ЛОЗАННА КОНГРӘСЕНЕҢ 20 ЕЛЛЫГЫ

Бу ел Русия кул астында яшәүче төрек-татарларның милли мәсьәләләренең бәйнәлмиләл сәясәт сәхнәсенә ачык куелуына 20 ел тулды. 1916 елның җәй айларында Русия әсарәтендәге төрек илләренең төрле кабиләсенең вәкилләре, французлар тара-фыннан Исвичрәнең Лозанна шәһәрендә «L,Union des Nationalites» исемле француз җәмгыяте тарафыннан ясалган 3 нче Милләтләр конгрәсенә иштиракь иттеләр1. Русиядә яшәүче бөтен төрек илләренең руслар тарафыннан мәгъруз калган бөтен уртак хаксызлыкларыны Милләтләр конгрәсендә ачып салып, үзләренең милли таләпләрен бәян иттеләр. Бу һәйәткә Русия әсарәтендәге төрек кабиләләренең кайбер вәкилләре иштиракь итеп, төрек дөньясының танылган олуг симасы, Идел-Уралның саягылы углы, мәрхүм Йосыф Акчура бәкнең риясәте астында булынган иде2.

Бу вакытлар Русия, Урта Аурупа дәүләтләре вә Төркия берлә сугыш хәлендә булып, ике арада постә мөнәсәбәте киселгән булганга, ул вакытларны Русиядә яшәүче безләр моннан рус матбугаты аша гына хәбәрдар булган идек. Кирәкле кадәр тулы мәгълүмат алуны да шактый соңга калып, зур мәшәкатьләр берлә Финляндия ашасыннан, швед матбугатыннан гына үгрәнә алган идек. Милләтләр конгрәсендә безнең төрек илләребезнең катнашып, милли таләпләребезне бәйнәлмиләл сәясәт сәхнәсенә куюлары вакытында рус әфкяре гомумиясендә, рус матбугатында шактый зур шау-шу күтәргән булса да, гаскәри цензор милли матбугатыбызга бу хакта һичбер нәрсә язарга мөсагадә итмәгәнгә, бу мөһим тарихи вакыйга халкыбыз алдында ярым ябык, ярым дидәи куди хәлендә калган иде. Безнең ул вакытта Мәскәүдә «Сүз» гәзитәбез булса да3, бу хакта бер нәрсә язарга имкян бирмәгән иде. Без дә Думада шул мөнәсәбәт берлә булган сорауларга каршы хөкүмәтнең бәяннарын гына белдерү берлә кифаяләнергә мәҗбүр ителгән идек.

Брест-Литовск могаһәдәсеннән4 соң 1918 елның язында Йосыф Акчура бәк, төрек «Һиляле әхмәр» җәмгыятенең вәкиле сыйфаты берлә5 Русиягә килеп, конгрә хакында безне тәнәүвер иткән булса да, ул вакытта инде гәзитәбез большевиклар тарафыннан ябылып, матбәгаларыбыз кулыбыздан алынган булганга, бу мөһим вакыйганы кирәкле кадәр халкыбыз алдында тәнәүвер итә алма-ган идек. Йосыф бәк мәрхүм үзе дә, Төркиягә киткәч, Төркиянең Антанта дәүләтләре тарафыннан нәзарәт астына алынган дәверенә очрап6, аннан соң башланган истикъляль сугышларына катышып, бу хакта бар материалны җыеп, бер рисалә, бер китап төсенә суга алмаган иде. Аннан соңгы күрешкән вакытларыбыз да һәрвакыт: «Менә шул кизүдәге эш бетсен дә, шуларны эшләргә тотынам», – дип сөйләп тора иде.

