Дөнья сугышының яралары төзәлә башлагач та, Дөнья сугышына катышкан халыклар эчендә яңа сугыштан курку хисе хаким бер вазгыять алды. Бу хис, Аурупаның мең еллык мәдәниятен җимерүдән саклау вә Аурупаны матди-мәгънәви туздыртмау төсен алып, бөтен Аурупа халыклары арасына җәелде вә, уй-фикер агымына хөкем булып, әүвәлләре әдәбият, матбугатта, соңыннан сәясәттә дә солыхчылык, сугыштан качучылык иң зур гамәл булып бәйнәлмиләл мөнәсәбәткә йирләште. Аурупаны тынычлык эчендә яшәтеп, яңа сугышлардан, яңа ватылулардан саклау уе гомуми тынычлык төсендә гәүдәләндерергә тырышылды.
Бик озын гасырлар дөньяның сәясәтенә, икътисадына, гыйлем вә фәненә, фикер агымына хаким булып торуыннан килгән дөнья, димәк, Аурупадыр дигән хата бер караш Аурупа әфкяре гомумиясендә хаким булып киләдер. Шул хата фикер Аурупаның галимен, сәясисен, дөньяның башка өлешләрендә яшәүче адәм баласының дүрттән өченең теләген, омтылышын, тормыш юлларын һичбер хисапка салмыйча, дөнья күләмендә сонгый рәвештә ясалган консисионнар, тормышы үрнәкләрен яңгылышча ясадылар. Бу бик матур иттереп эшләнгән хыялый нәзарияләр Асиянең сигез йөз миллионлы, кырык корамалы халыкның тормышына да, Африканың тышкы төсе бертөсле күренсә дә, эчендә бик кырлы-мырлы булган ихтыяҗына оерлык булмыйча, тормышка ашмыйча каладыр, Аурупада солыхчылык агымнары да Аурупаның үзендәге ваклы-эреле хәл ителергә тиешле мәсьәләләр генә күз алдында тотылып ясалганга, Асиядәге милләтләрнең зур уянулары вә бик күп асияле милләтләрнең милли кортылыш дәверенә аяк басып өлгергәннәре һичбер хисапка катылмаган кеби, Африкада сугыштан соңгы дәвердә дә хаким булган милли кортылыш1, әхвәле рухиянең роле һичбер үлчәүгә салынмагандыр вә нәтиҗәдә бөтен адәм баласына дип печелгән солых киеме, фәкать адәм баласының башын гына үлчәп тегелгәнгә, ни аягына, ни кулына, ни башка йирләренә сыярлык булмагандыр, вә бу хезмәтләр җилгә очкандыр. Аурупаның солыхчылык дигән шигаре Урта гасыр абхәят эзләнүе кеби2 үзеннән-үзе җиддиятене, тормышлыгыны югалткандыр. Нәтиҗәдә бик тиз үк Аурупадан солыхчылыкның галәйһендә булган сугышчылык фикере көчләнеп киткәндер. Дөнья сугышында җиңелеп, милли дәрдләрен почмакландыра алмаган милләтләр арасында бу фикер бик киң зәмин табып, тиз көндә хәзерләнеп тә өлгергән. Италиянең фашизм байрагы астында3 гаскәри бер көч булып туплануы, Алманиянең националь-социалист байрагы астында4 үзенең элекке шәүкәтен, газыймәтен кайтарырга җитди адымнар атуы – соңгы агымның никадәр куәтле икәнлеген күрсәтә торган дәлилләрдер. Үткән елның көзендә Италия берлә Хәбәшстан арасында башланган сугыш5 – шул агымның беренче җимешләредер. Аурупа халкының бу сугышны булдырмаска никадәр тырышканлыгы, сугыш башлангач та, тизрәк бетерергә вә башка йирләргә сәйярат итмәслек итәргә иҗтиһад итүләре һәммәбезнең күз алдыбыздадыр. Бу тырышулардан чыккан нәтиҗәнең сыйфыр икәнлеге дә һәммәбезгә бүген күреп торган нәрсәләребез вә моннан чыгарачак хөкем дә хәзер һәркемгә аз-чук мәгълүмдер. Ул да – сугышны башлатмаска, башланса, тиз туктатырга вә башка илләргә таралып китүеннән сакларга дип ясалган Аурупа сәяси докторларының дарулары, Аурупа үлчәве берлә генә үлчәнгәнгә, Африкада тәэсир итәрлек булмагандыр. Билгакес, бу кадәр дару Африкада, Африканың күршесендә зарарлы дару булып чыккандыр. Хакыйкатән, бар Аурупа сәясиләренең бер еллык Африкадагы солыхчылык сәясәтләреннән туган нәтиҗәләрне бүген тормышта бар булган вакыйгалар берлә чагыштырсак, хәрәкәтнең тәмамән башка агымнан китеп барганына вә бу тырышулар аурупалыларның һичбер теләмәгән яңа нәрсәләрен тудыруына шаһид булабыз.
