөәссәсәләр. Гарәпләр аларны зур гайрәт сарыф итеп алып баралар вә тарихи әсәрләрне чит халыкларның урлавыннан коткарып калдырырга тырышалар. Музәдәге Мисырның мәгъруф пашаларыннан берсе тарафыннан һәдия ителгән иске акчалар коллекционы – бик кыйммәтле асәре гатикадандыр. Болар эчендә бөтен өмәви һәм габбаси хәлифәләренең акчалары мәүҗүддер. Иң иске ислам акчасы бу музәдә – Габделмәлик бин Мәрван акчасы. Тарихи һиҗри берлә 79 ел дип язылган. Шундук Һулагуның29 бер бакыр акчасы да саклана. Тарихы – бу тарафларны Һулагуның алу тарихы, диделәр (654–663 һиҗри). Ләкин акчаны алып, дикъкать берлә карый алмадым. Янымда зурайта торган пыялам да юк иде. Монда бик күп тарихи, мәдәни әсәрләрне зиярәт итеп, Шәфыйк бәк берлә каһвә эчеп аерылдык. Мин тагын мөһаҗирләр мәхәлләсенә илдәшләремне эзләргә киттем.

 

* * *

1933, № 10. Мөһаҗир мәхәлләсе элек Шамның кырыенда бер таулык кына булган бу йирләр солтан Габделхәмид вакытында чиркәс, арнауд, бошнак һәм татар мөһаҗирләренә бушлай бирелгән булган. Һавасы бик яхшы булганга, бик тиз бу йирләр үсеп китеп, зур, бай бер мәхәллә булып өлгергән. Хәзер бу йир – Шамның иң аристократ бер йире. Мин тауның югарыларына кадәр чыгып, өстеннән бер карадым. Шәһәр тәмамән аяк астында кебек калды. Төрле тарафларны карап, мәхәллә эченә төштем. Һәрбер кибет вә каһвәгә кереп, татар мөһаҗирләрен сорашырга тотындым. Йөри торгач, бер икмәкче кибетеннән: «Әнә шунда!» – дип күрсәттеләр. Миңа кушып җибәрелгән икмәкче малай белә бер өйнең капкасына килеп туктадык. Кактык. Аннан төрекчә: «Кем бар?» – дигән бер хатын тавышы ишетелде. Мин: «Казаннан килгән бер юлчы, монда казанлы мөһаҗирләр тора дип ишеттем!», – диюемә өйдән «Аннә, һәмшәһрәң кәлде!» дигән бер кыз тавышы ишетелде. Миңа: «Хәзер, хәзер, аннә чаршафын гына кия», – диде. Ишек ачылды. Өйгә кердем. Карт кына бер хатын: «Боер, боер!» – дип, мине ак өенә кертте. Пөхтә бер бүлмә. Казандагы кебек пыялалы шкафка бик күп чынаяклар, чәйнекләр тезелгән. Казан ысулы мендәрләр өелгән… Бер урта татар гаиләсенең өе! «Кем буласыз соң?» – диде. Мин дә әйттем. Абыстай үзе Бөгелмә өязе Каратан авылыннан30 Хөснулла дигән бер абзыйның Миңлелбанат исемле кызы икән. Атасы Шамда үлеп калгач, үзен мондагы илдәшләре Хәсән исемендә харбутлы бер төреккә кияүгә биргәннәр. Инде аңа утыз еллап вакыт үткән. Абыстайның угыллары җиткән. Кызлары кияүгә чыккан. Бер кызы Шамны төрек гаскәре ташлап чыкканда булган патырдыда үтерелеп ташланган. Абыстай шуларны берәм-берәм аңлатырга тотынды. Үзе сөйли, үзе көлә, үзе җылый иде: «Кызым Хәдичә (кечкенә кызы) бүген төш күргән. Иртә белә: «Сиңа, әни, бер шатлыклы хәбәр килә», – дигән иде. Инде дөрест чыкты. Туганымны күргән кебек булдым. Әй, сөйли-сөйли оныттым. Кызым, Хәдичә, самоварны куй!» – диде. Аның артыннан: «Куйдым, аннә, куйдым!» – дигән җавап килде. «Килүеңә рәхмәт, туганымны күргән кебек булдым. Безнең авыл менә шундый, мондый…» – дип сөйләргә тотынды. Сөйләгән саен абыстайның теленнән аннан-моннан йоккан госманлычалыклары бетә бара. Чистайны сөйли башлаганда, инде ул тәмамән Каратан авылының Миңлелбанат абыстай булып калган иде. Сугыштан элек кенә абыстай илгә дә кайтып, кардәш кабиләсен күреп килгән икән. Хәзер дә бик күрәсе килә. Ләкин хат язса – хатка җавап юк. Хәбәр күндерсә – җавап юк. Рус бик баскан икән, дип кенә ишеткәли икән.