Эш артыннан эш чыгып, соңгы елларында һәм мәбгус, һәм профессор булып, эшкә чумып калганга, бу эшне тәмамламаенча үлеп китте. Шул конгрәгә тәгаллекъле бөтен кәгазьләр, сызыклар аның архивында ябылган калды. Бу хакта безнең кулыбызда булган кайбер материаллар, Йосыф бәкнең үзе тарафыннан бирелгән булсалар да, мәсьәләне һәр яктан яктыртырга җитәрлек түгелдер вә берничә рәсми вәсикалардан гына гыйбарәттер. Боларның берсе – Русиядә яшәүче төрек-мөселманнарының милли хакларын мөдафәга комитәсенең конгрәгә биргән меморандумы, икенче – Йосыф бәк Акчураның үз имзасы берлә язылган «Русиядә яшәүче төрек-татар мөселманнарының вазгыяте» исемендәге аңлатмасы, өченчесе дә – Лозанна конгрәсендә кайбер төрек-татар вәкилләре таләпләренең, Йосыф Акчура сөйләгән нотыкның протоколыдыр. Моңарга башка һәйәтнең корылуы һәм дә һәйәтнең сәяси даирәләр берлә очрашуы, сөйләшүе, конгрәнең кабул иткән рәсми карарыннан соң атылган адымнар вә конгрәдән соң Алмания, Австрия, Маҗарстанны һәйәтенең зиярәт иткән вакытындагы эшләре хакында мәгълүмат җитәрлек дәрәҗәдә юктыр. Шуның өчен безнең бүгенге мәкаләбездә дә бу хакта тулы мәгълүмат бирүдән мәгъзүрбез*.

Фәкать кулыбыздагы вәсикалар да безнең милли эшләребезнең хариҗи сәясәт сәхнәсенә чыгу ноктасыннан мөһимдер. Боларның киләчәктә безнең сәяси тарихыбызда бик зур урын тотачакларында шөбһә юктыр. Һәйәтнең конгрәдә сөйләгән кайбер таләпләре генә безнең кулыбызда булынса да (бөтен һәйәт биш-алты әгъзадан мөрәккәб булып, Кавказия төрекләре мөмәссиле Гали бәк Хөсәензадә7, башка төрек илләрен берничә идел-ураллы тәмсил итә, мәгърузәчесе вә һәйәтнең рәисе Йосыф бәктер). Боларның таләпләренең хәлясасы ул дәвердәге милли агымның төрек илләрендәге ачык йөзен күрсәтә аладыр. Төркестан вәкилләре хакында сөйләнгән урында, руслыкның золым вә җәбереннән бәхәс иткәннең соңында, Бохара әмирлеге, Хива ханлыгының истикъляле кайтарылуы, Төркестаннан русларның чыгып китүләре таләп ителә. Казакъ-кыргызлар исеменнән сөйләнгән урында казакъ-кыргыз илләренең Русиянең химаясенә 1831 елны Әбүлхәер хан берлә Мәскәү хөкүмәте арасында ясалган могаһәдә берлә8 генә керүен сөйләп, шул могаһәдәнең шартларын руслар тарафыннан бозылуын, ригая ителмәвен күрсәтеп, могаһәдәдә кабул ителгән рәвештә казакъ-кыргызның эчке эшләренә, милли-мәдәни тормышына рус түрәләренең катышмавын, казакъ-кыргыз йир-суына мөһаҗир китерүне туктатуны, Идел-Урал төрке берлә милли-мәдәни мөнәсәбәт мәнгы ителмәвен таләп ителә. Казакъ-кыргыз ил-ләренең туфраклы мохтариятләре тулы көенчә мохафәзә ителүе өстенә, Идел буе төрек-татары исеменнән сөйләгәндә, Йосыф бәк Акчура, Русиядә яшәүче төрек халыкларының һәммәсенең тормышларының хокукый моназарәсен биргәннең соңында, Идел-Урал төрек-татарларының сәяси, мәдәни, дини әхвәленә озын тук-тыйдыр. Төркестанга, казакъ-кыргыз илләрендә эш итүдән мөгаллим, мөгаллимә, имам, мөдәррис, мөлек сахибе булу хакларыннан мәхрүм ителгән, сайлау-сайлану хокуклары киметелгән Идел-Урал төрекләре өчен руслар берлә сәяси хокукта тигез булуларын һәм дә Идел-Урал төрек-татарларының милли-мәдәни тормышына русларның катышу хакларын бетерелүен таләп итәдер. Нотыгының соңында төрек илләренең хаклы таләпләрен конгрәнең кабул итүен риҗада булынадыр. Конгрә дә Русиянең әсарәтендә яшәүче төрек илләренең милли сәяси хакларын тану вә аларның милли хокукларын химая итү хакында карар кабул итәдер. Лозанна Милләтләр конгрәсендә Русиядә яшәүче гөрҗиләр, украинлылар, финнар, поляклар да Русиянең золымы хакында бик күп сүзләр сөйләп, бик зур шикаятьләрдә булынганга, конгрәдә күпчелектә Русия әсарәте астындагы милләтләр бик зур муаффәкыять казаналар.