Италия берлә Хәбәшстан сугышы дәвам итә, һәр көн үткән саен, адәм баласының каны агызыла бара, Италиянең Хәбәшстанны мөстәмләкә итәргә канлы кулы берлә басуыннан өркеп, африкалы Мисыр халкы үзенең бөтен эшләренә үзе хуҗа булырга омтыла6. Сугыш вакытында ук инглизләр тарафыннан вәгъдә ителгән төрле сылтаулар берлә кичектерелә килгән тулы истикъляльне Мисыр халкы кулына алырга тәмам вакыт җитте, азан укылды дип уйлый; бил баглап шуны булдырырга тырыша. Мисырдагы берничә ай дәвам иткән урамнардагы нөмаишләр, фиркаләрнең аңлашып, сөйләшеп берлек сафын корулары, Мисыр хөкүмәтенең үзгәрелүләре, Ингелтерәнең, 23 нче елгы кануны әсасиен (Мисыр мөстәкыйльлеге нигезендә ясалган) нигез итеп кабул итеп, Мисыр хөкүмәте берлә дустлык могаһәдәсе ясау хакында сөйләшергә разый булуны игълан итүләре – шул хәрәкәтнең ашыгыч рәвештә хәл итәргә тиешле куәткә малик булуын күрсәтә торган эшләрдер. Моның күршесе Фәлистыйндагы гарәпләрнең бер җан, бер тән булып Фәлистыйнга сонгый рәвештә яһүдиләрне тутырырга каршы протест итүләре7, Фәлистыйндагы бик зур күпчелектә булган гарәпләрнең хакларын танытырга дип, зур хәрәкәтләр ясаулары, ниһаять, Ингелтерәдән кайтар-кайтмас Фәлистыйнның баш комиссарының8 Фәлистыйнда күпчелек нигезендә корылган Милләт Мәҗлесе ясарга (гарәпләрнең күптән теләкләре) дип, карар алып килеп, аны рәсми рәвештә игълан итүләре – Италия-Хәбәшстан сугышының гарәп дөньясында тугдырган икенче бер вакыйгасыдыр.
Фәлистыйнның күршесендә, Дөнья сугышыннан соң французлар мандаты астына бирелгән Сүриянең9 бүгенге хәле дә һич тә сәерче булып китәрлек кенә түгелдер. Унбиш-уналты еллар бербуйдан монда тынычлык тудырыр өчен французларның унике миллиард акчаларын ашаган вә аларга бик күп гаскәри идарә мәшәкать тугдырган Сүрия бүген тагын кырмыска оясы кеби кайнаудадыр. Шам, Халеб, Хомс кеби шәһәрләр идарәи гарфия берлә генә, урманнарда танклы, пулеметлы берлә генә саклана, вә бөтен Сүрия сугыш сафы хәлен алгандыр. Монда да гарәп халкының теләге, омтылышы үз иленә үзе хуҗа булу төсендә гәүдәләнә, мандатер булып килгән французларның идарәсеннән кортылып калу төсендәдер. Бу хәрәкәт тә Италия-Хәбәшстан сугышының тугдырган җимешедер. Африканың икенче мөстәмләкә мәмләкәтләрендә дә – Фас та, Җәзаир да10, хосусән Италиянең мөстәмлә-кәсе? Тәраблуста да, шөбһәсез, гайни кортылу хәрәкәте башлангандыр. Бүген гаскәри идарәнең катылыгы берлә мәйданга чыгарлык, күзгә ташланырлык булмаса да, андагы хәрәкәт тә, шөбһәсез, форсатка гына баглыдыр. Сугыш дәвам иткән саен, бу милли азатлык хәрәкәте Африкада, хосусән мөселман гарәп дөньясында көннән-көн зураячактыр. Чөнки бу хәрәкәт – йирле әхвәлнең теләге буенча, тормышның кушуы буенча, халыкның үзеннән туган үзенең мәшәкате, авырлыгы берлә бергә үскән, үзенең кан-күз яше берлә сугарылган үз баласы, үз милли хәрәкәтедер. Гарәп халкының зур, бай тарихына, вакытында бик куәтле мәдәниятенә кырык җеп берлә багланган бер үзлек хәрәкәтедер. Аурупаның сәясиләре Париста, Җәнәврәдә, Лондонда Һиндстан юлын инглизләрнең кулында саклар өчен, Якын