Коддестә җыелган Ислам корылтаеның тәмам булуы һәм аның нинди карарлар алуы турында көндәлек гәзитәләр язып үттеләр. Бу карарларны дустлардан бигрәк дошманнар күбрәк тикшерделәр. Конгрәнең якты, шатлыклы якларын ачып язучы Аурупада бик аз булса да, аның күләгәле якларын зурайтып, бик күп кара-кәгазь әрәм итүчеләр күп булды. Фикер һәм юл башкалыгы дөньяның һәрбер корылтаенда булса да, ислам конгрәсендәге мондый табигый башкалыкларны корылтайның җансызлыгына дәлил итеп күрсәтергә тырыштылар, чебенне филгә әйләндерделәр. Алар, конгрәдәге фикерләрне үзгәртү берлә генә калмыйча, анда зур роль уйнаган затларны да төшерергә маташтылар: Һиндстан вәкиле Мәүләнә Шәүкәт Галине – «ул аракы эчә икән ләбаса», конгрәне җыючылардан булган Фәлистыйн мөфтисе Хаҗи Әмин Хәсәнине – «үз мәнфәгате артыннан йөри икән ләбаса», ислам дөньясына большевик куркынычын күрсәтергә килгән Русия мөселманнарының вәкилләрен «Ингелтерә империясен җыгарга йөрүчеләр икән ләбаса» диделәр. Боларга каршы бик күп юк-бар сүзләр тараттылар, күрше мөселман мәмләкәтләрен куркытырлык ялган хәбәрләр чәчтеләр.
Аурупа матбугатында мөселман мөхәррирләренең урыны бик аз булганга, Корылтайга дошман вазгыять алган гәзитәчеләр үзләренең бу ялганнарында шактый муаффәкъта булдылар, Аурупа һәм Америка әфкяре гомумиясендә төрле шөбһәле фикерләрнең тууына аз-маз сәбәпче була алдылар. Аурупаның кайбер кыска күзле хөкүмәтләрен яңлыш юлларга сугарга да аз-маз ирештеләр. Ләкин төрекләрнең «ялганчының шәме салыгы кадәр янар» дигәненчә, бу ялганнар да бик тиз очып, таралып беттеләр һәм мәйданда бер зур, бик зур бер нәрсә генә калды. Ул да Корылтайның чыгарган карарлары һәм шул карарларны эшкә ашырыр өчен сызган юлы. Бу карарлар шулардан гыйбарәт:
Коддес шәрифтә бу ислам дарелфөнүне[н] вөҗүдкә китерү; Солтан Габделхәмид вакытында бөтен мөселманнарның иганәләре берлә салынган һәм Җәмгыяте әкъвам тарафыннан мөселманнарның малы булып тасдыйк ителгән Хаҗ тимер юлын мөселманнар кулына алу; ислам мәдәниятен һәм ислам харисын саклар өчен мөселманнарның бер-берсенә ярдәм итешүләре; исламның бөтен нигезен җимерергә керешкән большевик куркынычы берлә тартышу; мөселманнарның үзара җыелып торуларын бер билгеле тәртипкә кую һәм аны ике елда бер мәртәбәдән дә ким эшләмәү. Корылтай бу карарларны эшкә ашырыр өчен үз эченнән егерме биш кешелек бер Үзәк комитет сайлады. Бу һәйәткә ислам дөньясының һәр йиреннән әгъзалар керде: Һиндстан, Ява, Кавказ, Төркестан, Кырым, Идел-Урал, Мисыр, Мәгъриб, Йәмән, Гыйрак, Сүрия, Фәлистыйн, Җәзаир, Тунис һ. б.
