Матәм көне

15 октябрьдә Казан алынуга, татарның истикъляле бетерелүгә 380 ел тула. 1552 елның бу көнендә Иван Грозный гаскәре Казан каласын ватып кереп, урамда озын сугыштан соң каланы кулга төшерә. Каладан качып чыгып, Казан елгасының аргы ягына чыгарга өлгергән берничә меңле татар егетләре дә, бик каты сугышсалар да, дошман сафын ерып чыгып, мәмләкәт эченә керә алмыйча һәлак булалар. Шуның аркасында мәмләкәт эчендә яңадан гаскәр җыяр өчен кирәк булган «оеткы» югала. Татар милләтчеләре Казанны коткарырга бердәм килә алмыйлар. Ачыккан, арыган рус гаскәре мәмләкәт эченә чыгып, талап, үзенең тамагын туйдырырга өлгерә. Татар халкы башсыз калганга, вакытында бу арган дошманга кирәкле йозрыкны иңдереп өлгерә алмый. Бераз вакыт үтеп, рус гаскәре хәл җыеп җиткәч кенә, татар халкы тагын сугышка башлый. Мишә тамагында тагын кала корыла. Кирәк Себердән, кирәк нугайлыктан ярдәм булмаганга, бу батырлар да биш еллык сугыштан соң үзләренең соңгы терәкләре булган Мишә тамагын 1557 елда калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Шуның берлә Казан ханлыгы бөтенләе берлә Иван кулына керә.

Кырым ханлыгы бу вакытларда шактый куәтле татар дәүләте иде. Ул Казан берлә зур мөнәсәбәттә булып, кирәк вакытта аннан ярдәм алынып торылса да, бәхетсезлеккә каршы, Кырым идарәсендә ул чакта Иван Грозныйның сүзен тыңлаучылар көчле булганга, Кырым дәүләте Казанга кирәкле булган ярдәмне вакытында бирә алмый. Кайбер батыр хан угыллары кул астында күңелле Кырым егетләре җыелып, Казанга килергә чыксалар да, алар да вакытында сугыш мәйданына килеп җитә алмыйча һәлак булалар. Ике илдә дә халык арасына таралган «Чура батыр» хикәясе генә бу егетләрнең батырлыгын бу көнгә чаклы сөйләп килә.

Иван Грозный, үзенең бу җиңүе кара көчкә таянып кына булганын белгәнгә, ул чакта мәдәнияттә Мәскәүдән өстен булган Казанны ваттыра; татарның гаскәрен һәм бөтен укыган көчен үтереп бетерергә әмер чыгара. Ул исламны «поганый» дип атап, ул диннең һичбер хокукын танымый, аның әһелен мөмкин булган бөтен мыскыллаулар берлә мәсхәрә итәргә боера. Казан тирәсендә булган бөтен татар авылларын яндыра.

Төркия дәүләте бу вакытларда бик көчле булса да, аның олуг патшасы Сөләйман Кануни1 төрекчелектән бик ерак торган кеше булганга, ул Идел буеннан килгән татар илчеләренә һичбер колак салмый. Ул үзенең бозга язган планнары өчен төрек милләтенең көчен һәм вакытын әрәм итү берлә мәшгуль була һәм шуның аркасында русларга теләгәннәрен эшләргә форсат бирә… Хәзәр диңгезенә юл ачар өчен, Иван Грозный Әстерханны да алырга хәзерләнә һәм ике елдан соң аны кулына төшерә2; тагын берничә ел үтә – Идел буеның бердәнбер арка таянычы булган Себер татар ханлыкларын бозарга да муаффәкъ була 3