Милләтләр конгрәсе эшенең иң зурысы чарлык Русиясенең золымына каршы бәйнәлмиләл бер протест төсен аладыр. Вә киләчәк Солых конгрәсендә Русиягә каршы милләтләрнең хокукы химая итү кирәклеге бер авыздан кабул ителәдер. Төрле халыкларның милләт мәсьәләләрен тикшерү өчен сугыш вакытында тупланган бу конгрәнең Русиягә карашы кабул ителгән вә безнең халкыбызның милли таләпләре кабул иткән карарлары – бәйләнмиләл сахәдәге безгә каршы ителгән беренче карарлардыр. Безнең бу конгарәгә иштиракь иткән һәйәтебез – Русия әсарәтендә яшәү-че төрек илләренең беренче уртак һәйәтедер. Мондагы безнең уртак төрек һәйәтебезнең конгрәдәге уңышы – бөтен төрек илләренең мөштәрәк муаффәкыятедер. Идел-Урал төрек-татарларының милли максатлары буларак гәүдәләнгән хәлдә бәйнәлмиләл сәхнәгә бу беренче куелуы булганга, уртак һәйәтенең башында безнең саягылы илдәшебез Йосыф Акчура бәк торганга, Лозанна конгрәсенең әһәмияте безнең өчен тагын да зурраграктыр. Аның киләчәк сәяси тарихыбыз өчен урыны тагын да бөегрәктер. Моннан соң Идел-Урал төрек-татарының һәйәте рәсми буларак Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайланган, Дөнья сугышыннан соң тупланган Солых мәҗлесенә кадәр киткәндер9. Аларга халкының таләбен тәкъдим иткәндер. Идел-Урал солых һәйәте Җәмгыяте әкъвамның алдында милләтнең вәкиле сыйфаты берлә таләпләр дә бик күп мәртәбәләр булынгандыр. Идел-Урал истикъляль комитәсе төзелгәч10, комитәбез киң дөньяның бөтен сәяси даирәләренә милли таләбебезне белдереп, күп дәфгалар мөрәҗәгатьләрдә булынгандыр. Дини хокукыбызның большевиклар аяк астында тапталуына каршы, милләтнең протестын бөтен ислам дөньясына ишеттергән вә бөтен ислам дәүләтләренә Идел-Урал төрек мөселманнарының дини хокукын химая хакында мөрәҗәгатьләр дә булынгандыр. Еллар буе тырышып-тырмашып, Аурупа, Асиянең олуг дәүләтләренең хариҗияләрендә Идел-Урал истикъляле мәсьәләсен бәйнәлмиләл бер мәсьәлә итеп куярга тырышкандыр. Аурупа, Асия әфкяре гомумиясендә Идел-Урал дәүләтенең истикъляль фикерен йирләштерергә хезмәт иткәндер. Моннан соң да шул юлдан барачактыр. Фәкать Лозанна конгрәсе безнең милли таләпләребезнең гәүдәләнеп, беренче мәртәбә бәйнәлмиләл сәясәт дөньясына куелуы булганга, беренче шәрәф ул һәйәтнең рәисенә гаиддер. Милләтнең күңеленнән чыккан беренче җылы рәхмәтен дә аның рәисе Йосыф Акчура бәккә булачактыр. Без, бу авыр, мәшәкатьле олуг милли эшкә сөенеп, бу тарихи эшнең 20 ел тулуын сызып китүне бурычыбыз саныйбыз. Иншаллаһ, якты киләчәктә соңгы егерме-утыз еллык милли тартышыбызның бөтен ачык-ябык битләрен ачып салырга вә андагы авырлыкларны милләттәшләребез берлә бүлешергә, милли уңышларыбызны сөйләп бергә-бергә сөенешергә имкян туадыр. Без дә горбәтнең, мөһаҗәрәтнең ачыларыннан кортылып, үз милли вазифабызны үзебезнең хөр илебездә тулы көенчә тутыра алырбыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Горбәтнең – ялгызлыкның.

