Хәзерге көндә иске Русиядә яши торган руска башка милләтләрнең күпчелеге руслар берлә бергә яшәргә мөмкин түгеллекне аңлап җиткән кебек, күрше мәмләкәтләрдә яши торган халыклар да бүленми, аерылмый торган зур Русиянең яңадан тууы мөмкин түгел икәнен төшенеп җиткәннәр. Шуның өчен большевик җимерелүдән соң иске Русияне ни эшләтергә дигән мәсьәлә бу көн дөнья мәмләкәтләренең алдында иң зур бер мәсьәлә булып басып тора. Төрле мәмләкәтләрдә моның төрлечә чишелүе хакында уйлашып планнар корыла. Бу мәмләкәтләрнең мәсьәләгә карашлары үзләренең дәүләтләре күзлеге берлә булганга, әлбәттә, монда да аларның файдалануларының бер-берсенә каршы килүләре бик зур роль уйный. Бу көн эт эчәгесе кебек өстерәлеп киткән рус большевик мәсьәләсенең сузылып китүенә ярдәм итә. Ләкин бу дәүләтләр халкының әфкяре гомумияләре арасында сөйләшмәенчә ясалган бер ноктада каты бер сүзлек бар. Ул да – большевизмның иртәме-кичме тиз бетәргә мәхкүм булуы вә рус халкының мәмләкәт идарәсендә банкрот булуы Аурупа халкы дөньяга ачык күз берлә карарга өйрәнгәнгә, ул инде бөтен дөньяны христианлаштырыр өчен әһле салиб мөхарәбәләре ясау кебек романтик дәверләреннән күптән үткәнгә, Русиядәге большевикларның «Дөньяны бәхетле ясыймыз!» дигән лозунгларына да мыек астыннан көлеп кенә карыйлар. Аның адәм баласыны шаккаттыра торган төрле-төрле чыгышларына балалыктан килгән наивлык яисә жуликлыктан килгән күз буяучылык кына дип бәя куя. Шуның өчен аның берлә җитди бер көч вә чын бер агым дип хисаплашмый. СССР да коммунист булмаган партияләргә генә түгел, үз коммунистларының да рәсми юлыннан аз гына уңга таба яисә сулга таба тайпылышларына көн булмаганны белә торып, Аурупаның бөтен дәүләтләрендә «мәмләкәтне җимерәмез» дип мәйданга чыккан коммунист партияләренә ирек бирелүе, аларның матбугатларына, җыелышларына, демонстрацияләренә генә түгел, Кызыл Гаскәр ясауларына кадәр иркенлек бирелүе Аурупа халкының аларга балалар уйнашы дип кенә карауны, аларның җитдилекләренә ышанмауны күрсәтә торган аяклы дәлилләрдер. Ләкин Аурупаның бу карашы соңгы елларда шактый үзгәрешләргә очрады. Коммунизм Аурупаның эчендә бернәрсә дә эшли алмаячагы, Аурупадагы көчле социал-демократ агымнары коммунизмга каршы бик зур кальгалар булып торачагы мәгълүм булса да, Азиядә зур мәмләкәтләрнең колонияләрендә коммунизмның тәэсир итә беләчәге күренде. Ингелтерәнең Һиндстанда, Франциянең Җәзаир вә Тунисларында, Һолланданың Малакка утрауларында вә бөтен Кытайда моның зур бер куркыныч көч булып мәйданга чыга алачагы аурупалыларны чынлап төшендерде. Шуңа күрә Аурупа дәүләтләре, үзләренең файдалары ягыннан большевизмның тәэсиреннән Көнчыгыш милләтләрене коткарыр өчен, бер яктан, Көнчыгыш халыкларына карашларын үзгәртергә мәҗбүр булсалар, икенче яктан, киң Русиядә сасып, череп, тирә-юньгә чир таратып ята торган коммунизм хакында да төшенчәләрене башкартырга мәҗбүр булдылар. Шуның өчен Русия мәсьәләсенә якыннан карарга тотындылар. Аны хәл итәр өчен, чаралар эзләргә керештеләр. Аурупалыларның Русиягә дикъкать берлә карауларыннан яңа бер хакыйкать мәйданга чыкты: ул да – тарихи хаталар нәтиҗәсендә рус халкының кулына эләккән бу – төрле мәдәниятле, төрле халыклы мәмләкәтләрне вә бу зур дәүләтне идарә итәргә рус халкының көче җитмәве. Бу хакыйкатьне якыннан җентекләп карый башлагач күренде ки, Русиядәге большевизм башбаштаклыгы Лениннан гына башланмыйча, Победоносцевның көчләп чукындырулары1 вә Сталинның кирәкле-кирәксез