Иванның бу хәрәкәте бер кечкенә генә рус кенәзлеген бер зур рус империясе ясар өчен бик кирәкле эш булса да, ул вакытка кадәр Азиянең иң зур патшалыкларын корган төрек милләте өчен бу эш бик зарарлы һәм аның киләчәге өчен бик куркынычлы бер эш иде. Ләкин төрек милләтенең аерым кабиләләргә аерылган халыклары арасында аның бер-берсенә дошман булган ханнары-солтаннары эчендә әле бу хәрәкәтнең төп мәгънәсен аңлаганнар, кирәк Төркиядә булсын, кирәк Төркестанда булсын, юк иде. Бу куркынычны аңларга, Идел буе татарының гына бу зур көчкә каршы торырга көче җитәрлек түгел иде. Читтәге төрекләрнең, бу милли куркынычны аңламыйча, Идел буен үз башына гына калдырулары аркасында, Идел буендагы үзен генә сөйгән хәмиятсез мирзалар арасында рус дустлыгы агымы туды. Алар рус берлә дуст булып тору мөмкин дигән фикерне акрынлап кына шәһәрле татарлар арасына да керттеләр. Болар арасыннан рус дәүләтенә хезмәт итүче «йомышчы»лар чыкты. Шулар арасында бер кыйсем татар укымышлылары, үзенең халкыннан аерылып, руска якынлашты. Бу татарлар арасыннан чыккан мирзалар һәм йомышчылар, Русиянең төп идарәсенә катышып, Иван Грозныйдан соң үзе чукынган булса да, әле татарлыгын онытып өлгермәгән Борис Годуновны4 Мәскәү тәхетенә дә утырта алганнар иде. Аның баласы Фёдор5 да, «мономах бүреген» кию берлә, Мәскәү кенәзлегеннән бер шәрекъ патшалыгы ясарга юллар хәзерләргә керешкән иде. Годунов гаиләсе үтерелгәч, Мәскәү илендә тагын башбаштаклык башланды.

Идел буеның чын халкы һичбервакыт рус берлә аңлашу тарафында булмаганга, ул вакытлыча башын ияргә мәҗбүр ителсә дә, күңеле берлә һаман үзенең тарихына баглы калган иде. 1605 елда Мәскәүдә башланган таҗ-тәхет гаугасыннан Идел буе да үзе өчен файдаланырга кереште. Ул Ләһстан корольләре берлә мөнәсәбәткә керде һәм, Ялган Дмитрий6 ягында булган булып, 1612 елны Казанны кайтарып алып, тагын бер мәртәбә үзенең истикълялен йирләштерде.

Рус көчләре тагын җыелып өлгерде. Кара руслардан Михаил Романов Мәскәү кенәзе булып сайланды7. Моның берлә Казанның хәле тагын авырга калды. Ныгып җитәргә өлгермәгән татар ханлыгы тагын егылды. Идел буе тагын бик каты талау һәм кысу астында калды. Бу вакытларда да әле рус халкы бик надан булганга, Мәскәү патшалары дәүләтчелекне тәбган белгән татар мирзаларыннан файдаланырга һәм алардан «йомышчы»лар һәм түрәләр алырга мәҗбүрләр иде. Шуның аркасында бу кара рус Романовлар заманында мәмләкәт эшләрендә татар мирзалары һәм татар йомышчылары көннән-көн зурая киләләр һәм көннән-көн көчәя баралар иде. Ләкин халык һаман үз фикерендә калды. Ул үзенең югалган иреген кире кайтарыр өчен бер форсат көтеп ята иде. 1664 елда башкорт илендә Сәед Аксакал күтәрелде8. Аңа бөтен Идел катышты. Шул күтәрелү берлә Русиядәге эшләр бик чуалды. Рус казаклары аякка калыкты. Стенка Разин9 дигән бер атаман чыкты. Аңар да бик күп татар, мишәр катышып, Идел буеннан русларны куу башланды. Рус түрәләре шәһәрләрдә кала бирсәләр дә, авылларда Мәскәүнең хөкеме бетте. Казан ханлыгының терелүе җиңеләйгән кебек тоелды. Ләкин Мәскәү хөкүмәте, бик күп кан түгеп һәм бик зур вәхшилекләр күрсәтеп булса да, бу күтәрелешләрне бастырып килде. Бу күтәрелүләрдә ханлыкны кайтару зур роль уйнап килгәнгә, Мәскәү 1708 елгы указы берлә «Казан ханлыгы» тәгъбирен бетерде10. Аның туфрагы һәм халкы рус губерналары арасында бүленде. 1694 елгы янгында Казан каласының иске татар кыйсеме тәмамән янып беткәнгә һәм аның бик күп тарихи биналары-мөәссәсәләре утта югалганга, аның мәгънәви кыйблалыгы да көчсезләнде. Халык алдында ирекле көннәрне җанландыра торган хатирәләр күздән югалды.

