КОРЫЛТАЙДАН СОҢ

Ерак Шәрекъта яшәүче Идел-Урал төрек-татарының корылтае тәмам булганга инде шактый вакыт үтте. Аның калдырган эшләрен, аның кабул иткән карарларын тормышка татбикъ ягыннан санарлык вакыт әле җитәрлек булмаса да, кош бакышыннан аның калдырган мирасының кыйммәтен тәгъйин итәргә, уйларга, корылтайдагы эшләрне иҗекләргә инде җитәрлек вакыт кичте. Корылтайда эш күплектән килгән гасабилык, вакыт тарлыктан килгән ашыгучылык урынын инде эшлекле, төшенчәле тырышчанлык тотарга сәгать сукты. Шул эшлеклелек ягыннан караганда корылтайның мирасларында нәрсәләр табабыз. Ун көн бербуйдан кырык кешенең уйлаганы, эшләгәне, эзләгәне өстән генә караганда да, әлбәттә, аз булырга ярамый. Корылтайның мөзакәрәгә куйган мәсьәләләренең күплеген, дүрт мәмләкәткә таралган халкыбызның тормышының бик төрле-төрле булуыннан килеп чыккан чуарлыгын күз уңына китерсәк, бу мирасның никадәр күп, мондагы кыйммәтләрнең никадәрле төрле аршыннар, төрле бизмәннәр берлә үлчәнгәнлегенә шаһид булабыз вә, боларны бер үлчәүгә китереп, боларга бәһа тәгъйин итүдә, әлбәттә, шактый авырлык чигәбез, чигәчәкбез. Бу эштә хатага батмас өчен, аның әүвәл корылтайның ни рәвештә җыелуын күздән үткәрү ляземдер. Ерак Шәрекъ корылтае монда яшәүче милләттәшләребезнең үз милли-дини эшләрен эшләр өчен үзләренең теләкләре, үзләренең тырышлыклары берлә эшләнгән, чын мәгънәсендә милли халык корылтаедыр. Моның карарлары вә теләкләре дә халыкның үз тормышына кирәкле, үзенең милли-дини ихтыяҗларын тутырырлык карарлардыр, теләкләрдер. Ерак Шәрекъ корылтае бу тарафка туфан берлә ыргытылган милләттәшләребезнең мөһаҗирлек тормышларыннан чыккан милли кирәкләрен бер җепкә тезде, милләтнең күпчелегенең, милләт булып яшәргә теләүчесенең күңел омтылышын, җан теләген бер формаларга куйды. Аерым-аерым мәхәлләләрдә яшәүче милләттәшләребезнең уртак ихтыяҗларын табып, аларны вөҗүдкә чыгарырга юллар күрсәтте, милли маяклар тезде. Кыскасы гына, Ерак Шәрекъка таралган егерме-егерме биш меңлек Идел-Урал төрек-татарының үзлеген, үз байрагын сакларга теләвен гомумиләштерде, шуларны канунлаштырды. Шул теләкләрне низамнамәләр рәвешендә, карарлар төсендә гәүдәләндереп, кырык шәһәргә таралган, кырык төрле иҗтимагый шәраэт эчендә яшәгән таркау мөһаҗирлегебезгә милли төсен бирде вә аның милли барлыгын, милләтен сакларга омтылуын, яшәргә теләвен вә яшәргә хакы барлыгын дустына, дошманына күренерлек, хөрмәт итәрлек иттереп, тирә-юньгә вә бөтен Ерак Шәрекъка танытты. Бу милли вазифаны корылтай бик тулы көенчә үтәде вә моннан хәзер үк дустлар тарафыннан вә дошманнар ягыннан да корылтайның эшләгән эше, сәрмаясе (активы) итеп язылып өлгерде. Шул милли хәятка омтылышны дәвам-лы алып барыр өчен вә үзенең карарларын тормышка ашырыр өчен мәркәз башкарма сайлап калдырды. Вә аларның төрле-төрле бүлекләренә, ихтисасына күрә вазифалар йөкләп, кайсысына киңәш эшен, кайсысына башкару йөген бирде. Кайсысына малия бүлеген вә кайсысына гыйльми йөкләрне йөкләде. Ун көнлек эшнең нәтиҗәсендә корылтай үзенең таркау яшәгән милләттәшләренең матди-мәгънәви