Ислам тарихының канлы бер сәхифәсе капанды

Әмир Фәйсалның1 вафаты хәбәре мине Дөнья сугышы вакытына кайтарды вә хәтеремдә иске госманлы императорлыгы, иске мөселман хәлифәлеге вакытларын җанландырды. Сугыштан элек, солтан Габделхәмид2 дәверендә, Төркиянең тоткан олуг юлы мөселманлык иде. Солтанны бөтен ислам дөньясына булмаса да, күпчелегенә хәлифә итеп таныту юлы иде. Шул нияткә хезмәт өчен солтан Габделхәмид Гарәбстанга бик күп хәзинә малыны сарыф итә вә гарәпнең олугларына һәрбер төрле ярдәмнән кире тормый иде. Хәрәмаен шәрифнең сакчысы3 исемен үзенең ләкабләренең иң хөрмәтлесе иттерер өчен Мәккә, Мәдинә халкына зур матдди ярдәм дә ясый вә аларның олугларының дәүләт каршысындагы бик зур гөнаһларыны да күрмәмеш кеби кичә, күргәннәрене, белгәннәрене дә кечкенә мәсьәлә-фәлән дип кенә гафу итә иде. Гарәп әмирләренең, сәедләренең, шәрифләренең чит дәүләтләр берлә мөнәсәбәтенә каршы да катылык берлә мөгамәлә итми, аларның ватан хыянәте диярлек эшләрендә идарәи мослихат берлә капата, Төркиягә дуст булмаган әмирләрне үзенә якынайтыр өчен һәдияләр, дәрәҗәләр бирү берлә эш күрә иде. Ул чакларда гарәп халкы тәмамән гаскәрлектән азат ителгән, Мәккә-Мөкәрәмә, Мәдинә, Коддес шәһәрләре бөтен дәүләт виргеләреннән азат кылынганнар иде. Боңарга башка, Гарәбстан үзе өчен Мәкәрҗә дип санаган хаҗ вакытының тулы кичүе өчен, күпләп дөньяның әтрафыннан йөз меңнәр хаҗи килүе өчен дә зур гайрәт сарыф итә иде. Бик күп вапурлары хаҗиларны бушлай хаҗга ташыйлар. Бик күп төрек гаскәре, жандармасы хаҗ вакытының тынычлыгыны саклар өчен Гарәбстанның кызу кояшы астында нәүбәт биклиләр, вә хаҗиларның һәммәсе бөтен виргеләрдән азат ителгән иде. Хаҗ сәфәрене кулайландырыр өчен, солтан Габделхәмид хаҗ юлы исемендә мең дә дүрт йөз чакрымнан озынрак бер юл да эшләткән, боңар аз-маз бөтен ислам дөньясының иганәсе катышса да, иң зур мәсарифе Төркия хәзинәсеннән, төрек халкыннан чыккан иде. Солтан Габделхәмиднең мөселманчылык сәясәте гарәпләрдә аңарга каршы зур хөрмәт уяткандырмы – анысыны әйтә алмыйм, ул вакытларда мин гарәпләр берлә темаш итми идем. Ләкин аның сәясәтенең Төркия дәүләтенә гарәпләрне багларга зур хезмәт итә алмаганы соңгы мөхарәбә вакытындагы вакыйгалар берлә сабит булды. Бу сәясәт, билгакес, чит дәүләтләрдә, хосусән үзләренең тәбәгаләре арасында мөселман халыклары булган Ингелтерә, Русия, Франциядә Төркиягә каршы дошманлык хисене куәтләндерде вә солтан Габделхәмиднең бөтен эшләренә шөбһә белән карауны тирәнләштерде. Безнең Русия төрек-татарларыны панисламизм хәрәкәтендә гаепләп мәхкәмәләргә бирүләр, тәүкыйфатлар – буның Русияне куркыта торган нинди зур бер эш булганына дәлилләр. Солтан Габделхәмид идарәне иттихаде тәрәкъкыйчыларга бирергә мәҗбүр булган4 көннән игътибарән (22 июль, 1908) кәнеҗ төрекләр бу сәясәтне алыштырырга керешәләр. Алар Төркиядә яши торган бөтен халыкларны грек, әрмәни, арнауд, болгар, гарәп, курд вә төрек тигез хокуклы итеп игълан итәләр. Хокук, вазифа тигезлеге нигезендә шул милләтләр җыентыгына, «сөлялә» исемене алып, «госманлы» дип исем бирәләр вә госманлылык сәясәте йөртергә керешәләр. Хөкүмәт корылганда гарәпләргә, румнарга, әрмәниләргә берәр-икешәр нәзарәт бирүне гадәт хөкеменә кертәләр. Төрле милләтләрнең балаларыны дәүләтнең иң юксәк мәүкыйгләренә кадәр чыгаралар (Балкан сугышы вакытында әрмәни Нурадикян  әфәнде хариҗия назыйры иде). Кәнеҗ төрекләрнең бу тигезләү сәясәтләре мөселманнарга авыр тоела. Аларның иске фикердәге кыйсеме үзенең мөселман булмаганнар берлә бер дәрәҗәдә тотылуына кәефе китә. Гарәпләрнең дә мәмләкәт «мәхдүме» булып килү рольләре үзгәрә төшә. Аларга да элгәреге кеби һәдияләр, дәрәҗәләр, имтиязлар акмый. Нәтиҗәдә, 1909 елның 13 мартында Истанбулда «Шәригате