“Бездә бит рус көчләп чукындыра, дип бик сөйлиләр иде. Мәрхүм әти дә, шуннан куркып, ислам йортына һиҗрәт иткән иде. Әллә шул көннәр килдеме?” диде.

Мин дә андагы хәлләрне аңлаттым. Абыстай: «Ай, мескеннәр! Ай, мескеннәр!» – дип куя. Күзеннән тәгәрәгән яшьләрен яулык очы белә сөртә иде. Чәй килде. Чынаяклар, чәйнекләр тәмамән казанча булуга башка, чәй дә чын чәй иде. Чәй янына куйган вареньесы да безнеңчә кайнатылган иде. Чәйне татып карагач: «Сез әле, абыстай, чәй эчүне онытмаган икәнсез, чәеңез бик һәйбәт!» – дидем. «Онытаммы соң, онытмадым. Менә, илемнән аерылып, утыз сигез ел яшим, Аллага шөкер, телләренә дә, гадәтләренә дә өйрәнмәдем. Бөтен бала-чагама чәй эчәргә өйрәттем, онытаммы соң, онытмадым!..» – диде. Утыз сигез ел буена төрек, гарәп мәдәнияте эчендә юарланган бу абыстай, ник утка янмас, суга батмас татар булып калуы мине бик тирән уйларга төшерә иде. Вә татар гонсырының никадәр куәтле икәненә алдымда тагы бер җанлы шаһитыны күрсәтеп тора иде. «Халык артыннан йөрисең икән, рәхмәт, Алла әҗереңне бирсен! Туган илемне күргән кебек булдым, сезгә дә туган илләрне күрергә язсын иде, куыгыз инде шул кяферләрне!» – диде дә тагын күзеннән аккан яшьләрне корытырга тотынды. Үзенең кардәш кабиләсен, таныш-белешеннән бик күп сорашты. Чынаяк өстенә чынаякны ясады, мин дә эчтем, ул да эчте. Аш ашарга калырга чакырды. «Рәхмәт, абыстай, вакытым тар бит, тагы башка илдәшләрне дә күрергә телим», – дидем. «Ярый, алай булса, ярый. Рәхмәт килүеңә, әйдә алай булса!» – дип, мине алып, башка илдәшләрне күрергә урамга алып чыкты. Юлда үзе бер туктамаенча сөйли иде. “Төрекләр ташлап чыкканда, монда бик көчләделәр бит. Кызымны ике вагон арасына кысып үтерделәр. Төрек, диделәр дә үтерделәр… Изгелекнең кадерен белмәделәр, монда бит җәннәт иде, җәннәт! Хәзер генә кяфер басты. Кызымны үтерделәр шул, Аллаһ җәзаларын бирсен. Үз илең түгел шул, куркып кына торабыз”, – диде. Сүзене ишетмиләрме дип, тирә-юненә каранды.