Мәскәү һөҗүме моның берлә генә туктамады. Ул татарларның бөтен хокукларын бетерү юлына төште. Пётр үзенең 1713 елгы указы берлә татар мирзаларының мирзалык хокукларын бетерде11. Чукынырга күнмәгән татар алпавытларының имтиязлары берлә бергә йирләре-сулары да тартып алынды. Шулай ук Русия идарәсендә зур роль уйнаган татар «йомышчы»сын татарның мәгънәви тормышыннан аерып алып ташларга кереште. Шуның өстенә татарларны христианлаштырыр өчен яңа төзелгән комиссияләргә бик зур хокуклар бирелде. Алар мөселманнарның мәсҗедләрен турыдан-туры ябарга керештеләр. Шул әмер буенча, 1724 елда бер Казан вилаятендә генә 418 мәсҗед ваттырылды. Мәскәүнең берсе өстенә берсе өелгән бу золымы татар халкының сабырын да ахырына кадәр җиткезгән иде. Халык каршына тагын бер форсат килеп чыкты. Идел буенда Пугачёв12 исемендә бер казак баш күтәрде. Бу илләрдә күпчелек безнең халык булганга, Пугачёв рус крестьянына боярларның йирен алып бирергә, татарларга Казан ханлыгын кире кайтарырга вәгъдә итте. Татар-башкорт Пугачёвка кушылды. Русның Идел буендагы гаскәре, бояры һәм түрәсе бар да бетерелде. Татар-башкорт гаскәре тагын бергәләп Казанны алды. Татар халкы дәүләтен тагын кайтарды. Ләкин бу да озын сөрмәде. Каты сугышлардан соң рус өченче мәртәбә Казанны кулына алды.

Ләкин ул вакытта Мәскәү тәхетендә утырган Екатерина13, татарларны болай бер туктамый талап-җәберләп торуның ахыры руслык өчен бик начар булып бетәчәген күз алдына китереп, татарларга карашын үзгәртте. Аның Шәрекъта уйнарга теләгән сәясәтенә, бигрәк тә Кырымны Русиягә кушу теләгенә, Идел буендагы татарларга каршы кылынган бу начар мөгамәләләр бик зур зарар итеп киләләр иде. Ул бик либераль булган булып, 1784 елда татар мирзаларына, таланып алынган йирләрен кайтармаса да, аларның дәрәҗәләрен кайтарды. Татарларның сәүдәләренә каршы куелган кайбер законнарны бетерде. Аларның Шәрекъ мәмләкәтләре берлә сату итүләренә киң юллар куйды. Казанга кечкенә генә мохтариятлы бер татар шәһәр идарәсе бирде. 1788 елда ул, татарларның дине булган ислам динен бер дин итеп танып, үз имзасы берлә Казанда беренче мәсҗедне бина итәргә рөхсәт итте. «Духовный собрания» исемендә бер мөфтилек ясарга изен бирде. Екатеринаның бу сәясәте Идел буен тынычландырып бетермәсә дә һәм безнең халкымызны үз теләгеннән ваз кичтермәсә дә, ул сәүдәгәрләр сыйныфының куәтләнүенә һәм безнең дини оешмаларымызның ныгуына сәбәп булды. Шуның аркасында халыкның байлыгы артты. Казан шәһәре фабрик-завод күплеге ягыннан, Мәскәүдән кала, беренче урынга менде. Шуның аркасында Казанда һәм аның әйләнә-тирәсендә бик күп мәдрәсәләр салынды. 1799 елда башланган матбагачылык бик күп китапчылар мәйданга китерде. Казан Русия мөселманнары һәм аларның күршеләре өчен бер милли-дини үзәк төсен алды. Беренче Александр14 вакытында да Казан бу урынын югалтмады. Кара рус Беренче Николай15, Казанның куәтләнүеннән һәм татар халкының баюыннан куркып, аның бер мәркәз булып китүеннән каушап, аңа каршы сәясәт ягыннан гына түгел, хуҗалык ягыннан да бик зур кампания ачты. Казанны ярлыландырырга һәм татар халкын зәгыйфьләндерергә кирәк булган әллә никадәр тәдбирләр ясады. Икенче Александр16 заманында дәвам иттерелгән бу сәясәт Өченче Александр17 вакытында да татарларны чукындыру-руслаштыру һәм аларның милли мәдәниятләрен бетерү юлына куелды. Мәшһүр миссионер Ильминский18 татарның мәдәни-мәгънәви тормышында теләгәнен эшли ала торган бер сатраб хәлен алды. Татарларны йирсезләштерү, аны пролетарлаштыру өчен Мәскәү бөтен XIX гасыр буена кылмаган золымын калдырмады.