истәрес» дигән гыйсъян була. Кәнеҗ төрек хөкүмәте Истанбулдан качарга мәҗбүр була. Дәүләт идарәсе бик кара фикерле голяманың кулына керә. Алар солтан Габделхәмидне элгәреге кебек ислам сәясәтене алып барырга мәҗбүр итмәкче булалар. Төрек гаскәре бу хәлгә разый булмыйча, гарәп Мөхәммәд Шәүкәт паша5 командасында Истанбул өстенә йөри. Солтан Габделхәмид Милләт Мәҗлесе берлә Мәҗлес игаяннең уртак җыелышында гозел ителә, урынына кардәше солтан Мөхәммәд солтан вә хәлифә итеп игълан ителә. Кәнеҗ төрекләр инде үзләренең госманлылык сәясәтләрене һичбер манигъсыз дәвам иттеләр. Ләкин төрек булмаган милләтләр, сүздә үзләрене госманлы дип йөретсәләр дә, үзләренең милләтләрене онытмыйлар, билгакес, Төркиядән аерылырга хәзерләнергә бер форсат дип кенә карыйлар. Болгарлар, арнаудлар, серблар, румнар бу эштә русларның ярдәме берлә бик тирәнгә кадәр китәләр. Озак үтми, Русиянең коткысы, Франсә вә Ингелтерәнең мәгънәви ярдәме берлә Балкан дәүләтләре Төркиягә каршы бер саф булып сугыш башлыйлар6. Румнар Истанбулдан төрекләрне куарга, Истанбулны үзләренә алырга уйлый. Болгарлар, серблар Төркиянең бик күп төрек яшәгән вилаятьләрен аерып алалар. Үзләренең кечкенә мәмләкәтләрене зурайталар. Кәнеҗ төрекләр, сугышта бик зур батырлык күрсәтсәләр дә, сәясәтләренең олуг юлы булган госманчылыкның хата икәнлегене аңламыйлар. Бик күп Төркия вилаятьләрене гаиб иткәннең соңында, аны ташларга мәҗбүр булалар. Инде болар алдында ике генә юл кала: берсе – төрекчелек сәясәте, берсе – мөселманчылык. Төрекчелек сәясәтене башласалар, гарәпләрнең хәтерене корырмыз дип куркып, мөселманчылык юлына керәләр, солтан Габделхәмиднең йөрткән сәясәтене дәвам иттерергә уйлыйлар. Ләкин милләтләрнең тигезлеге игълан ителгән дәвердә гарәпләр арасында гарәп милләтчелеге фикере үскән була. Хәтта кайбер чит дәүләтләрнең аҗаннары васитәсе берлә Төркиядән аерылып, бер гарәп мәмләкәте кору фикере йөри башлаган була. Кәнеҗ төрекләр шул мәсьәләне чынлап тәдкыйк итеп хәл итәргә вакытлары юкка, гарәп-төрек мөнәсәбәте һичбер рәвештә хәл ителмәгән хәлдә кала, шул әхваль эчендә Дөнья сугышы башлана. Төркия хөкүмәте, бу сугышка үзенең даими дошманнары булып килгән Русия берлә Ингелтерәнең бер тарафтан катышуыннан куркып, рухан үзене аларга мохалиф сафта кеби хис итә. Хосусән күптән түгел генә Балкан сугышында дошманнарына ярдәм иткән Русияне көчле Алмания берлә сугышта күрү төрек ирләрендә зур өмидләр уята, интикам хисене җанландыра. Алар мөхарәбәгә Алмания тарафыннан катышырга булалар. Бу карардан мәрхүм Әнвәр пашаның7 шәхсән дә зур роле була. Мөхарәбәне игълан итүдән элек, төрекләргә ике тараф берлә дә сатулашырга киң имкян булса да, Төркиягә файдалы форсатта сугышны игълан итүдә үз ихтыярларында булса да, алар, кызулашып, хәзерләнеп бетмәенчә, алманнар берлә дә катгый могаһәдәләр белә багланмаенча, Дөнья сугышына керешәләр8. Эчләрендәге гарәп-төрек мөнәсәбәте һичбер төрле хәл ителмәенчә тора. Андый мәсьәлә юк кеби итеп, гарәп илләренә кызу канлы Җәмал пашаны9 баш командан тәгаен итеп, ике тарафтагы ике зур көчкә – Русия вә Ингелтерәгә бердән һөҗүм башлыйлар, Суэш каналыны кичеп, Мисырга керергә гаскәр итәләр, Кавказка кереп, Кавказ мөселман илләрен күтәрергә һөҗүм көче хәзерлиләр. Боларның икесе ике вакытта булса, бер-беренә зур көч сарыф ителеп эшләнгән булса, бәлки, төрек гаскәре берсендә муаффәкъ булыр иде. Йә буны алып, гарәп ислам дөньясына кереп, халифәт байрагы астына бик күп көч туплап, Африкада дошманнарына зур йодрык иңдерә белер иде яисә, Кавказга чыгып, андагы ун миллион төрек халкыны аякка калдырып, Төркестанга, Идел буена ташланып, Русиянең утыз миллион төркиене төрек байрагы астына туплап, Русияне пыран-заран китерә белер иде.