Шәрекъта французларның тарихи хәйсиятьләрен мөхафәзә итәр өчен, Италиягә яңа мөстәмләкә табар өчен никадәр тырышмасыннар, никадәр баш ватмасыннар, бу мәсьәләләр йирнең асыл хуҗасы – гарәпләрнең, африкалыларның теләге, эстәкләре үлчәүгә салынмаганда, бер нәтиҗәне бирәчәк түгелдер. Италия-Хәбәшстан бәрелешеннән килеп чыккан гарәп азатлык хәрәкәте сугышка катышмаган Ингелтерә, Франсәне бу кадәр мәшгуль иткәндә, дөньяның мәдәниерәк икенче бер почмагында берәр төрле сугыш чыгачак булса, аннан иңәчәк таяк кемнәрнең башына бәрәчәктер? Аурупада көтелмәгән нинди мәсьәләләрне тагын мәйданга атачактыр? Бу да һәрбер йирдәге беренче дәрәҗә әһәмиятен саклаган милләт мәсьәләсе вә милләтләрнең азатлыгы мәсьәләсе булачактыр.
Мәсәлән, Совет Русиясе нинди генә мәмләкәтләр берлә дуст булмасын, нинди генә сәяси күмәкләргә таянмасын, Совет иле сугышка керү берлә, андагы милләтләрнең азатлыгы мәсьәләсе беренче булып мәйданга куелачактыр. Совет Русиясендә изелүдә булынган гайре рус милләтләр, бу кызыл, кара, ак рус баласыннан котылып, милләтләрнең сәламәтлекләрен саклау өчен бердәнбер чара – истикъляль юлы дип ышанганча, һич шөбһәсез, һәммәсе дә шул кыйблага таба омтылачактыр. Гасырлар буе Русиянең золымы астында яшәүче төрек-татар халкы, үзенең бу кортылыш омтылышын күңеленең иң нечкә йирдән саклап килгәнгә, ул да кулы-аягы берлә шул кортылыш байрагына сарылачактыр вә шуны кулда итәргә бөтен барлыгын уртага атачактыр. Төрек-татар халкында шул милли омтылышны вөҗүдкә чыга-рырлык матди-мәгънәви куәт тә бик җитәрлек булганга, озынмы, кыскамы тартыштан соң мөхәкъкак җиңеп чыгачактыр. Моның шулай булачагын безнең үзебездән битәр, безне изүче руслар, агына-кызылына карамаенча, бик яхшы белеп торалар. Хосусән хәзерге Русиянең хуҗалары, кызыл империалистлар, күптән түгел генә үзләре идарәне алып хөкүмәт төзегәнгә, бу хәрәкәтнең нинди юллардан баруын да күреп торалар. Шул гайре рус милләтләрнең сепаратизм хәрәкәте, большевик идарәсенең җимерелүенең башы вә ахыры булачагын күреп торганга, большевиклар гайре рус милләтләрнең милли хәрәкәтен кысыр калдырырга төрле-төрле тәдбирләр күрәләр, ул милли хәрәкәтне төрле ялгыш юлларга кертергә вә аны бүлдерергә, көчсезләндерергә маташалар. Кавказ җәбһәсендәме, Төркестан, Идел-Урал җәбһәсендәме, Кырым төрек-татарлары арасындамы, йирле үлчәүдә генә кечкенә генә бер аңлашылмау чыкса, аны күпертергә, аны зурайтырга вә бер шәхеснең фәлән әфәндегә үпкә-сапкасыннан чыккан бер вак хәрәкәтен, бер гайбәтен, милли истикъляль өчен корылган берлек җәбһәсе бозылды дип күрсәтергә тырышалар. Бу хакта матди-мәгънәви көчне дә сарыф итүдә бик юмартча хәрәкәт итәләр. Милли байрак әтрафына тупланган көчләрне бүләр өчен, ваклар өчен, татарлык, башкордлык, үзбәклек кеби, төрекмәнлек… төрле җирле шигарьләр мәйданга ташлаталар. Шуларны берсен-берсенә дошман төсле күрсәтеп, сонгый рәвештә аерым-аерым агымнар тугдырырга маташалар, төрек берлеге әтрафына тупланган көчләрнең кайберләрен булса да аерып булмасмы, кайбер аңсызларны егып булмасмы дип, «иттихады ислам» кеби, вакыты