Әсарәтендәге – әсирлегендәге.

Иштиракь иттеләр – катнаштылар.

Мәгъруз калган – күрсәтелгән, ясалган.

Симасы – шәхесе.

Саягылы – хөрмәтле.

Риясәте – рәислеге.

Постә – почта.

Ашасыннан – аркылы.

Мөсагадә – мөмкинлек.

Кифаяләнергә – монда: чикләнергә.

Тәнәүвер иткән – яктырткан.

Нәзарәт астына – күзәтү астына.

* Мәгъзүрбез – монда: мәхрүмбез. Тулы мәгълүмат: «Contrehdue du llle Kongres del L,Union des Nationalites» да (Lausanne, 1916) чыккан китапта бар. – Г.Исхакый искәр.

Мәбгус – депутат.

Тәгаллекъле – бәйләнешле.

Вәсикалардан – документлардан.

Мөдафәга комитәсенең – саклау комитетының.

Мөрәккәб – гыйбарәт.

Мөмәссиле – вәкиле.

Тәмсил итә – мисал итә, күрсәтә.

Мәгърузәчесе – чыгыш ясаучы, докладчысы.

Хәлясасы – йомгагы, тупланмасы.

Химаясенә – саклавына, яклавына.

Ригая ителмәвен – кайгыртмауны, хөрмәтләмәүне.

Мәнгы ителмәвен – тыелмауны.

Мохафәзә ителүе – яклануы, саклануы.

Моназарәсен – бәхәсен, торышын.

Мөлек сахибе – милек иясе.

Риҗада булынадыр – сорыйдыр.

Шикаятьләрдә – зарлануларда.

Муаффәкыять – уңышлар.

Чарлык Русиясенең – патша Русиясенең.

Солых конгрәсендә – Тынычлык конгрессында.

Сахәдәге – мәйдандагы.

Мөштәрәк муаффәкыятедер – уртак уңышыдыр.

Җәмгыяте әкъвамның – Милләтләр лигасының.

Күп дәфгалар – күп тапкырлар.

Гаиддер – бәйледер.

Тәклиф ясады – сорады.

Изахларыннан – аңлатуларыннан.

Алайларына – полкларына, гаскәрләренә.

Мохтариятче – автономияче.