Төркия хөкүмәтенең кылган эшендә ике тарафта да көч җитмәенчә калды, ике һөҗүм дә кырылды вә Төркиянең гарәпләр арасындагы хөрмәтене киметте. Ике зур дошманга да кәнеҗ төрекләрнең киләчәктәге сәясәт юлларыны бердән ачты. Русия, эчендәге төрек-татарларны кысу, Кавказдагы төрек чигендәге төрекләрне, аҗарларны катле гамь итү берлә канәгатьләнсә дә, Ингелетерә, Мисыр вә Африка колонияләренә киләчәк тәһлекәне ачык күреп, икенче бер тәдбир алды ул төрекләрнең һөҗүмнәренә каршы үзе һөҗүмгә хәзерләнә башлады, гарәп милләтенең хокукыны саклаучы булып мәйданга чыкты. Төрек солтаннары хәлифә булганга, аларга каршы куяр өчен ислам дөньясындагы зур бер куәткә таянырга кирәк иде. Инглизләр, төрекләр тарафыннан (пәйгамбәр нәселеннән булуына хөрмәт йөзеннән) Мәккә, Мәдинә әтрафының хакиме иттереп йөртелә торган Мәккә шәрифе – әмир Хөсәенгә10 мөрәҗәгать иттеләр. Әмир Хөсәен дә, үзенең куйган шартлары кабул ителгәч, төрекләргә каршы баш күтәрүдә байракдар булырга разый булды. Буның угылларыннан әмир Габдулла, әмир Фәйсал, әмир Гали, солтан Габделхәмид заманасында Төркия мәктәпләрендә укыган егетләр булганга, Истанбулның бөтен югары табәкасыны таныйлар вә Төркиянең эчке эшләренә тәмамән вакыф итәләр. Бу төрек шәкертләре дә аталары берлә бергә булырга разый булдылар, инглизләргә таянып, гыйсъян чыгардылар. Әмир Хөсәен 1916 елда үзен мөстәкыйль Хиҗаз короле итеп игълан итте, Төркия хөкүмәте тарафыннан күңелле гарәп гаскәренең команданы итеп билгеләнгән әмир Фәйсалны баш командан итеп тәгаен итте. Мәгълүм вакытта гарәпләр Мәккә-Мәдинә шәһәренә бердән һөҗүм иттеләр. Мәккәдәге төрек гаскәре шәһәрнең читендә булганга, әмир Хөсәен Мәккәне забыт итә алды. Төрек гаскәре, бик күп зарар күреп, Мәдинәдән чыгарга мәҗбүр булды. Төрекләрнең гаскәри көчләре әле бик зур булганга, бу баш күтәрүне бик җиңеллек берлә бастыра алган булырлар иде, ләкин арага инглиз хөкүмәте карышты, Кызыл диңгездәге бөтен портларны инглиз флоты тотты. Икенче яктан, Ингелтерәдән килгән миллионлап акчалар берлә гарәп кабиләләре берсе артлы берсе әмир Хөсәен тарафына күчә башлады. Шул эшләрне идарә итәр өчен, инглиз гаскәре команданы Лоуренс (Lawrence)11 исемендәге бер инглизне әмир Фәйсал янына киңәшче иттереп күндерде.