Бу авыр тартышта татар халкы бер милләт булу ягыннан ныгыса һәм чыныкса да, ул Мәскәүнең хөкүмәт банклары берлә тартышуда җиңелде. Аның иленә бик күп рус мөһаҗире китерелгәнгә, бигрәк тә аның Уралдагы кыйммәтле йирләре таланып алынганга, аның мәмләкәтенең төсе үзенең этнографик берлеген саклый алмады. Мәгънәви берлекне бетерер өчен дә рус хөкүмәте бик күп көч сарыф итеп, элгәреге кабилә аермаларын – татар, башкорт, мишәр, типтәр һ. б. чыгарырга теләсә дә, дини һәм милли берлек хисенең куәтлелеге аны нәтиҗәсез калдырды. Киресенчә, ул, халыктагы руска каршы дошманлыкны үстергәннән-үстереп, аны аурупача бер төскә салды.

1905 елгы рус-япон сугышында рус байрагының җиңелүе бөтен Идел-Уралда бер бәйрәм кебек каршы алынды. Аның артыннан күтәрелгән революция аркасында бирелгән аз-маз иркенчелектән файдаланып, татар халкы тагын «үзлек» байрагын күтәрде. Ләкин бу чакта русның үз «демократы» да патшалыкка каршы сугышып килгәнгә һәм, бу киләчәк демократ дәүләттә миллият һәм дин аермасы булмаячак, дип вәгъдәләр әйтеп кәперенеп килгәнгә, Идел буе төрек-татары да бу «үзлекне» үзенең милли-дини-мәдәни мохтарияты төсендә генә йөртте. Ул шуны булдырырга тырышты. Столыпин19 заманындагы реакция дәвере дә Идел-Уралның шул 5 нче елгы революциядә күтәрелгән милли-мәдәни мохтарият байрагын көчләндерү тирәсендә үтте. Ул мәктәбен, җәмгыятен үз кулына алырга кереште. Ул авылда үз туфрагын үз кулына кертергә һәм шәһәрдәге йорты-йире һәм бөтен сәүдәне үз ихтыярына алырга тотынды. Бу берничә ел эчендә генә табигый рәвештә дәвам итә алган бу икътисади тартышта татар халкы бик зур уңышларга иреште. Казан матбугаты, җәмгыятьләре берлә Русия мөселманнарының күбесенә мәдәни мәркәз булып өлгерде. Идел буе шәһәрләренең зурларын да, кечкенәләрен дә йорт-йирнең зур бер өлеше татар кулына күчте. Русиянең һәрбер шәһәрендә татар сәүдәгәре җәтмәсен җәеп, кармагын салып, иреге өчен кирәкле матди балыкны тотарга кереште. Татар яшьлеге, бөтен мәктәпләргә тулып, гыйльми көч хәзерләргә тотынды. Татарның фикер тормышы, үсеп, үзенең киләчәк идеалын билгеләргә кереште.

Татар халкы үзенең тарихында рустан бик күп таяк ашагангамы, әллә үсеп җитеп, кабиләчелектән үтеп, милләтчелеккә басып өлгергәнгәме, ул бу идеалны билгеләгәндә үзе утырган Идел буен гына күздә тотмады. Ул башка төрек өлкәләрен дә онытмады. Ул андагы кардәшләренең эшләрен дә үзенең эше итеп, аларның кайгысын үз кайгысы итеп өйрәтте. Үзенең аз көчен алар берлә дә уртаклашырга кереште. Ул шул киң төрек-татар дөньясын бер барлык итеп карап эш итте. Дөнья сугышы болай бик тиз башланып китеп, Идел-Урал егетенең җилкәсенә бу юлда бик зур йөкләр йөкләмәгән булса иде, шулай ук башка төрек кабиләләре дә «кабиләчелек» дәвереннән чыгып өлгерә алган булсалар иде, Идел-Урал төрегенең бу үзен үзе онытып, кардәшенә ярдәмгә чабуы бик зур нәтиҗәләр тудырган булыр иде. Ләкин 1917 елгы революциянең вакытыннан иртәрәк килүе безнең бу фикер хәрәкәтемезне үсеп җитмәгән көенчә туктатты. Татар халкының бер байрак берлә барыр өчен Мәскәү һәм Казанда чакырган корылтайлары һәм бик үк рәтләнеп җитмәгән гаскәр көченең төрле төрек өлкәләренә ярдәмгә куып йөртүе дә кирәкле нәтиҗәне бирә алмады. Төрек-татар көчләре берләшә алмады. Киресенчә, Идел-Уралның үзендә – мең еллык тарихы бер барлык булып килгән халык эчендә – төрле башкорт старшиналарының старшина һәм старосталык хисләрен уятты. Ул рус сәясиләренә кабиләләр арасындагы ярыкны киңәйтеп-зурайтып уйнарга юл ачты. Ул большевикларга төрек-татар халкына каршы нинди юлдан хәрәкәт итәргә кирәклеген күрсәтеп бирде. Ул безнең эчке тормышымызның үземездән дә яшергән урынтын юлларын дошманга белдерде. Халкымызга каршы, берлегемезгә каршы хыянәт итте.

