Үткән елны Корбан бәйрәме уңгае берлә Идел-Урал истикъляль комитетының СССРда мөселманлыкны кысу хакында протест кампаниясе ясаганы хәтердәдер. Бу кампанияне элек без иске Русиянең мөселман өлкәләренең уртак бер эше итеп куярга теләгән идек. Шуның өчен мөһаҗирлектәге мөселман комитетларына бергә-бергә эшне алып барыр өчен мөрәҗәгать иткән идек. Бергәләп хаҗ шәриф вакытында Мәккәгә бер һәйәт күндәреп, ислам дөньясына СССРдагы мөселманнарның хәлләрен аңлату хакында пропаганда планын тәкъдим иткән идек. Ләкин соң минутта кайбер азәри мөселманнарының арадан чыгулары безнең корган сафымызны җимергәнгә, без, Идел-Урал истикъляль комитеты, үз башымызга гына эшкә башлаган, үз көчемез берлә генә кампанияне алып барган идек. Матди көчемез үлчәүле булганга, билгеле, без хаҗ вакытында Мәккәгә бер һәйәт күндәрү, ислам дөньясында аңлату өчен аерым кешеләр җибәрү эшен булдыра алмаган идек. Үз көчемез берлә генә Аурупада гына эшләп, мөселман мәмләкәтләре берлә пропагандамызны почта вә телеграм юлы берлә генә эшләргә мәҗбүр булган идек. Безнең бу хәрәкәтемездән нинди нәтиҗәләр килеп чыкканы Аурупа матбугатыны укып, милли матбугатымызны карап барган кешеләргә билгеледер. Моның иң күзгә ташланган нәтиҗәсе Аурупа матбугатында шул хакта күтәрелгән зур хәрәкәт булды. Христиан дөньясының дини оешмаларының, папа хәзрәтләренең, Англо-саксон чиркәве баш архиепискобы Кәнтербүре хәзрәтләренең, Аурупадагы бик күп дәүләтләрнең рәисе җөмһүрләренең безнең кайгымызга катнашып, мәгънәви ярдәмгә сүз бирүләре булды. Шулай итеп, СССРда мөселманлыкны кысу, бәйнәлмиләл бер мәсьәлә хәленә килеп, большевикларның куллары кыскаруга сәбәп булды. Мөселманлыкка каршы җәбер-золымын киметергә мәҗбүр булды. Шуның нәтиҗәсендә Идел буенда шактый күп ябылган мәсҗедләр яңадан ачылды, сөрелгән муллалар, мөәзиннәрнең аз бер бүлеге булса да мәхәлләләренә кайтарылды. Ләкин моңарга башка да безнең протестымызның зур нәтиҗәләре булган икән. Бу хактагы белемне без үземезнең Гарәбстандагы хәбәрчемезнең хатларыннан өйрәндек. Шуны менә хәзер укучыларымызга аңлатып үтмәкче буламыз. Менә безнең хәбәрчемез үзенең гарәпчә язган хатында ниләр сөйли: «Мөбарәк хаҗ вакытында сезнең Идел-Урал истикъляль комитетының большевикларның ислам диненә каршы иткән золымнарына протест хитапнамәсе таратылды. Бу хәбәр мондагы дини тойгы берлә тулган бөтен дөнья мөселманнарына бик каты тәэсир итте. Иске Русиядәге җәберләнгән диндәшләремезнең котылуы өчен һәммәмез дә Кәгъбәтуллада дога кылдык. Хәрәмәен шәрифиннең сакчысы Мәлик ибн әл-Согуд хәзрәтләреннән Русиядәге мөселманнарны яклавы (химая итүе) хакында үтенергә булдык. Без шул эшләрне уйлап ятканда, Мәккәи-мөкәррәмәнең урамында кызыл байраклы бер автомобиль килеп чыкты. Кызыл байракка урак берлә чүкеч галәмәте куелган иде. Автомобиль урамнардан үткәндә, каршысында кеше булса да, булмаса да, бер буйдан сыбызгысын сызгырта, кирәкле-кирәкмәс урамнардан акыртынлап йөри иде. Ачык автомобиль эченә ихрамнан бер урта яшьле кеше – бер ак сакаллы әфәнде утырган иде. Болар кемнәр, дигәнгә, урамдагы әллә нинди гарәпләр: «Боларның яше – Совет Русиясенең Гарәбстандагы илчесе Нәзир әфәнде Түрәколов1; янындагысы – аның дәлиле, Русиянең элекке казыйларыннан Габдерәшид әфәнде Ибраһим2», – диделәр. Моннан соң бу автомобиль бөтен хаҗ йирләрендә дә булды. Үзенә дикъкать иттерер өчен һәрвакыт сыбызгысын кычкыртып торды. Илче Нәзир Түрәколов Хәҗәр әл-сәвуд тәвафында да, Мина тавында да, корбан чалуда да үзенең дәлиле берлә бергә булды. Бөтен хаҗилар бергә-бергә хаҗ кылды, гыйбадәт итте. Ахырдан Мәдинәи-мөнәвәрәгә шул кызыл байраклы автомобиль дә килеп, Вәзаи мотаһһәрәтне3 зиярәт итте. Дәлиле Габдерәшид Ибраһимов әфәнденең сүзенә караганда, большевик илчесе хаҗның бөтен