Бу Лоуренс сугыштан элек өч-дүрт сәнә бербуйдан Фәлистыйн, Сүрия, Гыйракта инглизләрнең асаре гатика эзләүче бер комиссиясе берлә калган кеше була. Гарәпчәне бик һәйбәт белүгә башка, бу чакта шул йирләрнең шәһәрләрене генә түгел, бөтен авылларыны гизә, бөтен юлларның хәритәләрене үзе сыза, гарәпнең бик күп олуглары берлә таныш була, гарәпләрнең милли хәрәкәтләрене бөтен тәфсиләтенә кадәр белүче була. Лоуренс әмир Фәйсалның киңәшчесе вә аның берлә Мисырдагы инглиз комиссарыны баглаучы гына булып калмый, ул билфигыль гарәп гыйсъяныны идарәгә тотына, инглиз гаскәре киемене ташлап, гарәпнең габасыны кия, башына гарәпнең гакылыны кичерә, теле дә гарәп; бәлки, мөселманлык-фәләнлек тә иткәндер. Инглиздән аккан алтын берлә ул берсе артыннан берсе гарәп шәехләрене сатып ала. Гарәп әмирләрене акчага кыздырып, дәрәҗәгә сокландырып янына туплый. Ниһаять, гади, саф калебле гарәп халкының талаучанлык хисенә дә азык таба. Ул Хиҗаз юлы берлә Гарәбстанга килә торган төрек азык төрәннәрен (поездларын) таларга тотына. Төрәннәр тулы азык булганга, боларның һәммәсене ганимәт мал иттереп талаучыларга бирә. Бер кабиләнең талап чыгу хәбәре ишетелер-ишетелмәс, яңа кабилә килеп чыга, Лауренс аны да таларга алып китә. Аның берлә генә калмый, мөселманнар акчасы, төрек көче сарыф ителеп дөньяга тугдырылган, Гарәбстанны мәдәни дөнья берлә баглаган Хиҗаз тимер юлын ваттырырга тотына. (Юлны салганда утыз ике мең төрек эшчесе эсселектән, хасталыктан үлгән иде.)