Корылтайда, күпчелек гарәпләрдән булса да, сайлауларда тигезлек күздә тотылды: бер генә тавышлы Ява һәм ике генә тавышлы булган Румыния мөселманнарының вәкилләре дә керде. Үзәк һәйәтнең башкармасына сайлауларда да бу тигезлек югалмады. Аның җиде әгъзасы төрле ислам милләтләреннән сайланды һәм шулар арасында Русия мөселманнарына да бер урын бирелде. Моның болай булуы ислам дөньясының бүген инде сәяси яктан да бик күп үскәнлеген һәм бу юлда балигъ булганлыгын күрсәтә торган бер сөенечле күренеш иде. Моны безнең дошманнарымыз күрмәскә салынсалар да, без аны язарга, аны бөтен диндәшләремезгә белдерергә, аның өчен бергәләп сөенергә тиешлебез.
Корылтайга килгән вәкилләр, үзләренең утырган йирләре, сөйләшкән телләре, яшәгән мохитләре ягыннан бер-берсенә башка булган күк, алар иҗтимагый яктан да бер-берсенә охшамаганнар иде. Монда ислам дөньясының падишаһларыннан, әмирләреннән, феодалларыннан һәм зур байларыннан алып үз кул көче белән яши торган чын пролетарга кадәр һәрбер сыйныфтан вәкилләр бар иде. Фикер, мәсләк ягыннан да, Коръәннең бер ноктасыннан да тайпылырга ярамый дигән игътикадта булганнар берлә, дин исляхында бик күп алга киткән һәм беренче урынга гакылны куйган кешеләр дә бергә утыралар иде. Мәзһәб ягыннан хәнәфи, шафигый, малики һәм хәнбәли булган күк, игътикад ягыннан сөннәт, шига һәм хәвариҗчылар җыелган иде1. Менә шул төрлелеккә карамастан, унике көн дәвам иткән Корылтайның утырышларында бер генә мәртәбә булса да бу аермалыкларны күрсәтә торган бер вакыйга булмады. Берлекне какшата торган бер кечкенә генә дә аңлашылмау чыкмады. Үткән заманнарда, гасырлар буе бер-берсен кяфер дип йөргән бер-берсенә каршы кылыч күтәргән кешеләр бу көн барысы да игез балалар күк бергә утыралар, бергәләшеп үзләренең уртак мәсьәләләрен тикшерәләр иде. Аларның барысының да өстенә баскан албасты, барысы өчен дә уртак булган бәхетсезлек бу аермаларның барысын да оныттырган, югалткан иде.
Бу күренеш бер хис кенә түгел иде. Бу гакыл берлә дә, тәрбия берлә дә пешеп өлгергән бер хәл иде. Дошманнарның корылтайда берлек юк дип барабан кагуларына каршы җавап итеп, Идел-Урал вәкиле (бу юлларны язучы) җомга көнге мәҗлестә шул кырык төрле мәзһәбкә бүленгән мөселманнарның вәкилләренә корылтай әгъзасы булган шигаләрнең иң зур мөҗтәһиде, иң зур галиме Мөхәммәд әл-Хәсәни Алкашеф әл-Гатаиның шул көнге җомгада имам булуын тәклиф итте, һәм моны бөтен Корылтай зур бер сөенеч берлә каршы алды. Үзләренең ышануларынча, җомга намазын фарыз дип танымаган шигаләрнең мөҗтәһиде моны кабул итте. Ислам дөньясының өченче изге җамигында – Мәсҗеде Аксада – мең елдан бирле аерылган бу ике мәзһәб халкы бер имамның артына оеп җомга намазы укыды. Бу мәһабәтлек алдында мөҗтәһиднең тавышы калтырады, күзләренә яшь килде. Аның берлә меңнәрчә оеганнар да шул хәлгә керделәр. Тик бу күз яше ачы, кайгылы бер күз яше түгел иде. Ул бер ананың ерактан кайткан баласын сау-сәламәт күргәндә агыза торган сөенеч, шатлык яше иде.