фарызларыны, рәкенләрене, сөннәтләрене тәмамән тутырды. Шул ук илче Нәзир әфәнде Түрәколов, Һиндстан мөселманнарына каршы инглизләрнең, Җәва мөселманнарына каршы Голландиянең, Җәзаир вә Тунис мөселманнарына каршы французларның сәясәтләреннән бер дә разый түгеллекләрен белдереп, шул халыкларның хаҗилары берлә күреште, аларның дини эшләренә ярдәм өчен акчалар бирде. Совет хөкүмәтенең бу чит дәүләтләр кулында яши торган мөселманнарны азат итәргә тырышуын сөйләде. Сезнең хитабнамәдә язылган мөселманнарны Русиядә җәберләү хакында сорадык. Илче, көлеп: «Алар бары да ялганнар. Ул инглиз-француз хөкүмәтләре тарафыннан чыгарылган кәгазь генә»,– дип җавап бирде. Дәлилләрдән берсе: «Тәкъсир, сугыштан элек хаҗ мөбарәккә һәр елны Русиядән ун мең хаҗи килә иде. Сезнең мәмләкәттә әмин вә аман булса, бу хаҗилар ник кимиләр?» – диде. Илче: «Истанбул, Чанак кальга бугазлары элек Төркиянең кулында иде. Безнең Русиядән чыккан хаҗилар Кара диңгез аша теләгән кадәр хаҗга килә алалар иде. Хәзер бу бугазлар инглиз вә французларның кулында*, алар безнең хаҗи тутырган пароходларымызны чыгармыйлар. Шуның өчен безнең хаҗилар мәхрүм булып, кире борылып өйләренә кайталар. Бөтен дөнья мөселманнары шул инглиз, французның егылуына, дине исламның алга китүе өчен тырыша торган Совет хөкүмәте берлә бергә булырга тиештер», – диде. Совет илчесенең хаҗ кылуы, хаҗи булып йөрүе, үзенең ихрамлы көенчә изге йирләрдә сөйләгән сүзләре төрле илләрдән килгән беркатлы хаҗиларга зур тәэсир итте. Бигрәк тә аның һәрбер эшкә кулы ачык булуы ярлылыкка йөдәгән йирле гарәп мөселманнарының исен китәрде. Шул дәрәҗәдә Идел-Урал истикъляль комитетының хитабнамәсенең тәэсире азалды. Совет илчесе шул хитабнамәнең таратылмавы хакында Малик ибн әс-Согудның вәзирләре берлән дә күп сөйләшкән вә алардан да Совет вә Гарәбстан дустлыгы хәтере өчен шул хитабнамәне тараттырмауны үтенгән, диделәр». Гарәбстан хәбәрчемезнең хаты шуның берлә тәмам була.
Бу хәбәрне без шактый күптән алган булсак та, хәбәр бик гаҗәп тоелганга, ялгыш түгелме икән дип тикшердек. Сербстан, Румания, Болгариядән бу ел хаҗга барган хаҗилардан вакыйганы сораштырдык. Өч-дүрт йирдән алган җавапларымыз безнең хәбәрчемезнең язуларын дөрест чыгарды вә ныклады. Русиянең эчендә мөселманлыкка каршы большевикларның нинди каты кылануларын белеп торганга, соңгы айларда гына «Мулла иле» дигән бер авылда бисмилла берлә башлаганы өчен бер абыстайның каючы кооперативындагы урыныннан куылганы, Тәтеш кантонында Һаҗәр дигән бер укытучының хезмәтчегә «Ишекне бисмилла әйтеп яп, пәри керә дә, төн буе саташып чыгам» дигәне өчен комсомоллыктан чыгарылып, урыныннан куылганын «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә укып торганда, 1919 елдан бирле коммунист партиясендә булган Нәзир Түрәколовның хаҗ кылып йөрүен большевик хөкүмәтенең вә коммунист партиясенең ничек каршы алачагы бик кызык иде. Без хәбәрне тикшерү, белешү өчен Совет Русиясендәге үзебезнең дустларыбызга язып сораштык. Аннан хәбәр язу, каршылык алу бик авыр булганга, озын сөрде. Инде аннан да хәбәрләр килде. Менә алар ни диләр: «Март аенда Мәскәүнең ГПУсы мөһаҗирлектәге бөтен мөселман комитетларының Совет Русиясендә мөселманлыкка каршы ителгән золымга каршы протестка хәзерләнү хәбәрен һәм дә хаҗ вакытында Хәрәмәен шәрифингә аерым бер һәйәт җибәрергә йөрүләре хәбәрен алган. Христиан дөньясының протесты большевикларның Аурупадан бурычка акча алу сәясәтләренә бик зур зарар иткәнгә, мөһаҗир мөселман комитетларының протестлары ислам дөньясында большевикларның кадер вә хөрмәтләрен бик төшерәчәк булганга, шуңарга каршы бер чара алу хакында ГПУ Наркоминделгә сораган. Наркоминдел үзендә дә ГПУның алган хәбәрен дөрестли торган кәгазьләр булганга, Наркоминдел ГПУ берлә берлектә бер комиссия