            «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 12 нче санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …Русия әсарәтендәге төрек илләренең … Лозанна шәһәрендә «L’Union des Nationalites» исемле француз җәмгыяте тарафыннан ясалган 3 нче Милләтләр конгрәсенә иштиракъ иттеләр. – 1916 елның 27–29 июнендә Лозаннада узган III Милләтләр конференциясендә төрек-татар делегациясе дә катнаша. Конференция делегатларының күбесе Россиядә милләтләргә каршы алып барылган сәясәтне тәнкыйтьләп чыга. Төрек-татар делегациясе конференция каравына уртак документ тәкъдим итү хокукына ия булмаганлыктан, делегатлар һәрберсе үз милләтләре исеменнән аларның таләпләрен белдерергә мәҗбүр була. Чиркәс, Дагстан, үзбәк делегатлары – бәйсезлек, ә кыргыз-казакъ, татар, кумык делегатлары автономия мәсьәләсен күтәрәләр. 1915–1916 елларда төрекчеләр, аеруча Россиядән Истанбулга килеп төпләнгән мөһаҗирләр, дипломатия һәм пропаганда өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәтә. Й.Акчура бу эшчәнлектә бик мөһим роль уйный. 1915 елда ул Россия төрек-татар мөселманнары хокукларын яклау комитеты төзүдә катнаша һәм Россия төрек-татар мөселманнарын үз канаты астына туплый.

            2 …мәрхүм Йосыф Акчура бәкнең риясәте астында булган иде. – Конференциядә катнашкан төрек-татар делегациясенә Й.Акчура җитәкчелек итә. Ул үзенең чыгышында түбәндәге таләпләрне алга сөрә: православный рус белән төп сәяси хокуклар тигезлеге, татар милләте өчен тел, мәгариф һәм дин иреге. Й.Акчураның әлеге фикере «Мөселман иттифагы» партиясенең программасына нигез итеп алына. Төрекчелек идеясенә тугры калган Й.Акчура татар халкының мәдәни үсешен фәкать шуңа бәйле рәвештә генә күрә. Бу чыгыш Лозаннада француз телендә кечкенә брошюра булып басыла. Ә.Кәримуллин Й.Акчураның Лозанна конференциясендә ясаган чыгыш текстын, бераз кыскартып, тәрҗемәдә «Шәһри Казан» газетасының 1993 елгы 14 август санында бастырды.

            3 …Мәскәүдә «Сүз» гәзитәбез булса да… – бу газета 1913–1918 еллар эчендә берничә мәртәбә исемен алыштырырга мәҗбүр була. 1913 елның 22 октябреннән Санкт-Петербургта, 1914 елның ноябреннән 1915 елның мартына кадәр Мәскәүдә 89 саны нәшер ителә. Нашире – Г.Исхакый, мөхәррирләре – Г.Исхакый һәм Н.Гасрый. Хакимият тарафыннан ябылгач, Мәскәүдә түбәндәге исемнәрдә чыга: 1915 елның декабре 1916 елның феврале арасында – «Сүз», 1916 елның ноябреннән 1918 елның мартына кадәр – «Безнең ил», 1917 елның мартыннан 1918 елның апреле аралыгында «Ил» газетасы булып дөнья күрә. Гомумән, бу конференция хакында ул заманда мәкалә бирү, хәбәр бастыру тыела. Г.Исхакый шуңа ишарә ясый.

            4 Брест-Литовск могаһәдәсеннән… – Брест-Литовск тынычлык килешүе 1918 елның 3 мартында имзалана һәм Советларның чираттан тыш IV Бөтенроссия съездында (15 март) 26 мартта Германия императоры Вильгельм II тарафыннан раслана. Килешү 14 маддәдән тора. Шуңа өстәп йомгаклау протоколы, 4 өстәмә килешү (рус-герман, рус-австро-венгр, рус-болгар һәм рус-төрек) төзелә. Й.Акчура Госманлы Төркиясе делегациясе составында катнашып, төрек әсирләрен туган илләренә кайтаруны беренче урынга куя. Франсуа Жоржан хезмәтендә «Й.Акчураның Русиягә миссиясе» (1918–1919) дигән документ тәкъдим ителә. Анда: «Брест-Литовск солыхы рәсми рәвештә төрек әсирен илләренә кайтарырга рөхсәт бирде. Ләкин Русиядәге яңа вазгыять һәм әсирләрнең күбесенең югалган булулары аркасында аларны үз илләренә кайтару авырлашты. Нигездә, револю-циядән соң башланган буталчыклык аркасында аларның күбесе талау юлына басты. Ул вакытта Себердән Төркестанга хәтле бик күп урыннарда әсирләр лагерьлары бар иде. Тынычлык сөйләшүләре алып барган һәм килешү төзегән вакытта Акчура Стокгольмда иде. Ул Брест-Литовскига рәсми рәвештә расланган әсирләр алмашу буенча оештырылган катнаш комиссия эшендә катнашырга тиешлеге турында боерык алды. Бу комиссиянең рәисе Галип Кәмали була. Бу комиссиядә Акчураның да катнашуын бик теләгән кеше Тәлгать паша иде. Акчура 1918 елның 12 гыйнварында Русиягә китте һәм «Кызыл Ярым ай» җәмгыяте вәкиле буларак комиссиянең эшендә катнашты», – диелә.