Татар халкы бу яхшылыкка каршы – начарлык берлә, кардәшлек тойгысына каршы хыянәт берлә бирелгән җавабыннан аптырап калды. Шулай булса да, ул эшеннән туктамады. Үзен үзе туплап, көчен Идел-Урал җөмһүрияте тирәсендә җыярга кереште. Зәгыйфь булса да, Казанда бер хөкүмәт оештырылды. Аның гаскәри көче тагын илне – бөтен Идел-Уралны сакларга хәзерләнде. Мәскәү Казанның – үзенең мәңгелек көндәше булган Казанның – тагын күтәрелүен күреп каршы чыкты. Русның кызылы-агы, берләшеп, Казанга һөҗүм итте. Милли идарәсе җимерелде. Гаскәре таратылды. Хәзинәсе таланды. Казан артыннан нәкъ Иван Грозный вакытындагы кебек башка төрек өлкәләре дә кызыл рус кулына керделәр.

Казан үзенең байрагын дүртенче мәртәбә яндырырга мәҗбүр булды. Татар халкының үзлегене саклау юлында милли барлык байрагының күтәрелү-яндырылу тартышларында 380 ел вакыт үтеп китте. Тик ут, тимер берлә алынган Казан, уктан, кылычтан кичерелгән татар халкы үлмәде дә, бетмәде дә. Дөньяда һичбер халык күрмәгән золым астында яшәсә дә, ул үзенең теләгеннән чигенмәде. Ул үзен һаман үз илендә хаким итеп хис итте. Ул русның бөтен мәэмүрен-түрәсен «тиле бояр» дип каравында булды. Борынгы Русия СССРга әйләнеп, борынгы кара рус кызыл кумачка уралып, миллият бетте, без барымыз да интернационал булдык, дисә дә, ул һаман үзендә һәм үзлегендә калды. Аның коммунист һәм комсомол булганнары да үзенә аерым милли оешмалар тудырды һәм аерым милли тормыш берлә яшәде. Аның зурлары, тагын борынгы буын кебек, бер төрек-татар коммунист фиркасе ясау уе берлә мәшгуль булды һәм СССР эчендә коммунизм нигезендә бер төрек-татар җөмһүрияте кору артыннан китте. Аның һичберсе үзенең Русия эчендә калуын һәм үзенең яһүди кебек йирсез-йортсыз бер милләт булып торуын күз алдына китерә алмады. Ул һаман да, безнең бабайларымыз-әбиләремез көткән кебек, үзенең байрагын, үзенең үзлек байрагын, үзенең истикъляль байрагын күтәрүнең форсатын көтә. 380 елда бабаларымыз һәм әбиләремез көткән кебек, хәзер дә ул бу кадерле көнне көтә.

Халкына иманы аз һәм русчылыгы күп булган кайбер милләттәшләремез: «Бу 380 елда мәйданга чыкмаган истикъляль моннан соң чыгачакмы?» – диярләр. Ләкин тарих өчен бу 380 ел бик кыска бернәрсә. Истикъляльне югалту һәм ирексезлектә яшәү бер буын өчен бик зур бер бәла булса да, ул, безнең кебек, бер мең ел эчендә әллә ничә мәртәбә истикълялен югалтып, әллә ничә мәртәбә дөньяның иң зур патшалыкларын кора алган бер милләткә бер вакытлы килгән бәхетсезлек кенә һәм вакытлы бер хасталык кына. Ул – аерым кешеләрдә булган фәкыйрьләнү йә авыруга сабышып юлдан калу кебек бернәрсә генә. Ул – көне килү берлә, себереп ташлаган төсле бетәчәк, югалачак һәм онытылачак бернәрсә.