үткән11 хыялый, матур программалар да мәйданга чыгарталар. Үзләренең телләрендә Коръән Кәрим иңгән, үзләренең нәселләреннәнпәйгамбәребез килгән гарәпләр, бүгенге көндә сәяси шигарьләре итеп «иттихады ислам»ны алмаенча, гарәп берлеген алга сөй-риләр. Шул гарәп берлеге исеменә Мисыр да, Фәлистыйн да, Сүрия дә, Гыйрак та канлы тартышлар алып баралар. Гарәп берлеген нинди рәвештә булса да гәүдәләндереп чыгарырга тырышалар. Гарәпләрнең сәясәтләренә, мәдәниятләренә бик зур хезмәт иткән «иттихады ислам» корылуын бүген өчен вакыты килмәгән дип истигъмаль итүдән үзләре тартынганда, үзебезнең милли нигезебез – төрек берлеген ватып, бушка шартлый торган «иттихады ислам» куыгын алга сөрү, чит халыклар алдында никадәр көлке булса, үз халкыбыз алдында шулкадәр аяныч булачактыр. Кызыл хаҗи Рәшид Ибраһимов аша большевикларның12 куйган капкыннарына үз ихтыярыбыз берлә үзебез керү булачактыр.
Хәзерге большевик хөкүмәте нинди дәүләт берлә сугышка керешсә дә, эчендәге гайре руслар күтәреләчәгенә имин булганга, ул сугыштан Коръәннән качкан шәйтан кеби качадыр. Большевик хөкүмәте, үзенең шул куркаклыгын яшерер өчен, Аурупага пассивлык киемендә, солыхчылык төсендә күренергә тырышадыр. Шул юлда Аурупаның матбугатында акча бәрабәренә үзенә бик күп реклама ясатадыр. Аның берлә генә калмаенча, үзенең хакимиятен алып барыр өчен, чит мәмләкәтләр берлә иттифаклар ясаганда, могаһәдәләр төзегәндә, большевик хөкүмәте милләт мәхкүмәләренең хокуклары тәэмин ителмәгән дәүләтләрне алда тотадыр. Алар берлә бергә милли азатлык өчен тырыша торган милләтләргә каршы бер империалистлар җәбһәсе тудырырга маташадыр. Алмания берлә аңлаша алмаулары вә бүгенге бик «буржуй» Франсә берлә, бик фашист Италия берлә уртак тел табу-ларының сәбәпләре менә шул азатлык теләгән милләтләргә каршы бер җәбһә ясый алабыз дигән игътикадтан килеп чыккандыр. Ләкин Италия-Хәбәшстан сугышыннан гарәп хәрәкәте килеп чыккан кеби, Советларның кем берлә булса да сугыштан туачак хәрәкәт тә, шөбһәсез, гайре рус милләтләрнең азатлыгы мәсьәләсе булачактыр. Болар эчендә без төрек-татарларның азатлык тартышы бик зур урын алачактыр. Һич шөбһәсез, без төрек-татарның бу тарихи омтылышы юлында милли дәүләтләр исемендә гәүдәләнү төсендә тәмам булачактыр.
Милли хәрәкәтләр матур кабинетларда ясалмаган кеби, аларның тууына да, үсүенә дә кабинетларда эшләтелгән хәфийяләр, бюрократлар киртә булып кала алмаячаклардыр. Милли дәүләтнең тууы баланың тууы кеби табигыйдер. Баланың тууын төрле им-том берлә туктатып булмаган кеби, Русиянең җимергәннән мөстәкыйль төрек-татар дәүләтләрен тугдыруны ГПУның хәй-ләләре, ялганганнары төрле провокаторларның пылчырак уенлары берлә туктатып калдырыла алынмаячактыр. Ләһстан туганда да, Финляндия мәйданга килгәндә дә бу шулай булган. Мөстәкыйль Кавказ, мөстәкыйль Кырым, мөстәкыйль Идел-Урал, мөстәкыйль Төркестан, мөстәкыйль Украина тугранда да шулай булачак. Тарихның кануннары безгә яңа тууларның да шулай булачагы иманын бирә.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Хаким – өстен.