көчен берләштерергә зур һиммәт сарыф итте. Халкыбызның милли ихтыяҗлары бу тарафта әле бик күп булганга, унбиш еллык мөһаҗәрәт тормышында туплау рәвешендә милли төсендә бер эш тә эшләмәгәнгә, матди көчебезгә дә, мәгънәви көчебезгә дә ихтыяҗ бик зур. Монда безнең төрек-татар мөһаҗәрәтенә һичбер тарафтан матди ярдәм юклыгы игътибарга алынса, боларның һәммәсен үз көчебез берлә, үз акчабыз берлә эшләргә тиешбез. Русларга христиан дөньясы бик киң рәвештә ярдәм итте, ярдәм итә, төрле дәүләтләрнең «Кызыл Тәре» җәмгыятьләре балаларын укыта, киендерә, Җәмгыяте әкъвам аларга әллә никадәр матди ярдәмгә килә, төрле-төрле дөньяның сәяси фиркаләре аларның якын фиркаләренә кул сузды. Безнең мөһаҗәрәт монда да Аурупадагы кеби тәмам үз көченә, үз кулына гына карап калган, моңача да үзенең мәктәбен, мәсҗеден, үз маңгай тире берлә генә алып барган кеби, моннан соң да шулай гына алып барачак, шуның өчен дә корылтайның карарлары тәмамән хөр рәвештә, һичбер чит фирканең, һичбер агымның катнашыннан башка эшләде, һичбер яктан тәзйикъ күрмәде, вә монда юл күрсәтүче, кыйбла билгеләүче көч фәкать милләтнең үз омтылуы, үз теләге генә булды, үзенең хөр милләт булып, аерым бер милли тормыш берлә торучы, аерым бер өлкәнең мөстәкыйль углы икәнен вә шул бабаларыннан калган иленә хуҗа булырга хаклы икәнен ап-ачык сөйләде. Иленә кайтканда барачак юлдашлар, юлчыларын да күздән кичерде. Моны үзенең милли мәнфәгате ноктасыннан да кичереп, аларны дустка, дошманга аерды. Менә шул кыйбла билгеләү ап-ачык иттереп Идел-Урал өлкәсе варисы төрек-татар милләтенең баласы икәнен игъ-лан итүе Ерак Шәрекътагы рус империалистларының хушына китмәде, аларның кызылы, агы берләшеп һөҗүм итте. Руслыкның иң куәтле матди көче булган Ерак Шәрекъ Кытай тимер юлын сатып торганда, үзләренең илләренә кайтырга тагы бер мәртәбә килмәскә булып кайтырга, чемоданнарын төяп торганда да болар: «Ерак Шәрекъта бездән сорамаенча ничек сез корылтайлар ясыйсыз, ничек сез бездән сорамаенча үзегезнең исемегезне кычкырып сөйлисез, бездән рөхсәтсез сез ничек милли тормыш корырга телисез?» – дип, төрле-төрле комачаулыклар ясадылар, ясыйлар вә бертуктамаенча үзләренең сатлык гәзитәләрендә безнең милли намусыбызны мыскыл итә торган мәкаләләр яздылар, язалар. Болар үзләре берлә генә калмаенча, Ерак Шәрекъның хаким милләте японнарга да әллә никадәр вәсвәсә салдылар, әллә никадәр ялган журналлар биреп, безнең милләтчеләрнең эшләрен һәрбер йирдә уңайсызлыкка куйдылар вә безнең бер атналык эшебезне бер айга, айлык эшебезне елга сузарга сәбәп булдылар. Ләкин эшне туктата алмадылар, алмаячаклар. Яңадан-яңа мәшәкатьләр-зәхмәтләр чыгарсалар да, тагы бүгенге эшне иртәгә кичерүдән башка бернәрсәне кулда итә алмаячаклар, милли агымның баруын туктата алмаячаклар. Ул үз табигый юлыннан барачак, үсәчәк, зураячак. Корылтайның ка-рарлары, дини, милли берлек ясарга омтылуы мондагы үз арабыздан хаиннәрне дә куркытты. Аларның болганчык суда балык тотарга өйрәнгәннәрен «ач калабыз» дип тәмамән өркетте, үзләренә төрле ахмакларны табып алып, комачаулый торган бер агым ясарга керештеләр, русларның кызылыннан, агыннан этлек өйрәнеп, милли барышка аяк чалырга тырыштылар. Хосусән безнең халыкның милли милке булган җирләрдә (Токиода, Харбинда) болар шул милли милекне үзләренә савым сыер итәр өчен кылмаган рәзаләтләрен калдырмадылар, һичбер явызлыктан тартынмадылар. Совет Русиясендә «Алласызлар» җәмгыятенең бәйрәмнәребезне мыскыл итә торган1 ысулларын кулландылар. 