Ләкин бу көн кайчан киләчәк? Бу истикъляль бәйрәме кайчан булачак? Объектив шартлар безгә моның мөхәкъкак булачагын күрсәтәләр.Тик көне кайчан? Мин моны белсә идем, инде күптән багучы булган булыр идем һәм шуңа карап эшләрне корыр идем. Ләкин мин бу көннең тиз киләчәген хис итәм һәм аның тиз килүенә ышанам. «Багучылык»ка киткәндә бик күп кешеләрне канәгатьләндерерлек нәрсәләр беләм. Мәсәлән: 1910 елда Варшавада бер Мошков дигән бер тарих галиме «Механика вырождения» исемендә русча бер китап нәшер итә20. Рус хөкүмәте, бу китап ләһләрнең милли тойгыларын ялкынландыра, дип, китапны тараттырмый, җыеп ала. Менә бу ике йөз битлек зур бер гыйльми китапта бу галим тарихны да, риязи гыйлемнәр кебек катгый нигезләргә бина ителгән дип дәгъва итә. Ул, халыкларның үсүләре-җимерелүләре барысы да билгеле кагыйдәләр берлә бара, ди. Ул тарихта үзенең дәгъвасына бик күп мисаллар китерә. Профессорча, халыкларның тормышындагы дүрт йөз еллык бер дәвер – тарихи бер тәүлек. Икенче дүрт йөз эчендә шулай ук кояш чыгачак һәм шулай ук кояш батачак. Шулай ук тарихи вакыйгалар да кабатланачак. Милләтләр дә истикъляльләрен югалтачаклар һәм тагын кайтарып алачаклар. Милләтләр байыячаклар-ярлыланачаклар, галимләшәчәкләр-наданлашачаклар. Бу дүрт йөз елны ул алтын, көмеш, бакыр һәм тимер исеме берлә йөзәр еллык дүрт дәвергә бүлә. Аның фикеренчә, үзенең көмеш дәверен үткәрә торган бер халык бер билгеле вакыттан соң алтын дәверенә керәчәк. Шулай ук бакыр дәверендә булган бер халык һаман төшә барып, аның хәле начарланганнан-начарлана барачак һәм ул, тимер дәверенә кереп, бөтенләй өзеләчәк.

Ләкин моның ысулында иң авыр эш – бу дәверләрнең башланган вакытын табу. Аның руман, герман, рус һәм безнең тарихымыздан алган мисаллары, чынлап та, бик кызыклы. Элек тә бик көчле булган Бизанс мәдәниятен корган юнан тарихының соңгы дәверләрен алыйк. 1453 елда төрекләр Истанбулны алалар, юнан милләте истикълялен югалта. 1830 елгы фетнәләрдән соң алар бер кечкенә кенәзлек коралар. 1855 елда Севастополь сугышыннан соң алар, мөстәкыйль булып, мәйданга чыгалар. 1154 елда Чыңгыз туа. Бу яктагы төрек-татарларның алтын дәверләре башлана. Бер зур империя барлыкка килә. 1554 (дүрт йөз елдан соң!) Идел буенда Чыңгыз ханлыгының бөтен шәһәрләре рус кулына кереп бетә. Моның берлә Идел буе татарының тимер дәвере башлана. Хәзер бу профессорның сүзенә күрә, Русиянең алтын дәвере 1912 елда тәмам булып, ул үзенең тимер дәверенә аяк баса. Бу хәл 2012 елга кадәр дәвам итәчәк.

Мошковның сүзенә караганда, шул йөз ел эчендә Русиядә менә ниләр булачак (бу китапның 1910 елда чыкканын, сугышны һәм большевизмны белмәвен дә онытмаска кирәк!): 1912 елда Русиядә тимер дәвере башланачак. Ләкин бу 1917 елга кадәр хис ителерлек булмаячак. Баштарак ул укыган халыкка гына сизелерлек булып, 1927 елда бөтен халыкка тукыначак. Тормыш бик кыйбатланачак. Иң кирәкле нәрсәләр, бигрәк тә ашау-эчү әйберләре бик азаеп, дәүләтнең финансы бозылачак. Сату-алу һәм санагать мөәссәсәләре ярлыланачак. Шуның нәтиҗәсендә бик зур ачлык булачак. Байларны талаулар һәм рус булмаган милләтләр утырган өлкәләрдә баш күтәрүләр башланып, баштарак алар хөкүмәт тарафыннан бастырыла алачак. Кайбер өлкәләр дошман кулына керәчәк. 1927–1977 еллар арасында Русиянең бик күп вилаятьләре аерылачак. Халыкта динсезлек һәм әхлаксызлык таралачак. Гаилә корылышы тәмамән бетәчәк. Бу дәвер үзенең табигый юлыннан үтсә, 2012 елда Русиянең күтәрелүе башланачак. Берәр төрле гайре табигыйлек керсә, Русия дә Рума императорлыгы кебек бөтенләй югалып китәчәк.