Бәйнәлмиләл – халыкара.
Әфкяре гомумиясендә – җәмгыятьчелек фикерендә.
Сонгый – ясалма.
Консисионнар – дөресе: консенсуслар – уртак килешүләр.
Нәзарияләр – теорияләр.
Кортылыш – азатлык.
Җиддиятене – җитдилеген, тырышлыгын.
Абхәят – дөресе: абелхәят – тереклек суы.
Галәйһендә – капма-каршысында, киресендә.
Зәмин – җирлек.
Шәүкәтен – көчен, куәтен.
Газыймәтен – бөеклеген.
Сәйярат итмәслек – җәелмәслек, таралмаслык.
Иҗтиһад итүләре – тырышулары.
Сыйфыр – нуль.
Хакыйкатән – чыннан да.
Мөстәмләкә – колония.
Нөмаишләр – демонстрацияләр.
Кануны әсасиен – конституциясен.
Могаһәдәсе – килешүе.
Малик – ия, хуҗа.
Сәерче – күзәтүче.
Идарәи гарфия – гражданлык идарәсе.
Мандатер – мандатка ия дәүләт.
Җәзаир – Алжир.
Тәраблуста – Триполида.
Париста – Парижда.
Җәнәврәдә – Женевада.
Хәйсиятьләрен мөхафәзә итәр өчен – дәрәҗәләрен саклар өчен.
Гайре рус милләтләр – рус булмаган милләтләр.
Мөхәкъкак – шөбһәсез.
Тәдбирләр – чаралар.
Җәбһәсендәме – фронтындамы.
Истигъмаль итүдән – кулланудан, файдаланудан.
Имин булганга – ышанганга.
Иттифаклар ясаганда – союзлар ясаганда.
Милләт мәхкүмәләренең – изелгән милләтләрнең.
Игътикадтан – ышанудан, инанудан.
Хәфийяләр – серләр.
«Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 4 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …Африкада сугыштан соңгы дәвердә дә хаким булган милли кортылыш… – Африка XV гасырның урталарыннан башлап колониаль изү астында яши. XIX гасырның башларына кадәр кол сәүдәсе нәтиҗәсендә һәм коллыктан качып үлүчеләр белән 100 млн чамасы кешесен югалта. Коллыкка һәм басып алучыларның колониаль изүенә каршы көрәш бервакытта туктамаган. Алар-ның иң көчлеләре XIX гасыр уртасы һәм XX гасыр башларына карый. Коса һәм зулус (1838–1906) сугышлары, гереро һәм готтентот (1904–1908) восстаниеләрен атап үтү дә җитә. Гомумән, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында капитализмның гомуми кризисы үсү һәм дөньяны икътисади базарга бүлү өчен башланган Беренче бөтендөнья сугышы тәэсире белән Африка дәүләтләрендә милли азатлык көрәшләре яңа баскычка күтәрелә. Россиядә булып узган 1917 елгы Октябрь инкыйлабының йогынтысын да күрми мөмкин түгел. XX гасырның 20–30 нчы елларын да Төньяк Африка дәүләтләрендә, аеруча Алжир, Мисыр, Марокко, Эфиопиядә милли азатлык хәрәкәте югары ноктасына җитә, алар азмы-күпме мөстәкыйльлеккә ирешәләр. Әмма бу чорда феодализм дәверен кичерүче Африка дәүләтләренең икътисади үсеш юлы түбән булуы һәм милли дәүләтчелек идеясе көчсезлеге нәтиҗәсендә яулап алган бәйсезлекләрен дә саклап кала алмыйлар, бер колонизатордан икенчесе кулына күчәргә мәҗбүр булалар. Африка дәүләтләре тулы мөстәкыйльлеккә бары XX гасырның 60–70 нче елларында гына ирешә.
2 …Урта гасыр абхәят эзләнүе кеби… – Урта гасыр фольклорында һәм әдәбиятында тереклек суы эзләү мотивы еш очрый (мәсәлән, Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә).