асу-кисүләре, Распутинның «Мең бер кичә» каһарманнары кебек җиде ел җаны теләгәнчә кыланып киң Русиядә патшалык сөрүләре2 – һәммәсе дә бер-берсенә бәйләнгән вә бер агачта үскән җимешләр генә. Шушы төрле дәвердәге төрле-төрле тилелекләргә каршы рус халкы, һәрвакыт сәерче булып калганы кебек, бу көндә большевикларга каршы шулай ук сәерче тора. Төркестанның өзелмәгән басмачы хәрәкәте кадәр генә дә бер хәрәкәт ясый алганы юк. Димәк, бу рус халкы вакыйгаларның алдыннан йөри торган әхвальне идарә итә торган бер халык түгел. Тәкъдир ни язса, шуңарга баш иеп кенә торучы бер милләт. Димәк, рус халкы төрле мәдәниятле берничә халыктан җыйналган зур бер дәүләтне түгел, үз-үзләрен генә дә идарә итәр дәрәҗәдә күтәрелмәгән, үсеп җитмәгән. Димәк, Русиянең шул зурлыгы берлә исемдә генә булса да Русия дип йөртелүе тарихи бер хата гына. Моның СССРга әверелүе дә ул хатаны төзәтү түгел, бәлки аны тәкрарлау гына. Һичбер чит халыкның файдалары булмаганы кебек, рус халкының үз файдаларына да хилаф. Шуның өчен рус халкының бер кыйсем зыялысы һаман да әле кочагы җитмәгән шул киң Русияне кочакларга теләп маташса да, бу тәҗрибә юклыгыннан вә хисап белмәүдән генә килеп чыккан бер балалык кына. Шуңа күрә Русия мәсьәләсене хәл итүнең башында великорус халкыны үзенең күтәрә алмаганы йөгеннән азат итү берлә башлау тора. Икенчесе – великорус халкының хатасыннан, аның башбаштаклыгыннан вә үзе белмәгән бер эшне башкасына эшләргә дә ирек бирмәвеннән руска башка халыклар әйтеп бетермәслек авырлыклар, золымнар күрсәләр дә, боларны хисаплап тормаенча, барысын да бердән гафу итеп, великорус халкына үз йирендә үзе теләгәнчә үз тормышын корырга киң бер ирек бирү. Ул үз йортында, теләсә, дөньяны оҗмаг, теләсә, тәмуг ясасын, тик безгә генә катышмасын. Шуның өчен кирәк украиналыларның, кирәк төрек-татарларның программасына яңадан барып Мәскәүне алу вә рус халкыны идарә итү төшенчәсе кермәскә тиеш вә кермәячәктер. Без бу мәсьәләдә «Сезнең үз юлыңыз, безнең үз юлымыз бар» дип кенә аерылырга хәзермез. Шуны великорус зыялысы гына аңларга вә шул юлда хәрәкәт итәргә генә кала. Әгәр шул мәсьәлә, Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә булып, солых берлә бетсә, бөтен Русиядәге халыкларга, бигрәк тә великорусларның үзләренә уңгай булачак. Ләкин 71 баланың дөньяга килүе анасы өчен никадәр мәшәкатьле, зәхмәтле вә канлы булса, тарихта да бер дәвернең череп, яңа бер дәвернең тууы шулай ук кан вә күз яше эчендә була. Балкан дәүләтләренең тууы, Чехословак, Ләһстан, Финляндия вә башка дәүләтләрнең дөньяга килүе шул рәвештә булганда, Украина, Кырым, Кавказ, Төркестан вә Идел-Уралның тууы да шул рәвештә булачак. Шуның өчен бөтен яктан великоруслар берлән бәйләнгән йепләре череп беткән бу милләтләрнең аннан аерылып китүләре, аның бөтен барлыгын селкетә торган зур бер хәрәкәтне генә көтеп торсалар да вә беренче җил-давыл берлә боларның Русия тәненнән аерылып китүләре мөхәкъкак булса да, бу аерым өлкәләрне яшәтү – шундагы халыкларның үзләренең хәзерлекләренә, көчләренә баглы бер эш. Җил-давыл чыгарту да вә аны идарә итүдә Аурупа халыклары сәерче булып калмасалар да, аеры өлкәләр мәйданга килгәч, аларны яшәтү аларның эше түгел. Бу өлкәләрнең үзләрендә аерым яшәргә көч вә хәзерлек булмаса, аларны көчләп булса да авырттырып, канатып булса да икенче тәннәргә бәйләячәкләр. Шуңа күрә бу яңа туачак дәүләтләргә тормышка хәзерлекне эшләү шул дәүләтнең милләтләренең үз эше вә үзләренең бурычыдыр.