Мошков хисабына күрә, безнең илемезнең үз истикъляленә кавышуы 1952 елларда булачак. Бу дәвердә Идел-Уралның алтын дәвере кергәнгә, ул Чыңгыз дәүләтен җанландыра алачак һәм бөек төрек-татар императорлыгы яңадан дөньяга чыгачак.

Мошковның руслар хакында язган сүзләре бу көнгә кадәр хәрефенә хәреф дөрест чыкты. Шуңар күрә аның безнең хакта язганнарының да дөрест булып чыгуын өмид итә аламыз. Үземезнең кара көннәремезнең бетеп килгәнен һәм безнең дә тарихымызда таң дәверен яшәгәнемезне уйлап, кояш тууының якынлашуына сөенә аламыз.

Чынлап та, Русиянең бу көнге хәле большевиклар тарафыннан коммунизм йирләштерү уңышлары кебек күренсә* дә, читтән караучыларга ул – рус халкының дәүләтчелек банкротлыгы һәм «бөек Русиянең үлем җеназасы гына». СССР да яшәүче рус булмаган милләтләрнең 15** ел эчендә бертуктамый сугышып килүләре большевиклар карашыннан никадәр «контр революциончылык» һәм «буржуачылык» дип аталмасын, алар – Русиянең аерылу-бүленү көченең куәтләнүен күрсәтә торган җанлы дәлилләр. Бу тартышта башка төрек илләре берлә бергә безнең Идел буе төрек-татары да үзенең дәгъвасын бөтен саф буйлап алып барганга һәм аның аерым бер дәүләт булып яшәү өчен кирәк булган бөтен шартлар табылганга күрә, аның да мөстәкыйль бер дәүләт булып мәйданга чыгуы форсатка гына багланган бернәрсә икәнлегендә бүген һичбер объектив кешенең шөбһәсе юк һәм була алачак та түгел. Ул һичбер көтелмәгәндә безнең дә алдымызга килеп басачак. Тик шул көнне каршы алырга безнең хәзер булып җитүемез генә кирәк.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Матәм көне. «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 10 нчы (октябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләне Г. Хөснетдина, гамәлдәге язуга күчереп, «Чын мирас» журналының 2012 елгы 8–9 нчы (октябрь) саннарында бастырып чыгарды. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынды.

1 Төркия дәүләте … олуг патшасы Сөләйман Кануни… – Сөләйман Кануни (Сөләйман I, 1494–1566) 1520 елдан – Госманлы империясе солтаны, 1538 елдан – хәлифә.

2 …Иван Грозный Әстерханны да алырга хәзерләнә һәм ике елдан соң аны кулына төшерә… – 1556 елда рус укчылары һәм казаклары Хаҗитарханны басып алалар, ханлык рус дәүләтенә буйсындырыла.

3 …Себер татар ханлыкларын бозарга да муаффәкъ була. – 1581 елда рус сәүдәгәр һәм сәнәгатьчеләре ярдәмендә атаман Ермак җитәкчелегендәге казаклар гаскәре Себер ханлыгы җирләрен басып ала, шул рәвешле Себер ханлыгын Рус дәүләтенә буйсындыру яулары башланып китә. Күчүм хан үтерелгәннән соң (1598), Себер ханлыгы мөстәкыйльлеген югалта, рус дәүләтенә буйсындырыла.

4 …үзе чукынган булса да, әле татарлыгын онытып өлгермәгән Борис Годуновны… – С. Веселовский Годуновларның төркиләрдән чыгу мөмкинлеген яза (Халиков А. Х. 500 русских фамилий… – с. 73.).

5 …аның баласы Фёдор… – Борис Годуновның улы Фёдор Годунов 1605 елның 13 апреленнән 1 июньгә кадәр Россия патшасы була (анасы Мария белән бергә буып үтерелә).