Гарәпләрне тимер-томырга кыздырып, тимер юлны анда-монда боздыра. Мисырдан динамит китертеп, күперләрне күккә очырта, төрек гаскәренең су ала торган коесыны күмдерә. Гарәп халкының беркатлылары төрекнең ничә еллар буе зәхмәт чигеп ясаган күперенең бер минутта күккә очып китүен карап кызыгып торалар, аларга ул тамаша төсле генә күренә. Гарәпнең шәехләре, әмирләре, бу юл бозылгач, Гарәбстанның башка мәмләкәтләрендәге мөселманнар берлә мөнәсәбәте өзеләчәген аңламыйлармы, бу юлның ватылуы үзләренең халыкларына нигъмәтне агызып китерә торган елганың киселүе икәнен сизеп бетермиләрме – буңарга һичбер каршылык кылмыйлар. Лоуренс буның артыннан тимер юлдагы гаскәрләрен генә түгел, йөрүче халыкны, иленә кайтып китә торган төрекнең хатыны, бала-чагасыны талатырга башлый. Вагоннарга тулган төрек бала-чагасын үтерү, аларны әсир алып, гарәп сахрасында мәсхәрә итү гади хәлгә керә. Лоуренс боларны эшләткәндә, төрек халкы берлә гарәп халкы арасында үтә алмаслык очырым ясатыр өчен, киләчәктә бер-берсенә кул бирәчәк булсалар да, арадагы кан елгасы манигъ булсын өчен аңлап эшли. Ләкин гарәпнең мөнәүвәре,    аңлысы буңарга каршы һичбер хәрәкәт эшләми. (Әмир Габделкадыйр әл-Җәзаиринең угыллары гына бу эшкә каршы чыгалар.) Гарәп кабиләләрен котырту эше киңәя бара. Ниһаятъ, Лоуренс Фәлистыйнга, Сүриягә кадәр килеп чыга. Анда янына туплаган гарәп баскынчылары берлә кәрван юлларыннан төрек гаскәренең артына чыгып, анда да төрәнен талатырга, Хиҗаз юлыны боздырырга, гаскәр үтәчәк йирләрдәге коеларны җимертергә тотына. Акча алынуыннан эш калмый. Үзләренең утырган ботакларыны кисүче гарәпләр дә кирәге кадәр табылып тора, ниһаять, 1918 елның сентябрендә Фәлистыйндагы төрек гаскәре, алдан-арттан кысылып, Анатолига чигәргә мәҗбүр була. Лоуренс янына туплаган меңнәр-меңнәр гарәп баскынчысы берлә боларның юлларына посулар кора. Боларның үтәчәк юлларындагы күперләрне ваттыра. Бара торган төрәннәре астына динамитлар куеп патлата. «Төрекләрдән әсир алмаңыз, барысыны да үтереңез, бөтен нәрсәләрне алыңыз!» дип әмер бирә. Нәтиҗәдә меңнәр, ун меңнәр төрек гаскәре, төрек халкы үтерелә. Боларны талаучы гарәпләрдән дә берничә мең кеше сугышта һәлак була. Инглиз гаскәре Коддесне, Шамны забыт итә, Лоуренс Шамга падишаһлар кеби килеп керә. Аның артыннан да яшел байракны күтәреп, яшел автомобильгә утырып әмир Фәйсал да Шамга керә. Шамда гарәп хөкүмәте корыла12.

Бу вакытта Хиҗаз үзе дә аерым мөстәкыйль хөкүмәт хәлендә яшәп килә. Шәриф Хөсәен вә аның угыллары, бу гарәп илләрене берләштереп, бер гарәп падишаһлыгы ясарга, өмәвиләр пайтәхете Шамны баш шәһәр итеп, үзләре шул тәхеткә утырырга уйлыйлар. Ләкин бу илләр хакында инглизләр берлә фрацузлар арасында электән могаһәдә булганга, бу дәүләтләр гарәпләрнең бу теләгене кабул итмиләр. Инглизләр Мусылдагы нефть коеларыны күздә тотып, Багдадны бик зур зәхмәт берлә алган булганга, алар Гыйракны тәмамән гарәп мирасыннан чыгарып, үз милекләре итеп йөртәләр. Французлар Либанда, Сүриядә күптән пропаганда ясап күп акча түгеп килгәнгә, ул вилаятьләргә үзләренең милекләре кеби карыйлар. Сугыш вакытында Фәлистыйн яһүдиләргә вәгъдә ителгәнгә, ул да гарәп мирасына кертелми. Шамда корылган гарәп хөкүмәтене французлар танымый, әмир Фәйсалны һичбер игътибарга алмый. 1922 елда алар гаскәри куәт берлә әмир Фәйсалны Шамнан куып та чыгаралар. Гарәпләр арасында зур бер өмидсезлек башлана. Димәк, без балтага сап кына булдык, безнең һичбер хакымыз танылмады, танылмый, диләр, Либанда, Сүриядә фетнәләр чыга.

Гыйрак та инглиз идарәсене танымаска теләп аякка калка, гарәпләрнең кулында ялгыз ком диңгезе Хиҗаз гына кала.