Русиядән аерылып мөстәкыйль бер тормыш корырга ният иткән Украинаның бу юлда зур хәзерлеге бар. Аның читтә калган мөһаҗире – Румыниядә, Ләһстанда, Америкадагы халкы бик зур куәт берлә бу авыр эшкә хәзерләнә. Кавказ милләтләре дә, кулларындагы бөтен көчләрен бергә җыйнап, шул көнгә буш кул берлә кермәс өчен, бөтен гайрәте берлә тырыша. Безгә килгәндә, безнең төрек-татар илләрендә дәүләт идарәсе өчен кирәкле гонсыр боларның барысыннан да күп булса да, безнең илләремездә халкымызның иң зур күпчелегендә руслар берлә рухан һичбер багланыш булмаса да, зыялы көчләремезнең хәзерлеге әле дә житәрлек дәрәҗәдә түгел. Безнең зыялыларымыз арасында әле һаман да рус өмәчелеге агымы бетеп җитмәгән. Большевикларның идарә системалары шул рус өмәчелеген куәтләндерергә, корсагы өчен бөтен мөкаддәс әйберләрен фида итәргә хәзер торган имансыз гонсырны көчәйтергә тырышу юлындадыр. Бу гонсыр артмаса да кимемәгән. Икенчедән, элгәреге дәвердә патша Русиясе тарафыннан төрек-татар халыкларын бер-берсеннән аеру нияте берлә сонгый рәвештә мәйданга китерелгән вә большевик дәверендә Мәскәү вә кызыл руслары тарафыннан башкача күпертелгән «кабиләчелек» чире дә кичеп бетмәгән. Сонгый чир илемездә бетәр дәрәҗәгә җиткән булса да, Мәскәүнең безгә каршы русчылык сәясәте бу кабиләчелекне ни өчен алга сөргәнен күрсәтеп торса да, мөҗаһирлегемездә әле бу чирнең ырымы һаман да бетеп җитмәгән. Шул кабиләчелекне үзенә кәсеп иткән кешеләр дә бар. Рус идарәсенең мираслары булган бу чирдән котылу вә шул чирнең төбен-тамырын корыту хәзерге көндә мөһаҗирлектәге бөтен төрек-татар зөмрәләренең барысының да вазифасыдыр. Бөтен төрек-татар кабиләләре арасында бер-берсенә ышану йирләштереп вә бер-берсеннән көч алышып куәтләнүе вә зур ризык бүлеш көненә көчле булып хәзер булуы бу көннең иң зур бурычыдыр. Без, Идел-Урал вә Кырым төрек-татарлары, ганганәмез буенча кардәш кабиләләремезнең кайгы-хәсрәтләрене үземезнең кайгымыз итеп, кулдан килгән ярдәмне итеп килгән төрек балалары, моннан соң да шул кардәшлек юлында барачакмыз. Аларның алачак нигъмәтләренә көнчелек күзе салмаенча, кулымыздан килгән ярдәмдә булышачакмыз. Ләкин башка кардәш кабиләләрнең балалары да, шул ук тойгы берлә тойгыланып, арадагы кабилә аермасы ярыгына рус бармагының кермәвенә дикъкать итүләре ляземдер. Безнең бергәләшкәч зураячак көчемезне бүлгәләргә теләгәннәрнең нинди максат берлә эшләгәннәрен аңлап торулары тиештер. Шул аңлашу берлә шундай зур көчне тудыра алсак, киләчәк тарихи көннәрдә безнең төрек-татарның, бөтен кабиләләренең башына киләчәк авырлыкларга каршы хәзерләнә алачакмыз. Ризык өләшенгән көндә бер-беремез берлә талашып, хакымыздан мәхрүм калмаячакмыз. Әгәр инде бәхетсезлеккә очрап, бу хәтле авыр тәҗрибәләрдән соң да шул хакыйкатьне аңлап эшкә куя алмасак, бу форсаттан буш кул берлә чыгачакмыз вә милләтемезнең хәлене тагы да авырлаштырачакмыз. Шуның өчен без бөтен төрек-татар балаларыны шул иң милли җәбһәдә берләшеп, уртак дошманга каршы берләшкән көчне куяр өчен берләшергә, бергәләшергә өндимез. Вак-төяк, кечкенә аермаларны читтә калдырып, берләшеп, милли куәтне көчәйтү юлына бөтен гайрәтләрен уртага куярга чакырамыз. Зур көннәр зур эшләр сорый. Безнең барымызның да бабайларымыз булган борынгы зурларымызның рухлары безгә берләшергә вә көчәергә кушалар. Бу көн бөтен төрек-татар кардәш кабиләләренең бурычы үзләренең мөштәрәк бөек бабайларының әмерләренә итагать итеп берлектә хәрәкәт итүдер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Көннең бурычы. «Милли юл» журналының 1929 елгы 11 нче (1 июнь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …Победоносцевның көчләп чукындырулары… – Константин Петрович Победоносцев (1827–1907), рус дәүләт эшлеклесе, публицист, Синодның обер-прокуроры; христиан диненең иҗтимагый ролен үстерү, самодержавиене ныгыту тарафдары, башка диннәрнең хокукларын кысу өчен чаралар күрүне яклаган.
2 …Распутинның… Русиядә патшалык сөрүләре… – Григорий Ефимович Распутин (1869(72)–1916), крестьян, Николай II гаиләсенә якынаеп, дәүләт эшләренә тыкшына.
Әфкяре гомумияләре – гомуми фикер йөртүләре.
Мәхкүм булуы – хөкем ителгәнлеге.
Әһле салиб мөхарәбәләре – тәре сугышлары.
Сәерче – читтән карап торучы.
Мөхәкъкак – ачык, шөбһәсез.
Гонсыр – элемент; әйбер.
Сонгый – ясалма.
Зөмрәләренең – төркемнәренең.
Ганганәмез – традициябез.
Җәбһәдә – фронтта.
Мөштәрәк – уртак.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 59-63.