ясап, шуңарга каршы нинди тәдбир алу хакында проектлар хәзерләгән. Элгәре Русиядә голяма булып йөргән сатлык кешеләрдән бер һәйәт җибәрергә вә шулар аркылы Совет илләрендә мөселманлыкка иркенчелек икәнлеген сөйләтергә уйланылса да, Диния нәзарәтенең мондый ялган һәйәт төзүгә каршы килүе игътибарга алынып, җибәрелгән кешеләрнең дә анда барып җиткәч теге якка чыгулары исәптә тотылып, ул фикер ташланылган. Ахырдан ГПУ үзенең гарәп илләре өчен «резиденты» вә партия әгъзасы булган, Совет хөкүмәтенең Гарәбстан илчесе Нәзир Түрәколовка үзенең аты мөселман булудан файдаланып хаҗга барырга, тел берлә, эш берлә Советлар файдасына пропаганда ясарга вә, мөмкин булса, шул яктагы төрле йирдән килгән сатлык кешеләрдән бер коммунист мөселман һәйәте төзергә кушуны тәкъдим иткән. Бу эшне үзләре генә бетерә алмаганга, март башындагы Политбюроның бер утырышына кертелгән. Анда да кайбер кешеләр, 19 нчы елдан бирле коммунист партиясенең әгъзасы булып йөргән, күптән мөселманлык берлә бөтен элемтәсен кискән, ходасызлар җәмгыятенең әгъзасы, партияле бер иптәшемезгә коммунистлыкка капма-каршы килә торган хаҗ кылырга, динле бер фанатик мөселман булып уйнарга, хаҗи булып йөрергә ничек кушамыз, дигәннәр. Ләкин ахырдан Сталин: «Партия әгъзасы партиянең файдасы өчен мөселман да, христиан да, яһүди дә булып уйный ала. Болар барысы да анда җыелган ахмак мөселман фанатикларын алдар өчен генә. Нәзир Түрәколовка партия исеменнән шул уенны бөтен вакларына кадәр тутырып эшләргә боерык бирәмез», – дигән. Аның бу сүзе кабул ителеп, Түрәколовка хаҗи булып уйнар өчен боерык бирелгән. Аның кирәге-ярагы өчен ГПУ кассасыннан зур сумма акча билгеләнгән, диделәр. Димәк, Нәзир Түрәколовның үткән елны Хәрәмәин-шәрифинне зиярәт итеп, хаҗ кылып йөрүләре «дин – бер әфьюн»дер дип игълан иткән коммунист партиясенең үзенең кушуы берлә эшләнгән. Инде эшнең өченче ягына таба бер борылып карыйк: соң, бу үзе коммунист, үзе хаҗи булып мөселманлык берлә уйный торган Нәзир Түрәколов дигән адәм кем?! Бу кеше Фәрганә вилаятенең бер кыргыз* баласы!.. Анасы-атасы мөселман булганнар. Революциягә кадәр Мәскәүдә Югары сату мәктәбендә укыды. Революциядән соң большевик партиясенә язылып, коммунист булып хезмәт итә башлады. 20–21 нче елларда Төркестан Совет хөкүмәтендә баш нарком булып, мәгариф комиссары булып, Төркестан компартиясенең башы булып, Төркестан Югары мәхкәмәсендә прокурор булып хезмәт итте. Төркестан истикъляльче вә басмачы хәрәкәте берлә бик каты тартышты. Озын еллардан бирле үзендә һичбер төрле милли тайпылыш юклыгын Мәскәүгә ышандырып, 29 нчы елда** Гарәбстанга Совет илчесе булып билгеләнде. ГПУның «резиденты» итеп куелды. Менә шул кеше, 1930 елның май аенда хаҗ кылып, коммунистлардан беренче хаҗи да булды. Менә бу коммунист хаҗи әле бүген дә шул ук Гарәбстанда Советларның илчесе булып торадыр. Бисмилла әйтеп ишегене япкан өчен Һаҗәр дигән укытучы урыныннан куылып ач калдырган хәлдә, Нәзир Түрәколов коммунистлык берлә һичбер төрле оеша алмый торган мөселманнарның да диндә иң ныклары гына эшли торган хаҗны кылуы һичбер җәзасыз калдырылды. Советлар эчендә иң зур җинаятьтән саналган дини гыйбадәтләрне чит илләрдә үзләренең партия әгъзаларына, үзләренең илчеләренә партия исеменнән боерык биреп эшләтүне ничек итеп аңларга кирәк? […] Мөселманлык байларны яклап, эшчеләрне талар өчен чыгарылган алдаудыр, дип, еллар буе сөйләп йөргән вә шуның өчен Төркестанда ничә йөзләрчә бабаларымыздан калган тарихи мәсҗедләрне яптырган, тарихи мәдрәсәләремезне Мәскәүнең кызыл русы кышлагына әверелдергән Түрәколовның бүген Хәҗәр әл-сәвуд янында «Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр» дип тәваф итүен, Мина тавында яланбаш көенчә «Бисмилла, Аллаһы әкбәр» дип корбан чалуларын ни дип аңларга кирәк?