Гарәп дөньясының бу алдануны күтәрә алмаганлыгыны белеп булырга кирәк, инглизләр әмир Фәйсалны Гыйракка король итеп тәгаен иттеләр. Шәриф Хөсәеннең углы Габдуллага Фәлистыйнның кечкенә бер кыйсемене «Шәрекъ әл-Иордан» исеме берлә аерып, аны шунда әмир итеп куялар. Сүрия Франциядә, Фәлистыйн инглиз вә яһүди кулында калды. Берләшкән гарәп дәүләте кору фикере суга төште. Солых ясалып өлгермәде, Шәриф Хөсәен элгәредән дә зуррак өмид берлә Гарәбстанга байлык ташучы йөзәр меңле хаҗиларны көтәргә тотынды. Ләкин, бер тарафтан, тимер юллар гарәп баскынчылары тарафыннан бозылган булганга, икенче яктан, ислам дөньясы Шәриф Хөсәеннең бу баш күтәрүене һичбер аңламаганга, кабул итмәгәнгә, Хиҗазга хаҗга килүче бик аз булды. Төркия җимерелгәнгә, хәзинәсеннән һәр елны бирелә торган акча да киселде. Гарәбстанда әнвагъ йирдәге Хиҗаз вакыфлары йирле хөкүмәтләрнең кулында калды. Шуның өчен дә Хиҗазның килере кимеп, халык бик күп зарар күрде. Әмиргә каршы гарәп кабиләләре арасында зур хәрәкәт китте. Ялган вәгъдә берлә безне алдатты, инде ач калдырып мәмләкәтне сатты, юлымызны бозды, дигән сүзләр ачыктан сөйләнә башлады. Икенче, өченче елларда да хаҗи килмәде, ачлык артты, ниһаять, 24 нче елда ваһһаби мәзһәбенең башы Ибн әл-Согуд баш күтәрде13. Аның хәрәкәтенә мәгънән бөтен ислам дөньясы, фәгыйлән бөтен Гарәбстан халкы кушылып, әмир Хөсәен Мәккәдән вә Гарәбстаннан куылды, мөстәкыйль Гарәбстан шәрифләрнең кулыннан ычкынды, Сүриядә французларга каршы башланган гарәп хәрәкәте дә бик каты рәвештә бастырылды, тупка тотылды. Фәлистыйнда яһүдиләргә каршы хәрәкәт тә бер нәтиҗә бирмәде. Шулай итеп, гарәп илләре бүленгән көенчә төрле Аурупа дәүләтләренең идарәсенә керде дә калды. Гарәп халкының төрекләр заманасында мөселман сыйфаты берлә файдаланган хокукы бетерелде. Гарәп шәехләренең, әмирләренең, шәрифләренең пәйгамбәр нәселе сыйфаты берлә алып килгән сәдакалары, вакыфлары, хаҗиләрдән килгән файдалары бетте. Инглизләрнең ун миллион алтын мирасы сарыф ителеп, гарәп көче берлә төрекләр куылып чыгарылган булса да, бундан гарәпкә һичбер өлеш чыкмады. Ялгыз Гыйрактагы әмир Фәйсал урынында кала белде, мәмләкәт төрек вакытында хәзерлекле бер вилаять булганга, төрек мәктәпләрендә укыган гарәп кәнҗлеге, гарәп гаскәре мәйданда күп булганга, вак мәмләкәт төсене алды. Әмир Фәйсал элгәреге хаталарын хисапка алып булырга кирәк, төрекләр берлә якынлашу юлына керде, яки Төркия берлә дустлык могаһәдәсе ясады вә Гыйракны ислях итәргә тотынды. Үзе бөтен гарәп хәрәкәтенең байракдарлыгыны алыр өчен гарәп хәрәкәтенә кайда булса да кулыны сузды, гарәп дөньясында шактый зур хөрмәт казанды. Аурупада күрше мәмләкәтләрдәге гарәп зыялысына матдәтән вә мәгънән ярдәмдә булынды, Гыйракны колония хәлендә тотуга разый булмады, күрәсең, инглизләр аның истикълялене танып, дустлык могаһәдәсе ясап, гаскәрләрене чыгардылар. Ялгыз тайярә көчләрен генә калдырдылар вә Гыйракның Җәмгыяте әкъвамга кабул ителүен таләп иттеләр.