1 мартта Токио Идел-Урал җәмгыяте мәктәбенә җомга ва-кытында ялланган хулиганнар җибәреп, җомгага килгән халыкны куркытып таратмакчы булдылар. «Без – полис», – дип, әллә нинди ялган кәгазьләргә кул куйдырмакчы булдылар. «Корбангалигә бармасагыз, мәктәбегезне җимерәбез, үзегезне кыйныйбыз», – дип куркытып маташтылар. Харбинда Корбан бәйрәмен руслардан мыскыл иттерү дәрәҗәсенә китерделәр. Харбинның мәсҗед бинасына, башларына «мулла» дип утырткан Мурзенко дигән, ирле мөселман хатыннарын русларга биреп йөрүче бер хулиганны (татар)2 саклар өчен мәсҗедкә әллә никадәр рус полисләре китерделәр вә, халыкның ихлас берлә кыла торган гаед намазын мәсхәрә итеп, мәсҗедне тәмәке төтене берлә тутырдылар. Харбин халыкның шул газиз бәйрәмен матәм көненә әверделәр. Ләкин болар берлә генә корылтайның эшләгән эшләрен каплап булачакмы? Бу рус, русчы хулиганнарның былчырак берлә генә безнең шулкадәр ихлас берлә тудырган эшебез былчыраначакмы? Юк! Болар аны белмиләр түгел, беләләр. Фәкать шул иксез-чиксез милли эш алдында, ерып чыга алмаслык күп милли мәшәкатьләр алдында, милли эшчеләрне комачаулар өчен, аларның халык өчен кирәкле сәгатьләрен юкка әрәм иттерер өчен эшләделәр, эшлиләр. Японнар арасында милли хәрәкәтебез төшсен өчен, милли берлегебез зәгыйфь күренсен өчен, бу эшләренә безнең милли-дини дошманнарыбыз – кызыл, ак, кара рустан матди-мәгънәви ярдәм алдылар, алалар. Ләкин моның берлә безнең милли кәрван үзенең йөрүен туктатачакмы? Корылтай тарафыннан сызылып калдырылган юл ап-ачык ярылып ятканда, милли кәрван бу һай-һойлар берлә генә юлдан адашачакмы? Юк! Бо-ларның бу милли хыянәтләре безнең халыкның милли байрагы янына ныграк туплануына гына сәбәп булачак. Милли сафның бер җан, бер тән кеби берләшүе берлә генә тәмам булачак. Беренче корылтайны Ерак Шәрекъ төрек-татары үзенең теләге, үзенең көче берлә генә ясады. Ул аның карарларын да үзенең көче берлә хәятка татбикъ итә беләчәк. Аны дошманнардан үз көче берлә генә саклый да алачактыр. Аның мөәссәсәләрендә үзенең матди-мәгънәви көче берлә яшәячәктер. Моның берлә тагын бер мәртәбә дустына, дошманына үз хәят хакын, үзенең тормыш кабилиятен исбат итә беләчәктер. Без – халкыбызның Мөдһиш Иван дәверендә дә, большевиклар дәверендә дә үзлеген саклап килүеннән алган иман берлә алга барабыз, бер Алланың ярдәме берлә, халкыбызның иманы берлә бертуктамаенча барачакбыз. Бөтен милли дошманнарыбыз хаиннәрнең аяк чалуларына, имансызлыкларына карамастан, илебезгә кадәр барачакбыз. Юлыбыз туры, теләгебез хак, халкыбыз иманлы, милләтебез көчледер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Татбикъ ягыннан – яраклылыгыннан.