Менә бер өйнең алдына килеп туктадык. Абыстай ишеккә шакыды. Аннан килгән тавышка татарчалатып: «Мин, мин, кунак китердем, ач тизрәк, туган илебездән килүче, Аллаһ мосафиры!» – диде. Ишек ачылды, өйгә кердек. Мине ак бүлмәләренә керттеләр. Бусы да тәмамән Казанча иттереп җыелган иде. Бу өй Уфаның Гыйззеддин хаҗи гаиләсенең өе икән. Хаҗи әфәнде үзе вафат иткәнгә, абыстай углы, кызы белә яши. Казанның мәшһүр Җиһан остазбикәсенең кызы икән. Без танышып өлгерә алмадык, углы Әхмәд Сәгыйд әфәнде дә кайтып җитте. Ул да монда әүкафта мохасәбәче булып хезмәт итә икән. Элгәре болар Мәдинәдә яшәгәннәр, аннан төрекләр куылгач, Шамга күчеп килгәннәр. Углы Русиядә булынган, Төркиядә булынган. Аңлы, тәрбияле бер егет. Бик күп уртак таныш-белешләр дә чыкты. Сөйләшеп торганда, Әхмәд Сәгыйд әфәнде: «Үзебезгә генә пешерелгән ашыбыз бар, гаеп итмәссез», – диде. Бергәләп аш ашадык. Шурпасы тәмамән безнең Казанның лапшалы шурпасы иде. Аштан соң якташ миңа шәһәрне күрсәтергә булды. Абыстайлар белә күрешеп, чыгып киттем. Кичкә кадәр шәһәрне карап йөрдек. Хәмидия чаршусында сату итүче Нури әфәнде дигән бер кеше бар икән. Бу әфәнде безнең чистайлы икән. Аның белә күрештек, ләкин үзе бик озын фалиҗ белән хаста ятканга, рәтләп сөйләшә алмадык. Аннан соң төркестанлы мөһаҗирләрдән, Әхрам җамигының имамы Салих вә Мөхәммәд Гали Ясәвиләрне зиярәт итеп чыктык. Болар монда тәкиядә шәйх булып, мәктәп ачып, балалар укытып торалар икән. Үзләре Төркестан мәсьәләләре вә бөтен Русия мөселманнарының эшләре белә бик якыннан таныш булып торалар икән. Мине Бохара пылавы ашарга бик чакырдылар, сүз бирә алмадым. Сәгыйд әфәнде шәһәрнең зур җаддәләрене, җамигьларыны күрсәтте. Өмәви җамигысыннан соң иң мәшһүр җамигь солтан Явыз Сәлимнең җамигысы икән. Моның вәкыфлары бик күп, янында шәкертләр торыр өчен ясалган хөҗрәләр дә бик күп икән.

Аларны хәзер бераз яңа юлга куйганнар. Хөҗрәләрнең бер бүлегене төзәтеп, тыйббия шәкертләре өчен лаборатор ясаганнар. Бер тарафына хасталар карый торган йир ясаганнар. Бер кыйсемендә һаман әле укучылар тора. Мондагы шәкертләрдән бүлмә өчен, ягу-яктырту өчен акча алынмауга башка, боларга ашау-эчү дә бирелә. Укучылар тәмамән үз эшләре белә генә мәшгуль була алалар икән. Бу мәсарифләр һәммәсе дә мәрхүм солтан Явыз Сәлимнең вәкыфыннан капланып килә икән. Җамигьның бер тарафында бакчалык. Шуның эчендә кечкенә генә бер каберлек. Монда соңгы солтан Вәхидеддин дәфен ителгән, һәм дә күптән түгел генә вафат иткән Зиннәт солтан да шунда күмелгәннәр. Зияратлары тәмиз, пөхтә иттерелеп тотыла. Мәсҗед эченә кердек. Аның идәненә җәелгән паласлар һәммәсе төрек эше. Гомумән, Шамда төрек асәре бик күп. Төрекләрнең тәэсире дә монда бик зур. Һәркем төрекчә сөйли, һәркем төрекләрне сагынып кайгыра. Кышлалар монда солтан Габделхәмиднең дәверендә эшләтелгән. Вокзалның башында солтан Габделхәмиднең туграсы әле дә ялтырап ята. Урамнарның исемнәре: Җәмал паша, Әнвәр паша; чаршулары: Хәмдия чаршусы, Мидхәд паша чаршусы… вә һәказа. Бер мәйдан Хиҗаз тимер юлы ачылуының ядкяре итеп эшләтелгән. Бер багана һәйкәлнең янына Хәрәм Шәриф сурәте ясалып куелган. Багананың дүрт тарафына «Бу тимер юл солтан Габделхәмид дәверендә фәлән тарихта эшләтелде» дип, төрекчә язылган язулар бар. Боларның икесе, төрекләр куылгач, әллә нинди бер кара буяу белә буялган булган. Инде аннан бирле шактый вакыт үткәнгә, ул кара буяу үзеннән-үзе уңып, сүзләре тәмамән чыккан. Вә шул иске гыйбарәләр дә яңгыдан мәйданга чыккан. Хәзерге көндә Сүрия төрекләрдән аерылып тора башлавына ундүрт ел булганга, ул вакыттагы өмидләрнең барысы да сулып беткәнгә, бу язуларны карарга, буярга теләүче беркем дә табылмаган. Вә моннан соңра да аның табылуы бик ерактыр. Төрек идарәсе дәвере монда инде булдыклы, бәхетле чак булып калган. Сагынып сөйли торган бер дәвергә әйләнгән.