Дошманнарның Ислам корылтае күрше мөселман мәмләкәтләренең, бигрәк тә Төркиянең зарарына йөриячәк дигән өмитләре дә бушка чыкты. Корылтайда җөмһүриятче Төркиягә һәм аның алып барган инкыйлабына каршы бер сүз сөйләнмәде. Төрек милләтенең исеме һәрвакыт хөрмәт берлә яд ителде. Аларның мең ел буе һәрвакыт ислам байрагын ташучы булулары, әһле салиб сугышына каршы баручыларның төрекләр булуы җай чыккан саен искә алынды. Бу юлда аз да булса безнең хезмәтемез дә тиде. Безнең Русия төрекләре икәнлегемезне белдекләре хәлдә, Анатоли төрегенә каршы булган хөрмәтне безгә дә күрсәттеләр. Бигрәк тә халык, безне күргән саен, төрек идарәсендә вакыттагы уңгайлыклардан, җиңеллекләрдән сүз башлады. Төрекләрне сагынганын теле берлә аңлатырга курыкканын хәле берлә аңлатты. Бәлки, моны «үлгән сыер сөтле була» кебек кенә дә аңлаучылар була. Ләкин күзен яшьләндереп, төрек идарәсе вакытларын үзенең туе кебек сөйләгән беркатлы халыкны күргәндә, моның чын күңелдән булуына ышанмау мөмкин түгел иде.
Кичә көндез унике көн сөргән корылтай 17 декабрьдә тәмам булды. Ләкин аның берлә әле безнең вазифамыз бетмәде. Үзәк һәйәткә сайланган без, егерме биш кеше, төнге сәгать икедә утырышымызны ачтык. Тагын эшкә керештек. Алдымызда бөтен мөселманнарның башкармасын сайлау күк зур мәсьәлә торса да, шул хакта бер-берсенә каршы бик күп фикерләр йөрсә дә, без бер-беремезне рәнҗетә торган бер генә сүз дә әйтешмәдек. Барымыз да, үз тарафымыздан күбрәк фидакярлек ясап, шул башкарманы тудырырга һәм аның юлын таза маяклар берлә билгеләргә тырыштык. Моңа муаффәкъ та булдык.
Корылтай тәмам булды. Әгъзалар тарала башлады. Ләкин бик күп корылтайларда булган күк, бер-берсенә үпкәләшү, бер-берсенә кызышу хисе берәүдә дә юк иде. Аларның барысы да бер-берсеннән багланышларын югалтмас өчен адресларын алышалар, бер-берсе берлә кочаклап күрешәләр, бер-берсен кунакка чакыралар, бер-берсенә уңышлар телиләр һәм тагын күрешү өмете берлә аерылалар иде. Аларның барысы да, зур бер берлекнең нигезе корылды, бер зур уртак эш башланды, дип, өйләренә юнәләләр иде. Бу берлек, бу берлек тойгысы, чыннан да, дошманнарны куркытачак, калтыратачак һәм дустларны сөендерәчәк бер хәлдә зур һәм көчле иде. Ләкин моны Аурупа матбугатына чыгару бик күп агымнар өчен, хосусән большевиклар һәм аларның дустлары өчен куркынычлы иде. Шуңа күрә бу агымнар аның турында сүзсез генә узалар, аны күрмәмешкә салышалар иде. Ләкин аларның тик торулары берлә генә көч үзенең көчлегеннән чыкмый иде. Ул һаман үзенең юлларын эзләүдә, шуны табуда дәвам итә, Корылтайда эшләнгән фикер, уй һәм карарларны киң ислам дөньясына тарата, бу берлек орлыгын һәр йиргә чәчә иде, аны үстерергә, җитештерергә омтыла иде.