3 Италиянең фашизм байрагы астында… – Италиядә фашистик оешма 1919 елның яз аенда барлыкка килә. Аның үзәген милләтчелек рухындагы элекке фронтовиклардан торган ярым хәрби дружина хасил итә. 20 нче елларда фашизм хәрәкәте төп сәяси көчкә әйләнә һәм аның юлбашчысы Б.Муссоллини 1922 елның 31 октябрендә Италиянең премьер-министры буларак билгеләнә, диктатура урнаштырыла. Фашистик режим 1943 елда юкка чыгарыла.
4 …Алманиянең националь-социалист байрагы астында… – 1921 елда партиянең җитәкчелекгенә Гитлер килгәч хакимиятне кулга төшерүгә беренче омтылышы – Мюнхен путчы (1923) уңышсызлыкка очрый, әмма 30 нчы еллар башында Гитлер рейхсканцлер, 1934 елда президент булып, Германиядә фашистик режим урнаштырыла. Гитлер – Икенче бөтендөнья сугышын башлап җибәрүче. 1945 елда Германия җиңелә һәм фашистик режим юкка чыгарыла.
5 …Италия берлә Хәбәшстан арасында башланган сугыш… – Италия белән Эфиопия (Хәбәшстан) арасында беренче зур сугыш XIX гасырның 80–90 нчы елларында була. Сугышта Эфиопия халкы җиңеп чыга һәм 1896 елда Аддис-Абебада Эфиопиянең бәйсезлеген таныган килешүгә кул куела. 1935 елның 3 октябрендә Италия икенче тапкыр Эфиопиягә басып керә.
6 …Мисыр халкы … үзе хуҗа булырга омтыла. – Мисыр халкының инглиз басып алучыларына каршы көрәше 1882–1961 елларны эченә ала. 1918–1961 еллар арасында исә Мисыр халкының инглиз хакимлегенә ризасызлыгы күпчелек сәяси төсмерләр белән белдерелә. 1952 елгы июль революциясе нәтиҗәсендә Мисыр тулы мөстәкыйльлеккә ирешә. 1956 елда Англия гаскәре илдән чыгарылды, 1953 елда Мисыр республика дип игълан ителә.
7 …Фәлистыйнга сонгый рәвештә яһүдиләрне тутырырга каршы протест итүләре… – XIX гасырның икенче яртысында инглиз һәм яһүди сәясәтчеләре Палестина җирләрен «рухи һәм милли үзәк» итү өчен төрле сәяси һәм матди чаралар күрә башлыйлар. Инглизләрнең 1882 елда Мисырны басып алулары белән бу эш тизләтелә. Сионистларның беренче конгрессында (Базель, 1897) Палестинадагы «Яһүди учагы»н киләчәктә яһүди дәүләте итү программасы карала. Шул максат белән 1899 елда Яһүди колониаль банкы, Яһүди милли фонды (1901) һәм Инглиз-Фәлистыйн банкы (1902) төзелә. XIX гасырның уртасында Фәлистыйн җирләрендә 10 мең яһүд яшәсә, 1882–1900 еллар эчендә аларның саны 50 меңгә җитә. Англия хөкүмәтенең ярдәме белән әлеге сан елдан-ел арта бара. Әмма җирле гарәп халкы мондый сәясәткә риза булып яши алмый. XX гасырның 20–30 нчы елларында Палестина җирләрендә милли азатлык көрәше кабына. Күп кенә восстаниеләрнең нигезендә яһүдиләрне гарәп туфрагына көчләп утыртуга каршы протест ята. Мәсәлән, 1933 елның 28–29 октябрендә Хайфа шәһәрендә 2 меңнән артык демонстрант төрмәгә һөҗүм итә, вокзал һәм полиция участокларын алуга омтылыш ясыйлар. Мондый хәлләр һәр ел кабатланып торган.
8 …Фәлистыйнның баш комиссарының… – бу елларда Палестинада баш комиссар булып Артур Уокоп (1874–1947) тора. Ул әлеге вазифаны 1931–1937 еллар аралыгында башкара.
9 …французлар мандаты астында бирелгән Сүриянең… – XVI гасырдан алып 1918 елга кадәр Госманлы Төркия империясе кул астында яшәгән Сүрия, азатлык өчен көрәшеп, 1918 елда бәйсезлек яулап алса да, әмма тиздән, 1920 елның июлендә, француз гаскәре командующие генерал Гуро Сүриянең милли хөкүмәтенә француз мандатын кабул итү буенча ультиматум бирә. Ләкин ульти-матум кире кагыла, һәм француз гаскәре Сүриягә басып керә, Дәмәшкъны ала. Француз мандаты Милләтләр лигасы тарафыннан 1923 елда таныла. Сүрия – 1943 елдан мөстәкыйль дәүләт.