            5 Йосыф Акчура бәк төрек «Һиляле әхмәр» җәмгыятенең вәкиле сыйфаты берлә… – Й.Акчура 1908 елның октябрендә Төркиягә килү белән актив иҗтимагый эшкә чума, Истанбул университетында тарих укыта. Ләкин соңрак төрле сәбәпләр аркасында эшеннән чыгарыла. Беренче бөтендөнья сугышы елларында икътисади хәле начарланып, Аксарайдагы йортын, артык әйберләрен сата. Бары якын дусларының ярдәме белән генә Һәйбәли Ададагы диңгезчеләр мәктәбендә укыта башлый. 1917 елгы инкыйлабтан соң Беренче бөтендөнья сугышының ахырында, ягъни 1917 елда, ул, «Һиляле әхмәр» җәмгыяте тарафыннан Россиягә төрек әсирләренә ярдәм итү өчен җибәрелә. Бөтен төрек әсирләренә азатлык китергән Октябрь инкыйлабыннан соң Й.Акчура Брест-Литовск тынычлык килешүен имзаларга тиеш булган төрек делегациясенә кушыла. Соңыннан, «Һиляле әхмәр» җәмгыяте вәкиле буларак, 1918 елның гыйнвар-февраль айларында Петроград, Мәскәүдә әсирләрне алыштыру комиссиясендә эшли. Бу эш бер елга сузылган.

            6 …Төркиянең Антанта дәүләтләре тарафыннан нәзарәт астына алынган дәверенә очрап… – Беренче бөтендөнья сугышында Госманлы Төркиясе җиңелүгә дучар ителә. Версаль тынычлык килешүе (1919) һәм Севр тынычлык килешүе (1920) буенча ул Антанта дәүләтләренә кергән Англия, Франция, Италия, Греция контрольлеге астына күчә. Й.Акчура нәкъ шул чорда Россиядә төрек әсирләре мәсьәләсен өлешчә генә булса да хәл итеп, Истанбулга кайта. Инглиз кул астында калган Истанбулда госманлы төрек парламенты депутатларына, алдынгы карашлы төрек зыялыларына каршы репрессияләр кулланыла башлый. Төрмәләргә утырту, илләреннән сөрү куркынычы һәр көн арта тора. Шул дәвердә Анатолийда кабынып киткән Төркиянең мөстәкыйльлеге өчен милли азатлык сугышының үзәге саналган Анкарага госманлы депутатлар, зыялылар агыла. Алар арасында Й.Акчура да була. Ул 1920 елның урталарында Истанбулдан Анкарага качып китә. Г.Исхакый язганча, Россиядәге әсирләрне азат итүгә һәм шәхси язмышына караган күп кенә вакыйгаларны эченә алган хезмәт яисә язма тудыру уенда йөрсә дә, аны ахырына кадәр җиткерә алмый. Тамырлары белән Россиягә бәйләнгән Мөхәррәм Фәйзи Тогайның «Йосыф Акчура. Хәяты вә әсәрләре» исемле кита-бында (Истанбул, 1944) кушымта рәвешендә «Дәфтәри гамәлим» исемле язмасы тәкъдим ителгән. Г.Исхакый искә алган вакыйгалар анда тасвирланмаган.