6 Ялган Дмитрий – I Ялган Дмитрий (Лжедмитрий) 1605 елның июненнән 1606 елның 17 маена чаклы патша булып торган.

7 Михаил Романов Мәскәү кенәзе булып сайланды. – Романовлар династиясеннән беренче патша; 1613 елда Земство соборында патша булып сайлана.

8 1664 елда башкорт илендә Сәед Аксакал күтәрелде. – Сәед җитәкчелегендә башкортлар күтәрелеше 1662 елда булган.

9 Стенка Разин – Степан Тимофеевич Разин (1630 тирәсе – 1671), дон казагы, 1670–1671 еллардагы Крестьяннар кузгалышы җитәкчесе.

10 …Мәскәү 1708 елгы указы берлә «Казан ханлыгы» тәгъбирен бетерде. – Бу указ белән Казан губернасы төзелә.

11 Пётр үзенең 1713 елгы указы берлә татар мирзаларының мирзачылык хокукларын бетерде. – Бу указ белән татар морзаларына алты ай эчендә христиан диненә күчәргә кушыла, күчмәгән сурәттә, утарлары конфискацияләнергә тиеш була. Ләкин күпчелек исламнан чыкмый.

12 Пугачёв – Пугачёв Емельян Иванович (1740/1742–75), дон казагы, 1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы җитәкчесе. Пугачёв гаскәре 1774 елның 12 июлендә Казанны штурмлап ала (Кремльдән кала). Тиздән хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан Казан янында эзерлекләнә һәм җиңелә.

13 Екатерина – Екатерина II Алексеевна (тумыштан – Софья Фредерика Августа, татарларда – Әби патша) (1729–1796), Россия императрицасы (1762 елдан). 1767 елда Казанда була. 1783 елда мөселманнарга дин иреге игълан ителә, дини эзерлекләү чикләнә. 1788 елдан мөселманнар өчен Диния нәзарәте оештырыла; үз хокукларын дәлилли алган татар морзалары рус аксөякләре белән хокукый яктан тигезләштерелә (1784), татарларга ирекле сәүдә итү һәм сәнәгать-җитештерү белән шөгыльләнү хокукы һ. б. мөмкинлекләр бирелә.

14 Беренче Александр – Александр Павлович (1777–1825), 1801 елдан – Россия императоры.

15 Икенче Николай – Николай Павлович (1796–1855), 1825 елдан – Россия императоры.

16 Икенче Александр – Александр Николаевич (1818–1881), 1755 елдан – Россия императоры.

17 Өченче Александр – Александр Александрович (1845–1894), 1881 елдан – Россия императоры. 1888 елның 16 июнендә Оренбург Диния нәзарәтенә караган мөселман руханиларының белем дәрәҗәсен билгеләү фәрманы чыгара. Аның буенча, шәһәр мәхәлләләре имамнары – халык училищеларының беренче сыйныфын тәмамлаучылар дәрәҗәсендә, авыл муллалары русча сөйләмне аңларлык, русча укырлык дәрәҗәдә булырга тиеш, диелә һәм аларга шуны раслаган белешмәне өяз училищелар Советы бирүе шарт итеп куела.

18 Ильминский – Николай Иванович Ильминский (1822–1891), шәркыятьче, педагог, миссионер.

19 Столыпин – Пётр Аркадьевич Столыпин (1862–1911), Россия дәүләт эшлеклесе, 1906 елның 26 апреленнән эчке эшләр министры, шул ук елның 8 июленнән Министрлар Советы рәисе.

20 Мошков … «Механика выраждения» – Валентин Александрович Мошков (1852–1922), галим-этнограф. 1907–1910 елларда Варшавада «Новая теория происхождения человека и его выраждения, составленная поданным зоологии, геологии, археологии, антропологии, этнографии, истории и статистики» хезмәтен бастыра.

 

Муаффәкъ була – көче җитә.

Хәмиятсез – саксыз.

Ләһстан – Польша.

Тәбган – ватандаш буларак.

Мөәссәсәләре – оешмалары.

Имтиязлары – дәүләт тарафыннан бирелгән хокук-рөхсәт кәгазьләре.

Изен – рөхсәт.

Тәдбирләр – чаралар.

Мөхәкъкак – ачык; шөбһәсез.

Ләһләрнең – полякларның.

Риязи – төгәл.

Бизанс – Византия.

* Чыганакта: күрсә.

** Чыганакта: 05.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 375-383.

Җавап калдыру