10 …мөстәмләкә мәмләкәтләрендә дә – Фас та, Җәзаир да… – XIX гасыр дәвамында Франция Төньяк Африкада үзбасым көчәйтү белән шөгыльләнә. 1830 елдан Алжир (Җәзаир) француз колониясенә әйләнә. XIX гасырның икенче яртысында Марокконың да (Фас) күп өлеше Франция кулына эләгә. Бу ике дәүләт колониаль изү астында XX гасырның 50–60 нчы елларына кадәр яши. Марокко 1956 елда, Алжир исә 1961 елда мөстәкыйльлеккә ирешә.
11 …«иттихады ислам» кеби, вакыты үткән… – XX гасырның 20–30 нчы елларында коммунистлар партиясе дөнья революциясе идеясе белән янәшәдә ислам берлеге (панисламизм) фикерен дә күтәреп чыга. Бу фикерне таратуда ислам дөньясында танылган шәхес Г.Ибраһимов кулай санала. 30 нчы еллар урталарында сәяси вазгыятьнең катлаулы төсмер алу нәтиҗәсендә сәясәттә мөһим роль уйнамый башлый.
12 Кызыл хаҗи Рәшид Ибраһимов аша большевикларның… – Г.Исхакыйның Ерак Шәрекъта яшәүче төрек-татарлар арасында милли бердәмлек идеясен калку күтәргән бер дәвердә, «ислам берлеге» фикере белән янган Г.Ибраһимов, Г.Корбангалиевләр Г.Исхакый алга сөргән милли дәүләтчелек идеясенә каршы чыгалар. Әдип-публицист тарафыннан язылган мәкаләләрдә дә, «Яңа милли юл» журналы һәм «Милли байрак» газеталарындагы төрле авторларның язмаларында да бу каршылык әледән-әле чагылыш таба. Большевиклар инанган, көткән дөнья инкыйлабы фикере белән янәшәдә «иттихады ислам» (панисламизм) фикере дә кузгатыла. Болар большевикларның Ерак Шәрекъ дәүләтләренә басым ясау һәм үз хакимлекләрен урнаштыру өчен дә эшләнә. Мөһаҗирлектә нәшер ителгән татар матбугаты әлеге сәясәтнең нигезен ачык аңлатып бирә. Большевиклар төрки һәм ислам дөньясына каршы нинди генә идея күтәреп чыксалар да, барысы да иң беренче чиратта милләтнең танылган шәхесләре кулы белән тормышка ашырыла. Бу очракта да шулай. «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 2 нче санында «Ахмаклыкмы әллә җинаятьме?» исемле мәкаләсендә ислам берлегенең мәгънәсен аңлаткан һәм шул исем астында эш йөрткән Г.Ибраһимовның ялгышларын күрсәткән түбәндәге юллар бар: «Большевиклар үзләрен Шәрекъның коткаручысы дип күрсәтергә теләп вә бөтен ислам дөньясында шәйтани уеннарны уйнар өчен Габдерәшид казыйның ислам галәмендә танылганыннан файдаланып, һиндстанлы Бәрәкәтулла, Габдерәшид казый һәм Муса Яруллаларның (М.Ярулла (1875–1949) югарыда атап үткән шәхесләрнең чакыруы буенча Япониягә килә. 1939 елда Икенче бөтендөнья сугышы башлану белән аннан китә. – Төз.) имзасы берлә ислам дөньясына Шәрекъның киләчәге бары коммунизмда гына булачак дигән фикерне белдергән бер бәяннамә тараталар», – дигән мәгълүмат китерелә. Бу язма «Яңа Кавказия» журналының 1923–1924 елгы саннарында басылган. Архив материаллары арасында да әлеге вакыйганы тасвирлаган чыганак сакланган: «…от 1921 до 1924 года Ибрагимов был в Советской России – занимался пропагандой большевизма в Идель-Урале, Сибири, Туркестане – округах, заселенных тюрко-татарами, мусульманами. Выступил с «Обращением к мусульманскому миру», излагающее необходимость принятия коммунизма. Это обращение было подписано Г.Ибрагимовым, Муса Яруллой и Берекетуллой (индус) и переведено на все восточные языки для распространения на Ближнем Востоке».
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 149-154.