Шулай итеп, миллионнар-миллионнар мөселман каны түгелеп ясалган зур гыйсъяннан мөстәкыйль бер Гыйрак хөкүмәте туачак кеби булды. 19 сентябрьдә Җәмгыяте әкъвамга Гыйракның рәсмән кабул көне игълан ителде. Ләкин шул вәгъдәле көннән берничә ай гына элек Гыйрак йирендә калган ассурияләрнең калдыклары баш күтәрделәр. Болар христиан динендә булганга вә төрек идарәсе вакытында һәрбер гыйсъяннары өчен читтәге христиан дәүләтләргә сыгынырга өйрәнгәнгә, бу юлы да шул юлга керделәр. Әмир Фәйсал ул вакытларда Аурупада иде. Ассурияләрнең бу эшене берәр төрле сәяси уен дип уйлап булырга кирәк, тайярә берлә Гыйракка дүнде вә Ассурия эшендә каты куллык берлә хәрәкәт итеп фетнәне бастырды. Аурупаның христиан матбугатында бу гыйсъян вә аның бастырылуы шактый дидаи-куди уятты. Гыйракка каршы шактый күп сүзләр язылды. Аның Җәмгыяте әкъвамы алынырга вакыт җитмәве сөйләнелде, язылды. Әмир Фәйсалның Аурупага китүе дарулану өчен булганга, ул бу туктатырга мәҗбүр булган дарулануыны тәмамлар өчен сентябрь башында тагын тайярә берлә Аурупага очты. 19 сентябрьдә Җәмгыяте әкъвамга Гыйракны кабул итү мәрәсимендә биззат булыныр өчен булса кирәк, Әмир Фәйсал бу юлы Исвичрә килде, берничә көн кичмәде (Җәмгыяте әкъвамның ачылуына ике атна кадәр генә калган иде), әмир Фәйсал Берн шәһәрендә бердән бергә вафат итте. Үзенең шулкадәр канлы юллардан үткәреп, үстереп китергән бердәнбер гарәп иленең истикъляле чын мәгънәсе берлә танылу бәйрәмендә булынырга аңар тәкъдир имкян бирмәде. Шулай итеп, Дөнья сугышы вакытында башланып, миллионлап ислам каны түгелү бәһасенә мал булган, ислам тарихында иң ямьсез бер сәхифә капанды. Аның байракдары әмир Фәйсал, ителгән корбаннарга каршы гарәпләр өчен билфигыль күздә күренерлек бернәрсәнең дә юклыгыны күреп, ибдаән күзене йомды. Гарәп берлеге байрагы да, билфигыль, бернәрсәне дә кулда итә алмыйча, байракдарсыз, салланып калды. Шул авыр тарихи мәсьүлиятене, ислам хәлифәтене биззат коручылык мәсьүлиятене күтәреп, бу эшләрне пәйгамбәр баласы сыйфаты берлә эшләүче әмир Фәйсал, бөек бабасы Җәнабе пәйгамбәргә хисап бирергә китте. Ватык-кырык, башбаштаклы гарәп илләре өстендә уйнаган уенының җимешләрен күзе берлә күрүче, үзенең исламияткә иңдердеге зәрбәсе берлә мәгърур Лауренс шайтан каһкаһәләр берлә әмир Фәйсалны соңгы ятагына озатты. Ислам тарихының канлы бер сәхифәсе капанды.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ислам тарихының канлы бер сәхифәсе капанды. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 11 һәм 12 нче (ноябрь һәм декабрь) саннарында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Әмир Фәйсал – 1920 елда Сирия, 1921–1933 елларда Гыйрак идарәчесе (малигы); 1883–1933 елларда яшәгән.

2 солтан Габделхәмид – Госманлы империясенең 1876–1909 еллардагы солтаны; 1842–1918 елларда яшәгән.

3 Хәрәмаен шәрифнең сакчысы – Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре башлыгы (идарәчесе) турында сүз бара.

4 Солтан Габделхәмид идарәне иттихаде тәрәкъкыйчыларга бирергә мәҗбүр булган… – 1908 елда Госманлы дәүләтендә яшь төрекчеләр ясаган революция турында сүз бара.

5 гарәп Мөхәммәд Шәүкәт паша – Төркиядә 1908–1909 еллар вакыйгалары вакытында солтан Габделхәмид тәхеттән төшерелгәч, Шәүкәт паша (1855–1912; Багдадта белем алган) хәрби министр була, бераздан бөек вәзир һәм генераллисимус булып билгеләнә. 1912 елда үтерелә.

6 …Балкан дәүләтләре Төркиягә каршы бер саф булып сугыш башлыйлар. – Балкан дәүләтләре (Болгария, Сербия, Греция, Черногория) белән Төркия арасындагы Беренче Балкан сугышы 1912 елның 9 октябреннән 1913 елның маена кадәр бара. 1913 елгы Лондон килешүе нәтиҗәсендә Төркия үзенең Европадагы бөтен биләмәләрен диярлек югалта.