Кош бакышыннан – кош карашыннан.

Ляземдер – кирәктер, тиештер.

Вөҗүдкә – тормышка, барлыкка.

Низамнамәләр – уставлар.

Шәраэт – шартлар.

Ихтисасына – белгечлегенә.

Тәзйикъ – җәберләү, кысу.

Кабилиятен – сәләтлелеген, булдыклылыгын.

            «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 5 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Совет Русиясендә «Алласызлар» җәмгыятенең бәйрәмнәребезне мыскыл итә торган… – «Алласызлар» җәмгыяте 1925 елда «Алласызлар» газетасының берләштерелгән активы нигезендә дөньяга килә, 1929 елның июнь аеннан «Сугышчан алласызлар союзы» исемен ала. Ул үз идеяләрен Совет хөкүмәте һәм коммунистлар партиясенең финанс ярдәме белән тормышка ашырырга омтыла, СССРда яшәүче төрле милләтләрнең туган телләрендә «Алласызлар» «Дингә каршы» («Антирелигиозник»), «Сугышчан атеизм», «Яшь алласызлар» кебек газета-журналлар чыгара, чынлыкта дини оешмаларга, дин әһелләренә, дини уку йортларына каршы көрәшә. Р.Нәбиев «Ислам и государство» китабында: «Союз безбожников превратился в бюрократический силовой орган, под его эгидой проводились безбожные пятилетки, организовывалось социалистическое соревнование в сферах пропаганды и насильственного внедрения атеизма. Первичные ячейки районные и республиканские советы СВБ (Союз воинствующих безбожников), подготовка кадров «воинствующих атеистов», издательская деятельность финансировались по линии государственных учреждений, а также профессиональных союзов под жестким контролем партийных органов. Однако атаки на религию почти 5-миллионной армии членов СВБ не давали желаемых результатов, тем более, что естественно-научная, пропагандистская деятельность Союза отходила на второй план», – дип яза. Сугышчан алласызлар союзының эшчәнлеге коммунистлар партиясенең бер-бер артлы чыгарылган карарлары белән дә ныгытылган. Мәсәлән, 1927–1928 елларда ВКП(б) Политбюросы утырышларында «Мөселман дини хәрәкәте белән көрәш турында» («О мерах борьбы с мусульманским религиозным движением») кебек мәсьәләләр каралган. 1929 елның 8 апрелендә РСФСРның Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы «Дини оешмалар турында» («О религиозных объединениях») карар кабул итә. Бу карар нигезендә, төрле сәбәпләр табып, мәчетләр ябыла, дини бәйрәмнәр үткәрү тыела, мулла һәм мөэзиннәр вазифаларыннан читләштерелә, кулга алулар һ.б. ысуллар белән халыкны меңьеллык дини-милли һәм мәдәни тормышыннан аерырга омтылыш ясала.

            2 …башларына «мулла» дип утырткан Мурзенко дигән, ирле мөселман хатыннарын русларга биреп йөрүче бер хулиганны (татар)… – бу шәхес хакында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Татарстан Милли архивында сакланган Г.Исхакый фондында (Р-2461 ф.) Харбин мулласы Мөнир Хәсбиулланың Г.Исхакыйга язган хатыннан күренгәнчә, Мурзенконың мәчеттә мөэзин вазифасын башкаруына һәм рус идарәче даирәләренә ялчы булып йөрүенә ишарә бар. Хаттан китерелгән өзек аша Мурзенко шәхесе укучыга тулысы белән ачылыр: «Мин мәхәлләнең сайланган рәсми имамы булдым. Гаедне мотлакан мин генә укырга тиешлемен, – дидем. – Моннан элек гаедкә балаларым йогышлы авыру булулары сәбәпле чыга алмагач, ул гаедкә Мурзенкодан укырга сорасам да, бу гаедне үзем укымакчымын», – дидем. Шуннан соң Мурзенконың мәслихәтен сорыйлар. Ул шулай әйтә: «Мин старшый мулла. Мин имам-хатип, гаедне фәкать мин укырга тиеш. Мөнирнең кулында указы да юк, ул фәкать мөэзин булырга ярый. Менә минем кулымда духовной Устав бар. Аның икенче маддәсен мәхәлләдә 2–3 имам булса, мотлакан аның старшый чинда булганы укырга тиешле. Теләсәгез, хәзер Уставны китерәм». Шуннан Багтиев әйтә: «Хәсбиулла моңа чаклы да вакытлы гына имам иде. Хәзер халыкның күпчелеге Хәсбибулланы теләми, Мурзенконы сорый». Артта Суфиян дигәне, һаман эт шикелле: «Долой красный мулла, фәлән…» – дигән сүзләр белән өреп тора. Шулай итеп, үзебезне төнге сәгать 2 гә чаклы тоталар. Вә ничек булса минем вазифаны Мурзенкога күчерү турында була […] вакыт узса да, нәтиҗәгә килә алмагач, гаедне кем укыту мәсьәләсе иртә белән гаед укый башлаганчы, гаедне җыелган халыкның күпчелеге, ягъни тавышка кую ысулында хәл ителер дигән сыйфатта торабыз…»

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 48-52.

Җавап калдыру