Большевик үзәгенең ислам дөньясының изге урыннарын үзенең сәясәте өчен шундый мөртәт түрәләреннән пычратуларын ни дип тәфсир итәргә кирәк?.. Моның кыска мәгънәсе: икейөзлелек, ялганчылык! Ләкин андагы мөселман гарәп түрәләренең шул эшкә бармак аша караулары, шул чукынчык Нәзир Түрәколовка, бөтен гомере буе мөселманлыкны капитал итеп, шуннан тамагын туйдырып торган Рәшид казый Ибраһимовның дәлил булып, җитәкче булып йөрүе – кешелек ягыннан да, мөселманлык ягыннан да мәсхәрәлектер. Милләтенә, диненә каршы хөрмәтсезлектер. Болар барысы да – эшнең начар якларыдыр. Ләкин моннан чыга торган икенче бернәрсә дә бар. Ул да – большевикларның безнең протестларымыздан куркулары, аның тәэсирене киметү өчен үзләренең илчеләрен хаҗи иттерү дәрәҗәсенә кадәр чиктән тыш тәдбирләр алырга мәҗбүр булуларыдыр. Бу – безнең Идел-Урал истикъляль комитетының 1930 елны протест кампаниясе ачканда никадәр туры юл алганын күрсәтә торган вә безнең шул протестымыз берлә большевик ялганчыларының иң нечкә тамырларыннан тотканлыгымызны белдерә торган тарихи бер шаһиттыр. Әгәр бу бөтен Русия мөселманнарына уртак булган дини золымга каршы мөһаҗирлектәге бөтен мөселман комитетлары көчне бергә җыеп хәрәкәт иткән булса идек, моның тәэсире, шөбһәсез, тагы зуррак булачак иде. Шөбһәсез, большевикларны тагы авыр хәлләргә төшереп, аларның ислам дөньясындагы абруйларының түгелүенә тагы зуррак сәбәп булачак иде. Ләкин моның гаебе, кимчелеге бездә түгел, безнең белән шул милли, дини юлны тартышмаучылардадыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Коммунист хаҗи. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 2 нче (1 февраль) санында («Сәяси вә иҗтимагый бүлек» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Нәзир әфәнде Түрәколов – Совет партия һәм дәүләт эшлеклесе Нәзир Түрәколов (казакъ 1892–1937), 1928 елда Хиҗаз һәм Нәҗед корольлегенә диполоматик агент һәм генераль консул итеп җибәрелә, 1930 елдан илче вазифасын үти. Репрессия корбаны.
2 Габдерәшид әфәнде Ибраһим – дин һәм җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, публицист Габдерәшид Ибраһимов (Рәшид казый, 1857–1944), 1921 елдан эмиграциядә.
3 Вәзаи мотаһһәрәт – Мәдинә шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәр күмелгән урын.
Кәнтербүре – Кентерберийский.
Хәрәмәен шәрифиннең – Мәккә-Мәдинә шәһәрләренең.
Ихрамнан – хаҗилар киеменнән (япмасыннан).
Дәлиле – юл күрсәтүчесе.
Хәҗәр әл-сәвуд тәвафында – караташ (Кәгъбәне) тирәли әйләнеп йөрүдә.
*Илченең бу сүзе ялгандыр. Бугазлар хәзер бөтен пароходлар өчен ачыктыр. Үзләре һаман төрек кулындадыр. – Г. Исхакый искәр.
Азалды – кимеде, азайды.
Наркоминделгә – чит илләр эшләре халык комиссарыннан.
* Дөресе: казакъ.
**29 нчы елда – илче вазифасына 1930 елда билгеләнә. – Г. Исхакый искәр.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 194-199.