Корылтайның иң зур эше менә шул хис берлеген, эш берлеген тудыру вә аңа үсәргә йир хәзерләүдә иде. Безнең алдымызда хәзер шул изге орлыкны кышның суыгыннан, кояшның яндыруыннан саклау бурычы тора. Без куркынычның иң зур ягы большевик ягы икәнен белгәнгә, бу көчне шул яктан сакларга тырыштык һәм диндәшләремезгә моның юлларын өйрәттек һәм киләчәктә дә бу сафта каравылда булуны аңлаттык. Ләкин ул куркынычны ислам дөньясы аңлап бетәчәкме? Әллә андагы хаиннар да халыкны алдауларында дәвам итәчәкләрме? Соңгы хәбәрләргә караганда, большевиклар тагын үзләренең кешеләре аркылы эшкә тотынып, Хиҗазда хаҗ вакытында икенче бер корылтай ясатырга һәм анда большевикларны мактатырга, матур иттереп күрсәтергә планнар коралар, имеш. Моны эшкә ашырыр өчен бик күп акчалар берлә беренче дәрәҗә большевик агентларын күндәрәләр, имеш, һәм моның өчен Һиндстанда да зур хәзерлекләр күрәләр, имеш. Бу хәбәрләр ничаклы дөрестер, аны киләчәк күрсәтер. Ләкин большевикларның тик ятмаулары, Ислам корылтаенда ашаган таякларны бик җиңел генә сеңдерә алмаулары һәм моңа җавапка хәзерләнүләре билгеле. Ләкин хаклык һичбер вакытта һәм һичбер төрле юл берлә капланып кала алмаячак.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
«Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 2 нчы (февраль) санында «Мисыр. Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Мәзһәб ягыннан хәнәфи, шафигый, малики һәм хәнбәли булган күк, игътикад ягыннан сөннәт, шига һәм хәвариҗчылар җыелган иде. – Исламда заманнар үтү белән берничә дини-хокукый юнәлешләр (мәктәпләр, өйрәтмәләр) барлыкка килгән.
Шулардан хәнәфиләр дип атап йөртелгәннәре Ногман бине Сабит (?–767) мәзһәбен тотучылар. Бу мәзһәбнең төп үзенчәлеге Коръәнне берсүзсез һәм тулысы белән кабул итүдән гыйбарәт.
Шафигыйлар – имам Мөхәммәд Шәфигъ (?–820) мәзһәбен тотучылар. Аларда Коръән һәм сөннәт (Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре, эшләре) бердәм чыганак итеп карала (сөннәт Коръәнгә өстәмә сыйфатында).
Маликиләр – Малик бине Әнәс (713–795) мәзһәбендәгеләр. Бу мәзһәбтә хокукта Коръән һәм сөннәт төп чыганаклар итеп санала, сөннәт исә Коръәннең дәвамы рәвешендә карала.
Хәнбәлиләр – Әхмәд бине Хәнбәл мәзһәбе тарафдарлары. Алар исламны элеккеге хәленә кайтару, чистарту юлын тоталар, традиционалистлар.
Ислам динен тотучылар сөнниләргә, шигыйларга (дүртенче хәлифә Гали һәм аның балаларына тарафдарлык мәзһәбендәгеләргә) һәм хәвариҗчыларга (сепаратистларга, Гали тарафдарларыннан аерылып чыгучыларга) бүленә.
Мөэтәмәре – конференциясе.
Коддес – Иерусалим.
Мәзһәб – ислам динендәге дөньяга караш юлы.
Хәнәфи – ислам диненең Әбүнәфигә Ногман бине Сабит мәзһәбәсендәге кеше.
Шафигый – ислам динендә имам Шафигъ мәзһәбенә иярүче.
Хәнбәли – ислам диненең Әхмәт бине Хәнбәл мәзһәбенә караган.
Игътикад – ышану, инану.
Шига – дүртенче Хәлифә Гали һәм аның балаларына тарафдарлык мәзһәбе.
Муаффәкъта булдылар – уңышка ирештеләр.
Салыгы кадәр – сишәмбегә кадәр.
Игътикаддта – ышануда.
Мәзһәб – монда: ислам динендәге юнәлеш.
Шига – дүртенче хәлифә Гали һәм аның балаларына тарафдарлык мәзһәбе.
Мөҗтәһиде – тырышучы; дин китаплары буенча яңа хөкемнәр чыгаручы.
Тәклиф итте – сорады.
Әһле салиб сугышына – тәре йөртүчеләр сугышына.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 278-282.