 

* * *

1933, № 12. Кичне мин чиркәсләр берлә үткәрдем. Сүриядә болар утыз биш мең чамасы. Һәммәсе солтаннар вакытында монда утыртылганнар, барысы да төрекчә сөйли. Ләкин исламияткә багланышлары төреклектән куәтле. Болар йирләрене рус алгач, Төркиягә ислам йорты дип мөһаҗәрәт иткәннәр вә һәрвакыт Төркияне исламиятнең мәркәзе итеп күреп килгәннәр. Араларында сарай берлә багланышлы шактый күп шәхсыятьләре һәрвакыт булып килгән. Чиркәс пашаларының һичбер вакытта да Төркиядә саны азлык итмәгән. Соңгы Төркия инкыйлабының ялгыз милләтчелек юлыннан китәргә теләвене гомум чиркәсләр аңлап та бетермиләр, кабул да итә алмыйлар. Шуңар күрә Төркия берлә чиркәслек арасында элгәреге замандагы дустлык шактый зәгыйфьләнгән. Истикъляль сугышы вакытында кайбер чиркәс башлыкларының мәгънәсез хәрәкәтләре бу мөнәсәбәтне тагын авырайткан. Ләкин аларның Сүриядәге гарәпләр берлә дә мөнәсәбәтләре шәптән түгел. Французлар бу чиркәсләрне жандармлыкта һәм дә чик саклаучылыкта кулланалар. Гарәпләр чиркәсләрнең хәятыны кичерер өчен мәҗбүрият берлә алган шул вазифаларыны үзләренә дошманлык дип карыйлар. Үзләре йирле-йортлы булганга, иленнән, йортыннан аерылган бу чиркәсләрнең тамак туйдыру өчен бер эш эшләргә мәҗбүр икәнлекләрене аңлап бетермиләр, аңларга да бик теләмиләр. Шуның өчен араларында һәрвакыт аңлашылмаулар булып тора. Мин күрешкән чиркәс зыялылары (берсе, Сүриядә чиркәс мәбгусе Әмин бәк, берсе «Мазеҗ» исемендәге чиркәс гәзитәсе баш мөхәррире, берсе зур бер мәктәпнең мөдире) бу мәсьәләләрне бик яхшы аңлыйлар. Үзләре халыкларыны бик сөючеләр булганга, шул авыр вазгыятьтән чыгарга да юллар эзлиләр. Төрекләргә каршы да, гарәпләргә каршы да чиркәс халкының дошман булырга һичбер сәбәбе булмавыны вә бу ике халыкка чиркәсләр һаман дуст икәнлекләренә бик күп дәлилләр берлә исбат итәләр, кулларыннан килгән кадәр аңлашылмауны бетерергә тырышалар. Боларның халыклары эчендә исламият бик тирән урын тотканга, болар ислам сәясәте берлә бик мәшгульләр. Безнең мөэтәмәрдәге эшләремезне, Мисырдагы чыгышларымызны бик якыннан тәгъкыйб итеп барганнар вә шулардан зур өмидле эшләр көтәләр. Боларның күбесенең Кавказ һиҗрәтенә инде илле-алтмыш ел үткән булса да, яшьләр Кавказны һичбер күрмәгән булсалар да, ватан хәмияте үзләрендә бик куәтле, һәммәсе диярлек беренче имкянда кайтырга торалар. Бик күп яшьләр ватаннарыны коткарыр өчен җаннарыны фида итәргә хәзер торалар. Шуңар күрә Шимали Кавказ истикъляль хәрәкәтенә зур әһәмият бирәләр, аны тәмамән үз эшләре итеп карыйлар, кулларыннан килгән бар көч берлә шул хәрәкәтне куәтләндерергә телиләр. Үзләренең бөтен дөнья чиркәслеге берлә багланышлары шактый куәтле. Араларындагы вак-төяк аңлашылмаулардан өстә дә тора белә торган башлыклары чыкса, шөбһәсез, болар Кавказ мәсьәләсендә зур бер роль уйный беләчәкләр.