            7 Гали бәк Хөсәензадә – Хөсәензадә Гали бәк (1864–1941), тумышы белән Баку өлкәсе Сальян бистәсеннән. Башта атасында, соңыннан Тифлиста рус мәктәбендә укый. Петербургтагы Табигый фәннәр (Естественные науки) академиясендә белем ала. 1889 елда диплом яклау белән Төркиягә китә. 1895 елда Хәйдар паша хастаханәсендә баш табиб булып эшли. 1890 елда Гаскәри лицейда укыта. 1905 елда Россиягә кайтса да, 1910 елда кабат Төркиягә китә, «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенең Өченче корылтаенда җитәкчелеккә әгъза булып сайлана. Сәяси эшчәнлеге белән янәшәдә төрекчелек идеясе белән дә шөгыльләнә, Гали бәк Хөсәензадә 1915 елда Истанбулда оештырылган Россия төрек-татар мөселманнары комитетында III Милләтләр конференциясе делегациясе соста-вында һәм 1917 елның язында госманлы хөкүмәтенең Стокгольм социалистлар конференциясендә дә катнаша.

            8 …казакъ-кыргыз илләренең Русиянең химаясенә 1831 елны Әбүлхәер хан берлә Мәскәү хөкүмәте арасында ясалган могаһәдә берлә… – Әбүлхәер (1693–1748), Кече Җучи нәселеннән чыккан казакъ ханы. 1731 елда Кече Җучи старшиналары, бәйләре һәм солтаннары, Урта Җучиның кайбер солтаннары катнашында Әбүлхәер Россиягә кушылуларын белдереп килешү төзиләр. Г.Исхакый мәкаләсендә күрсәтелгән датада (1831) йә автор, йә редакция тарафыннан хата киткән булуы мөмкин. Тарихи чыганаклар буенча ике дәүләт арасындагы килешү вакыты 1731 елга туры килә.

            9 …Дөнья сугышыннан соң тупланган Солых мәҗлесенә кадәр киткәндер. – Бу урында Г.Исхакый 1919 елның 18 гыйнварында Парижда ачылган Тынычлык конференциясен искә ала. Шушы конференциягә катнашу өчен Милләт Мәҗлесе С.Максуди, Г.Исхакый, Г.Тәңреколый (Терегулов), Фуад Туктаровны делегат итеп сайлый. Алар конференциядә Лозаннада узган III Милләтләр конференциясе башлаган төрек-татар мөселманнары, шул исәптән Россия хөкүмәте изүе астында яшәүче милләтләр проблемасын дөнья җәмәгатьчелегенә танытуны максат итеп куялар.

            10 Идел-Урал истикляль комитәсе төзелгәч… – чынлыкта мөһаҗирлектә Г.Исхакый тарафыннан Идел-Урал бәйсезлек комитеты 1920 елда оеша. Р.Гайнетдинов «Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало ХХ века – 30-е годы» исемле хезмәтендә бу комитетның 1927 елга кадәрге эшчәнлеген чагылдырган мәгълүматларның сакланмавын күрсәтә. Шул ук хезмәттә ул 1939 елда Польша Генштабының II бүлеге доклад запискасында Г.Исхакый үз эшчәнлегенең беренче этабын түбәндәгечә тасвирлый. Анда: «Организация «Идель-Урал» образовалась в 1920 году во Франции. Из Франции эмигрировала в Германию, оттуда в Турцию, предполагая, что Турция во всех отношениях будет благоприятствовать нормальному развитию этого дела. Но в Турции дела организации не только не развиваются, а наоборот, благодаря советофильской политике турецкого правительства, организация вынуждена была прекратить свою работу. Центр был вынужден переехать в Европу (1927)…»

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 287-292.

Җавап калдыру