7 Әнвәр паша – яшь төрекләр җитәкчеләреннән берсе (1881–1922 елларда яшәгән); 1918 елда Төркиядән кача, бераздан басмачыларга кушыла, Кызыл Армия сугышчылары белән бәрелештә үтерелә.

8 …Дөнья сугышына керешәләр. – Төркия, 1914 елның 11 ноябрендә Англиягә һәм Франциягә каршы сугыш игълан итеп, Беренче бөтендөнья сугышына катнашып китә.

9 Җәмал паша – 1872–1922 елларда яшәгән төрек хәрби һәм сәяси эшлеклесе, баш командан.

10 …Мәккә шәрифе – әмир Хөсәенгә… – инглизләр ярдәме белән бәйсез гарәб дәүләте төзү максатын тотып, Мәккәнең дини башлыгы Хөсәен ибн Али (1885–1931), 1916 елда госманлы төрекләре хакимлегенә каршы баш күтәрә.

11 Лоуренс (lawrence) – Томас Эдвард Лоуренс (Лоуренс Аравийский, 1888–1935), Англия разведчигы, полковник, тәрҗемәче.

12 әмир Фәйсал да Шамга керә. Шамда гарәп хөкүмәте корыла. – Фәйсал ибн Хөсәен җитәкләгән гарәп гаскәрләре 1918 елда Дамаскны госманлы төрекләре хакимлегеннән азат итәләр. Шәһәр бөтен Сүриянең мөстәкыйль хөкүмәте резиденциясе итеп игълан ителә. Соңрак Фәйсал Сүриянең короле булып китә.

13 Ниһаять, 24 нче елда ваһһаби мәзһәбенең башы Ибн әл-Согуд баш күтәрде. – 1924 елда ул Хиҗазны яулап алу эшенә керешә, бераздан Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрен кулга төшерә, берничә елдан исә бөтен Гарәбстан ярымутравы аның идарәсенә күчә.

 

Хәрәмаен – Мәккә-Мәдинә шәһәрләре.

Мәсарифе – тотылган акчасы, чыгымы.

Темаш итми – аралашмый.

Мөхарәбә – сугыш.

Сабит булды – ачык күренде, ныгыды.

Билгакес – киресенчә.

Тәбәгаләре – гражданнары.

Тәүкыйфатлар – кулга алулар.

Иттихаде – фикер берәмлеге.

Сөлялә – кавем.

Нәзарәт бирүне – министрлык постын бирүне.

Юксәк мәүкыйгләренә – югары урыннарга.

Хариҗия назыйры – тышкы эшләр министры.

Мәхдүме булып – хезмәтен билгеләүче булып.

Һәдияләр – бүләкләр.

Имтиязлар – мактау кәгазьләре.

Гозел ителә – урыныннан төшерелә.

Манигъсыз – тоткарлыксыз, каршылыксыз.

Гаиб иткәннең – югалтканның.

Аҗаннары васитәсе – агентлары ярдәме.

Тәдкыйк итеп – аныклап, тикшереп.

Мохалиф – каршы.

Интикам – үч алу, ачу кайтару.

Мөхарәбәгә – сугышка.

Могаһәдәләр – килешүләр.

Муаффәкъ булыр – уңышка ирешер.

Катле гамь итү – юк итү, һәлак итү, үтерү.

Тәһлекәне – һәлакәтне, куркынычны.

Тәдбир алды – чараны сайлады.

Табәкасыны – дәрәҗәсен.

Вакыф итәләр – кыенлаштыралар.

Забыт итә – буйсындыра.

Асаре гатика – борынгы әсәрләр (истәлекләр).

Билфигыль – чынлыкта.

Габасыны – йоннан эшләнгән өске киемен.

Ганимәт – трофей.

Очырым – тирән упкын.

Мөнәүвәре – зыялысы.

Могаһәдә – килешү.

Әнвагъ – төрле.

Тайярә – һава көчләре (самолётлар).

Дидаи-куди – борчу.

Биззат – үзе.

Исвичрә – Швейцария.

Мәсьүлиятене – җаваплылыкны.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 447-455.

Җавап калдыру