Икенче көнне җомга булганга, мин Өмәвия җамигында җомга намазы укырга киттем. Җамигъ бик зур булса да, халык шыгрым тулы иде. Ләкин җомга намазы һич тә Өмәвия җамигысына мөнасиб түгел иде. Хотбәсе – искереп беткән бер хотбә, хәзерге әхваль берлә һичбер мөнәсәбәте, багланышы юк. Безнең илдәге надан авыл муллаларының хотбәсе кеби бер нәрсә, шуңарга кәефем бик китте. Җомганың фарызыны укып бетергәч тә, бер гөруһ халык тагын имамга оеп бер нәрсә укырга тотынды. Мин моңарга аптырап калдым. Ул ихтиятыз-зоһр намазы икән. Җомгадан соң әмир Габделкадыйр әл-Җәзаиринең31 музәсене карадык. Бу музәне әмир Сәгыйд (әмир Габделкадыйрның хәфиде) ясаган вә мөмкин кадәр бабасына гаид бөтен коралларыны, бөтен киемнәрене, бөтен вәсикаларны тупларга тырышкан. Җәзаир – француз сугышыннан берничә Аурупа рәссамнарының рәсемнәре берлә дә диварларыны зиннәтләгән. Музәгә бик күп көч, бик күп акча сарыф ителгән. Музәнең, шөбһәсез, кыйммәте дә бик зур. Ләкин музәханәнең каралуы, саклануы бик мөселманча куелган: теләгән кеше кереп карый ала, теләгән каракка кыйммәтле тарихи нәрсәләрне урлау да бер дә авыр түгел. Аннан соң әмир хәзрәтләре Шамны күрсәтергә булды. Автомобиленә утырып, шәһәр гизентесе ясарга чыктык. Беренче уларак Мөхеддин әл-Гарәбине32 зиярәт иттек. Бу ислам галименең зияраты монда мөкаддәс хисап ителә. Башына зур бер җамигъ та бина ителгән. Шул җамигъның йортында Җәзаир каһарманы әмир Габделкадыйр хәзрәтләре дә дәфен ителгән. Дөнья сугышыннан соң гарәп илләрендә башланган каргашалык эчендә шәһид ителгән әмир Сәгыйднең борадәренең дә зияраты шунда икән. Бу зат хакында мин бу сәфәремдә бик күп ишеткән идем, бу ике борадәрнең төрек-гарәп арасы ачылмас өчен никадәр зур каһарманлык берлә чалышулары хакында берничә тарихи вәсикалар да күреп, икесенә дә зур хөрмәт биләгән идем. Шул ике бөек ислам шәһиденең рухына Коръән укыдык. Аннан соң әмирнең шәһәр читендәге гареб стилендә салынган күшегене карарга киттек. Бу күшек хакыйкатән бик матур, бик стильле иттереп эшләнгән.

Мин Шамда Русия мөселманнары хакында бер конферанс бирәчәк булган идем. Ләкин мондагы дустларның сорашу-белешүләреннән мондый конферанска французларның мөсагадә итмәүләре беленде. Гизле бер мәҗлестә конферанс бирү хатирәле дидекләреннән мин дә ваз кичәргә булдым. Шул бушлыкны тутырыр өчен, әмир Сәгыйд хәзрәтләре, шәһәрнең олугларыны, хәмиятлеләрене чакырып, бер аш мәҗлесе ясады. Без дә өч-дүрт сәгать шунда сөйләштек. Вакытым аз калганга, иртәгә китәргә тиеш идем. Шуның өчен Шамдагы дуст-ишләр берлә күрешеп аерылдым вә икенче көнне Бәйрутка киттем.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 282-343.

Җавап калдыру